ЯЗГЫ УРМАН ЯШЕЛЛЕККӘ АТЛЫЙ
дәбият мәйданына ышанычлы адымнар белән яңа кечләр килә. Шулардан берсе — яшь шагыйрь Разил Велиев. Моннан берничә ел элек аның «Зәңгәр кабырчыклар» исемле бе-ренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Автор шул китабында ук күп санлы шигырь сөючеләр аудиториясен заман таләбе югарылыгында язылган «Авылда туй», «Әнкәйгә хат», «Сүзләрдән дисбе» кебек шигырьләре белән сөендергән иде инде.
Разил Вәлиев бүгенге яшьләр арасыннан аерата актив һәм уңышлы эшләүче, яшьлек дәрте белән кайнарланып иҗат итүче автор булып санала. Шунысы куанычлы, шагыйрь үзенең көчен төрле өлкәдә сынап карый. Аның әдәбият-сәнгать эшлеклелә- ренең иҗат һәм тормыш юлларын яктыртуга багышланган очерклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителә, тәрҗемә әсәрләре дә матур гына: мәшһүр классиклар— С. Экзюперинең «Нәни принц», К. Дойльнең «Бексервельләр эте» исемле повестьлары нәни укучылар күңеленә хуш килде. Тиздән Р. Киплингның «Маугли» повесте да аның тәрҗемәсендә дөнья күрәчәк. Әледән-әле радиотелевидение тапшыруларында, концерт залларында Разил язган җырлар яңгырый. Бүген аның «Бер алманы бишкә бүләек», «Сагынам», «Дулкын», «Иделем акчарлагы» кебек җырлары халык арасында популярлык казанды.
Бу юлы сүз шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагы — балалар өчен язылган шигырьләре турында бара. Р. Вәлиев балалар әдәбиятында бөтенләй яңа яктан ачыла. Менә 1976 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Хыялый Мияубикә» исемле шигырьләр китабы. Ул зур күләмле түгел — нибарысы егермеләп шигырьдән генә төзелгән.
Автор һәр әсәрен зур зәвык һәм ихласлык белән, нәни укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп язарга тырыша. Шагыйрьнең теле шома, егәрле, җор һәм нәфис. Ул һәр шигырен үсештә, динамикада бирергә омтыла. Укучы күңелен кызыктырырлык сюжет-композицияләр төзи, көтелмәгән гомумиләштерүләр ясый. Моныңачык мисалы— «Балык», «Хыялый Мияубикә» шигырьләре.
Туган илгә, үзең туып-үскән туфракка мәхәббәт, Ватаның белән горурлану һәм патриотизм хисе бала вакыттан ук тәрбияләнә. Шул уңайдан шагыйрьнең «Туган ил» шигыре игътибарга лаек. Ул монда әти- әниләрнең олы хезмәте нәтиҗәсендә илебезнең куәтле булып үсүен, күкрәп чәчәк атуын шигъри нечкәлек белән ачып бирә.
Чүлләрдә үсте чәчәкләр. Бакча булды далалар.
Калкып чыкты зур калалар: Бу — безмен абыйлап эше. Беләсезме, балалар? —
дип язганнан соң, автор тирән мәгънәле гомумиләштерү ясый:
Зур заводлар, фабрикалар.
Ап-ак йортлы калалар.
Кыюлар, батырлар нле:
Бу — безнен туган илебез. Беләсездер, балалар??
Шагыйрьнең «Әлифба» шигыре дә югарыда әйтелгән фикергә аһәңдәш. Анда лирик геройның үзенә тормышта беренче адымны атларга ярдәм иткән, кояшлы ил- белем дөньясын ачкан әлифбага булган иң изге хисе шагыйрьләрчә самимилек белән сурәтләнә.
