Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР


үнмәс алар, сүнмәс алар хәтәр җилләрдә», дип, яңа тормышның яңа ке- Jjj шеләрен яңа сәхнәдә җырлатты Кәрим Тинчурин. Бу җыр беренче тап- кыр «Кандыр буе» спектаклендә башкарылды.
Кәрим Тинчурин аеруча күренекле драматургларыбызның берсе. Ул язган җыр- = парны яттан беләбез, пьесаларындагы геройларның исемнәрен онытмыйбыз... Театр = әйрәтә, ул оныттырмый. Татар дәүләт академия театрын башта ук рәхмәт белән искә Е алып узыйк, чөнки Тинчуринның куәтле талант көчен халыкка җиткерүдә иң зур эшне > шушы коллектив башкара, һәр яңа сезонны театр аның «Зәңгәр шәл»е белән ачыл х щибәрә. Драматургның башка пьесалары да әледән-әле сәхнәләштерелә тора. Театр н тарихында бер генә драматург әсәрләре дә Тинчурин пьесалары кебек уйналмаган. ? Аның пьесаларын сәхнәдә карамаган кеше бар микәнГ
Бәхеткә каршы, Кәрим Тинчуринны театр аша яхшы беләбез һәм, кызганычка кар- £ шы да, башлыча театр аша гына беләбез түгелме...
Кәрим Тинчурин турында ул артист та, драматург та, режиссер да, хикәяче дә. танкыйтьче дә булган дип язалар. Дөрес язалар! Ул чыннан да кабатланмас зур талантлы, тынгы белмәс, армый-талмый эшләүче, шат күңелле, кечле кеше булган. Әмма беренче чиратта барыбер драматург булган.
Драматург күбрәк иске татар тормышының негатив якларын — купецлары, мещаннары, руханилары, интеллигенциясе, хәрбиләре турында язды дибез. Кайвакыт, оялып кына, тематикасының тарлыгына киная ясыйбыз, һәм ялгышабыз. Бер минутка гына татар драматургиясе тарихын Тинчурин пьесаларыннан башка күз алдына китереп карыйк әле. Күз алдына бик тә ярлы,өтек һәм берьяклы тарих килеп басар иде.
Кәрим Тинчурин иҗаты зур тарихи вакыйга һәм чорларны колачлый алды. Аның •зган пьесаларын темаларының тарихи хронологиясе буенча күзалласак, татар тормышының берничә социаль катламы язмышын эченә алган тәзек система килеп чыга. Социаль катламнарның Беек Октябрь революциясенә кадәрге, революция елларындагы тормышы һәм илебезнең җиң сызганып социализм тезегән еллардагы халәте — менә Шундый эзлекле, төзек компонентлар тезмәсеннән гыйбарәт ул системаның структурасы.
Язучының геройлары зур социаль үзгәрешләр, Бөек Октябрь революциясенең терпе этаплары эчендә яшиләр. Революция Тинчурин пьесаларында һәр хәрәкәттә, һәр репликада сизелеп торган актив катнашучы, төп вакыйга ул. Аның әсәрләрендә тасвирланган конкрет чорның, гадәт буларак, үзенә генә хас конкрет вәкилләре була. Соңгы пьесаларында исә төп геройлар — яңа тормышны төзүчеләр, революция тудыр- т»н яңа кешеләр.
Көрим Тинчурин геройларын социаль катлам төрләренә генә бүлеп чыксак та, Дистәдән узып киткән булыр идек. Әмма ул катламнарның һәрберсе эчендә караш- "»ры, абруйлары, дәрәҗәләре һәм бигрәк тә характерлары белән бер-берсениөн аерылып торган бик күп төрле типлар да бар бит әле. Бу исә. үз чиратында, шүл за- м*нга хас катлаулы бәйләнешләрне, каршылыкларны зур тарихи дөреслек белән •чарга мөмкинлек биргән.
