Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫЛ УКЧЫЛАР


аэан истәлекләргә бик бай. Аның архив, музейларына кереп тормыйча, үзебез көн саен йөри торган гадәти урамнарына күз салып, аларның исемнәрен уйлап узсаң да, мавыктыргыч тарихи китап битләрен ачкандай буласың. Хәтта иң яшь урамнары да күп нәрсә сөйли икән.
ларны оныттырган мондый якынлык кайдан килә?
«Латыш укчылары...» Урамның бер ягына аның үзе кебек үк яңа, яшел урамнар тоташып китә, ә икенче ягы чыннан да кораб бортына охшаган: киләсең-киләсең дә урам читендә кырт туктап каласың. Алдыңда ярты Казан диярлек җәйрәп ята. Әнә олылы-кечеле Кабан күлләре. Ярларында борынгы урамнар. Әнә Вахитов комбинаты, шул исемдәге станция. Биредәрәк Павлюхин урамы, аннан янә яңа төзелешләр.
Вахитов... Павлюхин... Латыш укчылары... Бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән бу исемнәр Казан елъязмасының бөтен бер битен ачып җибәрәләр түгелме соң? Дәһшәтле 1918 ел битен.
26 июль. Владимир Ильич Ленинның гадәттәге бер эш көне — аның бүлмәсеннән иртәдән кичкә кадәр кеше өзелми. Чит илләрдән килгәннәре дә бар. Барысының да йомышлары мөһим, ашыгыч. Бөтен ил гражданнар сугышы утында яна. Ул укыган, кул куйган күп санлы, ашыгыч докуметлар да шул уңайдан.
Ленин, торып, карта янына килә. Карашын Мәскәүдән Петро- градка күчерә. Бөтен ышаныч — эшчедә. Отрядларны тизрәк оештырып, тизрәк Казанга озатырга кирәк.
Питердан кузгалачак коммунистик отрядларны озата килгәндәй, Ленинның карашы Казанга төбәлә. Биредә бәлки ярдәм килеп җиткәнче үк дошман белән йөзгә-йөз чәкәшергә туры киле£. Ул көчле: бөтен дөнья империалистлары аның яклы, илнең икмәге, күмере, нефте аның кулында. Кыен, бик кыен булачак аның белән алышу. Бирешмәсләрме?
Очерк кыскартып басыла.
Илдар Низамов
r^A/V'/^ZVXAAAAAA/VVSAA/V'/VVVVVWWVVVVVVVVVW
Шәһәрнең яңа бер бистәсендә, элекке Танко-дромда, Латыш укчылары урамы бар. Латвия, Рига моннан бик еракта, Балтика буйларында, ә латышлар — кызыл укчылар, Юдин, Азин. Лацис, агалы-энеле Межлауклар, туган якларындагы кебек, бездә дә телдән төшми. Ерак ара-
Нәкъ шул көнне Көнчыгыш фронт командующие сул эсер Муравьев, Казаннан качып китеп, Сембергә килеп төшкән була һәм эсерларның Советларга каршы әзерләгән заговорын дәвам иттерә. Икенче көнне Ленин Муравьевның сатлык җан икәнлеген белдереп барлык төбәкләргә адресланган радиограммага кул куя, Сембер большевиклары исә аны тиз генә кулга алуны оештыралар, каршылык күрсәт- * кәндәюк та итәләр. Шулай итеп, авантюрага чик тиз куела. Әмма ул ? фронтта көтелмәгән кыенлыклар китереп чыгара. Шул ук кичне 5 Халык Комиссарлары Советы утырышында командующий итеп =г И. И. Вацетис, ә фронтның Реввоенсоветы членнарының берсе итеп > Латыш совет дивизиясе комиссары К. X. Данишевский билгеләнә. 5 Бу хакта үзенең истәлекләрендә Данишевский болай дип язып кал- « дырган: «Бу билгеләү Владимир Ильичның үзенең турыдан-туры катнашлыгында булды... Бик кыен хәлләр туганда, үтә җаваплы бу- ф рычларны башкару латыш укчы полкларына йөкләтелә торган бул- а ды. Әле дә аларның барысы да диярлек Иделгә, Казан янына җибә- о реләчәк иде...» 7
...Владимир Ильич бәлки латышлардан тагын бер карт больше- 2 викны — Мартын Иванович Лацисны күз алдына китергәндер. Ул 2 да хәзер Казанда. 16 июльдә Халык Комиссарлары утырышында ь Ленин председательлегендә Советның Көнчыгыш фронт буенча Га- <• дәттән тыш комиссиясен булдыру хәл ителә. Аның председателе итеп ң М. И. Лацис билгеләнә. Ул Казанга чыгып киткәндә аның белән 2 Ленин үзе сөйләшә, Идел буенда контрреволюциягә каршы хәлиткеч көрәш алып барырга кирәклеген кисәтә, бу комиссиянең ВЧК белән бәйләнеше нинди булырга тиешлеген аңлата, андагы хәлләрне язып торуын үтенә. Хәзер үз большевиклары, Лацис җитәкчелегендә Ка зан чекистлары эшне нык кына җанландырып киләләр. Тик бу эштә аларга массаларга — эшчегә, ярлы крестьянга таянырга кирәк. Ва цетис бу яклап ничегрәк эшли икән? Шунсыз эшче отрядлар туплау, оештыру сузылачак. Партия җибәргән комиссарлар Вацетисның менә шушы ягына нык әһәмият бирергә тиеш.
