КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
Кадерле әтием белән әнием. Татарстанның элеккеге Шөгер районы. Федотовка авылының беренче комсомолы һәм ячейка секретаре, элеккеге <Икенче бишьеллык» исемендәге кустарь хуҗалык һәм Ленин исемендәге колхоз председателе. Бөек Ватан сугышы солдаты коммунист Родионов Василий Семенович һәм гап-гади колхозчы хатын Родионова Фекла Григорьевна каберләренә чәчәк урынына
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Чирләү
I
имернең больницага керүенә бүген ике ай тулды. Үзенең соравы буенча аны бер кешелек палатага салдылар. Палатасы кайчакта апа ошый иде. Дөрес, ул аны яратып ук бетерми, ләкин бер кешелек кечкенә палата ана ошый иде. Чөнки бу палатада ул узган гомере турында уйлый ала. Кызык, монда ул бары тик узган гомере турында гына уйлый ала. «Ә ни өчен мин монда киләчәк турында уйлый алмыйм икән? —дип куйды Тимер эченнән генә — Югыйсә бит инде бу палата начар түгел, шулай да мин анда киләчәк турында уйлый алмыйм. Әгәр бу
булмә больница палатасы булмаса, мин монда да киләчәк турында Уйлый алыр идем».
Ләкин аңа үткәннәр турында уйлау да рәхәт иде. Дөрес, кайчакта үткәннәре турында уйлап аның елыйсы килә, шулай да үткәннәр туРында уйлау аңа рәхәт.
*Бу минутта әни ни хәлдә икән?» — дип уйлады ул еракта, туган «вылында үләргә ятучы әнкәсен хәтерләп. Аның әнкәсе рак белән
авырый иде. Ашказаны рагы белән. Моннан дүрт ай элек Тимер әнкәсен врачларга каратырга дип Казанга алып килде. Ул чакта әле әнисе дә, Тимер үзе дә, туганнары да рак турынд£ уйлап та карамыйлар иде. Казан врачлары Фәкилә ападан ашказаны рагы таптылар. Ай буе больницадан-больницага чабып, Тимер әнкәсен онкология больницасына урнаштырды. Больницада рак буенча атаклы профессор эшли иде. Әнисен профессорга күрсәтте Тимер. Профессор Фәкилә апага операция ясап карарга вәгъдә итте.
— Ләкин рагы бөтен тәненә таралып өлгермәгәе,— диде профессор Тимернең үзенә генә.
— Таралып өлгергән булса нишләргә? — дип сорады Тимер.
— Таралып өлгерсә — хәлләр бөтенләй мөшкел була. Андый очрак
та профессорларга эш калмый. Шоферлар, төзүчеләр, игенчеләр, архитекторлар медицинада никадәр көчсез булсалар, рак бөтен тәнгә таралып өлгергән урында профессорлар да шулар кебек үк көчсез хәлдә кала. *
— Шулай ук бер чара да күреп булмасмыни?
— Ул чагында бер чара да юк. Хәтта профессор үзе чирләсә дә. Хәтта профессорлар башлыгы үзе чирләсә дә.
Профессорның хәвефләнүе рас килде. Фәкилә апаның ашказанында башланган рак аның бөтен тәненә таралып өлгергән иде. Хәтта инде яман шешнең үсеше дәһшәтле ноктага — дүртенче стадиягә кадәр үк барып җиткән. Беренче дә, икенче дә, өченче дә түгел, ә дүртенче стадия.
Дүртенче... Дүртенче... Дүртенче...
Дүртенче стадия — үлем дигән сүз белән бер. Бернинди аерма юк. Алар арасында бары тик уртаклык кына бар. Дүртенче стадия белән үлем ике тамчы су кебек бер-берсенә охшашлар.
Профессор моны Фәкилә апаның күкрәген ачып карагач та күрде. Ул әле күкрәкне хирург пычагы белән ярып, анда күз салганга кадәр нидер өметләнгән: «Бәлки бөтенләй таралып өлгермәгәндер, бәлки шешне кисеп ташларга мөмкинлек бардыр»,— дип уйлаган иде.
Ләкин аның өмете акланмады. Фәкилә апаның күкрәгендә дүртенче стадияле рак ярылып ята иде. Моны күргәч профессор хәтле профессорның гәүдәсе буйлап салкын бер дерелдәү узды. Дерелдәү муен тирәсеннән башланды, аннары, үзенең салкынлыгы белән бөтен тәнне өшетеп, аска табан төшеп китте. Профессор бу дулкынның ничек итеп аяк бармакларыннан чыгып китүен тойды, салкын дерелдәү һәр вакыт аның тәненнән аяк бармаклары аша чыгып китә иде. Муен тирәсендә башлана да, бөтен тән аша үтеп, аяк бармакларыннан чыгып китә.
Башта профессор Фәкилә апаның күкрәген капыл гына ябып куярга уйлады. Дүртенче стадияле ракны күрәсе килми иде аның. Ул һәр вакыт аның башын әйләндерә, косасын китерә, һәм ракка каршы нәфрәт уята. Нәфрәт һәм чарасызлыктан гасабилану. Бу юлы да нәкъ шундый хәл кичерде профессор. Чөнки дүртенче стадия ул — тере организм эченә кереп оялаган үлем.
Фәкилә апаның эчендә яткан рак профессорга карап мыскыллы елмайгандай булды, һәрхәлдә, профессорга шулай тоелды. Дөрес, ул ракның елмая алмавын яхшы белә иде, ләкин бүген рак елмайган кебек тоелды. Профессор ракка озак карап торды. Янәшәдәге ассистентлар Фәкилә апа тирәсендә бөтерелеп йөрделәр, аның күкрәгендәге ракны төрле яклап фотога төшерделәр. Ләкин моннан Фәкилә апага бер җиңеллек тә юк иде. һәм профессорга да. һәм Тимергә дә. һәм Фәкилә апаның туганнарына, авылдашларына, райондашларына, илдәшләренә, дөньядашларына да җиңеллек юк иде. Дүртенче стадия аларның һәрберсен һәлак итәргә мөмкин иде.
Профессор операция бүлмәсеннән чыгуга Тимерне чакыртты. Тимер коридорда көтә-көтә арып беткән иде. Хәвефтән ул ни үле, ни тере бер хәлгә килде. Чыннан да, әнисе үлсә аңа дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмас шикелле тоелды.
Хәбәрне ишеткәч кинәт аның тыелып торган күз яшьләре атылып чыкты. Ләкин ул кычкырып еламады. Чөнки аның елавын профессорга күрсәтәсе килми иде. Бу күз яшьләрен татлы дип әйтеп булмый иде. Моны Тимер ирен кырыенда туктап калган бер тамчыны ялап алгач тойды. Күз яше тозлы һәм ачы иде. Күз яше дә, әнкәсенең хәле дә һәм гомумән бөтен дөнья тозлы һәм ачы булып тоелды Тимергә. Профессорның гаепле кеше сыман үзенә карап торуы да, стенадагы ракның төрле стадияләрен чагылдырган фоторәсемнәр дә, менә бу ак халатлар һәм больницадагы үтә пөхтәлек тә ачы һәм тозлы булып тоелды Тимергә, һәм бу чыннан да шулай иде. Ачы иде, тозлы иде дөнья Тимер өчен бу минутта
Профессор Тимергә барысын да аңлатып бирде. Әнкәсенең әлегә хәле яхшырып китәчәген дә, операция ярасының төзәлеп бетәчәген дә һәм аның көннәр язга авышкач үләчәген дә...
— Тизрәк авылга, үз өенә алып кайтырга кирәк,— диде профессор,—ул барыбер үз өендә үләргә теләячәк. Аның үз өендә үләсе киләчәк. Аның өчен хәзер бердәнбер юаныч үз өендә үлү.
2
Тимер шулай итте дә. Әнисенең операция ярасы төзәлеп бетәр-бетмәстә үк ул аны авылга алып кайтып китте. Ә авылга кайткач үзе дә авырды Әнисен карарга апасы Роза калды, ә Тимер көч-хәл белән Казанга кайтып егылды. Казанга кайтканның өченче көнендә ул инде больницада иде.
Беренче көннәрне ул югары температура һәм баш авырту белән азапланды. Ләкин врачлар көчле уколлар биреп аларын бетерделәр. Ә менә үпкәдән кан килү һаман туктамый. Больницада ятуына бүген ике ай тулды инде, ә кан килү һаман дәва.м итә.
Палатага врач килеп керде.
— Я, кәефең ничек?
— Уртача. Зарланыр сәбәп юк кебек, ләкин кәефем уртача
— Кан килү ничек?
— Бетеп җитми. Күп килми, ләкин мин аның бөтенләй бетүен телим.
— Аңа артык игътибар итмә һәм борчылма. Синең үпкәдәге процесс бик көчле иде. Шул туктап җитә алмый. Даруларның барысын да эчәсеңме?
— Биргәннең барысын да эчәм. Кайчакта кайсыбер дарулар булмый. Андый чакта барысын да эчә алмыйм
— Эчәргә кирәк. Өзеклек ясарга ярамый Югыйсә, процессны тук тату читен булачак. Ә минем аны тизрәк туктатасым килә. Бу кыен һәм озак булачак, әлбәттә...
— Мин дә процесс тәмам беткәнче дәваланачакмын. Озакка сузылса сузылыр, ләкин мин түзәчәкмен. Үземне сагышка-монга бирмәм. Бу бик кыен эш, ләкин мин бирешмәскә тырышам.
— Уңышлы дәвалану өчен бу бик әһәмиятле.
— Мин тырышам. Палатада ялгыз утыру бик күңелсез. Хәтта түзеп булмый башлый. Ләкин мин тырышам. Сагышка-моңга бирелмәс ®чсн үз-үзем белән сөйләшәм, үземне үзем тынычландырам.
— Ә син үз-үзең белән нәрсә турында сөйләшәсең?
ГӘРӘП РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
— Әни турында. Аның үлем түшәгендә ятуы, аның үлеп баруы турында. Бу турыда уйлау бик авыр, ләкин мин көн саен шул турыда уйлыйм, һәм үз-үзем белән дә шул турыда сөйләшәм.
— Әниең өчен елыйсың дамы?
— Әйе, елыйм да. Больницага килгәч инде ике мәртәбә еладым. Берсе узган айда, төнлә, ишегалдына һава суларга чыккач. Бер караңгы почмакка бардым да кешеләрдән качып кына еладым. Миңа еларга кирәк түгел иде, ләкин мин еладым. Икенче мәртәбә, әле күптән түгел генә, палатада караватка утырып еладым. Монысында миңа еларга кирәк иде, һәм мин еладым. Монысында миңа еламыйча мөмкин түгел иде. Күңелемә ниндидер каты нәрсә килеп бөялде һәм аны авырттырды. Миңа тизрәк аннан котылырга кирәк иде һәм мин еладым. Елагач ул бөялеп торган каты әйбер юкка чыкты. Ә бәлки ул әле юкка чыкмагандыр да, ә йомшаргандыр гына. Әни турында ныграк уйласам, ул бәлки тагын шунда килеп бөялер. Аннан котылу өчен мина тагын еларга туры киләчәк. Елауның минем үпкә авыруына зыяны юкмы?
— Зыяны юк, ләкин еламау яхшырак. К\ целенә бөялгән каты нәрсәдән котылу өчен генә еларга ярый.
— Мин аннан һәр вакыт елап котылам.
— Аннан шунсыз котылып та булмый.
— Ә нәрсә бәялә икән ул күңелгә шундый каты булып?
— Ул турыда сорашмау яхшырак. Аны аңлатып биреп була, ләкин ул турыда сөйләшмәү яхшырак, һәм ул турыда уйламау да яхшырак.
— Мин ул турыда уйламаска тырышам.
— Шулай әйбәтрәк.
— Хәтта рәхәтрәк тә. Тик менә әни генә истән чыкмый.
— Әниләр турында уйлауны без тыя алмыйбыз. Врачлар авыруларга беркайчан да, әниегез турында уйламагыз, дип әйтә алмь/й. Гомумән, уй дөньяда иң ирекле әйбер. Уйны беркем дә тыя алмый. Хәтта ул начар уй булса да.
— Уйны бары тик уйлаучы гына тыя ала. һәм бер уйны икенче уй тыя ала.
— Монысы инде уйлар көрәше дип атала. Кеше күңелендә яхшы уй һәр вакыт начар уйны җиңәргә тиеш. Әкияттәге сыман. Анда да бит һәр вакыт яхшы күңелле егет җиңеп чыга.. Ә кешенең күңеле әкияткә тиң.
— Хәтта аннан матуррак та әле.
— Әйе, кайчакта хәтта матуррак та.
Врач чыгып киткәч Тимер бик озак уйланып ятты, һәр вакыттагыча, бу юлы да киләчәк турында түгел, ә узганнар турында уйлады.
3
Аларның авылы бик матур җиргә урнашкан. Аның көнчыгыш ягында, Тимерләрнең бәрәңге бакчасы артыннан ук, текә тау күтәрелә. Тау шундый текә булып күтәрелә ки, аннан һәр вакыт вак ком агылып тора. Ком бик акрын һәм бик аз, бөртекләп-бөртекләп кенә ага, ләкин бер дә тукталып тормый. Тау битендәге ком һәр вакыт хәрәкәттә булу сәбәпле, анда үлән дә үсә алмый. Читтән караган кеше бу тау битендә бернинди тереклек иясе дә юктыр дип уйларга мөмкин Ләкин Тимер беркайчан да болай уйламады. Ул бала чактан шушы тау битендә уйнап үскән кеше, һәм тау турында һич кенә дә узгынчылар кебек уйлый алмый иде. Чөнки тау битендә нәрсәләр барын бик яхшы белә ул.
Беренчедән, анда бик күп кызыл чикерткәләр яши. Июнь башларында алар шундый жуылдап очалар ки, вертолетлар диярсең. Кай-
чакта алар фырылдап оча-оча авыл өстенә үк килеп чыгалар. Андый чакларда Тимер бакчага чыга да зур чикерткәләрнең кызыл канатларына сокланып тора. Кызыл чикерткәләр авыр бомбардировщиклар сыман салмак кына очалар-очалар да, кире тау битенә кайтып китәләр. Тимер алар артыннан тау битенә йөгерә һәм анда бик күп итеп кызыл чикерткәләр тота. Кайчакта ул хйтта өчәр шырпы кабы чикерткә ♦ тутыра иде. Тик соңыннан ул аларны ни эшләтергә белми, аптырагач, J шырпы кабын ачып, чикерткәләрне кире җибәрә. Ләкин кире җибәр- g гәнче ул озак итеп чикерткәләрнең шырпы кабын кыштырдатуларын | тыңлый. Ул шуны тыңлауны үлеп ярата. Ә бәлки ул чикерткәләрне $ нәкъ шуның өчен генә тоткандыр да әле... <
Кыштырдауны ул шырпы кабын колагына якын ук китереп, кай- g чакта хәтта колагына куеп ук тыңлый. Андый чакта кыштырдау аның д. колагын кытыклаган кебек була һәм Тимер үзалдына шыркылдап 5 көлеп җибәрә. Читтән карап торган кеше аны тиле дип уйларга мөм- = кин. Ләкин Тимер үзен һич кенә дә алай дип уйламый. Чыннан да, * тиле кешеләр тиктомалга шыркылдап көлеп җибәрсәләр дә, чикерткә- ♦ ләрнең шырпы кабын ничек кыштырдатуына соклана белмиләр ич.
