БОРЫНГЫ ДА, БҮГЕНГЕ ДӘ
ткан заманның сәнгать мирасына, традицияләргә мөнәсәбәт мәсьәләсе — бүгенге заман сәнгатендәге җитди проблемаларның берсе. Борынгы сәнгатьне өйрәнүнең төрле яклап әһәмияте бар: беренчедән, ул эстетик кыйммәткә ия, икенчедән, тарихыбызны өйрәнү үткән буыннарның тормыш-көнкүрешен, эчке дөньясын танып-белү чарасы булып хезмәт итә. Халыкларның культура тарихына, этносына кагылышлы кайбер мөһим проблемаларны тикшергәндә галимнәр еш кына борынгы сәнгать әсәрләренә мөрәҗәгать итәләр.
Борынгылар калдырган культура һәм сәнгать хәзинәләре билгеле бер күләмдә һәр чорда диярлек өйрәнелгән. Әмма XIX йөзнең ахыры. XX йөз башларыннан галимнәр һәм художниклар арасында башка халыкларның һәм үз халкыңның борынгы цивилизацияләре белән кызыксыну аеруча көчәеп китә. Культура тарихын җентекләп тикшерү һәм өйрәнү тора-бара элегрәк чорларның сәнгать казанышларын файдалану, аларның стилен, сурәтләү чараларын кулланып иҗат итүгә омтылыш уята. Мондый тәҗрибәләрне без, мәсәлән, француз художниклары Поль Гоген, борынгыларга ияреп, примитив стильдә ясалган картиңалары белән дан казанган Руссо әсәрләрендә очратабыз. Иҗатының халыкчанлыгы белән танылган грузин художнигы Пиросмани әсәрләре дә бу яктан бик кызыклы. Россияне алсак та. шул ук хәлне күрәбез. Яртылаш онытылган борынгы рус сәнгатен халыкка кайтарырга, иҗат эшендә файдаланырга омтылыш сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Борынгы мәдәниятләр белән кызыксыну хәзерге чорда тагын да үсә төште. Ләкин Көнбатыш Европа илләрендә бу күренеш «сәнгатьтә прогресс — аның элгәргегә кайтуы, башлангыч дәверләрнең сәнгать структурасына йоз тотуы белән билгеләнә, ө сәнгатьнең максаты — табигатькә, яшәешкә кайту» 1 дигән тезис белән аңлатылса, совет сәнгатендә прогресс, табигый ки. борынгы заманнарга таба чигенүдә түгел, е алга таба хәрәкәт итүдә күрелә. Эш шунда ки, эл- гәрге традицияләргә мөрәҗәгать итү, борынгы сурәтләү чараларын тергезү бары тик аларны яңа эчтәлек белән баетканда, шул яңа эчтәлекне тирәнрәк итеп ачу очен яңа формалар эзләнү процессында гына нәтиҗәле була, элеккеге заманнардан бүгенге кон сәнгатенә күпер хезмәтен үти ала.
Татар культурасы тарихына килсәк, мөгьлүм ки, ул тамырлары белән Идел буе теркиләре, болгар бабаларыбыз сәнгатенә, безнең замангача кайбер архитектура үрнәкләрендә һәм декоратив-кенкүрсш сәнгате әйберләрендә генә сакланып калган матди культурасына барып тоташа.
Урта гасырларда декоратив-көнкүреш сәнгате күбесенчә шартлы характерда булган, билге-символга таянган5. Болгар сәнгатенә дә нәкъ шундый сыйфат хас. Сурәт һәм формасы белән ул реалистик, ә гәүдәләндерү ысулы ягыннан шартлы, символик характерда булган. Мәсәлән, кыңгыраулы алка уртасына беркетелгән үрдәк Җирнең барлыкка килүе хакындагы легенда символы булып хезмәт итә.
' К Долгов М Дюфрен эстетякасы «Теория. школы, коицеоцииж (Критик анализлар) днгая
"•А* с^уревая >рта ^г «сырла» культурасы мтагоремәре. Рус телвцда. Масмү. 1»П ал.
