Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИ ЧӘЧСӘҢ, ШУНЫ УРЫРСЫҢ


алалар әдәбияты турында сүз башлауга иң элек бер сорау туа: нәрсә соң ул балалар әдәбияты, бу әдәбиятка нинди әсәрләр керә? Әлеге сорау безнең татар әдәбиятына гына ка-гылмый, ул турыда русларда да, чит илләрдә дә бәхәсләр бара. Күп кенә бәхәсләрдә: «Балалар әдәбияты ул — талантлы әсәрләр, һәр талантлы язылган әсәрне балалар яратып укый»,— дигән фикер алга сәрелә. Бу сүзләрдә олешчә хаклык бар, билгеле. А. Пушкинның «Евгений Онегин», Л, Толстойның «Сугыш һәм тынычлык». М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» әсәрләре балаларга атап язылмаган бит. Ә шулай да бу әсәрләрне балалар да йотылып укый, китапханәче бирмәсә. урлый-урлый, кача-кача укыйлар. Ләкин әле бу факт — качып уку факты гына «һәр талантлы әсәр балалар ечен» дип әйтергә нигез бирми. Ни әйтсәң дә, әдәбиятның алтын фондына кергән әлеге әсәрләр — балалар әдә бияты түгел. Аларның балалар арасында Да шундый популяр булуының үз сәбәпләре бар. Беренчедән, бала кеше һәрчак олы булырга, олыларга охшарга тырыша, «"ар кыланганны кылана, алар эшләгәнне >шли. Икенчедән, монысы инде тел сәбәп- ’•р. әлеге классик әдәбият үрнәкләренең, кыннан да. балалар әдәбияты үрнәкләрен- н»н камилрәк һәм талантлырак иҗат ите- "уәндә.
Дорес, балаларның зурлар ечен яэыл- ган әдәбият үрнәкләрен укуына килгәндә бик талымлы һәм аерата сак булырга кирәк. Бакчага яисә беренче елларда мәктәпкә җитәкләп алып барган кебек, без балаларны олы әдәбиятка да җитәкләп альт керергә, аларга юл күрсәтергә, юнәлеш бирергә тиеш. Юкса, әле дөньяга үэ карашы формалашмаган баланы әдәбият карурманына ялгызын гына кертеп җибәрсәң, ул анда югалып, адашып калырга мөмкин, һәр сүзгә, һәр вакыйгага баланың реакциясе искиткеч көчле, әгәр дә бу реакциягә үз вакытында дөрес юнәлеш бирелмәсә, гомер буена төзәтелмәслек хата җибәрелергә мөмкин. Лев Толстой юкка гына, . яши башлавымның беренче биш елында мин калган бөтен гомерем буена алган тәэсирләргә караганда күбрәк тәэсир алдым, дип әйтмәгәндер, һәрбере- безнең дә самолетта очкан малай күргәне бардыр. Малай кеше иллюминаторга капланган да шаккатып-гаҗәпләнеп җирне күзәтә. Аңа йортлар шырпы кабы булып күренә, кешеләр кырмыска төсле, басу-кыр- лар төрле төстәге ашъяулыкка охшаган. Малай әле тегене, әле моны сорый; аңа бары да яңа. бары да кызыклы...
Классик әдәбият үрнәкләрен укучы бала нәкъ менә шушы самолетта очучы малайга охшаган. Аңа һәр нәрсәне аңлатып. төшендереп бирергә кирәк. Ә бу малайның өендә үз дөньясы: үз уенчыклары, агач аты. үзенең яраткан песие, үзенең дуслары бар. Боларга инде ул үзе хуҗа. Балалар әдәбияты да менә шулай — баланың үэ уйларын, үз хисләрен, аның әле яңа формалашып килүче карашын, кыскасы, баланың матди һәм рухи дөньясын чагыл-
Б
.дырырга тиеш. Мондый әдәбият баланы зур тормышка әзерли: аны яшәргә, яратырга, нәфрәтләнергә, шатланырга, үз Ватаны белән горурланырга өйрәтә.
Балалар өчен иҗат итүче язучылары- быздан күбесенең үз бала чаклары сугыш чорына һәм шуннан соңгы елларга туры килгәнгәдерме, Бөек Ватан сугышы тематикасы узган елгы балалар әдәбиятыбызда да зур урын алган. Алардан аеруча игътибарга лаеклылары дип А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повестьларын һәм Ш. Рә- кыйповның «Кипарислар җыры» исемле документаль повестен санарга була.