Бәлки бу минутта Владимир Ильич шул комиссарларның берсен — Һәр вакыт пөхтә, килешле киенеп, фикерен дә ачык, пөхтә итеп әйтә белүче, сөйләве дә, хәрәкәте дә бераз кискенрәк Мулланур Вахи товны күз алдыннан үткәргәндер. Идел буе халыклары, аеруча татарлар арасында аның абруе бар, оештыру сәләте зур...
Вакытлар үтү белән, вакыйгалар хәтердән ерагая баручан. Әмма бу — Бөек Октябрь революциясенә кагылмый. Бәхеткә юл ачкан ва кыйганың һәр көне бөтен вагы төягенә кадәр хәтердә яңара, якыная гына бара, кызыксынуны буыннан-буынга көчәйтә генә.
Латыш укчылары да мине архив, музейларга, ниһаять, Ригага алып китте. .
...Анда бер ике көн рәттән ишелеп ишелеп кар яуды. Бу хәлнең көтелмәгән мәшәкатьләре күп булса да, кешеләр бер дә артыгын борчылмады, чөнки бил тиңентен мондый карның менә берничә ел инде к«з башында түгел, ел башында да булганы юк икән. Кар шәһәрне бизи иде. Аңа терәлеп үк утырган нарат, чыршы урманнары аеруча матур булып күренде. Бу тансык күренеш якты истәлекләр уятты. Күз алдына үзебезнең Казан тирәләре, шушындый ук яшел япмасы арасына табигать сөюче йөзләрчә дусларын сыендыра торган Биек тау, Каменка урманнары килеп басты. Анда да нәкъ шушындый манзарадыр. Чаңгы бәйләп алырга да, күбек кебек җиңел карны очыртып тузгытып, яшь наратлар арасыннан бер җилдерергә иде...
Ветераннар белән очрашырга дип музейга килеп кергәндә дә күңел әле шул тәэсирдән һаман утырып бетмәгән иде, беренче танышым Петер Юрьевич Гришко белән дә сүзне нәкъ шуннан алып киттек.
— Ә мин ул Биектау урманнарын яхшы белом,— диде Петер Юрьевич һич көтмәгәндә.
Бу хакта җентекләбрәк сөйләүне азаккарак калдырып, сүзне Риганың менә шушы музееннан башлыйк. Ул «Латыш кызыл укчыларына мемориаль истәлек музей» дип атала. Риганың үзәк бер урамында, киң Даугава ярында үзе бер мәйданны тутырып-бизәп утырган ансамбль ул. Мәйдан уртасында өч хәрбинең мәһабәт сыны калыккан. Аларның кырыс йөзенә күз салу белән, хәтергә «революция рыцарьлары» дигән канатлы сүз килеп төшеп, күңелне горурлык хисе тутыра. Шундый романтик исем белән халык күңеленә кереп калган латыш укчылары әле дә илебез сагында, революция казанышлары сагында торалар кебек.
Һәйкәлдән арырак — музей бинасы. Гаҗәеп зур тоташ бер таш плитәне хәтерләтә. Бер карыйсың, ул яу кырында ятып калган меңнәрчә батырлар каберенә куелган истәлек ташыдыр кебек, икенче карыйсың, космос корабларының старт мәйданчыгыдыр сыман.
Эчендә иркен. Кеше күп булса да, ыгы-зыгы сизелми. Олы тынлык. Экспонатларны күп итеп тутырырга, чуарларга тырышмаганнар. Тарихи кыйммәте бай булган, барлык кешегә дә кызыклы документ алынган да күп кеше карарлык итеп куелган, яхшы яктыртылган. Ашыгасы, барысын да күрәсе дип чабасы юк. Җай гына кара, тарих белән күзгә-күз очраш, уйлан. Якында гына Даугава дулкыннарының шавы ишетелеп-ишетелеп куя. Тора-бара ул Идел шавы булып тоела башлый, чөнки экспонатлар безне янә унсигезенче елгы Казанга алып китә.
Яңа командующий И. И. Вацетис Казанга уналтынчы июльдә килеп төшә. Егерменче июльдә казанлыларны Воскресенский урамы ягыннан ишетелгән оркестр тавышы әсәрләндерә. Дүртәр рәтле колоннада нык-нык басып, мылтык көпшәләрен сунарчылар кебек аска караткан гаскәриләр килә. Бу Бишенче Земгаль латыш совет полкы укчылары була. Аларның шундый ышанычлы атлавы, шулай бердәм, тупланган булулары, саллы кыяфәтләре Казанга зур бер көч килүен сөйли. «Латышлар килгән!», «Кызыл укчылар Казанда!» дигән хәбәр, телдән-телгә, урамнан-урамга күчеп, тиз арада бөтен Казанга тарала.
Икенче көнне үк полкка җаваплы бурычлар йөкләнә: дәүләт банкын һәм башка мөһим учреждение, предприятиеләрне саклау, шәһәрдә тәртипсезлекләр ясап яткан анархистларны авызлыклау, сул эсерлар төзегән хәрби отрядны нык контрольгә алу...