Ә менә Тимер соклана белә. Шулай булгач ул ничек тиле булсын ди х инде?1 ' £
«Бу очракта теләсәң дә тиле булып булмый,— дип уйлады Ти- * мер,— гомумән, тилерү ул кешеләргә теләкләренә карап килми торган- Е дыр. Ул ниндидер аңлашылмый торган серле халәт. Яшьли тиле бул- £ ганнар ярар да инде, алар тумыштан тиле булсыннар ди, ә менә акыл- п лы кешеләрнең тилерүен ничек аңларга? Әнә бервакыт безнең мәктәп *• директоры нишләде. Дөрес, ул котырынып, бәрелеп-сугылып йөрмәде, шулай да тилерде. Ул үз укучылары белән талаша-талаша «Кем сукты?» уйнады. Бүреген, пальтосын, киез итекләрен алдын-артка киеп урамда йөрде һәм бернинди сәбәпсез шырык-шырык көлде. Шуннан аны районнан килеп алып киттеләр. Ике айдан ул, яңадан җитдиләнеп, үз урынына кайтты».
Чикерткәләрдән башланган уй Тимерне әнә кайларга алып китте. Ә бит ул нибары авыл һәм чикерткәләр турында гына уйлый башлаган иде.
«Юк, тилеләр турында уйларга кирәкми,— диде Тимер үз-үзенә,— ул яхшы уй түгел. Алар турында гомумән бернәрсә уйламасан да ярый. Миңа тилеләр турындагы уйны баштан куарга кирәк: көш-көш, китегез!..
Миңа хәзер бары тик авыл турында гына уйларга кирәк. Бүген төштән соң больницага мине күрергә дуслар килергә тиеш. Шуңа кадәр миңа авыл турындагы уйларны уйлап бетерергә кирәк, һәрбер уй кешене рухи яктан баетырга тиеш. Ә тилеләр турындагы уй мине баетмый. Мине авыл турында уйлау гына баета, һәрхәлдә, менә бу минутта шулай. Авыл турында уйлау мине дәртләндереп җибәрә, җаныма рухи көч бирә, һәм миңа хәзер бары тик авыл турында гына уйларга кирәк. Тилеләр турындагы уй шайтаныма олаксын. Чәнчелеп китсен ул уй. Төкерәм мин аңа. Тьфү, әшәке уй!»
Әйе, авылның көнчыгышындагы текә, комлы тауда кызыл чикерткәләр яши иде. һәм кечкенә ташлар астында — сөтле бакалар. Ул бакаларның тнресе яра өстендә катып калган кутыр шикелле кытыршы иде. Бакалар көндезләрен таш астындагы салкын чокырда, дөм-каран- гыда яталар. Тимер ташны кубаргач, алар песи балалары сыман нәзек кенә итеп чинап куялар иде. Кояшны, яктылыкны, коры һаваны яратмыйлар ул бакалар. Шуңа күрә, ташны куптаруга, үз тәннәре юешләгән салкын комга ныграк елышалар. Тимернең кулы тию белән алар- ның кытыршы тәннәреннән сөт сыгылып чыга. Нәкъ сыер сөте төсле en-ак сөт. Тимер бу сөтнең ник чыгуын һич кенә дә аңламый иде. Бер
вакыт ул хәтта бармагына буялган сөтне теленә дә тидереп карады. Сөт ачы иде. Әрәм ачысыннан да ачырак. Гомумән, әле Тимернең бака сөтеннән дә ачы әйбер татып караганы юк.
Бакалар сөтләрен чыгарып бетергәч, Тимер алар өстендәге ташны яңадан ябып куя. Чөнки бакалар кояшны һәм яктылыкны яратмыйлар. Кешеләр төнне һәм караңгылыкны яратмаган кебек. Чөнки бу бакалар төнге җан ияләре иде. Кояш баюга алар таш асларыннан чыгалар һәм нәзек тавыш белән чыкыр-чыкыр чинап чебен-черки, күбәләк, төрле вак коңгызлар ауларга керешәләр. Ләкин инде Тимер боларын күрми иде. Чөнки ул караңгы төшкәч ялгызы гына тау битендә калырга курка һәм тизрәк өенә кайтып китә.
Ә көндезен ул бакалар сөтләрен чыгарып бетергәч тә ташны ябып куя. Тимер ни өчендер бу бакаларны кызгана иде. Ни өчен икәнен белми, әмма кызгана. Әллә ул аларны песи балалары кебек нәзек һәм мескен итеп чинаган өчен кызганды микән?! Бәлки, бәлки. Ләкин монысы инде Тимер өчен әһәмиятле түгел — кызгана һәм бетте-китте. Тимергә шушысы да җитеп ашкан. Ул кызгана белә, менә хикмәт кайда. Кызгана белүнең игелекле хис икәненә бала чактан ук төшенде Тимер.
Ләкин, Тимернең уенча, нәрсәнедер кызгана белгән кеше, кызганган әйберсен яклый да белергә тиеш иде. Югыйсә, коры кызгануның поты бер тиен. Коры кызгану ул мескеннәр өлеше. Менә ни өчен Тимер бакалар өстендәге ташны кире ябып куя торган иде.
«Мин бакалар турында күбрәк уйлап ташладым бугай,— диде Тимер үз-үзенә,— ә бит бу тау өстендә сары иген кыры җәйрәп ята иде. Нигә миңа шул кыр турында уйламаска? Яки шул кыр өстендәге тургай турында? Хәер, бер тургай гына да түгел иде ич безнең авылда. Әле бит мин авылның көнчыгышы, әлеге тау турында гына уйладым. Ә көнбатыш, көньяк һәм төньяк яклары турында уйлап та карамадым Мәсәлән, көнбатыш ягындагы урманлы калкулык турында уйларга була ич».
Ләкин Тпмернең инде авылы турында уйлыйсы килми башлаган иде. «Бүгенгә җитеп торыр,— диде ул,— болай озак уйларга ярамый. Миңа ял итәргә кирәк, башны арытмаска». Шулай диде дә Тимер, берни турында да уйдлмый башлады.
Бүген аның янына дуслары килде. Больница Казаннан читтә, урман эченә урнашкан. Шуңа күрә алар машина белән килделәр. Сөлек кебек ялтырап торган чем-кара «Волга» больницаның ишеге төбенә үк килеп туктады. Машинаның ике ягыннан да ишекләр ачылып китте һәм аннан Тимернең дуслары чыга башлады. Чибәр, хөр, матур егетләр Тимернең дуслары. Ул аларның ничек итеп машина эченнән чыгуларын больница коридорындагы тәрәзә аша карап торды.
Бүген алар өчәү килгәннәр. Нык бәдәнле, мәһабәт һәм сөйкемлеләр алар. Өчесе дә менә дигән итеп киенгәннәр, иң соңгы модалы галстуклар такканнар, кулларында күз явын алырдай күн портфельләр. Ә йөзләрендә— елмаю «Антейлар, Геркулеслар, Алыплар! — дип уйлады Тимер дуслары өчен куанып.— Ә менә мин больницада ятам. Юк, мин аларның саулыгыннан аз гына да көнләшмим. Энә очы кадәр дә. Мин алар өчен горурланам гына. Ә көнләшү кирәкми. Ул миңа хас нәрсә түгел. Ул минем канымда юк. һәм гомумән минем ул турыда уй озайтып торасым да килми. Кешенең саулыгыннан көнләшүдән дә яман эш юктыр дөньяда».
Ул арада егетләр гөлдер-гөлдер сөйләшеп больница коридорына килеп керделәр. Тимер дә аларны елмаеп каршылады. Егетләр Тимерне күрүгә бераз шымыеп, тынып калдылар. «Кызык гадәт,— дип уйлады Тимер,— больницага авыру янына килгән кешеләр һәр вакыт кинәт шымыеп калалар. Дуслар да, туганнар да, хәтта хатын да бер мәлгә шымыеп кала».
Ләкин бу ипсез тынлык озакка бармады. Палатага керү белән барысы да яңадан гөлдер-гөлдер килеп сөйләшә, хәтта көлешә башладылар.
Гадәттәгечә, беренче сүзне шалапут Миндуп башлады:
— Нәрсә син монда ояладың, сабака,— дип тезеп китте ул Тимергә,—урамда яз башланырга тора, ә син монда тынчып ятасың. Ниемә кирәк сиңа бу больница, әйдә киттек Казанга, төкер больницасына, төкер авыруына. Синнән башка анда Казанда да, Архитекторлар союзында да үлем тынлыгы. Ке.мнән көләргә белми аптырап йөри анда архитектор халкы.
— Төкерәм дә бит, Миндуп, төкерек белән кан килә,— диде Тимер шаяруны дәвам итәргә теләп
Ләкин аның бу сүзе дусларына шаян сүз булып тәэсир итмәде. Киресенчә, алар бу сүздән дәррәү тынып калдылар. Җайсызрак чыкты шул Тимернең шаяруы
— Шаярма әле, Миндуп,— диде Низам Миндупны шелтәләп,— авыру янына килдеңме син, әллә кәмитче янынамы. Больницада авыз ерып шаярып утыру бер дә килешми инде.
«Ә Низам һаман җитди, — дип уйлады Тимер, — Низам, Низам, җитди Низам. Архитекторлар союзында бүлек мөдире булып утыра- утыра тәмам сөрсеп бетәсең бит инде».
Чыннан да, Низам җитди кеше иде. Хәтта кирәгеннән артык җитди. Киенүен ул мода белән киенергә ярата, төшке ашны да гел ресторанда гына ашый Хәтта аның Казан зыялылары арасыннан сөяркәсе дә бар дип сөйлиләр. Ләкин менә җитдилеккә җитди иде Низам. Шуның аркасында ул сирәк көлә иде. Дөресрәге, кешенең кызык сүзенә гомумән көлми, ә үзе шаярганда бик үк кызык сүз әйтмәсә дә көлә. Көлгәндә аның тавышы гөбердәп тамак төбеннән чыга һәм көлү аның гәүдәсенә ятышып тормый иде. «Көләргә өйрәнмәгән бугаз», — дип уйлый иде андый чакта Тимер, һәм ул дөрес уйлый иде. Низам кычкырып көләргә шул кадәр гадәтләнмәгән ки, очрак чыгып бик каты көлсә, соңыннан хәтта чирли торган иде.
«Бу Низам даһи заттыр,— дип уйлый иде Тимер аның турында,— чөнки дөньяда әле бер генә кешенең дә көлүдән чирләгәне юк ич Көлүдән чирләгән кеше гади адәм булырга тиеш түгел, мөгаен, бу Низамда ниндидер илаһи көчләр яшеренеп ятадыр»
Низам Миндупның шаяруын тыйгач, палатада бер мәлгә тынлык урнашты. Ләкин бу тынлыкның Тимергә кирәге юк иде. Мондый тынлыкны ул ялгызы калгач та кичерә ала. Дуслары килгәч ул палатасының шау-гөр килеп торуын тели Ләкин ул бу тынлыкка үзе сәбәпче булды шул. Кан төкерүе турында әйтмәгән булса. Миндуп әле һаман Да шаярыр иде, Низам да аны болан капыл гына туктатмас иде
— Я сөйләгез инде, эштә ниләр бар? — диде Тимер бөтен палатаны . үзенә биләп алган тынлыкны бозарга теләп.
— Эш турында Низам сөйләсен әнә, — диде Миндуп этләшеп,— казна эшен ул барыбыздан да күп эшли. Үзе өчен генә түгел, безнең өчен дә эшли ул казна эшен. Кәгазь корты, кабинет күсесе.
Бу юлы барысы да дәррәү көлеп куйдылар. Больница палатасы дүрт егет көлүеннән киңәеп киткәндәй булды. «Менә бу мина ошый,—дип Уйлады Тимер, — менә монысы безнеңчә! Эх. шайтан алгырысы, шәп егетләр бит минем дуслар! Дуслар гына түгел, бүгенге яшәвемнең тот
ГӘРӘЙ РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА ЛВЫШК/С!
калары сез, шәп җаннар. Сездән башка яшәү миңа бик тә күңелсез булыр иде... Ә шулай да сез миңа әнине алмаштыра алмассыз шул Юк, юк, хәзер миңа әни турында уйларга ярамый. Миңа дуслар килгән икән, мин бары тик алар турында гына уйларга тиеш. Ә әни турында соңыннан, ялгыз калгач».
— Эштә әллә ни яңалык юк, — диде Низам җитди генә, — менә син җитенкерәмисең. Дөрес, эш бара, барысын да план буенча үтибез, ләкин синең җитенкерәмәвең сизелә.
— Бигрәк тә Казанның тол хатыннарына җитенкерәмисең, — дип сүз арасына чөй кыстырып куйды Миндуп.
Ә Рөсти әле һаман дәшми утыра. «Ул һәр вакыт шулай аз сүзле,— дип уйлады Тимер Рөсти турында. — Шулай да аны сүзен үлчәп сөйләүчеләрдән дип булмый. Сөйләшүен аз сөйләшә Рөсти, ләкин аны үлчәп сөйләүчеләр рәтенә кертеп булмый. Дөрес, ул беркайчан да ахмак сүз әйтмәс, һәм теләсә кайда теләсә нәрсә сөйләнеп йөрмәс. Шул ук вакытта аны сүзен үлчәп сөйләүчеләр белән дә янәшә куеп булмый. Ләкин аның бу үзенчәлеге минем белән дус булуга һич кенә дә комачауламый,— дип дәвам итте Тимер. — Киресенчә, һәр сүзен үлчәп сөйләшсә, бәлки мин аны өнәп тә бетәрмәс идем әле. Яки теләсә нәрсә сөйләнеп йөрсә. Юк, Рөсти дус буларак менә дигән кеше. Аеруча шәхси мәсьәләләрдә ул бер дигән дус. Аның белән хатын-кызлар компаниясендә булу үзе бер гомер».
— Я, Рөсти, син дә бер-ике сүз әйт инде, — диде Тимер олы пыялалы күзлеге артына кереп поскан Рөстигә.
— Әлегә бер яңалыгым да юк, егетем,—диде Рөсти. — Мин бит сезнең кебек сөйләшә белмим. Менә рәхәтләнеп тыңлап утырам сезне. Мин бит Миндуп кебек шарлатан да, Низам кебек җитди җитәкче дә түгел... Хатын-кыз ягыннан бернинди яңалыгым да юк.