Аяз Гыйләҗев һәр вакыт диярлек үзенең әсәрләрендә тормышның әле моңа кадәр •ачылмаган ягын күрсәтергә омтыла. Күңелне иң нык борчыган, бимазалаган проблемаларны күтәрә. «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» җыентыгындагы өч әсәр дә шундый максат кыйбласына каратып иҗат ителгән. Миңа калса, повестьлар арасында иң уңышлысы, иң камиле — «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят». Автор монда Ватан сугышы чоры авылын бөтенләй яңа яктан күрсәтә, бик тә колоритлы типлар, персонажлар аша шул чор драматизмын, шул чорның ачы романтикасын тасвирлый. А. Гыйләҗев әсәренең иң отышлы сыйфаты — аның тулысы бе-лән гуманлык нигезендә корылуы. Язучы -ач-ялангач, хәерче, шыксыз тормышны сурәтләп килә-килә дә, Искәндәр белән Арзуны күрсәтеп, бөтен тирә-юньгә сафлык, җылылык иңдереп куя. Ул һәр урында этлек эшләргә әзер торган Сирай күңеленнән дә яхшылык эзли һәм таба. Язучы үзе белгән, үзе күргән нәрсәләр турында бик тәфсилләп сөйләсә дә, үзе шаһит булмаган хәлләрне йөгертеп кенә уза — фронт күренешләрен схематик рәвештә генә тасвирлый. Бу исә әсәрдә \үз-үзен аклый, әдәбиятның тормышчан булуы турындагы таләпләргә турыдан-туры җавап бирә.
Ш. Рәкыйпов соңгы елларда хәрби-пат- риотик тематика өлкәсендә иң куп эшләгән язучыларыбызның берсе. Күптән түгел без аның «Кызлар-йолдызл?р» повестен укыган идек. Инде хәзер шуның дәва- ■мы — «Кипарислар җыры» повесте басылып чыкты.
Бу әсәрдә автор, А. Гыйләҗевтән аермалы буларак, үзе күрмәгән, үзе шаһит булмаган нәрсәләр турында яза. Ләкин Ш. Рә- <кыйпов уңышлы алым тапкан — ул вакыйгалар турында үзе сөйләми, геройның үзеннән, Советлар Союзы Герое легендар очучы Мәгубә Сыртлановадан сөйләтә. Әсәр совет халкының батырлык елъязмасы булу ягыннан да, конкрет мисаллар ярдәмендә яшь буынга тәрбия бирү ягыннан да искиткеч зур әһәмияткә ия. Автор очучы кызларның сугыш кырындагы халәтен гаять табигый һәм истә кала торган итеп тасвирлый. Коточкыч мәхшәр, атыш-үтереш уртасында гүзәллек, яхшылык символы булган шул кызларны күргәч, сугышның ил өчен, җир өчен, кешелек өчен никадәр кирәксез, ят нәрсә икәненә тагын бер кат ачынып инанасың.
Язучы Рафаэль Мостафинны без моңа кадәр әдәбият белгече һәм М. Җәлил иҗатын өйрәнүче галим буларак белә идек. Яңа китабында да автор үз өлкәсеннән читкә тайпылмаган. «Кечкенә Муса турында хикәяләр» герой-шагыйребез турындагы әдәбиятны тагын да тулыландырды, баетты. Юкса, моңа кадәр күбрәк шагыйрьнең Моабит чоры гына игътибар үзәгенә куела иде. Р. Мостафин Мусаның кечкенәдән үк батырлыкка әзерләнеп үсүен, Бөек Октябрь революциясе утында чыныгу алуын бик гади һәм балаларга аңлаешлы итеп тасвирлый. Әсәр нәни-нәни хикәяләрдән тора, һәр хикәянең үзәгенә шагыйрьнең малай чагындагы бер гыйбрәтле вакыйга алынган. Автор бу вакыйгалардан герой- шагыйрь киләчәктә күрсәтәсе сыйфатларның яралгысын эзли, таба һәм аны £ик үтемле итеп укучыга да ирештерә.
