ЯҢА КӨРӘШЛӘР ӨЧЕН
Сабан туйда көрәш барган мәйданнардан Сугыш җиле әтиләрне тартып алган. Сөлгеләре — яшел чирәм өсләрендә Яраланган аккош кебек ятып калган.
Европада илләр янган учаклардан Әнкәйләрнең чәчләренә көлләр кунган. Сыеныр җир эзләп, көнбатыштан килеп, Илгә якты өмет вәгъдә иткән кебек, Ак ләкләкләр таллыкларга оя корган.
Яраланган илләр байрак үпкән чакта, Фанфаралар кояшкача сузылганда, Уйнаганда җиңү гимнын бер сулыштан — Без туганбыз! Сугыш тынган. Без туганбыз
Әтиләрнең сафларына соңгарганбыз. Яңа көрәшләр өчен вакытында туганбыз!
Туй күлмәген салгач, алмагач оялып куйды кояштан.
Күбәләкләр бии, яз авазы булып күбәләкләр оча...
Сарысымы сиңа?
Яшелеме?
Кызылымы?..
Сөенче алып яздан йөгерәсең, йөгерәсең...
Пар күбәләк булып күңелемә куна күзләреңнең зәңгәр шәүләсе.
Кышкы төн
Фонарьларның салкын уты Эретеп яна төнне. Сары сыкы булып карга Коела төннең көле.
Урамнар тын, кешеләр тын... Салкыннан тавыш сына. Каенда йөрәккә охшаш Ялгыз яфрак атына...
Шәһәр читендә ай йөзә, Болытлар — кара күбек... Ай — корабыннан йолкынып Атылган җилкән кебек.
Күбәләк килеп кунгач, чәчәк ачылып көлде. ... Кеше искәрмәде.
Пәрәвезгә көз хәбәре булып яфрак кунды.
... Кеше искәрмәде.
Күләгәсен җиргә кысып елан узды.
... Кеше искәрмәде.
Тыңлый иде:
күке — урман чегәне аңа гомер юрый иде.
Ак чалмалы горур таулар! Сискәнмәс тә бер кычкырсаң, Кайтавазың гына сулкылдар. Таулар шаркылдап көләр дә Күкрәп шарлавыклар туар, Ычкынырга торган ташлар Түземлеген җуяр.
Ак чалмалы сабыр таулар... Синең аваз — бер тамчыдай Шарлавыктан чәчрәр дә Тын упкынга тамар.
— Ай!..
Кая соң?..
Кая соң шаулы елганың Ашкынып аккан чагы. Юлын бүлгән буаларны Бөтереп аткан чагы.
Кая соң?..
Яралы ярлар читендә Күз яше — чуерташлар. Посып ага сулган инеш, Төшендә — шашкан чаклар.
Дулкыннар шавын пышылдый Хәтер күк кабырчыклар.
... Хәрабә — шәүләләр ярда. ...Биектә — ак болытлар.
Соңгы сүзең әле сүрелмәгән:
— Диңгез тели, — дидең, — күңелем. Сүзе бардай үрелеп ярыннан Ымсынып калган иде Иделем.
Хәтеремдә калсаң горур килеш Сагыныр да идем еш кына, Ә син кайттың, адашып кайттың син, Мин төн булып чыгам каршыңа.
Сүзсез сүзләр. Очынулар кая.
Төнге күлдәй күзләр тын... боек... Таҗларына йомып ак кояшны Күл төбенә чумган төнбоек...
Киләчәге — васыятендә калыр, Яшәлгәне инде яшәлгән, Картлар бит ул — серле дөнья кебек, Акыл ташын тирән яшергән.
Дөньялыктан күңеленә китеп Еллар санын алар чигерә. ... Ә тәрәздә пәрәвезләр яна, Җәй, хушлашып, артка чигенә.
Безне, имеш, язлар гына көтә, Мәңгегә дип җиргә килгәнбез! Китә барган саен аксакаллар, Урыны буш кала — күрәбез. Әйтелмичә калган васыятьләрен Музейларга килеп эзләрбез.
Сызланмасмы күңел шундый чакта (Вакытында белеп кал икән!): Соңгы яфрак кебек өзелгәндә Тукайларга чордаш могикан.
Күңелемдә адашырга яратам мин, Андый чакта син чакырма мине. Кемнәр белән, кайсы чакта хушлашылган, Мин шуларны сагынып кайтам кире.
Дөньялыкта бүтән, ә күңелдә һаман Туктап калган Вакыт бер ноктада. Иделемнең ачык көндәлеге сыман Акчарлаклар күктә — укып кара...
Барлыйм-саныйм. Асылын-чынын белгән Күпме кеше күңел галәмендә? Сокланырга кабат яңа өмет туа Якынлашкан саен үткән көнгә.
Бар да исән монда, чиста карашларда Чагылмый да ниләр күрәчәгең. Ә тормышта шулай: кайсы түләп, Кайсы яулап алган киләчәген.
Бар да шул ук монда. Бар да якын итә, Күрешергә әзер сузган куллар. Исемен җуеп олы сулар кочагында Күмелмәгән әле инеш-сулар...
... Күңелемдә онытылырга яратам мин, Сәҗдә кылам кайтып узган чакка.
Ә син дәшмә андый чакта, чакырма син: Бер чистарып кайтыйм дөньялыкка.
Тополь
Очарга дип талпынамы — Җирне күтәреп карый кебек. Давыл тынгач, кешегә ул Мөлдерәп карый сабый кебек