Бусы Рөстинең шаяруы иде. Аның шаяруы һәр вакыт шулай хәзерлексез, юморсыз һәм дорфарак килеп чыга. Егетләр тагын дәррәү көлеп җибәрделәр. Ләкин алар Рөстинең кызык сүзеннән түгел, ә шаяруының килеп чыкмавыннан, Рөстинең шаяра белмәвеннән көлде. Рөсти моны үзе дә сизде һәм үзенең булдыксызлыгыннан үзе дә елмаеп куйды.
Ләкин ул көрсенмәде. Чөнки бу очрактагы булдыксызлыгының аның төп эшенә караганда бик вак нәрсә икәнен аңлый иде. Ә төп эшен шәп алып бара Рөсти. Үзенә тапшырылган архитектура проектын менә дигән итеп эшли. Аның өчен иң әһәмиятлесе дә шул — төп эш әйбәт барырга тиеш. Ә шаяруның килеп чыкмавы икенче нәрсә. Рөстинең дуслары да моны яхшы аңлыйлар иде һәм, шуңа күрә, көлсәләр дә, аңа хөрмәт белән һәм яратып карадылар.
«Әйе, иң әһәмиятлесе үзеңә тапшырылган төп эшнең уңышлы ба-руында,— дип уйлады Тимер. — Иң әһәмиятлесе кешеләр сиңа ышанып тапшырган эштә өзеклек булдырмауда. Өзеклек ясадыңмы — син егет түгел, ир түгел, хәтта кеше түгел. Төп эштә өзеклек ясау — хәрби операциядә өзеклек ясау белән бер. Яки иң якын кешеләреңнең ышанычын югалту белән тиң. Яки әти-әниеңнең ышанычын югалту белән. Төп эштә өзеклек булмасын өчен, байтак тир агызырга туры килә. Монысын мин бик яхшы беләм инде. Төп эштә өзеклек ясамас өчен, күп вакытта миңа үз-үземне да аямаска туры килә. Хәтта гаилә, хатын, сәламәтлек, вакыт һәм минем тормышымны тормыш итеп оештырган тагын бик күп, бик күп нәрсәләрнең байтагысы белән исәпләшмәскә туры килә. Бәлки әле минем больницага керүемә сәбәпче дә шул төп эшемә өзеклек китермәскә тырышуым булгандыр. Ә шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки мин җәмгыять, дуслар, туганнар һәм мине белгән яки белмәгән йөзләрчә, меңнәрчә, кайчакта хәтта аннан да күбрәк кешеләр алдында ниндидер эш башкарырга алынганмын икән, аны үтәп чыгу өчен тәнне яки җанны кызганып тору ваклык яки мескенлек булыр
иде. Ә мин беркайчан да мона бара алмыйм. Хәтта башымны киссәләр дә бара алмыйм, һәм Рөсти дә бара алмый, һәм Низам да һәм Мин- дуп та. Безнең дүртебездән беребез дә моңа бара алмый. Бәлки әле без нәкъ менә шуңа күрә дус булганбыз да. Ә бәлки әле без бөтенләй үк дуслар да түгелдер. Ләкин монысы инде бүтән мәсьәлә. Монысын инде киләчәк күрсәтер...» ♦
Шуннан Тимер өч дустының өчесенә дә берәм-берәм карап сокла- 5 нып торды. Тимер дусларын ярата һәм аларның шушындый шәп һәм * сөйкемле булуларына куана иде.
Миндуп белән Низам күптән түгел генә булып узган бер җыелыш 5 турында бәхәсләшә башладылар. <
— Мәрдән абзыйның чыгышы бер тиенгә дә ярамый иде, — дип кыз- " ды Миндуп. — Пүчтәк чыгыш иде ул. һәм зыянлы чыгыш иде.
— Ә син аңа каршы чыгып дөрес эшләмәдең, — диде Низам. —2
Дөресрәге, артыграк кызып киттең. Картларга алай ук каты бәрелергә g ярамый. *
— Ә нигә алар безгә каты әйтәләр? Каты гына түгел, бөтенләй юк- ♦
ка чыгарырга маташалар. Рөстинең проекты менә дигән хезмәт. Ә Мәр- х дән абзый берни аңламаган башы белән проектны сүгәргә алына. На- = дан, ликбез шәкерте. *
— Ялгышасың, — диде җитди Низам тагын да җитдиләнеп. — Мәр- <»■ дән абзый заманында ВУЗ бетергән белемле кеше. Ул безнең карт с архитекторлар арасында иң белемлесе бугай әле. Әлбәттә, мондый • кешенең талантлы проектка каршы чыгуы аяныч хәл. Ләкин мәсьәлә- ® нең икенче ягы да бар: пенсионер картлар безнең җыелыштан үзләрен u бер нигә дә кирәкми торган кешеләр дип китмәскә тиеш. Такт дигән нәрсә бар бит әле дөньяда
— Беренчедән, безнең эштә мәсьәләнең икенче ягы да, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы ягы да юк. Без иҗат кешеләре һәм бездә мәсьәлә бер генә яклы: талантлымы бу проект, әллә халтурамы? Икенчедән, минем өчен иҗат эшендә такт юк, ә факт кына бар. Син мина факт бир, ягъни шәп проект бир. Ә бит уйлап карасаң, Мәрдән абзыйның бер генә сокланып карарлык проект та эшләгәне булмаган. Ул гомер буе трибунадан кеше өйрәтеп кенә яшәгән, һәм син әйткән бөтен белемен шуңа гына сарыф иткән. Рөстинең бу яңа проекты Мәрдән абзыйның гомер буе эшләгән проектларын бәреп ега.
«Менә бу сөйләшү миңа ошый, — дип уйлады Тимер. — Аһ, мин никадәр сусаганмын икән иҗади бәхәсләргә! Кызык, мин Миндуп белән Низам бәхәсен моңлы бер җыр тыңлаган кебек тыңлыйм Хәтта симфония кебек тә бугай әле. Ләкин бу симфониягә Рөсти авазы җитеп бетми шикелле. Ә Рөсти әйтсә өздереп әйтә инде ул, сүзен үлчәп тормый» .
һәм нәкъ шулай булды да.
— Ташлагыз әле өч тиенгә кирәкмәс бәхәсегезне. Минем өчен Мәрдән абзый сөйләде ни дә, сөйләмәде ни. Бар дип тә белмим мин андый критиканнарны Мина димәгәе ник унбиш Мәрдән абзый унбиш трибунага менеп унбиш тавыш белән әрләми Шунысы кызганыч, минем проект андый чыгышлардан ни яхшырмый, ни начарланмый. Бик беләсегез килсә, минем проектка бер күз ташлау белән Мәрдән абзый кебекләрнең авызыннан теше коела башлый. Ни өчен дисәң, минем проекттагы яңалык андыйларнын башына имән күсәк белән тондырган кебек тәэсир итә.
Менә монысы инде Рөсти шаяруы иде. Ачы, усал «Тупас та- Т8Р». — дип уйлады Тимер Рөсти турында. Ләкин ул моны яратып, үз ител уйлады
Рөстинең бу сүзләреннән соң инде Миндуп белән Низам бәхәсенең Мәгънәсе калмады.
— Шәп егетләр сез, ләкин хатын-кыз мәсьәләсендә бер тиенгә дә ярамыйсыз, — диде Рөсти, Низамның йомшак ягына кагылып.
Әйе, хатын-кыз мәсьәләсе Низамның йомшак ягы иде. Чөнки ул никадәр генә җитди кеше булса да, һәм никадәр генә җаваплы постта утырса да, хатын-кыз мәсьәләсендә бөтенләй бала иде. Дөрес, Казан зыялылары арасында аның сөяркәсе бар дип сөйлиләр, ләкин ул хатын- кыз мәсьәләсендә бала иде. Ул хатын-кыз турында тотнаксызрак әйтелгән һәр сүзне, һәр анекдотны бөтен жаны-тәне белән, дерелдәп-кал- гырап тыңлый. Үзе ояла, үзенең һаман шул турыда сөйләшүне дәвам итәсе килә. Бу юлы да шулай булды. Ул үзенең:
— К чорту Мәрдән абзый, сөйлә, Рөсти, — дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды. Дөрес, сүзен әйтеп бетергәч, ул бераз ашыкканын сизде, ләкин соң иде инде — сүз дигән чыпчык авыз дигән ботак тишегеннән чыгып очкан иде. Ләкин Миндуп, Тимер һәм Рөсти кычкырып көлмәделәр, ә Низам күрмәгәндә бер-берсенә күз кысышып кына алдылар. Бу аларның өчәүләшеп Низамны аздырырга, кыздырырга, чыгырыннан чыгарырга килешүләре иде. Бу аларның яраткан уеннары. Алар һәр вакыт өчәүләшеп Низамның шушы балалыгы белән уйныйлар. Бик җитди кыяфәттә хатын-кыз турында әллә ниткән уйдырмалар сөйлиләр, ә Низам чын күңелдән ышанып кыбырсый, кызара-бүртенә, елмай- ган-көлгәндәй итенә һәм маңгаена бәреп чыккан тирләрен сөртә.
— Миндуп, теге, пляждагы хатын турында сөйләгән идем бит мин сиңа, — диде Рөсти юри «пляж» һәм «хатын» дигән сүзләргә басым ясап. Әлбәттә, аның Миндупка бернинди пляж һәм бернинди, хатын турында да сөйләнгәне юк иде, ләкин бүген аларнын Низамны котыртасылары килә, шуңа күрә Миндуп:
— Ә-ә-ә, теге менә мо-о-о-ның'киңлек хатын турындамы? — дип элеп алды. Ул хыялдагы хатынны ике кулын киң жәеп күрсәтте, янәсе таза хатын, нәкъ Низам ярата торган. — Әйе, әйе, сөйләгән идең, я, тагын бер кат сөйлә әле. Мең мәртәбә тыңласам да, туймыйм мин аңардан. Шәп ханым!
Низам инде урындыгын шыгыр-шыгыр иттереп кыбырсый башлады. Аны сиздермичә генә күзәтү шул кадәр рәхәт иде, мескен Низам үзе генә белми.
— Вә-ә-әт, — дип башлады Рөсти күзләрен тыйнаксыз хатын-кыз янында уйнаткандай хәйләкәр уйнатып — Узган жәй бер көнне иртүк тордым да, су коенырга дип, Казанка пляжына төшеп киттем. Көн шундый матур, аяз, тыныч, җылы. Тирә-якта беркем дә юк. Кояш әле чыгып кына килә һәм бөтен нурын туп-туры пляж өстенә сибә. Бер ялгызым атлап киләм шулай сары комнан. Бер мәлне алга күтәрелеп карасам... Я, хода! Миннән илле генә адым алда беләсеңме нәрсә?
— Шәрә хатын! —дип элеп алды Миндуп.
Низам төкереген йотып куйды, маңгаендагы борчак-борчак тирләрен сөртеп алды.
— Билләһи шулай!—диде Рөсти. — Анысы бер хәл, ә шәплеге! Бер-бер боты безнең Архитекторлар союзы председателенең секретар- шасы кадәр бар. Ята, малай, минсиңайтим чалкан төшеп. Ул күкрәкләр! һәрберсенә бер кагылып карау өчен генә дә берәр пот алтын бирерсең.
Низам тамак кыра, ләкин бу ниндидер гырылдау булып чыга. Үзенең чамадан чыгып кызыксынуын сиздермәскә тырышып утыра Низам. Ләкин егетләр аны сизеп, күреп, тоеп утыралар, эчтән генә көләләр һәм аның саен Низамны котыртасылары килә.
— Әй, егетләр, шул чакта ходай нинди түземнәр бирәдер ир-зат-
ка,— дип дәвам итә Рөсти әкиятен, — Низам булса һич түзмәс иде, юлбарыска, арысланга, барска әйләнер иде.
— Причем монда Низам? — дип көчкә аваз салды Низам тагын кып-кызыл булып
— Низам азгын бит ул, — дип ут өстенә май сипте Миндуп. — Әйдә,
әйдә сөйләп бетер инде. ♦
— Ә мин һаман якынаям бит теге пәри янына, — дип дәвам итте <
Рөсти. — Ә ул селкенми дә ята бирә. Җитмәсә, кояш Казанканын кар- § шы як ярыннан күтәрелеп, туп-туры минем биткә бәрә, тегенең бөтен з «ирен дә тәфсилләп карарга күз чагыла. Шуннан соң мин моны ян- < яктан күзләргә булдым. Хатынның уң ягына чыгып читкәрәк киттем дә, £ кояшка ян белән басып күзәтәм тегене. Минем инде аның бөтен җирен £ күрәсе килә. Карасам... о.
Рөсти шунда сөйләвеннән туктап озак кына тын алды. Палата ки- = нәт тып-тын булып калды. Рөсти дә, Миндуп та, Тимер дә юри бер сүз <5 дәшмичә Низамны күзәтәләр. Ә Низам .. Низам егетләрнең берсенә дә * күтәрелеп карамый, күзләрен идәнгә текәгән, чышт-чышт иттереп, кип- * кән иреннәрен ялый. «Низам, Низам, җитди Низам, — дип уйлады Ти- s мер,—һәм бала, һәм җитди җитәкче, һәм талантлы архитектор. . Ә бу “ минутта ташы кызган мескен бер егет». л
— Карасам, — диде Рөсти сүзен очларга җыенган тон белән, — “• юан ханымның өстендә купальнигы бар икән. Шайтан алгыры, нәкъ с үзенең кояшта янган тәне төсендәге купальник кигән дә рәхәтләнеп а. кызынып ята. Ерактан караганда купальник тән төсе белән бер булып £ күренә икән... Менә сезгә архитектураның тагын бер сере. Бер үк объектта әлле ничә төр детальне бер бөтен итеп күрсәтергә мөмкин икәнгә тагын бер мисал, һәм мин сезгә ул хатын турында бернинди азгынлык белән дә сөйләмәдем, ә архитектор буларак профессиональ күзәтүләрем белән генә уртаклаштым. Шулаймы, Низам?
Ниһаять, Низам да җиңел сулап куйды. Миндуп, Тимер һәм Рөсти яшеренеп кенә көлештеләр, ләкин инде бер мизгел дигәндә Низам кинәт үзенең җитди һәм эшлекле хәленә кайтты.
Шуннан соң алар Казан яңалыклары, гаилә хәлләре, таныш-белешләр турында сөйләшеп утырдылар. Низам күптән түгел генә Мәскәүдә булган икән, башкала архитекторлары арасындагы яңалыкларны сөйләде.
Утыра-утыра шактый вакыт үтте һәм Тимернең дусларына китәргә кирәк иде. Ә аларның китүе инде Тимернең тагын бәләкәй палатада япа-ялгыз калуы дигән сүз. Дөньяда шушындый дусларың була торып та, бәләкәй палатада япа-ялгыз калу бик үк күңелле эш түгел. Моны Тимер дә, аның дуслары да яхшы беләләр. Шуңа күрә берсенең дә аерылышу турында тел ачып сүз әйтәсе килмәде, һәрхәлдә, бу турыда беренче булып сүз кузгату һәрберсенә кыен иде.
