Логотип Казан Утлары
Повесть

УРСАЙ ТАУ ИТӘГЕНДӘ


«Штрафной батальон» әһәр чите. Тагы да кырыйдарак ике катлы бина. Аның түбәсендә «Автовокзал» дигән сүз ясаучы берәр метрлы эре хәрефләр көндез дә, төнлә дә янып тора. Каршыда эреле-ваклы, төрле төстәге, төрле формадагы автобуслар. Алар тигез булып, бёр рәткә тезелгән. Асфальт мәйданчык та, бина эче дә халык белән тулы. Утырганнар нәни шахмат такталарына текәлгән, бер ишләре шау-гөр килеп домино суга. Урамдагылар төркем-төркем булып гәп кора, иртәнге сәгать булуга кармастан, бәхәс ачып җибәрүчеләр бар, тәмәке тарталар. Эче-тышы гөрләп, мыжгып торган шул бинага һаман төрле
сына туктады.
— Якташ, вышка монтажлаучылар кайда җыела?
Тегесе кулы белән урам якка ишарәләде.
Сораша торгач, үзенә кирәк кешене тапты. Анысы, кулларын сабыр гына артка куеп, кызып-кызып сөйләүче, яшел куртка кигән бер кешене тыңлый иде.
— Мине сезнең бригадага
җибәрделәр. -
— Кем итеп?
— Хәзергә гади эшче итеп.
Бригадирның йөзе тартылып куюын Әндәм күз очы белән генә күреп калды. •
яктан халык агыла. Килүчеләр арасында уртача гәүдәле, йөзе ак булса да, кара-күгелҗем чәчле бер яшь егет тә бар. Бик әкрен атлый. Туктап-туктап тирә-ягына карана. Аннары, октябрь ае булуга карамастан, җиңелчәрәк киенгән: өстендә свитер гына. Башкалардан ул шунын белән аерыла. Сәгатенә карады: алты туларга унбиш минут, вокзал эченә кергәч, әрле-бирле сугылды да үзе кебек яшь бер егет каршы-
— Даут Сөнгатович сез буласызмы?
— Тыңлыйм.
— Кайдан. ГПТУданмы?
— Юк. урта мәктәп бетердем.
Бер мизгелгә тынып калган «яшел куртка», кулларын бутын-бутый. янадан башлады Бригадир аның ягына борылды. Аптыраудан гаҗиз булган Әндәм бригадир каршысына күчеп басты. Әм.ма ана барыбер игътибар юк. Автобусларга утырыша башладылар. «Бездә эгоизм, ке- ♦ шеләргә игътибарсызлык түбәннән, үз арабыздан башлана.— дип уйлап алды Әндәм.— Начальство гади халыктан, һич бәхәссез, бер баш югары тора». Башта идарәдә, аннан соң кадрлар бүлеге начальнигы аны бөтенләй башкача каршы алганнар иде. Укыган халык — укыган халык! Монда? Кара, гап-гади бригадир гына бит ул, ә кыяфәте — король!
«Яшел куртка» аны уйларыннан айнытып җибәрде.
— Энекәем, болай эшлә: кайт өеңә, йокыңны туйдыр, аннары кадрлар бүлеге начальнигы янына тагын бар. Хәмитов бригадасына мин кирәк түгел, диген. Икенче эш сора. Аңладыңмы?
— Минем кәгазем бар. Менә. Шушында дигән...
— Энекәш, без әйткәнчә эшлә. Сау бул!
Әндәм тагын нидер әйтмәкче иде. кул һавада асылынып калды.
— Даут Сөнгатович, кышка каршы балалар бакчасы ачмагыз. Әле болай да... Кадровик янына үзем керәм бүген. Пока!
Ул йөгерә-йөгерә вокзал эченә кереп китте. Бригадир, йөткерә-йөт- керә килеп, каршысына ук туктаган автобусның ачык ишегенә сикерде. Машина пошкыру катыш үкереп торды да, дулап, кузгалып та китте, егермеләп метр у түгә, һавасы белән тузаннарын туздырып туктап калды. Тәрәзә ачылып, бригадир башы күренде.
— Малай, йөгер әле монда. Ишектән кер!
Кузгалдылар. Урыннар житмәгәнлектән, хәтсез кеше басып бара икән.
— Исемең ничек?
— Әндәм. Әндәм Галиев. Уникенче мәктәпне быел бетереп... — аның күзеннән утлар күренде. Авыртудан йөзе чытылды, гәүдәсе җыерылып, тагы
да кечерәеп калды.
— Үзең гаепле. Башыңны бәрмә, дип кенә әйтмәкче идем, күп сөйләп ирек бирмәдең...
Зәй күперен чыккач, юл үргә таба менә башлады. Салонда эсселә* теп җибәрде, берничә тәрәзәне ачып ташладылар. Кемдер шофер янәшәсендәге чиләкне әйләндереп, Әндәмгә шунда утырырга ишарәләде. Автобус, йөк машиналарын уза-уза, үрнең түбәсенә үк менеп җитте Табигатькә көзге алсу нурлар сибелде. Юлның күз күреме иңләгән ары очыннан, тау, елга, кырларны гына түгел, күңелләрне дә иркәләп, яктыртып, октябрьның алтынсу кояшы чыгып килә иде. Егеткә жинел булып калды: әйтерсең шул нурлар аның баш авыртуын да сыпырып алдылар. Утыз чакрымнар тирәсе юл үткәч, бер авылның итәгеннән күтәрелеп, башкорт җирләренә таба сузылган тау сыртына менә баш-ладылар. Машина менә сүнәм дип буыла, яңадан сулышы ачыла, үкерә башлый. Шофер ишекләрне ачып ташлады. Таратып ташланган тимер-томыр, торба, агач ящиклар өеме каршысында туктадылар. Арткы раттәи кемдер русчалап: «Штрафной батальон, на выход!» —дип кычкырды. Ирләр дәррәү җанланды «Нинди батальон, отделение дә юк монда! Оо-о, үзләренә яңа будка куйганнар. Даут агай малайларны тәрбияли!»
Төшүчеләр дәшмәде. Автобус ары китте. Тау өстендә бөтен дөнья Уч төбендәгедәй ялтырап ята. Ары-бире каранырга вакыт юк, егет Майларга иярде. Будка чыннан да менә дигән. Эскәмия буяулары ялтырап тора, ике озын өстәл, почмакта тимер шкаф. Утырыштылар. Барысы алтау. ‡
‡ «К У » м • 81
ФӘРИТ ГЫПЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
— Бригадасына карап, эше, иптәшләр. Бүгеннән менә шушы вышканы кора башлыйбыз. Берничә электр моторы кайтып җитмәгән, без казына торган арада өлгерерләр. Сораулар юкмы? Тәк, тәк... Кичә башлаган вышкага икенче бригада күчте. Начальствога план кирәк, план. Ә без аны бирә алмыйбыз. Сораулар? Алайса, стоп! Тагын бер минут. Менә бу тәти егет безнең белән эшлим, ди. Киемең кая?
— Өстемдә. Күренмимени? — Әндәм үзенчә елмаеп җавап бирергә тырышты.
— Спецовкагыз дим! — бригадирның кашлары җыерылган иде.
— Мин...
— Каскаң? Аңлашыла. Рәис, Рәис дим! Нәрсә? Чалбар? Кичә салган идеңме соң аны? Эзлә! Иске будкада сынган калак та калдырмадык. Барысы монда. Риман, чибәр егетне таныштыр булмаса вышка белән. Ярты сәгать вакыт сезгә.
Бригадир ящиклар өеме янына китте. Риман — Әндәм кебек үк яшь егет, чандыр, озынча, чәчләре сары каскасыннан көлтә булып чыгып тора—ашыкмыйча гына өстәл түренә утырды. Башындагы каскасын салды.
— Исем, фамилиягез?
Әндәмнең йөзе чытылды, әмма җавап бирергә кирәк тапты.
— Әтиегезнең исеме? Ну-ну, мимика, иптәш Галиев! Шулай, безнең эштә барыннан да әһәмиятлесе — мимика, Әндәм Камилович. Мимика, ассызыклап әйтәм, яшь эшченең күңел көзгесе ул. Хәзер төп мәсьәләгә күчәбез. Урамга чыгыйк. — Ул брезент куртка белән каскасын Әндәмгә сузды. — Югалтмагыз. Менә шушы мәйданчыкта эшләячәксез. Безгә ияреп. Ашыгу, кабалану кирәк түгел, әмма йөрәк җылыгыз мул булсын. Монтажникларга кирәк ул. Көз, кыш көннәрендә аерата... Алга таба атлыйбыз.
Каршыда ябык кабыргалар белән кояшта ялтырап, буынлы-буынлы зур зәңгәр кәлтә еланы кыяфәтендә вышка ята. Сәер, Әлемдә җылы иде, әллә тау өсте булгангамы, монда суык. Әндәм калтырый ук башлады, бөрешеп төште.
— Маркасы кирәкме? Маркасы, маркасы төрле вышканың төрлечә. Ә моның — уртача. Уртача зурлыкта дигән сүз. Чамалый белергә кирәк. Син курыкма, сораш, сораш, эшләргә җиңелрәк булыр. Яшермим, мин дә шулай башладым. Хәзер, әнә үзең күрдең, бригадир күп вакыт миннән ярдәм сорый. — Риман, читен теманы аңлатучы өлкәннәр кыяфәте алып, әрле-бирле йөренә башлады.
Ул арада икесен дә чакырып кул изәделәр. Бардылар. Тегеләр дүртәүләп өем астыннан озынча бер ящик суырып чыгармакчылар. Бригадир, төркеменнән аерылып, ашыкмыйча гына сигарет кабызды. (Шунысы үзенчәлекле, аның һәр хәрәкәтеннән салмаклык сизелеп тора.) Озын итеп, тирән итеп суырды да Риманга дәште: «Вагон астында ломнар булырга тиеш, икесен дә апкил». Риман Әндәмнең иңсәсеннән этәрде: «һаман аңышмыйсың, тиз, тиз бул, көттермә мине!» Әндәм килеп җиткәч, ломнарны, аның кулларыннан алып, бригадирга сузды: «Шеф, рәхим итегез!» Ярты сәгатьтән өем таралып, чәчелеп калды. Ул арада күрше буровой ягыннан, борынын югары чөйгән күтәргеч кранын сөйрәп, трактор да килеп җитте. Тимер-томыр, баскыч, төрле зурлыктагы блокларны вышканың кирәк турларына күчерә башладылар. Әндәм гаҗәпләнә калды: эш барышында, Риманнан кала, беркем сөйләшми. Ниндидер уртача бер темп алганнар да селкенә бирәләр. Ашыгучы да юк, туктап та тормыйлар! Рәис дигән юан малайдан рәт юклыгын сукыр да күрер. Хәрәкәтләре акрын, иренеп кенә атлый. Ата ялкау! Тартма белән аны да сөйрәргә кирәк. Риманның файдасы шул: кеше күтәргәндә кычкырып, көч биреп тора белә. Ә үзе тимерне энә тоткан кебек баш һәм имән бармаклары белән генә чеметеп күтәрер. Да, бригадир-
иың шәп ярдәмчесе икән бу! Даут Сөнгатович юка китабын ачып куйган да сызымнар өйрәнә. Ә калган ике агай кранның элмәген эләктереп, ычкындырып йөриләр, трактор борылып, чигеп, төрле маневрлар ясап алган арада, кирәк ящикларны шатыр-дөбер сүтеп ташлыйлар. Мондый минутларда Риман кайнар темпераментлы тамашачыга әверелде. Бугазы җиздән ясалган дип уйларсын, тавыш ифрат көр чыга.
— Кизәнеп бәр! Во! Лом белән, лом белән тарт! Отлично! Почмагына ман, почмагына дим, чүкеч белән! Шәп!..
Төш вакыты житәрәк, ялга туктадылар. Риман да тәмәке тартучылардан түгел икән, укытучылык эшенә кереште. Куртка белән каскасын Әндәмгә янә сузды:
— Югалтма!
— Ну, агай-эне, ничек?
— Нәрсә ничек?
Риман тагын йөзен чытты.
— Беренче тәэсирләр?
— Әле эшләп карамадым ич.
— Аның өчен үзең эшләү шарт түгел. Күзәтеп тору да җитә. Борчылма, кардәш, әкренләп күнегәсең аны. Беренче сәгатьләрдә миңа да авыр булды. Ничу халыктан яшерергә.
— Күптән эшлисезме соң монда?