Ләкин кайбер очракта язучы, онытылып китеп, матур гына барган парчаның ахырына дидактик нәтиҗә китереп ялгый, авторның әдәбият белгече булуы калкып чыга. Мәсәлән, «Сугыш» дигән парчада җан-лы вакыйгалар турында образлы тел һәм сурәтләр белән сөйләп килә дә азактан, һич кирәкмәгәндә: «Җырның, шигъриятнең халык күңелендә нинди зур урын алып торуын, аларның нинди көчкә ия булганын Муса шул чакта аңлый», — дип, бик акыл-лы итеп очлап куя. Уйлап карасаң, бу җөмлә хикәягә бернинди яңалык өстәми. Автор укучыга үз фикерен чәйнәп каптырырга тырышып, аны яңалык ачу, үзе шул фикергә килү мөмкинлегеннән, ачыш шат-лыгыннан мәхрүм итә.
Ф. Шәфигуллинның «Әлфинур» исемле повесте (китап та «Әлфинур» дип исемләнгән) бик кирәкле, бик үтемле темага — производство темасына язылган булса да, кызганычка каршы, әдәбиятка яңалык алып
«илми, бүгенге яшьләр тормышын, алармы борчыган проблемаларны тулысынча чагылдырмый. Әсәрнең сюжеты да примитив, геройлары да юк нәрсә ечен янып- кеел йери сыман, уй-хисләре саф булса да, ничектер, 70 иче еллар яшьләренеке кебек түгел, ә бик беркатлы. Повестьта кирәксә дә, кирәкмәсә дә, «магазин», «цех. начальнигы», «лента» кебек сүзләр очрый, югыйсә, аларны бик гади, кешечә «кибет», ■цех башлыгы» «тасма» дип әйтеп булыр иде. Автор шигъри тасвирлар, матур чагыштырулар белән әсәргә җан өрергә тырышса да, повесть тернәкләнә алмаган һәм шуңа күрә аның «үз аягы белән» укучыга барып ирешәсенә шик зур.
Инде шул ук китаптагы хикәяләргә килгәндә, алар повестьтан җир белән күк кебек аерылып торалар. Автор монда сюжетны да оста кора, теле дә матур, йөгерек. Хикәяләрнең «Ликандр», «Сөзгәк тәкә». «Зәңгәр шугалак», «Солдатлар кайта» дип исемләнгәннәре — арада иң уңышлылары.
Тирә-юньдәге мөхиткә, табигатькә дәрес монәсәбәт тәрбияләү — әдәбиятның иң моһим бурычларыннан берсе Бала, песи белән тычкан арасындагы мөгамәләне күреп, иң элек яхшы белән яманны, явызлык белән яхшылыкны аңларга өйрәнә, урман-сулар гүзәллеген күреп, сокланырга өйрәнә. Әдәбият балаларда табигатькә карата гуман караш тәрбияләргә бурычлы. Юкса, моңа кадәр без үзебезне табигать хуҗасы, аны ничек теләсәк, шулай үзгәртә алабыз, дип уйлый идек. Хәзер балаларга кешенең әллә каян күктән төшмәгән, ә шушы гади җир баласы, җирнең, табигатьнең аерылгысыз өлеше икәнен аңлатырга кирәк. Язучы Г. Шәрәфинең «Аккошлар кайтыр әле» повестенда сүз шул турыда бара. Әсәр йөгерек тел, нечкә тойгы, кешеләргә ихтирам белән, ачык күңел белән язылган.
Шулай да табигатькә мөнәсәбәт проблемасы повестьта әле өстәнрәк, җиңелрәк чишелә кебек. Табигать трагедиясе дә җанны тетрәтерлек итеп бирелмәгән. Бо- лын-елгаларның элекке гүзәллеген сурәт- "әгән юллар бик шигъри, бик матур булса Д*. аның бүгенге шыксыз хәлен тасвирлаганда авторның хис киеренкелеге, җан «чысы тулы көчендә ачылып бетмәгән. шУҢа күрә үткән гүзәллеккә мәхәббәт «исе олы булса да. бүгенгегә мөнәсәбәт Мшыну дәрәҗәсендә генә калган.