«Бу сүзне башлау өчен иң кулай кеше мин бугай, — дип уйлады Тимер. — Чөнки моның белән мин беркемне дә җайсыз хәлдә калдырмаячакмын Әгәр аларның берәрсе больницада ятып, аның янына барсам, мин, әлбәттә, китү турында беренче булып сүз кузгатмас идем Чөнки ул, минем синең яныңнан тизрәк китәсем килә, дигән кебек килеп чыгачак Яки, килдем-киттем, бурычымны үтәдем, дигән кебегрәк. Шуңа күрә авыру янына килгән кешеләргә кайтып китү турында беренче булып сүз башлау һәр вакыт кыен була. Бу кыенлыктан дусларны бары тик мин генә чыгара алам».
«Ләкин моны ничегрәк эшләргә соң әле? — дип уйлавын дәвам итте Тимер,— ярый, килдегез, хәзер сезгә китәргә вакыт, дип әйтеп булмый бит инде. Бу тупаслык булыр иде. һәм тәрбиясезлек. Авыруы көчәйгән яки арыган кеше булып кылану да яхшы түгел, һе, менә сиңа проблема»
Шунда кинәт Тимер бу мәсьәлә турында кирәгеннән артык тирән һәм нечкә итеп уйлавын тоеп алды. Тапкан проблема. Мондый чакларда бит ул һәр вакыт шаярып котыла торган иде. һәм ул бүген дә шулай итте. Тегеләр сөйләшүдән туктап калган бер мизгелне эләктереп алды да:
— Әй, сез кунарга килмәгәнсездер бит монда. Бик оятсыз кунаклар булып чыктыгыз әле, китү турында уйлап та карамыйсыз, — дип әйтеп салды.
һәм шаяру үз эшен эшләде дә. Инде баядан бирле китү турында уйлап та, кузгалырга кыймый утырган кунаклар көлешә-көлешә портфельләренә ябыштылар. Үзләре һаман шаярткан булдылар.
— Ай, аллам, алай бик куасың икән, без вообще килмәскә можем,— дип кыланды Миндуп.
— Ярый, егетләр, кузгалырга вакыт, безне эш көтә, ә Тимергә ял итәргә кирәк — диде җитди Низам.
— Миңа киттем ни, кундым ни, Низам белән Миндупныкы шикелле, өемдә хатыным көтеп ятмый, — дип төрттерде тегеләргә Рөсти.
5
Киттеләр. Тимер аларны озатып керде дә, лып итеп караватына утырды. Әйе, киттеләр, һәм берни дә үзгәрмәде. Шул ук бер кешелек палата. Шул ук яшел буяулы стеналар. Шул ук иске тимер карават, вак кына кызыл чәчәкле эскәтер җәелгән өстәл. Өстәл өстендә аркылы- торкылы сызгаланып беткән кәгазьләр—Тимернең сызымнары... Бары да үз урынында, бары да элеккечә. Тимернең дуслары килеп кечкенә палатада ни яңалык, ни искелек эзе калдыра алмадылар... Барысы да элеккечә... «Тик күңелдә генә менә...» — дип уйлады Тимер. Ләкин ана болай уйларга ярамый иде. Чөнки ул үзен сагышка-моңга бирмәскә карар иткән кеше. Бәс шулай икән, «күңел-мүңел» дип утырасы түгел, һәм палатада бернәрсә дә үзгәрмәве турында да уй озайтып торуның кирәге юк. Гомумән, аңа болай караватта боегып утырырга кирәкмәс иде. «Миңа хәзер хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, хәрәкәт, хәрәкәт,— дип уйлады Тимер. — Болай утырсаң үзеңне сагышка-моңга бирү дә ерак йөрмәс. Хәзер миңа сикереп торырга да, үземчә ниндидер бер шөгыль унлап табарга кирәк».
һәм ул шулай итте дә. Яхшылабрак караса, дуслары аның палатасында әллә никадәр үзгәреш ясап киткәннәр икән ләбаса. Менә бу урындык һәр вакыт өстәлнең теге башында тора иде. Әнә ул Тимернең караваты янына килгән дә, Низам торып киткән көе калган. Өстәлнең сул як почмагында торырга тиешле өстәл лампасы ни өчендер тәрәзә төбенә менеп кунаклаган. Өчәүләшеп Тимернең яңа сызымнарын караганда ул Рөстигә комачау итте бугай, һәм Рөсти аны тәрәзә төбенә алып куйды .Ә өстәлнең сул ягында, һәр вакыт Тимернең кул астында булырга тиешле башка бер папка карават буендагы тумбочка өстенә килгән Аның эчендә нәрсә бар икәнен хәзергә Тимердән башка беркем дә белми. Монысын тумбочка өстенә Миндуп алып куйды. «Бөтен палатаның астын-өскә китереп бетергәннәр,» — дип зарланган булды Тимер юри генә. Югыйсә, бу тәртипсезлекләрне рәткә китерү аңа бик тә рәхәт иде. Үз урыныннан кузгалган һәр әйбердә ул дусларының кул җылысын, якынлык һәм үзенә карата чиксез хөрмәт тойды, һәм бу тойгылар Тимер күңеленә кереп кунаклый башлаган сагышны-монны себереп түктеләр. Эшен бетергәч ул тукталып палатага тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Урындыклар, лампа, өстәлдәге кәгазьләр, каләм, бетергеч, сызым кирәк-яраклары, көзге — бөтенесе дә ике ай буена гадәтләнгән үз урыннарына урнашып беткән иде.
«Менә шулай, — диде Тимер палатадагы әйберләргә, — дөньяда һәр 1эрсәнең үз тәртибе булырга тиеш һәм һәр әйбер үз урынын белеп тор- анда гына әйбәт була... Шулай да кәгазьләр папкасына тумбочка өс- генә барып яткан өчен ачуланмыйм мин. Адәм рәтле сызым ясалган кәгазьгә ана больница тумбочкасы өстендә генә түгел, ә Архитекторлар ф :оюзы председателе өстәле өстендә ятарга да килешә һәм Министрлар Советы Председателе өстәле өстендә дә. Бик беләсең килсә, Мәскәүдәге вәкаләтле өстәлләргә дә барып ята ала ул. Шуңа күрә мин кәгазьләрнең өстәлдән тумбочкага күчүләренә ачуланмыйм да Күчсен, хәрәкәттә булсын ул архитектор кәгазе. Хәрәкәттә булган архитектор кәгазендә өмет бар. Шәп әйбер ул хәрәкәттәге архитектор кәгазе. Молодец».
Палатадагы әйберләргә үзенең кәгазьләре турында тагын әллә ңнн- ди кызыклы нәрсәләр сөйли алган булыр иде әле Тимер. Ләкин, беренчедән, алар аны барыбер аңламаячак, икенчедән, ул бу палатада киләчәк турында уйлый алмый. Ә үзенең кәгазьләренең киләчәге, алай гына да түгел, матур киләчәге булуына нык ышана иде ул.
6
«Менә хәзер яңадан авыл турында уйларга да була, — диде Тимер караватына җайлап сузылып яткач. — Дөрес, мин авыл турындагы уйларны дуслар килгәнче уйлап бетерергә тиеш идем, ләкин өлгерә алмый калдым бит. Ә миңа һәрбер эшне үз вакытында эшләп бетерергә кирәк. Хәтта больницада да. һәрхәлдә, үзеңне гомер буе шуңа күнектерергә кирәк. Шунсыз адәм рәтле архитектор булып булмый, һәр вакыт, һәркайда, теләсә нинди ситуациядә һәм теләсә нинди халәттә дә зшне үз вакытында эшләп бетерергә өйрәнергә кирәк. Иҗат кешесе •чей бу закон булырга тиеш. Дөньядагы бернинди вакыйга да синең иҗат планнарыңны боза алмасын! Беренче чиратта иҗат! Калганнары—соңыннан. Гаилә, хатын, ашау-эчү, йокы, ял. хәтта котылгысыз үлем турында кайгырту да соңыннан. Иҗат кешесе хәтта иртәгә үлә- сен белсә дә, бүген иҗат итә торырга тиеш. Иртәгә күз күрер. Үлеп була ул, ә менә иҗат итүне чигерергә ярамый. Чөнки бары тик иҗат кына дөнья вакыйгаларына тәэсир итә ала. Чын иҗат, олы иҗат, кешелекле иҗат һәр вакыт дөнья вакыйгаларына тәэсир ясаган, һәм киләчәктә дә ясар. Иҗат ул кешелек дөньясы ирешкән иң бөек казанышларның берсе».
«Юк белән баш ватма, — диде аннары Тимер үз-үзенә, — болар бит инде әллә кайчан билгеле хакыйкатьләр. Кемне шаккатырмакчы буласың син бу шомарып беткән хрестоматии фәлсәфәң белән?! Син бит авыл турында уйларга тиеш идең, һәм шул турыда гына уйла да. Синең бу тапталып беткән фәлсәфәңә караганда авылның көнбатыш ягындагы урманлы калкулык мең мәртәбә кызыграк, һәм матуррак, җанлырак, яңарак. Ул турыда уйлау хәзер синең иң акыллы эшең булачак. Чөнки дусларың килер алдыннан син нәкъ әнә шунда, авылның көнбатыш ягындагы урманлы калкулыкта тукталып калган идең»
Әйе, авылның көнбатыш ягында ямь-яшел урманлы калкулык су- 1Ы.1ЫП киткән иде. Калкулыкның итәге авылга терәлеп үк тора һәм ул сезәк кенә булып көнбатышка таба менеп китә. Ләкин урман авыл яныннан ук башланмый әле, авыл белән урман арасында ярты чакрым чамасы сөрү җире бар. Ә шуның теге ягы —урман, урман, урман. Ике, ’Ч. дүрт чакрым урман. Тимерләр авылы яныннан башланган калкулык накъ урман уртасында үзенең ип биек ноктасына күтәрелеп җитә дә, кырт кына итеп Бигәдер авылына таба төшеп китә. Монысы инде урманның теге HI ы «.Монысы инде миңа кагылмый, монысы турында Бигә- 4еР авылы кешеләре уйласын», — диде Тимер үз-үзенә. Ләкин ул моны
ГӘРӘП РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
күңелендә күтәрелеп килүче куе бер дулкын, бармак очларына кадәр көйдереп алучы бер хисне тыю өчен генә әйтте. Аһ, ул хисне шулай гына тыеп булса икән! Бу инде сиңа кызыл чикерткәләр һәм сөтле бакалар турындагы уй гына түгел. Чөнки моннан егерме ел элек шул Бигә- дердә җидееллык мәктәпне тәмамлаган бер кыз урта мәктәптә укырга Тимерләр авылына килгән иде. Чөнки ул чакта унъеллык мәктәп күрше-тирә авылларда юк, бары тик Тимерләр авылында гына бар иде. Әйе, моннан егерме ел элек шулай иде шул. Хәзер ул кыз Тимерләр авылына килеп тә тормас иде, чөнки хәзер Бигәдернең үзендә дә унъеллык мәк-тәп бар. Хәзер ул кыз унъеллыкны үз авылларында гына тәмамлар иде һәм Тимер аның дөньяда бармы, юкмы икәнен белми дә калыр иде. һәм шулай әйбәтрәк тә булыр иде. Бик шулай булган булыр иде дә соң, ул кызга да, Тимергә дә унъеллык мәктәптә моннан егерме ел элек укырга туры килде шул. һәм аның шулай булуы Тимергә бик начар булды. Айкады, чайкады, талкыды, телем-телем телеп бетерде ул кыз Тимернең күңелен Яралары хәзер дә төзәлеп бетми. Уйладың исә кан саркый башлый күңелдән, һәртөрле больницаларыңны, таблеткаларыңны бар дип тә белми ул яра. һәм Тимер бу больницага күңелдән саркыган канны туктатырга дип түгел, ә үпкәдән килгән канны туктатырга дип килде. Чөнки егерме ел буе төзәлә алмыйча азапланган ул яраның Тимер өчен гаять тә әһәмиятле тагын бер ягы бар иде. Күңелендәге шул яра, мәхәббәт ярасы, Тимерне кеше булырга, кешеләрне, урман- кырларны, табигатьне, ниһаять, архитектураны яратырга өйрәтте, һәм Тимер холкын, намусын, гадәтләрен шул яра белән тәрбияләде, чистартты, тазартты. Әгәр дә бүген ул ниндидер бандит бер малай, хулиган, эчкече яки тупас бер кеше түгел икән, үзендә булырга мөмкин булган бу әшәкелекләрдән аны әнә шул канлы яра, олы мәхәббәт ярасы саклап калды, һәрхәлдә, ул кешеләргә карата кылган һәр яхшылыгын әнә шул яра хакына, мәхәббәте хакына эшләде. Мәхәббәт аның һәр игелегенең башлангычы һәм төп этәргеч көче иде.
Шуңа күрә Тимер өчен саф мәхәббәт кеше күңелендәге олы хис кенә түгел, ә гаять көчле тәрбия коралы да иде. Мәхәббәтне тәрбия коралы итеп каравын ул үзенең зур бер ачышы итеп саный Аның хәтта җәмгыять тормышында бу көчле тәрбия коралының кайчакта тиешенчә файдаланылмый ятуына эче поша иде. һәрхәлдә, мәхәббәтне тәрбия өчен файдалану, Тимер уенча, дәүләт күләмендә алып барылырга һәм иң вәкаләтле трибуналарда яклау табарга тиеш. Мәхәббәт белән тәрбияләү кирәклеге хәтта хөкүмәт карарлары белән ныгытылырга, киләчәк кешесенең гармоник үсешендә иң әһәмиятле бер күрсәткеч дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш һәм, Тимернең нык ышануы буенча, яшьләр күңелендә саф мәхәббәт никадәр күбрәк булса, илдә җинаять, тупаслык, хулиганлык кебек әшәке нәрсәләр шул кадәр азрак булыр иде. Чөнки мәхәббәт хисе үзенең табигате белән андый әшәкелекләргә капма-каршы күренеш. Бер үк кешенең күңелендә мәхәббәт белән әшәкелек беркайчан да янәшә яши алмыйлар. Яки тегесе, яки бусы гына. Адәм баласының күңелен табигать шундый итеп яраткан ки — яки гү-зәллек, яки әшәкелек. Ә егерме ел буе күңелендә сакланып торган олы мәхәббәт хисен Тимер үз җанында булырга мөмкин булган иң гүзәл хис дип саный, һәм ул, гомумән, мәхәббәт хисенең кешелек дөньясы ирешкән иң бөек казаныш икәнлегенә ышана иде.
Ләкин Тимернең әнә шул мәхәббәте бәхетле була алмады. «Ә монысы инде икенче мәсьәлә, — дип уйлады Тимер. — һәр мәхәббәт өйләнешү белән тәмамлана торган булса, бәлки ул бу кадәр үк кадерле дә булмас иде. һәм мәхәббәт хисе тәмле аш, яхшы кино яки рәхәт бер пикник кебек гап-гадн күңелле бер нәрсә булып калыр иде. Юк, юк, һәр мәхәббәт һичшиксез өйләнешү белән тәмамланырга тиеш дигән карашны дөнья, яшәеш һәм тормыш турында берьяклы, җиңелчә һәм өстән-
өстән генә фикер йөртүчеләр уйлап чыгарган. Саф мәхәббәт ул бәхетсез дә булырга мөмкин. Ләкин моңа карап аның гүзәллеге, күңелне сафландыру куәте кимеми. Ул һаман бөек, ул һаман матур, ул һаман игелекле».