— Кәнишне, күптән. Өч көн булды инде, бүген дүртенчегә китте.
— һмм... Аңа хәтле?
— Аңа хәтле төзелеш техникумы шәкерте идек, ачуланмасагыз. Сөрделәр. Тәртибең начар, диделәр. Хәзергесе көндә үз-үземне хезмәт белән тәрбиялим.
Баш очында аксыл күк, анда Октябрьның тонык кояшы; аста, тау итәгендә — татар авылы, боргаланып агучы елга. Барысы да, өсләреннән сыек томан пәрдәсе белән тартылгандай, хәрәкәтсез, катып калган, коңгырт күренәләр. Әндәм белән Риман шулар уртасында. Тау кырында йөзтүбән ятканнар.
— Шулай, туган, үткән көннәр искә төшсә, күңел нечкәреп китә. — Риман изүен ачып җибәрде. — Шауламый тын гына ят. Ни сәбәптер, лирик чигенеш үзенә тарта әле мине
Ул, кулларын алга жәеп, күзләрен йомды. Борынына фуражкасыннан тир исе, җир, кипкән әрем исе бәрелде...
Билгеле, барысына да мин үзем гаепле. Акылны югалттым. Ул көннәрдә дөньяда мин генә кебек иде шул. Калганнар — тамашачы, зам, ярдәмчеләр. Бар да миңа ялагайлана. Кыскасы, икенче, өченче сорт. Ә мин — төрек солтаны! Кесә тулы акча, уңга-сулга сибәм! Позировать итәм. Чама дәрәжәсе турында, кая ул, уйлау да юк. Булсын не шул чакта бүгенге акыл! Әмма пожардан соң су сипмиләр. Әрмәннәр белән генә бәйләнмәскә иде дә бит миңа. Кая ул, әти дә тырышты инде. Югыйсә, сопромат га и экзаменны бер атнага алдан тапшырдым. Курсовой- Лан кара, бар да отлично! Каникулга иптәшләрдән ун көнгә элек кит-тем. Авылга кайтасы түгел, төзелеш отряды белән Төмәнгә китәсе калган миңа Ак сакаллы акыл иясе була идем. Кая ул, әти чарасын куймады бит. Нинди җилләр китергәндер, унлап әрмән колхозга сыер торагы төзеп маташалар. Эшләрнең кызып бара торган чагы гына. Фундаментларны өеп бетереп киләләр. Әти завхоз кеше, тегеләргә азык-төлек җибәрә, бер пот бал, ике сарык тондырган. Әрмәннәрдә — акча, ®тидә — нигъмәт: дуслашмас җиреңнән дуслашырсың. Шул, боларның Шайкасына, бәяләребез бер чама булгандыр, күрәсең, сарыкка өстәп.
ФӘРИТ ГЫПЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
мине дә төртте әти. Шабащник булып киттем! Ә эш дигәннән әрмәннәр булдыра икән. Класс! Иртәнге дүрттән кичке тугызга тиклем сөрәбез! Эш беткәч, юынып торырга ирендерә: хәл беткән. Аннан-моннан ашап аласың да ферма йортының киң сәкесенә авасың. Иртән күзне тырмап ачам, бәбәкләргә шырпы кыстырыр дәрәҗәгә җитешәсең: йомылалар! Бармакларны җылы суда җебетмәсәң, язылмыйлар. Менә шулай ике ай ярым эшләдек! Иңбаш, бил сызлый. Кыскасы, медаль алырлык. Безгә аны бирмәделәр, акча бирделәр. Район үзәгендәге банктан шайка бригадирының «Җигули»е белән бер капчык акча алып кайттык, банкет оештырдык. Колхоз председателе белән баш бухгалтер түрдә (дус булып йөрсә дә, әти эләкмәгән: ранг түбән), мин ишек катында, уртада әрмәннәр — типтерәбез. Хәмер — марочный, елга булып ага, ит — тау. Аксак бухгалтердан кала барыбыз да бии. Инде агач аягы белән хисапчы да сикерә башлагач, өй түзмәде, морҗаның алгы өлеше ишелеп төште... Көтү куар вакытлар җиткән булгандыр, әтәч кычкырды, миңа хезмәт хакы бирделәр. Тау булып өелеп торган акчаны күргәч, күзләр колхоз пичәте хәтле булды. Айнып киттем. Байлыкны цемент капчыгына тутырдым да, иңгә салып, урам буенча өйгә кайттым. Бри-гадир миңа, өч мең ярым тия, дигән иде, акчаны әти, ак ыштаннан гына торып санагач, ике ярым диде. Кабалана-кабалана киенә башлады. Кая ул, әрмәннәр тайган, председатель белән хисапчы сугышып беткәннәр. Эш арасында гына елгага аркылы басма ясаган идек, бухгалтер ярдәме белән, шул күпер дип оформить ителгән икән... Авыл халкы арасында сүз китте. Әни кырын карый. Әти генә шат. Мал таба белә, үзем кебек үткен булыр, дип, иртә-кич мине мактый. Мин шәбәргән тавык кебек: кәеф юк, арылган, бөтен тән сызлый, йоклыйм да йоклыйм. Ярый әле, техникум, лекция, дуслар бар. Уку елы башлануга сөенеп туя алмыйм. Үземчә, план төзеп куйган булдым. Семестр дәва-мында бер сәгатьне дә бушка уздырмаска, картежникларны чакрымнан әйләнеп узарга, кызлар дип вакыт үткәрмәскә, эш дип янарга — программа минимум. Ленин стипендиаты булу — программа максимум. Өченче курста уку — шалкан ашау түгел. Завуч әйтмешли, йөз процент отдачи! Болар минем хыялым иде. Ә чынлыкта... Шәһәргә китәргә жы- енып бетеп, иртәнге чәйне эчәргә утыргач, әти кулъяулыкка уралган төргәк сузды: «Кием-салым ал, авыл йолкышы кебек йөрмә, башын бар, шәһәрчә киен, кыяфәтең Гыйлемхан нәселеннән бу дип кычкырып торсын, кызганып тотма!» Актарам, башланмаган пачка: димәк, йөз бишлек. Кире этәрәм, акча болай да җитәрлек иде. Әни дә минем яклы. Җебегән мин: соңгы минутта алдым. Ә алмаган булсам соң!
Минем хыяллар, сабын куыклары кебек, берничә көн эчендә шартлап беттеләр.
Лекциядән тулай торакка кайткан берничә малай, очрашу хөрмәтенә дигән хәйлә белән, бүлмәгә бикләнеп, хәмер белән кәефләнеп утыралар икән. Бусагадан кире борылу — дусларны якын итмәү дигән сүз. Тегеләр бик инәлеп ялынгач, мин дә чак кына йотып куйдым. Аз тоелды. Тагын бирделәр... Ике-өч айда сөйләр сүз хәтәр җыелган, берберебезне туктата алмый интегәбез. Шуннан китте! Нык китте. Кирәкмәгән якка юләрлек көчле бит безнең. Тора-бара дөнья күргән өлкән агайларга әйләндек:
— Я, Исламгали кордаш, хатын-кыз булма, төбенә хәтле тот!
— Мелла Касыйм, мин сиңа мәңге бәхил түгел!
—■ Бәлешен, бәлешен кап, ак май белән кап!
— Сарык итеннән дә авыз итегез инде, рәнҗетмәгез нәфис күңе* лемне!
— Эчәм, күкрәк киереп эчәм, келәт тулы икмәк, ике сыер, бер бу* рам бар, миңа тагын бу дөньяда ни кирәк?!
— Бәлешен, бәлешен кабыгыз инде, ак май белән!
Да, кая инде өстәлдә бәлешләр булу! Ашханәдән ялынып-ялварып алган винегретлар да (савыт-сабаны бүлмәләргә бирмиләр) чи йомырка. Ирәюнен чиге юк: шулай үсә-үсә, төрек солтанына әверелгәнмен. Кем вәзир, кем киңәшче булып киткән. Ханнар, гаскәр башлыклары — бармабыз бергә ашханәгә төшеп киттек. Ачык хәтерлим: чиратта торган курсташларга күрсәтеп, баш вәзирләрдән, болар кемнәр, нишлиләр, ♦ ник мине бил бөгеп сәламлиләр, дип сорадым. Ул, падишаһым, алар о безнең халык, гөнаһ-бурычлары булса, зинһар ярлыка, мәрхәмәт күр- = сәт, диде. Мин ни, солтан кеше бит, «мәрхәмәт күрсәтергә» тиеш таптым. Кассир ягына юнәлдем. t
— Апа, әллә мине танымыйсыз инде? >
— Таныйм, балам, таныйм. *
— Юк шул, таныганга охшамый. Бүген кәефле көнем, апа. Рәхим с итеп, мондагы халыклар бушлай ашасыннар!
Кассирга карап та тормыйча, иңсә аша гына, аның алдына бер кесә * бишлек ыргыттым. Аннары витринадан сыр алдым да, учта әвәләп, өс- ♦ кә чөйдем, һавада килеш аны авыз белән эләктереп, йотып җибәрдем... а
Уф, чигәләрем кыса! Тән кыза. Өстәге брезент капчыкны болгап ° атып бәрдем. Рәис төркемнән аерылган да утырган килеш йоклый. Z ГПТУ тюлене! Ничек бетерде икән ул аны? Ә монда тагын берсе. Бикәч ң бозау кебек миңа карап ята. Әндәм. Тапканнар исем. Әндәм-Агдам! £ Агдам дигән вино эчкәннәр иде шул теге вакытта г
...Ашханәдән чыккач, караңгы төшкәнче футбол уйнадылар. Капка- £ чы падишаһ ярлы-ябагайдан ике гол керттерде. Аннары тагын — Риман- с ның кәефле көне бит — ресторан. Шул дәрәҗәгә барып җитәргә кирәк з бит әле: ничек кайтканыңны хәтерләмә! Дуңгыз дуңгызович! Кирәк u вакытта милиция кайда йөри, ник эләктермәгән ул мине? Мондый мәс- £ хәрәгә юлыкмас идем. Вахтерша төн уртасында кайттыгыз ди. Аңа тик- Z лем кая йөрелгән?
Иртәгесен яртылаш уянып киттем. Үтереп су эчәсе килә. Хәл юк. Бик зур авырлык белән, көчәнеп уң күзне ачтым. Ап-ак стена, ниндидер балерина фотолары. Безнең бүлмәдә мондый сурәтләр юк иде ич. йөз процентка уяндым. Көч кереп китте. Сул күз дә ачылды. Чәчләр, коңгырт кара чәчләр! Менә спектакль! Кызлар бүлмәсе ич бу! Икенче курстагы чуваш кызы Эльвира койкасы. Хуҗасы һаман йоклый. Чәчләре белән бөтен кровать тулган. Бәхет, чишенелмәгән. Галстукны рәтләдем дә торып бастым. Чынлап, бергә йокланылган ич! Аяк тавышынадыр, ишек төбендәге кроватьта йоклаучы Света башын күтәрде, кычкырып җибәрде...
Директор бүлмәсендә аңыштым. Чама дигән әйбер югалган булган, күрәсең. Баскычтан күтәрелүгә нәкъ каршы бүлмә, стена түреннән сул кровать —болары дөрес. Туры килә. Ә этаж? Этажы шул. дүрткә күтәреләсе урында, өчтә тукталынган. Ә анда кызлар бүлмәсе. Эльвира Чувашстаннан төнге унберләрдә килеп төшкән Юл мәшәкате, фәлән- теган, кыскасы, капитально йоклаган кызый. Кызык, уянгач, берәр нәрсә сизенде микән? Аңлатмага «Вакыт белешергә кердем» дип яздым. Бер гөнаһсыз кызлар исемен кәгазьгә төшерү егетлек булмас иде. Директор да молодец. Уратып-нптеп тормады, үгетләмәде, бүлмәсенә кеРҮ белән турысын ярды: куабыз! Фикерләр туры килә, ризалык белдереп, баш селкедем.
