ДУС ҺӘМ ОСТАЗ
8
дәбиятыбызга Гафур Коләхметов, Шәриф Камал, Һади Такташ, Шамил 3 Усманов, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов кебек күренекле әдипләр. = шагыйрьләрне биргән Пенза яклары... Гасырыбыз башында Казанга килеп £ кешеләр күңеленә ут ягып, аларны җылатып та, келдереп тә, уйландырып, моңлан- ? дырып та күңелләрен айкар егет — Кәрим Тинчурин да шушы
якларда, бик кечкенә = бер авылның урта хәлле крестьяны гаиләсендә туыпүсә. Казанга килгәч, унөч *“
яшьлек Кәрим, ары сугылып, бире сугылып, озак кына вакыт бәхет эзләп йөри. J
Үзендәге барлы-юклы бәхетне дә башкалар белән уртаклашырга исәбе юк түгел £ аның. Ләкин йөрүләр уңышсыз. Табылмый бәхет Болай да бик сай булган кесә *
яклары бөтенләй коргаксый. Йөри торгач, бер ашханәгә савыт-саба юучы малай ф
булып эшкә керә. Тамак ялгарлык бераз рәт булса да, авыр һәм газаплы, ал-ялсыз хезмәт. Бәхет табылмый. Укырга омтыла яшь егет. Мең бәлаләр белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә керә. Күңеле белән иреккә, яктылыкка омтылган Кәрим мәдрәсәдә дә бәхет таба алмый, яңалыкны таләп итеп баш күтәргән 87 шәкерт белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга. Шәкертләрнең, шулай ук Тинчуринның да дөньяга карашын үстерүдә Хөсәен Ямашевның роле зур була.
Бераз белемгә дә ия булгач, тормышка карашында төплерәк бер фикер дә урнашкач, үзендә башкалар белән уртаклашырлык якты хисләр, уйлар да барлыгын сизенгәч, ул театрга килеп керә. Театр! Менә кайда икән ич аның бәхете! Моң, җыр булып, уен, көлке булып һаман үзе белән бергә йөри биргән. Тик ул аны яхшылап белмәгән генә.
— Күңелеңдә яхшылык мул булса, уйларың, хисләрең изге булса, бар театрга, үзеңне дә, эзләгән бәхетеңне дә бәлки шунда табарсың, дигән аңа эчендәге изге т«выш, һем ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына кушыла. Театрның җитәкчесе Г. Кариев аның беренче остазы да, якын дусты да булып китә Г. Тукай, Г. Камал. Ф Әмирхан аның фикердәшләренә әверелә Бик күп тә үтми. Тинчурин талантлы артист та, драматург та булып таныла. Татар яшьләре тормышыннан алынып язылган «Беренче чәчәкләр» драмасы тамашачыны тетрәндерә. Елата, көлдерә, уйландыра, бәхет өчен көрәшкә чакыра. Театрның нинди зур көчкә ия булган сәнгать икәнен Тинчурин ботен тирәнлеге белән аңлый.
Татар театрын барлыкка китерү, киң иҗтимагый тормыш мәйданына чыгаруда бик күл дәртле йөрәкләр кыю, фидакарь хезмәт күрсәттеләр. Г. Кариев. С. Гыйзэә- туллина-Волжская. И. Кудашев-Ашказарский, 3. Солтанов, К. Шамил, Ш. Шамиль- ский, Н. Сакаев, Г Болгарская, Ф. Ильская, Н. Таҗдарова һәм башкаларның исемнәрен без хөрмәт белән телгә алабыз. Кәрим Тинчурин алар арасында да үзенең күпкырлы таланты белән аерылып тора. Ул артист та, режиссер да. драматург та, педагог та һәм яхшы оештыручы да. Тинчуринның әнә шул сыйфатлары революциянең беренче елларыннан ук аңа иң җаваплы бурыч йокләргә. аны татар совет театрының җитәкчесе итеп билгеләргә мөмкинлек бирде. Менә аның үз кулы белән язылган тәрҗемәи хәленнән бер өзек: «1918 елны Казанда беренче мәртәбә Татар дәүләт труппасы төзелә. Мин аның җитәкчесе һәм режиссеры итеп билгелөнәм. Бер үк вакытта партия губерна комитеты каршында чыгарыла торган «Эш» газетасы өчен баш мәкаләләр һәм фельетоннар язам. Гражданнар сугышы көчәйгәч, бу труппа Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең политик идарәсе каршында эшли башлый. 13 нче номерлы труппа дип йөртелә торган труппаның мин җаваплы җитәкчесе.