I Мондый очракта гадәттә язучы турында, ул тормышны яхшы белгән, ныклап өй- рангон. диләр. Әмма Кәрим Тинчурин турында алай дию генә җитми. Үзе язган тор- *ышны нечкәләп .белү белән бергә драматург вак-төяк күренешләрне әһәмиятле Мгънәои асыллары белән дә бәйли алган. Социаль катлам вәкиленең шул катламга чс характеры, омтылышлары белән генә канәгатьләнмичә, аларны кешеләр итеп тә “Нвс характерлары итеп тә куюга ирешкән. Ул тормышны катлаулы диалектик кар-
С
Татар дәүләт академия театрының 1927 елгы гастрольләре өчен әзерләнгән афиша Беренче рәттә: ишанның беренче хатыны ролендә Нәфига Арапова, Ишан — Зәйни Солтанов, икенче рәттә: Булат — Кәрим Тинчурин. Мәйсәрә — Рокыя Кушловская. Шәйхи бабай — Касыйм Шамил («Зәңгәр шәл»), Өченче рәт: хан — Зәйни Солтанов, Зөһрә — Рокыя Кушловская («Таһир-Зөһрә») Аскы рәттә. Мисбах Хаҗи—Зәйни Солтанов, Батырхан — Кәрим Тинчурин. хәзрәт — Касыйм Шамил («Җилкәнсезләр»).
шылыкларына аерып, һәм ул каршылыкларны бергә җыеп, философ буларак күзәтә һәм фикерли белгән язучы. Тинчурин талантының бер көчле ягы шуннан гыйбарәт.
Кәрим Тинчурин символ-образлар белән фикерләргә ярата торган язучы. 1913 елда ук иҗат иткән «Беренче чәчәкләр» драмасында революционер Хәйдәрне үпкә авыруыннан үлеп ятучы Хәмиткә иске тормыш турында сөйләтеп, драматург ул тормышны иске күпер белән тиңләштерә. «Иске күпернең черегән баганалары астына динамитлар куелган. Ут төртер өчен шырпы гына кирәк», — ди. Соңгы әсәрләренең берсе булган «Кандыр буеннда автор бу символ-образга яңадан әйләнеп кайта. Аңарга әллә ничә мәгънә сала. Ут — яңа тормышның бер почмагы булган «Кызыл йолдыз» колхозына нур, ямь сибүче электр уты да, авыл советы председателе Һилалга җитми торган уяулык уты да. «Ут кирәк миңа, ут! Кулак эргәләрендә калган кортларны көи-
дерергә ут кирәк!» — дип гасабилана аумакай Һилал. Акбирдин өчен ут яңа кешенең яңа туган сыйфаты. Ударник Гөләндәм исә аны тагын да гомумирак мәгънәдә куллана: «Син ут, Акбирдин, аңлыйсыңмы, ут. ... Ил өчен кирәкле, кадерле ут!»—ди. Ниһаять. әйтерсең лә ут турында барлык әйткәннәренә йомгак ясагандай, язучы аны пьесадагы узәк җырына төп образ итеп кертә: «Без кабызган утлар сунмәс алар...»
Шулай итеп, ут драматург иҗатында бер-берсеннән ерак нокталарны, ике очны “ тоташтыручы җеп ул. Купер астына Хәйдәр төрткән ут һәм, аның нәтиҗәсе буларак. * мәңге сүнмәс яңа тормыш уты... 3
Тирәннән, ерактан алдырып уйлый белгән Кәрим Тинчурин. Әмма фикерләр ни- 3 кадәрле тирән булмасын, тамашачы бит театрга коры фикер тыңлар өчен генә килми. г- Кәрим Тинчурин әйтәсе суэен әсәрләрендә катлаулы хисләрдә, образларга төреп бирә. w Хис, кичерешләр тудыру — сәнгатьнең иң серле лабораториясе. Әдәби тәнкыйть өчен 8 иң четерекле, абындыра торган өлкә. Әмма ул лабораториягә керми торып язучының X осталыгын да, талантын да, фикеренең тирәнлеген дә аңлатып булмый.
Кәрим Тинчуринның драматург буларак осталыгы турында сөйләгәндә, гадәттә, Е аның көлдерә белү осталыгын искә алалар. Күренекле драматург, Тинчуринның шә- £ керте Таҗи Гыйззәт сүзләренә таянып, сюжеты вакыйгаларга куе булмаган урыннарда £ матур сүзләр, кызыклы эпизодлар белән шомартып, тамашачыны ялыктырмый тотып S тору һәвәсе турында язалар.
