ШИГЫРЬЛӘР
Шахтер моңы
Үз моңыңны табу җиңел түгел, Тамырлары аның тирәндә;
Тамырлары аның, һай, тирәндә — Үлчәп буһмый нәрсә белән дә!..
Хыялымда үткәннәргә кайтып, Узып борма, урау юлларны, Әбкәм эчкән сагышларны татып, Чиртеп бабам чирткән кылларны,
Халкым кичкән гарасатны кичеп, Заман йөген төяп иңнәргә, Кат-кат утка кереп, суга төшеп Киләм кабат якты көннәргә.
һәр сәгате җырда җырланырдай
Шушы чорга килеп юлык та, Ут уйнатма, имеш, кулларыңда, Ярма, имеш, кылны кырыкка!
Аңлап шуны, эшнең иң авырын Сайлап алдым йөзне чөерми. — Шахтада мин. Монда үзгә урын: Җилләр исми, чәчәк сибелми.
Күк гөмбәзе монда — каты токым, Ә офыклар... — тоташ таш күмер. Тоеп шунда яшәү матурлыгын, Гөрләп чәчәк ата яшь гомер!
Кыю җырлап, үз моңымны эзләп, Күмер чабам, — төшәм тирәнгә. Тамырлары моңның, һай, тирәндә — Үлчәп булмый нәрсә белән дә!..
Хезмәт — бәхет. Шуннан зурракны мин Эзләмим дә бүтән, тапмам да.
Катлам ача барып бер-бер артлы Якынаям яңа катламга!
Алыш -биреш
Син аңларга мине тырыш, Күп сорамыйм, тормыш, синнән. Ләкин сиңа күпме тиеш, — Шуның барсын ал син миннән!
Ал син миннән яшьлегемне, Алган сыман бала чакны. Вакыты җиткәч — сорап торма, Каерып ал алачакны.
Хакыйкатькә син тугры бул, Ялган белән иркәләмә. Кайгым булса — бүген үк бир, Калдырмыйча иртәгәгә...
Алда күпме алыш-биреш, Вакыт көтми, вакыт кырыс, һәр таң саен көтә безне Яңа тормыш, яңа бурыч!..
Идел кызына
Күңел күзең шунда тарткан сыман Киләсең син Идел ярына: Чәчләреңнән сыйпый җиңел томан, Тезләреңә дулкын сарыла.
Серле пышылдыйсың: китәм! диеп, Зәңгәр офыклардан күз алмый. Өнем микән, төшем микән диеп, Оеп тора Идел кузгалмый.
Шул Иделне ташлап китсәң әгәр, Бу якларда нинди ямь калыр? Ярда биер шомлы күләгәләр, Айкалыр да дулкын чайкалыр.
Читтән син эзләгән алтын балык Нәкъ шушында, Идел суында.
Китсәң — бәхетеңнән коры калып, Үкенерсең гомер буена.
Урманчы уе
Йокың ачып, җанны сискәндерә Таң җиленең кинәт исүе.
Агач очларыннан әйтерсең лә Йөгереп уза тиен көтүе.
Җилфер-җилфер җилкәй өлгермидер Урман куенына сыенып, Аннан бары берәм-сәрәм сары Яфрак кына кала коелып.
Гомер җилдәй шаулап узган чакта Агач түгел, еллар башыннан, Узган юлларымда һәр адымда Яфрак ярыр күкрәп яшь имән!..