Әмма инде соң була. Дошман, күп көч туплап, куәтле флотилия белән шәһәр тирәсенә искәрмәгәндә килеп тә җитә. Казан камалышта дип игълан ителә. Аның гадәттән тыш коменданты итеп латыш халкының батыр улы Иван Межлаук билгеләнә.
...Дошман бишенче августта Идел ягыннан һөҗүмгә ташлана. Фронт штабы кушуы белән, пристань ягына Бишенче латыш полкы. Беренче татар-башкорт батальоны һәм партиянең губерна комитеты оештырган эшче отрядлар җибәрелә. Шулай да Казан өчен сугышның төп авырлыгы Дүртенче һәм Бишенче латыш полклары өстенә төшә.
Кызганычка каршы, мин Ригада бу сугышта катнашкан ветераннарның үзләрен күрә алмадым. Шулай да алар язып калдырган истәлекләр белән танышырга мөмкин булды. Менә Бишенче полк командиры ярдәмчесе В. Паварис язмалары: «Өйрәтелмәгән команда белән ашыгыч кына тупланган, начар коралланган берничә генә пароходтан торган кызыл флотилия җиңелеп, бишенче августта артка чиген- ♦ де — ак гвардия судноларына Казанга юл ачылды. Кич белән алар- * ның ике пароходы, туплардан һәм пулеметлардан Бишенче полк 5 позицияләренә ут өермәсе яудырып, Казан турысына килеп җитте. ~ Десант төягән шлюпкалары ярга ашыкты. Әмма шәһәрне саклаучы- * ларның туплары, аларны тиз туктатып, чигенергә мәҗбүр итте. Шун- g да пароходлардан утны көчәйтеп, алар ышыгында яшеренеп килгән дистәләрчә көймәләр, өзлексез ата-ата, кинәт ярга ташландылар. 2 Икенче батальон командиры Вальтер Бруниниекс: «Дошманны ярга ф чыкканда атакаларга!» — дип приказ бирде. Акларның көймәләре в ярга җитәм дигәндә генә сигезенче рота командиры — салкын канлы о кыю Янис Грегоре җәһәт кенә траншеядән килеп чыкты да: «Укчы- г лар, алга! Уз приекшу, стрелниеки!» дип мылтыгын төбәп, ярга таш- „ ланды. Артыннан «Ура» кычкырып, иптәшләре купты. Дәһшәтле = өндәүгә икенче батальон укчылары да кушылды. Бу ташкын десант- 1 ка нәкъ су читендә ябырылды. Аяусыз кул сугышны башланды. Мон- * да инде уңышны пулеметлар түгел, бәлки ихтыяры нык, кулы көчле, ч фидакарьлеккә гадел эш өчен барганын аңлаган кешеләр хәл итте, ч Алыш озакка сузылмады, әмма ул аяусыз булды, кан күп түгелде. я Кызыл укчылар десантны Иделгә атып бәрделәр, тулаем диярлек кырып салдылар. Пароходлар чигенде, артларыннан төтен генә таралып калды».
Ләкин бу әле шәһәр өчен көрәшнең башы гына була. Төнлә бермә- бер арткан дошман алтынчы августта Казанга төрле яктан ташланды. Ул — яралы ерткыч кебек мәрхәмәтсез, мәкерле...
«...Беренче колонна — комуч гаскәрләре — полковник Каппель кул астында шәһәрнең көнчыгыш ягыннан, икенчесе — полковник Швец җитәкчелегендә чехословаклар — көньяктан. Каппель колоннасы, Югары һәм Урта Кабан арасыннан үтеп. Горки авылы һәм Бутырки бистәсе аша Суконныйга бәреп керә. Швецныкы, Архиерей Дачасына җиткәч, төньякка борыла да Урта Кабан ярыннан килеп, шәһәргә татар зиратының көнчыгыш ягыннан бәреп керә. Совет командованиесе бирегә Бишенче Земгаль полкы частьларын, Карл Маркс исемендәге батальонны, татар берләшмәләрен, эшче отрядларны җибәрә. Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Мәскәүдән килгән аерым отряд та шушында сугыша...» диелә М. Мөхәррәмовның «Татарстанда гражданнар сугышы» китабында.
Идел буенда да сугыш ике юнәлештә кыза. Уң як ярда — Югары Ослан тавы өчен, сул як ярда — пристань өчен. Дошман пароходлары, туптан өзлексез атып, Бишенче полкның пристань тирәсендәге Позицияләрен какшаталар, кара чебен өермәсе кебек ябырылган десантка каршы тору аз санлы укчыларга ифрат авырлаша — әмма алар тетрәмиләр, дошманны йөзгә-йөз каршы алалар. Иртә таңда Идел суына кызыл гөрләвекләр килеп кушыла. Төнлә аклар ягына таярга өлгергән бер ничә сатлык җан офицер безнекеләрнең оборонасы көчсезрәк урыннарны дошманга җиткергән булалар, ут шунда юнәлтелә, туплар пулеметларны сафтан чыгара. Безнекеләр чигенергә мәҗбүр була.
Ләкин пристань ул әле Казан түгел. «Казанга чаклы дүрт чакрым ара әле,— дип яза шул минутларда укчылар рәтендә булган В. Па- ••ре.— ул араны латыш укчылары һәм эшче отрядлар каһарманнарча сугышып чигенде. Латышларның пулеметы атудан туктамады.
