Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ӘРМӘН ФОЛЬКЛОРЫ ГЕРОЙЛАРЫНА БИРЕЛӘ


Әрманнарда халык иҗатының барча жанрлары — эпик, поэтик асарлар һәм сатира — борын-борыннан яшәп килә. Әмма анда мәсәл жанрының чәчәк атуы ХН—Х1П гасырларда гына чын-чынлап башлана. 1976 елда Мәскәудә «Наука» нәшрияты бастырып чыгарган «Әрмән халкы тормышыннан кызыклы һәм гыйбрәтле күренешләр» дигән китапта шул чор иҗатыннан да шактый күп үрнәкләр бар. Халык аны чит ил баскыннары әледән-әле кабатлап торган һөҗүмнәргә каршы юнәлтә, урта гасыр кешесенең дөньяга карашындагы төрле төсмерләрне тасвирлау, дингә каршы фикерләрне образлы итеп әйтү, аерым затларның теге яки бу кимчелегеннән көлү өчен иҗат итә һәм файдалана. Ул чакларда дөнья күргән ике мәсәл җыентыгының берсен күренекле фикер иясе, атаклы «Суд кенәгәсе» авторы Мхитар Гош, икенчесен — берничә кулъязма циклны берләштергән «Төлке китабы»н Бардан Айгекци җыеп бастырган. Кайбер мәсәл сюжетларының бүтән халыкларныкы белән охшашлыгы булса да. аларда әрмән халкының үз тормышы чагыла, үз геройлары сурәтләнә (илбасарларга каршы сугышлар, баш күтәрү, һөнәрчеләрнең феодаллар һәм ростовщиклар белән сыйнфый килешүнең һич булачак түгелен аңлавы һ. б.).
Шулардан кайбер үрнәкләр белән танышыйк.
Бер тамчы бал
Берәүнең бал сата торган кибете була. Шунда аның җиргә бер тамчы балы тама, һәм шул тамчы өстенә бер шөпшә килеп куна, һәм бер мәче йөгереп килеп шул шөпшәне эләктерә, ә мәчене бер эт куып тота, ә кибет хуҗасы шул этне сугып үтерә.
Бу авылга якын гына икенче авыл бар икән — этнең шуннан килеп чыкканы беленә. Этен кибетче үтергәнен белгәч, аның хуҗасы тиз генә килеп җитә дә кибетчене үтерә.
Шунда ук ике авыл крестьяннары үзара бик каты кыйнаша башлыйлар. Нәтиҗәдә нибары бер кеше исән кала. Ни өчен кырыштылар соң? — Бер тамчы бал өчен.
Мәсәл шуны аңлата: бу дөньяда, без әйткән ике авыл кешеләре кебек, бер тамчы бал өчен әле күпләр сугыша.
Үгез белән ат
Үгез белән ат очрашып үзара сүз башлыйлар. Ат әйтә: «Кем син һәм нәрсәмә ярыйсың? Ә менә мин, ичмасам,— ат. Патшалар, князьләр һәм бароннар мине алтын-көмешләр белән бизиләр дә өсте- мә атланып йөриләр». Ә үгез болай ди икән: «Ә мин — бөтен илнең
муллыгын булдыручы: көне-төне диярлек эшлим, арып бетәм һәм
газапланам. Ә аннары син үзең һәм синең патшаң мин эшләгәнне ашыйсыз,
һәм бүтәннәр дә ашый. Әгәр мин эшләмәсәм — үзең дә, патшаң дә «эһ»
дигәнче җан бирәчәксез. Болай миһербансыз булма».
Бу мәсәл менә нәрсә турында сөйли: үгез урынына эшләүче ке- ф шеләр дә,
һаман атка атланып йөреп илне туздыручылар да бар әле. Әгәр эшче халык
ашатмаса, ат та, аның җайдагы да үләчәк.
Урман тавыгы һәм сунарчы
Бер сунарчы урман тавыгы тота һәм аны суярга була. Тавык исә елый-
елый ялвара икән: «Зинһар суйма мине, мин сиңа менә хәзер китеп, бер көтү
тавык-чебеш куып китерә алам һәм алар барысы да синеке булачак». Ә
сунарчы аңа үзенекен өздереп әйтә: «Син минем кулдан җан бирергә
тиешсең, чөнки үзеңнең бөтен якыннарыңа, бөтен нәсел-ыруыңа үлем
телисең икән бит».
Карганың акыллы бала кошлары
Карга үз балаларына акыл өйрәтә икән: «Сак була күрегез, оланнар, кешедән
куркыгыз — бигрәк тә ул таш алырга дип җиргә иелгән чакта». Ә оланнары аңа
сорау бирә: «Әнкәй, әгәр ул кеше ташны культа инде алган булса, без нишләргә
тиеш?» Ана әйтә: «Сезнең беркайчан да хур булмасыгызны менә хәзер белдем
инде».
Үрмәкүч
Табигате шундый булганга, үрмәкүч һәр вакыт пәрәвез үрә һәм шуның белән
нәрсәдер аулый — үзенә ризык таба. Ә кайчакны ул, мавыгып китеп, пәрәвез
үрә-үрә сырхаулый һәм үлеп тә китә икән. Ә бөтен хезмәтенең җимеше — нинди
дә булса бер чебен.