Ә
режиссеры һәм артисты идем. Егерменче елны Самарада, Заволжский хәрби округының политик бүлеге каршында Татар драма студиясе төзелгәч, анда укытучы һәм баш режиссер булдым. 1921 елны Пролетар труппаның художество эшләре җитәкчесе итеп билгеләндем. 1922 елны Казанда, махсус бинада, Татар дәүләт театры (хәзерге Татар дәүләт академия театры) тезелгәч, мин аның директоры һәм художество эшләре җитәкчесе, режиссеры, артисты һәм шул ук вакытта драматургы да итеп чакырылдым. Хәзерге көндә дә Татар дәүләт академия театрының режиссеры һәм драматургы булып эшләвемне дәвам иттерәм».
Үзенең 1935 елда язган (датасы күрсәтелмәгән — Р. И.) шушы автобиографиясен ул түбәндәге юллар белән тәмамлый:
«Орденлы Татарстанның 15 еллыгы минем иҗат тормышымда тарихи бер момент булып тора. Бу 15 ел эчендә мин 16 пьеса яздым. Иң яхшы пьесаларым шушы чорда язылдылар. Татарстанның 15 еллык юбилее белән Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә яңа пьесам куелуы 1 минем иҗат тормышымда шатлыклы һәм бәхетле бер вакыйга. Кыскача тәрҗемәи хәлемне язып, әйтергә теләгәнем шул: мин үземнең иҗатымдагы уңышларым, шатлыкларым өчен Бөек Октябрь революциясенә 'һәм аның җиңелмәс штабы — Коммунистлар партиясенә бурычлымын».
Кәрим абый белән бергә эшләү, ул иҗат иткән спектакльләрне күрү, аның иҗат процессында катнашу ,үзе зур бер мәктәп иде. Миңа аның ике әсәрен—«Беренче чәчәкләр» драмасын һәм «Алар өчәү иде» комедиясен сәхнәгә куярга туры килде. «Беренче чәчәкләр»—1913 елда язылып, заманында зур уңыш белән барган, Г. Ка- риев, 3. Солтанов кебек атаклы осталар тарафыннан сәхнәгә куелган әсәр. Аны бүгенге көнгә җавап бирә алырлык итеп сәхнәләштерү җиңел түгел иде. Минем карашымча, пьесага байтак үзгәреш кертү таләп ителә иде. Дөресен әйтергә киоәк, күренекле остага, мондый фикер белән мөрәҗәгать итәргә бераз уңайсызланып йөрдем. Автор минем белән килешмәсә, бик уңайсыз хәлдә калырмын кебек тоелды. Шулай да сөйләштек. Иң күңеллесе шунда булды, Кәрим абый үзе үк:
— Мин әле әсәрне үзем дә бераз карап, төзәтеп чыгарга кирәктер дип уйлап тора идем,— диде. Минем планны, фикерләремне тыңлагач, күбесе белән килеште. Әсәрнең беренче вариантында алдынгы революцион фикерләр сукыр Суфи авызыннан әйттерелә иде.
Кәрим абый, бу бит тормыш дөреслегеннән ерак тора, дигәч, ул, чын күңелдән елмаеп, мин һич көтмәгәнчә, кызык кына җавап бирде:
«Дөрес, иптәш режиссер, ләкин бит ул фикерләрне мин башка образларга, әйтик, шул ук Хәмиткә бирсәм, патша цензоры пьесаны бөтенләй сәхнәгә куйдырмас иде, ә болай, сукыр Суфи әйткәч, үтә,— диде ул.— Сукырга суд юк. Элек-электән шулай...» Мин рәхәтләнеп көлеп җибәрдем. Тагын бер фикер әйттем авторга. Әсәрдә барлык персонажлар да хәят җебен югалткан кешеләр, пессимистлар,— дидем.— Ә бит ул чорда Хөсәен Ямашев кебек революцион рухлы яшьләр дә булган һәм алар шәкертләр арасында да эш алып барганнар, аларны көрәшкә өндәгәннәр, сез үзегез дә...»