Полк комиссары Лундерс, взвод командиры Балтьшь, рота командирлары Суйтынь, Брехманис, укчы Пулис һәм күп кенә башка сугышчылар яралансалар да, сугыш кырын ташламады. Сафтан чыгучылар күп булганга, һәр укчыга ике-өч кеше өчен сугышырга туры килде».
Бу сугышта аларга көч, гайрәт биргән сә'бәпләрнең берсе шулдыр: иң кыен минутларда алар ялгыз түгел иде. Биредә латыш укчыла- рыннан тыш Беренче татар-башкорт батальоны, элекке Алафузов һәм Крестовниковлар заводларының эшче отрядлары була. Казан өчен, яшь Совет республикасы өчен латыш частьларында да, башка отрядларда да күп милләт уллары, Рәсәйнең төрле почмагыннан килгән эшчеләр, солдат, матрослар иңгә-иң торып, үзләреннән алты- җиде мәртәбә күбрәк санлы дошманга каршы бастылар. Алар бер- берсенең фидакарьлегенә шаһит булды, шуннан шөһрәт, көч алды. Бу сугышта катнашкан икенче бер латыш укчысы К. Я. Иокум истәлекләрендә мондый юллар бар: «...Пристаньгә җирле гарнизоннан берничә рота килде. Алар дошман десантын тоткарларга нык тырыштылар. Әмма көч бик тә аз иде, дошманны тоткарлап булмады. Татар ротасы аеруча каһарманлык күрсәтте, дошман белән ул искиткеч каты сугышты».
Югары Ослан өчен бәрелеш тә аяусыз була. Ничек кенә кыю, бердәм булмасыннар, ничек кенә арысланнарча сугышмасыннар, Беренче социалистик батальон морякларының язмышы фаҗигале бетә: батальон бөтенләе белән диярлек — 300 дән күбрәк егет... — Идел ярында һәлак була. Ослан тавына менеп алып, аклар анда артиллерия урнаштыруга ирешә һәм шәһәрне бирмәс өчен кан-тир түгеп көрәшкән батырлар өстенә ут явымын өчләтә арттыра.
Сугыш шәһәрнең берьюлы берничә төшендә барса да, хәрби частьлар арасында ышанычлы элемтә булмый, штабта оялаган ак офицерлар аларны таркату, хәлсезләндерү өчен барысын да эшлиләр: кирәксә-кирәкмәсә дә, командирларны штабка чакыртып йөдәтәләр, хәрби частьларның урыннарын иң җитди минутларда алыштыралар, итәк астыннан гына, «шәһәрнең фәлән төшен чехлар инде басып алган» дигән шомлы хәбәр тараталар.
Владимир Ильич дөрес сиземләгән: хәрбиләр белән җирле власть җитәкчеләре арасында бәйләнеш чыннан да тиешенчә булмый. Шуңа күрә эшче отрядлар оештыруга да игътибар кайбер очракта җитенкерәми, өйрәтергә вакыт бик аз кала.
Әмма, барыннан да бигрәк, Казанны сакларга тиешле төп көчләр вакытында килеп җитми.
Шулай итеп, ул көннәрдә әле оешып кына килгән япь-яшь Совет Армиясенең болай да сирәк сафлары, күпләр егылып, күпләр камалышта калып, тәмам сирәгәя. Фролов җитәкчелегендә Адмиралтейство бистәсен яклап сугышкан эшче отряд бөтенләе белән диярлек һәлак була. Командир үзе дә. Ә Суконный өчен алышта шундый ук фаҗигага «Победа» фабрикасыннан А. Павлюхин җитәкчелек иткән отряд дучар була.
Шулай да Казанның бер карышы да акларга арзанга төшми. Сугыш урамнарда дәвам итә, Кызыл армиячеләр, эшчеләр төркем-төр- кем дә, берәм-берәм дә, ярдәм килеп җитәренә һаман өметләрен өзмичә, дошманга нык каршылык күрсәтәләр — Вацетис үзе дә, исән калган укчылар белән бергә, штабтан Кремльгә күчеп, яңа частьлар килгәнче ничек тә түзәргә хәл кыла. Нәкъ менә шул авыр минутларда Казан контрасы үзенең ерткыч йөзен күрсәтә. Бакчаларга күмелгән, чормаларда яшерелгән, йорт сакларга дигән булып дворникларга эсерлар тараткан корал оешкан төстә ходка җибәрелә, безнекеләрнең
һәр адымын күзәтеп торган дошман котырынып ата башлый. Кремльдәге частьлар да акларга сатылган булып чыга.
Шәһәр өстенә коточкыч дәһшәт белән яшенле яңгыр да л'.ыры- ла. Үзләре дә тәмам хәлдән тайган килеш, дошманны да п . .ты.: кыйнап, безнекеләр төн уртасында гына Казанны калдыралар.