Ү
Сәнгатьнең символик формасы борынгы сыйныфсыз җәмгыятьтә барлыкка килә һәм урта гасырларның беренче яртысында үсешен дәвам иттерә. Монгол баскынлыгына кадәрге Болгар дәүләте нәкъ әнә шундый чор кичерә. Символик, шартлы форма аша борынгы художник тормыш күренешләренең, табигатьнең асылына төшенергә, яшәешнең эчке серләренә үтеп керергә омтылган. Мәҗүсилек чоры сәнгатендә елан яисә ябалак сурәтендәге зирәклек образы, мәсәлән, әнә шуңа мисал була ала. Болгар сәнгатенең дә тотрыклы үз теле, кануннары бар. Табигатьтәге һәр нәрсәнең җаны бар дип карау легендалар һәм мифлар белән бергә, көнкүреш сәнгате өлкәсендә гаҗәеп орнаментлар, бизәк һәм формалар тууга да китергән. Борынгы болгар орнаментлары бер очракта теге яки бу кешенең нинди кабиләдән булуын, җәмгыятьтә тоткан урынын белдергән, икенче бер очракта алар табигать күренешләре, үсемлек һәм җәнлекләрнең шартлы билгеләре булып хезмәт иткәннәр. Болгар дәүләтендә рәсми төстә ислам дине кабул ителгәннән соң да, көнкүрештә һәм сәнгатьтә бик озак вакытлар мәҗүсилек карашлары яшәвендә дәвам иткән. Күп кенә сәнгать әйберләре символикага корылып, мәҗүсилек мифологиясе нигезендә эшләнгән. Металл, сөяк һәм кызыл балчыктан ясалган көнкүреш әйберләрендә борынгы кыргый пот-аллалар- ның образлары — бик нык стильләштерелгән ерткыч җәнлекләр, йорт хайваннары һәм кошлар, төрле фантастик карачкылар сурәтләнә. Орнамент һәм символ XII—XIII йөз болгар сәнгатенең төп үзенчәлекләреннән берсе булып китә.
Гасырлар һәм мең еллар аша үсеп килүче дөнья культурасының бер өлеше булган борынгы болгар сәнгате, шушы ук дәвергә караган рус көнкүреш сәнгате кебек үк, Көнчыгыш Европа территориясендә мәҗүсилек сәнгате үсешен төгәлли.
Болгарларның сәнгать әйберләрендә һәр орнамент, һәр сызык һәм линия билгеле бер мәгънә алып килә, дидек. Метафоризм, символика куллану «берьюлы берничә төрле фикерне чагылдырырга» XIV мөмкинлек биргән.
Бүгенге заман художниклары алдында да шуңа якын бурычлар тора. Әмма ул бурыч яңа эчтәлекне чагылдыру ихтыяҗы белән билгеләнә. Художниклар дә, теоретиклар да үткән чорның сәнгать алымнары, сурәтләү чаралары белән һаман якын- нанрак кызыксыналар. Совет сынлы сәнгате олы символик мәгънәдәге образларга башлангыч чорыннан ук мөрәҗәгать итте. В. Мухинаның эшче һәм крестьян дуслыгы символы булган «Эшче һәм колхозчы» скульптурасын, И. Шадрның «Революция» дип аталган һәм эшче, крестьян, солдат бердәмлеген чагылдырган скульптур композициясен яисә Казан художнигы В. Маликовның «һәлак булганнар истәлегенә» исемле монументаль скульптурасын күз алдына китерик. Нәкыш әсәрләре арасында К. Петров- Водкинның «Комиссарның үлеме», «Мадонна. 1918 ел» һ. б. әсәрләрне мисалга китерергә булыр иде. Бу символлар, әлбәттә, элеккеләрдән күп үзгә, алар безнең заман, безнең җәмгыять кешесенә аңлаешлы һәм якын эчтәлекне алып киләләр. Сәнгатьнең бу формасына мөрәҗәгать итү үткән заманнарның культура мирасы белән кызыксынуның очраклы күренеш булмавын раслый.
