ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ЯҢАДАН ОЧРАШУ
1ЛСГ 1QRC елларда Татарстан ки- IvUV I vU V тап нәшрияты Муса
Җәлилнең өч томнан торган «Сайланма әсәрләр»ен бастырыл чыгарган иде *. Шагыйрь иҗатын мәк- твпләрдә, югары уку йортларында өйрәнү һәм төрле фәнни эзләнүләр алып бару вчен ул күп еллар буена төп чыганак булып килде. Тик аннан бирле М. Җәлилнең әдәби мирасы, җәмәгать эшчәнлеге, татар совет әдәбиятын үстерүдәге роле, дошман тылында фашистларга каршы каһарманнарча көрәше турында бик күп яңа мәкаләләр, истәлекләр басылып чыкты, зур-зур монографияләр, диссертацияләр язылды. Муса Җәлил исеме, республика һәм илебез чикләрен үтеп чыгып, дөньякүләм яңгыраш алды. Шагыйрьнең иҗаты Һәм тормышы белән кызыксыну елдан-ел киңәя, тирәнәя бара. Шуңа бәйле рәвештә аның яңа җыелмасы кирәклеге дә күптән сизелә иде. Ниһаять, 1975—1976 еллар- Д> Татарстан китап нәшрияты, тууына 70 ел тулугв багышлап, Муса Җәлилнең дүрт Томлык әсәрләр җыелмасын бастырып чыгарды.
Әгәр өч томлыкны, алда әйтелгәнчә, нибары өч кеше хәзерләгән булса, дүрт томлык — тулы бер коллективның хезмәт Ңимешо. Аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Галимҗан Ибра- һимов исемендәге тел, әдәбият һәм та- рчх институтының әдәбият секторы чы- тярган. Шул секторның мөдире, филология фәннәре докторы Н. Юзиев — томнарның фәнни редакторы, дүртенче томны төзүче, андагы әсәрләргә аңлатмалар ***** искәрмәләр ‘язучы да. Табигый, ша-
л., Тп1'"1есе ә Җәлилояя. сүз башы һам аң- и* ”,,'Ы Г КашШ1Ф редакторы А Гу гыйрь әсәрләренең яңа җыелмасын хәзерләүгә нәшрият хезмәткәрләре дә якыннан торып катнашкан. Шулай да бу эшкә иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе шагыйрьнең дусты, Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч түккән күренекле әдәбият галиме мәрхүм Гази Кашшаф дисәк, һич тә ялгышмабыз.
Күргәнегезчә, безнең кулда—җитди оешмалар катнашында чыгарылган коллектив иҗат нәтиҗәсе. Димәк, аңа иң җитди, академик фән югарылыгындагы таләпләр нигезендә якын килергә мөмкин. Дүрт томлык ул таләпләргә җавап бирәме соң?
Сүзне томнарны төзү принципларыннан башлыйк. Беренче том тулысынча 1921— 1941 елларда язылган лирик шигырьләрдән һәм балаларга багышланган әсәрләрдән тора. Икенче томда шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында язган ши-гырьләре һәм либреттолары тупланган. Өченче томга аның өйрәнчек әсәрләре һәм тәрҗемәләре, төрле елларда төрле кешеләргә язган хатлары, шулай ук шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына караган биографик материаллар кертелгән. Ниһаять, дүртенче томда әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә караган мәкаләләр һәм рецензияләр урын алган.
Бу кыскача күзәтүдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: яңа дүрт томлыкта М. Җәлил иҗаты нигездә әдәби жанрларга бүлү принцибыннан чыгып урнаштырылган. һәрбер томда, һәр бүлектә материаллар хронологик тәртиптә бирелгән. Гомумән алганда, томнарның төзелешә әллә ни бәхәс уятмый. Бу бигрәк тә беренче, икенче һәм дүртенче томнарга карый. Өченче томның эчтәлеге һәм ан
дагы материалларның урнашу тәртибе исә бераз уйландыра. Әйтик, томның «Шигырьләр һәм поэмалар» бүлегендәге «Ятимнәр» шигыре 1925 елның октябрендә, ә «Абыема да, сеңелемә дә» дигәне 1926 елның ноябрендә язылган. «Беренче тәҗрибәләр» бүлегендәге шигырьләр хәтта 1918—1920 елларга карый. Хронологик принцип ягыннан караганда, бу әсәрләрнең барысы да беренче томга керергә тиеш иде Нәрхәлдә, Җәлилнең өйрәнчек әсәрләре беренче томда урнаштырылса, отышлырак булыр иде.
