Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗ ЯК


Чаллы язмаларыннан
Камада өченче
л, вахтеры белән саубуллашып, берләшмә бина* сы каршындагы мәйданга чыкканда, Кама өстенә караңгылык сарышкан иде инде. Шулай да ярда төн якынлашуы сизелми: бихисап лампаларның тәрәзәләрдән төшкән яктылыгына плотина өстендәге прожекторларның ут көлтәләре өстәлгән. Шулар бары бергә баганалардагы неон лампаларның зәңгәрсу нуры белән кушылып, күңелгә ак төннәр тәэсире бирә иде. Туп-туры өенә кайту, иркенләп ял итү иде исәбе Марат Габбасовичның. Ләкин гадәттәге тынычлыгы бүген аңа хыянәт итте. Аяклары үзен-
нән-үзе яр буена, актарылып ташланган ком-балчык өемнәренә тартты. Камага таба борылуга, йөзенә салкынча су җиле килеп бәрелде — бөтен тәненә ниндидер сихәтлек, көч йөгергәндәй булды. Бу минутта инде аның гәүдәсен изеп торган авырлык та, хәрәкәтләрендәге сал-маклык та юкка чыккан, директор һәр вакыттагыча җыйнак, төз гәүдәле, ашкынып атлаучы Марат Габбасовичка әверелгән иде. Алай да берничә адым ясауга тукталып калды. Алкын елганың гомерлек халәтен үзгәртәчәк дамба менә биредән — аның аягы очыннан ук башланып китә. Аның 623 метрлы сул як өлеше һәм 1777 метрга сузылган уң як ярдагысы инде әзер диярлек. Хәзергә су юлындагы берничә йөз метрлы ара гына — «китек» булып тора. Анысының да байтак өлеше — 486 метр озынлыгында ГЭС бинасы булачак җир бөя белән уратып алынган, Кама тәмам кысрыкланган. Шуңа да ул кешенең мондый әрсезлегенә ачуланып шаулый, башына йөгән кидерүне өнәмәгән кыргый аттай ярсый кебек.
Йосыпов елга өсте тигезлегеннән утыз метрлар биеклектә калкып торган дамбадагы күнегелгән сукмак буйлап алга атлады. Бу турыда әле су юк, биредә Каманың тугае гына. Елга буылгач киләчәк монда су, күп булып тулачак. Аннан инде суднолар шушы тугай өстеннән уза башлаячак. Менә аларны үткәреп җибәрү җайланмасы — шлюз
дип атавы да кыен әлеге, шулай да булачак корылма тулысынча ча- малана инде. Шлюздан суднолар берьюлы ике рәттә узачак. Сул якта — елганың түбән агымында — аңа якынлашу каналы, киңлеге 190 метр, озынлыгы дүрт чакрым ярым. Канал елганың үз юлыннан инде өелеп беткән биек дамба белән аерылып торачак. Бу турбиналардан ф чыккан суның гайрәте, зур дулкыннар булып, судноларга китереп бөрмәсен өчен шулай эшләнә. Плотинаның югары ягында исә шундый ук саклану дамбасы белән аерылып торган аванпорт. Аның сул як ярында өеп ясалган мәйданда — порт үзе һәм РСФСР Елга флоты министрлыгының ремонт-эксплуатация базасы. Болары әле проект-тагы нәрсәләр. Хәзергә коры җирдә төзелеп ята торган менә шушы җайланмалар барысы бергә техник телдә гидроузелның суднолар үткәрү корылмалары дип аталалар да инде.
Директор шлюз кисеп алган дамбадан аска, машиналар йөрү өчен вакытлыча ясалган юлга төште дә куәтле краннарга таба атла ды. Уң ягында тагы текә тау булып плотинаның дәвамы башланды. Шлюз белән ГЭС бинасы арасындагы бу «утрау» шулай ук тиешле биеклеккә күтәрелгән инде, аны бетон белән ныгыту эшләре бара. Технологик җиһазлар урнашачак шушы урынга субай да кагып каралды. Биредә ГЭСның «ОРУ-500» җайланмасы — эшләп чыгарылган энергияне бүлгәләү агрегаты менеп утырачак. Аның янәшәсендә үк административ бинаның ап-ак цилиндры калкачак. Узгынчы пассажирлар бу мәһабәт түгәрәк бинага карап сокланачаклар, әлбәттә. Шлюз кырыенда гына торган скульптура — кешенең көченә, акылына дан җырлаучы сәнгать әсәре дә алар игътибарыннан читтә калмас.