XX йөз француз язучысы һәм сәнгать белгече А. Мальро «һәр гасыр үткән заманнан алган мирасын үз «сөзгече аша» үткәрә, яңа заман сәнгате өчен әһәмиятле булган нәрсәләрне сайлап ала, үткән чорларның күп төрле сәнгать хәзинәләре арасыннан заманының сәнгать практикасы белән аваздаш булган кыйммәтләрне эзләп таба»2, ди. Безнең чор сәнгатендә дә бу процесс өзлексез дәвам итә. Бөтен совет сәнгате казанышларын үзенә сеңдерә барыл, үзенчәлекле йөз-рәвешен, милли формасын баета килүче Татарстан сынлы сәнгате өчен бу шулай ук аеруча әһәмиятле мәсьәлә.
Борынгы болгар һәм татар сынлы сәнгате, скульптурасы тәҗрибәсе тотрыклы хәлендә сакланып калмаган. Әмма бу әле алар тарихтан эзсез югалганнар дигән сүз түгел. Рус һәм Европа сәнгате традицияләренә нык таянып үскән татар совет сынлы сәнгате борынгы мираска һаман ешрак мөрәҗәгать итә. Идел буе болгарлары һәм татарларының көнкүреш сәнгате мотивлары, сюжет һәм орнаментлары моңа шактый
XIV В. В. Иванов. XX йөз сәнгате һәм культурасында вакыт категориясе «Ритм, простри «т»о и время в литературе и искусстве» исемле китапта Ленинград. 1974 ел. 54 бит
• С. Моравский А Мальронын эстетик концепциясе хакында, «Теории, школы, концепции» дигән китапта Мәскәү. 1975 елД 137—J38 битләр.
>УР мөмкинлекләр ача. Борынгы традицияләр сыйлы сәнгатьнең кайсы төрләрендә актив файдаланыла һәм бу процессны без буген ничегрәк күз алдына китерәбез соң?
Традицияләрнең бүгенге сәнгатьтә чагылышы хакында сөйләгәндә, әлбәттә, аларны элекке эчтәлеккә нисбәт итү файдасыз. Сәнгать һәр дәвердә үз чорының рухын чагылдыра Бүгенге чор татар совет сәнгатен болгар сәнгатеннән гасырлар аерып тора. Сынлы сәнгатебезнең төрләре күп бүген. Нәкыш, скульптура, графика, декоратив-көнкуреш
сәнгате өлкәләрендә художниклар һәр елны яңа әсәрләрен иҗат итәләр. Күл кенә о биналарның интерьер һәм экстерьерлары монументаль композицияләр белән бизелә. Хәзер шуларның кайберләренә күз салып үтик. *
Казан тимер юл вокзалының шәһәр тирәсе пассажирлары өчен яңа бинасы * фасадына ясалган декоратив-монументаль композициягә бик күпләрнең игътибар u иткәне бардыр Ул татар фольклоры мотивларының үзенчәлекле чагылышы рәвешен- — дә эшләнгән дип әйтергә мөмкин (авторлары — С. Бубенноа һәм В Федоров). Милли о киемдәге яшь сылу кыз сынында бүгенге совет Татарстаны гәудәләндерелә. Кызның ® җилдә җилфердәгән яулыгына тамбурлы чигу рәвешендә нефть вышкалары, универ- п ситет һәм Кремль рәсемнәре төшерелгән. Чигүнең бу төре Казан татарларында шулай - ук борынгыдан килә. Композициядә без татар орнаменты элементларын да күрәбез. Z Казан Химиклар сараеның паркка каршы стенасын бизәгәндә дә художниклар (С. Бубенноа. В. Федоров) шундый ук символик форманы кулланганнар. Смальта мозаикасы техникасыннан файдаланып эшләнгән бу композициядә юан һәм нык агач кәүсәсеннән үсеп чыккан ир кеше сыны гәудәләндерелә Ул кулларын чәчәк-кыэ иңенә куйган, шушы нәни һәм иркә җан иясен җил-яңгырдан саклый. Яз темасын, тормышның яшәрүе темасын художниклар әнә шулай күрәләр. Аллегорик компоэи- бирелә. Шул ук сарайның икенче этажы фойесында чүкеп эшләнгән тагын бер есөрне очратабыз (художнигы Е. Киселева). Автор халык батырларының явыз көчләргә каршы керәшен сурәтли, монда ике дәвер — борынгы һәм хәзерге з&лан очраша. Борынгы батыр яктылык һәм тормыш чыганагы — кояшны кара болыттан саклый, аның янәшәсендә үк реаль тормыштан алынган кызылармеец сурәтләнә, ул да символик төстә яктылыкның караңгылыкны җиңүен раслый.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсе гипска кисеп ясалган рельефлы орнамент белән уратыл алынган (авто-
Халык батырлары. Е. Киселева эше. В. Зотов а фотолары. з
Я
ция контрастлыкка корылган, фикер ачык һәм калку
Татар ашлары йортының банкет залы стенасы бизәлеше Фрагмент.