Әйе, Тимернең мәхәббәте бәхет белән очланмады. Әлбәттә, моңа Тимер үзе гаепле түгел иде. һәм алар авылындагы унъеллык мәктәпкә ♦ укырга дип килгән кыз да гаепле түгел. Юк, Тимер ул кызны гаепләми, 5 аллам сакласын. Чөнки бит ул кыз да Тимерне ярата иде. һәм ул үзе- g нең тормышын Тимердән башка һич кенә дә күз алдына китерә алмый з иде. Кыз моны Тимергә үзе әйтте. Сезнең авылга укырга килмәгән як- < шәмбе көннәрне үткәрә алмыйча интегәм, диде. Сезнең авыл мина үзе- < безнең авылдан да якынрак, диде, һәм һәр вакыт, Тимер, Тимер, без g беркайчан да бергә була алмаячакбыз, дия иде. Чөнки, дия иде ул, о. бер-берсен артык нык яратышкан кешеләр беркайчан да бергә була = алмыйлар, андый мәхәббәтләр бәхетсез була диләр безнең авылда, дия 5 иде. Ә без артык нык яратышабыз. Син дә артык нык яратасың, мин * дә. Безнең мәхәббәтебез бәхетсез булачак, ләкин мин синнән башка ♦ яши алмыйм. s
Шулай диде дә ул шыпырт кына елап та алды. Ә Тимер еламады. “ Ул чакта әле ул алай тиз елый белми иде. Берничә елдан соң, мәхәб- го бәтләре бәхетсез булачагына тәмам төшенгәч кенә елады Тимер, һәм “• шундый тәмле, рәхәт, татлы итеп елады ки, ике көн буе күзеннән яшь кипмәде, йөрәге өздереп-өздереп унынчыда укып йөргән кызны сагын- о. ды. һәм күңеленә ниндидер каты әйбер килеп бөялде. Тимер аптырап ® калды. Бу аның гомерендә беренче мәртәбә күңеленә каты нәрсә килеп бөялү иде. Ул чакта Тимер ул каты әйбернең нәрсә икәнен белми иде. һәм хәзер дә белми. Ә менә соңгы айларда Тимернең күңеленә каты нәрсә килеп бөялү ешайды. Елаулар да ешайды, һәм бу елаулар унынчыны тәмамларга килгән кыз өчен елаулар кебек татлы да түгел иде. Әнисенең үләргә ятуы менә өч ай инде Тимерне кыл өстендә тота. Кинәт кенә бер-бер хәл булыр да, дөньяның асты-өскә килер, күк йөзләре кара корымга әйләнер, аяк асты тотанаксыз көймә кебек чайкалыр һәм тирә-якта караңгы баз.. баз булыр кебек иде Тимергә, һәм ул хәл булачак та иде... Бу — котылгысыз
Ә хәзергә әле Тимер үзен көчләп булса да бу турыда уйлаудан тыйды. Ул авылының көнбатышындагы урманлы калкулык һәм Бигәдер авылыннан унынчыны бетерергә дип килгән кыз турында уйларга тырышты.
Алар бер класста укыдылар. Яз һәм көз көннәрендә кыз авылыннан йөреп укый иде. Аңа көн саен ике мәртәбә әлеге урманлы калкулык аша үтәргә туры килә. Мәктәпкә килгәндә һәм мәктәптән кайтканда. Тимер аны көн саен иртән сәгать сигезенче яртыда теге як урман авызында каршы ала һәм дәресләр беткәч шунда озатып куя. Көн саен шулай. Алар бары тик якшәмбе көнне генә күрешмиләр һәм бу көн аларның иң яратмаган көне. Ләкин нишлисең, алар бер-берсен ярата дип беркем дә календарьны үзгәртергә ашыгып тормый иде
«Анысы чорт с ним, — дип уйлады Тимер, — ләкин мин Аны беренче мәхәббәтем дип санамыйм. Чөнки «беренче» дигән сүз «икенче» дигән сүзне дә әйтергә урын калдыра. Ә мин мәхәббәтне беренче, икенче, өченче... бишенче... җиденче дип бүлә алмыйм. Минем өчен мәхәббәт я бар ул, я юк. Мәхәббәт — бердәнбер, һәм бер кеше гомеренә бары тик бер генә мәхәббәт бирелә. Нәкъ гомернең үзе шикелле. Гомерне дә бит без «беренче гомер, икенче гомер...» дип әйтә алмыйбыз. Шулай булгач, мәхәббәт янына тагын «беренче» дигән сүзне дә китереп тагуның бер дә кирәге юк. «Мәхәббәт» дигән сүз «беренче» дигән сүздән башка да бик матур яңгырый...
17
Әйе, мин аны беренче мәхәббәтем дип саный алмыйм, «Мәхәббәтем» дип кенә әйтә алам, һәм бетте-китте».
7
«Ә хатынын?» — дип каршы төште шунда Тимергә бер яман уй.
«Провокатор! — дип атады Тимер ул уйны.— Шундый матур уй уйлаганда нигә мондый сорау бирәсең?»
Ләкин ул уй провокатор да, яман да түгел иде. Бик хаклы сорау бирде ул уй Тимергә, һәм Тимер аңа туп-туры итеп җавап та бирергә тиеш иде. Чөнки хатынын ярата Тимер. Ул Тимернең дусты, иптәше, сердәше һәм рухы. Юк, Тимер инде аннан башка тора алмый иде. һәм рухи яктан, һәм матди яктан. Ул пешергән аш Тимер өчен бөтен ашлардан да тәмле, ул юган кер хуш исле, ул бәйләгән оекбаш дөньядагы бөтен оекбашлардан да җылы, ул юган идәндә йөрү аяк табаннарына рәхәтлек бирә иде. Аның белән янәшә утырып караган юк кына фильм да шедевр булып тоела Тимергә, аның белән тыңлаган җыр — симфония булып. Командировка вакытларында ул аны сагына һәм ана төрле бүләкләр алып кайта иде. Тимер аны җаны-тәне белән ярата. Ә тегене бит ул җаны белән генә яратты, моны — тәне белән дә.
Алар бер-берсен олылар кебек түгел, ә балаларча эчкерсез бер ярату белән яраталар. Җәйге айларда кызлары авылга әбисе янында торырга киткәч, алар бер-берсенә тагын да якынаялар. Кызларын сагыну хисен алар бер-берсенә бирәләр һәм алар арасындагы наз, игътибар, ир белән хатын арасында гына була торган сөйкемле итагатьлелек аеруча серле һәм нәфис төс ала иде. йокларга ятар алдыннан кызлары өйдә чактагы оялу-яшеренүләр бетә, урын-җир җәюләр, чи-шенүләр һәрберсе наз белән тулы була. Тимер хатыны урын-җир җәеп йөргәндә аның йомшак, юка һәм нәфис эчке күлмәге чыгарган сизелер- сизелмәс кенә назлы җилне тоя һәм бу җил аның бөтен тәненә рәхәтлек бирә. Ул бу җилдә ерак бала чактагы апрель җилләренең моңын, әле кичтән генә үзләре коенып менгән Идел дулкыннарының дәртләндергеч көчен тоя.
Кызлары авылда чакта алар йокларга ятканда өйдәге бөтен утларны сүндерәләр, бары тик Тимернең өстәл лампасын гына кабызып карават кырыена идәнгә куялар иде.
Моны алар беренче мәртәбә моннан берничә ел элек эшләделәр.
— Бүген безгә яктылык гадәттәгечә өстән аска табан түгел, ә астан өскә табан төшсен, — диде Тимер, — миңа шулай ошый һәм бу кызыграк та. Табигать ни өчендер яктылыкны һәрвакыт өстән аска табан төшә торган итеп көйләгән. Кояш та шулай яктырта, айда, урамнардагы утлар да. һәм өйләрдәге лампалар да никтер түшәмгә эленгән. Ә мин бүген аның киресенчә булуын телим.
— Мин дә.
Алар икесе дә йомшак һәм киң юрган ябынып карават өстендә яталар. ә идәндәге өстәл лампасы өйне ничектер сәер һәм серле итеп яктырта. Бу яктылык өйдәге өстәл, урындык, китап шкафы һәм башка җиһазларның элек гел караңгыда булган өлешләренә төшә, һәм өйдәге җиһазлар да, тәрәзә пәрдәләре дә, түшәм дә, стеналардагы картиналар да бөтенләй бүтәнчә, үзгә булып күренәләр.
— Без бүген синең белән ниндидер сәер дөньяда яшибез. Миңа бу бик тә ошый, — диде Тимер.
— Минем бүген яшәрәсем килә,— диде хатыны, Тимернең кояшта янган тыгыз тәненә тагын да ныграк елышып.
— Ә безнең олыгайганыбыз да юк әле, — диде Тимер. — Безгә бүген икебезгә дә унсигезәр яшь...
— һәм без әле өйләнешмәгәнбез дә...
— һәм без мәңге өйләнешмичә шушы унсигез яшебездә калырбыз.
— Ләкин безгә өйләнешмәгән көе болай яту килешми, — диде Тимернең хатыны.— һәм безнең инде ун яшьлек кызыбыз бар. Ул хәзер авылда.
— Без кызыбызга һәр вакыт ярдәм итеп торырбыз. Ул безнең белән бергә яшәр, унсигез, егерме яшькә җитәр һәм бердәнбер көнне без аны кияүгә бирербез. Ләкин без үзебез унсигез яшьтән китмәбез һәм беркайчан да өйләнешмәбез. Без мәңге бер-берсен өзелеп яраткан кыз белән егет булып калырбыз.
— Ләкин бит без инде күптән, моннан унбер ел элек загста булдык һәм безнең паспортларыбызда өйләнешү турында пичәт бар.
— Ул пичәт безгә унсигез яшьтә калырга һәм өйләнешмәскә комачауламый.
— һәм безнең өйләнешмәвебездә беркемнең дә эше юк. Ләкин, минемчә, безгә өйләнешмәгән көенчә болай яту килешми. Бер юрган астында, эчке күлмәктән һәм идәндә өстәл лампасы яндырып.
— Килешә, бик тә килешә,— дип каршы төште Тимер,—без өйләнешмәгән булсак та, мин сине җаным-тәнем белән яратам
— Безгә быел утызар яшь тулды, ләкин без синең белән унсигезәр яшьтә генә калырга сүз куештык.
— Әйе, без инде беркайчан да утыз яшькә җитмәячәкбез.
— Иллегә дә.
— Җитмешкә дә һәм туксанга да.
— Карале, — диде кинәт Тимернең хатыны нәрсәдәндер куркынып,— ә бит кайчандыр безнең икебезнең беребез үләргә тиеш булыр. Ягъни я син, я мин алданрак үләргә. Беренчедән, унсигез яшьтә үлеп китү бик кызганыч булачак, икенчедән, әгәр син алдан үлсән, мин түзә алмаячакмын.
— Мин дә, — диде Тимер, — әгәр син алдан үлсәң, мин дә түзә ал-маячакмын. Монда безгә нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Безгә әлегә үләргә ярамый, кызны кеше итәсе бар
— Юк, мин хәзер үлү турында әйтмим Картайгач бит безнең кайсыбыз да булса беребез алдан үләргә тиеш булачак.
— Без картаймаячакбыз, — диде Тимер кырыс кына. — Без һәр вакыт унсигез яшьтә калачакбыз. Кызыбыз кырыкка җиткәндә дә.
— Анысы шулай. Ләкин үлем бер килер бит инде ул безгә. Дөньяда әле мәңгелек кешеләр юк. Хәтта мәңгелек агачлар да, ташлар да юк, сулар да мәңгелек түгел диләр бит әнә.
— Монысы икенче нәрсә, — диде Тимер уйланып, — әйе, кайчандыр безгә әҗәл киләчәк һәм ул баштан беребезгә генә килеп, исән калганыбызны бик зур хәсрәтләргә батырачак. Шуңа күрә безнең исән калучыбызга кыенрак булачак. Моңда безгә ниндидер бер хәйлә унлап табарга кирәк. Без бер беребезне шундый нык итеп яратабыз ки. нүжәли үлемгә каршы бер-бер хәйлә уйлап таба алмыйбыз? Минем синнән алдан үләсем килми, һәм син үлсән, дөньяда яшисем дә килмәс.
— Беләсеңме, мин бер нәрсә уйлап таптым. — диде Тимернең хатыны ярым пышылдап һәм дәһшәтле итеп. — Әйдә бергә үләбез.
Тимер тетрәнеп китте.
— Хәзер үкме? — дип сорады ул куркынып.
— Юк, — диде хатыны көлеп. — хәзер әле безгә үләргә бер сәбәп тә юк. Киресенчә, безгә әле яшәргә дә яшәргә. Утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш ел. Бәлки әле аннан да күбрәктер. Бәлки әле без йөзгә лә җитәрбез. Мин шул чакта үлү турында әйтәм
— Нәрсә син, беребез үлгән көнне икенчебез үз-үзен үтерергә тиеш Дип әйтәсеңме?
— Әйе,—диде Тимернең хатыны тагын дәһшәтле пышылдап,—лә-
кин бу эш кызыбызны тәмам кеше иткәч, үз оясын корып бетергәч, балалары булгач һәм алар бездән картлар дип туя башлагач кына эшләнергә тиеш.
— Үз-үзенне үтерү фәлсәфәсе әйбәт фәлсәфә түгел.
— Мин аптырагач кына әйткән идем инде, чын күңелдән ышанып
һәм катгый карар кылып түгел. .
— Ул турыда аптырагач та әйтергә ярамый. Үз-үзләрен үтерүчеләрнең күбесе шулай нәрсәгәдер аптырыйлар да, шул ситуациядән чыгарга юл таба алмыйча, үз-үзләрен үтерәләр. Ә чынлап карасан, ситуациясе дә алай котылгысыз ук булмый. Кешеләр андыйны үзләренә үзләре уйлап чыгаралар. Ә без аны уйлап чыгарырга тиеш түгел.
— һәм үлем турында уйламаска дамы?
— Әйе, уйламаска.
— һәм сөйләмәскә дәме?
— Әйе, сөйләмәскә дә. Безгә үз-үзеңне үтерү фәлсәфәсен пропаган-даларга һич тә ярамый. Чөнки ул гуманизмга каршы килә торган фәлсәфә. Ә без синең белән гуманистлар. Шуның өстенә без бер-беребезне яратабыз да.
— һәм безгә әле нибары унсигезәр генә яшь!
— һәм без бүгеннән соң үлем турында сөйләшмәскә тиешбез. Унсигез яшьлек кешеләр эше түгел ул.