Кәрим Тинчуринның андый осталыгы да бар. Ләкин тамашачы аның әсәрләрен сүз Е уйната белгән һәм кызыклы эпизодлар таба белгән өчен генә яратмый. Сәхнәдә ар- а> тистны үз аягына үзен абындырып та, ыштанын ерттырып та, четерекле мәсьәләгә киная ясап та көлке тудырып була. Әмма шундый җиңел ысул белән көлке ясаган ♦ спектакльләрне искә төшерик, алариың гомере тәмәке тартучы гомере кебек кыска булды бит. Ә менә Кәрим Тинчурин көлкеләре яши, алар элек ничек булса, хәзер дә шулай көлдерәләр. Димәк, алар буш түгелләр, димәк, аларның ниндидер серләре бар.
Тамашачыда «Җилкәнсезләрпдәге бай сәүдәгәр Мисбахның һәр сүзе диярлек көлке тудыра. Ул хәйләкәр, үткен, акыллы һәм чиктән тыш саран. Кесәсеннән бер генә тиен дә акча чыгармас өчен әллә нинди көчле дәлилләр, хәйләләр уйлап таба ала. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр шул максат өчен көрәшә, ләкин күпме генә хәйләләмәсен, барыбер бирергә мәҗбүр була. Сәүдәгәр буларак, ул саран һәм хәйләкәр. Ләкин ул сәүдәгәр генә түгел шул әле — Советларның кан дошманы да, аңа каршы актив көрәшче дә. «Минем алдымда савит дигән сүзне телгә аласы булмагыз... Алла биреп, богауланган көннәрен бер күрсәм, тиреләрен үтмәс пычак белән, үз кулым белән тунар идем»,— ди ул. Шуның өчен ни тарткалашмасын, акчасын барыбер Советка каршы көрәшер өчен бирергә мәҗбүр була. Мисбахның мондый үз эчендәге конфликты, тамашачыга бер сизелгәч, әсәрнең буеннан буена сузылган бик оста табылган нигезе булып гора. Батырханнар, Нуретдиннар ни турында гына сөйли башласалар да, Мисбах сүзнең барыбер ахыр чиктә акча сорап бетәсен алдан ук абайлап тора. Шуның өчен тегеләр суз башлау белән үк, бөтенләй башка нәрсә турында свйләсәләр дә, «бер тиен бирмим» дип, кат-кат бүлдереп тора. Нәтиҗәдә көлке геройның кеше буларак характер үзенчәлеге беренче планга калкып чыга. Үзара талашкан вакытта Батырхан Мисбахның яңагына суккач, бу сыйфат беренче тапкыр күренеп китә. Ул рәнҗетүгә үпкәләү түгел, хәтта Батырханның кулын кысып рәхмәт V* әйтә. Максатының, бар тырышлыгының бөтенләй юкка булып чыгуын, ниһаять, •Ңлаган Мисбах сугуны үзенең ахмаклыгы өчен җәза итеп кабул итә. Советларга ул т»зер дә кан дошман, нибары Батырхан кебек бушкуыкларга ышанып акчасын биреп бетерүен генә ул ахмаклык дип саный. Әмма шәхес буларак аның хәле аяныч. Соңгы пәрдәдә ашарына беткәч, Мисбах, сату нияте белән, иске читек кунычы күтәреп «•ро. Язучы бу итек кунычын ике мәртәбә менә дигән итеп уйнатыл ала. һәм ничек '•на итеп уйната әле! Нуретдин бай кунычларның бәясен төшерү өчен яңа башлар евбасы да барлыгын әйткәч. Мисбах карт авыр сулап, бу сүзләргә бөтенләй башка •»гънә сала: «Башлар, яңа башлар кирәк шул»,— дип уфтана. Ә чыгып киткәндә Елтырын күрсәтеп үзенең мәшһүр сүзләрен әйтә: «Иһи-һи-һи!.. Заманында болар М кәҗүл булганнар бит...» ди. Җан ачысы белән, үзенең, иске читек балтыры кебек, 6«р $41. ормаслык үтмәс товарга әйләнүе турында сөйли.