ры — архитектор И. Гайнетдиное). Төгәл симметрияле алтын бизәкләр матур тәэсир калдыра. Геометрик һәм үсемлек орнаментлары бер-берсенә нечкә үрелеп бара. Бу яктан ул Алтын Урда чорларындагы Болгар һәм Урта Азия шәһәрләренең купшы орнаментларын хәтерләтә. «Акчарлак* рестораны стенасына ясалган композиция (Е. Киселева эше) дә орнаментлар төгәллеге, нечкә симметриясе белән күңелне иркәләрлек. Казандагы «Татар ашлары Йортыеның банкет залы бизә-леше татар халык сәнгате мотивларына якынлыгы белән тагын да аерылыбрак тора (художниклар Н. Артамонов, С. Мостафин, А. Спориус эше). Төрле төсләргә буялган тиреләр кулланыл эшләнгән аппликация техникасы ерак тарихыбыздан ук билгеле. Чәмчәле читекләр, бизәкле аяк киемнәре җитештерү Казан татарларында элек-электән киң таралган. «Татарстан» кунак йортын бизәгәндә художник Р. Кильдебе- ков та шушы ук милли алымны кулланып эш итә. Үсемлек һәм чәчәк орнаментлары анда төгәлләнгән бер композиция тәшкил итәләр.
Алда әйтеп үтелгән монумен
вакытта, аерым детальләрдә тарихи төгәллек җитмәве дә үзен сиздерә.
Нәкыш әсәрләре арасында өлкән рәссамыбыз Бакый Урманченың шушы ук теманы сурәтләгән «Ибн Фадланның Болгарга килүе» исемле картинасын күрсәтеп үтү урынлы булыр. Монда Идел буе Болгарының тарихка кереп калган бер көне тергезелә. Болгар иленең барлык ак сөякләре һәм гади халык Багдад халифәсенең илчелеген каршыларга җыелган. Тантана атмосферасын, шау-шудан тынып калган халык төркемен, кояшлы якты көннең барлык төс-бизәкләрен рәссам ачык буяуларда зур дәрт һәм осталык белән тасвир итә. Борынгы сюжетка корылган бу картина бүген дә безне дулкынландырырлык; тирән эчтәлекле тарихи әсәрләрне халыкның тарихын, көнкүрешен, культура һәм сәнгатен яхшы белгән художниклар гына иҗат итә алуы хакында сөйли.
Болгарларда кунак каршылау. С. Бубеннов эше. Фрагмент.
таль композицияләрдә заманыбызга хас эчтәлек, һәркемгә аңлашыла торган фикер бар. Кызганычка каршы, художникларыбыз иҗат иткән ул композицияләр образларының тирәнлеге, фикер калкулыгы ягыннан канәгатьләндереп җиткермиләр. Аларга эчке киеренкелек җитми, җиңелчә, өстән-өстән башкарылган кебек тәэсир кала. Фикер һәм мәгънә төгәллеге аз сизелә. Әмма аларның тамырлары белән борынгы сәнгать чишмәләренә юнәлгәнлеген тоясың.