Алар беразга тынып калдылар. Идәндәге өстәл лампасы ниндидер прожекторга охшап яна иде. Гадәти булмаган бу яктыртылышта Тимер бүлмәне ниндидер бер хыялый космик кораб салоны сыманрак итеп тойды. Ә үзе белән хатыны — шушы салондагы башка дөнья кешеләре. Алар бу кораб белән галәмдәге дөньяларга гомерлек сәяхәткә чыкканнар һәм менә Җир исемле гажәеп гүзәл бер бәләкәй планетачыкка кыска вакытлы ялга тукталганнар. Үзләре туып-үскән теге планетада аларга утызар яшь иде, ә менә Җиргә килеп җиткәч, аларга унсигезәр яшь тулды. Җир дигән планета аларга бик ошады һәм алар кыска вакытлы ялларын бераз гына озынайтырга булдылар. Бер жит- меш-сиксән елга гына, һәм Тимер монда Җир кешеләре өчен әлегә беркемнең дә хыялында да булмаган матур-матур биналар төзергә дип архитектор булып китте.
— Бу Җир шары мина шундый җайлы булып тоела, мин анда гомер буена калырга да риза, — диде Тимер. — Ләкин син дә минем белән калсаң гына. Син яңадан галәмгә очып китәргә теләсәң, мин дә монда калмаячакмын.
— Минем дә Җирдә генә яшисем килә, — диде Тимернең хатыны.— Минем сиңа җайлы җирдә яшисем килә. Җитмәсә, безнең кызыбыз да моннан ерак түгел, авылда гына. Аның да Фәкилә әбисен ташлап китәсе килмәс.
Аннары ул, бераз гына уйланып ятты да, Тимернең колагына гына:
— Ә син миңа ачуланмыйсыңмы, Тимер? — дип пышылдады.
— Бәй, мин сиңа ни өчен ачуланырга тиеш әле?
— Үз-үзеңне үтерү турында сүз кузгаткан өчен.
— Юк, ачуланмыйм, — диде Тимер, — син бит аны чын күңелдән ышанып һәм катгый карар кылып әйтмәдем дидең.
— Әйе, мин аны ничектер уйлап бетермичә, сүз арасында гына ыч-кындырдым. һәм бүтән чакта ул турыда беркайчан да сүз кузгатмам. Син мине гафу ит һәм ул турыда уйлама. Күңелеңне төшермә һәм һәр вакыттагыча шат бул. Синең шат күңелле булуың минем өчен иң зур бәхет. Хәтта мин шуның өчен генә яшим дә бугай әле. һәм кызыбыз шат күңелле булсын өчен. Ләкин аны әллә никадәр сынаулар көтә, ана бит әле нибары ун яшь.
— Аның тормышы безнекеннән матуррак булачак.
— Ә ни өчен алай дип уйлыйсың?
— Чөнки ул Җир шарында яшәячәк
— Әйе. ул да нәкъ безнең шикелле Җир шарында яшәячәк.
— Ярый ла, ул да безнең кебек матур гына парлаша алса.
— һәм әйбәт кенә укып кеше булса. Хәер, анысы инде безнең үзебездән тора.
— Әйе, күпмедер дәрәҗәдә бездән дә тора.
— Ә ни өчен «күпмедер дәрәҗә» генә?
— Чөнки бездән башка әле мәктәп бар, дуслары, урам, радио, те-левидение, китаплар.
— һәм табигать.
— Әйе, табигать тә. Чөнки табигать тә кешене тәрбияли.
— Яхшы якка.
— Әйе, яхшы якка. Табигать кешене гел яхшы якка гына тәрбияли. Ә менә урам гел яхшы якка гына түгел. Кайчакта хәтта радио, телевидение, китаплар да яхшы якка гына тәрбияләмиләр
— Ә архитектура?
— Архитектура кешене һәр вакыт яхшы якка гына тәрбияләргә тиеш.
— Ни өчен «тиеш» кенә?
— Чөнки архитектурада да ялгышлар булып тора. Тарихта эгоизмга, космополитизмга, милли гүзәллекне юк итүгә этәргән архитектура корылмалары да юк түгел, — диде Тимер. — һәм аларның кайберлә- ренең кайтавазлары белән бүген дә көрәшергә туры килә, һәм без алар белән көрәшәбез. Ләкин безнең эштә иң әшәкесе — примитивизм Примитивизмны кайбер эшем кешеләре җәмгыять тормышында, политикада һәм хәтта идеология көрәшендә гөнаһсыз бер күренеш дип саныйлар. һәрхәлдә,
талантлы уйланылган. ләкин әлеге эшем кешеләренең үз зәвыкларына туры килмәгән архитектура әсәрләреннән гөнаһсызрак дип саныйлар. Ләкин бу дөрес караш түгел. Примитивизм безнең җәмгыятьне надан, булдыксыз итеп күрсәтә. Мина калса, примитивизм безнең бүгенге тормышта бик зур дошманыбыз ул. Ләкин әлеге эшем кешеләре моны аңламыйлар, алар әле һаман узган чорларда калган ниндидер бүкәйләр белән сугышалар һәм примитивизмны, та- лантсызлыкны, урта кул сәләтлелекне чын көрәш объекты итеп алмыйлар. Шуңа күрә безгә примитивизмга каршы көрәшү бик үк җиңел түгел.
— Сөйлә, сөйлә. — диде Тимернең хатыны йомшак кына, — ләкин миңа боларның барысын да аңлап бетерүе бик кыен. Дөрес, мин синең эшеңнең бик тә катлаулы икәнен тоям, әмма синең көрәшнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп бетә алмыйм. Ләкин син моның өчен мине гафу итәсең, әйе бит? Чөнки мин хатын-кыз. Хатын-кыз ирләр уйлаган кебек үк уйлап бетерә алмын, һәм алай ук көрәшә дә алмый Без бит нң зур көрәшләрдә сезгә көч бирүчеләр генә. Ләкин бу да бик зур эш. чөнки ирләрнең бөтен уңышы хатын-кыздан тора.
— Хатын-кызның ярату дәрәҗәсеннән, — дип төзәтте Тимер.—Хатын-кыз ир-затны никадәр ныграк яратса, ирләр шул кадәр зуррак уңышларга ирешә алачаклар
Алар икесе дә караватта чалкан яталар һәм идәндәге лампа яктысы ап-ак түшәмнән кайтарылып аларның битенә төшә иде. Түшәм аша төшкән яктылык аларның битен матур итеп яктырта һәм алар янәшә яткан сабый балаларга охшыйлар Бер караганда алар әле хәтта игезәк балаларга да охшыйлар бугай. Ләкин монысы инде аларның бер- берсенә рухи якынлыкларыннан, бер-берсе турында уйлаган сөйкемле уйлардан гына иде.
Менә шулай чын дус һәм иптәш итеп ярата иде Тимер хатынын, һәм мондый яратышуның бик к^п гаиләләргә җитенкерәмәвен белә иде. Белә генә түгел, ә күрә дә иде Хәтта ул архитекторлар арасында
ГӘРӘЛ РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
гы дусларының кайберләрендә дә мондый гаилә яратышуы булмавын күреп тора. Андый ир белән хатын бергәләшеп яшим өчен генә яшиләр. Ире дә яшим өчен генә яши, хатыны да яшим өчен генә. Ә менә Тимер алай түгел. Ул яратып яши. Яратып, ләкин... Ләкин бу аның өчен Мәхәббәт түгел иде. Мәхәббәт тегендә калды. Ә монда яратышу. Чын мәгънәсендәге, тирән һәм хөрмәт итеп, гомерлеккә яратышу. Ләкин Мәхәббәт түгел.
«Ә нигә соң син Аңа өйләнмәдең?» — дип сорау бирде тагын теге яман уй. һәм бу юлы ул уй чыннан да яман иде.
«Нигә, нигә...—дип үчекләде аны Тимер, — моның хәзер минем өчен һич тә әһәмияте юк. Без Аның белән бергә була алмадык. Ләкин мин моны үкенеп әйтмим. Чөнки минем үз хатыным белән булган бүгенге тормышым беркемнекеннән дә ким түгел. Хәтта кайберәүләрне- кеннән күркәмрәк тә әле. Ә Аның белән бергә була аямавыбызның сәбәбе пүчтәк кенә, һәрбер аңлашылмаучылык пүчтәк булган шикелле, ул да пүчтәк. Минем ул турыда сөйләп торасым да килми, чөнки әһәмияте юк. Ләкин минем күңелемдә хәзер дә Мәхәббәт бар! һәм ул — бөек. Безнең авылга укырга килгән ул кызны инде мин күптән оныттым. Ә Мәхәббәт калды. Ул миндә, минем эчемдә, йөрәгемдә, миемдә. Мин аның төнәтмәсе. Мәхәббәт төнәтмәсе. Менә миңа нәрсә әһәмиятле, һәм мин шул Мәхәббәтне югалт.масам, дөньядагы бер генә кара көчкә дә бирешмәячәкмен. Ул минем җаным, тәнем, туган илем, Ватаным һәм гуманизмым. Ул минем туган илне сөюем, фидакарь хезмәтем, архитектурага биргән сәләтем, гражданлыгым, патриотизмым. Урынсыз сорау биргән өчен мин сине яман уй дип атыйм һәм дөрес атыйм. Чөнки миңа хәзер Аның турында уйлауның кирәге юк. Ул нибары күрше авыл кызы иде. Сипкелле, урта буйлы, куе чәчле чибәр кыз. Булмагае. миңа аның чибәрлеге дә. куе чәче дә, сипкеле дә кирәкми. Ул миндә Мәхәббәт кузгатып, соңыннан әнисе сүзенә каршы килә алмыйча, миннән йөз чөергән икән, моның өчен аны ачуланырга хакым юк. һәм беркемнең дә хакы юк, чөнки яраткан анасының сүзен тыңлаган бала начар бала түгел инде ул. Менә бит мин үзем дә үлеп баручы әнием өчен әрнеп елыйм, һәм берәр кеше мине шуның өчен гаепләсә, мин ул кешенең бугазын чәйнәп өзәр идем.
Ләкин бит ул кыз мине ташлаганнан дөньяда берни дә үзгәрмәгән. Кояш үз урынында, Ай үз урынында, йолдызлар да һәрберсе галәмдә үз юлларыннан белеп кенә йөриләр. Агачлар да нәкъ элеккечә язын яфрак яра, көзен яфрак коя. Ел саен шулай. Бер дә кышын яфрак ярырга тотынмыйлар. Дөньяда бары тик бер генә үзгәреш булды — ул да булса минем күңелемдә олы бер Мәхәббәт туды. Ә бу инде, әйтергә кирәк, минем күңел күгендә яңа бер йолдыз ачылу белән бер. Мәнге сүнми торган. Менә шул гына, һәм мин моны бәләкәй нәрсә дип уйламыйм. Мин моны зур нәрсә дип әйтер идем, һәрхәлдә, минем өчен бөек борылыш».
Тимер теге яман уйга шундый көчле отпор бирүенә куанып куйды. «Ләкин син бик кырлап-сырлап, китапча итеп уйлый башладың әле.— дип шелтәләп алды аннары Тимер үзен, — һәм уйлый башлаган уеннан бик читкә киттең. Син бит нибары авылың турында гына уйлый башлаган идең!»
8
Тимерләрнең авылы керәшен авылы иде. Дөрес, хәзер инде аны башка татар авылларыннан аеруы кыен, шулай да әле анда борынгы болгарлардан һәм мәҗүси чорлардан калган байтак кына көнкүреш гореф-гадәтләре, төрле уеннар-бәйрәмнәр түкми-чәчми сакланып килә. Тимер керәшеннәрнең үзләренә генә хас үзгә бер моңы, үтә гади, ләкин гаять шигъри сүзләре булган җырларын аеруча ярата. Ул бәләкәйдән
үк өчәр көнгә сузыла торган, ниндидер бер тәртипле сценарийга буйсынган бик күп махсус җырлары, көйләре булган керәшен туйларын тынлап үсте. Соңрак, Казанга килеп опера театрына йөри башлагач, ул бу туйларны экспромт белән куелган халык операларына охшата иде. һәм ул моңа күпмедер хаклы да иде. Чөнки, беренчедән, керәшеннәр, ф башка татарлардан үзгә буларак, туйларда җырлаганда берничә та- т БЫШ кулланалар, икенчедән, кодалар, кодагыйлар, кияү егетләре һәм * туйның бүтән башкаручылары бер-берсенә нәкъ операдагы кебек җыр = әйтешәләр, җыр белән сөйләшәләр. Дөрес, беркайчан да радиодан да и яңгырамаган, әллә нигә бер авылга килеп чыккан артистлар башкару- * ында да ишетелмәгән бу җырлар бераз сәеррәк тә булып тоелалар иде £ Тимергә. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең бу туйлар-җырлары, уен- " бәйрәмнәре, кызыклы гореф-гадәтләре берсе дә фәнни яктан тикшерел- Ф мәгән, Тимерләр авылына әле бер генә галим дә килеп карамаган иде 1 шул. Ә менә соңгы елларда Тимер радиодан үзләренең авылларындагы ® җырларга охшаган җырларны ишеткәли башлады. Ләкин алар бик тә ф аз иде әле. Тимерләр авылындагы этнографик, музыкаль һәм фольклор _ әдәбият байлыклары белән чагыштырганда, бу диңгездән бер тамчы s гына. х
Аннан соң Тимер туган авылындагы җор телле, шаян, мут керәшен а. картларын ярата иде. «Ычтуп дәдәй» дигәне аеруча якын иде аңа. с Ике герман сугышында, гражданнар сугышы вакыйгаларында туры- « дан-туры катнашкан бу карт дөньяның ачысын-төчесен байтак татыган. « Ул авылдашлары арасында яшь ягыннан да иң олысы иде. Ычтуп дә- u дәй керәшеннәр турында җыен тузга язмаган уйдырмалар, әкиятләр уйлап чыгарырга да бик оста иде. Шул ук вакытта ул җен карты шикелле үзсүзле һәм юк кына нәрсәдән дә үпкәләп, тузгып китә торган кеше иде.
Тимер инде институтны тәмамлаган елны ук нефть якларындагы бер яңа шәһәр өчен эшләгән кызыклы бина проекты белән исеме чыккан архитектор иде. Бу кыю уйланылган, төзү өчен бик үк кыйбатка төшмәгән бинаны бик тиз салып куйдылар. Аның турында республика газеталарында мактап яздылар, радиодан сөйләделәр. Ул чакта журналистлар Тимерне өметле, яшь татар архитекторы дип атады
Бервакыт, авылга ялга кайткач, радиодан әлеге «татар архитекторы» дигән сүзне ишетеп калган Ычтуп дәдәй Тимергә бәйләнепме- бәйләнде. Бүген ул нишләптер Тимернең әдәби телдә сөйләшүенә кадәр гаепкә санады.