Арыслан, бүре һәм төлке
Арыслан, бүре һәм төлке дуслашалар да бергәләп ауга чыгып, бер тәкә, бер
сарык һәм бер бәрән эләктерәләр. Сынар өчен бүрегә әйтә икән арыслан: «Менә
шул өч җан иясен барыбызга бүл». Ә бүренең җавабы инде әзер үк булган
диярсең: «И падишабыз, моны ходай тәгалә үзе үк бүлгән ич инде: тәкә — сиңа,
сарык — миңа, э бәрәне —төлкегә».
Арыслан, яман ачуланып, бик каты суга да бүренең ике күзе атылып чыга...
Инде хәзер арыслан төлкегә куша: «Бүл әйдә тизрәк шул өч малны икебезгә».
Әйтә аңа төлке: «И падишабыз, моны бит ходай үзе бүлгән инде: тәкә — сиңа
иртәнге ашка, сарык — төшкегә, ө бәрән — кичен ашарга». Һәм шунда арыслан
сорый аңардан: «Әйт, кызганыч хәйләкәр, кем өйрәтте сине шундый гадел
бүлешкә?» Төлке: «Бүренең тәгәрәп чыккан ике күзе өйрәтте»,— дигән бик
кыска җавап бирә.
Сарыклар һәм бүре
Бүре тау башына менеп баса һәм аның итәгендә сарык көтүе күреп, шул якка
таба кычкырып әйтә икән: «Тыныч яшәгез!»
Ә карт бер тәкә үзенең көтүдәге иптәшләренә әйтә: «Туганкайлар, таудагы
җан иясе безнең тыныч яшәвебезне бик теләсә дә — кем ничек булдыра алса,
шулай тиз генә качып котылыгыз!»
ф МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ
Аю белән төлке
Бер арыслан, кинәт сырхаулап, аяктан егыла, һәм җәнлек-җан- варлар
аның хәлен белергә килә башлыйлар. Төлке, ни сәбәптәндер, соңгарак кала
һәм аю аның өстеннән арысланга инде әләк җиткергән була. «Хәерле
сәгатьтә килмәдең син, юньсез җан, бирегә, — ди арыслан,— ник
соңгардың?» «Үпкәләмә, падишаһым, менә синең үз исемең белән антлар
итәм, авырганыңны ишетүгә, синең саулыкны кайгыртып, берничә яхшы
врачны йөреп чыктым, дару эзләдем мин». Ә арыслан әйтә аңа: «Рәхим ит,
акыллым минем, нинди дару таптың соң?» «Ул бик файдалы һәм бер дә
кыйбат тормый! Врачлар менә нәрсә диде: «Бер аю тотып, тиресен тереләй
тунагыз да шул тирене, җып-җылы килеш, арыслан өстенә каплагыз һәм шул
тире аның бөтен чирен суырып алачак». Арыслан аюны тотарга, тиресен
тунарга куша. Аю күз яшьләре түгә-түгә улый, әлбәттә, ә төлке аңа әйтә:
«Менә сиңа һәм, падиша сараена килеп, бүтәннәргә нәкъ синең кебек яла
ягып йөрүчеләргә шул сабак булсын».
Гыйбрәт: «Кешене гаепләргә һәм әләкләргә ашыкма, күбрәк үз
гөнаһларыңа күз сал, үз кайгыңны кайгыртырга өйрән».
Көнче
Бер патша үз гаскәренең бер-берсеннән бик яман көнләшкән ике
сугышчысы турында ишетә дә шуларның берсенә әйтә икән: «Миннән үзеңне
теләсә нинди дәрәҗәгә күтәрүемне үтен, әмма мин синең иптәшеңә ул
дәрәҗәне икеләтә зур итеп бирәчәкмен»... Һәм менә нинди була
сугышчының патшага биргән җавабы: «Минем бер күземне бәреп чыгар!»
Ул моны икенче көнче иптәшенең ике күзе дә сукырайтылсын өчен әйтә.
Бозаулар һәм эш үгезләре
Койрык чөеп чапкан бозаулар эш үгезен үгетлиләр: «Шул эштән һәм
шундый эзәрлекләүләрдән һич кенә котыла белмәссез икән!» Көннәрнең
берендә шул якларга патша килеп чыга да аңа һәм аның гаскәренә әбәт
әзерләү өчен бөтен бозауларны җыеп суя башлыйлар. Шул чакны үгезләр
әйтә икән: «Менә, оланнар, шул көнгә калыр өчен бернинди эшсез чабып
йөрдегез һәм симердегез бит сез».
Шалкан һәм кишер
Шалкан сорый икән: «Нишләп син, кишер, җиргә бик тирән кереп
үсәсең?» Ә кишер әйтә: «Синең урынсыз кыюлыгыңа минем ис ләрем китә —
үзең ап-ак булган килеш, кеше күзенә күренеп үскән буласың!» Шалкан исә
тагын үзенекен итеп аңа болай ди: «Бәлки мин чыннан да яхшы эшләмимдер .
Әмма синең куркаклыгың да бик начар бит!»
Лачын белән күгәрчен
Артыннан лачын куып килә башлагач, бер күгәрчен әйтә икән: ♦Мин бит
илаһка ирешергә тиешле җан иясе, зинһар, миңа тия һәм зыян итә күрмәгез!»
Ә лачын аңа үзенекен тукый: «Илаһка дигән нәрсә күптән аның өстәлендә
булырга тиеш, ә син монда без оча торган күкләрдә болай буталып йөрмә!»
Шулай ди дә лачын күгәрченне тиз-тиз ботарлап ашап та куя.