...Совет Армиясе кадәр бай тарихлы, шанлы юл үткән армия дөнья- 2 да юктыр. Аның данлы җиңүләре хөрмәтенә чигелгән байракларны күпләр күрде. Бик күп музейларның горурлыгы, чын бизәге алар. ' Әмма бер байрак аеруча истә калган. Ул Татарстан Дәүләт музеенда 5 саклана. Чия төстәге чуклы байрак. Кызгылт-сары ука белән: «Дан- Z лы Бишенче латыш укчы совет полкына. ВЦИКтан. Казан шәһәрен * батырларча фидакарь саклаган өчен» дип язылган аңа. Ул — Совет ♦ власте кызыл частьларга бүләк итеп биргән иң беренче Кызыл бай- = рак. Казан өчен көрәшкәннәр аңа чыннан да лаек булалар. Көнчы- 2 гыш фронт җитәкчелеге В. И. Ленинга болай дип яза: «Казанны ике 7 көн буе батырларча саклауның стратегик һәм политик әһәмияте гаять - зур. Бишенче августта чигенеп, дошман алтынчы августта Казанны ~ алыр өчен сугышка бөтен көчен тупларга мәҗбүр булды. Шулай да 7 чехословаклар алтынчы августта Свияжск станциясен һәм Идел күпе- < рен алырга җитәрлек көч туплый алмадылар». Латыш совет полкы- j на. Коммунистик Казан һәм Мөселман коммунистик отрядларына 2 ВЦИК Президиумының котлау телеграммасы нәкъ менә шушы җиңү өчен җибәрелә дә.
Ябалак-ябалак кар яуган көнне без, электричкага утырып, Ригадан унҗиде чакрымдагы Саласпилс дигән — хәзер инде күпләргә мәгълүм истәлекле урыннарга бардык. Бу тирәләрне яхшы белүче латыш дустыбыз, журналист Эвольд Папинып станциядән безне урман сукмаклары буйлап турыдан гына алып китте. Бөтен дөнья ак иде, якты иде. Сөйләшә-сөйләшә, матурлыкка соклана-соклана атладык та атладык. Каршыбызда, кинәт кара койма булып, коточкыч зур шлагбаум калыккач кына туктап калдык. Без Саласпилска — зама-нында немец фашистлары корган иң зур үлем лагерьларының берсе урынына — хәзерге мемориаль ансамбльгә килеп җиткән идек. Шлагбаум рәвешендә ясалган йөз метр озынлыгында, унике ярым метр биеклегендәге бу тимер-бетон корылма үлем белән яшәү арасындагы чикне тасвирлый. Бирегә, чыннан да, меңнәр кергән, әмма чыгучылар бик сирәк булган. Биредә фашистлар йөз мең кешене азаплап үтергәннәр. Шлагбаумга «Бу капканың теге ягында җир ыңгыраша» дип язылган.
Латвияне, Риганы, бу тирәләрне азат итүдә Татарстан егетләре дә катнаша. Өченче Балтик буе фронты составында Арчада, Биектауда, Столбищеда оешкан полклар сугыша. Отделениесе белән илле танкны, үзйөрешле тупларны кырып салып, иптәшләре кырылып бетеп, берүзе калгач та дошман белән сугышудан туктамыйча батырларча һәлак булган татар сержанты Никита Токарликов, Айвиэксте елгасын кичкәндә олы каһарманлык күрсәтеп, күпләрне җиңүгә дәртләндергән Әкрам Вәлиев кебек Советлар Союзы Геройларының, аларның йөзләрчә сугышчан якташларының якты истәлеген бу якларда онытмыйлар.
Онытырга хакыбыз юк! Саласпилс шуны әйтә. Юдин, Азиннарны онытмаганга күрә, Токарликов, Вәлиевләр тәрбияләнгән. Саласпилс кебек фашист’ мәхшәрләрен җир йөзеннән сөреп ташлый алган бу егетләр, бәлки, теге дәһшәтле унсигезенчедә латыш укчылары килеп
ач үлемнән йолып алган, якты юлга чыгарылган бәхетле балалардыр.
Ул чагында Казан дошман кул астында утыз дүрт көн булган. Әлбәттә, ак интервенция аны басып алу белән генә канәгатьләнми. Аңарга тимер юл, Идел күпере, Мәскәү кирәк. Бераз хәл алуга ук, ул яңа һөҗүмгә ташлана. Әмма безнекеләр бүтәнчә бер генә карыш җирне дә бирмәскә, тизрәк Казанны кире тартып алырга ант итәләр. «Бөтен кеше хәлне менә болай күз алдына китерә иде: —дип яза батыр разведчик, журналист Лариса Рейснер.— артка бер адым гына чигү дә «аларга» Нижнийга Иделне, Мәскәүгә тимер юлны бирү дигән сүз, тагын да чигенү ул бетүнең башы, Совет республикасына үлем хөкеме... Шул вакытта Иделне ташлап китү чын һәлакәт булса, күпергә арка терәп, бөтен яктан ташланган дошманны кире кагу киләчәккә өмет калдыра иде. Чигенү — чехлар Мәскәүдә һәм Нижнийда дигән сүз, Свияжскиның һәм күпернең бирелмәве — бу инде Кызыл Армия Казанны кире алачак дигән сүз...»