«Беләм,— дип җавап бирде Кәрим абый,— пьесама кертсәм, пьеса шулай ук сәхнәгә менмәс иде Мин өнә шул булган кадәресе белән, бунтарь Кыям, үткен телле, философик табигатьле Суфи образы белән канәгатьләндем. Хәзер инде эш башка. Әсәрне тормыш дөреслегенә туры китереп төзәтеп чыгарга була...»
Атна-ун көннән соң «Беренче чәчәкләронең яңа варианты әзер иде инде.
Театр коллективы, аеруча баш рольләрдә уйнаган артистлардан Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил, Камал 111, Хөсәен Уразиков яңа вариантны хуплап кабул иттеләр. Әсәр зур әзерлек белән сәхнәгә куелды. Спектакль тамашачы тарафыннан, матбугат тарафыннан да җылы каршыланды. Автор үзе дә канәгать иде. «Красная Татария» газетасы хәбәрчесенә болай дигән ул: «Бу сезонда уңышлы спектакльләрнең берсе «Беренче чәчәкләр» булды. Режиссер Ишморатоа пьесаны яңадан эшләп чыкты. Аның постановкасы хыялга бай һәм үзенчәлекле иде». («Красная Татария», 1935 ел, 4 апрель саны.) Бу уңай белән бер генә искәрмә ясап китәсем килә. Кәрим абый Тинчурин әсәрнең яңа редакциясендәге үзгәрешләрне ни өчендер минем
* Сү> шушы юлларны ятучы режиссер Риза Ишморат тарафыннан куелган «Алар вчәү иде» яьесасы турында бара,
исемгә генә кайтарып калдыра. Чынында исә алар барысы да авторның үзе тарафыннан язылды.
«Алар өчәү иде» комедиясен сәхнәгә әзерләгән чагымда да Кәрим абый белән тулы контактта эшләдем. Аның сүзләрен, киңәшләрен зур дикъкать белән тыңладым Ул да минем сүзләремне игътибарсыз калдырмады. Мәсәлән, спектакльдә катнашучы артистлар: Гөлшат белән Равил арасына кереп, аларның мәхәббәтенә комачаулаган ♦ еченче геройның кем икәнлеген яхшылап аңламыйбыз; без аңламагач, тамашачы да < аңламас, диделәр. Мин Кәрим абыйга пьесада моны берникадәр ачыкларга кирәк- ? леген әйткәч, ул бераз уйланып торды да: сМинемчә. бик аңлашыла кебек тә бит. 3 ярый алайса, коллектив та, режиссер да үтенгәч, аныграк язып китерермен»,— диде, һәм икенче көнне үк өстәмә текст язып китерде. Өченче турында фикер ачыкланды. “ Татарстанның унбиш еллыгына багышлап әзерләнгән бу спектакльне без яхшы ук g уңышлы итеп сәхнәгә чыгардык. Тамашачы да, матбугат та, автор үзе дә хуплап кабул итте.
Бу пьесаларны кую процессында Кәрим Тинчурин миңа үзенең яңа яклары белән = ачылды. Театр сәнгатен тирән аңлавы, театрның, драматургиянең спецификасы ту- S рында әйткән гаҗәеп кызыклы фикерләре, шуның белән бергә гадилеге, шаянлыгы г башка гүзәл сыйфатлары күңелдә җуелмаслык эз калдырды.
• Кәрим Тинчурин белән бер театрда хезмәт итү генә түгел, бу талант иясе белән бергә утырып, яңа әсәр өстендә эшләү бәхете дә насыйп булды миңа.