— Әй, син! Казанда җәшәп бөтеннәй бозылып беткәнсең, пычак малай. Үзебезчә сөйләшмисең, китапча сөйләшәсең, — дип тотынды ул
— Нишләп китапча булсын, саф татарча сөйләшәм бит,— диде Тимер аптырап.
— Ә син керәшенчә сөйләш, атаң-анаң телендә,— дип кызды Ычтуп
ләдәй. — Атац-анаң сиңа керәшенчә итеп, Тимер дигән ат кушкан бит Ә татарлар балага андый ат кушмыйлар. Алар балага жә «мулла», жә «дин», җә «җан» дигән сүзләрне кыстырып ат куялар. Муллаҗан, Бикмулла, Насертдин, Котбетдин дип. Тимер дигән исемне кушсалар ла, барыбер артына җан дигәнен тагалар алар — Тимержан дип. Ә коры Тимер дигәнне генә кушмыйлар. Патамушты алар тимер дигәнне балта, чүкеч ише әйберләрдә генә була дип беләләр. Ә менә без, керә-шеннәр, кешегә дә Тимер дип ат куябыз. Бала-чагаларыбыз тимердәй нык булсын өчен. Ә син Казанда җәшәп тимер тегел, ә камыр булып беткәнсең. Уңнан кыссаң сулга пылт итеп килеп чыгасың, җәнә килеп сулдан кыссаң — уңга .
— Ычтуп дәдәй, кызма әле,— диде Тимер картны тынычландырырга тырышып, — кайбер як татарлары балаларына, нәкъ безнең кебек итеп, Тимер дип тә исем кушалар...
— Мин кайбер җаклар турында сөйләмейем, — дип, Тимерне бүлеп алып китте Ычтуп дәдәй, — мин үзебезнең җаклар турында гына сөйлейем. Үз күзем белән күрмәгән, үз колагым белән ишетмәгән нәстә- ләр турында мин гулче сөйләшмейем. Безнең җак татарлары балага андый ат кушмыйлар, бетте-китте. Җәп-жәш башың белән олы кеше сүзенә каршы килеп утырмасаң да жарый. Ычтуп дәдәң белмейчә сөн- ләшмей.
— Монысы ярар. Тик татар белән керәшеннең икесе бер бит инде хәзер, Ычтуп дәдәй, — дип аңлатырга тырышты Тимер, һәм ник аңлатырга тотынганына үкенә язды, чөнки тегесе дәррәү кубып кызып китте:
— Ничек инде икесе дә бер, как так икесе дә бер?! Табак белән тагарак икесе дә бермени казер сезнеңчә? Элгәре, керәшен бабаңнарда ул алай төгел әйе.
— Ычтуп дәдәй, керәшен бабайлар турында сөйлә әле?
— Сөйләмейем. Син татарга сатылган, ата-бабаңны саткан кеше.
Тимергә бу сөйләшү хәтта кызык булып китте. Ычтуп дәдәйнең бердә юкка шушылай чын күңелдән кызып-үпкәләп утыруы кызык иде Тимергә. «Молодец карт, — дип уйлады ул. — Надан булса да, дөньяга үз- карашы бар. Ә бит хәзерге кайбер бик укымышлы кешеләрне дә дөньяга үз карашлары булмау харап итә. Укымышлы булып дөньяга үз карашың булмауга караганда, надан булып дөньяга үз карашың булу яхшырак. Бәлки әле бу үзенә күрә бер бәхеттер дә».
— Юк, мин сатылган да, саткан да кеше түгел,— дип, бу кызыклы һәм эчкерсез әңгәмәне дәвам итте Тимер, — менә бит һәр вакыт сезнең янга, авылга кайтып торам.
— Авылга сатылган кеше дә кайта ала. Айрапылан теләсәң кая алып бара, акчаңны гына түлә. Җәле, әйт әле дөресен генә, сатылдыңмы?
Тимер аптырап китте. Ычтуп дәдәй бу сүзләрне шундый җитди һәм катгый итеп күзгә туп-туры карап әйтте ки, Тимер чыннан да үзен ниндидер җинаятьче итеп тоя башлады.
— Нәрсә син, Ычтуп дәдәй, тыныч кына сөйләшик әле. .
— Жук, баштан син татарга сатылмаган икәнеңә ышандыр мине. Ж.ә? Җә?? Нәстә карап каттың, күрсәт, кистердеңме?
Тимер берни дә аңламады. Туктале, нишли, ни таләп итә бу юләр карт.
— Нәрсә күрсәтим, нәрсә кистерим... — дип авызында ботка пешерде Тимер тәмам аптырап.
— Күрсәт! — дип кычкырды ачудан тәмам кызарынып-бүртенеп чыккан Ычтуп дәдәй, Тимернең чалбар каешына табан бармагы белән төртеп, — күрсәт, кистердеңме?
Тимер шунда гына эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды һәм тыела алмыйча шаркылдап көлеп җибәрде. Кинәт бу кәмит аңа бик тә ошап китте. Гомумән, аңа һәртөрле гөнаһсыз юләрлек бик тә ошый иде һәм ул Ычтуп дәдәйне тынычландырырга булды.
— Монда, урам уртасында яхшы түгел бит, Ычтуп дәдәй, әйдә бүтән җиргә, — диде ул.
— Җарый, анда да жарый, — диде тәмам чыгырыннан чыккан Ычтуп дәдәй.
Бәдрәфтән чыкканда инде Ычтуп дәдәйнең авызы колагына җиткән, йөзе ай-кояштай балкыган иде. Бу минутта ул Тимердән бик тә канәгать иде.
— Маладис, Тимер, ата-баба жоласына кер кундырмагансың, рәхмәт сиңа, — диде ул Тимернең җилкәсеннән сөеп.
Алар яңадан койма буендагы ташка килеп утырдылар.
— Җар-ра-ар,— дип сузды Ычтуп дәдәй бик тә кәефле итеп,— инде казер керәшен бабаңнар турында сөйләргә дә була. Керәшен ба- баннар алар бик затлы калык булган. Үзен дә беләсең инде, Тимер, адәм баласы бу дөнжага маймылдан җаралган. Дөрес, элгәреге кенәгәләр кодай кешене тупрактан жараткан дип жазалар, тик казер инде без аңарга ышанмыйбыз. Элгәреге кенәгәләргә казер җәшләр төгел, ♦ безнен кеүек картлар да ышанмый инде. Тик шунысы бар, дөнжада > адәм балалары төрлечә бит—менәтерә кара тәнлесе бар, менәтерә са- 2 ры тәнлесе ,ак тәнлесе. Үзбәге, урысы, нимесе, нигыры әм дә башка g төрлеләре. Тик кешеләр маймылдан үзгәргән чакта әммәсе дә бертөр- < ле булганнар, аларның әммәсенең дә маймылы бер булган дей. Бөтен « дөнжа калкының маймылы бер нәселдән булган. Ә менә безнең керә- g шен бабайларның маймылы бүтән токымнан булган дей. Шуңарга =. күрә син татар да төгел, урыс та төгел, нигыр да төгел.
— Оһо! Син әйбәт кенә расист та икәнсең, Ычтуп дәдәй.
— Нәмәстәкәй дидең, улым? Ул расис дигәнең берәр пырафисыр- *
фәлән дигән сүздер инде. ♦
— Юк, расизм ул, Ычтуп дәдәй... Ну, ничегрәк аңлатырга инде < сиңа... Ни, расизм ул нацизм кебегрәк. Узган сугыштагы немец фашист- = ларының нацизмы шикелле бер әйбер, кәрхәлдә, расизм белән нацизм икесе бертуган
Ул да булмады, Ычтуп дәдәй, урыныннан сикереп торды да, кипкән с куллары белән Тимернең якасыннан эләктереп тә алды. Ачудан аның ™ борын яфраклары агарып, иреннәре күгәреп киткән иде.
— Нәмәстә лыгырдап утырасың син, ысбулыч малай?!
Ычтуп дәдәйнең шыр сеңердән торган хәлсез куллары Тимернең якасын селки иде.
— Ычтуп дәдәң булып Ычтуп дәдәңне фашис белән чагыштырырга ничек ауызың чалышаймый?! Чалышаймаса чалышайтам бит, колак төбеңне чиләк төбе жасыйым, пычак малай. Мин германга каршы ике мәртәбә барган Ычтуп солдат булам, беләсең килсә. Ике герман сугышында да ннмескә каршы сугыштым. Шулай булгач, мин ннмескә ошый аламмы? Әйт, маңка, ошый аламмы мии ннмескә?
Ычтуп дәдәй кызганнан-кызды, аның кулындагы, чигәләрендәге һәм муенындагы кабарып торган зәп-зәцгәр кан тамырлары сулык-сулык килеп сулкылдадылар.
— Туктале, Ычтуп дәдәй, мин бит сине немецка тиңләмәдем — диде Тимер картны тизрәк тынычландырырга тырышып. Ул инде үзе дә берничә сугышта катнашкан ветеран алдында чамасызрак сөйләп ташлавын сизде, һәм аңа хәзер һич кичекмәстән эшне төзәтергә кирәк иде.
Ләкин Тимер аны тиз генә төзәтә алмаячагын белми иде Тәҗрибәсез иде шул әле Тимер ул чакта, ике герман сугышында катнашкан карт ветераннарны алай тиз генә ышандырып булмый икәнен белми иде.
һәм ышандыра алмады да. Ул Ычтуп дәдәйнс тынычландырырга лнп ничә мәртәбә ымсынып карады, ләкин тегесе Тимергә авыз ачарга ла ирек бирмәде, һаман сүкте дә сүкте. Ул Тимерне укын-укый надан- лана баручы дип атады. Тимерне укыткан Казан профессорларын, галимнәрен, укытучыларын эттән алып эткә салды Ничәмә ел укытып Тимергә Ычтуп солдатның нимес белән әпсәлүтне уртаклыгы юклыгын ла аңлатмаганнар бит дип зарланды. Әлбәттә, таякның юан башы Тимергә төште Бик әшәке итеп сүкте Ычтуп дәдәй Тимерне Аның анасын, атасын, әбисен, бабасын, энеләре-сеңелләрен, туган-тумачаларын, хәтта домовой кенәгәсенә кадәр туздырып ташлады Ниһаять, Тимердән бер генә сүз дә әйттермичә, тузанлы юлга лач итеп бер төкерде дә, авыз эченнән сүгенә-сүтенә өенә кайтып китте.
Картның бу кыланышыннан Тимер кинәт югалып калды һәм үзен дивана сыман бер хәлдә сизде. «Картны бик нык үпкәләттем,— дип уйлады ул әрнеп,— хәтта мин аны чыгырыннан ук чыгардым буган, һәм аны да, үземне дә ахмак бер хәлдә калдырдым».
«Ул бит үзен фашистлар белән чагыштырдым дип аңлады,— диде аннары Тимер. — Мин алай теләмәдем, ләкин Ычтуп дәдәй шулай аңлады. Аның керәшеннәр чыгышы турындагы тузга язмаган фәлсәфәсе чыннан да расистлар фәлсәфәсенә тәңгәл килә Расистлар да бит шулай фәнгә бер катнашы да булмаган уйдырмалар белән үзләрен өстен раса, өстен милләт итеп танытмакчышар. Ләкин надан Ычтуп карт бо- ларны аңлыймыни?! Ә менә мин, каты баш, аны фашистлар белән чагыштырдым Ычтуп дәдәйне, фашизмга каршы сугышкан ветеранны! Бөтен ил белән бер тән, бер жан булып, фашизмны жиңү өчен күпме кан кой, газап чик, аңа каршы сугыш-сугыш та, берничә елдан сине шул ук фашист белән тиңләсеннәр, һәм кемнәр диген?! Синең балаларыңның балалары, тамагы туйган, өсте бөтенләнгән, иң алдынгы белемнәргә тиенгән маңка малайлар! Әйе, монда ачулану гына түгел, хан заманыннан бирле чөйдә эленеп торган ау мылтыгыңны алып чы-гарга да күп сорамассың»,— дип уйлады Тимер.
Икенче көнне иртән иртүк Ычтуп дәдәй Тимерләргә үзе килеп җитте. Аның кыяфәтендә сабырлык һәм хәтта бераз гына оялчанлык тә бар иде бугай.
— Йокы капчыгыңны тутырдыңмы, мать жакаңнан, — диде ул Тимергә үзенчә булдыра алган итәгать белән. — Кенәгенге өчен ачуланма, казер мин сиңа бер әйбер сөйләп җиппәрәм. Кая, утырырга урындык бир әле, агач матрус.
Тимер аңа урындык китереп кунды.
— Әй, син, кенәгенге өчен ачуланма, мин әз генә кызып киткәнмен,— диде Ычтуп дәдәй, — тик аңарга мин гаепле төгел, наданлык гаепле. Синнән суң өйгә кайткач бәләкәй оныктан расисның нәстә икәнен аңнаттырттырдым. Ул аны үзе дә белеп бетермәгән, бнбилатикадан инсыклапиде дигән әдәм шонныгы калын кенәгә алып кайтты. Анда дөнжадагы бөтен нәмәстә җазылган икән. Җакшысы да, страмы да. Менә шуннан укып белдек без ул расислар турында. Әдәм төгелләр икән. Сбулычлар, аналарын шулай-болай итеп бетерим. Син дөрес әйткәнсең, алар без сугышкан нимесләр белән бер икән. Инде бит без кырык бишенче жылда ук аларның дөнжада эзләрен калдырмадык дип уйлаганыек, мона казер бу расис дигәннәре килеп чыккан икән. Этне аны үлде дигәч тә жарты көн кыйнарга кушадырые безнең әтей Кырык бишенче жылда кыйнап бетерә алмаганбыз микәнней сун. ә’ Әттәгенәсе, кыйнап бетерәсе калган аларны шунда, расис дигән кече өнчекләре тыумаслык итеп. .
— Ансы инде аның икенче мәсьәлә, — диде Тимер, Ычтуп дәдәннен үзенә карата яңадан яхшы мөгамәләгә кайтуына шатланып.— Кичә мин дә ялгышып күбрәк сөйләп ташладым бугай, гафу ит инде, Ычтуп дәдәй. Рәнҗеттем бугай.
— Нинди рәнжү дей ул тагын, — дип ачулана төште Ычтуп дәдәй,— сез дә кайтып сөйләмәгәч, кем сөйләр безгә дөнжа жаңалыкла- рын. Тик аңнатыбрак сөйләгез, ату сез үзегезчә итеп, укымышлылар телендә генә сөйлейсез дә, без пырастуй калык күп сүзләрне аннамыв да калабыз. Казанга кайткач әйт, тилибизыр да, ырадиу да без аннз- маган сүзләрне кушмыйча гына сөйләсеннәр. Гәҗитләргә дә әйт, алар да әрбер сүзне аңнатып җазсыннар. Колакларына киртләп әйт ышту- бы. Ничу дәүләт акчасын жукка туздырырга. Тилибизырына да, ыра- диусына да, гәжитенә дә акчаны кызганмыйча бирәбез, рас шулай булгач, үзебез рәхәтләнеп тыңларлык та булсын пиридачлары. Шуларнй
колагыңа киртлә. Ике герман сугышында катнашкан Ычтуп дәдәгез әйтте диең. Андый кешене белмейбез дисәләр, әнә маршал Чуйковтан сорагыз диен. Ул сезгә әйтеп бирер, диең, граждан сугышында Минзә- лә өязенең Чүти тавы итәгендә батырлык күрсәткән красныәрмис Җәрмиев Ычтапан Җәгурович булыр ул дибәйтеп әйтер, диең. И вчу!