Явучы Г. Хесәнов, шагыйрь X. Халиков, Э Шарифуллина китаплары да шул ук темага багышланган. Г. Хәсәновиың «Чү! Сайрар кошым оя тибә...» китабындагы парчалар табигатьне танып-белүдә кош-кортның, җәнлек-җанварның. үсемлекләрнең холкы-гадәтен, төс-кыяфәтен өйрәнүдә балаларга зур ярдәм итә. Парчаларның җанлы вакыйга нигезендә эшләнгәннәре бигрәк тә уңышлы чыккан. Китап ахырында кайбер исем-атамалар сүзлеге биреп тә автор бик дөрес эшләгән.
X. Халиковның «Эшләпәле дуслар» китабы да табигатьне яратырга өнди. Агулы һәм агусыз гөмбәләрне бер-берсенә каршы куеп, автор кызык кына сюжет оештырган. Бу әсәргә композитор И. Якубов нәни генә опера да язды. Аны телевидение тамашачылары яратып карадылар, тыңладылар. Ләкин бер генә шик бар: агулы гөмбәләрне гел начар итеп күрсәтү дөреслеккә туры килә микән? Белгәнебезчә, табигатьтә бер артык нәрсә дә юк бит.
«Безнең зоопарк» китапчыгы үзенә иң элек рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган төсле график рәсемнәре белән җәлеп итә. Э. Шарифуллина, һәр җәнлек-җанварның үзенчәлекләрен истә тотып, матур шигырьләр язган. ЛәКин М. Зарецкий тәр-җемәләренең оригиналга адекват түгеллеге, һәм, гомумән, шигъри эшләнеш ягыннан бигүк камил булмавы гына күңелдә ризасызлык хисе тудыра.
Балалар дөньясы ул — маҗаралар дөньясы. Бала һәр нәрсәдән могҗиза, маҗара эзли. Яшерен-батырын түгел, кулына газета-журнал алгач та иң беренче маҗаралы әсәрләрне укый, китапханәчедән дә фантастик әсәрләр сорый ул. Чөнки мондый әсәрләр аның хыял офыгын киңәйтә, аң- беломен, мәгълүматын арттыра.
Узган ел «Ялкын» журналында ике фантастик повесть дөнья күрде. Аның беренчесен инде укучыларга күптән мәгълүм фантастыбыз А. Тимергалин иҗат итсә, икенчесен әле бу өлкәдә яшь автор М. Хә- сәнов язган. Мәхмүт Хәсәновиың «Динозаврлар өнендә» повесте бик гади башланып китә. Бер класс укучылары, укытучылары белән бергәләп, сәяхәткә чыгалар. Башта барысы да гадәти: алар табигать белән хозурланалар. гербарий җыялар. Шулай урманда йөргәндә, көтмәгәндә, җир убылып, Камил белән Мәрсия җир асты патшалыгына килеп тешә. Шушы өлешенә кадәр повестьтагы хәлләр реаль җирлектә барганлыктан, укучы ииде үзенең геройларына ияләшеп, алар белән дуслашырга өлгергәнлектән, җир астындагы ма
11 < У.» М 8
161
җаралар да чын тормышта булган хәл кебек кабул ителә. Җир асты елгасы буйлап сәяхәт иткәндә автор үзенең геройларын төрле кыен хәлләр белән очраштыра, бары тик бала хыялына гына сыярлык могҗизалар сурәтли, укучының белем маясын ишәйтә. Әсәр турында сүзне озынга сузмыйча, редакциягә килгән бер хатны гына укып китик.
«Хөрмәтле редакция!
Мин «Динозаврлар өнендә» дигән фантастик повестьны укыдым. Укыганда инәй елый-елый тыңлап торды. «Балалар әрәм була». — дип борчылды ул.
Бүтән мондый повестьлар язмагыз, юкса, инәй елый».
Гомумән, редакциягә килгән йөзләрчә хатлардан күренгәнчә, повесть үз укучыларын тапкан.
А. Тимергалинның «Әүлия ташы» повесте инде балалыктан чыгып баручы буынга — студентлар тормышына багышланган. Әсәрдә буыннар эстафетасы да, халкыбыз тарихына хөрмәт тә, туган җиргә мәхәббәт тә бар. «Әүлия ташы» фәнни информациягә бик бай. Шунысы мөһим, аның ге-ройлары — үзләре шул фәнни дөньяның аерылгысыз бер кисәге, алар һәр даим фәнни ачыш турында хыялланалар, уйланалар. баш ваталар, ялгышалар, тагын табалар. Повесть вакыйгаларга бик бай бул- маса да, менә шул фикер һәм уй киеренкелеге аңа эчке динамика бирә, шуңа күрә әсәрне кызыксынып укыйсың.