Мисбах бай бу урында да көлке. Сәүдәгәр, дошман буларак көлке. Әмма шул у» вакытта кызганыч та. Мисбах—тарихның үткәне. Без тарихның үзенең үткәне белән көлеп хушлашуын яхшы беләбез.Үтәсе сыйныфның элеккечә батыр булып кылануы тарткалашулары көлке, һәр сыйныф аерым шәхесләрдән тора. Ә шәхесләр ягыннан, аларның үзләре күзлегеннән караганда,шул ук күренешләр үзләренең трагедиясенә, драмасына әверелә. Мисбахның көлке ягы куәтлерәк булса, шул ук әсәрдә Нуретдин байның олы кызы Рөкыядә трагедия куәтлерәк. Ул да үзенең сыйныфы белән китәргә тиешле герой Әмма көрәшеп китми, көрәшер өчен ул бик зәгыйфь, чирле. Өстәвенә, Рөкыя бу көрәшнең, кукыраюларның җирлеге юклыгын сизеп тора. «Милли батырларга» карата үзенең мөнәсәбәтен яшерми, усал итеп, урынлы да, урынсыз да әйтел тора. Рөкыянең сыйнфый драмасына бөкрелеге, зәгыйфьлеге дә өстәлә. Ул чын мәгъ-нәсендә үз сыйныфы корбаны. Шуңа күрә арада иң кызганыч кеше.
Көлке, кызганыч герой — Тинчуринның үз табышы. Ә драматург табылган яңалыкның кыйммәтен бәяли белгән. Ул аны, беренчедән, әсәрендә тулысынча, барлык потенциаль эстетик мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышкан. Икенчедән, башка әсәрендә, башка планда, икенче язмышларга бәйләп кабат файдаланган.
Мисбах белән Рөкыя бер-берсеннән нык аерыла дидек. Алар икесе дә бер үк әсәр геройлары. «Сүнгән йолдызлар»ында Тинчурин Рөкыя кебек үк бөкре, зәгыйфь героен тагын беренче планга чыгара. Ул да көлке дә, кызганыч та. Әмма Надир мәхдүм, Мисбахтан да, Рөкыядән дә аермалы буларак, үзенең кимсетелүен аеруча нечкә тоя белә торган герой. Ямьсез, кызу канлы утыз яшьләрдәге бу мулла малае авылның иң чибәр кызына күз атып йөри. Әйтерсең лә язучы бу типны татар драматургиясендәге иң беренче пьесаларыннан алып уз әсәре эченә кертеп куйган. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең «Галиябану»ында андый типны көлке ягыннан арындырып, мәкерле, аяусыз, көчле итеп берьяклы үстергән иде.
Кәрим Тинчурин мәхдүмендә Мирхәйдәр Фәйзидәгечә мәкер һәм көч кенә түгел, ул барыннан да элек көлке образ, һәм шул ук вакытта шәхес буларак мескен дә әле.
Мәхдүмнең Сәрвәрне дәгъвалап йөрүе көлке Ләкин ул үзенең елаклыгы, эгоистлыгы һәм булдыксызлыгы белән үзенә карата нәфрәт тә тудыра торган герой. Юк, Надирны яратырлык итеп сурәтләмәгән Кәрим Тинчурин. Егетләрне, шулар белән бергә Сәрвәрнең сөйгән егетен дә армиягә алуларын ишеткәч, ул чиктән тыш шатлана: «Сугыш, әһә. сугыш!.. Мин сугышка бармыйм, мин калам. Мин зәгыйфь, мин бөкре. Мин гарбун!..» дип кычкыруын үзе дә сизми кала. Башкаларның бәхетсеэле- геннән дә үзенә бәхет эзли торган бәдбәхет кеше ул Надир. Ул хәтта Сәрвәрнең акылдан язуыннан да үзенә файда эзли.