Шагыйрьнең төп әсәрләреннән тыш, һәр томда искәрмәләргә һәм фәнни аңлатмаларга, башка төрле материалларга да зур урын бирелгән Мәсәлән, икенче томның «Шагыйрь архивыннан» дип исемләнгән бүлегендә «Алтынчәч» либретто-сының беренче редакциясе урнаштырылган. Муса Җәлил «Алтынчәч» әсәрен язу турында 20 нче елларда ук уйлый башлаган икән ’. 1935—1936 елларда опера либреттосының беренче варианты язылып бетә. Шагыйрьнең архивында либреттоның уннарча варианты, өем-өем кулъязмалары сакланып калган. Шул кулъязмаларны ныклап өйрәнү, либреттоның төрле редакцияләрен бер-берсе белән чагыштырып карау җирлегендә әсәрнең язылу тарихын, авторның фикере тирәнәя, осталыгы камилләшә баруын күзәтергә мөмкин. Дүрт томлыкны төзүчеләр, шул эшне башлап җибәреп, либреттоның беренче һәм соңгы вари-антларын чагыштырып карау мөмкинлеген ачалар.
Яисә шул ук икенче томдагы «Телдән- телгә күчеп...» (Тоткыннар хәтерендә сакланган һәм Җәлилгә нисбәт ителгән әсәрләр) бүлеген алыйк. Аны барыннан да бигрәк Гази Кашшафның күп еллар буена алып барган тынгысыз эзләнүләре нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Бүлектәге әсәрләр нигезендә гаять җитди нәтиҗәләр ясарга була. Алар фашист тоткынлыгында Җәлил әсәрләренең ничек иҗат ителүе, әсирләр арасында таралу шартлары, аларның коллектив иҗат җимеше булып әверелүе, бу яктан халык иҗаты әсәрләренә якынаюы кебек мәсьәләләрне өйрәнергә мөмкинлек бирәләр.
Мондый өстәмә бүлекләр башка томнарда да бар. Әйтик, өченче томдагы
1 М Хәлил Әсәрләр II том, 578 бит Алга ттба җәяләр эчендә басманың томы һәм битлә- |. • генә күрсәтеләчәк. «Биографик материаллар» шундый характерда. Биредә шагыйрьнең «Тормыш юлым» дип исемләнгән автобиографиясе, комсомол һәм партия оешмаларына язган гаризалары, төрле язмалары урнаштырылган. Боларның берсе дә сәнгать әсәре түгел. Әмма алар шагыйрьнең тор-мыш юлын, үзенең эшенә һәм вазифаларына мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итәләр.
А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов кебек шагыйрьләрнең талантлы рәссамнар да булулары, үзләреннән соң күп кенә рәсемнәр калдырулары яхшы билгеле. Төрле истәлекләр буенча, без Муса Җәлилнең дә талантлы рәссам булуын белә идек. Ләкин әлегә кадәр аның рәсемнәре басылып чыкканы булмады. Дүрт томлык бу бушлыкны да тутыра. Томнарда күрсәтелгәнчә, «Муса Җәлил 16 яшьтә чагында абыйсы Ибраһимның туена махсус атап шигырьләр яза, акварель белән рәсемнәр ясый һәм шуларны аерым китап итеп үзе төпли» (III том, 257 бит). Өченче томда аның шул рәсемнәре урнаштырылган.