Атлый торгач гранит сыман каты такыр мәйданга килеп чыкты Йосыпов. Асылда исә зур бер калкулык — турбиналардан чыккан куәтле агымның гайрәтен кайтару өчен бетоннан коелган махсус корылма ул. Шул булмаганда, турбиналар әйләндергәннән соң да бик хәтәр булып калган Кама суы плотинаны умырыр, җимерер иде. Бирегә күпме бетон түшәүләрен төзүчеләр үзләре генә белә. Хәзергә исә ул монтажчыларга ГЭС бинасын төзү өчен плацдарм ролен уйный. Аның өстендә ике катлы бина — төзелеш штабы. Бу тирә гадәттә кайнап тора, ыгы-зыгы, тавыш тынмый: монда зур төзелешнең дирижерлары — диспетчерлар утыра, шоферлар, электросварщиклар, тагы әллә кемнәр кереп-чыгып йөри. Ызгышлы планеркалар, төрле җыельпн-киңәшмәләр дә шушында — Кама уртасында үткәрелә. Штаб янында ук кырыкмаса-кырык типтагы машина-тракторлар, исемнәрен дә санап булмаган дистәләрчә механизмнар. Шулардан бер як читтә Каманың төп юлына аркылы ГЭС бинасы яткан. Хәер, хәзергә әле аны бина дип әйтеп тә булмый. Аның нигезе һәм шул нигез өстене күтәрелгән тимер һәм тимер-бетон конструкцияләр, беләк юанлыгы корыч арматуралар. Шулай да һәркайсына икешәр турбина монтажланачак сигез секция күзгә күренә инде. Гидроузел эшли башлауга, һәркайсы 78 мең киловатт егәрлекле уналты турбина Бердәм энергосистемасына ток озатыр. Ә инде вакытлар үтеп, әлегө Төньяк боз океанына коя торган Печора елгасы суының бер өлешен Камага боргач. Чаллы янындагы ГЭСның куәте тагын да кырык процентка артачак.
Килеп йөрмәсә дә, биредә нәрсә эшләнүен, күпме бетон салынуын, күпме арматура ясалуын белеп тора Марат Габбасович. Шулай да төзелешне көнгә бер урамый түзми. Менә хәзер дә, тирә-як тынып калган, куәтле крайлар башларын моңсу гына иеп торган чакта, «онда бер эш тә юк аңа. Ул инде булачак ГЭС бинасын буеннан-буе- "а көндез узган иде. Әмма, ни гаҗәп, күңеле һаман шунда тарта. Та •п егылмас өчен аркылы агачлар кадакланган авыш тротуар буйлап
ҖӘМИТ РӘХИМОВ ф тынгысыз як
аска төште дә Кама төбеннән егерме метрлар астарак яткан беренче секциянең турбинадан су агып чыгачак өлешенә килеп керде. Җай чыккан саен монда сугылмый калмый директор. Чөнки булачак ГЭС- ның үзенчәлеге нәкъ менә шушында. Хикмәт шунда ки, турбина үзе аша агып чыккан суның юнәлешенә, халәтенә бик сизгер. Агрегатның файдалы эш коэффициенты суның ничек һәм нинди көч белән агып чыгуына бәйле. Менә шуңа да конструкторлар һәм төзүчеләр су агып чыгу урынының геометриясенә зур әһәмият бирәләр дә инде. Биредә ул илебездә беренче тапкыр башкачарак итеп эшләнде. Баш тагы исәпләүләр буенча, әлеге яңалык агрегатларның файдалы эш коэффициентын бер-бер ярымга артырачак. Бу исә ГЭС төзү эшендә .бик зур нәрсә.
ГЭС бинасы белән рәткә үк буада су күтәрелгәндә аны агызып чыгару плотинасы монтажланып ята. Һәркайсы егермешәр метрлы өч пролеттан торган монолит тимер-бетон секция, кирәге чыкканда, ачылачак һәм гидроузелны хәтәрлекләрдән саклап калачак.