1932 ел. Җәй. Башымда зур план әйләнә: беренче бишьеллыкның данлы төзелеше саналган Сталинград заводы, аны төзегән һәм хәзер анда эшләүче эшчеләр “= инженерлар тормышыннан бер драма әсәре язу уе белән яшим. Сталинградка ба- ♦ рып, завод цехларында, эшчеләр урнашкан тулай торакларда айга якын йөреп чит ил белгечләре белән дә очрашып, материал җыеп кайттым. Эшкә дә утырдым Материал бай, кызыклы. Ләкин вакыт бик аз. Бөек Октябрь бәйрәменә нибары еч-дүрт ай калган. Сәхнәгә кую. репетицияләр ясау өчен дә күлме вакыт кирәк. Ярый ла. әсәр уңышлы булып чыкса, әгәр барып чыкмаса? Үзем бит әле бәйрәмне шундый-шундый спектакль белән каршыларга ниятебез бар дип җитәкче оешмаларга да әйтеп куйдым. Биргән вәгъдәмне җитәкче иптәшләр дә бик хуплады. Әсәрне елгертә алмыйча хур булып калуың да бар. Шулай, ниятем изге, зур, е тәҗрибә аз. Көч кечкенә. Булган җегәрне җигеп, пьесаның планын төзедем. Яза да башладым Башладым башлавын, эш акрын бара. Ә бәйрәм, Октябрь, һаман якынлаша. Менә бер көнне театрның директоры шылтырата.
— Хәлләр ничек? Пьеса ничек языла?
— Әкрен языла,— дим.
— Эш бик җаваплы, җитәкче органнарга сүз бирдек, ә вакыт аз, бәлки сиңа Ярдәмгә берәр кеше алырга кирәктер?—ди.
— Юк. кирәкми,—дип, тәкъдимен шунда ук кире кагам.
— Син алай кырт кына кисмә әле. Ишморат тугән. Бәйрәм җитеп килә. Тема җаваплы. Әгәр икәүләшеп язсагыз, җиңелрәк тө, тизрәк тә, бәлки яхшырак та булыр
— Кем белән инде ул икәүләшеп?
— Кәрим Тинчурин белән, мәсәлән.
— Тинчурин?..— Мин уйга калдым. Тинчурин драматургиядә дан тоткан оста. Дистәгә якын әсәре сәхнәдә шаулап бара, үзе режиссер да, артист та. Юк. алан гына түгел, мөлаем табигатьле, олы җанлы, шат күңелле елкән иптәш.. Иптәшен иптәш тә. андый шәхес белән каләмдәш, иҗатташ булу ансат эш түгел ул. Шундый уйлар эчендә, икеләнеп кенә ризалыгымны бирдем.
Шул ук көнне театр директоры Тинчурин белән дә сөйләшкән, ул да ризалык биргән Кәрим абыйның үзе белән очрашып сөйләшү, килешүләрдән соң. бергәләп эшкә тотындык. Вакытның тарлыгын искә алып, пьесаны бер ай эчендә язып бетерергә дигән карарга килдек Башка барлык эшләребезне ташлап, бөтен көчне бары тик шушы эшкә генә бирүне шарт итеп куйдык. Эш ечен безгә бик уңай шартлар, иҗат атмосферасы, аеруча тын һәм тыныч урын кирәк иде. Аны да җайладык Кәрим «бый Тинчуринның өч бүлмәле фатиры иде бу Хөрмәтле Заһиде ханым Тиичуринаны бер айлык «командировкага» озеттык. Әбугалисина белән Әбелхарис бер елга мәгарәдә бикләнеп калган шикеллерәк, без дө үзебезне нәкъ бер айга шушы әйге
145
Рәсемдә: тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти һәм Кәрим Тинчурин.
бикләдек. Үзебез дә беркая чыкмыйбыз, өйгә чит кешеләрне дә кертмибез. Тик атнага бер мәртәбә «командировкадан» кайтып, безне азык-төлек белән тәэмин итеп китә торган Заһидә ханымга гына ишегебез ачыла.