Нинди генә китапны кулга алмыйк, укучыны яки фәнни хезмәткәрне барыннан да бигрәк аның никадәр тулы һәм киң булуы кызыксындыра. Мәсьәләгә шул ноктадан карап якын килгәндә, яңа дүрт томлык Муса Җәлилнең иҗатын ни дәрәҗәдә киң иңли, никадәр тулы чагылдыра? Бу яктан алдыбыздагы басма элекке өч томлыктан нихәтле аерыла?
Аңлатма язуыннан күренгәнчә, яңа дүрт томлык шагыйрьнең 1955—1956 еллардагы «Сайланма әсәрләр»енә нигезләнеп төзелгән. Чөнки ул моңа кадәр чыккан басмаларның иң тулысы санала. «Анда, шагыйрьнең укучыларга яхшы таныш әсәрләре белән бергә, үз вакытында газета-журналларда гына басылып, җыентыкларда урын алмаган яисә басылмыйча архивларда гына сакланып калган байтак әсәрләре беренче тапкыр» дөнья күргән иде.
Дүрт томлыкны хәзерләгәндә герой- шагыйрьнең әсәрләр җыелмасын тагы да тулырак итеп туплап чыгару, фәнни яктан тагы да камилрәк рәвештә укучыларга тәкъдим итү күздә тотылган. Әнә шул максатка ирешү юнәлешендә төзүчеләр зур һәм җаваплы эш башкарганнар. Шагыйрьнең әдәби мирасын тагы да тулырак туплау нияте белән матбугат һәм архив материаллары тикшерелгән; тән
кыйди текст булдыру йөзеннән чыгып, кулъязмадагы беренче нөсхәләр төрле басмалардагы чыганаклар белән чагыштырылган. Әнә шундый катлаулы һәм мыр хезмәт нәтиҗәсендә дүрт томлык бүгенге кән таләпләренә җавап бирерлек басма булып чыккан.
Югарыда томнарга кергән материаллар турында беркадәр сөйләнде. Биредә аларның һәркайсына тукталып, тәфсилле анализ ясап тору кирәкмәс. Чөнки бу хакта моңа кадәр дә байтак язылды. Шуңа күрә без томнарда урын алган өстәмә материаллар турында гына берничә суз әйтү белән чикләнергә булдык.
Өстәмә материаллар арасында төрле характердагы әсәрләр бар. Шигырьләрдән генә торган беренче томда, әйтик, «Бәйнәлмиләл». «Тәбрик», «Киңәш урынына» һәм башка байтак әсәрләр уңае белән «Беренче тапкыр басыла» диелгән. «Ерак илләрдән», «Боз ага» кебек ши-гырьләргә «кулъязмадан алынды» дигән искәрмә бирелгән. Беренче тапкыр басылган әсәрләр икенче томда да бар. Анда «Балыкчы кыз» («Дулкыннар») дип исемләнгән опера либреттосының планы һәм бер пәрдәдән, өч картинадан торган шул ук исемдәге операның либреттосы урнаштырылган. «Беренче тапкыр басыла» яисә «М. Җәлил томнарында беренче тапкыр урнаштырыла» дигән искәрмә белән басылган әсәрләр өченче һәм дүртенче томнарда аеруча зур урын алган. Алар арасында М. Җәлил иҗатының башлангыч чорында язылган «Тартыш». «Ил корбаннары», «Кызыл таң нурлары», «Ил батыры авызыннан» кебек шигырьләр, 'орле кешеләргә адресланган хатлар, "Без партия Һәм комсомол чакырган Фронтта», «Революцион әдәбият өчен киң походка», «Яшьләр әдәбиятын — югары баскычка!» кебек мәкаләләр бар. Әмма Дүртенче томда беренче тапкыр басылган материалларның иң җитдиләре, миңа аеруча ошаганнары авторның күп санлы пибреттоларга язылган эчке рецензияләре булды. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы алдыннан М. Җәлил Опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. Театрга тәкъдим ителгән һәр *'бретто башта әдәби бүлек мөдиренә килеп керә. М. Җәлил аларга реценэия- Л*Р яза. һәрбер либреттоның уңышлы *',м йомшак якларын күрсәтеп бара. °пора Һәм балет театрының репертуары, "иңрак мәгънәдә алганда, аның киләчәге белән бәйләнгән бу мәсьәләгә М. Җәлил зур әһәмият бирә, өметле булган һәрбер либреттоны яхшырту, камилләштерү юлларын күрсәтеп бара. Иң әһәми- ятлесе шунда, либреттоларны бәяләүгә ул опера сәнгатен һәм сәхнә закончалыкларын яхшы үзләштергән белгеч буларак якын килә. Бу материалларны томнарга кертеп, төзүчеләр бик яхшы эшләгәннәр. Әйтергә кирәк, алар М. Җәлил җыелмасын күркәмләндереп, тулыландырып торалар.