Үткән ел «Яшь ленинчы» газетасы хикәяләргә аеруча бай булды. Газетада иң яхшы хикәягә уздырылган конкурста, гадәттәгечә, Г. Сабитов җиңеп чыкты. Конкурска килгән һәм, гомумән, газетада басылган хикәяләр тематик яктан төрле. Алар арасында Ф. Шәфигуллин, К. Кәримов әсәр-ләре гомум фоннан камиллекләре белән аерылып торалар.
Балаларның төп эше — уку, белем алу. Балалар арасындагы иң катлаулы, иң төп проблемалар мәктәп чорында туа. Моңа кадәр гаилә атмосферасында һәм берничә дусты арасында үскән бала катлаулы мө- хиткә килеп керә. Укытучыга мөнәсәбәт, дуслар-иптәшләр, коллектив белән мөгамәлә. октябрят булу, пионерга керү, дру-жина, отряд сборлары һ. б. һ. б. Менә шушы катлаулы мөгамәләләрне, бала җанының үтә катлаулы халәтен бирү — балалар язучысы өчен иң катлаулы өлкәдер. Песи һәм эт, яңгыр яву һәм буран улау, йокы килү һәм физзарядка ясау турында язу — чагыштырмача җиңел эш. Чөнки аларга анык бәя биреп була, алар гомер-гомергә шулай булып килгән. Ә мәктәп тормышы, пионер тормышы көн саен үзгәреп тора, анда көн саен яңа проблемалар, яңа традицияләр туа. Соңгы елларда бүгенге мәк- тәп-пионер тормышыннан язылган әсәрләрнең сирәк күренүе — балалар тормышын, аларның уй-хыялларын тирәнтен белмәүдән, өйрәнмәүдән килеп чыгадыр. 1976 ел бүгенге балалар тормышының нәкь менә бүгенге проблемаларын чагылдырган берничә әсәр бирде. Ф. Яруллин- ның «Яшел утрау хуҗалары», Н. Дәүлинең «Каракай — йорт эте». М. Мәһдиевнең «Ай нигә йөри?», Р. Хафизованың «Без әле кайтырбыз». Г. Минскийның «Фәридә» повестьлары, Т. Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» пьесасы — бер ел эчендә аз түгел бу. Алар һәрберсе балалар тормышының аерым бер өлкәсен күтәрә. Мәсәлән. «Яшел утрау хуҗаларыпнда пионерларның җәйге ялы, пионервожатый- лары җитәкчелегендә үз көчләре белән лагерь төзүләре турында сөйләнсә, «Каракай — йорт эте» повестенда кеше белән җәнлек-җанвар, табигать арасындагы бәйләнеш, дус мөнәсәбәт, күңел пакьлыгы, ярдәмчеллек бәян ителә. М. Мәһдиевнең «Ай нигә йөри?» әсәрендә бала психологиясе бик оста бирелгән. Авторның теле бик тә балаларча, вакыйгалары натурадан алгандай, ышандыргыч. «Кичке сәяхәт» хикәясендә әтисе кечкенә Искәндәргә әкият сөйләгәч, малай аннан риза булмый:
— Әти, төлке нигә тавыкны ашый ул?
— Төлке тавык ярата ул,— диде әтисе берни дә уйламыйча.
— Юк, яратмый ул аны, — диде Искәндәр кайгырып.
— Нигә алай дисең?
— Яратса, ашамас иде ул аны, — диде ул авыр сулап.
Мондый сүзне бары тик бала гына әйтә ала һәм мондый юлларны бала күңелен аңлаган балалар язучысы гына яза алв.
