Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ИДАРӘСЕНДӘ
Идарәнен июнь аенда үткәрелгән утырышында
шигырь бәйрәме йомгаклары, республика яшь
ижат көчләренең V семинары йомгагы, яшьләр
белән эшләү комиссиясе нен эше. Казанда
РСФСР Язучылар союзының проза буенча
Советы күчмә утырышын үткәрү һәм СССР
Язучылар союзына яна членнар кабул итү
турындагы мәсьәләләр каралды
Яшьләр белән эшләү комиссиясенең яна
составы расланды Ана Ш. Галиев (пред-
седатель). М Вәлиев (секретарь). И Юзе ев. М
Скороходов. М Шабаев. Ш Маннур. Ә. Баянов.
Г. Рәхим. Т Микнуллнн һәм А. Гыйләжев
иптәшләр кертелде.
ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ӘСӘРЛӘРЕ БАШКА
ТЕЛЛӘРДӘ
Язучы Шамил Бикчуринның «Каты торым»
романы Чехословакиянең Словенску
нәшриятында, словак телендә басылып чыкты
Тәржемәчесе — Вера Крнова Тиражы 14 мең.
Китапка сүз башында
BIKduRIN
TVRDA ZEM
Ш Бикчуриннын ижади эшчәнлегенә rota- Еы
бәя бирелә, романның кыскача эчтәлеге әм
әһәмияте турында әйтелә Авторга чехословак
дуслардан, китаплары белән бергә. котлау хаты
да килде
М.текәүдәге «Молодая гвардия» нәшрня- I
ТЫнда филология фәннәре докторы, про-
фессор Ибраһим Нурулиннын «Тукай» ди гән
китабы «Күренекле кешеләр тормышы»
сериясендә басылып чыкты Бу китап — татар
халык шагыйренен тормышы, ижа- ты турында
художестволы биография.
Әсәрне рус теленә Радий Фиш тәржем» иткән.
Тува музыкаль драма театры бөтенсоюз милли
драматургия фестивалендә татар совет
шагыйре һәм драматургы И. Юзе- евнын
«Сандугачлар килгән безгә» дигән әсәре
буенча эшләнгән спектакль күрсәтте
Спектакльнең режиссеры — В Л Шкляр
Җәмәгатьчелек татар драматургы әсәрен жылы
каршылады, өлкә газетасы «Тувинская правда»
зур рецензия белән чыкты
Бу әсәр моннан алда М Гафури исемендәге
Башкорт дәүләт драма һәм Мари музыкаль
драма театрларында да куелган иде.
ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ-ЯШЬЛӘР
ИҖАТЫ
Апае ягы элек электән үзенең язучылары һәм
әдәбият белгечләре белән билгеле Өлкәннәр
традициясен дәвам иттереп, мәйданга яшьләр
килә. Сигезьеллык һәм урта мәктәпләрнең
күбесендә әдәби түгәрәкләр, район газетасы
редакциясе каршында «Тамчылар» әдәби
берләшмәсе эшли. Хәзер берләшмәнең 30 дан
артык члены бар
КПСС Үзәк Комитетының «Ижат яшь ләре белән
эшләү турында»гы карарын үтәү йөзеннән
монда яшь әдәбиятчыларның беренче район
конференциясе үткәрел де Анда «Тамчылар»
әдәби берләшмәсе һәм мәктәпләрнең әдәби
түгәрәк членнары катнашты
Конференцияне котлау сүзе белән КПСС
райкомы секретаре К Филиппова ачты Яшь
әдәбиятчыларны Татарстан Язучылар союзы
партоешмасы секретаре язучы В Нуруллин һәм
ВЛКСМ райкомы секретаре Ф Фәтхуллин
котлады Конференциядә катнашучылар
«Тамчылар» әдәбн берләшмәсе эше турында
доклад тыңладылар Әдәбият укытучысы II
Вәлнева мәктәптәге әдәби түгәрәкнең эш
тәжрнбәсе белән уртаклашты Филология
фәннәре кандидаты тәнкыйтьче Флүн Муснн
«Фән-техника революциясе һәм хәзерге
авылның әдәбиятта чагылышы» дигән темага
доклад сөйләде Союзның яшьләр белән эшләү
комиссиясе председателе ша<ыйрь Шәүкәт
Галиев, шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев
Апаеның яшь әдәбиятчылары белән фикер
уртаклаштылар, ижат яшьләре алдында торган
бурычларны аңлаттылар
Аннары яшь әдәбиятчыларның проза һәм
поэзия секцияләре эшләде Вакыйф Нуруллин.