Күрәсез, дүрт томлыкка байтак кына яңа материаллар урнаштырылган икән. Әйтелгәнчә, аларның шактый өлеше архивтан алынган һәм матбугатта беренче тапкыр басыла-.
Ләкин сүзне тик сан һәм күләм турында гына алып бару дөрес булмас иде. Дүрт томлыкны төзүчеләр сыйфат ягын да игътибарсыз калдырмаганнар. Беренче тапкыр басылган әсәрләр арасында ■ нигә инде моны китапка керткәннәр» дип әйтерлек бер генә шигырь, бер генә мәкалә дә юк, минемчә. Аларның һәр- кайсы билгеле бер әһәмияткә ия һәм шагыйрьнең биографиясен, иҗат юлын, җәмәгатьчелек эшчәнлеген, әдәбият-сән- гать тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләрен киңрәк, тулырак күзалларга ярдәм итә.
«Искәрмәләр» дип исемләнгән бүлекләр элекке өч томлыкта да бар иде. Яңа басмада аларның исеме киңрәк мәгънә алган («Аңлатмалар һәм искәрмәләр»). Шуның белән бергә, эчтәлеге дә беркадәр киңәйгән. Беренче томдагы «Аңлатма һәм искәрмәләрпдә нигездә әсәрнең кайда, кайчан язылуы, беренче тапкыр кайда басылуы һәм томга кайдан алып кертелүе күрсәтелгән. Ләкин куп кенә әсәрләр уңае белән шактый киң мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән. «Төрле парчалар» әсәренә бирелгән аңлатмада аның Ибраһим һәм Зөбәйдә Җәлиловларга багышлап язылуы, беренче тапкыр Мусаның үзе төпләп ясаган китапта урнаштырылуы һ. б. турында сөйләнә. Башка кайбер әсәрләргә карата язылган аңлатмаларда шагыйрьнең әсәр өстендә ничек эшләве, аны ничек үзгәртүе турында әйтелә. «Эш карты», «Дулкыннар итәгендә». «Еларгамы, көләргәме!» һәм башка күл кенә әсәрләргә әнә шундый киң һәм тулы аңлатмалар бирелгән.
Икенче һәм өченче томнарның аңлатма һәм искәрмәләре турында да шул ук сүзләрне кабатларга туры килә. Әйтик,
II томда «Моабит дәфтәрләреинә карата язылган аңлатма аеруча матур тәэсир калдыра. Анда әлеге дәфтәрләрнең барлыкка килүе, аларның бер яктан маҗаралы, икенче яктан трагик язмышы, коточкыч киртәләрне җимерел, озын юллар үтеп, туган илгә кайтуы яктыртыла. Яки «Телдән-телгә күчеп...» бүлегендәге әсәрләргә бирелгән искәрмәләрне алыйк. Алар тирән кызыксыну уяталар. Бу аң-латмаларны укыгач, шигъри сүзнең тәмен яхшырак тоясың, аның идея-эстетик әһәмиятен тирәнрәк аңлыйсың... «Язлар килер» шигыренә бирелгән аңлатмада мондый юллар бар: «...Әсирлектә газап чиккән һәм фашизмга каршы көрәш алып барган шагыйрьләрнең төп максаты дошманны җиңү булган, билгеле. Шигырь шул көрәштә зур корал исәпләнгән, шуңа күрә авторлыкны саклау максат итеп куелмаган, бәлки һәркем җиңү коралын коюга (шигырь иҗат итүгә) үз көчен салган. Шунлыктан кайбер шигырьләрнең күмәк иҗат җимеше булып туулары гаҗәп түгел. Ул Гыймранов блокнотында да, Әбдерәшитовта да... теркәлгән» (II том, 583—584 битләр).
