ШИГЫРЬЛӘР
Уралда, Уфадан туксан чакрым ераклыкта биек таулар. хәтфә болыннар, алтын күлләр белән уратып алынган татар авылы Габдрәшиттә 1947 елда дөньяга килгәнмен...
Әдәбиятка булган мәхәббәт мине Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетына алып килде. Дөнья халыкларының, шул җөмләдән үз халкымның бай эстетик мәдәниятен өйрәнү теләге Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү педагогия институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керергә, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең эстетик карашларына багышланган фәнни хезмәт язарга этәрде.
Хәзер СССР Фәннәр академиясенең Казандагы Га- лимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр вазифасын башкарам.
Фән өлкәсендә эшләү миңа үз иҗатыма да тәнкыйть күзлегеннән карарга ярдәм итә. Кайнар, давыллы океанга тиң татар әдәбиятының үсешенә үз өлешемне кер- дәрьяга бер тамчы булып кушыласым килә.
Халкыма
Гомер буе халкым моңлы булган. Кубызларын уйнап туймаган. Күңеле аның һәрчак нурлы булган, Күзләрендә утлар уйнаган. «Карурманяны сузып җырлаган ул... Ә уйлары кара булмаган. Биеклекне максат итеп куйган, Якты уйлар гына уйлаган. Якты уйлар гына уйлаган ул... Тормышы гел якты булмаган.
Әйтерсең лә тарих, карак булып, Ак айгырын аның урлаган...
... Ак айгырны инде күптән таптык: Халкым йөзе бүген нур гына!
Озак яшәр минем моңлы халкым, Охшап моңлы, озын җырына.
race. шул колач җитмәслек
Кечкенәдән йөгәнләдем Мин сине, кырыс тормыш! Сизмәстән егылып төштем. Теләгем — тормыш кормыш.
Түбәннән биеккә очам, Мин, тормыш, горур балаң.
Сине үзгәртеп корам, дип, Үземчә көям, янам.
Кызык дөнья: үлем, тумыш. Мин ашкынам, мин тырыш. Җитез чорны юлдаш иттем — Теләгем — тормыш кормыш!