М. Мәһдиев шәһәр малае турында язса, Р. Хафизова авыл балалары турында, күбрәк аларның эшчәнлеге, олыларга хөрмәте, аларда туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү турында сөйли, пионер хәрәкәте проблемаларын күтәрә. Әсәрдә малайлык шуклыгы да, кызлар нәзбереклеге дә, авыл атмосферасы да, мәктәптә пионер оешмасы эше дә бик җанлы итеп тасвирланган. Повестьның иң отышлы якларыннан берсе — соңгы елларда бездә оны
тылып баручы пионер романтикасын, балалык, мәктәп романтикасын күрсәтүендә. Әсәр җиңел укыла. Аны балалар да үз итте.
Олы һәм тәҗрибәле язучы Г. Минский ■Фәридә» повестенда дөньяга бала күңеле белән, бала күзе белән карый. Шуңа күрәдер, аңа бар дөнья гүзәл, бар кешеләр яхшы булып күренә. Повестьта сурәт-ләнгән вакыйгалар бары тик безнең илдә генә булырга мөмкин. Әсәрдә советча яшәү рәвеше бик образлы итеп алынган. Әгәр дә автор шушы фикергә басым ясаган булса, повестьның тәрбияви әһәмияте тагын да арткан булыр иде.
Т. Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дереслек?» пьесасы маҗаралы сюжетка корылган. Тылсымчы карт укытучы сүзен, әти-әииләре сүзен тыңламаган малайның үзен, әфсен укып, укытучыга әйләндерә, ә укытучыны малай итә Мәктәп сәхнәләре эчен атал язылган бу әсәр мавыктыргыч һәм сәхнәдә кую өчен гади дә.
Менә ничә еллар инде Шәүкәт Галиев балалар шигъриятен бөтенләе белән диярлек үз җилкәсендә күтәреп бара. Аның шигырьләрендә балалар тормышының төрле яклары урын таба. Ул — әле лирик, әре юморист, әле драматик шагыйрь.
Балалар әдәбиятына кертеп сөйләсәк тә, безнең куп әсәрләребез ул миссияне үтәп бетерми әле. Дөрес, алар балалар турында да була, балалар тормышын да чагылдыра. Әмма андый әсәрләрдә баланың үз уй-кичерешләре, үз хисләре, дөньяга карашы бирелми, ә бала турында олы кешече уйлап языла. Балалар әдәбияты исә ул Деньяга бала күзе белән карап, вакыйгаларны бала йөрәге аша үткәреп иҗат ител- т»н әдәбият. Ш. Галиев нәкъ менә шундый шагыйрь дә.
•Керпе таптык» шигырендә балалар урманнан керпе алып кайталар. Ләкин ул «ларга ияләшә алмый, үлә. Бала моны менә болай кичерә:
9твсе ла. әнисе дә котәләрдер.
Кактыр диеп сагынышып бетәләрдер
Лавр безгә, мвгасн. гел рәнҗеп тора.
-Керпе һаман йврәгемне чәнчеп тора
Бу инде чын балаларча итеп, чын күңел- Д»н әйтелгән юллар.
Шәүкәт Галиев иҗаты әле киләчәктә «Имтекләп өйрәнелер һәм тиешле бәясен алыр дип ышанасы килә.
Газетада һәм журналда чыккан М. Әгъ- ләмов. ф. Сафин, М. Галиеп, Р. Миңнуллин шигырьләре арасында бик матурлары очраса да, алар олы бер вакыйга була алмыйлар. Моның сәбәбе, минемчә, яшьләр арасында үз иҗатын бөтенләе белән бала-лар әдәбиятына, балалар өчен иҗатка багышлаган язучылар аз булуда. Яшьләр нәниләргә багышлаган әсәрләрне олы иҗат тәнәфесендә, я булмаса, кирәге чыкканда һәм конкрет заказ биргәндә генә язалар. Бу нәрсә әсәрләрнең сыйфатына, ти-рәнлегенә. тәэсир көченә бик зур хилафлык китерә. Югыйсә, балалар өчен иҗат итүнең иң зур потенциаль мөмкинлеге әлеге шул яшьләр кулында бит. Беренчедән, яшь язучылар әле үзләре дә яңа мәктәп партасыннан аерылган, мәктәп формасын салган. Димәк, алар бүгенге балалар тормышын, балаларны ни кызыксындырганны, балаларның нинди уй-хыяллар белән яшәвен яхшы белә. Сүз уңаенда әйтеп үтәргә кирәк, балалар өчен язылган күп әсәрләрдә әле һаман да трафарет геройлар, дежур конфликтлар тулып ята. Безнең балаларыбыз әле һаман көне-төне чана шуа, Кар бабай ясый, мылтык тотыл урманга ауга йөри. Чынлыкта исә хәзер авылда да чана шуган баланы бик сирәк күрәсең — алар хәзер боз өстендә хоккей уйный. Кызганычка каршы. Кар бабай тәгәрәтеп ясаган малай я кызны да бик еш очратмассың — алар хәзер күзләре талганчы телевизор карый, ә ауга чыгуга килгәндә, беренчедән, бала-чагага мылтык тотарга рөхсәт ителми, икенчедән, хәзер аның урманда ауга йөрерлек куяны да юк.