Илдар Юзеев. Шәүкәт Галиев. Аяз Гыйләжев.
Абдулла Шәрәфи. Хэкимжан Халиков башлап
язучыларның ижатын тик
шерделәр, кайбер әсәрләргә рецензияләр
бирделәр. Секцияләрдә унай бәя алган
әсәрләр өлкә матбугатына тәкъдим ителде.
Шагыйрьләр секциясе Р Хәлиуллина һәм М
Галиевныц кулъязма шигырь китапларын укып
тикшерде. Фикер алышуларда катнашып, өлкән
шагыйрь С. Хәким, шагыйрьләр М Шабаев, Р
Мингалимов, Р. Файзуллин, Р Батуллин һ б
иптәшләр яшь язучыларга күп кенә файдалы
киңәшләр бирделәр Ике авторның да кулъязма-
лары, китап итеп чыгару өчен, Татарстан китап
нәшриятына тәкъдим ителде.
Азнакай әдәби берләшмәсендә яшь ав-
торларның ижат активлыгы турында сөйләшү
булды. Татарстан Язучылары союзының Әлмәт
бүлеге жаваплы секретаре ■Ә Маликов яна
басылып чыккан әсәрләргә тукталды, бүлекнең
перспектив планнары турында сөйләде «Маяк»
газетасы редакторы Әхәт Мөхәмәтшин газета
битләрендә очерк, зарисовка һәм мәкаләләр
белән актив катнашкан, конкурста жиңеп чыккан
авторларга бүләкләр тапшырды Җыелышта
язучы Мәхмүт Хәсәнов, яшь язучылар Нур
Әхмәдиев, Ирек Бадретдинов һ. б. катнашты.
Яшьләрнең ижат активлыгына багышланган
жыелыш шулай ук Лениногорск әдәби
берләшмәсендә дә үткәрелде Ә. Маликов. Ill
Бикчурин. яшь язучылардан Рәшит Бәшәров,
Әсрар Галиев һ б. чыгыш ясады.
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова Чаллыдагы
«Ләйсән» әдәби берләшмәсе членнары белән
очрашты, аларагың яңа әсәрләрен тикшерүдә
катнашты Яшь шагыйрьләрнең аерым
шигырьләре республика матбугатына тәкъдим
итү өчен сайлап алынды Әсәр нефть
чыгаручылар турында, аның геройлары итеп
гомерләрен нефтькә багышлаган Шөгеровлар
династиясе алына.
Ә Маликов, Г Афзал, Ш Бикчурин, X Хайруллин,
Ю Ә.минов, Җ Рәхймов, С Кальметов һәм Р
Бәшәровлар яңа әсәр турында үз фикерләрен
һәм әдипкә теләкләрен әйттеләр.
Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгы уңае
белән Бөгелмә шәһәрендә әдәби кичәләр
үткәрелде Язучылардан Ш Бикчурин, Э
Касыймов Техника йортында чыгыш ясадылар.
Кичәдә катнашучылар бу авторларның
Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча
басылып чыккан, «Каты токым» һәм «Чулман —
оныклар елгасы» дигән романнары турында
сөйләделәр, ■ язучыларга күп кенә сораулар
бирделәр
Лениногорск районы Чыршылы авылында
үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә кол-
хозчылар һәм мәктәп балалары язучы Ш
Бикчурин, яшь язучылар Альберт Хәсәнов,
Разим Валиуллин, Шарига Таһнрова һәм әдәби
берләшмә членнарының чыгышларын
кызыксынып тыңладылар. Ахырдан
үзешчәннәр көче белән концерт бирелде.