Муса Җәлил искиткеч тырыш һәм эшчән, ару-талуны белми торган әдип булган. Яңа басылып чыккан дүрт томлык шуны тагы бер тапкыр раслый. Чыннан да, томнарның искәрмәләре күрсәтүенчә, М. Җәлил һәр әсәренә кат-кат әйләнеп кайта, яңадан эшли, аның телен шомарта, мәгънәсен тирәнәйтә, үзе өчен кадерле булган һәм җитди вакыйгаларга багышланган әсәрләрен аеруча яратып эшкәртә. Моның бик ачык мисалы төсендә «Алтынчәч» драматик поэмасын алырга мөмкин. Бу әсәр өстендә шагыйрь 15 ел дәвамында эшли. Яисә икенче бер мисалны — М. Җәлилнең иң матур, җырлап торган әсәрләреннән «Хат ташучы» поэ-масын алыйк. Ул 1935 елларда ук языла башлый. Поэма өстендә М. Җәлил 1938 елның ахырына кадәр эшли. Шагыйрьнең бу әсәрне аеруча яратып эшләвен аңлатмадагы сүзләрдән дә күрергә була: «Шагыйрьнең архивында бик күп каралама вариантлар саклана. Аерым строфаларның уннарча варианты бар. Караламадан акка күчергәндә дә яңадан төзәтүләр ясаган. Шунысы характерлы, акка күчергәндә дә ике данә итеп күчергән: берсе — латин хәрефләре белән, берсе — рус хәрефләре белән» (III том, 604 бит).
Басыла торган һәр әсәргә төрле характердагы аңлатмалар бирү махсус эзләнүләр, фәнни тикшеренүләр алып баруны таләп итә. Моның шулай икәнен дүртенче томдагы «Аңлатма һәм искәрмәләр» тагы да ачыграк күрсәтә. Югарыда әй-телгәнчә, бу томда әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә багышланган проблематик мәкаләләр һәм күп санлы рецензияләр урнаштырылган. М. Җәлил иҗатының бу юнәлеше әлегә ныклап өйрәнелмәгән. Дөрес, аның әдәби тәнкыйтьче буларак эшчәнлеге турында аерым мәкаләләр чыккан иде. Ләкин, тулаем алганда, бу мәсьәлә әлегә кадәр әдәбиятчылар игътибарыннан читтәрәк калып килә. Әнә шул яктан караганда, томдагы материалларның әһәмияте искиткеч зур. Андагы мәкаләләрнең проблематикасы гаять бай: яшь шагыйрьләр иҗаты; татар совет балалар әдәбияты; халык иҗатын җыю, бастырып чыгару һәм әдәби әсәрләрдә файдалану принциплары; татар совет драматургиясе; язучылар союзының эше һәм бурычлары; татар опера театрының репертуарын булдыру һ. б. бик күпләр.-
Дүрт томлыктан күренгәнчә, М. Җәлилнең халык иҗатына карашы искиткеч бер эзлеклелек белән үсә барган. Иҗатының башлангыч чорында ук ул фольклорга зур ихтирам белән карый. Еллар үткән саен бу ихтирам тирәнәя бара— Дөрес, әдәбият тарихының кайбер мәсьәләләренә мөнәсәбәттә ул чор, заман белән бәйле тайпылулар да кичерә (РАПП, ТАПП принциплары белән мавыгып ала; Ф. Әмирхан, һ. Такташ әсәрләрен бәяләүдә кайбер ялгышлыклар җибәрә). Шагыйрь иҗатының бу моментлары томнарны төзүче һәм аңлатмалар язучы кешедән аеруча бер җитдилек, объективлык сораган. Әйтергә кирәк, Н. Юзиев бу бурычны нигездә уңышлы башкарып чыккан.
