Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Тәнкыйтьче, галим, СССР Язучылар союзы члены шагыйрь Зәет Мәҗитовка 50 яшь тулды. 1927 елның 25 августында Актаныш районы Иске Айман авылында туган Зәет Мәҗитов, урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аспирантурада калдырыла 1955 елда «Фатих Кәрим поэзиясе» дигән темага диссертация яклый, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем ала, шул ук бүлек кафедрасында укытучы булып эшли. Бүгенге көндә ул — университет доценты.
1953 елда Зәет Мәҗитовның «Таңгы җыр» исемле беренче шигырь китабы дөнья күрде. Аннары башка китаплары («Чәчәкләр бирәм сиңа», «Яшь каеннар», «Ярсу Ык» һ. б.)... Шулай ук укучылар
Яшь шытымнарга карап...
Көтмәгәндә болыт китте куерып.
Әллә ничек җиләс булып җил исте. Аннан кинәт калды гаҗәп тын булып Әле генә бодай шыткан җир өсте.
Яшел уҗым күрә иде тбүге кат Яңгыр алды, давыл алды тынлыгын. Сыный иде әле аны табигать һәм өйрәтә иде яшәү чынлыгын.
Шунда минем, карап яшь шытымнарга, Бик әйтәсем килде киңәш-cep итеп:
— Сыналмыйча эсседә, давылларда Алтынланып өлгерми һичбер бөртек.
аның күп санлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре, Фатих Кәрим турында аерым мо-нография булып басылган (1963) хезмәте белән яхшы таныш. Зәет Мәҗитов берничә ел Татарстан Язучылар союзы каршындагы тәнкыйть секциясен җитәкләде. 1975 елда аның Бөек Ватан сугышы чоры татар шагыйрьләре иҗаты турында «Сугышчан поэзия» исемле күләмле хезмәте басылды.
Килде болыт...
Килде болып күкрәп, давыл белән. Сукты яшен япь-яшь имәнне.
Күрдем шунда яшь имәнне жәлләп Карт имәннәр башын игәнне.
Күрдем шунда: алар, үзләренә Яшен уты капкан шикелле, Сынган яшь имәнне күтәрергә Теләгәндәй ярсып селкенде.
Давыл шунда җинаяте өчен Үкенгәндәй кинәт сүрелде.
Чал урманның яшел күзләрендә Мөлдерәгән яшьләр күренде.
Юатма
Син юатма мине, юатма, дус, Төзәлерлек түгел яраны Сүтеп тагын кабат бәйләгәннән Авырту соң бетә аламы?
Бетә аламы соң йөрәккә үк, Бәгырьгә үк төшкән сызлану? Ир кешенең горур күкрәгенә Дәвамыни, дустым, кызгану?
Юатма син, син эш китер миңа, Ярдәм сора, боер кирәксә.
Син заманның олы йөген йөклә, Тынгы бирмәс хис бир йөрәккә.
Бүтәннәргә килгән сагышны бир, Өстемә өй бүтән кайгысын.
Зур хәсрәтен дусның бүлештем дип, Шунда гына әйтә алырсың.
Эт ияртеп, куян куып йөргән җирләр. Әнә кылый посып яткан үзән, үрләр.
Бер ялгызым карап йөрим әкрен генә, Юлдаш булып атлый миңа хәтерем генә.
Әй, малай чак, кайда калдың, капларда син? Кайда дуслар? Рафак кайда, Әдһәм, Рәсим?
Әй, чыксалар икән кинәт үр артыннан Я Риф килеп шунда, я Тәрҗеман!
Бер сугышсак икән хәзер Рәфгать белән?..
... Ялгыз гына зиреклеккә кереп киләм.
Монда тынлык. Челтери тик чишмә генә.
Дус малайлар куян куа... истә генә.
Өметләр
Өметләр әле бетмәгән, Юк, алар арта бара. Өметләр безне кояштай Ияртә, тарта бара.
Бар иде өмет өзәрдәй Күңел сүрелгән көннәр...
Юк, имәдек башларны без, Юк, булмадык мескеннәр.
Давылга каршы бардык без, Кичтек ташкын суларны. Кара урман, шомлы төннәр Буалмады юлларны.
Инде җиттек киң үзәнгә, Кояшлы көнгә кердек. Инде чын сүзләр ишеттек, Шәфкатьле йөзләр күрдек.
Инде таптык олы дуслар, Эчтек саф чишмә суын. Инде күздә яшьләр кипте, Ныгыды җилкә-буын.
Көрәшкә әйди өметләр, Өметләр балкып яна. Кит, югал син, өметсезлек, Бирелер дип уйлама!
1977