Күтәрелмәгән чирәм балалар әдәбиятында шактый зур әле. Форма һәм тема бертөрлелеге. фикер сайлыгы һәм хис ясалмалылыгы — бүгенге көндә балалар әдәбиятының иң зур кимчелекләре шулдыр.
Алтмышынчы елларда әдәбиятка яңа өермә алып кергән Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мин- галимоалар балалар шигъриятенә дә яңа сулыш өрә башлаганнар иде. Ләкин бу шифалы җил нишләптер балалар әдәбиятын бөтенләе белән уз артыннан ияртә алма-ды. Бәлки моңа әлеге дә баягы игътибар, яңалыкны күреп алып, куәт биреп җибәрү җитенкерәмәгәндер. Үзәк матбугатта балалар әдәбияты мәсьәләләренә, аның теориясенә караган мәкаләләр, китапларга рецензияләр бик еш басыла тора. Мәс- кәүдә хәтта «Детская литература» дип аталган теоретик журнал да чыгып килә. Ә бездә бу өлкәгә багышланган ник бер проблемалы мәкалә күренсен! Басылган
китапларның, әсәрләрнең дә күбесе игътибардан читтә кала.
Соңгы елларда «Идел» альманахы чыга башлагач, яшьләр кинәт активлашып киттеләр. Ләкин бу активлашу күбрәк яшьләрнең үз замандашлары, үз кордашлары турындагы әсәрләр хисабына булды. Бәлки әлеге дә баягы «Идел» альманахында балалар һәм бигрәк тә яшүсмерләр өчен язылган әсәрләрне дә урнаштырырга кирәктер? Бүгенге көндә аның контингентын күбесенчә студентлар, эшче һәм авыл яшьләре хасил итә.
Әйтелгәнчә, яшь буын язучыларның балалар өчен эшләрлек көч-куәте дә, белеме дә, мөмкинлеге дә җитәрлек. Бу эшнең никадәр мөһим һәм кирәкле икәненә тирәнтен төшенеп, җиң сызганып тотын-ганда, яшь язучылар киләчәктә татар балалар әдәбиятына үз өлешләрен кертә алырлар. Кыскасы, яшьләр иҗатын бик нык активлаштырырга кирәк.
Яшь буынны тәрбияләү эшендә әдәбият тоткан рольнең никадәр мөһим һәм аның никадәр нәтиҗәле икәнен барыбыз да бик яхшы белә. Бу турыда партиябез, хөкүмәтебез дә һәрчак кайгыртып, эшләгән эшләрне барлап, киләчәккә бурычларны билгеләп, алга юл күрсәтеп тора. Шушы елның январенда узган иҗат союзларының берләштерелгән пленумы — бу кайгыр- тучанлыкның тагын бер зур мисалы булды.
Алдагы елларда заман рухын, бүгенге балаларны борчыган проблемаларны чагылдырган әсәрләр күбрәк язылыр, әлбәттә. Повесть һәм хикәяләрдә, поэма һәм шигырьләрдә балалар мәктәп һәм пионер тормышын, отряд һәм дружина эшен, го-мумән, үз яшьтәшләрен, үз ишләрен тапсыннар иде.
Безнең халыкта: «Ни чәчсәң, шуны урырсың»,— диләр. Миңа калса, балалар әдәбияты турында сөйләшү вакытында әлеге мәкальне искә алу дөрес булыр. Безгә алмашка килүче яшь буын яхшырак, инсафлырак, белемлерәк булып үссен дисәк, бүген үзебез шул сыйфатлар белән сугарылган талантлы әсәрләрне җиң сызганып иҗат итәргә тиешбез.