Да, ат белән егет башы ниләр генә күрми бу дөньяда! Әмма тиз генә бирешмик әле! Елама, оркестр! Әз булса да биография баер, тормыш күрермен. Бригадир болан ярыйсы күренә. Килешергә мөмкин булыр кебек Прораблыктан куылган булуы гына кызганыч Шуларны уйлап, характер күрсәтүе мөмкин. Әсхәт тә фигура. Плюс куябыз. Калганнар— бәрәңге Белеп әйтәләр: штрафной батальон. Жыен чүп-чар, гөнаһ ияләре җыелган. Кешеләр арасында читен булачак. Гел-гел койрыкта,
юньлерәк бригадаларның калдыгын җыйдырта башласалар, оят, көн челек уянып, башка бригадага качарга туры килмәгәе. Алсалар. Әкрен Ашыкмыйча уйлаганда болай: язга барыбер армиягә китәм, түзәргә д мөмкин. Бер кичкә —кер мичкә... Җылымса, рәхәт җил исә. Иокларп иде рәхәтләнеп! Әллә кичкә Эльвира янына барып кайтырга микән! Гафу үтенергә кирәк аннан. Мине яклап та сөйләгән бугай. Эх, көз Моңсу сагыш баса. Сары үлән, сары яфраклар. Күчәләр бу дөньядан. Җир, туфрак ясыйлар. Ә шулай да чуваш кызының гәүдәсе кечкена булса да, кыяфәте йогышлы, ягымлы да...
— Риман, Риман дим. Әллә йоклап киткән тагы.
— Ну?
— Безгә дәшәләр бугай. Спецовкаңмы? Хәзер табам.
Әндәм анысын да алып килде. Бригадир чакырткан икән. Тартмаларга ышыкланып, ярым түгәрәк ясап утырдылар. Барысы алтау.
— Төштән соң, егетләр, әнә теге күрше будкага, трансформаторны рәткә кертергә дип, электриклар килә. Инструментларны җыеп тотыгыз. Ачкычлар наборына миннән рөхсәтсез тотынмыйсыз. Бусы —бер. Икенчесе: Әсхәт, сваркага тотынырга кирәк. Ярдәмчегә кемне? Риман. Яхшы. Галәү ага, бисмилла әйтеп, көч блогына тотынабыз. Рәис синең белән булыр. Тәти егет, обед заказать иттеңме?
— Кайчан?
— Мәсьәлә ачык. Аш-су китергән машина белән кайтып китәрсең. Спецовка ал. Җылы киемнәр юнәт. Риман, Рәис, монда, якынрак. Чит кешеләр алдында кичәге кебек безнең йөзне кызартмыйсыз. Бик теләгегез булса, әнә тау астына төшеп әрепләшегез. Аңлашылдымы?
— Мин беркемгә дә кысылмыйм. Риман башлый. Тел чарлап азап-лана.— Рәис русча сөйли. Юан гәүдәсе белән торып ук басты.
— Татар теле аның өчен подпольный тел. Подумаешь, мистер!
— Соңгы тапкыр сорыйм: аңлашылдымы?!
Малайлар башларын иде.
— Аңлашылды.
— Эшкә!
Дөнья мәңгелекме?
Гаҗәп дәрәҗәдә коры һәм җылы килгән көз ноябрь урталарында биреште: кышка тарта башлады. Бөтен дөньяны тутырып, ишеп яуган күбәләк карны төштән соң вак яңгыр алыштыра. Тау түбәсенә автобус белән менеп-төшеп" йөрүләр бетте. Караңгылы-яктылыда таякка таянып күтәреләләр, эңгер-меңгер җиткәч, кайсы шуып, кайсы тәгәрәп төшә. Кара балчык лае цемент измәсе кебек: бер аягыңны күтәреп күчерә алсаң, икенче итегең, әлбәттә, җирдә кала Вышканың бер очыннан икенчесенә бару өчен, берничә җирдә туктап ял итәргә кирәк. Элек өйрәнелгән гадәт буенча, бригадирның вышканы алданрак, бәйрәм хөрмәтенә. алтынчы ноябрьга тапшырырга дип уйлаган яшерен өмете бар иде. Ун көнгә якын штурмлап та карадылар’. Тик... Шул, электр; моторларын беркетеп бетерүдән ары уза алмадылар. Атналык эше калды. Көннәр буенча бер минут ял белмәгән Әсхәт кул селтәде. Премия алырга гадәтләнгән Галәү, чит терминнарны кертеп, озак итеп сүгенде. Бу хакта өлкәннәр тарафыннан кычкырып сөйләнелмәгән иде. һәркай- сы үз тәҗрибәсе, тоемлавы буенча эшләгән, тырышкан иде, яшьләр бу
<челлә»нең хикмәтен идарәдә тантаналы кичәнең төп докладыннан гына шәйләделәр шикелле. Партоешма секретаре, барлык бригадалар хакында да кабат-кабат тукталып сөйләсә дә, Хәмнтов бригадасын телгә дә алмады. Тынгы белмичә көн-төн чабып йөреп, гади эшче кебек үзе эшләп йөргән Даут Сөнгатовичның шушындый изге көндә фамилиясе яңгырамавы Әндәм өчен зур гаделсезлек булып тоелды. Дул- > кынлануыннан бит очлары кызышты, уч төпләре тирләп чыкты. К\’Рше* се Рәис йокымсырап утыра икән, ачудан тегенең кабыргасына төртеп алды. Риман башын аска игән, үзе тирән уйда. Картларның карашы салкын, докладчыга текәлгәннәр, кыяфәтләреннән аны-моны чамаларлык түгел. Башкалар шат, елмаялар, кирәк булмаган урында да шау- гөр китереп кул чабалар. Әндәмгә залны күзәтү туйдыра башлады. Җыелган ачуын прорабка юнәлтте. Тегесе яшел курткасын яшел костюмга алыштырган да президиумның беренче рәтендә җәелеп утыра. Губернатормыни? Җитмәсә тагы, бүләк итеп, аңа да кул сәгате бирделәр.
Өч көн ял итеп, эшкә чыкканның беренче көнендә бөтенләй сөйләш-мәделәр. Ике әтәч — Риман белән Рәис — ләм-мим әйтешмичә, баскычларны беркетеп бетерә яздылар. Кичке якта һава күзгә күренеп бозылган иде. Вак кына сибәләп, салкын яңгыр ява башлады. Күк йөзен солдат шинеледәй соры болытлар каплаган; куна килә яңгыр, моны һәркем чамалый, әлбәттә, тик барыбер — ана да игътибар итүче юк. Көч блогындагы гидравлик тормозны көне буе диярлек оясына төгәл утырта алмыйча азапланучы Галәү агай белән Әндәмнең йөзләренә яң- 1ыр туры төшә, майлы бияләй белән җиң арасыннан кергән дымлы суык җил, эчкә үтеп беләкләрне өшетә — игътибар итмиләр. Кечкенә кара тәрәзәле битлеген киеп алган ябыштыручы Әсхәт робот-машинага охшап калган. Торна борыныдай озын электроды белән тимергә кагылып ала да тирә-якка ап-ак очкыннар чәчә: «Чтр-р-р-р!..»
Вахта йөртүче автобусның тау астында озын-озын итеп кычкыртуын ишеткәч тә туктарга ашыкмадылар. Бары тик тау түбәсенә күтәрелеп килүче, мышнап беткән шофер күренгәч кенә бригадир, бияләйләрен салып, кулын югары күтәрде: «Моторларны сүндерергә!»
Карлы яңгырлар көчәйгәннән-көчәйсә, егетләр арасындагы салкынлык кнмегәннән-кимн: вышканы күтәртер сәгать җитте. Билгеләнгән вакытка, ни сәбәптер, тракторлар килеп җитмәгән иде, яшел курткасы өстеннән брезент плащ бөркәнгән прораб белән бригадир, саз ярып, күрше буровойга киттеләр. Дизельләргә тагар өчен, иллешәр метрлы тросларны вышканың төрле урыннарына бәйләп йөреп, хәлдән тайган егетләр солидол баганаларына әйләнгәннәр, киемнәре суга тәмам туенган: яңгыр, калай өс!енә тамган кебек, шыбырдап төшә дә җиргә ага. Бөтен кирәк-яракны хәзерләп бетергәч, бата-чума будкага тулдылар. Әсхәт ясап куйган электр «кәҗәсе» бөтен көченә кыздыра. Аның «мөгезенә», «койрыгына» күлмәк-чалбар элделәр. Тирә-ягына каешланып каткан тышкы киемнәрне тезеп утыртып куйдылар
Рәис буш калган эскәмияләрнең берсенә сузылып ятты. Калганнар сумка, портфельләрендәге азык-төлек запасларын өстәлгә бушата башладылар.
— Корректно коя яңгыр, почти ферзевый гамбит! — Галәү агай ишек төбендәге чиләктә кулын юа башлады.
— Риман, минем портфельдә чиста сөлге булырга тиеш,— диде Ән- Дәм, күлмәген салып азапланган җиреннән.
— Өлкәннәргә хөрмәтне үзем күрсәтәм
— О-о, монда күпме китап! Библиотека ачарлык! Платон. Гегель. Диамат! Юкка интеккәнсең, дус кеше, рәсемнәре юк ич боларнын, кеше күргәнче кире илт. Ә бусы? Но-о! — Риман торып басты. — Галәү ага, ферзевый гамбит! Кулларыгызны майкагызга сөртегез.
ФӘРИТ ГЫИЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
Интонациянең шулай кырт үзгәрүеннән, өстәл янына барырга дип кузгалган Рәис тә туктап калды.
— Шулай, аягүрә басып тыңлагыз. Галиев Әндәм Камилович академик Губкин исемендәге нефть институтының кичке факультеты студенты. Беренче курста укый. Сабыр итегез, иптәш Галиев, бу очракта тыйнаклык сезне бизәми. Дәлилләр кирәкме, Галәү ага, рәхим итегез студент кенәгәсен. Корректно гына карагыз!
Китапларын кочаклаган Әндәм гаепле кыяфәт белән читтә басып калды, тегеләр Риманны сырып алдылар.
— Рәис, иснәп карама, фальшивый түгел.
— Пошел ты!
— Яле, яле, акыллым. әйтеп бетер.
Бригадир югалып торганда, җитәкчелек автомат рәвештә Әсхәткә күчә.
— Малайлар!! — Шау-шу басылгач, тавышын үзгәртте.— Барыгыз да өстәл янына. Ә син, студент, түргәрәк уз. Шулай кирәк, молодец!
Төш вакытында үзәнлеккә төшеп йөрүгә бик күп вакыт һәм көч сарыф ителгәнгә күрә, һавалар яхшырганчы кайнар аштан вакытлыча баш тартканнар иде, термослардагы җылымса чәй белән канәгатьләнделәр. Үткән көндә башланып калган Чистай побының финанс кереме мәсьәләсе ачыкланып бетмәсәдә, бүген яна, «фәнни»рәк әңгәмә башладылар.
Галәү аганың укыган кешеләрне ярата, алар тирәсендәрәк буталырга тырыша торган гадәте бар. Үзенең биш кенә класс бетерүеннән ояла, кул астына нинди журнал эләксә, шуны укып, сөйләшкәндә чит термин, сүзләр кыстырып, шушы кимчелеген капларга тырыша иде. Әндәм аның каршысында бер башка үсеп китте. Соңгы вакытларда күптән борчып, бигрәк тә тынгысызлап йөдәткән мәсьәләсен кузгатты.
— Син инде арада корректныйрак кеше, Әндәм, әйт әле, синеңчә дөнья бетәме? Бетсә, әйтик, кайчанрак?
Җавапны беренче булып, әлбәттә, Риман бирде.
— Бетәр. Әмма якын арада түгел әле. Башка кайгыларың булмаса, тынычлап эшлә, Галәү ага.
— Юк, юк, син кысылмый тор. Мин Әндәмнән сорыйм.
Тегесе көлеп куйды.
— Бетми, Галәү ага, курыкмагыз, Риман шаярта. Каян башыгызга килде әле бу?
— Килде дип, китап шулай яза бит. Ахырзаман алдыннан жирнея маен суырырлар, һавада тимер кошлар очып йөрер, дигән. Корректно бит, туры килә.
— Уйдырма болар Галәү ага, ялган. Минем әби дә гел шуны сөйли, димәк, шәһәрдә кемдер коткы таратып ята.
— Коткы дип, күршедә бер пенсионер карчык тора. Реально. Хатын шуның яныннан чыкмый да хәзер. Дөнья бетә икән. ди.
— Минем дә әни сөйләнде бит бу хакта,— ни аз сүзле Әсхәт тә кушылды.
— Шул, хатын әйтә, күрше карчык ишеткәнен реально әйтә, Мөхәммәт пәйгамбәр үлгәндә ике бармагын югары күтәргән дә көнчыгышка күрсәткән ди. Значытсы бу, ике меңенче еллар ягына чыккач, җир өсте- нә афәт кояш чыгышы ягыннан киләчәген аңлата икән. Чын булырлык булса, бик корректлы булачак бу.