В. И Ленин үзе, аның җитәкчелегендә Үзәк Комитет һәм Совнарком үтә җитди, ашыгыч чаралар күрәләр. Алтынчы августта Свияж- скига Петроград, Мәскәү һәм башка калалардан эшчеләр, яңа гаскәри берләшмәләр килә башлый, унберенче августка Бишенче армия оешып бетә һәм ул дошманга каршы актив хәрәкәтләр башлый. Утыз дүртнең бер генә көне дә тыныч үтми. Кызыл Армия, сугыша- сугыша, өйрәнә-өйрәнә, шушында оеша, шушында чыныга. Бишенче армиянең командующие итеп Славен, штаб начальнигы итеп Андерсон, элемтә начальнигы итеп Петерсон, комиссарлар итеп Лапиня, В. Межлаук кебек күренекле латыш хәрбиләре билгеләнә.
Башта армия Уңъяк Идел һәм Сулъяк Идел группаларыннан тора. Беренчесенә Дүртенче латыш полкы командиры Я. Саулит. икенчесенә элекке укытучы большевик Ян Юдин җитәкчелек итә. унберенче августта һәр ике группа һөҗүмгә күчә. Сулъяк группа Красная Горка станциясен, шул тирә авылларны ала, әмма ныгырга өлгерә алмый, аклар, көчле контратака ясап, безнекеләрне чигенергә мәҗбүр итәләр. Уникенче августтагы сугыш вакытында Ян Юдин һәлак була. Унөченче августта В. И. Ленин Совнаркомның Красная Горка тимер юл станциясен Юдино исеме белән атап, кызыл комбриг Я. А. Юдинның истәлеген мәңгеләштерү турындагы карарына кул куя. Гражданнар сугышы батырларының исемен мәңгеләштерү, шулай итеп, Татарстан җирендә латыш халкының сөекле улының исемен мәңгегә беркетеп калдыру белән башланып китә.
Кызганычка каршы, август уртасындагы һөҗүм Уңъяк Идел группасы сугышкан урыннарда да уңышсыз төгәлләнә. Моркваш авылын яклаганда, мәсәлән, латыш халкының күп кенә батыр уллары ятып кала. Алар арасында Дүртенче полк комиссары Эдуард Петерсон, Латыш укчылары Советы башкарма комитеты председателе Юлий Заринь да була...
Ниһаять, латыш укчыларының үзләре белән танышырга да ва кыт җиткәндер. Менә шуларның берсе — Биектау урманнарын белүе белән мине аптыраткан, шул урман яланында үзенә үзе кабер казыган, шулай да исән-сау килеш әле дә яшәп яткан хөрмәтле ветеран Петер Юрьевич Гришко.
Риганың борынгы тар урамнары буйлап җай гына атлыйбыз. Аларда машиналар йөрми диярлек, тыныч, ярым караңгы — ашык мыйча гына сөйләшеп йөрергә моннан да уңай җир юктыр. Петер Юрьевичның сөйләве дә кызыклы. Латыш укчыларының Казан операциясендә катнашуы хакында язганда асылда аларның Бишен-
че армия составындагы частьлары, Уңъяк һәм Сулъяк Идел группаларындагы хәрәкәтләре тасвирлана, Икенче армия составындагы латыш укчылары телгә сирәк алына. Хәлбуки, Владимир Азин — үзе дә латыш була, ул туплаган, Вяткадан Арча якларына алып килгән отрядның беренче солдатлары да латыш укчылары булалар. Хәзер сүзне менә шуларның берсенә — Петер Юрьевичка бирик.
«Азинның разведка командасы бар иде. Күбесе — латыш атлы- лары, Азинның үзе кебек үк үткер, ут егетләр. Нәкъ егерме берәү идек, «очко» дип кенә йөрттеләр. Разведкага да йөрдек, атакаларга да башлап без ташландык.
Вятская Полянадан Казанга чаклы сугышып үткән арада отряд ишәйгәннән-ишәя барды, төрле частьлардан, төрле милләт кешеләреннән, аеруча шушы тирә-юньдәге татарлардан һәм башка халыклардан җыелган интернациональ семьяга әверелдек. Дошман белән бәрелешкән саен, ныгый, чыныга бардык. Курыкмаска, акларның күзенә карап ташланырга, аны хәйләләргә безне Азии үзе өйрәтте. Биектау тирәсендәге бәрелешләр бигрәк тә истә калган. Монда инде Казан өчен каты сугышларга чынлап торып әзерлек башланды. Безгә күрше Бишенче армия белән ничек тә бәйләнешкә керергә кирәк иде. Бу Азинны бик борчыды. Шул максат белән ул безне разведкага еш җибәрде, безнең белән үзе дә баргалады.
һич онытасым юк, бервакыт шулай Казан елгасы буена киттек. Азин белән бергә алтымы-җидеме җайдак идек. Яңа гына таң атып килгән чак. Елга буйлап төшәбез дә төшәбез. Караш гел теге як ярда — күршеләрнең берәр разведчигы очрамасмы дип бару. Мавы гып, аклар позицияләренә тәмам якынайганыбызны сизми дә калганбыз. Хәер, Азин курка торганнардан түгел иде. Көтмәгәндә борын төбендә генә туп шартлады. Безнекеләр, атларын ялт борып, урман эченә сибелделәр. Бу атымны, элеккесе яраланганга, кичә генә алган идем, бактың исә, бөтенләй дары иснәмәгән булып чыкты, арт аякларына басты да, кая да атылырга белмичә, тыпырчынып бер урында тик биеп тора бит, юньсез. Сизәм, аклар якыная төшәләр. Атны берничә секунд эчендә юмалап та, ярып та карадым, әмма булмады, өмет өзелеп, өстеннән сикереп төштем дә агач арасына ташланган гына идем, атлы аклар килеп тә җиттеләр, камап та алдылар...»