Ә иҗатыбыз хәлләре? Әдәбият мәйданында ике кеше бер әсәр язу практикасы юк түгел. Алар ничек яза торгандыр, белмим. Безнең менә ничегрәк булды: иң элек мин күп сәгатьләр буе, бик җентекләп, үземнең Сталинград трактор заводында күргән-белгәннәремне, андагы эшче, инженерларның нинди зур кыенлыклар, каршылыкларны җиңеп эшләүләрен сөйләп чыктым. Газеталарда чыккан материаллар да аз түгел иде. Алар белән дә таныштык. Мин Кәрим абыйны үземнең планым белән дә таныштырдым. Үзем үк, ул планны бөтенләй диярлек игътибарга алмыйча, өр-яңа план төзик дигән тәкъдим керттем. Үзем яхшылап күз алдына китергән, күргән-тойган кайбер персонажларны гына калдырып, пьесага кертелергә тиеш булган персонажларны да яңабаштан билгеләп чыгыйк, дидем. Мин әйткәннәрдән яшь наладчик Азат калды да, аның сөйгән кызы калды. Карчыга исеме белән йөртелә торган эшче, элекке беспризорник калды да, америкалы инженер мистер Купервуд калды. Икенче көнне без көнозын пьесаның планын төзү өстендә утырдык. Әсәрдә әйтелергә тиеш булган төп фикерне, төп вакыйганы билгеләү белән беррәттән, шул вакыйганы тудыручы персонажларны, аларның характерларын, заводта нинди хезмәт башкаруларын һәм эш процессында туган үзара конфликтларны ачыклап, кәгазьгә сызып куйдык. Барлыгы дүрт пәрдә, сигез картина, һәркайсыбыз аерым-аерым картина яза. Картина тәмамлангач, аны бергәләп укып тикшерәбез, төзәтмәләр кертәбез. Икебез ике бүлмәдә, ике өстәлдә эшлибез, бер-беребезне күрмибез, сөйләшмибез. Алдан әзерләп куйган планыбыз бар. әлбәттә. Ләкин ул әле эскиз гына. Иҗат ул алдан билгеләнгән планга гына сыймый, билгеле. Аның үз законы. Үз акыллары, үз табигатьләре белән яши торган җанлы кешеләрнең вакыйга барышында әллә нинди хәлләр тудырып куюлары мөмкин. Безнең геройлар да шулай. План ул план белән, ә алар үзләренчә хәрәкәт итә бирәләр.
Дөньяны онытып язып утырганда, Кәрим абый бүлмәсендә кемнәрдер кычкырып сөйләшә, кычкырып көлә кебек булды. Әйе, көлешәләр. Нәрсә бу? Өйгә берәү дә кермәде бит. Әкрен генә килеп, Кәрим абый утырган бүлмәнең ишеген ачам. Карыйм—ул ялгызы. Бүлмәгә керәм. Кәрим абый, гадәтенчә, күзлеген маңгае өстенә күтәреп куйган да шырык-шырык көлеп утыра.
— Вот, шельма! Сөйләш сии аның белом,— ди.
— Нәрсә булды? Кемне тиргисең?—дип сорыйм.
— Кемме булсын, он ә шул беспризорник малайны — Карчыганы,— ди.— һич уй
ламаганда, теге хөрмәтле инженер, син мактаган мистер Купервудның портсигарын чәлдергән. Шунда ук инде, куз алдында, баш инженер кабинетында. Еез аны тезөлеп бара торган, акылга утыра башлаган малай итеп план сызган идек. ♦
— Әйе... <
— Ә ул әнә нишли! Тәмәке тартырга теләп, мистер Купервуд кесәсенә тыгылса. =
портсигары юк. Аптырап китә, бу бер кесәсен капшый, икенчесен... Карчыга моңа = карап тора да: «Сез тартырга телисез, ахры, теләсәгез миндә сигарет бар, рәхим ~ итегез»,—ди. Портсигарны ачып, аңа сигарет тәкъдим итә. «Бу минем сигара, порт- ш сигары да минеке, каян килеп керде ул сезнең кесәгә?»—ди мистер. «Белмим, узем о дә шуңа аптырап торам әле»,— ди Карчыга. «Юк, сез Карчыга гына түгел, сез куз - буучы, сихерче дә икән әле...» «Элек мин. бу заводка килгәнче, урам малае идем. 2 Гади кесә карагы». «Гади... Минем кесәдән портсигарны шулай оста шудыра ала х юрган булгач, гади генә түгел, син инде беренче класслы артист-виртуоз, шулер...»— £ ди. Шуннан, көлә-көлә ул: «Әгәр син безнең Америкага барсаң...» — дип. Карчыганы £ котырта башлагач, мин килеп кысылдым. Стоп! Мин әйтәм, артык язмыйм... И куй- = дым каләмне. *“
— Кәрим абый,— мин әйтәм,— бу бит безнең алдан тезеп куйган планыбызда <
юк иде. £
— Юк иде шул, ләкин гаеп миндә түгел, Карчыгада һәм мистер Купервудта * Әнә кая алып китмәкче була бит безнең рәтле генә эшче булып килә торган Карчы- ф
— Юк, җибәрмә! Карчыганың монда төзәлеп, чын иеше булып әверелүе кыйммәт.