— Олы башыгыз белән шуңа ышандыгызмы?
— Ышанмый ни, Кытай ягы хәзер дә шаулый. Япун да кушылып, зуррак бомба җибәреп куйсалар, илең түгел, дөньяң шартлар. Корректномы?
— Дөрес, атай, корректно!
Риман илһамланган кыяфәт белән сикереп торды. Кулларын артка куеп, ишекле-түрле йөреп алганнан соң, Әндәмнен портфеленә тыгылды. Аның бу кыланышын охшатып бетермичә, сәерсенеп күзәттеләр.
— Студент, кәгазь алырга рөхсәт «тегез?
— Алдың ич инде!
— Пардон! Башта тыңлагыз, һәрбер предмет, материя, җисем, те- ♦ реклек
иясе һәм башка шундый ияләр молекулалардан тора. Ә аның төзелеше болай. Ясап күрсәтәм: үзәктәге нокта — төш. Аның тирәсендә электроннар әйләнә. Икенче рәсем: үзәктә кояш, тирәсендә планеталар әйләнеп йөри. Төзелешләре охшаш бит
Дәфтәр бите кулдан кулга китте.
Шул чак каерылып ишек ачылды. Шыбыр суга батып бригадир килеп керде. Нәрсәдер әйтергә теләп, ачулы кыяфәт белән, кулын күтәргән иде, Әсхәт торып басты, тавышланмаска ишарәләп, башы белән эскәмиягә таба ымлады.
Хәмитов аптырап калгандай тоелды, хәтта кызарып куйды, әмма утырды.
Риман Хәмитовка да игътибар итмичә сүзен дәвам иттерде.
— Бәлки бу планеталар, шул исәптән җир дә, чынлыкта электроннардыр? Мөмкинме? Кояш — төш, планеталар — аның тирәсендә әйләнүче электроннар?!
— Ха-ха-ха! Уф! Җир — электрон! Нидер җитми сиңа, чын күңелдән әйтәм, кичтән балык мае эчкәләп кара! Ха-ха-хии! — Рәис, эчен тотып, почмакка өелгән газета өемнәре өстенә ауды.
Дөнья чынлап беткәндә дә ваемсыз гына йокымсырап утырыр кебек тоелган Рәиснең шулай кинәт кабынып китүеннән сәерсенеп калдылар.
Бәхәснең сүнеп калу мөмкинлеге Галәү ага өчен олы бәхетсезлеккә тии булыр иде. Өстәлдәге кәгазь битен ике куллап, кадерләп тотып, Риманга сузды.
— Ферзевый гамбит! Риман, зинһар өчен, әтиең кебек агаң сорый. Сөйләп бетер.
— Шулай, дөнья чиксез. Галәмнең очы-кырыена чыгу мөмкин түгел. Әмма ул кечерәю ягына да шулай ич! Бүгенге көн өчен кечкенә кисәкчә— электрон. Бәлки аның эчендә тагын бер төш, аның тирәсендә әйләнеп йөрүче электроннар бардыр. Димәк, «төш-электроннар» систе- масынарак охшаган чылбыр хасил була. Бер очы биксез кечерәюгә китсә, икенчесе — чиксез зураюга юнәлгән. Без шул чылбырның бер боҗрасында яшибез. Башка звеноларда тормыш юк дип кем инкарь итә ала? Ул—тормыш гигант зур масштаблы яки гаҗәп кечкенә формалы тереклек ияләре арасында да булырга мөмкин.
—• Отлично, ферзевый гамбит!
— Стоп! Синеңчә, без ниндидер гигант хайванның атомы, юк, электроны эчендә яшәп ятабыз.
— Башта урамга чыгып, уянып кер. Югыйсә, сиңа ияреп иснисе килә.
— Рәис, кысылма. Сүз бирербез — сөйләрсең. Риман, атаң кебек кеше мин...
— Юк, Риман башта җавап бирсен. Мин әйткән фикер мөмкинме?
— Мөмкин.
— Ха-ха-ха!! Кичен балык мае эчкәлә Хин ин!
— Галәү ага, әгәр менә бу тюлень урамга чыгып китмәсә, сөйләмим.
Галәү ага бала-чага кебек сикереп торгач. Әндәм кушылды
— Риман, син инде бәхәсне егетләрчә алып бар. Сорыйлар икән — исбат ит.
— Итәм! Әгәр дә ниндидер көч тәэсир итеп, электрон үз орбитасыннан читкә ычкына икән, материя халәтен үзгәртә, башка төрле формага Цчәргә мөмкин. Җир үз орбитасыннан ычкынса. Кояш системасы үзе-
ФӘРИТ ГЫИЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
нең шушы торышын югалтачак. Җирдә тормыш бетәргә мөмкин, ә дөнья кала, чөнки ул чиксез, мәнгелек.
— Алайса, җирдә тормыш дигәнең кай тирәдәрәк бетәргә мөмкин соң, реально гына?
— Курыкма инде, атай, шул хәтле. Әйттем ич, бүген-иртәгә генә бетми әле.
— Галәү ага, ник шул хәтле кызыксындыра соң әле сине дөнья бетүе?
— Кызыксындыра дип, шул хатын инде һаман. Кассада бераз акча бар иде. Әрәм булып калыр, машина алып, ичмасам, бераз йөреп калырбыз дип, үтерә инде. Аптырагач, шоферлыкка укырмынмы әллә дип, ДОСААФка да барып караган идем. Күзләр хөртирәк бит минем, комиссиясен узып булмады.
Ул арада тышта моторлар гөрелтесе ишетелде. Ашыгып киенә баш-ладылар. «Гыйльми» бәхәстән иң канәгать калган кеше Галәү ага иде. Ихтирам йөзеннән, Әндәмгә каска сузды. Идәнгә утырган Риман янына чүгәләп, аякка чолгауларны ничек урарга икәнлеген күрсәтә башлады. Бәхетләренә каршы, яңгыр туктап калган иде. Җылытып та җибәргән кебек тоелды. Тросларны алты тракторга тактылар. Даут Сөнгато- вич машиналар каршысына чыгып басты. Бу — аның иң яраткан урыны, иң дулкынландырган минутлары. Мондый мизгелләрдә анын күз алдына һәр вакыт оркестр каршысына чыгып баскан дирижер килә. Ун кулын югары күтәрде: «Игътибар! Барыгыз да әзерме?» Әкрен генә эшләп утырган моторлар дәррәү гөрелдәп куйдылар: «Әзер!» Бөтенесенең дә карашы бригадирга юнәлгән. А^енә ул алга сузылган кулларын салмак кына үзенә таба җыя башлады: «Башладык!» Дизельләр шушы хәрәкәткә иярде, йөрергә яңа өйрәнгән балалар кебек, кыюсыз гына алга үрмәләделәр. Беренче тракторның канаты тартылып бетте. Башкаларныкы әле буш. «Беренче стоп!», «Дүртенче, бишенче, тукта! Икенче, алгарак!» «Кереш музыка тәмам, төп әсәргә күчәбез! Игътибар! Алга!» Тыныч кына яткан вышка, башта ризасызлык белдереп, калтыранып куйды, башын калкытты, аннары бөтен гәүдәсе белән җирдән аерылды. Оркестр бар көченә уйный: тракторлар, күзләрен бригадирга текәп, тамак төпләре белән сузып җырлыйлар, аларга скрипка кылыдай нечкә тавышы белән вышканың тимер кабыргалары арасында яңа уен тапкан ноябрь җиле кушыла. Куллары югары күтәрелүгә җитмеш тонналы әзмәвер, тураеп баскан килеш, бер каршылыксыз туктап калды. «Дирижерның» яңа ишарәсе — һәм егетләр корыч арканнарны җиргә кагылган якорьларга беркетә башладылар.
Асфальт юл буйлап, фараларын кабызган «ЛАЗ» автобусы чаба. Кузов зур, иркен, буш урыннар да күп, әмма хәмитовлылар бер тирә- гәрәк утырган, элеккеге кебек, башка бригадалар арасында буталып бетмәгәннәр. Беренче утыргычта бригадир белән Рәис, аннары Әсхәт, Әндәм, Галәү белән Риман. Җылы. Суыкта тартылып калган тәннәр язылып киткән. Адәми зат караңгыда артык җәелеп сөйләшүне хуп күрми, һәркем үз уена чумган. Кайтыр юл шактый озын, борчучы юк, рәхәтләнеп хыяллан, уйла! Каршыга килүче машиналарның уты яктысында сваркачы Әсхәтнең кырыс йөзе чагылып китә. «Заманалар тиз үзгәрә башлады. Күз иярми. Яшьләрне генә кара хәзер. Гәүдәләре күсәк кебек, фикерләре — бала-чаганыкы. Төпле акыл утырмаган. Уйлап чыгаралар бит әле: җир шары бетәргә мөмкин, ә дөнья — юк. Җир яры- лвш-нитә калса, дөнья бетә дигән сүз ич инде. Юләр дә моны гына ча-малар. Ә хәзерге яшьләр — юк, ди, бетми, ди. Яшәү, тереклек итү җиңел бирелә аларга. Бары да җитеш, төзисе, җитештерәсе, юнәтәсе юк. һоп, тегеләр әзер өстенә! Шуңа күрә кадере дә юк. Әйтәм ич, хәзерге тормыш уен гына, һәр эштән кәмит табарга гына торалар. Яшьләр анда уйнап кына йөриләр. Без үскәндә булсын иде ул шушындый шартлар. Кая
ул?! Унсигез яшемдә мин Кенигсберг янында, автомат тотып, беренче тапкыр атакага бардым. Атакага! Әйтергә генә жиңел. Окоп төбендәге кызыл балчыкка сыенып, өстеннән үз иле танкасын үткәрмәгән, кабаланудан бруствер балчыгын ишә-ишә, броняга ышыкланып, бөтен гәүдәсе белән дошман каршысына калкып карамаган кеше, мөгаен, бу сүзне әйтергә дә лаек түгелдер. Чөнки ул барыбер аның мәгънәсен, эчтә- ♦ леген аңламаячак, авырлыгын тоймаячак. Менә бу шантрапаларга шуны сөйләсәң, мәзәккә әверелдереп, хәзер көлә башлаячаклар. Заманалар! Кайсы якка — юньлегәме, әллә кирегәме үзгәрә алар? Әгәр менә бу тәти егетләргә корал тоттырып, дошман өстенә җибәрсәң, ни белән бетәр иде икән? Уен тиз онытылыр иде, бусы — бәхәссез. Иң мөһиме: күпмегә түзәрләр иде икән? Атна яки айгамы? Ә бит безнең буын түзде. Ничек кенә түзде әле! Җиңү яуланып, сугышны бетергәч тә әле адәм рәтле йокы күрмәдем. Башны мендәргә генә терим, каршыма шул ут, шул танк баса. Кыш чыккан салам чүмәләсе эченә танк яшерергә кайсы фриценең башына килгәндер, ничек абайламаганбыз, язмыш шулай язгандыр бәлки, без — иң сул канаттагы отделение — каршыдагы шул салам өеменә томырылдык. Алдан кинәт тубал хәтле ут бөркелде дә, янакларны көйдереп, тылга сызылды. Шартлау дулкыны мине әйләндереп җиргә салды. Шулай да гранатаны томырырга өлгереп калдым... Колактан аккан канны госпитальдә туктаттылар, ә ялкын шәүләсе, ерактагы аҗаган кебек, күңел түрендә озак еллар уйнады. Инде ул онытылып та беткән иде. Сваркага күчкәч, шул галәмәт кабат калкып «ыкты. Йончылып, янган тимер исеннән исереп, катып авасын, күз алдына сварка утына кушылып, дөрләп янучы танк килеп баса. Менә шулай, безнең яшьлек башка төрле үтте. Хәзерге кебек дөнья мәңгелекме дип, әкият сатарга, паркларда кичләрен маймыл кебек кыланып биеп йөрергә вакыт булмады. Тиздән ел ахыры, суыклар башлана. План дип кыса башлаячаклар. Хәзергә бик көр утырасыз, дөнья дисез. Хәмитов биетәчәк әле сезне, учсныйлар. Бу эштә ул бүре ашаган албасты, кайсы кнопкаларыгызга ничегрәк басу җаен тиз табар. Кемнең кем икәне ачыла инде анда. Бәйрәмне премиясез үткәрттегез, шаулаучы булмады. Хәмитов вакланмады. Монысы алай шома үтмәс. Сәгатьләр буе будкада кызыну төш булып кына калыр. Ни дөнья күргән безне дә маемлата ул план куулар. Күп йөрдек без яшьләр белән, беләбез. Барысы да кулларыннан килгәнчә тырышты, тир түгеп эшләделәр. Өлкәннәрнең авызларына гына карап торалар иде. Ә болар? Тфү! Бар да ученый, белдекле, ә син ак чәчле башың белән шуларның әкиятен тыңлап тор. Әле ничек, вакыты белән онытылып китеп, үзеңдә сизми утырасың бит. Сүзләренә кушылып китәсең! Менә кая тарта заманалар! Бала атадан узып сүз ката, эшләгән эшеңне мәзәккә чыгара, әкият итә, син шуңа сөенеп, кул чабып тор. Шулай килеп чыга да. Әнә бит Галәү, карт юләр, бер шалапутыиың күзенә карап, авызын ерган. Бәхет кошы тотканмыни. Хәзергә шатланып кал, картлач, шулай ирәйтсәк, тоттырырлар әле алар, күрсәтерләр безгә бәхет кошын!»