Инде тарихи жанр өлкәсендәге тәҗрибәләргә тукталып үтик. «Татарстан» кунак йортының үзәк вестибюлендәге түр стенаны «Болгарда кунак каршылау» (С. Бубеннов эше) исемле мозаика бизи. Кунак каршылаучы мөлаем йөзле карт, борынгы киемнәр кигән яшь кызларның зифа буй-сыннары, борынгы шәһәр диварлары — һәммәсе дә профессиональ эшләнеше, якты төс-бизәкләре белән күңелне җәлеп итә. Шул ук
Болгар Һәм элгәрге татар сәнгате хакында тирен һем тәфсилле эшләнгән капиталь хезмәтләрнең булмавы да, Б. Урманче кебек тарихны, терки телләрне яхшы белүче, югары культура һәм эрудицияле рәссам ечен эштә киртә була алмый, димәк.
Татарстан дәуләт музеенда кырлы пыяла белән инкрустацияләнгән зиннәт әйберләре муенса, беләзек, колак алкасыннан торган комплект игътибарны җәлеп итә. Художник Р. Альменов аны борынгы болгар осталары техникасын кулланып, шулар стилендә металл чыбыклардан үреп ясаган. Нечкә чылбырлар белән тоташтырылган ромблар гади һәм шул ук вакытта зур зәвыкле композиция хасил итәләр. Бу кәнкү- реш сәнгате әсәре мисалында да без элгәрге традиция чагылышларын күрәбез. Шушы юнәлешне үстерүдә республикабыз художниклары киләчәктә тагын да кыюрак § булырлар, сюжет-композицияләрдә үткәнне иллюстрация төсендә генә чагылдыру, ш кабатлау белән чикләнмичә, иҗади яктан тагын да катлаулырак бурычларны хәл итәр- — ләр дип ышанырга нигез бар. ■—
Художник, тарихка мөрәҗәгать иткәндә дә, аңа үз заманы күзлегеннән карый. J Шуңа күрә элгәрге сәнгать үрнәкләренә беркатлы иярү генә аны канәгатьләндерә * алмый да. Гармония һәм гүзәллекне эзләп, ул үткәннән бүгенге тормышка, бүгенге- 2 дән киләчәккә эз сала.
Иң мөһим мәсьәлә, әлбәттә, сәнгать әсәрләренә салынган идея, эчтәлек мәсьө- 3 ләсе. Болгар сәнгате шул дәвер идеологиясеннән аерылгысыз: сихри көчләрне, таби- э гать һәм тышкы дөньяны гәүдәләндерүче җәнлек образлары анык һәм тирән мәгънә белдерә. Бүгенге заман сәнгате социалистик идеологиягә таяна, идея эчтәлеге белән * ул безнең бөек идеалларыбызга хезмәт итә. Борынгы сәнгать үрнәкләренә дә без * шушы ноктадан чыгып якын киләбез. Әлбәттә, үткәнне кабатлау, элгәрге сәнгатьнең м төс-бизөкләрен. орнамент һәм образларны күчерү, копия алу теләсә нинди чорда да — була торган хәл. Ул элекке мирасны өйрәнү, үзләштерү һәм киләчәк буыннарга җит- о керү өчен дә кирәк. Тик шулай да иҗатчы өчен бу — беренче баскыч кына. Ә тра- а дицияне дәвам иттерү, үстерү түгел. ге
Татарстан художникларының югарыда каралган иҗат үрнәкләреннән чыгыл, без- ~ неңчә, болгар-татар сәнгате мирасын үзләштерүнең өч яссылыгы һәм төре турында сөйләргә мөмкин. Беренчесе — one әйтелгәнчә, орнамент үрнәкләрен турыдан-туры күчереп алу, шул юл белән бүгенге сәнгать объектларына этнографик һәм декоратив билге-сыйфатлар өстәү. Икенчесе — тарихи темаларга иҗат ителгән композицияләр һәм картиналар. Алар халыкның үткән тормышын танып-белергә ярдәм итүләре белән дә әһәмиятле. Өченче яссылык исә художникларның элекке чорлар өчен булган сурәтләү чараларыннан (мәсәлән, символик форма, башкару техникасы, алымнар һ. б.) файдаланып, яңа эчтәлек алып килүче әсәрләр иҗат итүләрендә чагыла. Нәрсә ул традиция һәм нәрсә традиция түгел дип сорау куйганда, күрәсең, менә шул өченче яссылыкны бүгенге заман сәнгатендә элеккеге мирасның иҗади үстерелүе дип карарга кирәктер. Чөнки сынлы сәнгатьтә яисә көнкүреш сәнгатендә традиция һәм заманнар бәйләнеше, беренче чиратта, орнамент үрнәкләрен, мотив һәм образларны күчерүдән бигрәк, сурәтләү чараларын сайлау принципларын (әйтик, сәнгать телендәге метафоризмны) иҗади үзләштерү аша тормышка ашырыла.