Йосыпов һәркайсы тәртә юанлыгы арматура тимерләренә, алар арасында катып калган меңнәрчә тонна бетон кантарларга байтак карап торды. Әйе, биредә һәр нәрсә нык, чыдам итеп эшләнә. ГЭС төзү эшендә брак ясау, хата җибәрү мөмкин түгел. Барысы да мәңгелеккә ята монда!
Танкларга каршы куелган киртәләрне хәтерләтүче шушы төзелеш мәйданын үтте дә төзелешне Кама суыннан саклап торучы биек бөя өстенә күтәрелде Йосыпов. Плотинаның уң як ярдагы дәвамы белән шушы бөя арасында ярсып, ыжгырып Кама агып ята иде. Ул үзен кысрыклаучы кешегә шул кадәр ачулы бугай, тавышында ниндидер янау, каһәрләү, каргыш яңгырый сыман. Шуңа да югарыга таба узучы баржаларга бар куәте белән ташлана, шуңа ярсый, шуңа дулый Кама.
Су өстендә кыя булып калыккан бөя өстенә басып, ташып аккан елгага шактый озак карап торды Марат Габбасович. Юк, карап кына тормады, бу минутта аның күңеле ярсу елга белән сөйләшә иде. Я инде, Кама иделем, борынгы Чулманым минем, гайрәтләнмә, сабыр ит! Беләм, син бөек, син горур, ләкин кеше синнән дә бөегрәк, гайрәтлерәк бит. Дөрес, син миллионнарча еллар буе үз дигәнеңчә котырып, тилереп актың, яр буендагы нарат-чыршыларны тамырлары белән кубарып чыгардың, салларны әйләндереп капладың, язын исә үзән- тугайларны бастың. Тик ул заманнар үттеләр шул инде. Совет кешесе белән ике тапкыр «бил алыштың» син, агымсу: беренче тапкыр — Чайковский шәһәре янында, икенчесендә — Чусовая елгасы тамагында. Һәр икесендә дә чигенергә, баш бирмәс дуамаллыгыңны басарга туры килде сиңа. Хәзер югары агымыңда Воткинск һәм Кама ГЭС лары эшли. Монысы — өченчесе... Күпме генә дуамалланма, бу юлы да сиңа баш бирергә туры киләчәк ич, Кама!
Яңа нигезләр
Җитез газик Чаллының олы-олы күперләр ярдәмендә элмәкләнеп беткән урамнарын урады-урады да, иркенлеккә килеп чыкты. Ләкин әле бу да шәһәр кырые түгел икән. Асфальт магистраль белән рәткә тимер рельслар, алар буйлап трамвайлар чаба. Ялан кырда трамвай күрү ничектер сәер, ул бер максатсыз басу түрендә адашып йөри сыман. Олы юл әле уңга, әле сулга тармакланып китә. Чатларда — КамАЗның бихисап заводлары исемнәре. Ә-ә-нә үзләре дә гигант корпуслар мәһабәт булып машинага каршы киләләр дә, салмак кына авышып, артка калалар.
Менә соңгы биналар, соңгы траншеялар үтелде, иген кырлары бятп- ланды. Зур каланың тәэсире әле бер, әле икенче якта күзгә чалынган авылларда аермачык күренә. Әнә стенасы ак кирпечтән салынган биек, мәһабәт бина — бөртек саклау урыны бугай. Аның материаллары, салыну рәвеше (архитектурасы дисәк, бик зурдан кубу булыр) үк, «мин КамАЗ очкыны» дип кычкырып тора кебек. Мондый шәп ♦ биналар исә юл буендагы һәр авылда диярлек. *
Менә киң, иркен басу тараеп калды, юлның ике ягына да карт * наратлар гаскәре басты. Бераздан аларны ак кырда каралып күрен- - гән юкә урманы алыштырды, көязләнеп, кышкы фонда тагы да як- з тырып торган каеннар безгә каршы йөгерде, өрәңгеләр, корыган бо- = такларын офыкка төбәп, шоферга юл күрсәттеләр. Р
Олы юл сулга, Кама ярына салынган су кудыру станциясенә таба > борылды. Монда аның соңгы ноктасы. Безгә исә арырак, Минзәла = якларына узарга кирәк.
Машина, җиңел тирбәлеп, текә үрне төште дә, Кама тугаена ки- * леп керде. Хәер, бу тигезлекне нәрсә дип атавы да кыен. Аның без * килгән юлдан шактый түбәндә булуы һәм уң яктан урманлы каш- п лак — текә яр белән чикләнүе, язын су астында кала торган тугай х икәнлеген аңлатса, күз күреме җирдә күкрәп утырган имән урманы £ зур суга әле шактый ерак икәнен әйтеп тора. Шулай да бу тирәләр- 7 нең су астында каласы сизелә. Урманнар киселә һәм, әйтергә кирәк, J тәртипсез киселә. Кая карама аударылган, киселгән агач аунап ята, * ботаклары җыелмаган. Менә шулар инде хуҗасы ташлап киткән иске йортны күз алдына китерә дә. Соңрак, тирә-як авылларда яшәүчеләр белән сөйләшүдән мәгълүм булганча, чыннан да урманнарны кисү- кыруга, таптау-җимерүгә юл куела икән бу якта. Барыбер су баса, янәсе. Яхшы хуҗа, иске өйдән күчеп китәм дип, беркайчан да булган мөлкәтен вәйран итми, гамәлгә ярардай һәр нәрсәне ала, инде үзенә кирәкми икән, башкаларга бирә. Бу яклардагы леспромхоз кешеләренә әнә шундый хуҗадан үрнәк аласы иде. Безнең Татарстан җирен дә генә дә җитмеш мең гектар чамасы урман һәм әрәмәләр киселәсен истә тотканда, уйланырлык нәрсә бу.
Алда тип-тигез болын-печәнлек һәм көтүлекләр. Корыч арканга тагып агач сөйрәгән тракторлар юлны шул кадәр тигезләгән ки, аның яхшы асфальт магистральдән аермасы да юк. Тирә-якта шундый иркенлек, шундый хөрлек, ихтыярсыз җырлап җибәрәсе килә. Җәйләрен сәхрадыр монда, әй. Вил тиңентен булып сарут, тукранбаш үсәдер. Алар арасында меңнәрчә бөҗәк кыймылдый, болын өстендә аллы-гөлле күбәләкләр чәчәктән чәчәккә очып йөридер. Уң якта нидер пырхылдагандай булды, әйтерсең әнә теге күлдән бер төркем үрдәк күтәрелде. Нигәдер йөрәк сыкрап куйды. Әйе, язын алар тагы таныш күлләрен сагынып кайтырлар, ләкин «үз» күлләрен таба алмый интегерләр. Сандугачлар ел саен оя иткән урыннарын, кунып сай рый торган шомырт-болыннарын эзләп йөдәрләр. Бу иркен тугайны үз итми күчеп тә китәрләр бәлки. Шулай, су астында калачак болыннар болар. Болар гынамы?
Күңелдә — төзелә торган ГЭС директоры Марат Габбасович Йосы- пов белән сөйләшеп утырган кич. Хәтердә инде онытыла башлаган cainiap калкып чыга. Нихәл итмәк кирәк, көрәш, ул нинди генә булмасын, корбансыз узмый. Бу очракта да шактый гына югалтуларга барырга туры килә. Гидроэлектростанция проект куәтенә эшли башлаганда, 218 мең гектар җир су астында калырга тиеш, шуның яртысы авыл хуҗалыгы җирләре. Дөрес, чәчүлекләр күп түгел — нибары 27 мең гектар чамасы. Аның каравы, сиксән мең гектарга якын печәнлек һәм көтүлекләрне, җитмеш мең гектарга якын урман һәм әрәмәләрне су баса. Югалтуларның иң зур өлеше — 63 проценты безнең
I1S
Татарстан өлешенә тия. Су басу зонасына кергән сөрү җирләренә килгәндә исә алар тулысынча диярлек безнең республикада. Әйе, зур саннар, күңелсез саннар болар.
Шулай да өметсезләнергә ашыкмыйк. Ул саннар турында бер без генә уйланмаган. Аларны мөмкин кадәр киметү, җирләрне кулдан килгәнчә саклап калу, инде котылгысыз булган югалтуларны кайтарып алу хакында йөзләрчә инженерлар, экономистлар, партия һәм совет оешмалары җитәкчеләре баш ваткан. ГЭС дирекциясендә миңа көннәр буе проектның калын-калын томнарын актарып, укып утырырга туры килгәне бар. Аның су астында калачак җирләр һәм югалтуларны кайтарып алу турысындагы өлеше аеруча җентекләп эшләнгән. Анда һәр гектардан күпме ашлык, бәрәңге, шикәр чөгендере, печән алынмый калачагы күрсәтелгән. Су астында никадәр терлек азыгы, никадәр азык берәмлеге ятып каласы килограммнарына кадәр мәгълүм. Шул азык берәмлегенә нихәтле ит, сөт һәм; башка продуктлар җитештереп буласы, тагы әллә нәрсәләр бәйнә- бәйнә саналган. Алар Татарстан буенча, башка республикалар буенча һәм гомуми су басу зонасы буенча күпме тәшкил итә — бар да бар. Проектчыларның һич иренми шул кадәр эш майтаруына хәйран каласың. Шул ук вакытта дүртәр, бишәр урынлы бу саннар йөрәккә шом сала.
Әмма алга таба укыган саен күңелдә ниндидер яктылык, өмет туа. Дөрес, алдарак та саннар, тик инде болары югалтуларны кайтарып алу мәгълүматлары. Укыган аен шатлыгың, сөенечең арта, күңел күтәрелә. Баксаң, югалтулар ике-ике ярым мәртәбә күбрәк кайтарып алыначак икән ич! Коры исәпләүләр генә түгел, җентекләп башкарылган, исбатланган.
Югарыда телгә алынган җирләрнең барысы да су төбендә калмый икән. Авыл хуҗалыгы ягыннан әһәмиятлерәк дип саналганнары һәм, билгеле инде, сайрак урыннардагылары саклана. Шул максат белән дүрт урында инженерлык корылмалары — дамбалар өелә. Иске Тәтеш, Ялгыз нарат, Янҗегет, Саузбаш исемнәре белән йөртелә торган түбәнлекләрдә бу корылмалар барысы егерме дүрт, Татарстанда исә тугыз мең гектарга якын чәчүлек һәм печәнлекләрне алып кала.
Инде килеп, котылгысыз югалтулар нәрсә хисабына кайтарып алыначак соң? Проектта бу сорауга да җавап бар. Булган чәчүлекләрне интенсив файдалану, яңа җирләр үзләштерү, печәнлек һәм көтүлекләрне яхшырту, җирләрне киптерү һәм сугару — киң күләмдә мелиорация һәм агротехника чаралары тормышка ашырылганда, матди югалтулар бөтенләй булмый, киресенчә, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү нык арта. Су басу зонасына эләккән колхозларда һәм совхозларда хәзер башкарыла торган эшләр әнә шуны раслый. Хуҗалыкларда мелиорация чаралары үткәрелә, сугарулы көтүлекләр төзелә. Бу яктан караганда республикабызның Тукай районы узган ел аеруча зур уңышларга иреште.
Димәк, матди яктан караганда, югалтулар булмаячак. Әмма Ка-- ма, Ык, Агыйдел буйларындагы болын-әрәмәләрнең элеккеге гүзәллеге тулысынча сакланмаячак. Аларны башка пейзаж, башка матурлык алыштырыр.
Автомобиль сөзәк кашлакка җәелеп утырган авыл янына килеп туктады. Кольпп авылы икән. Ул инде чабуларын җыярга — болындагы йортларын өскәрәк күчерергә өлгергән. Кама суы килеп җитәчәк җирләрдә кура каплаган нигезләр генә сураеп утыра. Безнең юл авылга керми, иске нигезләр арасыннан уза да, калкурак урынга күтәрелеп, алга сузыла. Өч-дүрт чакрым үтәргә өлгермибез, тагы бер
зур авылга килеп керәбез. Элеккеге Боерган авылы күршесе Чебенлеме үз кочагына сыйдырган.
Яңа урам, яңа нигезләр. Киң, якты тәрәзәле гүрничәләр безгә елмаеп карый, кәрнизләр һәм тәрәзә йөзләре бизәкле, буяулы. Өйләрнең күбесе яңа, рәшәткәләре нык, матур. Күбесенчә машина кереп-чыгъш йөрү өчен башсыз итеп махсус ясалган яңа төр капкалар, алар белән ♦ янәшә янбакчалар. Өйләр генә түгел, каралты-куралар да нык, бар- х лык белән төзелгәннәре күренеп тора, салам дигәнең мунча башла- к рында да юк хәтта. Йортлар төзеклеге һәм матурлыгы белән курчак S өйләрен хәтерләтә. Тыкрык башы саен су колонкалары.