Әсхәтнең күршесе Әндәм, кулларын чалыштырып күкрәгенә куйган, башын әз генә артка ташлаган, күзләре йомык. Ул уйланып кайта: «Хәзер биш тулып килә. Кайтып җитеп, ашап киенгәнче җиденче ярты җитә Ә җидедә дәресләр башлана Философиядән семинар. Уңайлы вакыт йолкып, караштырып булмасмы дип, дәреслекләрне дә кыстырган идем, кая ул, бар, укырсың янәшәңдә Риман булганда. Өченче сәгать — математика. Әзер түгел. Кара исәп белән генә дә, минем килеп җитүне көтеп, нке-өч икеле елый. Болай дәвам итүе мөмкин түгел. Икенче вариант эзләргә кирәк. Бәлки бер-ике сәгатькә йокыны кыскартыргадыр. Алай итсәң, әбигә читен булачак. Нәрсә эшләтәсең, гадәтенә кергән бит: мин йокыга китмичә, караватына ятмый. Аннары биштән торып, иртәнге аш хәзерли. Ял кирәк аңа хәзер. Кешеләргә свитер, оекбаш
ФӘРИТ ГЫП Л ЬМЕТДННО В ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
бәйләвең дә туктатырга кирәк. Мәктәп баласы түгел мин, эшлим, акча җитәрлек, һәрбер көн әбигә бәйрәм булырга тиеш. Уйларга, оештырыр, га гына кирәк. Әллә берәр йөз сумга әҗәткә кереп, телевизор алып кайтыргамы? Юк, чынлап, ни тора ул, эшлим ич мин! Рәхәтләнеп татарча концертлар карар иде. Ял көнне берәр театрга алып барырга кирәк. Стоп, каршыда Зирекле борылышымы? Әйе. Вакыт? Алтынчы ярты. Кичәгедән унбиш минутка иртәрәк кайтабыз. Яхшы. Димәк, дәресләр башланганчы бер мәсьәлә булса да чишеп куям. Алга, шофер. Кызганма, ку «Чайка»ңны!»
Галәү ага аш-су, чиста эчке кием-салым йөртә торган хуҗалык сум-касын кочаклаган. Анын да үз уе: «Эш дип, бу егетләр белән полный эшләргә була. Итәгатьлеләр Арурак участоклар бирсәләр, бер д'Игэн бригада булачак. Даутны селкеткәләргә кирәк, соңгы арада йоклап йөри. Я ут бетә, я тракторлар килми... Малайларның рухын төшермәскә кирәк. Ничек башласалар, гомер буе шулай дәвам итәргә мөмкин. Рәис дигәне болай да үшәнләнеп беткән. Я чирле ул бала, я бер-бер хәл булган. Сәламәт, бер кайгысыз кеше шулай йомык булырга мөмкин тү- :ел, Риман белән Әндәм алтын егетләр. Алар белән эшләгәндә күңел ял итә. Беренче чиратта кеше шат булырга тиеш. Шулай булса, эш тә барачак, көннең үткәне дә сизелми кала. Разе бу начар? Риман белән Рәис обед алып килсәләр киләләр, килмәсәләр юк. Общежитие галәмәте инде бу. Хатынга әйтергә кирәк, аларга да суган белән колбаса булса да төрсен. Машина, комбинация ди-ди, балаларны ачлы-туклы йөртер хәл юк. И аңлатырга кирәк булыр, дөнья бүген-иртәгә генә бетми әле, бездән соң да бетүе шикле, ничу куркып яшәргә!.. Бу арада көн- төн гарәпләрне сөйлиләр. Әйтергә кирәк, мөселманнар бит алар, ник шулай үзара сугышып яталар, бер-берсен хәлсезләндереп кенә бетерәләр бит, шуны да аңламыйлар микәнни? Җай чыкса, иртәгә шушыннан башларга кирәк. Егетләр грамотный, ул яктан рәхәт. Укыган кеше белән эшләве үзе бер гомер. Ферзевый гамбит булса булыр, иртәгә гарәпләрдән башлыйбыз».
Рәис сул яңагын тәрәзәнең салкын пыяласына терәгән, калын гәүдәсе кузов стенасына сыланып диярлек беткән. Аның белән утырган бригадир арасында өченче кеше сыярлык буш ара калган. Суыктан ярылган куллары маңгаен, йөзен каплый: «Булды. Хәл кылынды. Кылынды гына түгел, ант итәм. Әгәр суд шул маймылны якласа, мин ана темный ясыйм. Көч җитмәсә, бер-нке малайны яллыйм. Ярты куям, акча бирәм, әмма үземнекен эшлим. Гомерлек төрмәгә керәм, әмма ул маймылны дөньяда яшәтмим. Менә бу, минемчә, дөреслеккә туры киләчәк. Закон, судның үз гаделлеге булса, минем дә үз гаделлегем бар. Дөньяга мине закон түгел, әти тудырган. Минем гаделлек анын яклы. Әти, син борчылма, өч ел үтә дә китә ул, баш исән булсын. Ә без энекәш белән һәр вакыт әни янында булырбыз. Бер дә кайгырма, әни безнең өчен элекке кебек кызармас хәзер. Энекәш мәктәптән качып йөрү түгел, үзе теләп тугызынчыга китте. Менә ничек хәзер хәлләр! Мин үзебезнең поселокка көн дә кайтып йөрим. Кичке ундагы автобус белән китәм, иртән вахта машинасы алып килә. Йокы гына азрак эләгә. Анысына гына түзәрбез. Тулай торакта форма өчен генә торган булып кыланам. Паспортка шәһәр печате кирәк. Яна ел узгач, әни белән, әлбәттә, синең янга киләбез. Эх, әти, әтием! Теге вакытта мин күпме ялынган идем. Вәгъдә бирмә, әти, бозлавык, «Жигули» түгел, өч күчәрле йөк машиналары юлда аркылы килеп ята, дидем. Үзен үк белә идең ич. Шул маймыл кыяфәтендәге йонлач художникның ялваруЫ' на каршы тора алмадың. «Бөреле» аэропортына гына илт инде, әни белән апа каршында авторитетны төшерәсе килми, изгелегеңне мәнге онытмам, имеш. Начальство кыяфәтендә күренәсе килеп, автобуста йөрергә ояла икән, такси ялласын иде. Сез чыгып китүгә үк, бер сәбәп-
сезгә күңелем тулып, елыйсы килеп йөдәтте. Җимерелгән машинаны күрше милиционер капка төбендә калдыргач, анын югалтып әни идәнгә ауды. Художник белән сине больницада диделәр, арткы утыргычта барган әнисе бәлән апасы моргта... Син төрмәгә киткәч, якын дустым дип йөргән художнигың сары чәчле хатыны белән атна саен килеп йөри башладылар. Даулап, әнидән күпме акча каерганнардыр, әйтми. Шак- ф 1ый булырга тиеш. Әмма иң чиркангычы — күмү расходларын капларга дип, синең Ираннан алып кайткан «Москвич»ыңны дәгъвалыйлар икән. Әни әйтә, шуны сорап судка бирәләр, ди. Әти, монда бит мин дә гаепле. Тынлаучаи, тәртипле бала булсам, шул вакытта минем сүзгә колак салыр, бер кая да чыкмас идең. Ә болай кул гына селтәдең. Кем белгән аны ул чакта мондый көннәр килерен. Менә хәзер күрәм инде. Дөньяда әле әнисенең үлеменнән дә акча ясап калырга тырышучы кешеләр бар икән. Шундыйларга каршы көрәшергә-кирәк. Мин әйткәнне тыңлап та карамаячак ул маймыл, андыйдан узган, әгәр дә суд аның яклы булса, кабат суд ясыйм. Үземчә. Соңыннан бер-бер хәл килеп чыкса, әни кызганыч. Тагын түшәккә авачак. Ә башка мәсьәләдә безнең хакта аңа начар хәбәр ишетелмәс. Сүз бирәм, юк, ант итәм, әти!»
Киек каз юлына тәңгәл рәвештә җирдән асфальт юл үтә. Биргән почмагына житәрәк ул үр менә башлый. Шул юлдан якты утларын балкытып, машиналар бертуктамый алга йөгерә. Әйтерсең аларга җирдәге юллар гына кыска, шуңа күрә үзләре ак, кызыл йолдызлар булып кабынганнар да җирдән күккә ашалар.
Вышка монтажлаучылар утырган «ЛАЗ» автобусы шәһәргә якынаеп килә.
Зөһрә
Кичке сәгать өчкә конторада комсомол җыелышы билгеләнгәнлектән, махсус машина егетләрне төштән сон ук алып китте. Үзләрен җитәрлек җәфалаган буровойны корып бетереп, аны чын хуҗалары — бораулаучыларга тапшырганнар иде инде, яңа урында эшлиләр иде, яшьләрнең хәтта китәсе дә килмәде. Таш булып каткан карлы бияләйләрен вагон идәненә ыргытып, җылынырга утыргач та Галәү ага ал арны кузгата алмыйча озак тинтерәде: «Җыелыш дип, балалар, начальникларның ачуын чыгара күрмәгез, соңга калганны яратмый алар. Анда утырмагыз, эшлисеңме дисәләр, эшлибез диегез. План аласызмы дисәләр, алабыз диегез. Начальство шуны ярата. Инде дә килеп сөйләргә кушсалар, карышмагыз, Риманны чыгарыгыз.»
Килеп төшкәч, Әндәм башта, вокзал түгелме бу дип, шикләнеп тә калды. Шул ук күренеш: яшьләр чүгәләгән көйгә шахмат уйныйлар, өчәр-дүртәр булып, дөнья хәлләрен сөйлиләр, тәмәке тарталар, кулларын артка куеп, берни дә эшләмичә тик йөриләр. Шул ук халык: йөзләре көзге суык җилдә каралган, өстә — калын кием, аякларда — озын кунычлы җылы итекләр.
Тышкы ишек өстендәге звонок шалтырады. Ашыкмыйча гына беренче этаждагы кызыл почмакка үтә башладылар. Президиумга партия оешмасы секретаре, контора начальнигы һәм иң соңгы мода буенча тегелгән костюмына «Почет билгесе» ордены таккан бер егет күтәрелделәр. Әндәм аны тиз таныды: комсомол оешмасы секретаре, эстон егете чде ул. Русчаны ничектер матур яңгырашлы акцент белән сөйли. Төмәндә начальник белән бергә эшләгән.
Халыкны шыплап тулган соңгы рәтләрдән буш калган алгы эскәмияләргә күчәргә чакырдылар. Бер мәлгә шау-шу китте. «Монда утырмыйлармы?»— Риман белән Әндәм каршысында күксел йон костюм -
ФӘРИТ ГЫПЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ
нан, шомырт кара чәчләре иңнәренә таралып төшкән бер кыз басып тора иде. Соңгы минутта каядыр югалган Рәис урыны иде бу. Җавапны Риман бирде: «Юк, юк, сезнең өчен ул. Рәхим итегез!»
Секретарьның доклады шактый тәэсирле чыкты. Контораның еллык планы бүгенге көнгә нибарысы туксан процентка үтәлгән. Акланырга теләгәндә объектив сәбәпләр дә бар, иң җитдие: яңа маркалы күп кенә вышкалар кайткан, шуларның кайбер агрегатлары бик нык соңга калып алынган. Яшьләрнең төп бурычы — декабрьның калган е-герме көне эчендә, хезмәт батырлыгы күрсәтеп, шушы вышкаларны сафка бастыру.