Микельанджело «Давид» скульптурасын, ә В Мухина исә. мәсәлән. «Икмәк» дигән скульптур композицияне ясаган. Давид — библиядәге мифик герой образы, ә В. Мухина әсәрендә бүгенге тормыш муллыгы чагыла. Икесендә ике төрле эчтәлек, ә сурәтләү алымы исә бер. Традиция менә шунда күренә дә инде. Борынгы болгар һәм хәзерге заман татар сәнгате әсәрләрен чагыштырганда да без шуңа охшашлы күренешкә тап булабыз. Болгарларның декоратив-көнкүреш сәнгатендәге иң камил әйберләрдә үзенчәлекле формада аларның дөньяга карашы чагыла. Кечкенә бер Деталь белән дә алар образга зур мәгънә сыйдыра белгәннәр.
Әйткәнебезчә, һәр чорда сәнгать әсәрләренең эчтәлеге шул заманның иҗтимагый идеологиясе, психологиясе, дөньяга караш мәсьәләләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Дәверләр үтү белән алар да үзгәреш кичерә Ә реаль тормышны чагылдыру Принциплары исә күп еллар үзгәрми калырга да мөмкин. Сәнгать чаралары белән чынбарлыкны үзләштерүдә нигездә ике художестволы принцип: тормышны аның үз
формалары аша чагылдыру Һәм метафорик яисә символик формаларда сурәтлвү принциплары яши. Борынгы болгар сәнгатендә без боларның һәр икесенә таянып иҗат ителгән әсәрләрне очратабыз. Социалистик эчтәлекле бүгенге татар совет сынлы сәнгатендә дә кайбер яклары белән символик, аллегорик характердагы әсәрләрне күрергә мөмкин.
Танып-белүнең ленинчыл теориясе буенча, традиция — ул бер яссылыкта әзлексез дәвам итүче линия түгел. Сәнгать үсеше цикллар рәвешендә бара һәм билгеле бер периодтан соң чынбарлыкны сәнгатьчә үзләштерүнең теге яки бу принцибы яңадан кулланылышка әйләнеп кайтырга мөмкин. Тарихи спиральның төрле бормаларында художникларның чынбарлыкка мөнәсәбәте күп кенә яклардан охшаш була, бу хәл ике дәвергә караган сәнгать әсәрләре телендә, чараларында уртак сыйфатларны барлыкка китерә.
Сынлы сәнгать традицияләре бик борынгы заманнардан ук килә. Кешелекнең безгә ирешкән беренче сәнгать төрләреннән берсе — мәгарә стеналарына һәм кыяларга төшерелгән рәсемнәр берьюлы бик куп кешеләргә хезмәт иткән. Бу рәсемнәрдә хәрәкәт киеренкелеге, экспрессия, эчке бер куәт бүген дә сокландыра. Борынгы рус фрескалары яисә Яңарыш чорының бөек рәссамнары калдырган әсәрләр, мексикалы Сикейрос иҗаты һәм куп милләтле совет сәнгате хәзинәләре дә безне әнә шундый сыйфатлары белән җәлеп ите. Безнең художникларыбызга да, күрәсең, үткен чор сәнгате тәҗрибәсенә һәм совет сәнгатенең иң күркәм үрнәкләренә ешрак мөрәҗәгать итәргә, һәм, шул исәптән, әлбәттә, татар декоратив-көнкүреш сәнгатендә дәвам итеп килгән традицияләрдән нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәктер.