Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР ШАГЫЙРЬ-ТРИБУН...


Әдәбият һәм язучы
иҗаты турында
хмәт Фәйзи мәдәният тарихына татар шигъриятенең фәлсәфи-романтик традицияләрен дәвам иттерүче тынгысыз шагыйрь. үзенчәлЬкле драматург, күренекле прозаик һәм балалар язучысы, ялкынлы публицист булып җереп калды. Ләкин ул «коеп куйган» әдип кенә түгел, актив җәмәгать эшлеклесе, әдәбият фәненең үсешенә зур өлеш керткән киң карашлы галим һәм тәнкыйтьче д» иде. Моңа ышану өчен, аның әдәбият мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, истәлекләре һәм хатлары тупланган «Әдипнең эрудициясе» исемле китабын укып карау да бик җитәIV. Бу җыентыктагы материаллар Ә. Фәйзи исемен татар әдәбиятының иң күренекле галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре белән бер рәткә куя. «Иҗат кыюлыгына — юл!», «Халык шагыйре», «Осталык мәктәбе», «Иҗат дуслыгы өчен», «Әдипнең эрудициясе» кебек иң яхшы мәкаләләрендә әдип татар әдәбиятының үсеш этаплары, аның уңышлары һәм күләгәле яклары турында уйлана, Г. Тукай, һ. Такташ, М. Гафури һәм М. Җәлилләрнең шигъри мирасын пропагандалый, бөтен совет әдәбиятын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәрә
Әдип һәм тәнкыйтьче буларак, Ә. Фәйзи утызынчы елларда җитлегә. Шул чорда ул татар поэзиясен «Флейталар». «Дала һәм кеше», «Көрәш бара», «Кара таш ник дәшми?» шикелле гаять үзенчәлекле поэма-балладалары, берсеннән-берсе гүзәлрәк лирик парчалары һәм җырлары белән баета. Халык иҗаты ачышларын язма поэзия казанышлары белән баетып, Ә. Фәйзи яңа әдәбиятның, социалистик реализм әдәбиятының үсү мөмкинлекләре чикләнмәгән булуын раслый. Ул поэзиядә интеллек- туаль-фәлсәфи башлангычны үстерүгә, хисне фикер белән үреп сурәтләүгә зур көч куя.
Шагыйрьнең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге поэзиясе белән бергә атлый Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә караган мәкалә-рецензияләрендә ул үзенең шигъри принципларын теоретик яктан дәлилли, үзенә якын иҗади эзләнүләрне яклап чыга, җитеш- сезлекләргә каршы көрәшә. Болардан тыш, шагыйрь әдәби иҗат мәсьәләләрен дистәләрчә шигъри этюдларында, фәлсәфи миниатюраларында, шаян парчаларында, сатирик һәм юмористик әсәрләрендә кузгата. «Безнең шеренгада бер урын буш», «Шигырь турында», «Шагыйрь», «Тукай кабере янында», «Сайладым», «Тышта яз...», «Юксыну» һәм башка шигырьләрендә Ә. Фәйзи халыкчанлык һәм гуманизм идеалларын яклап чыга, поэзиянең халык тормышында, халык язмышында тоткан урыны турында тирән фикерләр әйтә. Шагыйрьне сәнгать белән чынбарлык арасындагы катлаулы мөнәсәбәт, поэзиянең матурлык хисе тәрбияләүдәге, укучының характерын форма-
IV Әхм.т Фәйзи Әдипнең эрудициясе. Төзүчеләре 3. Фәйзиена һәм Н Юзнев. Казан. 1973 ел.
Ә
милырудагы роле, традиция белән яңачалык арасындагы диалектик бәйләнеш мәсьәләләре борчый Ә. Фәйзи иҗат методы, әдәби осталык мәсьәләләрен үзәккә ала. эчтәлек белән форма арасындагы мөнәсәбәт хакында булган фикерләре белән уртаклаша. Поэзия турында шагыйрь зур кайгыртучанлык һәм җаваплылык хисе белән, әгәр шулай әйтергә яраса, дәүләт кешесе буларак яза. Ә. Фәйзи шагыйрь шәхесенә гаять зур таләпләр куя. Аның өчен поэзия — халык бәхете өчен көрәш һәм социа- ф. листик төзелеш коралы. Шулай булгач, аның иҗатчысы да чорның алдынгы кешесе булырга, укучыларда тормышка мәхәббәт һәм ихтыяр көче, иҗади ялкын тәрбияли = белергә тиеш.
Гражданлык рухы белән сугарылган югары поэзия үрнәген ул Г. Гейне, А. Пуш- £ хин, В. Маяковский, Г. Тукай һәм һ. Такташ иҗатларында таба, үзенең бик күп шигырьләрен әдәби остазларына багышлый.
«Әхмәт Фәйзинең гомере буе тугрылык саклаган, гомере буе табынган язучы- = сы —Габдулла Тукай. Тукай образын әдәби образларда гәүдәләндерүгә, Тукай иҗа- - тый пропагандалауга, өйрәнүгә ул гаять зур өлеш кертте», — дип яза әдәбият гали- 2 ме Н. Юэиев1. Ә. Фәйзинең «Тукай» исемле тарихи романы, халык шагыйре турындагы сәхнә әсәрләре укучыларга мәгълүм. Шигырьләрендә исә беренче адымнарын- — нан ук ул Тукай иҗатын, Тукай шәхесен якты маяк итеп ала. «Эшләсәң генә тешләр- ♦ сең». «Кар кеше», «Икмәк исе» кебек 1916—1917 елларда язылган беренче әсәрлә- г рейда үк Ә Фәйзи Тукай шигырьләренә иярә, ул күтәргән темаларны, аның инто- - иациясен кабатлый.
Егерменче еллар урталарыннан Тукай поэзиясенә аңлы, иҗади мөнәсәбәт урнаша Тукай традицияләренә таянып, Ә. Фәйзи замандашының революциягә хәрәкәтен - тормышта үз урынын, үз юлын эзләвен сурәтли. <
Элекке мираска, революциягә кадәр иҗат ителгән әсәрләргә карата, тискәре мө- - иәсөбәт киң таралган, үткән гасырларда яшәгән әдипләр иҗатын «тарих чүплегенә» •“ ыргытырга чакырулар модада булган бер чорда Тукай традицияләрен яклап чыгу _ сүз дә юк, мактауга лаек 4ш була. Без, әлбәттә, Ә. Фәйзине үз чорыннан өстен куяр- сг- га җыенмыйбыз. Н. Юзиев бик хаклы рәвештә язганча, аның бу еллардагы аерым (_ мәкалә-реценэияләрендө РАПП установкалары тәэсирендә туган ката карашларны да очратырга мөмкин «Сәхнәдә йөрүче аяклы плакатлар белән тамаша залында утыручы геройлар турында» (1933) исемле мәкаләсендә, мәсәлән. Ә. Фәйзи, аерым сәхнә керләрендә очраган схематик фикерләргә каршы чыгыл, түбәндәгечә яза: «Чын кешене безгә реалистик итеп бирергә кирәк Ләкин нинди реализм белән? Моның өчен буржуа реализмы ярыймы? Юк, ярамый. Чөнки буржуа реализмы тормышны тыштан караганда дөрес кебек тасвир итсә дә, аны хәрәкәтсез, катып калган рәвештә, статика хәлендә тасвир итә»э. Яңа әдәбиятның бурычлары хакында куп кенә кызыклы фикерләр әйтсә дә, элеккеге реализмны аңлауда ул чикләнгәнлек күрсәтә, РАПП теоретиклары алга сөргән догмаларны кабатлый. Аның бу фикерен дәвам иттергәндә, читкә ыргытылырга тиешле «буржуаз реализм»га Тукайны да кертергә туры килер иде Үз иҗатында Ә. Фәйзи традиция белән яңачалык арасындагы дөрес мөнәсәбәтне тизрәк таба. Поэзиясе белән тәнкыйте, эстетик фикере нигездә бергә атласалар да, вакыты белән шагыйрь Ә. Фәйзи теоретик Ә. Фәйзидән сизгеррәк, алдан «үрүчәнрәк булып чыга.
Г. Тукай иҗаты Ә. Фәйзигә халыкчан рухы һәм демократик характеры белән «ын була. «Синең урының кабер түгел, безнең йөрәкләрнең ачык, киң гүре. Син ■Чырлыйсың Һаман безнең белен, җырың белән бүген син — тере», — дип яза ул •Тукай кабере янында» шигырендә. Тукай традицияләре Ә. Фәйзинең эстетик идеа-лын, шигъри зәвыгын камилләштерүдә, халык тормышы белән бәйләнешен ныгыту елында хәлиткеч роль уйный.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Тукай образында, Тукай эшчәнлегендә ул шагыйрь- лак идеалы күрә. Шул югары үлчәүдән чыгып, ул замандашлары иҗатына эстетик ’•ләппәр куя, шигърият елкөсендәге чүп үләннәренә каршы керәшә, совет әдәбиятының үсешенә аяк чалучы тискәре күренешләрне көн яктысына чыгара
' Шунда ух. 5 бит
Шунда ук. 5 бит
Шунда ук. 129 бит
Ә. Фәйзи, әлбәттә, үзен Тукай традицияләре белән генә чикли алмый Яңа чор, яңа кеше аңында барган грандиоз үзгәрешләр сурәтле фикер чараларының да яңаларын табуны, кыскасы, новаторлыкны таләп итә. Никадәр генә киң һәм тирән булмасын, Г. Тукай традицияләре алдынгы идеология белән коралланган совет шагыйрен ахыргача канәгатьләндереп җиткерә алмый. Бу хакта Ә. Фәйзи язып та чыга. «Ватаным мине тарихи яктан сыналган алдынгы революцион теория белән коралландырды, — ди ул. — Бик күпләр арып һәм гаҗизләнеп егылган заманда, капитализм хө- кем сөргән караңгы заманда Тукаебызга шушындый компассыз капшанып бару никадәрле кыен булганны мин бик ачык күз алдына китерәм»V VI.
Революцион чынбарлыкның шигъри гәүдәләнешен, аның сынын чагылдыру юлында тагын бер югары үрнәкне Ә. Фәйзи В. Маяковский белән һ. Такташлар иҗатында күрә. «Революция шагыйрьләремнең иҗаты аңа әдәбиятта партия политикасын үткәрүнең, халыкчан рухны һәм социалистик идеалны сәнгатьчә нәфислек белән сурәтләүнең югары үрнәге буларак якын. «Бер йөрәктән бөтен телләрдә» шигырендә Ә. Фәйзи үзен, Маяковский белән Такташ шикелле үк, партияле шагыйрь, тенденциоз шагыйрь дип атый («Әйдә мине иң-иң партияле пропагандист икән дисеннәр») Иҗатында коммунистик тенденциялелекнең матур үрнәген биргән Владимир Маяковскийның фаҗигале үлемен ул бик авыр кичерә. Авыр хис, тирән кайгы шигырь юлларына күчә. 1931 елда язган «Безнең декларация» исемле шигырендә Ә. Фәйзи, көрәш мәйданыннан вакытсыз киткән өчен, әдәби остазына үпкә белдерә:
Безгә ачык бүген:
— Снн эшләдең Кичермәслек Авыр җинаять
Маяковский таланты — бөтен ил, бөтен халык байлыгы. Шуңа күрә дә, Ә. Фәйзи фикеренчә, дошман коткысына бирелеп, ул олы гомеренә нокта куйган «кургаш там- чы»ны кабул итәргә тиеш түгел иде. Шагыйрь В. МаяковсАийны фаҗигале финалга алып килгән сәбәпләрне берьяклырак, дөресрәге, РАПП «теоретиклары» тараткан версияләр буенчарак аңлата Бәхеткә каршы, «Безнең декларациямнең төп пафосын андый берьяклы карашлар билгеләми. Ә. Фәйзи Маяковскийның революцион поэзиясенә гаять югары бәя бирә. Ул яраткан остазын «даулы илнең бөек быргычысы», атаклы җырчысы дип атый һәм аның мирасына, ул салган «баганалы» юлга турылыклы булып калырга ант итә 3.
һ. Такташ үлеме уңае белән язылган «Безнең шеренгада бер урын буш» (1931) шигырендә шагыйрь: «Җырлар коя торган домнаның бер эшчесе бүген югалганны без тешләрне кысып тыңладык», «яшереп булмас бүген, Такташ тудырыр күңелләрдә тирән юксыну», — ди. Һади Такташ поэзиясе авторга оптимистик рухы, яңа тормыш һәм социалистик төзелеш өчен барган киеренке көрәшнең катлаулы конфликтларын, иҗтимагый коллизияләрен кабатланмас характер аша, югары осталык белән сурәтли белүе, халыкчан интонациясе, кешелекле лиризмы белән якын. Шагыйрь әдәби шеренгадан төшеп калганга аның йөрәге әрнесә дә, ул пессимизмга бирелеп, кулын салындырып утырмый. Балавыз сыгуны, сыкрануны оптимист рухлы Такташ үзе дә гафу итмәс иде.
Такташ татар поэзиясен социалистик реализмның магистраль юлына чыгарып калдыра. («Ул күрсәтте ничек борылыш ясау кирәклекнең тере үрнәген».) Шуңар да аның шигъри мирасы чордашларын һәм киләчәк буын шагыйрьләрен яңа үрләргә, иҗади эзләнүләргә әйдәп, рухландырып, илһамландырып торачак. Ә. Фәйзинең шигьри логикасы түбәндәге нәтиҗәгә алып килә:
Без ялгадык сафны,
Юк өзеклек.
Чөнки юлыбызда
Йолдыз иттек
' Шунда ук, 328 бит.
VI «Яңалиф» журналы. 1931 ел. I сан.
3 Соңрак ул Маяковскийның үз иҗатына һәм гомумән татар поэзиясенә ясаган йогынтысы турында махсус мәкалә дә язып чыкты. («Дружба народов» журналы. 1950 ел, 2 сан.)
Большевикның
Беек сәнгатен!
■Юксыну» (1947) шигырендә Ә. Фәйзи яңадан Такташка әйләнеп кайта. Такташ үлгәннән соң ике дистәгә якын вакыт узган, «революция шагыйре»нең әдәби мирасы заманның авыр сынауларын үткән. Шагыйрь инде үзе дә олыгайган, остазыннан алган эстафетаны дәвам итеп, татар әдәбияты тарихына уеп куелырдай шигырь-лоэма- лар, драмалар иҗат иткән. Әмма ул үзен әле һаман Такташның укучысы итеп саный һәм кыска, образлы детальләр аша остазының җанлы образын күз алдына бастыра:
...Тагын яуды карлар... Әле һаман Яңа шигырен тотып кулына. Салкын тыштан >ңылы өйгә Такташ Килеп керер төсле тоела.
Еллар үткән саен, «юксынуның ачы хисләре» ныграк сизелә, йөрәкне ныграк ярсыта. Шигырь юлларына үкенечле, аянычлы хисләр, элегик интонацияләр килеп керә. Кеше физик яктан табигать законнары каршында көчсез... Такташ кире кайтмас- Ләкин буыннарга калдырган эстетик байлыгы елдан-ел тулырак ачыла барыр, яшәрә барыр. Аның иҗаты үлемсез
Әйе, Ә Фәйзи А. Пушкин, Г. Гейне, Г. Тукай, В. Маяковский, һ. Такташ кебек поэзия титаннары турында тирән ихтирам белән яза. алар иҗатында кеше акылы ирешергә мөмкин булган казанышларның югары үрнәген күрә. Шагыйрь хәзерге поэзия белән үткәннең гүзәл традицияләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтне гадиләштереп аңлауга каршы. Ул үткәндәге үрләрне гади кабатлау юлына чакырмый. Шул ук вакытта классиклар поэзиясен вакыт-вакыт бил бөгеп, юбилейларны уздырганда табынып ала торган пьедесталга әйләндерүне хупламый. Хәзерге поэзия, Ә. Фәйзи уенча, халык тормышына, шәхеснең мең тармаклы рухи дөньясына якынайганда, элгәрләренең уңай тәҗрибәсенә таянып эш итәргә, кыю эзләнүләрен шул уңдырышлы җирдә алып барырга тиеш. Шигырь техникасын баету, сурәтләү алымнарын, композиция төзү ысулларын төрләндерү юлында классик мирас теләсә кайсы сүз остасы эчен алыштыргысыз таяныч һәм бетмәс чыганак була ала. Ниһаять, әдәби остазлар иҗтимагый эшчәнлекләре, тормышларын тулысынча халыкка хезмәт итүгә багышлаулары белән дә яңа буын шагыйрьләре өчен үрнәк булып торалар.
Г Тукай һәм В. Маяковскийлардан алган сатира камчысын кулына тотып, Ә. Фәйзи поэзия учагында кул җылытучы һәр төрле кәсепчеләргә, халтурщикларга, талантсыз, зәвыксыз һәм белемсез килеш шагыйрь исеменә дәгъва итеп йөргән «мәрөкәй- ләргө» каршы чыга. Аның сатирик каләме елдан-ел үткенәя, чарлана бара. «Бер шагыйрьнең йөрәк тарихы» (1936), «Мәрәкәй» (1939), «Минме тормышны белмим?» (1952), «Эх, шагыйрь булсаң иде!» (1952) кебек сатирик-юмористик шигырьләрендә автор иҗат кешеләре алдына гаять югары этик-эстетик таләпләр куя.
Ә, Фәйзи егерменче еллар поэзиясенә һәм тәнкыйтенә хас җитешсезлекләрне механик рәвештә кабатлауга каршы чыга Әзер схемалар, догматик фразалар белән яңа иҗат методының мөмкинлекләрен чикләргә омтылучыларны юмор ярдәмендә фаш итә, көн яктысына тартып чыгара. Поэзия, тормышның үзе шикелле үк, нәкыш- ларга бай, куп төрле булуы белән кадерле, ди ул. Туктаусыз узгәреп-яңарыл торганда гына әдәбият тормышның әйдәүче көче, халыкның рухи таянычы була ала. Соеет поэзиясенең дәрәҗәсенә, абруена зыян китерүче урта кул әсәрләрне, җирдән сөйрәлүче канатсыз натурализмны, риторик купшылыкны фаш итү белән бергә. Ә. Фәйзи укучыда эстетик зәвык тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирә.
Мәгълүм булганча, поэзия—иҗтимагый аңның гаять үзенчәлекле тере. Шигърият, Диңгез уртасындагы утрау шикелле, ялгызы яши алмый, ул укучылар массасы белән Даими элемтәдә генә үсә ала. Яхшы шигырь язу бер хәл. Шагыйрьнең кайгысын һәм шатлыгын, мәхәббәтен Һәм нәфрәтен, фәлсәфи уйлануларын һәм хисләрен аңларлык, иарәге белән тоярлык укучысы булу да шарт әле.
Сүз дә юк, революциядән соңгы елларда укучының эстетик зәвыгы, фикерләү Дәрәҗәсе үсте, поэзия сөючеләр саны бермә-бер артты. Халык алдында әдипләрнең авторитеты күтәрелде Ләкин шигырь язу социалистик төзелеш ечен хаҗәте булма
ган «вак-төяк» эш дип, аңа кимсетеп, үзләренчә түбәнсетеп караучылар да очрап куя. Бу тип мещан узен югары культуралы кеше саный, кирәксә-кирәкмәсә фәнни- фәлсәфи темаларга сафсата сатарга ярата. Чынында ул — тарихи прогресстан артта калган, ялган фикерләр белән алданып яшәүче, туң җанлы, табигый матурлыкны аңлаудан мәхрүм «чеп-чи бюрократ». Ә. Фәйзи менә шундый мещаннарга, обывательләргә каршы сатирик каләме белән һөҗүмгә ташлана. Берничә эре штрих белән, диалог һәм сүз уйнатулар аша, шагыйрь «йөрәккә сай» шул бәндәнең сатирик образын рәсемләп бирә:
— Шагыйрь!.. Эһем... По-эт!.. «Акыллы баш!»
Юха көлү яшерә күзендә, — Әйтерсең лә акыл тонналап Үзендә.
(«Бер тип».)
Сәнгатьне практицизм фәлсәфәсеннән генә чыгып бәяләүче «акыллы баш» мещаннарны халык алдында фаш итүнең бердәнбер ышанычлы юлы — әдәбиятның олы миссиясен аклардай, җан азыгы булырдай яхшы шигырь язу. Әдәбият — намус эше. Шагыйрь намусында халык намусы чагыла. Шуңа күрә кулына каләм алган язучының халкына әйтер сүзе булырга тиеш. Димәк ки, ул, үз хезмәтенә җаваплылык хисе белән карап, туктаусыз үсәргә, «гел яктыга, югарыга» үрләргә, язганын тәнкыйть иләге аркылы уздырырга, «чорга торырлык» сүзен эзләгәндә «меңәр тонна руда» актарудан да курыкмаска тиеш. «Эх, шагыйрь булсаң иде!», «Шигырь турында», «Язучы» кебек шигырьләрендә Ә. Фәйзи менә шул хакта уйлана. Язучыга иң кирәкле сыйфатлар нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, ул үзе яхшы белгән, йөрәге белән тойган өакыйга- күренешләр, ахыргача ышанган хакыйкатьләр һәм төшенчәләр турында гына язсын. Икенчедән, поэзияне газета информациясе белән бутарга ярамый. Шигырь бар белгәнеңне, күргәнеңне түкми-чәчми, эзмә-эз сөйләп бирүне яратмый. Поэзия иҗтимагый тормыштан бик күпләрне борчыган төенләнеш моментларны сайлап алуны һәм аны чорның югары идеалларына тиң сурәтләү чаралары ярдәмендә, кабатланмас ин-дивидуаль колориты белән укучыга җиткерә белүне шарт итеп куя. Өченчедән, шагыйрь заман тавышын, тормыш материалын зиһен көче, тойгысы белән баетырга, кыскасы, йөрәге аркылы уздырырга тиеш. Поэзия пыскып януны өнәми. Үзеңне кызганмыйча эшләп, яныл-көеп, кыскасы, авыр газап белән туган шигырь генә ләззәт бирә, укучы күңелендә җавап хисләре уята ала, ди шагыйрь.
Ә. Фәйзи шагыйрь хезмәтен идеаллаштырып, романтик буяуларда сурәтләүдән ерак тора. Язучы «табип та түгел, күрәзә дә» түгел. Иң кызыгы шунда, ул кеше турында, аның иң интим, иң тирән эчке серләре турында язса да, узен-үзе белми икән. Шагыйрь белән аның лирик герое бервакытта да тулысы белән тәңгәл килми, шагыйрь белән укучы арасындагы мөнәсәбәт шактый катлаулы һәм четерекле:
һәй, син, кеше, ирме, хатын-кызмы, «Ник текәлеп миңа карыйсың!» — Дип сорама аннан, сиңа карап, Аның үзен килә таныйсы...
(«Язучы».)
Шагыйрь шәхесе һәм поэзия хакында уйлануларын, шигъриятнең иҗтимагый тормышта, халык рухында биләгән урыны турындагы фикерләрен Ә. Фәйзи «Кайчак яң- лыш», «Шагыйрь», «Тышта яз...» шикелле күп санлы әсәрләрендә дәвам иттерә. Төрле елларда иҗат ителгән бу шигырьләрне полемик рух, дәртле аһәң, поэзиянең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге өчен борчылып уйланулар якынлаштыра. Үзәктә сыйфат мәсьәләсе тора.
Ә. Фәйзи җитешсезлекләрне күпертеп, шуларны тәнкыйтьләүдән ләззәт таба торган шагыйрь түгел. Ул уңай күренешләрне дә читләтеп үтми, талантлы замандаш-
парын хупларга һәм рухландырырга да җылы сүзен таба. Әдәбиятта үз сүзен әйткән, аны яңа геройлары белән баеткан һәр талантлы һәм намуслы художник ихтирамга лаеклы Нәкый Исәнбәт — шундый суз осталарының берсе. Халыкның талантлы улына мәхәббәте мәгърур кыяфәтле, тирән тамырлы карт имән образы аша җиткерелә:
Каршы ала сине җиз яфраклы Карт имәннең мәгърур килбәте. Ул сәламли башын ими генә, Тәңкәләрен генә тибрәтеп.
(«Көзге урман».)
гыпып үтәсе килә. Язучы исемен йөртергә җөрьәт иткән кеше, Ә. Фәйзи фикеренчә, тапле һәм тирән белемле булырга тиеш Культура дәрәҗәсен, теоретик белемен һәм зәвыгын үстерү, камилләштерү өстендә даими рәвештә эшләмичә, табигать тарафыннан бирелгән сәләтенә һәм шәхси интуициясенә генә ышанып яшәсә, язучы елдан-ел үсә барган фәнни һәм эстетик таләпләрдән артта калачак. Эрудицияңне баету, «дөньяга үзеңнең төпле карашыңны, булдыру өчен», сәнгатьнең чиктәш төрләрен, андагы моннан чыгып, шагыйрь, форма үсешенә, техникага, рифма-ритм чараларына таләпне арттырып, эчтәлек турында онытып, формализм тегермәненә су агызмыймы дигән шик туарга тиеш түгел. Ул гомере буе формализм агуына каршы көрәште. «Бер тәнкыйть уңае белән» исемле мәкаләсендә ул форма белән эчтәлек арасындагы мөнәсәбәтне бик ачык итеп аңлатып күрсәтә. «Әгәр дә ул (форма) безнең эчтәлекне оештыручы булып, идеяне ачарга ярдәм итсә, бу яхшы форма була. Әгәр дә ул эчтәлекне ачуга комачауласа, эчтәлек белән исәпләшмәстән форма өчен форма булып калырга теләсә, бу инде зарарлы күренеш, бу формализм булып чыга»
Олы поэзияне заман темасы, халыкчан рух бизи Шагыйрь язарына азыкны бишьеллыклар төзелешеннән, сыйнфый көрәш мәйданыннан, кыскасы, замандашлары тормышыннан эзләргә тиеш «Дала һәм кеше» балладасында язганча, «легендалар, кыю мифларны артта калдырып, безнең чынлык бара» «Тема ээләл борын казыма. Ә син тормыш казы, менә кайда син эзләгән төпсез хәзинә», — ди Ә. Фәйзи каләмдәшенә
Сыйныф.
Синең кустарьларың бит без. Сындырмасын безне ялгызлык. Боек артелеңә беэне дә ал. Өйрәнчегең итеп ал безне.
В. Маяковский «Во весь голос» поэмасында совет хөкүмәтеннән үзенә шигъри план бирүне таләп иткән иде. Ә. Фәйзи дә шул рух, ният белән яши:
Ә. Фәйзи татар әдәбиятына бөтенсоюз таләпләре биеклегеннән килеп бәя бирә. Л Шул җәһәттән, заманында «Литературная газетамда басылып, киң җәмәгатьчелекнең игътибарына паеклы булган «Әдипнең эрудициясе» исемле теоретик мәкаләсенә ка- 3
ачышларны ныклап өйрәнергә кирәк. Чөнки «сәнгатьнең төрле төрләре бер-берсе с; белән аерылгысыз бәйләнгән, һәм сәнгать эшлеклеләре бер-берсеннән башка яши Ч д» һәм иҗат итә дә алмыйлар. Архитектор, скульптор, нәкышче, шагыйрь, компози- _ тор, график һәм романист — барысы-барысы бергә иҗат итәләр»1. с?
Сәнгатьнең башка төрләренең ачышларын үзләштерү, иҗатка «алып керү» әдә- * * биятның үз спецификасын югалтуга китерми. Чөнки «әдәбият арадашлыкның иң уни- •ерсаль коралына — сүзгә ия. Әдәбият барлык чиктәш сәнгатьләрнең тәнкыйтьчесе < да бит»2. Шул ук фикерләрен ул шигъри әсәрләрендә дәвам иттерә, ачыклый. «Шигырь турында» әсәре бик күп теоретик һәм практик мәсьәләләрне калкытып куюы о белән аерылып тора. Шагыйрь композиция, форма, әдәби техника өлкәсендә туктаусыз һәм төрле юнәлешләрдә алып барылган кыю эзләнүләрне яклап чыга. Ләкин
сүз катып.
Җыр-шигырь язуны ул эшче хезмәтенә тиңли Шагыйрь алдынгы сыйныфның бер әгъзасы.
Техниканың соңгы сүзен даешь. Даешь шигырьгә дә бишьеллык.
Хезмәттә ул эстетик матурлык, шигъри рух таба. Менә шул идеалыннан, партияле- тенденциялелектән чыгып, Ә. Фәйзи тормышны бизәп, матурлап сурәтләгән төче лириканы кире кага. Ул җирдән шытып чыккан, «тупас», кырыс шигырьне, пропагандист, трибун шагыйрьне пьедесталга кутәрә:
Кичә:
Шигырь — көмеш җилбәзәк.
Шигырь — сәма; шигырь — аракы.
Бүген: Шигырь — «тупас» җир җыры Ә һәр шагыйрь — трибун, оратор.
Тикшерә, өйрәнә башласаң, поэзия алдында торган проблемалар, чишелешен көтеп яткан мәсьәләләр күп икән. Шигъри бакчабызда чүп үләннәре юк, анда хуш исле- гөл-чәчәкләр генә үсә, борчылырга, хәвефләнергә урын юк дип, тынычландырып йөрүгә чик куярга вакыт, ди шагыйрь. «Шигырь турында» әсәренең лейтмотивы, юнәлеше һәм нәтиҗәсе — менә шул.
1939 елда иҗат ителгән «Шагыйрь» әсәре Ә. Фәйзинең эстетикасын һәм әдәбиятка карашларын аңлау юлында аерым урын тота. Тирән фәлсәфи фикерле, хыял уенына, метафорик сөйләмгә нигезләнеп язылган бу шигырь еллар буе «тиргәлә» килде. Кемнеңдер «җиңел кулы» белән әйләнешкә кереп киткән тәнкыйть фикере дистә' еллар буена мәкаләдән-мәкаләгә, автордан-авторга күчеп килә Мисал эзләп ерак барып торасы юк. «Татар совет язучылары» (1958) исемле био-библиографик белешмәдә Ә. Фәйзинең «беренче чор иҗатында аерым йомшаклыклар да булды» дигән фикер әйтелә һәм шул фикергә дәлил буларак «Шагыйрь» әсәре китерелә. Шуңар да игътибар итегез: беренче адымнарын революциягә кадәр үк атлаган, егерменче елларда киеренке эзләнүләр чорын үткән, утызынчы еллар башында поэзиябезнең алтын фондына кергән «Флейталар» һәм «Умырзая» әсәрләрен иҗат иткән шагыйрь 1939 елда да әле «беренче чор иҗат» дәверен генә кичерә икән.
Ә. Фәйзи поэзиясе турында иң төпле мәкаләләрнең берсен язган Г. Кашшафның да бу шигырьгә бәясе алда телгә алган норматив фикерләүдән әллә ни аерылмый. «Шагыйрь» турында сүз йөртеп, ул түбәндәгечә яза: «Шул рәвешчә Әхмәт Фәйзи үзенең ролен һәм бурычларын ачык итеп күрсәтмәде. Шактый буталчык фәлсәфәсе белән мавыгып, ул. поэзиягә карата дөрес фикерләр әйтү белән бергә, язучының ролен романтик сүзләр болыты астына яшерде»1.
«Шагыйрь» — фәлсәфи эчтәлекле, киң һәм тирән мәгънәле, метафорик фикерләүгә корылган катлаулы әсәр. Аның тирән эчтәлегенә төшенү, фикер юнәлешен күзаллау өчен, мәгълүм бер әзерлек тә кирәк. Диңгез төбеннән «адәм йота торган әкәм-төкәм әкиятләрен алып чык син безгә», «я, киресенчә, диңгез эңгеренә электры белән якты бөркеп, йөзә торган балык турында...» сөйлә син. шагыйрь, кебек метафорик юлларны укыгач, шигырь артык катлаулыланып китмәдеме икән, дигән фикер дә туа Әсәрнең эченәрәк кергәч, төп мәгънәви юнәлешенә төшенгәч, әлеге фразаларның реаль эчтәлеге тулырак ачыла. Шигырьнең төп фикере ифрат файдалы һәм кирәкле.
Ә. Фәйзи, социалистик реализмның киң иҗат мөмкинлекләренә таянып, эзләнүләрне төрле юнәлешләрдә алып барырга чыкыра. Тормыш — катлаулы һәм куп кырлы. Сәнгать, шул исәптән, аның үзенчәлекле һәм сизгер бер төре булган поэзия дә, чынбарлыкны образлы өйрәнү чарасы буларак, бер урында таптана алмый, ул туктаусыз үсәргә, төрләнергә, яңа юллар барларга тиеш Ирешелгән ачышларны кабатлап, үтелгән үрләр белән масаеп, кул кушырып утыру поэзиягә зур зыян китерергә, социалистик реализм методының барыр юллары чикле һәм алдан билгеләнеп, ачыкланып куелган дигән ревизионистик нәтиҗәгә алып чыгарга мөмкин. «Шагыйрьләр яхшы һәм төрле» булсын. Берәүләр тормышны үз табигый формаларында, традицион калып һәм үлчәүләр ярдәмендә тасвирласалар, икенчеләр хыял уенына, фантазиягә киң юл ачалар, ачык метафорага, төсле буяуларга өстенлек бирәләр. Тормыш мате-
1 «Совет әдәбияты» журналы, 1947 ел. 6 сан. 97 бит.
.риалы телеп иткәндә, хаҗәт булганда, шагыйрь үтә шартлы алымнарны да эстетик арсеналына алырга, гротеск, гипербола шикелле күпертү ысулларын да эшкә җигәргә мамкин, һәр очракта да шагыйрьнең тынгысыз фикере, көчле прожектор шикелле, тормыш тирәнлегенә юнәлсен, йөрәге, Данко йөрәге шикелле, халыкның юлын яктыртып торсын. Бу таләп реалистик поэзиягә дә, романтик алымнарга өстенлек бирү- ♦ че шагыйрьләргә дә бер үк дәрәҗәдә карый.
Каләмдәшләренә катгый эстетик һәм практик таләпләр белән мөрәҗәгать итү £ -бу әле һич тә аларга әзер рецептлар өләшү дигән сүз түгел. Талант көчләүне ярат- = мый Язучының индивидуаль фикерләвен, чынбарлыкны шәхси күремен дә инкарь w итәргә ярамый һәр талантның рухына якын темасы, үз кыйбласы бар Бер шагыйрь колач җәеп океан киңлегенә ташлана. «Фрегат Паллада»сын өскә күтәрә, икенчесе — «безнең ирешелгән өметләрнең гаҗәп гармониясенә» каршы төшкән диңгез акулала- з рын сатира утында көйдерә. Шагыйрьнең күңелен биләгән идея, шул идеяне ачу < юнәлешендә табылган тема үзенә барөбәр образлар, буяулар һәм аһәң таләп итә. Пуб- - лицистик, романтик интонация, масштаблы поэтик фикерләү белән рәттән, шәхси, ин- с тим мөнәсәбәтләрне җырлаучы шигъриятнең йөрәге тибә.
Эпик җырга көчең җитми икән:
Ташла аны.
Чум һәм алып чык син
Диңгез төбендәге кабырчыклар Эченә кереп яткан энҗеләрне — Лирикаң энҗесен.
Әлеге юлларны истә тотып, заманында Ә. Фәйзи «поэзиянең диапазонын тарай- *- та, аны кабырчыклар эченә, димәк ки, артык субъектив, интим кичерешләр эченә •“ бикли» дигәнрәк фикерләр дә әйтелде. Шагыйрьнең әлеге фикерләрен аңлау өчен, ц. бер мизгелгә булса да әсәр язылган чо£га әйләнеп кайтыйк.
Утызынчы еллар ахырында поэзиядә риторика шактый нык тамыр җәя, кайбер ша- н тыйрьләрнең җегәре бер шәхесне мактауга, ода характерындагы әсәрләр язуга сарыф итвл^. Индивидуаль, шәхси башлангычны югалтуга алып барган коллектив поэмалар язу модага керә. Шул обстановкада, бигрәк тә яшь шагыйрьләргә, шәхеснең эчке хисләрен, рухи матурлыгын җырлау поэзия үсешенең үтелгән чоры кебегрәк булып тоела башлый. Әлбәттә, интим лирика юкка чыкмый Г. Туфан, М Җәлил, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, С. Хәкимнәр аның югары үрнәкләрен бирәләр. Шулай да Ә Фәйзинең интим-хисси лириканы яклап һәм раслап чыгуы, кешенең күңел түрләрендә туган бай кичерешләрен, эчке дөньясын кыюрак сурәтләргә чакыруы бик урынлы иде. «Эпик җырга көче җитми икән», шагыйрь рухына, табигый сәләтенә якын жанрда эшләсен, кеше халәтенең бер мизгелен алып, шуның аша гомумине чагылдырсын. «Ике күбәләкнең сөешеп кушылу сулышыннан алып, дөньяларның тетрәвенә чаклы синеке», — ди ул шагыйрьгә...