Тәкъдимнәр кертү, чыгып сөйләүләр башланып, трибунада паузалар ясала башлагач, Риман Әндәм ягына үрелде.
— Баш инженер сине дә чакыртмагандыр бит?
Әндәм күзләреннән шар ясады.
— Юк әле.
— Җыелыш аркасында өлгермәгәндер генә, чакыртырга тиеш.
Кыз болар ягына борылып, бармагын иреннәренә тидерде: «Тс-сс!».
Риманның бу сүзләре Рәис белән картларның исен җибәрү өчен кул-ланыла торган «этлек»нең бер варианты булырга охшый. Икенче оратор күтәрелгән арада Әндәм дәвам итәргә булды.
— Ризалык бирдеңме соң?
— Синең белән киңәшмичә, кыюлык итмәдем.
— Дөрес эшләгәнсең. Нык ялынамы?
— О-о, кая ул, табигать гадел түгел, ник соң минем родной улларым булмадыгыз икән, ди.
Кыз болар ягына ярым борылды. Чәчләре кебек үк чем-кара озын керфекләре эченә чип-чиста, үтә күренмәле ике зәңгәр күл яшеренгән; вакыт-вакыт әйтерсең аларны төнбоек яфраклары күмеп китә, йомыл- галап алалар. Кыз читләтеп кенә егетләрне күзәтә, колак салып тыңлый башлады. Уңайлы моментны ычкындырырга һич ярамый иде, сөйләүче тынуга, Риман кабат башлады.
— Мәскәү тагын хат җибәргән бит.
— Нишлисең, алай бик каты ялвара башласалар, ул станокны сатарга туры килер, ахры.
— Билгеле, чит дәүләткә бирмибез ич, үзебезнекенә. Ләкин кисәтергә кирәк булыр, газетчиклар сизмәсен. Тагын тынычлык китәр.
Кызның кызыксынуы соң дәрәҗәгә җитте.
— Гафу итегез, сез әллә берләшмәдәнме?
— Ник алай уйладыгыз?
— Минем дә абый инженер. Берләшмә аппаратында ниндидер яна машина ясыйлар. Әллә бергә эшлисезме дип уйлаган идем.
— Юк, без башка җирдәрәк эшлибез.
Кыз тагын нидер сорамакчы булуга, Әндәм ишарә ясап өлгерде: «Тс-с!» Өстәл артына торып баскан начальник сөйли иде.
Җыелыш бетеп урамга чыккач, кызны көтеп алдылар.
— Кичләрен дуска караганда дошманнар күбрәк очрый, сезнең та-рафтан рөхсәт булса, кара, явыз көчләрдән үзебез саклап кайтыр идек. — Әндәм җавап көтеп, төлке бүреген әкрен генә, кирәгеннән ар* тык төзәткәләп торды.
— Юк, юк, минем өчен мәшәкатьләнмәгез. Рәхмәт!
— Җавап мәсьәләсендә ашыктырмыйбыз. Ныклап уйларга киңәш итәр идек.
— Миңа монда, автобус тукталышына гына чыгарга кирәк.
— Оо-о! Безгә болай да бер якка икән ич.
Өчәүләшеп киттеләр. Кызның тавышы саф, гаҗәп ягымлы иде. Озын, чигүле итәкле зәңгәр пальтосы гәүдәсенә ятып тора. Әндәмгә ул яз нркенә чыккан беренче зәңгәр күбәләк булып тоела башлады.
— Менә килеп тә җиттек.
— Юк, мина каршыдагысына чыгарга кирәк шул.
— Алай да була! Безнең өчен ураугыч юл әйбәтрәк тә әле ул. — Риман сүзен аста калдырырга теләмәде.
Көтеп торучылар күренми, димәк, автобус күптән түгел генә киткән.
— Әгәр дөрес аңласам, сезнең бик тә хикмәтле станогыгыз бар? ♦ Тыңлап
тору килеш.ми дә инде...
— Борчылмагыз, без, киресенчә, гадилекне яратабыз. Шулай бит, Әндәм. Күрәсез, исеме дә гадәти кешеләрнеке. Минеке тагын да гадирәк—Риман. Ә сезнең? Әйттем ич, батыррак, батыррак булырга кирәк тормышта! Кыюлык сезгә килешә.
Такт сакларга кирәк мондый очракта. Бу буровой будкасы түгел, э культуралы әңгәмә. Бер кешегә генә сөйләп тору килешми. Сиңа җитеп торыр, минем чират. Әндәм шуны аңлатып, иптәшенең үкчәсенә басты.
— Матур исем. Зөһрә, сез бик ашыгасыз кебек тоела.
— Сеңелләремә дәрес хәзерләшергә вәгъдә биргән идем. Сонга калсам, үпкәләрләр.
Дәрес! Институтта дәресләр башланды ич инде! Ул һаман монда йөри. Ничек онытты соң әле ул бу турыда? Ник шундук өенә чапмады? Бер мәлгә Әндәм туктап ук калды. Хәзер нишләргә? Аңа артык эссе булып тоела башлады. Кесәсендәге кулъяулыгын алгач, иркенәеп китте, авызы ерылды. Баш! Бүген бит чәршәмбе, институтта ял көне! Нәрсә булды аның белән? Гадәттә, ул бик дулкынланса гына онытылып китә, үз өстеннән контролен югалта иде. Ә бүген? Җебеп калма, кызурак атла, сэр!
— Безнең шәһәрдә, гадәттә, вакытлары күп булган кешеләр генә автобуста йөриләр. Ашыгыч булса, җәяү китәләр.
— Ерак булмасмы соң?
— Кая инде, аңа гына түзәбез. Сезгә уңай гына булсын.
Йөз илле метрлар үтүгә аларны автобус узып китте...
Мәсьәлә тагын станокка кайтып калды. Күрәсең, ныграк арттырып җибәрелгән. Җавап көтәләр, дәвам итәргә кирәк.
— Станок дип, кечкенә генә машина инде ул. Әбинең газы беткәч, Риман белән икәү ясаган идек.
— Газ плитәсенә охшаганмыни?
— Юк ла. Суның кислородын аерып ала ул! Шул кислородны баллонга тутырасың да плитәгә ялгыйсың. — Беткән баш бетсен инде, дип уйлады Әндәм.
— Яхшы янамы соң?
— Кислород бит. Әйбәт яна.
Кызга нык тәэсир итте кебек. Хәтта ул сикергәлән алды.
— Бу бит ачыш, егетләр! Берәрсенә әйттегезме сон?
— Шул инде, баш инженер белә. Безгә дан кирәкми ич, Зөһрә. Әбинең плитәсенә ягарга булса, без канәгать.
— Ой, күз алдына китерә алмыйм. Шундый ачыш ясасам, сезнең кебек түзеп торалмас идем. Өйдә генә түгел, бөтен шәһәргә шаулар идем. Ә сез гаҗәп, юк, алай гына да түгел әле, искиткеч тыйнаклар!
— Арттырасыз, Зөһрә. Мондый сүзләргә күнегелмәгәч тынлап тоРУы читен. Оялтмагыз инде шул кадәр...
— Юк, Әндәм, барыбер хәбәр итәргә кирәк. Беләсезме, илнең Экономикасын арттыруда нинди роль уйнаячак бу! Ягулык өлкәсендә революция булачак! Ә сез аны файдалануга кертәсе урында тыныч кына йөри бирәсез. Җинаятькә тип бу! Бухгалтериядә эшлим мин Теләсәгез, күпме экономия булачагын хисаплап бирермен. Цифрларын иртәгә үк кертә аласың, килештекме?
ФӘРИТ ГЫПЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАЯ ТАУ ИТӘГЕНДӘ
Әндәм килеште, Риман юк. Күренеп тора, кызый Әндәм ягына авыша башлады. Шулай да булсын. Ярый торган хәл. Әмма бик тиз була ич бу. Кызыгы югала.
— Карале, дус кеше, әйтергә онытканмын, кичә бит сине теге сары чәчле Гөлчирә дигән кыз тагын көне буе эзләп йөрде. Тулай торакка килгән. Табыгыз ди. Әндәмне күрмичә өйгә кайтмыйм, ди. Кыяфәте бик шикле күренгәч, куркып киттем. Син аны алдап йөртмә инде...
Әндәмнең күз аллары караңгыланып китте. Менә бу — удар! Клас-сический! Көтмәгән иде. Эсселәнеп калды, яка төймәләрен ычкындырды. Вакыт бит бара, берничә минуттан соң соң булачак! Язгы суга төшсәң дә болай кызышмассың. Җавап кирәк, җавап!
— Кичә институтта булган идем шул. Безгә кардәш тиешле кыз. Станокның схемасы белән кызыксына. Ни сәбәптер, гел мин өйдә булмаган вакытка туры килә дә, синең янга чаба. Яхшы сәбәп булдым инде сезнең өчен.
«Узды, ахры. Ышанычлы чыкты сыман. Сулышлар ачылып китте».
— Институтта да буласызмыни?
— Эшләр күп әле бу арада. Туры килә.
— Укый идем мин анда. Шуңа кызыксындым.
— Кит әле! Ничәнче курста? — Әндәм гаҗәпләнүдән шаклар катты.
— Беренчедә генә әле. Экономика факультетында.
— Мин дә...— шулай да вакытында тыелып кала алды.
— Аңламадым.
— Мин еш булырмын әле институтта. Очрашырбыз!
— Онытмасагыз. Ой, кайтып та җиттек. Безнең йорт. Рәхмәт сезгә. Юл сизелми дә үтте.
— Иртәгә дәвам итә алабыз. Сәгатен генә билгелик тә.
— Юк, сезнең болай да тыгыз вакытны аласым килми. Безнең урам якты ич, курыкмыйм. Тагын бер кат рәхмәт. Сау булыгыз! — Ишектән кереп китәр алдыннан кул болгады.
— Иртәгә институтта очрашырбыз, Зөһрә! — Әндәм тавышыннан ишегалды мәйданчыгы яңгырап куйды.
Кыз ризалык белдереп, баш селкеде.
Егетләр эшлекле кыяфәт белән кире борылдылар.
— Карале, кыйммәтле кош күренсә дә, иңсәгә кунарга охшый. Мина исәнлек теләп дога укы. Кадеремне белмәссең дә әле.
— Кунар, янда син булганда. Ярый әле, очып китмәде. Вакыт шактый соңарган, безгә генә кайтыйк. Әби өчпочмаклар пешергән булырга тиеш.
— Көне буе йөреп, синнән дә бер юньле сүз чыгар икән!
Төн күгелҗем элпә белән өртелгән. Салмак кына булып, тәңкә кар төшкәли. Биек йортләр, көзге суыкларда ябыгып, җыйнакланып калган агачлар фонында алар туктап калган кебек тоелалар. Әйтерсең кар- шыда чын урам түгел, ә аның сурәте төшерелгән полотно тора. Ике егет шул рәсемнең эченә кереп баралар. Берсе кинәт туктады да иптәшенең ерагаючы терсәгенә үрелде.
— Станок хакында нишлибез? Иртәгә миңа аңлатырга кирәк ич.
Бераз баргач, туктап калдылар.
— Почмактагы йортка кара. Өченче катта, сулдан алтынчы тәрәзәне күрәсеңме?
— Синең тәрәзәме?
— Юк, бер чуваш кызыныкы. Эльвира исемле.
Ун процент
Прожекторларны кабызган вышка, кичке караңгыда көмеш каланчага әверелеп, тирә-юньгә нур, яктылык бөрки. Ояларындагы кырмыскалар кебек, көне буе хәрәкәтләнеп, әрле-бирле чабып такта, торба ташып, аларны кирәк урыннарына беркетеп хәлдән тайган бригада членнары эшләрен төгәлләп, инструментларын жыештырырга гына тотынганнар иде, буровой күперчеге каршысына өр-яңа газик килеп туктады. Мишинадан контораның баш инженеры белән прораб чыктылар.
Килүчеләр һәр эшче белән дә кул биреп күрешеп чыккач, Хәмитов барысын да вагонга дәште. Зур гәүдәле, пеләше беленә башлаган инженер түргә узгач, өстәл тирәли утырыштылар. «Яшел курткасы белән бигрәк шөкәтсез күренә иде, тун кигәч, кыяфәт кергән үзенә»,— дип уйлады Әндәм прораб хакында.