— Җибәрәмме соң! Шуңа ташладым да каләмне. Уйлашыйк, дидем.
— Ярый, Кәрим абый. Карчыга көтмәгәндә шундый фокус эшләгән икән инде, тимә,— дим,— шул килеш калсын. Тамашачыга бу эпизодны карау да кызыклы булачак. Ә мистер Купервудка йөгәнне бирмә. Үзең нык тот.
Сүз уңаеннан әйтим — кызыклы булды бу эпизод. Театрның сугышта батырларча һәлак булган талантлы артисты Габдулла Сәгыйтов Карчыга ролендә тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулады.
Озын сүзнең кыскасы, төгәл бер ай дигәндә без пьесаны тәмамладык Исемен беренче көннәрдән үк уйлый башлаган идек. Дистәләрчә исем җыйналды, ләкин берсе дә безне канәгатьләндерерлек түгел. Бер ягы яраса, икенче ягы иилеп бетми. Ниһаять, пьесаның караламасы нигездә тәмамланып, акка күчереп чыгасы калгач, Кәрим абый каршыма килеп басты да:
— Хәзер инде тукта, Риза туганкай! Пьесага исем тапмый торып, бер бит түгел, бер генә юл да күчермибез. Ике сәгать, өч сәгать утырабызмы, ике көн, я өч көн утырабызмы, исем табарга тиешбез. Шул исем белән әсәрнең бөтен эчтәлеген күздән кичереп чыгарга, шул исемне әсәргә органик рәвештә бәйләргә тиешбез,— ди.
Исем! Пьесага тәңгәл килгән исем табу иң җаваплы, иң авыр эш ул. Бер француз драматургы әйткән: пьесама төгәл исем, яхшы исем табып биргән кешегә ярты гонорарымны бирергә әэермен, дигән. Пьеса исеме кыска, җыйнак булсын, әсәрнең зчтәлеген дә ачып бирсен, матур, поэтик яңгырашлы, мәгънәле, кызыклы да булсын. Афишага язгач, бераз серлерәк булып, тамашачыны кызыктырып, театрга чакырып та торсын. «Отелло», «Гамлет». «Мәкер вә мәхәббәт». «Зәңгәр шәл». «Җилкәнсезләр». иТашкыннар»... күп андый исемнәр. Безнең беренче бишьеллыкның беренче гигант тезелеше — Сталинград трактор заводын, аның беренче авыр көннәрен һем фидакарь хезмәт каһарманнарын чагылдырган драма әсәренә нинди исем кушарга? Килешле исем табу турында уйлап, күп сәгатьләр баш ваттык без. Мин Кәрим абыйга ышанам, ул миңа ышана кебек. Уйланабыз. Утырып та, йөреп тә. ятып та уйланабыз. Мин бер исем әйтсәм. Керим абый «юк, ярамый», дип кире кага, ул икенче исем •йтсә. «юк. ярамый», дип мин кире кагам. Кайбер килешлерәк күренгәннәрен уртага салып, төрле яклап тикшереп карыйбыз. Юк, булмый. Менә бәла! Пьесаны чып чыктык, е бер генә, ике генә сүздән торган исемне таба алмыйбыз. Бермел
— Бик яхшылап тыңлыйм.
— Безнең пьесаның исеме: «Тургай!» «Тургай...»
— «Тургай?!.» — Мин кычкырып көлеп җибәрдем.
— Әйттем бит, аңламассың,— дидем.
— Тукта әле, Кәрим абый... «Тургай», әлбәттә, бик матур исем. Сайрап тора. Ләкин ул матур кошның безнең пьеса эчтәлегенә ни катнашы бар?