...Без Даугава ярына чыгып, бетон коймага сөялгән идек. Мин Петер Юрьевичка текәлеп карадым. Аның таза, озын гәүдәсе бөрешебрәк калгандай булды, карашында нәфрәтле бер катылык чагылды. «Аклар кулына төшкән кызыл разведчикны ни көткәнен сорап- төпченеп тормавың хәерле, күрсәттеләр алар миңа күрмәгәнне» Ди иде төсле бу караш-кыяфәт. Шулай да мин аңардан сөйләвен үтендем.
...Разведчиктан бер сүз дә тартып ала алмагач, тирләп-пешкән, ачудан бүртенгән офицер, аягында чак басып торган егеткә күтәрелеп тә карамыйча, «мунчага!» дип кул селтәде. Димәк, атарга!
Көзнең кояшлы җылы көне иде. Күк зәп-зәңгәр, агачлар юган гел кебек чип-чиста. Кояш нурларыннан, күк зәңгәрлегеннән күзләре чагылып киткән Петер шунда саф һава сулаудан үзенә хәл керә башлавын, хәтта күңеленең нечкәреп китүен тойды. Яңа унтугызы тулган бит әле аның. Их, аякларны хәлсез карт кебек болай өстерәмәскә, чип чиста, сап-сары яфракларны таушатмаска иде бит әле, борыннан, яңаклардан аккан тир катыш җылы канны шушы якты кояшка, зәңгәр күккә күрсәтмәскә иде бит әле, офицер камчысыннан, тукмау, типкәләүләрдән, штык белән кадап кадап алулардан
ИЛДАР HII3AMOB ф КЫЗЫЛ УКЧЫЛАР
җәрәхәтләнеп беткән тәнне, сәләмә киемне кояштан, агачлардан яшерергә иде бит әле. Егет көчкә-көчкә бер кулы белән битен сөртергә, икенчесе белән сәләмәләрен җыярга маташты. Үзеннән-үзе адымы акрынайды. Төшке ашка соңга калмагаек дип куркып барган солдатлар сүгенергә тотындылар, берсе кинәт мылтык приклады белән аркага тондырды.
Шуннан соң егетне, култыклап алып, өстерәп диярлек тау башына алып менеп киттеләр. Бу аңа үзенә күрә янә ял булды. Урман читендәге каберләр янына китереп бастыргач, ул күзләрен ачып үз аягында тора алды.
Өч солдат урап алдылар да, кулына көрәк тоттырып: «Казы!» — диделәр. Ул казырга тотынды. Бөтен тәне, авыртуны, әрнүне онытып. кайнарланганнан-кайнарлана башлагандыр, әлбәттә. «Кабер ич бу! Үтерәләр ич!» Каберне үзенә түгел, менә шушы дошманнарына казый диярсең, хәрәкәте кызуланганнан-кызулана бара. Йөрәге дә беркайчан да булмаганча ашыгып кага, уйлары да башны чәнчеш- тереп кызу чаба. Менә хикмәт, бер башта ап-ачык булып, берьюлы берничә уй чаба алыр икән ләбаса. Беренчесе шул: ул якты дөнья белән саубуллаша — күз алдыннан кып-кыска гомере үтә: иң истәлекле, иң татлы көннәр генә үтә — бала чак хатирәләре, әнинең баштан сыйпавы, әтинең яратып карап беренче тапкыр заводка эшкә озатуы, туып-үскән Риганың иң мөкатдәс урыннары... Һәм шул ук вакытта ап-аек икенче уй йөгерә: яшисе килә, котыласы иде, шушы кабахәтләрне, аларның башлыкларын — хуҗаларын — эшләмичә ашаучы, ярлыларны, эшчеләрне кешегә дә күрмәүче капкорсакларны дөньядан сөреп бетерәсе иде бит! Ничек, ничек, ничек?
Солдатлар аның җәһәт эшләвен бераз карап тордылар да. бергә җыелып, тәмәке турында сөйләшә-тарткалаша башладылар. Болар- да да тәмәке кайгысы икән. Безгә дә җитми тәмәке, тик безнең бит аны игә торган җирләребез дә, ясый торган завод-фабрикаларыбыз да әлегә болар кулында, безгә чит илдән дә керми. Бу мәхлуклар исә үзләре ярты дөнья малы безнең кулда дип мактанышалар, ә үзләре бер төрем тәмәке өчен тартышалар. Офицерлары алтын портсигардан хуш исле папирос кына тарта да бит. боларга — шиш. Бездә тәртип икенче — папиросны солдатларга Азин үзе позициягә илттертә, үзе өләшә.
Менә тегеләр ничек тә өчесенә бер тәмәке әмәлләделәр. Петер, алар ягына борылып, казуын дәвам итте. Шул чак солдатларның берсе мылтыгын икенчесенә тоттырды, өченчесенең кесәдән шырпы алганын көтә башлады. Чү, хәзер икәүләшеп, кабызачаклар, өченчесенең дә кулы буш түгел... Петя, көч тап, аң бул! Сугышып үлүгә ни җитә, ә бәлки...
