Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Tуган елым — 1946.
Туган җирем — Азнакай районының Эсэй авылы. Урта мәктәпне Азнакайда тәмамладым.
Әдәбиятка хәреф таный башлаган көннән алып га-шыйкмын. Моңа бәлки сабый вакытта ишеткән җырлар, әкият һәм табышмаклар сәбәпче булгандыр. Мәктәптә, аннары университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда үзем дә каләм тибрәткәли башладым.
1970 елда университетны тәмамлагач, үзебезнең рай-онның Сарлы авылында балалар укыттым. Өч ел чамасы BJ1KCM райкомында эшләдем. 1974 елдан башлап район радиотапшыруларын алып барам.
Әдәбиятта вак нәрсәләр юк, шагыйрь бөтен таналарга язарга да хаклы, ләкин иҗат үзәгендә табигатьнең иң бөек казанышы — Кеше торырга тиеш дип исәплим.
1975 елда нәшриятка еАһәңэ исемле беренче шигырьләр җыентыгымны тапшырдым. Ниятләр һәм өметләр әздән түгел болай...
Үзәктә
Таләпләрне һаман арттырам да Канәгатьлек тапмыйм нилектән? — Ил каршында нинди хезмәтем бар? — Җавап бирә торган яшь җиткән:
Вак җанлылык күрсәтмәдем микән, Куркып калмадыммы авырдан?
Шул сораулар, ычкындырмас өчен, Эләктергән йөрәк, бавырдан.
Ирексездән һаман күз салырга Туры килә кылган эшемә.
Дөнья — чиксез!., тик үзәге аның Мин яшәгән шушы төшендә.
Бу заманда
Арысаң да, тирләсәң дә
Туры килә таманга.
Йөкнең җиңеле бармыни
Бу тынгысыз заманда?
Тартылып куйган нервлар
Җәя кереше төсле.
Кагыл ялгыш: ракетадай
Атылып китәр кеше.

Кулга эш тә калмады күк, Прогресс бит, машина... Машиналарны да узып, Кеше кая ашыга?
Туктамый ул ашыгудан, Юлларын хет киртәлә. Үзе белә: бүгенгедән Җиңел булмас иртәгә...
Нефтькә одо
Без дә бит нефть иленнән, Азнакай — безнең яклар. Бәреп чыгар кебек фонтан, Хет таяк белән актар.
Я, шаярма, җир маен син Табарсың җиңел генә! Аның өчен нефтьчеләр Төшә җир кендегенә.
Потлап-потлап «тоз ашала», Җиде кат тирең чыга.
Бу безнең намус вахтасы, Почетлы вахта, чыда.
Бу безнең дуслык вахтасы, Нефть ул — политика.
Көнбатышка кара алтын Дипломат булып китә.
Без тумыштан Азнакайдан, Нефть диңгезе бу як.
«Кара алтын», дуслык булып, Тарала дөнья буйлап.
Рәссам мастерскоенда
Пумалада — буяу!
Тын кал, дөнья,
Могҗизага үзең шаһит бул: Сурәтләргә хәзер җан иңдерә, Яшәү бүләк итә гади кул.
Төннәрен дә монда кояш чыга, Шау чәчәктә кышын болыннар. Бу дөньяда Киек каз юлларын Көпә-көндез күрер урын бар.
Идиллия... Тагын шул ук бүлмә:
Сугыш гарасаты, яу кыры.
Авызыннан дзот ут төкерә, Корбан эзли пуля яңгыры.
Илһам көче, илаһи бер сулыш: Газинурлар кабат терелә. Оста кулындагы җиде төстән Үлемсезлек туа биредә.
Ничек әйтим?..
Без даланы буйсындырган чакта, Сулыш җиткерәлми тузанда, Бер кешене бишкә бүләр көндә Күләгәдә яттың урманда.
Атылганда давыл уртасына, Өлгерик дип тизрәк ничек тә, Тамашачы кебек карап йөрдең, Гамьсез карап йөрдең бер читтә.
һичнәрсәгә каршы төшмәсәң дә, Төзүдән — син читтә Яңаны.
Бер аяктан атлап бармагачтын, Замандашым дия аламмы?
Замандашым минем — җиң сызганган, Иҗатчысы чорның, заманның.
Безнең сулышыбыз кайтавазы — Гудоклары яңа «КамАЗяның.
Сулышыбыз әнә БАМнар аша Кояш илтә тайга эченә.
Шпал өсләренә рельс ята, Ядкарь булып яшьлек көченә.
Башкалар күк яши белмәгәчтен, Яшәсәк тә бер җир өстендә, Ничек сине лаек диеп әйтим Замандашым дигән исемгә