Әлмәт әдәби берләшмәсе утырышында
Татарстанның халык артисткасы. Бөек Ватан
сугышы ветераны Зәкия Туишеваның
«Сугышның бер мизгеле» исемле әдәби яз-
малары тикшерелде. Гамил Афзал. Сажи- дә
Сөләйманова. яшь язучы Газиз Каша- пов һ б
иптәшләр әсәргә унай бәя бирделәр, аерым
кимчелекләрен күрсәттеләр
Казан дәүләт университетындагы «Әллү- ки»
әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышында
яшь шагыйрьләр ижаты тикшерелде. Анда
Илдар Юзеев катнашты.
Арча районы газетасы каршындагы «Тукай
якташы» исемле әдәби берләшмәнең
(жнтәкчесе Радик Файзов) май аенда үт-
кәрелгән утырышында Язучылар союзының
әдәби консультанты Илдар Юзеев һәм Яшь
авторлар белән эшләү комиссиясе
председателе Шәүкәт Галиев катнаштылар.
СОЮЗНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
* »
Бүлекнең чираттагы утырышында язучы
Мәхмүт Хәсәновнын «Шөгеровлар» дип
исемләнгән яңа романын тикшерү булды.
Җәлил нефтьчеләр поселогының Техника
йортында «Сарман таңнары» әдәби бер-
ләшмәсе членнары белән очрашу булды.
Берләшмә жнтәкчесе язучы Хәниф Хайруллин
татар әдәбиятындагы яңалыклар белән
таныштырды, яшь авторлар үзләренең
әсәрләрен укыдылар Кичәдә элек Сарман урта
мәктәбен тәмамлаган шагыйрә Клара
Булатова шигырь сөйләде
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Язучы Миргаэиян Юныска 50 яшь тулды Анык
ижат бәйрәменә багышланган тантаналы кичә
әдипнең туган авылы Исәргәптә уздырылды
Юбилярны Баулы район хезмәт ияләре
исеменнән райком секретаре X. 3 Заһндуллнн,
Язучылар
союзы исеменнән Мөсәгыйть Хәбибуллин,
колхоз, мәктәп җитәкчеләре һәм язучының
авылдашлары котлады Кичәдә язучы М-
Мәһдиев һәм яшь шагыйрь Мөдәррис
Әгьләмовлар катнашты
Шагыйрь С Хәким һәм И. Юзеев Казан дәүләт
педагогия институты студентлары,
укытучылары белән очраштылар. Сүз Бөек
Октябрьның 60 еллыгы һәм бүгенге татар совет
әдәбияты турында барды Шагыйрьләр бөек
юбилейга багышланган әсәрләрен укыдылар,
сорауларга җаваплар бирделәр.
Язучы Гомәр Бәширов һәм Татарстан китап
нәшрияты директоры Г Шәрәфетди- нов Баулы
районының китапханә работниклары белән
очраштылар Сүз бүгенге татар әдәбияты һәм
китап нәшриятының эшчән- леге, планнары
турында барды Г. Бәширов һәм Г
Шәрәфетдннов районның Ленин исемендәге
колхозында (Шалты авылы) булып укучылар
конференциясендә дә чыгыш ясадылар һәр
ике очрашуда да КПССның Баулы район
комитеты секретаре X. 3 Заһидуллин, район
культура бүлеге мөдире И Камалетдинов һәм
район газетасы редакторы К Әхмәтжановлар
катнашты
Драматург Р Ишморат, язучы Р Ишмо- ратова,
шагыйрь Р Гәрәй. Язучылар союзының
пропаганда бюросы мөдире Э Гаде- лоп.
баянчы 3 Гыйбадуллин һәм яшь җырчы К
Хәйретдннова Саба районында колхозчылар,
урман хуҗалыгы эшчеләре, укучылар белән
очраштылар.
һәр елның июнь аенда тугандаш Мари
республикасында милли бәйрәм — Чәчәк
бәйрәме уздырыла Традиция буларак, анда
шагыйрьләр дә катнаша, шигъри митинг, әдәби
очрашулар була Пошкар-Ола шәһәре янында
яшел урман аланында узган быелгы шигъри
митингка Казаннан кунак булып шагыйрь
Рәдиф Гатауллин барды Мәскәү, удмурт, мари
шагыйрьләре белән берлектә үзенең
шигырьләрен укыды, татар әдәбияты
яңалыклары белән таныштырды
I Композитор Фасил Әхмәтов һәм шагыйрь
Илдар Юзеев Казан медицина учн- жшцесы
студентлары, язучы Мәҗит Рафиков Казанның
109 ичы мәктәп укучылары белән очрашуларда
катнаштылар Тукай-Кырлай мемориаль
музеенда Татарстан китап нәшрияты
работниклары белән очрашу булды Нәшрият
директоры Г. Шәрәфетдннов. редакция
мөдирләре язучылар Ш Рәкыйпов. И Низамов
һәм өлкән редакторлардан К Миңлебаен, М.