— Я, Даут Сөнгатович, хәлләр ничек, егетләрнең кәефе, сәламәтлекләре? Тормыштан зарланмыйлармы?
— Рәхмәт. Бу арада бераз тырышып алдык. Хәзер яна елны көтәсе генә калды.
— Яхшы, яхшы. Тик яңа елны бик ашыктырмагыз әле, иптәшләр. Без әзер түгел бит. — Инженерның йөзе җитдиләнеп калды. — Бу буровойны иртәгә тапшырырга кирәк.
— Ачуланмасагыз, иптәш баш инженер, без аны бүген жыеп бетергән идек инде.
— Нуу! — Инженерның киң, итләч йөзен юмарт елмаю басып алды,—Менә бит, сезнең бригада хакында башта ук яхшы фикердә булдым. Әле начальник белән дә бәхәсләшкән идем. Рәхмәт, егетләр, ышанычны акладыгыз!
Аннары ул, блокнотын озак итеп актара-актара, янәшәсендәге прорабка ниндидер цифралар яздырды. Торып басты. Сирәгәйгән чәчләрен рәтләп куйды.
— Коллективыгыз үсә, ныгый. Игътибар белән күзәтәбез. Сезнең өчен шатбыз, иптәшләр! Әмма безнең контора алдында бүген бик зур, җитди сынау тора. Утыз беренче декабрьга кадәр менә бу яңа мәйданга бораулаучыларның тагын унтугыз бригадасы күчәргә тиеш. Димәк, бәйрәмгә кадәр безгә унтугыз буровой өлгертергә кирәк.
, — Фюпть! Менә бу корректный номер. Ә вакыт? Вакыт бетте ич. Җәмгысы тугыз көн калды Шуның икесе ял.
— Хикмәт менә шунда шул. Вакыт бетте. Нефтьчеләрнең планын өзә алмыйбыз. Борыннан кан килсә дә. эшләргә кирәк. Шушындый авыр минутта беренче булып киңәшкә сезгә килдек. Администрациянең соравын кире какмассыз дип өметләнәбез.
— Эшләргә икән — эшләргә! Монда сүз куертмыйча да аңлашыла— Әсхәт эшлекле карашы белән иптәшләренә борылды.— Тырышырбыз! Инженер иркенәеп киткәндәй булды. Болай да кызара төшкән киң маңгаен, бармаклары белән уа-уа, кабат сүз башлады
— Иптәшләр, әле мин әйтеп бетермәгән идем. Читен булса да. дөреслекне ачарга кирәк. Мин санаган буровойларның унбере яңа маркалы, күптән түгел генә кайткан. Без, озак киңәшкәннән соң, шуларның берсен сезнең бригадага йөкләргә булдык
Тынлык урнашты Менә кайда икән чикләвекнең төше! Атна эчендә ®р-яна буровой тапшырырга. Бер тапкыр җыеп караганнар иде ич аны. Айдан артык азапландылар.
— Кирәк-ярак белән тәэмин итүне үз өстемә алам. Кайнар ашны тәүлеккә ике мәртәбә оештырырга булыр Түләүдән тормыйбыз. Ял Көннәренә артык язылачак. Иптәшләр, мине дөрес аңлагыз. Авыр булачак, әмма эшләргә кирәк. Даут Сөнгатовичны яхшы беләм, заманында
». «к. v» м в
ФӘРИТ ГЫЯЛЬМЕТДИНОВ ф УРСАП ТАУ ИТӘГЕНДӘ ф
97
бергә дә эшләдек. Аның белән вышка җыю гына түгел, тау күчерергә була.
Җавап көтеп, бригадирга текәлделәр.
— Башкарып чыга алырбызмы икән, яшьләрнең бер дә тәҗрибәсе юк ич. Әллә үзләреннән сорыйбызмы? Ни уйлыйлар икән?
Рәис белән Риман, ике яклап, Әндәмне төрткәләделәр. Тегесе торып басты, Әсхәт сүзен җөпләде:
— Тырышырбыз.
Инженерның йөзе тагын аркылыга җәелде. Хәтта аның колаклары да көлә сыман иде. Учларын угалады.
— Рәхмәт, туганнар! — Күренеп тора, миссиясеннән ул нык канәгать иде.
Машина күрше буровойга таба китте, монтажчылар әйберләрен җыештырып, асфальт юлга таба юнәлде.
— Эх, бер килмәсә килми бит ул. Планны әйтәм. Ник инде шунда ун гына түгел, ә егерме процентка үтәлми икән! Әйтик, шушындый вариант: контора буенча бүгенге көнгә үтәлеш нибарысы сиксән процент... Калган бер атна эчендә безгә егерме процент бирергә кирәк. Менә бу безнең өчен бәйрәм булыр иде!
Зәңгәр кар яктысында аермачык күренеп тора: гаҗәпләнүдән барысы да туктап калган, шаккатып Риманның авызына карап торалар. Ә тегесе берни булмагандай дәвам итә:
— Егерме процент җитмәсә, баш инженер безнең алда хәзерге кебек акча түгел, я медаль, яисә орден тотып йөрер иде. Ун процент кына ерунда.
— Тәүбә диген. Әле реально итеп эшләп караганың юк. Җилегеңне суырыр әле ул ун процент. Көннәр тыныч торсын, буран чыкмасын, шуны теләгез, балалар.— Галәү ага егетләрне чын күңелдән жәлли иде...
Бәхетләре бар икән, яңа урын авыл башында, бик тә уңайлы, чокыр- су җирдә булып чыкты. Көн тыныч, бу тирәгә җил бөтенләй үтми, ахры. Комарланып эшкә тотындылар.
Егетләр, өйрәнелгәнчә, парлашып башламакчылар иде. Алдагы вышкаларны корганда тыныч кына йөргән бригадир, бу юлы дилбегәне үз кулына алды. Сизми дә калдылар: бөтен буе белән сузылып яткан буровой каланчасы, аерым бүлемнәргә бүленеп, һәркемгә беркетелгән булып чыкты. Иң төптә, буровой мәйданчыгы булачак урында, Әсхәт кайнаша, икенче очында — Рәис.
Будканы сөйрәп, кранлы трактор да килеп җитте. Әле төш җитмәгән. көч блогына бергәләп электр моторлары күтәртә башладылар. Ул арада авыл ягыннан тракторлар гөрелтесе ишетелде. Алты машина, кара төтеннәрен чыгарып үкерә-үкерә, кырык тонналы трансформаторны сөйрәп киләләр. Менә темп бу! Әндәм шуңа сокланудан чүкеч белән ялгыш сул кулының баш бармагына эләктерде. Аның янында эшләгән Риман, йөзен чытып, сүгенеп куйды.
Кичкә каршырак кизәнеп суга-суга хәлдән тайган Әндәм кулыннан кувалдасын төшереп җибәрә язды. Сулыш алуы чамадан тыш ешайган, калак сөякләре утлы тимер баскандай кызышып тора. Тураеп басты, да, кулын каш өстенә куеп, кырык икеле ачкыч белән торбаларның гайкасын беркетә-беркетә мышнап беткән Риманны күзәтә башлады. Тырыша егет. Курткасының аркасы юеш, пар күтәрелә. Саллырак реплика ыргытырга дип авызын ачкан иде, каршысында бригадир пәйда булды.
— Вакытың чыкты, студент. Хәзер синең якка кран күчә. Мотор оясы әзерме?
Әндәм кечкенә чүкеченә үрелде. Я хода, аның бит әле тагын ярты сәгатьлек эше бар! Кызулык белән сизелмәгән икән, сугылган бармагы үтереп әрни башлады. Электриклар линияләрен ялгап та өлгерткәннәр.
Прожекторларын кабыздылар. Әсхәт кай арада маскасын кигән дә кай арада электродларын тапкан, моторның рамыннан лом белән каерган Pdiic өстен.), чатыр-чотыр китереп, зәңгәр очкыннар сибә.
Вахта йөртүче шофер бригаданы, автобуска утырмасагыз, ташлап китам дип башта куркытып карады Аннары ялына башлады. Оялтырга теләде Хәмитовның кашы җыерыла башлаганын күргәч, буровойны, ♦ контораны, язмышын кычкырып каһәрлн-каһәрли, кабинасына кереп <т> китте. Иске пальтосына бөркәнеп, йокларга ятты...
1 Әндәм өйгә соң, унынчы киткәч кенә кайтты. Авырлык белән чишен- “ де. Юынмаска да унлаган иде, әбисе бик кыстагач кына биреште. Ан- ? нан-моннан капкалап, сопроматтан конспектларын алды да яткан ки- 7 леш кенә укырга булды. Институтка барыбер өлгермәде. Программа- 7 дан калышмас өчен, шушылай булса да шөгыльләнергә туры килер... с
Ничек яткан булса, иртән шулай уянды: уң кулында китап, дәфтәре б идәнгә төшкән. ’ >
Хәмитов икенче көнне нәрсәдәндер канәгать булмады, унда гына ♦ кайттылар. Өченче көнне — унбердә.
Ашыгалар, туктаусыз чабалар. Бер генә минутка тукталып тор, шун- о ду к Хәмитов пәйда була.
— Студент, блок күчәрен беркетә башларга кирәк. Яшьләр кызу 5 була ул. Темп, егетләр!
Әндәм җан-фәрманга эшкә тотына £
— Рәис, верховой мәйданчыгын кичә үк җыя башладың түгелме соң? -°
— Кичә үк.
Рәис сорауның мәгънәсен аңлап җитмәде, аның өчен Галәү ага җа- з вап кайтарды
— Эшли ул, бик әйбәт эшли. Хәзер, бер-ике сәгатьтән бетерә.
— Риман, бусы булган. Баскычларга тотын. £
Риман кия башлаган тунын салып ташлый. Бигрәк тә кичке якта нык « сиздерә: егетләр талчыкты. Бирешүчеләр алардан башка да бар икән. е Әндәм очраклы рәвештә шаһит булды. Агарынып калган Галәү ага билен ике куллап тоткан да вагон стенасына сөялгән. Әндәмне күргәч, берни булмагандай, каршы килә башлады Мәктәптә укыганда, капиталистик илләрдә кулланыла торган конвейер хакында сүз булган иде. Егет ачык хәтерли. Тарих дәресендә шушы темага үзе чыгыш ясады. Прессинг, конвейер системасы эшчеләр өчен коточкыч методлар. Үз Жилкәсендә татыгач, бу хакта бүген башкача сөйләр иде ул. Тик, кызганычка каршы, сорамыйлар, ә эшләттерәләр. Тормыш мәктәптән шулай аерыла икән! Прессингны капиталист кына түгел, бригадир Хәмитов та бик оста куллана белә булып чыкты. Әнә ни ялкау Рәис тулай торакка кайтып йөрүдән баш тарта. Каравылчы белән будкада кунып калырга рөхсәт сорый. Сүз юк, егет тырыша, берәүдән дә калышмый. Бергә-бер- гә күңеллерәк, җиңелрәк булыр. Риза булса, Әндәм аны өйләренә чакырып карарга булды Прожектор яктысында эшчеләрнең гәүдәләре әзмәвердәй зур булып күренәләр Бу минутта алар Әндәмгә сөйкемле, якын тоелдылар
Әсхәт. Иңсәләре тагын да киңәеп киткән кебек. Тунының гына түгел, күлмәк якалары да ычкындырылган. Башын кыңгыр салган да, күзләрен кыскалап карый-карый, электрод сайлый. Бригаданың терәге. Шундый кешеләр була. Янәшәңдә йөри, бергә эшлисең, киңәш итәсең, бара-бара күнегелеп беткән. Әйтерсең ул мәңге шулай булырга тиеш. Көтмәгәндә, бер көнне ул килми кала Аның да үзең кебек үк гади, җир кешесе булуы искә төшә, нәрсәдер җитмәгәндәй тоела, эш бармый, күңел юксына Ашка тоз ничек кирәк булса, коллектив өчен шундый кешеләрнең булуы мәҗбүри, зарури. Шуларның берсе — Әсхәт.
Галәү ага. Гомер буе кырда, җилдә йөреп йөзләре купшакланып беткән Сабыр, салмак холыклы. Эштә дә кабаланмаска ярата Аның
белән эшләргә рәхәт. Көн сизелми дә үтә. Күпме деталь, механизм, вышка җыелган аның шушы каты, сөякчел куллары белән! Әгәр аларны бергә җыйсаң, урман хасил булыр иде. Күпме нефть биргәннәрдер алар илгә. Әгәр төптәнрәк уйласаң, бүгенге көн, дөнья шушындый кешеләр кулында ич. Министрлар түгел, алар хәл итә дөньяның язмышын. Гомер дәверендә тормышның нинди генә мәсьәләләрен чишмәдең, нинди генә язмышлы кешеләргә булышмадың, кемнәр генә синнән үрнәк алмады, охшарга тырышмады. Белемле, күзлекле кешеләргә кызыгып карыйсын. Я әйт, үзең соң кайсы академиктан ким, Галәү ага?!
