Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Юллар
Kapa җиргә ялан аяк басып,
Тәүге тапкыр атлап киткәндә, Белмәгәнмен — киләсемне сизеп Күпме юллар мине көткәннәр!
Белмәгәнмен нинди юллар минем Бала чакны алып китәсен Белмәгәнмен кайсын кылыч тотып, Кайсын чәчәк кочып үтәсем.
Белмәгәнмен шул юлларның кайсы
Сөйгәнемә алып барасын.
Белмәгәнмен кайсы юлда сагыш, Кайсы юлда бәхет табасым
Белмәгәнмен... Хәер, бала чакта Ни көткәнен алда кем белгән?!.
... Тик үтәргә язсын озын юлны
Халкым белән бергә, ил белән.
Әллә нигә шулай...
Без тормышны, ахры, аз аңлыйбыз: Бәхет булса — читтән эзлибез.
Ә ул исә туган туфрагыңда...
Без кайчакта аны күрмибез.
«Ерактагы кояш җылы була, Эсселеге ничек, күр», — дибез Ә яныңда ташны эретерлек йөрәк торганлыгын күрмибез.
Хәйран калып ярсу диңгезләргә: «Нинди иркен, нинди киң!» — дибез. Ә яныңда бөтен дөнья сыйган Күңел торганлыгын күрмибез.
«Ләйлә-Мәҗнүн» ничек яратканнар! Юк аларга хәзео тин дибез!
Ә яныңда сине өзелеп сөйгән Ләйләң торганлыгын күрмибез.
Күп вакытта әллә нигә шулай Күңел күзе белән күрмибез.
Бөтен нәрсә тик катлаулы булсын Гадилеккә бәһа бирмибез.
Күрмибез...
Бу дөньяда шатлык кына түгел, Кайгылар да кайчак кадерле. Авырлыклар мине читләп үтсә, Белмәс идем, Тормыш, ямеңне. Ташламагыз мине. Бәхет, Шатлык, Чит итмәгез, Сагыш, Кайгылар! ...Ярларында агачлары бетсә, Елгалар да хәтта саега.
Сусының арта бара
Як-ягымда ком чүледәй
«Сагыну» дигән дала.
Мин шуннан төшемдә күргән
Чишмәне эзләп барам.
Табаннарым кара көйде,
Иреннәр уттай яна.
Бер йотым су! Тик бер йотым!
Ул чишмәң кайда, дала?
Дала битараф, эндәшми,
Юл да күрсәтми дала.
Тик йөрәк һаман ышана
Кайдадыр чишмә барга.
Эзләнүләр нәтиҗәле:
Мин таптым аны, таптым.
Авыр юлдан хәлсезләнеп
Ярына килеп яттым.
Тик тылсымлы икән чишмә:
Исерткеч салкын суы...
Эчкән саен арта бара, һич киметми сусынны.
Ә тирә-якта чүл кебек
Кап-кара көйгән дала.
Сусынны басмый чишмәдән
Аерылып китеп кара!
Ә чишмәдән эчкән саен
Сусының арта бара...
Тупыллар мамык очыра
Мамык очыра тупыллар... Җәйге җил кочагында, Бернидә гаме юк сыман, Ак мамык оча гына.
Найларга оча мамыклар? Ерак булырмы ара? — Кул болгап кала тупыллар, Фатиха биреп кала.
Алар бүтән күрешәлмәс. Еракка оча мамык.
Бер генә җәйлек яфраклар Озаталар кул чабып.
Тупылның бераз моңсурак, Бераз мөлаем чагы.
Шул мамыкларда бит аның
Өмете, киләчәге.
Шомырт
Язлар җиткәч шатлыгыннан
Түбәсе күккә тия.
Ак шәлен ябына шомырт, Яшел күлмәген кия.
Күлмәге уңар көз җиткәч, Ябыныр кара шәлен.
Тимәгез язгы шомыртка, Аңлагыз аның хәлен!
1976
— Кичер син, дөньяда «Юксың» дип йөргәнгә, Башкалар «Бар!» дисә, Мин, юләр, көлгәнгә.
Түзгәнсең, шулай да Чиге бар түземнең: Төреп ай нурына Күрсәттең үзеңне.
— Юк, имеш... Акылсыз, Күрдеңме, мин исән!
Мин җирдә, кояшта, Җил булып мин исәм.
Монолог
Теләсәм су булам, Кирәксә ут булам. Тик саксыз кагылсаң, Шунда ук «юк» булам.
Югалдың, утларга Салдың да янарга — Чакырам, тик беләм Килмәссең яңадан.
Синсез бит гөлләр дә Сөюдән исерми.
— Кичер син, мәхәббәт! ... Мәхәббәт кичерми.