Машина туктауга, күзгә беренче чалынган капканы ачабыз. Ир- Е кен генә ишегалды җыйнак, пөхтә, абзар-кура тирәсендә дә тәртип, р Янбакчада быел гына утыртылган алмагач, карлыган, кура җиләге ф куаклары. Тамыр җибәреп, тернәкләнергә генә өлгергән әле алар, _ киләсе җәйгә җимеш тә бирә башларлар. Калын бүрәнәләрдән салын- о ган таза, күркәм өй күңелне тартып тора. Эчтән чисталык тышка ук чыккан, болдыр идәненә басарга кыймый торасың.
Минегаян апа белән Тимергали абзыйның, шактый олы яшьтә бу- п лып, хәзер икәүдән-икәү генә яшәсәләр дә, тормышлары нык, җитү, ~ күңелләре көр, йөзләрендә елмаю.
Элек елга буйларында, болынлы-әрәмәле җирләрдә яшәүчеләр кү- ? ченүдән бик зарланалар икән дип ишеткән бар иде. Шуңа да сүзне п ерактан башларга туры килде: башта исәнлек-саулык, аннары — * дөнья хәлләре. Ләкин Тимергали абзый үзе үк әңгәмәне без теләгән якка борып җибәрде:
— Хөкүмәткә рәхмәт укып кына яшәп ятабыз әле, — диде ул, безнең исән-саулык сорашуга җавап итеп. — Һич уйламаганда йорт- ҖИрне яңарттык, су капка төбенә килде, чәйне әнә газда гына кайнатабыз. Акчасын хөкүмәт, тракторын-мазарын дигәндәй колхоз биргәч, күченүе дә әллә ни кыенга туры килмәде.
Ул арада өстәлгә пар бөркеп чәйнек килеп утырды. Минегаян апа кызлар өлгерлеге белән маен-балын, бавырсагын кортын, шикәр-кон- фетын тезде. Чәй янында сүз тагы да җанлана төште.
Яңа урынга күчүнең башка бер бик әйбәт ягы да булган За Кировларга. Авыл Советы белән киңәшеп, кызлары Гөлсинә өен дә янәшә күтәреп куйганнар — кереп-чыгып йөрергә, хәл белергә якын, бер яккан мунча ике йортка да җитә. Гөлсинәнең үз хуҗалыгы да әти-әни- сенекеннән кайтыш түгел. Шулай булмыйни, шушы «Кама» колхозында егерме елдан бирле сыерлар сава икән Гөлсинә. Андый тырыш ларга кадер-хөрмәт зур инде ул.
Тимергали абзый үзе Ыкның Камага килеп кушылган җирендә, киң, иркен болын-әрәмәләр кочагында утырган Чебенле авылында туып үскән, шунда башлы-күзле булган. Бәхет эзләп калага да барып караган, Ижевск, Казан заводларында эшләгән. Тик Чебенле- Дөн дә ямьле җирне тапмаган. Гаҗәп тә түгел, ул Чебенле болыннарындагы хуш исле печәннәр, ул андагы балан миләш, ботакларын сыгып утырган карлыганнар, аланнарда тәгәрәшеп пешкән җиләкләр тагы кайда бар?! Авыл түгел, җир өстендәге җәннәт инде. Шулай да балалары Чебенледә калмаган Тимергали абзыйның, канат чыгарган берсе оча торган. Укыганнар, белем алганнар, барысы да күркәм генә эшләрдә хәзер. Гөлфирә Пермь заводларының берсендә группа на- чальиигы, Гөлҗәүһәр дә шул ук калада балалар врачы. Гөлфия Казан заводларының берсендә инженер, Фәридә Минзәлә районы Хуҗиәхмәт авылында укыта. Фәрит исә Мннзәләдәге механикалашты- Рылган күчмә колоннада диспетчер, апалары һәм үзе уйнап үскән әрәмәләрне кистерә. Менә бит ул ничек дөнья дигәнең! Алтысы алты Җирдә гөрләшеп яшәп яталар. Чебенледә генә түгел икән бит матур-
лык. Аннан бер матурлык белән генә дә яшәми бит кеше. Тимергали абзый нигезен күчерүне дә бәла дип санамый. Шулай кирәк икән, кирәкнең кыйммәте юк.