Ике солдат башка-баш диярлек иелделәр. Шул мәлдә Петер, ялт кына турайды да, көрәге белән селтәнеп торып тегеләрнең баш турысына бөтен көченә тондырды, үзе, аткан таш кебек, агачлык ягына сикерде. Ул берни күрмәде, берни тоймады, агачларга бәрелде, куакларга буталды, әмма очты гына. Башта кычкыру, аннан мылтык тавышы колагын ярды, әмма ул сискәнмәде, чүкмәде — очты да очты гына! Сәләмәләре эләгеп, бөтенләй киемсез калды, тәннәре умырылып, каннары акты, әмма ул очты...
...♦Бишенче, Икенче Кызыл Армияләрнең һәм Идел хәрби флоти-лиясенең һөҗүм операцияләре зур уңыш китерде. Унынчы сентябрьдә Идел флотилиясе Яңа татар бистәсе янында десант төшерде... Бу районны алып, ул шәһәргә һөҗүм башлады. Бер үк вакытта Бишенче армиянең Сулъяк Идел группасы да һөҗүмгә күчте. Ул дошман уты астында Казан елгасын уңышлы кичүгә иреште. Казанга беренче булып көнчыгыштан һәм көньяктан Бишенче армия полклары
белән Идел хәрби флотилиясе моряклары, ә төньяктан В. М. Азин отрядлары бәреп керде. Унынчы сентябрьдә көндезге сәгать бердә Казан тәмам азат ителде» диелә тарих китапларында.
Казанга беренче булып аяк баскан азинчылар — отрядның кыю егетләре —атлы разведчиклар. Алар арасында — Петер Гришко да була.
Казанны дошман кулыннан тартып алу Көнчыгыш фронтта хәлне кискен яхшырта. Владимир Ильич Ленин бу хакта: «Казанны алу бөтен рус революциясе өчен безнең армиянең кәефе тамырдан үзгәрү, аның нык, ышанычлы, җиңүчән хәрәкәт итә башлауга күчүе белән әһәмияте бик зур», дип билгеләде. Ә «Правда» газетасы: «Казанны алу — Кызыл Армиянең беренче чын-чыннан олы җиңүе. Чехословак фронтындагы моңарчыгы җиңүләр очраклы бәрелешләрдә азмы-күпме очраклы җиңүләр иде. Биредә Кызыл Армия сугышырга өйрәнде; биредә алдан ук бер бурыч куелды һәм ул хәл ителде; биредә Армия беренче мәртәбә җиңәргә өйрәнде», дип язды.
Бу юлы менә көз башында ук Казанда бурап-бурап кар яуды. «Латыш укчылары» урамы ап-ак иде. Рига искә төште. Петер Юрьевичның ап-ак кар көнҗәләләре сарган куе чыршылар астындагы җылы өендә утырган сәгатьләр күз алдыннан үтте. Ә бит анда мин Татарстанны, Казанны уйлап утырган идем. Чөнки сәбәбе чыкты: мин премьера шаһиты булдым, әйе, әле беркайчан да күр-сәтелмәгән кинофильмны беренче булып карадым. Петер Юрьевич һәвәскәр киночы икән. Җәй көне ул Латвиянең тарих укытучылары белән Татарстан буйлап гражданнар сугышы каһарманнары эзеннән, ягъни үзенең яшьлек эзләреннән сәяхәттә булган, шунда кино төшергән. Бүген без, беренче тамашачы буларак, кызыксынып һәм дулкынланып, шуны карадык. Дулкынландык, чөнки авторы, үзе үк латыш укчысы, үзенең үк данлы яшьлегенә кайта алган иде. Дулкынландык, чөнки Татарстаннан шактый ерактагы Даугава ярында, чал Риганың тыныч бер бистәсендә күз алдыннан Юдино, Виектау урманнары, чал Казанның тарихи урыннары, Себер тракты узды... Һәм менә шушы Латыш укчылары урамы үтеп китте. Рәхәт минутлар иде ул.
Бүген исә монда Рига искә төште. Шул ук сәбәп, шулай ук — кино. Әле генә Мәскәүдәп, үзәк телевидениедән «Безнең биография» Дигән күп серияле фильмның «1918 ел* өлешен карадык. Анда латыш укчыларының батырлыгы тагын бер мәртәбә зурлап, хөрмәтләп телгә алынды. Риганы, латыш укчыларына мемориаль истәлек- музейны, «революция рыцарьларының» горур сынын күрсәттеләр. һ»м шулар фонында, кем дисез, Петер Юрьевич басып тора иде. Дәһшәтле унсигезенчене, революция хакына, киләчәк хакына эшләнгән чиксез фидакарьлекне тагын бер кат искә төшереп, чал ветеран күңелләрдә яңа горурлык хисләре уятты.
Исән-сау алар — латыш укчылары. Мәңгелек каһарманлык турында безгә, киләчәк буыннарга алар үзләре дә сөйли, алар исеменнән архив документлары, музей экспонатлары, таш сыннар һәм менә шәһәр урамнары да сөйли.
Казан — Мәскэү — Рига — Казан 1975—1976