Әмма Надир мәхдүмнең коточкыч тормыш логикасын тудырган сәбәпләр дә бар бит әле. Драматург нәкъ менә шул сәбәпләргә аеруча басым ясый да. Үзен башкалар кебек үк яраттыра, шатлана,аулак өйләрдә уйный ала торган кеше итеп күрәсе килгән Надир — кеше бар. Авыл егетләренең сугышка китеп бетүе — мәхдүмнең ялгызы кызлар янында калуы, ниһаять, аңарга да кеше рәтеннән сүз кату өчен шарт тууы дигән сүз бит. Сәрвәрнең акылдан шашып, бөкре, ямьсез Надирны үз яныннан куар хәлдә булмавы, мәхдүмгә үзенең сөйгәне янында булу мөмкинлеген бирә. Мәхдүм өмен ул да бәхет. Ул шуңа да канәгать. Шатланганда ул үзенең шул бик кечкенә бәхете өчен ша-лана. Шуңа Надир мәхдүм көлке дә, бәдбәхет тә, кызганыч та.
Безнең тәнкыйтьтә әле шундый караш та яшәп килә. Имеш, комедия коры комедия генә булырга тиеш, аңарга драма яки трагедия буяулары кертү кирәкми. Шулай ителсә комедия үзе дә, драма да харап булачак, янәсе. Югыйсә жанрларның үзара тыгыз мөнәсәбәттә яшәүләре инде күптән кабул ителгән хакыйкать иде булса кирәк, һәрхәлдә, мондый методология белән Кәрим Тинчурин һәм аның кебек башка талантлы язучылар иҗатын аңлап та, өйрәнеп тә булмаячагы ачык.
Кәрим Тинчуринның катлаулы тойгыларны тамашачыга җиткерү ысуллары хәзергә тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре алдында торган каты чикләвек әле. Аларны вату Тинчурин иҗатын өйрәнү белән бергә драматургиябезнең бүгенгесе һәм иртәгесе өчен дә кирәк булачак.
Тинчуринның «матур сүзләре һәм кызыклы эпизодлары» арасында социаль харак- герда булмаганнары да очрый, әлбәттә. Ләкин язучы тапкан көлкесенә һәр очракта җитди мәгънә һәм ышандыргыч дәлил сала. Әйтик, «Зәңгәр шәл» пьесасын,- остаби-
Е Оренбург татар даүлэт театрының еЗэңгэр шэ.и спектакле афишасы. 1930 ел.
«•лврне кунакка чакырган малай сүэлореннен тамашачы егылып кол». Ә бит ул нибары сузләрне бутап кына ейт»: «Әни вйта, абыстайлар куера, ди, токмачлар килсен- ивр_.» ди. Мондый сүз уйнатуларны тормышта адым саен очратырга момкин. Аларны Тыңлыйсың да, онытасың да. Драматургның осталыгы шунда ки, бу сүзлврне бутар •чан психологик нигезне ул алдан ук астыртын гына вэерлол куя. Кунакка чакырылачак абыстайларның саны күп. Алар бар да усаллар, тербиясеэлвр Һам ахмаклар. Әле свхнодә мош килеп, юктан сүз куертып үзара җәнҗал куптарып йоргвн хатын- и»рга карата «абыстайлар куера» дип ейтү. гипербола булса да, логик яктан аклана. Малайның ишек ачтыра алмыйча хафалануы һем остояен» хоэротнең аны таяк белом
кыйнавы сүз бутау өчен психологик халәт тудыра. Сүз ялгыш буталган. Ялгыш кына абыстайлар сыйфатына тәңгәл килгән. Әмма нигезле һәм ышандыргыч итеп буталган һәм тәңгәл килгән.
Мәшһүр «Американ» комедиясендә Муса җәмәгать хадиме, милләт өчен *үлеп китә торган кеше». Ул икенче пәрдәнең буеннан-буена үзенең милләтчелеге белән мактана. Үзенең һәр кыланышын, кызының һәр һөнәрен, өендәге һәр нәрсәсен, барын да, югын да миллилек белән бәйли. Әмма тора-бара болар мәгьнәсезлеккә әверелә башлый. Милли пәрәмәч, милли посу, милли җыр, бию, милли имән бармак, хәтта Шәехмирзаның тазы да милли икән. «Сез милли тазлыгыгыз белән мактанырга тиешсез»,— ди аңа Муса. Ниһаять, шулардан соң бүсернең дә миллилеге мәгълүм була. Бүсерле кеше дә үзендә милли сыйфат барлыгы белән горурланырга тиеш булып чыга.