— Нинди катнашымы? Аңлатыйм, алайса. Безнең пьесада сурәтләнгән заеод халыкка, колхозларга нәрсә бүләк итә? Тракторлармы? Тракторлар. Алар кая бара? Кырларга. Кайчан? Яз көне, сабан тургайлары сайраган чакта, сабан сөрергә бара. Тургайга якынайдыкмы хәзер? Якынайдык. Икенчедән, яз килүе, коммунизм язы килүе турында хәбәр биреп, гөрли-гөрли барамы ул тракторлар? Әйе, гөрләп бара. Ул гөрелтене, безгә бәхет, шатлык, муллык китерә торган гөрелтене образлы поэтик телгә күчерсәк — «Тургай», «Тургай җыры» булмыймыни? Була. Әйе, әйе, безгә ул яз көннәрендә сайраган иң гүзәл тургай моңы булып ишетелә.
— Дөрес! Менә монысына кул куям!—дидем мин ньгк әсәрләнеп.
— Әһә! Шулаймы?.. Аннан соң әсәрнең нәкъ өнә шундый эчтәлеген ачкан җыр язабыз! Сәйдәштән «Тургай җыры» дигән музыка яздырабыз. Әсәрнең иң күтәренке урынында аны хор белән җырлатабыз. Шуннан соң инде «Тургай» сүзен безнең пьесадан аерып та ала алмыйсың. Шушыннан да дөресрәк, төгәлрәк, поэтик яңгырашлы исем булуы мөмкин дә түгел!
Кәрим абыйның сүзләре мине тулысынча ышандырды. Тиздән «Тургай җыры» дигән җыр да язылды. Менә ул:
Тургайлар җырын тыңлыйсы килгән Безнең тургайлар корычтан алар-.
Далага чыксын, күрсен киң җирне. Матур сайрыйлар.
Яз хәбәрчебез кырларга килгән. Ныгыта алар безнең нигезне!
Матур җырлый улбезнең җиңүне. Сайра, тургай, сайра!
Безнең тургайлар Сайра үткән зарны.
көчлеләр алар. Макта, тургай, макта!
Матур сайрыйлар. Макта безнең язны!
Җир актаралар.
' Пьеса Бөек Октябрьның унбиш еллыгында Татар дәүләт академия театрында сәхнәгә куелды. Режиссеры да үзем булдым. Салих Сәйдәшев музыка язды. Әлбәттә. Кәрим абый бу вакытта да якын киңәшчем булды. Спектакль яхшы ук уңыш белән барды, җәмәгатьчелек һәм матбугат тарафыннан да уңай бәя алды. Шулай да ул театр репертуарында күренекле урын алган озын гомерле әсәр була алмады. Бердән, бик ашыгыч язылды, кыска вакыт эчендә сәхнәгә кую да тиешле художество югарылыгына ирешергә мөмкинлек бирмәде. Аннары башка сәбәпләр өстәлде. Ләкин ни генә булмасын, Кәрим абый Тинчурин белән бергә эшләгән бер ай һәм пьесаны сәхнәләштергән көннәр минем тормышымда онытылмаслык бер чор булып калды. Талантлы драматургның, гүзәл табигатьле кешенең кешелек сыйфатлары, аның зур эрудициясе бу көннәрдә минем алдымда тагын да тулырак ачылды. ’ Ул көннәрне мин һәр вакыт сагынып искә алам. Пьеса язарга туры килдеме (аеруча пьесага исем эзләгәндә). Кәрим абый искә төшә һәм үзенең акыллы, тапкыр киңәшләре белән миңа ярдәмгә килә кебек.
Кәрим абый: «Таптым!» — дип кычкырып җибәрде дә утырган урыныннан сикереп үк торды. Миңа карап елмайды, каршыма килеп басты да;
— Әйтимме?— ди.
— Әйт, әйт, Кәрим абый,— дим түземсезләнеп.
— Юк, әйтмим, я тагын кире кагарсың,— ди ул.
— Яхшы булса, кая инде ул, мин әйтәм, кире кагу...
— Бик яхшы! Шулай да кире кагарсың... аңлап белгмичә.
— Аңлармын, Кәрим абый, әйт кенә.
Кәрим абый арлы-бирле кызу-кызу йөри башлады. Үзе йөри, үзе «Аһ, шәп исем!» дип, үзенә-үзе әйтеп куя.
— Әйт инде. Кәрим абый, азаплама!
— Утыр әле! — диде бу әмер биреп. Утырдым.
— Яхшылап тыңла!