Ә. Фәйзи тар субъектив хисләрне җырлаучы, халыкның социаль һәм эстетик таләпләреннән читләшкән элитар поэзия тарафдары түгел. Бер яктан, ул сентименталь, бүлме поэзиясенә, юк-барга балавыз сыгуга каршы килсә, икенчедән, аның югары зәвыгы, гений позасына басып, гигантомания белән чирләүчеләрне дә кабул итми Ул тормышка «бик куп елларның ыс катлавы белән капланган» тәрәзә аша карап, җанлы чынбарлыктан читләшкән поэзияне дә инкарь итә.
Чынбарлык күренешләрен сынландыру алымнары, индивидуаль стильләре, язу ысуллары һәм жанрлары төрле булса да, совет шагыйрьләрен уртак идеал якынлаштыр* Идөя-эстетик якынлык, уртак тирәлек, дөньяга карашның бердәмлеге төссез- леккә, тышкы охшашлыкка алып килми. Революцион тәгълимат һәм прогрессив иҗат методы совет яэучыларының эзләнүләренә көч өсти, киңлек, тирәнлек рухы бөрки
Бу фикерләрен Ә Фәйзи «Тышта яз...» шигырендә дәвам иттерә һәм ачыклый тешә. Шунысы кызыклы, тормышчан пафослы, тирән хисле, ачык фикерле поэзияне раслау рухы белән язылган бу әсәр, «Шагыйрь» шикелле үк. тәнкыйтькә юлыга. Мә- <*л*н. X. Хәйри аны, «безнең поээия өчен ят һәм ялгыш, иске индивидуализм ру- ■ыида язылган бер шигырь», дип атыйVII. Бу «гаепләүләр» чирек гасыр элек әйтелгән.
VII Хасәи Xatpe Әдәбият һәм тормыш Казак. 19SJ ел, 111—112 битләр
Тәнкыйтьче бәлки бу фикерләрен бүген кабатламас та иде. Хәер, тәнкыйтьченең фикерләре белән бәхәскә керешеп, кылыч чәкәштереп торуның да хаҗәте юк шикелле Аларны заманында Ә. Фәйзи үзе ук кире кагаVIII
Чынында «Тышта яз...» шигырендә бернинди «томанлы символик образлар» да. Такташның башлангыч чорына хас индивидуализм да юк. Безнең алда — үзенчәлекле романтик рухлы шигырь. «Тышта яз...» — яшьлекне, иҗат юлын искә алу, уйлану җимеше. Шигырь элегик настроение-хис белән башланып китә: «Тышта яз... мин боегып өйдә утыра идем, илһамымны көтеп, сагынып яшьлегемне ..» Шагыйрь, әлбәттә, тормышны алсу төсләрдә генә күреп, тоташ оптимист булып яши алмый. Ул иҗат юлында авырлык кичереп, югалып, тукталып-төртелеп калырга да мөмкин. Башка кешеләр шикелле үк, аның моңаерга да, сагышланырга да хакы бар...
Лирик геройның авыр кичерешләрен бүлдереп, «әллә кайсы» ишекне кага. Бакса аны күк күкрәве, яшен яшьнәве булып, яшьлек чоры, дәртле чоры борчый икән. Яшен яшьнәвен, күк күкрөвен яшьлеккә һәм иҗади уңышка тиңләү шигырьнең интонациясен тамырдан үзгәртә, яңарта. Шагыйрь минутлык йомшаклыгы өчен үзен әрли. Илһамы һәм яшьлеге аны «урамга, кырга — төзелеш мәйданына», шундагы «бөек тантанага чакыра». Нәтиҗә ачык, шагыйрь тормыш пульсын, халык сулышын тоеп яшәргә, вакытын төзелеш мәйданнарында уздырырга тиеш. Шул вакытта гына ул ирешелгән үрләреннән кайтышрак язмаячак, яшьлегенә, идеалларына һәм тормыш принципларына турылыклы калачак. Бу фикер хәзер дә актуаль һәм урынлы яңгырый.
Ә. Фәйзинең әдәби-эстетик карашлары югарыда телгә алынган моментларга гына кайтып калмый, әлбәттә. Аның поэзиядә аналитик башлангычны көчәйтү, шигъри жанрларның бөтен мөмкинлекләреннән файдалану, композицияне камилләштерү турындагы фикерләре дә игътибарга лаеклы. Ул гомере буена озын һәм буш язуга каршы көрәште. Халык иҗаты байлыкларын өйрәнү һәм язма поэзия казанышларын иҗади үзләштерү юлындагы практик һәм теоретик эзләнүләре, шигырьне җанлы сөйләм теленә якынайтуга өндәгән шигырьләре, тәнкыйть мәкаләләре киләчәктә махсус сөйләшүне көтеп калалар.
Ә. Фәйзинең иҗат тәҗрибәсендә, эстетик карашларында бик күп сүз осталары тәрбияләнде. Соңгы елларда аның мирасына игътибар үсте. Әдип яшәгән һәм иҗаг иткән еллар бездән ераклашкан, тарихка табарак үткән саен, Ә. Фәйзи иҗатының кыйммәте, сәнгатьчә көче, фәлсәфи-этик тирәнлеге һәм, иң мөһиме, хәзерге әдәбиятыбызга һәм культурабызга тәэсире ныграк сизелә. Шагыйрь, үз халкының эстетик мирасына таянып, чорының алдынгы идеалларына һәм гуманизмга намус белән хезмәт итсә, ул һәр вакытта да укучының ихтирамын казана һәм киләчәккә, гасырларга үтә. Ә Фәйзи иҗаты шул хакыйкатькә ачык мисал була ала.
VIII Ә