Ә Мусаның «дусты» тәрәккый Габдуллаҗан исә суз саен үзенең артта калган милләт дәрәҗәсеннән югары икәнлеген тукып тора.
Менә ул хатынын «атасы, сиңа әйтәм» кебек әдәпсез сүзләрне әйтмәскә өйрәтә. «Кайчан шул тупаслыкларыгыздан котылырмын икән инде, һичбер төрле итеп тәрәккый пәрвәрләндереп булмый үзегезне. Кара аны, Разия ханым, актык мәртәбә әйтәм, әгәр тргы «атасы» дип эндәшкәнеңне ишетсәм, биллаһигазим дип әйтәм, яңагыңнан утлар чыгарырмын!»
«Яңадан шул сиңа әйтемеңне авызыңнан чыгарсаң, телеңне кадак белән тишәрмен. Гыйбди дисәң гыйбди. Мужик, надан... әнә ашханәдә дөмегеп тор».
Тагы бер мисал... «Алдынгы бай» кызын американга кияүгә чыгарга димли: «Мин, кызым, тупас татар бае түгел.Әгәр дә күңелеңә ошамый икән, мин сине көчләп бирмим. Ә инде минем сүземә каршы килүең өчен яңагыңнан утлар чыгарырмын...»
Геройларның характер логикасын җимермичә, әнә шулай көлдерә белгән Кәрим Тинчурин. Шул ук вакытта ул бер үк төшенчәнең капма-каршы якларын художникларга хас осталык белән тотып ала һәм аларны үзара янәшә куя. Гегель карт әйтмешли, үзара чәкештереп очкын, ут чыгару халәтенә китерә алган ул аларны. Драматург хәтта «алла өчен чукынып китәрмен» кебек өч-дүрт сүздән дә, карчыкның ишанга бозавы турында «Бозау төсле үк — синдәй-миндәй бозау ул, сикерә дә бакыра», дип бер гөнаһсыз аклануыннан да ут чәчрәттергән һәм шул ут яктысында аның үз төшенчәләре, мөнәсәбәтләре, фикерләре ялтырап, балкып торалар. Төптән уйлап, алдан хәстәрләп сәнгать логикасына аз гына да зыян китермичә үзенчәлекле һәм үзгәрүчән шартлар учагында яндырган ул характер каршылыкларын.
Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы шактый зур. Ул ел саен диярлек .пьеса язган. Кайбер елны икешәр, хәтта өчәрне дә иҗат иткән. Барлык пьесалары да сәхнәдә уйнала килгән. Әмма Тинчурин пьесалары саннарыннан бигрәк сыйфатлары һәм үзләрендәге яңалык, табышлары белән күренекле. Ул табышлар якты учаклар кебек Һаман дөрләп, якты биреп торуларында дәвам итәләр.
Үзенең иң соңгы әсәрен Кәрим Тинчурин «Алар өчәү иде» дип атаган. Башка пьесалары кебек үк, аның бу әсәренә дә музыканы якын дусты, иҗатташы Салих Сәй- дәшее яза. Бу драматургның Сәйдәшев белән соңгы мәртәбә бергә эшләве була. Бергәләп алар соңгы мәртәбә театрга килгәннәр, соңгы мәртәбә өчесе дә бергә булганнар. Тинчурин, Сәйдәшев Һәм театр. Бу өч дус татар сәхнә сәнгатен бөтен илне таң калдырырлык итеп үстергәннәр. Алар өчәү иде... Кәрим Тинчурин фаҗигале рәвештә һәлак булды. Дустының фаҗигасен моңлы Сәйдәшев тә күтәрә алмады...
Татар академия театры исә бу авыр югалтулар белән килешмәде. Ел да сезонын Сәйдәшев музыкасын җырлап. Тинчуринның «Зәңгәр шв."е» белән башлап җибәрә торган булды. Быел да шулай итте. Сәйдәшев музыкасы белән кушылган Тинчуринның башка әсәрләре сәхнәдән төшми уйналып киләләр.
Сәхнәдән, радиодан, телевизордан Тинчурин сүзләренә язылган Сәйдәшев җырлары әледән-әле яңгырап тора:
Без кабызган утлар якты янар.
Якты янар хезмәт илләрендә...