— Шул авыл урынында йөзеп йөргән пароходларны күрәсе иде әле, — ди ул дәртләнеп.
Әйе, яңа нигезгә халык инде күнегеп килә, күпчелек күченүдән канәгать. Шулай булмыйни, башта кот очарлык булып тоелган нәрсә яхшы булып чыкты бит: авыллар баштан аяк яңарды, аларга юллар, суүткәргечләр, хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек мәктәпләр, клублар, медпунктлар, кибетләр салынды.
Кыйммәткә, бик кыйммәткә төште бу эшләр. Су басу зонасыннан 134 авыл һәм поселокны, барысы 13200 йортны, 139 колхозны, 21 совхозны һәм ике йөзгә якын башка объектларны күчерергә туры килде. Алары инде эшләнде диярлек. Күченгән халыкның күбесе ул ыгы-зыгылы көннәрне онытып, Тимергали абзый кебек хөкүмәткә рәхмәт укып ятадыр.
Йосыповлар
Без төзелештән әйләнеп кайтканда кич җитеп, гидротөзүчеләр поселогы ут диңгезенә чумган иде инде. Шулай да ГЭС директоры кабинетында ут яна әле. «Гадәттәге урынында, тәрәзә буенда Камаөс- тенә карап торадыр»,— дип уйладым мин, аның кабинетына узганда. Ялгышканмын. Марат Габбасович эш өстәле артында телефоннан сөйләшеп утыра, ә тәрәзә буенда аның кебек үк озын буйлы, тагы ниндидер чалымнары белән директорның үзенә охшаган берәү басып тора иде. Марат Габбасович, сүзен тәмамлап, телефон трубкасын урынына куйды да миңа карады.
— Таныш булыгыз,— Марс Габбасович,— диде ул тәрәзә буендагы кешегә ишарәләп.
— Ике туган бергәләп төзисез, алайса, ГЭСны,— дидем мин, Марс Габбасович белән танышырга кул сузып, һәм исемемне атадым. — Бер гаиләдән ике гидротехник!
— Марс гидротехник түгел, ул Мәскәү автомобиль юллары инсти-тутын бетерде. — дип сүзен дәвам итте булмә хуҗасы. — Шулай да безнең системада эшли. Камгэсэнергострой киң колачлы берләшмә, бик күп профессия кешеләренә эш җитәрлек монда.
Йоыповлар сикереп төшә, үзләре турында җәелеп китә торганнардан түгелләр. Шулай да сүз арасында Марс Габбасович турында кайбер мәгълүматлар билгеле булды. Ул Мәскәүдә институт тәмамлагач, илебезнең төрле урыннарында төзелешләрдә эшләгән, аннары бер төркем совет белгечләре белән бергәләп, экономик яктан артка калган илләргә ярдәм йөзеннән, күрше дәүләтләрнең берсендә юллар, күперләр салышкан. Хәзер исә «Камгэсэнергострой»ның төзү индустриясе базасында. Ул Чаллы җылылык электростанциясен салуга зур өлеш керткән, КамАЗдан башка төзелешләрдә дә аның хезмәте бар.
Аннан Йосыповлар икәү генә дә түгел икән әле Чаллыда. Кече энеләре Чулпан Габбасович бар икән тагы. Ул белгечлеге буенча гидротехник, шушы ук берләшмәнең «Гидрострой» трестында сыйфат лабораториясендә начальник урынбасары.
— Димәк, ГЭС төзелешендә өч бертуган!
— Шулай булып чыга, — диде Марат Габбасович елмаеп, — Чаллыда өчәү. Ә барысы бишәү без: өлкәнебез — Айтуган Тольяттида автомобиль заводы салышты һәм шунда ук эшкә калды, һөнәре шул бит — Ташкентта транспорт инженерлары институтын тәмамлаган
иде. Миннән кечерәк энебез Ринат исә Йосыповлар гаиләсендә өченче гидротехник. Ул Мәскәүдә Тимирязев исемендәге академиядә укыды. Хәзер Алма-Атада яши, ирригация эшләре белән шөгыльләнә.