Теләсә нинди җитди басманың фәнни аппараты составында төрле характердагы күрсәткечләр, шул исәптән, алфавит тәртибендәге эчтәлек тә булырга тиеш. Мондый эчтәлек, әсәрнең исемен белгән оч-ракта, аның кайда, ничәнче биттә басылуын ачыклауны һәм тиз арада эзләп табуны җиңеләйтә. «Алфавит тәртибендәге эчтәлек» М. Җәлилнең өч томлыгында да бар. Тик анда ул һәр томның ахы-рында бирелгән. Шуңа күрә шагыйрьнең берәр әсәрен эзләп табу өчен әлеге томнарның өчесен дә карап чыгарга туры килә иде. Дүрт томлыкта фәнни аппа-
ратный бу елеше дә шактый камилләште- релгән. Биредә әлеге күрсәткеч соңгы дүртенче томда бер урынга җыеп бирелгән. Берәр әсәрне эзләп табу өчен һ»р томны актарып торуның кирәге юк.
Муса Җәлилнең дүрт томлыгына гомуми бер караш ташласак, шактый җитди нәтиҗәләргә килергә тиеш булабыз. Бу җыелма М. Җәлилне шагыйрь, драма-тург, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге югары напификацияле белгеч һәм тәнкыйтьче, ару-талуны белми торган җәмәгать эш- леклесе, Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән көрәшче буларак күз алдына китерә. Аннан соң ша-гыйрьнең әсәрләре, төрле характердагы биографик материаллар, рәсемнәр, хатлар. аңлатма һәм искәрмәләрдә китерелгән күп санлы һәм кызыклы мәгълүматлар М. Җәлилне шәхес буларак та күз алдына китерергә ярдәм итә. Гомумән, бу дүрт томлык хәзерге әдәби хәрәкәт өчен җитди яңалык һәм, әйтер идем, зур казаныш булып тора. Бүгенге кондә ул безнең әдәбият белеменең һәм әдәбият текстологиясенең ярыйсы ук югары дәрәҗәгә күтәрелүе турында сөйли.
Рецензияне тәмамлар алдыннан җитди бер теләк белдерәсе килә. Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты берсеннән- берсе матуррак җыелмалар чыгарып тора. Нәшриятның бу җитди эшенә Г. Иб- раһимов исемендәге тел, әдәбият һәм ’•рия институтының әдәбият секторы якыннан торып катнаша. Бүгенге көндә М. Җәлилнең дүрт томлыгы, Г. Тукайның дүрт томлыгы чыкты, Г. Ибраһимовның сигез томлыгы басылып килә. Әдәбият- сәнгать белгечләре өчен генә түгел, киң катлау укучылар өчен дә бу — искиткеч матур күренеш. Аны һәрьяклап хупларга кирәк.
Шуның белән бергә, бу юнәлештәге киләчәк эшләр турында да уйласы бар. Н. Г. Чернышевскийның 1939—1953 елларда басылып чыккан тулы җыелмасы (Полное собрание сочинений) 16 томнан тора. 1960—1968 елларда И. С. Тургеневның 28 томлык тулы җыелмасы басылып чыкты. Ә инде Л. Н. Толстойның юбилей уңае белән 1928—1958 елларда басылып чыккан тулы җыелмасы 90 том тәшкил итә...
Безнең әдәбият белеменең һәм текстологиянең киләсе адымы әнә шундый тулы җыелмалар, чын мәгънәсендә күп томлыклар чыгару булыр дип уйларга кирәк. Бездә тулы җыелмаларын чыга-рырга лаеклы әдипләр юк түгеп- и' элек Г. Тукай, Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан, һ. Такташ һәм М. Җәлилне күрсәтәсе килә. Әлегә кадәр без бу әдипләрнең иҗади мирасы белән киң катлау укучыларны тулысынча таныштыра алганыбыз юк. Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, С. Хәким кебек әдипләрнең мөмкин булган кадәр тулы җыелмалары кирәклеге дә сизелә.
Димәк, эшләнгән эшләр зур һәм җитди, алда торган бурычлар тагы да җитдирәк.