Зарецкий, Р Вәлиевалар колхозчылар һәм
авыл интеллигенциясен үзләренең иҗади
эшләре, нәшриятның киләчәккә планнары
белән таныштырдылар
Татарстан китап нәшрияты директоры Гарәф
Шәрәфетдннов. баш редактор урынбасары
Нурулла Габитов, редакция мөдирләре Шәүкәт
Галиев. Шамил Рәкыйпов һәм Илдар
Низамовлар Казан мәктәпләренең татар теле
һәм әдәбияты укытучылары белән
очраштылар Очрашуда әдәбият дәреслекләре
бастыру һәм әдәбият укытуны яхшырту
турында эшлекле сөйләшү булды.
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Мәскәүдә В И Ленин исемендәге СССР Дәүләт
китапханәсендә. Бөек Октябрьның данлы
юбилеена багышлап. <Совет китабына — 60
ел» дигән III Бөтенсоюз фәнни конференциясе
булып үтте СССР Фәннәр академиясе. В И
Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсе.
Бөтенсоюз китап палатасы һәм китап
сөючеләрнең Бөтенсоюз ирекле җәмгыяте
оештырган конференциянең пленар
утырышларында китап басуның һәм
таратуның, гомумән китап белеменең актуаль
проблемаларына ба(ышланган 100 дән артык
доклад ясалды СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы Г Ибраһн- мов исемендәге тел.
әдәбият һәм тарих институты галиме Ә
Кәрнмуллин, Казан авыл хуҗалыгы
институтының КПСС тарихы кафедрасы
мөдире Т Насыйров. Казан культура
институтының.педагогия фәннәре
кандидатлары'! Дунаева. Т Корбангалиена
иптәшләрнең чыгышлары тыңлау - чыларда
зур кызыксыну уятты
ҮЗЕШЧӘН ТЕАТРЛАР ЯРЫШЫ
Республикабыз профсоюзларының үзешчән
сәнгать театрларына традицион смотр-
KOHKVрсларның унберенчесе төгәлләнде. Анда
Казан. Чаллы. Түбән Кама. Әлмәт, Зс-
леиодольск һ б. районнардан 17 татар һәм 13
рус театр коллективлары катнашты
Халык театрлары арасыннан «Яз-77»
лауреаты исеменә Ш Хөсәеновның «Әни
килде» пьесасы буенча куелган «Әниемнең ак
күлмәге» спектакле өчен (режиссеры Н
Нуретдннов) Түбән Камадан М. Горь кий
исемендәге клуб коллективы лаек булды
«Мехчы» культура сараеның «Игезәкләр»
спектакле (авторы Ә Атнабаев. режиссеры Р
Ибәтов) — I дәрәҗә диплом алды Рус халык
театрлары коллективларыннан лауреат исеме
Саидгалиев исемен
дәге культура сарае коллективына (Г. Па-
ушкинның «Танайка» пьесасын В. Кремеи-
чуцкий сәхнәләштергән) бирелде. _
Драма коллективлары арасыннан Әлмәт- тән
М. Горький исемендәге клуб. Чаллыдан
«Энергетик» культура сарае театр студияләре
коллективлары җиңүче дип табылды.
АЛАБУГАДА КҮРГӘЗМӘ
Биредә Татарстан рәссамнары әсәрләреннән
күргәзмә эшли башлады. ТАССР Художниклар
союзы һәм Сынлы сәнгать музее оештырган бу
күргәзмәгә республикабыз рәссамнарының иң
яхшы әсәрләре сайлап алынган. Күргәзмә
залларын аларның 57 хезмәте бизәп тора Күп
районнарда күрсәтеләчәк бу үзенчәлекле
күргәзмә Татарстан художникларының
республикабыз хезмәт ияләре алдындагы ижат
отчеты да.