Өйрәттек син мине
Ватанны сөяргә
Рөхсәт ит. зур рәхмәт. Мең рәхмәт' дияргә
Җыентыкта күңелне үзенә тарткан әсәрләрдән берсе — «Санарга өйрәнгәндә» шигыре. Яу кырында зур каһарманлык күрсәткән. әмма үзе сугышта ике кулын кал
Ә
дырыл кайткан ил батырына дан җырлана ул шигырьдә. Автор моны турыдан-туры әйтел бирми, санарга яңа өйрәнеп килүче биш яшьлек малайдан сөйләттерә. «Бабай ничек саный икән, аның бармаклары юк бит», —дип баш вата ул. Малайга әнисе бабасының сугышта дошманнарны кыруын, шунда ике кулын берьюлы снаряд ярчыгы еэдерел китүен аңлатып бирә Малай шулай итеп җирдә сугыш дигән явыз көчнең булуын аңлый.
Берәү, икәү Мина биш яшь... Санар нәрсә җирдә күп .
Шагыйрь белән килешми мөмкин түгел. Әйе, җирдә санар нәрсә күп. Яхшылыкларны. явызлыкларны санарга була. Әмма ятшы эшләр барыбер өстен чыга. Җыеп әйткәндә, шигырьнең идеясе тирән, мәгънәсе киң һәм ачык.
Бармакларым унау минем Ун саны бит түгәрәк Бабай җиңгән дошманнарны Саныйк, әйдә, бергәләп,—
кебек юллар белән тәмамлана шигырь.
Шагыйрь табигать турында язылган шигырьләрендә дөньяга рәссам күзе белән карый. Образларга бай ул шигырьләрне укыган бала күңелендә табигатьне ярату хисе уянуга икеләнмим. «Язгы урман» ши-гырен алыйк.
Ак каенның күзенә Күренә тик яшеллек...
Алтын кояш нур җебеннән Күлмәк тегә аларга.
Бу юллардан нәфислек, сафлык бөркелә кебек
Авторның «Табигать балалары». «Хуш. иске ел!» шигырьләре дә әнә шундый җылылык белән язылган. Бу әсәрләрдә табигатьнең матурлыгын бөтен нечкәлеге белән тоясың. «Кичке кояш», «Оча карлар» шигырьләре җылы язылган.
Оча карлар, мамык карлар. Очар талганчы _ Кошлар кайтып, каурыйларын Җыел алганчы.
Күрүебезчә, авторның укучы балалар күңеленә хуш килерлек шигырьләре аз түгел. «Елаудан үзе туктады», «Ни өчен», «Барысын да яратам» дигән әсәрләрен дә уңай яктан телгә аласы килә. Алар тәрбияви яктан да бик әһәмиятлеләр. Кыскасы, Разил Вәлиевнең балалар өчен чыккан бу китабы күңелдә яхшы гына тәэсир калдыра.
Ләкин җыентыкка кергән барлык шигырьләр дә бердәй югарылыкта язылган дип әйтел булмый әле. Мәсәлән, «Уенчыклар» шигырендә ул «машинама бар гаражым, анысын үзем ясаган» дип яза Рифмага туры килсен өчен генә «үзем ясаган» дияргә кирәк булмагандыр, әлбәттә. Шул ук шигырьдә нәни малай: «Ир-егет булып җитешсен, үссен дә малай чагым» ди. Сабый балага «Ир-егет булып җитеш-сен» дип фикер йөртү хас микән? Еш кына тел-стиль һәм рифма кытыршылыгы да сизелеп китә. Ә балалар өчен иҗат итүче кешегә мондый мәсьәләләрдә үтә сак һәм таләпчән булырга кирәк түгелме икән? Чөнки бала күңеле һәрчак матурлыкка, камиллеккә омтыла бит.
Шагыйрь — үсеш баскычында. Әлеге җыентыгында тасвир ителгән язгы урман кебек аның иҗаты шаулап яфрак атар, яңа төсмерләр, моңлы аһәңнәр белән байый барыр дияргә тулы нигез бар. Чөнки язгы урман җәйгә таба, яшеллеккә карап ат-