Әндәм карашы белән бригадирны эзләде. Тегесе караңгыдан үзе килеп чыкты.
— Я, студент, хәлләр ничек? Бетердеңме? Ярый, Риман янына күч. Тормозны бүген очлап чыгарга кирәк.
Хәмитов ничек килгән булса, шулай юкка да чыкты. Буровой мәйданын капларга такталар килеп җитмәгән, көне килеп терәлгәч кенә соң булачак, шуларны ашыктырып, сорап язарга, документларын караштырырга утырды.
Вагон эче шыксыз, җылынырга керүче булмагач, мич кабызылмаган, суык иде. Бригадир зиһенен тиешле юнәлештә җигә алмый интекте. Күңеленә төрле уйлар килделәр.
«Хәзергә яхшы бара кебек Башкорт радиосы әйтмешли, «яшь эш-мәкәрләр» генә бирешмәсен. Баштагы чорда малайлардан рәт чыкмас шикелле күренгән иде, сизми дә калдым, тегеләр тәртәгә үзләре керделәр. Әллә Әсхәт, әллә Галәү ага тырышты шунда. Буровоен, планын, бөтен дөньясын онытып, туйганчы бер йокларга иде. Вышканың системасында үзгәрешләр шактый күп, шуларны карап, кичә дә икегә кадәр утырылган. Тәүлеккә өчәр сәгать йоклана. Сугыш вакытымыни. Планны ничек куабыз! Ә бит шуны тыныч кына, ватылмыйча гына да срогына өлгертергә мөмкин иде. Төннәр йокламыйча, атнасына, көненә хәтле туры китереп, план, график корабыз. Аннары ул бозыла, чәлпәрәмә килә. Нервылаиа, кычкырыша башлыйбыз. Аннары тагын йокысыз төннәр. Өч айлык эш калган икән ләбаса! Кайчан без нормаль шартларда нормаль итеп эшләргә өйрәнәбез. Үзебез гаепле ич. Күпме инженер, экономист утыра, чалбар төбе туздыралар. Моторлар хакында сентябрьдә кайгырта башласалар да, бу хәл булмый иде. Юк, декабрьга калдырырга кирәк. Әйтсәң, чыгып сөйләсәң, син начар. Болай ярамый. Кешеләрне кызганырга кирәк. Тагын сөйлим. Бригадирдан ары түбәнәйтә алмыйлар. Югарыга теләмим. Коллектив ярыйсы җыелды сыман, бер эшләп күрсәтергә кирәк. Әнә бит баш инженер нәрсә вәгъдә итә. Буровойны утыз беренче декабрьга кадәр тапшырсаң, элекке эшенә —прораблыкка кайтаруны үз өстемә алам, ди. Әйтерсең мин шахмат тактасындагы пешка. Начальник бирегә, инженер кирегә йөри. Юк инде, уйныйсыгыз килсә, башка кеше эзләгез. Курыкмагыз, буровойны күктән таш яуса да тапшырырбыз. Вәгъдә биргәнбез пкәң, ул намус, горурлык эше. Акчага, дәрәҗәгә түгел, эшче горурлыгына басым ясаса, инженер күбрәк отар иде. Теге вакытта ул ничек сөенгән иде, полный бәйрәм ясаган иде. Ә сәбәбе соң. нндә?! Прораб Хәмитов вышкасын сазга утырткан! Шул көннән үк элде приказны — «Моннан соң җыелышларда миңа каршы сөйләмәссең». Хезмәтне фәнни итеп оештыр, тәртип яса, аннары сөйләмәбез Әгәр шушы метод белән тагын ярты ай гына эшлик, ант итәм, контораның яртысы качып бетәчәк»...
Шимбә көн кичкә каршы инженерның машинасы кабат күренде. Бу юлы аңа кассир апа да ияргән иде.
— О-о, иптәшләр, алга китеш сизелә. Сәламәтлекләрегез? — Тагын барысы белән дә кул биреп күрешеп чыкты. — Булган ич, молодцы! Вышканы күтәртергә кирәк.
— Чаналары бик ипле утырмаган шикелле. Иртәгә ярты көн шуна
китмәгәе. — Бригадирның күзләре эчкә батып, борыны очлаеп калгандай тоелды.
— Бара бу. Иптәшләр, һәр минут алтын бәрабәренә тиң. Үтенеп со
рыйм, юкка-барга вакытыгызны сарыф итмәгез. — Күзләрен серле итеп уйнатып алды да кассирга кул изәде. Калын иреннәре юкарып, колакларына хәтле җәелде. — Түләүдән тормабыз, дип вәгъдә иткән идем ♦ бит. Ял көннәре өчен шундук расчет ясарга булдык. Кеше башына егер- га мешәр сум! S
Егетләр кассир каршысына ябырылып төшмәделәр. Киресенчә, ул u үзе алар артыннан йөрде.
Хәмитовның сүзе хак чыкты. Күтәртә башлагач, вышка бер якка ян- “ тая башлады. Чананың сул табаны җиргә батып кергән иде. Кире < төшереп, төшкә хәтле шуны көйләделәр. Аларга тракторчылар да с булышты.
Кырык метрлы вышка бөтен буена торып басты. «Мин — буровой. > Суык, тәнем калтырый. Ник йокымнан вакытсыз уяттыгыз? Гәүдәм чү- ф кеч, төрле ачкычлар боргалавыннан сызлый, сварка уты бәгыремә үтте. л Кешеләр, миңа авыр, йокы килә, арыдым, зинһар, тынычта калдыры- о гыз», — дия кебек иде ул.
Утыз беренә кадәр башланмаган ике көн бар. Хәмитовның шешенгән Z күз кабаклары үзләреннән-үзләре йомылалар. Башы тәмам миңгерәгән. *- Күнелендә гел бер хәвефле уй: «Өлгермибез!»
Галәү аганың йөзе, чиста кәгазь бите кебек, ап-ак. Күптән билен л кузгатканы юк иде. Бүген биреште. Рәис белән такта бушаттылар. Җай- * сыз күтәрде, ахры, сизми калды. Ничек тә иелмәскә кирәк. Балалар сиз- 3 мәсеи. Илле тугыз яшьлек Галәү ага шулай уйлый.
Баскыч ясаганда Риман арттырыбрак җибәрде. Курткасын ыр<ытып, н свитердан гына эшләгән иде. Ютәл төште, тәне кызыша башлады Гомер ~ булмаган хәл: тез буыннары йомшарды. Риман боларга игътибар ит- я мәскә тырыша. Рәис булып Рәис ажгыртып торба ташыганда, ул ярты в үлеп ятканда да туктап тормас.
Буровой тирәсе сугыш кырына охшап калган
Трр-рр-урр! — кечкенә чанага беркетелгән трансформатор дөнья ярып үкерә.
Стр-р-р-р! — Әсхәтнең сваркасы тирә-якка зәнгәр ут чәчә дә берничә секундка тынып кала. Янган металл исе борыннарны ярып керә.
Вз-з-з-з! — электрчылар моторларны сынап карыйлар.
Шан! Шан! Шаң-ң-ң-ң! — Әндәм стенага такта кага .
Тагын бер көн үтеп, кайтырга дип автобуска төялгәч, Хәмитов барысын да кисәтеп чыкты:
— Утыз бере, җәмәгать, бораулаучылар килә. Күрәсез, безнең әле Дөнья эш калды. Шуңа күрә иртәгә куна калырга туры килер. Хәзерләнеп килегез...
Иртән бригада килеп төшкәндә, баш инженерның машинасы будка каршында тора иде. Үзе руль артында бераз йоклап алган, ахры. Күзләре, балан кебек, кып-кызыл. Болай да итләч бите, йөзе килгән күмәч кебек, күпереп чыккан, берничә көн кырынмаганлыгы әллә каян сизелеп тора.
— О-о, иптәш Хәмитов гвардиясе! Сәламәтлекләрегез5 — Гадәттәгечә кул биреп, исәнләшеп чыкты — Я, туганнар, бетерәбезме бүген?
Хәмитов алай бик сикереп төшмәде.
— Тырышып карарбыз. Әмма вак-төяк эшләре бик күп кала. Аптырадык инде
Инженер күзгә күренеп алышынды. Җитдиләнде. Авыр сулап куйды.
— Сезнең нормаль. Барысы да шулай эшләсен иде! Куна каласызмы? Хуплыйм. Ашау мәсьәләсен оештырырбыз. Иң мөһиме, иптәшләр, бораулаучылар иртәгә эшкә башласын. Җитешеп бетмәгән урыннарын
күрсәтерләр, бергәләп эшләрсез. Мин әле тагы бер әйләнермен. Пока, Уңышлар телим!
Бригада, сонгы көчен жыеп, хәлиткеч эш көнен башлады.
Куе том н1ы утлары бс.п.-н кискәләп, үкерә-үкерә якынлашучы, торба һәм башка кир н яраклар төягән «Урал»лар күренде.
Бораулаучылар да ашыга икән. Ерактан шаулап, колачларын жәй- гән килеш, бур- 1 :i күперчегенә тезелеп басып торучы, йокысызлыктан шешенеп беткән монтажникларга каршы киттеләр. Күрешү, бер-берсе- нең иңсәләренә сугып, хәл-әхвал сорашу башланды.
— Кардәш-ыру, бәйрәм белән'
Әйтерсең, дошман боҗрасын өзеп, сугыш мәйданында ике отряд очрашты...
Бригадир егетләрне төшке ашка гына уятты. Кар белән юынырга чыккан җиреннән, Рәис тыны-көне бетеп, будкага кире чабып керде.
— Галәү ага. Әндәм, Риман, тизрәк чыгыгыз. Анда буровой эшли!
Аста, күперчектә, бораулаучы белән аның ярдәмчесе кайнаша. Верховой каланчасыннан кул изи, лебедка, моторлар гүли. Шуларга кушылып, сабый бала кебек, Рәис бии.
— Галәү ага, эшли бит, буровой эшли!
Каршыдагы кар белән Әндәмгә тондырган иде, Риманга тидерде.
— Ах, мишәр токымы!
Киттеләр куышып. Кулларын өскә сузып, киерелеп Торучы Әсхәтне бәреп ектылар. Рәисне өскә чыгармакчы булып, кысылган иде, Әндәм үзе аста калды. Кабыргалары шытырдап куйды.
— Малайлар!
Җитте. Бригадир кайчан нокта куярга икәнлеген яхшырак белә.
Өсләрен кага-кага керсәләр, инженер утыра.
— Туганнар! Молодцы! Чын күңелдән рәхмәт Булдырдыгыз. — Җә-елгән йөзе җыелып, түгәрәкләнеп калды. — Иптәшләр, сонгы үтенечем: күрше бригада «яна», зинһар, кичкә кадәр булышыйк.
Тизрәк капкаладылар да автобуска утырдылар. Ара якын иде, тиз килеп җиттеләр. Хәмитов мондагы бригадир белән киңәшкәч, күперчеккә менеп басты, кулын алга сузды:
— Егетләр!..
Ул бригаданың да «янгынын» сүндерешеп, автовокзалга кайтып жи- тәрәк, бригадир автобусны туктатты. Сабыр гына чемоданын ачты да муеныннан тартып ике шешә шампанское чыгарды.
— Иптәшләр, бәйрәм белән!
Алюминий кружкасын, беренче булып, Әсхәт күтәрде.
— Яшьләр хөрмәтенә! Яна елда да бергә эшләргә язсын!
Озак бәхәсләштеләр. Дөресрәге, Рәис кайтып китәргә теләде, тегеләр калырга өндәде. Ахырда Әндәм тәкъдиме җиңеп чыкты. Институтта бәйрәм кичәсе оештырыла иде, шунда очрашырга булдылар.
Танцалар бетеп, Зөһрә белән Эльвира үзләренең өстәлләре янына килгәч, исләре китте. Егетләр утырган килеш рәхәтләнеп йоклыйлар иде. Беренче булып Риман уянды.
— Ой, гафу, кызлар. Паллиатив була язганбыз ич! Подъем!