МУЗЕЙ ПРОПАГАНДИСТЛАРЫ
ТАССР дәүләт музееның бер төркем ра-
ботниклары Чаллыда булып кайтты. Алар
КамАЗның барлык заводларында «Барысы да
Октябрьның 60 еллыгы хөрмәтенә». «Халык
бәхете өчен көрәшчеләр», «Татарстанда
Октябрь». «Синең комсомол билетың» дигән
һәм татар әдәбияты классиклары Г Тукай, М.
Җәлил турында лекцияләр укыдылар.
ГАСТРОЛЬЛӘР ҖӘЕ
Татар дәүләт академия театрының быелгы
җәйге гастрольләре республикабызның нефть
районнарында. КамАЗда чыгыш ясаулар белән
башланып киткән иде. Театр коллективы
булган һәр район үзәгендә тамашачылар
конференциясе үткәрелде, сәхнә осталары
үзешчән сәнгать түгәрәкләренә,
агитколлективларга иҗади ярдәм күрсәттеләр.
Астраханьда бер ай дәвамында спектакльләр
куйганнан соң, театрыбыз жәйге гастрольләрен
Әзербәйжаи ССРның башкаласы Бакуда
йомгаклады
Июнь аенда Г Камал исемендәге' Татар
академия театры бинасында М. Гафурн
исемендәге Башкорт дәүләт академия театры
спектакльләр күрсәтте. Казан тамашачылары
тугандаш Башкортстан артистларының
чыгышын зур кызыксыну белән һәм бик яратып
карадылар Шул ук көннәрдә Уфада исә Татар
дәүләт республика «үчмә театрының жәйге
гастрольләре барды Театр коллективы
башкорт дусларга үзенең 11 спектаклен
тәкъдим итте. Республикабыз тамашачылары
июнь- июль айларында шулай ук М. В Ломоно-
сов исемендәге Архангельск драма театры һәм
Мәскәүнең Пушкин исемендәге драма театры,
Әлмәт татар дәүләт драма театры, (Казанда)
һәм Киров исемендәге Астрахань драма
театры (Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт,
Лениногорск һәм Баулыда) коллективларының
чыгышлары белән таныштылар.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Казан дәүләт консерваториясенең фәнни
эш буенча проректоры, доцент Чулпан
Нәкыйповна Бәхтияровага, Казан дәүләт
консерваториясе кафедрасы мөдире Алевтина
Евгеньевна Мнркинага Татарстан АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы
исемнәр бирелде.
Совет матбугаты өлкәсендәге, хезмәтләре
өчен «Коммунист Татарии» журналы ре-
дакциясенең философия һәм фәнни ком-
мунизм бүлеге мөдире Валерий Николаевич
Русаковка Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы дигән мактаулы исем
бирелде.
КОНКУРСТА КАТНАШЫГЫЗ!
Центрсоюз идарәсе органы «Советская
потребительская кооперация» журналы ре-
дакциясе авыл кооператорлары — сатучылар.
товар белгечләре, пешекчеләр, автолавка
йөртүчеләр, хәзерләү работниклары, икмәк
пешерүчеләр — авыл хезмәт ияләренең
ихтыяҗларын канәгатьләндерү хакына
тырышып эшләүчеләр турында язылган иң
яхшы хикәя, очерк һәм фоторәсемгә конкурс
игълан итте.
Конкурста җиңүчеләр өчен түбәндәге
премияләр билгеләнгән;
Хикәя өчен беренче бүләк — 350 сум. ике
икенче бүләк — 250 шәр сум, өч өченче бүләк—
150 шәр сум. Очерк өчен беренче бүләк — 200
сум. ике икенче бүләк — 150 шәр сум. өч
өченче бүләк—100 әр сум Шулай ук
кызыксындыру премияләре дә бар.
Хикәяләрнең күләуе 16 биттән артмаска тиеш.
Конкурска кулъязмаларны жибәрү срогы 1977
елның 1 декабрена кадәр. Адрес: Москва, ул.
Студенческая, дом 35. редакция журнала
«Советская потребительская кооперация».