Тууын зур су буенда да тумады Марат Габбасович, аның дөньяны танып белә башлаган җире — Әлки районының Алпар авылы. Ләкин малай Куйбышев затонында, Идел дулкыннары кочагында үсте. Шунда беренче тапкыр Иделнең зурлыгына, алкынлыгына, мәһабәтлегенә таң калды, суның куәтенә, гайрәтенә, аның эшчәнлегенә сокланды. Шунда нәни Маратның йөрәгендә елгага хөрмәт, мәхәббәт уянды.
Күп тә үтми, укытучы Габбас ага, үзенең ишле гаиләсе белән. Урта Азиягә чыгып китә һәм Әндижан шәһәрендә урнашып кала. Бу якларда диңгез һәм зур елгалар юк, ком да сахра, кайнар җилләр дә кояш кызуы. Әмма шушындый җирләрдә беленә икән дә суның кадере. Монда судан башка мамык, дөге үсми, алмалар кызарып пешми, йөземнәр җимеш бирми — бар яшеллек корый. Урта Азиядә су тереклек дигән сүз ул, ә ирригация эшләрен башкаручы гидротехник — алла. Мул сулы Идел буенда шыткан хисләр ком сахрасында тамыр җәеп, үсеп киттеләр — Марат гомерен су белән бәйләргә булды. Ләкин малай җиденче класска җитүгә сугыш чыкты, дөньяның рәте чуалды, уй-хыялларны тамак кайгысы күмеп китте, мәктәпне ташлап колхозда эшли башларга туры килде.
һаман шунда эшләсә, егетнең хыялы хыял булып кына калган да булыр иде бәлки. Нигә дисәң, инде сугыш тәмамланса да, тормыш әле авыр, җитмәсә, эшче куллар җитешми. Бу хәлдә үз булып беткән колхозны ташлап китү килешми иде. Ә китәргә туры килде барыбер: егетне армиягә алдылар.
Язмышмы бу, ялгышмы: Маратка Куйбышевта хезмәт итәргә туры килде. Бу елларда исә барлык газета-журналлар илебезнең яңа төзелешләре, бигрәк тә ГЭСлар турында еш язалар иде. Өстәвенә, иң зур ГЭСларның берсе Куйбышев шәһәре янында, Жигули таулары районында салына башлады. Шуларны күреп, ишетеп торган егетнең яшьлек хыяллары яңарып, күңелендә гидротехник булу нияте үсте, ныгыды һәм катгый карар булып җитеште. Шул карары кулына дәреслекләр алырга мәҗбүр итте, солдат хезмәтендә аз-маз тигән буш вакытларында ул үзлегеннән укыды.
Армиядән кайтуга, бер җәй эчендә хәзерләнеп, өлгергәнлек аттестатына имтихан тотты, аннан ял да итеп тормастан, Ташкент ирригация инженерлары институтына китте һәм шул ук 1952 елда ГЭСлар төзү факультетында укый башлады.
Институтта яхшы укыды Йосыпов. Шуңа бугай, диплом алуга аны җаваплы эшкә җибәрделәр. Ач далада магистраль каналлар казытты Марат Габбасович, Янгы-өрдә беренче казыкларны кагышты. Аннан Сыр-Дәрьяда Чардалы ГЭСы салуда катнашты — баш инженерның ярдәмчесе булып эшләде.
1965 елда аны Чаллыга чакырып алдылар һәм төзү-монтаж идарәсенә начальник итеп билгеләделәр. Ул чакта әле булачак гидротөзү- челәр поселогында нибары бер йорт утыра, ә Кама үзенең язмышы турында берни белми тыныч кына ага иде. Йосыпов, яңа коллектив туплау белән мәшгуль булган хәлдә, эшчеләргә өйләр салуны тизләтте, бөяләр өйдереп, елганы кысрыклатты. Булачак гидроэлектростанция нигезенә бетонның беренче тонналары ятты.
1969 елда аңа төзелә торган ГЭС директоры постын тәкъдим иттеләр.
Бер гаиләдән биш инженер-төзүче. Шуларның өчесе Чаллыда бүген. Алар белән бергә Татарстанның бик күп егетләре һәм кызлары Җиң сызганып гигант автозавод салалар, аңа тиң гидроэлектростанция коралар.