9 у
Дуслары килеп киткәнгә әле ике-өч сәгать тә үтмәде, ә Тимер инде = әнә никадәр уй уйлап өлгерде. Моны инде, кем әйтмешли, бер олау з уй уйладым дип кенә дә әйтеп бетереп булмый. Төяп карасаң бер олау- < га гына сыеп та бетмәс иде бу кадәресе. Хәер, бик нык бастырыклап * төясәң, бәлки сыяр да иде. Ләкин Тимернең уйны бастырыклыйсы кил- S мн. Уйны бастырыклау ул, Тимер өчен, кешенең уйлау сәләтен кыс- * рыклау, аны ничек тә булса тарайтырга, бәләкәйләтергә, ниндидер кыса- = ларга кертергә тырышу белән бер иде. Хәлбуки, шунсы да бар, кеше- © яе уйлау ирегеннән тыю үзе үк шактый кыен нәрсә. Кешене теләсә нин- * ди эш эшләүдән, теләсә нинди теләген тормышка ашырудан тыеп була. * ә менә нәрсә турындадыр уйлаудан тыеп булмый.
«Кешене уйлаудан тыярга тырышу кирәкле һәм мактаулы эш тү- ~ гел,—дип уйлады Тимер.— Ләкин мин үз мәнфәгатьләре күзлегеннән, о яки бер төркем кешеләр мәнфәгате күзлегеннән генә чыгып уй- * ланган эгоистик уйларны тыяр идем. Кызганычка каршы, мондый уй- = ларны да тыеп булмый. Мондый уйлар да тулып ята әле әдәм затларның башларында. Хәтта үзебезнең арада да бар андый уйлы кешеләр. 2 Менә боларыи мин бик рәхәтләнеп тыяр идем. Көчемнән килсә, мин андый уйларга мәңгелек вето куяр идем, һәм музейга да кертмичә, турыдан-туры тарих чүплегенә озатыр идем, һәрбер чүп-чар энәсеннән- жебенә кадәр яндырылып барыла торган һәм бу эш шундый шәп итеп оештырылган чүплеккә! Мин әле хәтта шул чүплектә директор булып эшкә дә урнашыр идем, һәм ул уйлар янганнан соң калган көлне әйбәт пакетларга төрер идем дә җиде кат җир астына күмдертер идем. Чөнки ул көлне ашлама итеп сөрү җиренә сипсәң, эгоизмның көлдә «алган микроблары сап-сары икмәк рәвешенә кереп яңадан тишелеп чыгуы мөмкин». •
«Менә бит син нинди каршылыклы кеше, — диде аннары Тимер үзен шелтәләп. — Үзең әле генә кешене уйлаудан тыюны начар эш дидең, хәзер инде уйга вето куярга маташасың, һәм уйларны чүплеккә озатырга телисең, һәм шул чүплекнең директоры булырга, һай, әтәч! Синең кадәр генә уйламаганнар ди анда дөньяның акыл ияләре Әдәм уен тыеп була торган берәр чара булса, аны инде урта гасыр инквизиторлары уйлап тапкан булыр иде. Яки алардан алдагы инквизиторлар Яки «лардан соңгы инквизиторлар, һәм бүгенге инквизиторлар Акыллы баш. Үз акылың җитмәгән җиргә үрелгәнче әнә өстәлдә яткан мунча проектыңны сызып бетерсәң әйбәтрәк булыр иде. Рөсти әнә моның ише пүчтәк уйларны башына да кертеп карамый һәм менә дигән проект эшләгән. Ә син шул мунчаң белән инде ярты ел азапланасың. Хәсрәт мунчасы. Мунча проекты сызучы архитектор булып түгел, ә шул мунчада арка ышкучы булып эшләргә иде сиңа».
Шунда Тимернең хәтеренә, кылт итеп, Тукайның «Тәнгә мунча, җанга юк» дигән сүзләре килеп төште. Әйе, Тимер бу проектны шундый «теп эшләргә тиеш, ул тәнгә генә түгел, җанга да мунча булсын.
Монысы инде Тимернең күктән җиргә, хыялдан чынбарлыкка кай- ТУЬ1 иде. һәм шулай итеп дөрес тә эшләде. Уй—уй белән, ә эш — эш белән, һәм Тимер бары тик эш белән генә үз-үзенә тынгылык табачагын яхшы аңлый иде. Тынгылык табачагын һәм җыен юк-бар уйлардан котылачагын. Аңа хәзер бик күп уйлардан арынып торырга кирәк «Ле. Хәтта әнисе турындагы елата торган уйлардан да. Боларның ба-
рысыннан да эш, бары тик эш белән котылып була иде. Тимер моны бөтен барлыгы белән тойды һәм ниндидер бер күтәренке рух белән өстәлдәге сызымнарына чумды.
Булачак мунчасы турындагы татлы хисләрен тыеп, акрынлап, тәфсилләп, җентекләп эшләде Тимер Аңа хәзер бу сызымнарны хыялын мунча итеп күз алдына китерергә ярамый иде. Аңа хәзер бу объектны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрдән дөрес файдалану кыйммәт иде. Ә объектны төзүнең мөмкинлекләре Тимернең хыялында булган мөмкинлекләрдән бик күпкә ким. Мәсәлән, әгәр Тимергә мунчаны ялан кыр уртасында төзеп куярга кушсалар, ул менә дигән хан сарае эшләр иде. Ләкин мунчаның ялан кыр уртасында төзелүе дә, хан сарае булуы да чуртыма да кирәк түгел. Мунча шәһәр уртасындагы дүрт яктан биналар, урамнар, трамвай юллары белән кысылган уч төбе кадәр буш урында төзелергә тиеш. Чөнки кешеләргә мунчага монда йөрү җайлырак булачак, һәм ул хан сарае да булмаска тиеш. Чөнки кешеләргә нәкъ менә мунча — юына, парлана, коена торган гап-гади һәм бик тә җайлы мунча кирәк. «Мунча... мунча... мунча», — диде Тимер сызымнары өстеннән күз йөгертеп. Аннары: «һәм тагын бер кат мунча!» — дип, ниндидер фикерләренә йомгак ясап куйды.
Эшен тәмләп эшләде Тимер. Хыялланмый дисәң дә хыялланды. Хан сарае ук булмаса да, шәһәрне ямьсезләп торырга тиеш түгелдер бит инде ул мунча дигәнең. Кем мунчасы дигәндә безнең мунча диярлек булсын. һәм анда берьюлы бик күп кеше юынырга тиеш. «Халык үрчи, — диде Тимер, — һәм үрчегән берсенең адәм рәтле мунча керәсе килә. Шайтан алгырысы, миллион кешелек шәһәр мунчасы өчен урынны таррак бирә бит бу горисполком миңа. «Түшәгеңә карап аягыңны суз» дигән мәкаль дә бик үк ошап бетми мина. Чөнки хәзерге адәм баласының инде түшәкне аякка карап тегәсе килә. Ләкин минем түшәк горисполком биргән караватка сыймаска маташа бит әле. Әһә, менә бу бассейн бүлмәсен менә болайрак итеп куйсаң, оригинально гына килеп чыга түгелме соң? һәм юыну бүлмәләрен менә болай төзәрбез. Әлбәттә, Мәрдән абзый моңа каршы киләчәк. Дөньяның бер генә мунчасында да юыну бүлмәләре болай төзелгәне юк әле, диячәк. һәм борынгы болгар мунчасында да, һәм хәзерге фин мунчасында да, диячәк. Ләкин ул нәкъ менә шуның белән ялгышачак та. Чөнки Низам ана әйтәчәк: ни болгар мунчасына, ни фин мунчасына хилафлык юк монда, диячәк. Рөсти аңа: шул ук вакытта ни болгар мунчасында, ни фин мунчасында хәл итеп булмый торган проблема Тимер проектында гаҗәеп оста хәл ителгән, дип өстәячәк. Ә Миндуп, Мәрдән абзыйга карамыйча гына, бары тик миңа таба гына карап: надан киңәшне тыңлама, Тимер, үз акылың үзеңдә, үзенчә эшлә, диячәк. һәм алар дөрес әйтәчәкләр. Чөнки алар, беренчедән, болгар һәм фин мунчалары тарихын Мәрдән абзыйга караганда биш мәртәбә артык беләләр, икенчедән, архитектура фәненә иҗади якын киләләр»...
Әнә шулай дип уйлады Тимер проектын эшли-эшли. Аннары сызым-нарын өстәлдә калдырып, тәрәзә янына килде. Урамга карады. Тәрәзә каршында зур-зур чыршылар, наратлар һәм каеннар үсеп утыра иде. һәм тәрәзә өстендәге түбәдән быелгы беренче тамчылар тама. Ишегалдында авырулардан калган бик күп азык-төлекне ашап көн күрүче бер өер эт йөри.
«Юк, беркайчан да үзеңнән акыллы булырга тырышырга ярамый,— дип уйлады Тимер. Акыл мәсьәләсе ул гомумән кызык нәрсә.— Мәсәлән, шартлы рәвештә, нормаль кешедә уртача 65 микъдар акыл бар дип алыйк. Дөрес, ул кайберәүләрдә 70—80 гә, хәтта 90 га җитәргә мөмкин, ә кайберәүләрдә 50 дәи дә артмавы бар. Ләкин эш анда түгел, сүз бит үзеңнән дә акыллы булу-булмау турында бара. Әйе, мәсәлән, миндә 65 микъдар акыл бар, ди. Табигать акыл өләшкәндә миңа шулай
эләккән. Бәлки бераз күбрәк тәдер. Хәер, кайчакта бераз азракта була бугай әле ул миндә. Ләкин мин монда уртача 65 дип алам. Көннәрдән бер көнне мин үземне 80 микъдар акылга ия булган кеше дип саный башладым, ди. Икенче төрле әйткәндә, үземне үземнән дә акыллы дип хис итәм, һәм шуңа башка кешеләрне дә ышандырырга тырышам, ди. Ләкин бит минем хезмәттәшләрем, танышларым, дусларым, күршелә- ♦ рем, хатыным миндә тулар-тулмас 65 микъдар акыл бар икәнен күптән =: беләләр, һәм минем үземнән дә акыллы булырга тырышып йөрүем шул g кадәр кызганыч, мескен төс ала ки, кешеләр минем алдымда да, артым- з да да, унымда да, сулымда да, миңа бармак белән төртеп тә, төртмичә < дә көләчәкләр. Минем әле бу кадәр кеше көлкесе булудан да хәтәррәк < нәрсәне күргәнем юк. Ә бит байтак кешеләр нәкъ менә шушының белән, g ягъни үзләрен үзләреннән дә акыллырак дип уйлап ялгышалар. Мәр- а. дән абзый да шулай ялгыша, һәм әнә җыелышта да адәм мәсхәрәсенә = калган. g
Димәк, нәтиҗә шул — беркайчан да үзеңнән акыллы булып булмый * икән. Хәтта теләсәң дә. Шулай булгач, дөньяда яхшы кеше булып яшим ♦ дисең икән, үз акылың җиткән эшне генә башкар, һәм шәп итеп, җиренә s җиткереп башкар, кешеләр сокланырлык булсын. Ә үз акылың җитмә- = гән эшкә тотыну бер яктан тыйнаксызлык булса, икенче яктан син п эшкә бер тиенлек тә файда китермәячәксең, киресенчә, эшне бозып а- ташлавың бар. Ә бу инде зыян дигән сүз. Үзеңә дә, хатыныңа да, дусла- - рыка да, җәмгыятькә дә. Ә җәмгыятькә зыянга эшләгән эшнең кирәге ? юк. Үзеңнән дә акыллы булырга тырышмаска! Менә иң шәп лозунг! « һәм мин гомер буе шул лозунгка турылыклы булачакмын».
«Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар,— дип дәвам итте Тимер,— бик тырышканда акылны микъдари яктан арттыра барырга да була бит. Акыл ул шәкерт кебек — аңа даими рәвештә яңа белемнәр өстәп торырга кирәк, һәм ул спортсмен кебек тә — һәр вакыт акыл күнегүләре ясап тормасаң— зәгыйфьләнә башлый».
һәм Тимер сүзне озайтмый гына яңадан сызымнарына тотынды.
10
Әйе, уй — уй белән, ә эш — эш белән. Бу сүзне кешеләр юк-бар унның файдалы эш эшләргә комачауламаска тиешлеген аңлату өчен уйлап чыгарганнар. Ләкин адә.м баласы гел эш белән генә дә яшәми шул. Әлегә фәнгә билгеле булган бөтен җан ияләреннән үзгә буларак, адәм баласы уй уйлый. Эш — эш белән, ә уй — уй белән!
«һе, сүзләрне алмаштырып кына куйдым, ә бөтенләй яңа мәгънә килеп чыкты»,—дип уйлады Тимер. Ул инде бүгенге эшен тәмамлаган, сызымнарын өстәлнең уң почмагына пөхтәләп җыеп куйган, больница ашханәсенә барып кичке ашны ашап килгән, эчәсе даруларын эчкән, радиодан Казанның кичке концертын тыңлаган һәм йокларга ятарга тиеш иде. Димәк, эш эшләнеп беткән, ә уй калган. «Менә сиңа әкәмәт, — дн- де ул үз-үзеңә,— торам-торам да, уй белән икәүдән-икәү генә калам. Ичмасам, бу үпкә дигәне бераз авыртып җәфаласын иде. Юк, аз гына да авыртып карамый. Ни тын бетми, нн авыртмый. Ә үзеннән һаман кан килә. Кхым дип бер ютәлләдең исә, төкерек белән кан килә. Ләкин минем аның турында уйлыйсым килми. Врач әйтте, туктатабыз, диде. Мңца шул җиткән. Ә мин врачларга ышанам. Чөнки ышанмасам Да, берни дә эшли алмыйм. Үзем туктата алмыйм ич инде мин ул канны. Ләкин минем ул турыда уйлыйсым килми. Беренчедән, ул мәгънәсез уй, икенчедән, авыртмаган көенчә нигә уйлап торыйм әле мин ул үпкә турында?! һәм гомумән үз әгъзаларың турында гына уйлап тору яхшы эш түгел. Андый кешеләр күбесенчә эгоист булалар. Ә минем һич кенә дә эгоист буласым килми Җенем сөйми шул сүзне.
Әйе, минем үпкә авыртмый, ә менә әнинең ашказаны авырта. Бик ■нык авырта аның ашказаны. Профессор әйтте, үләр алдыннан түзеп булмаслык авыртачак, диде. Үләр алдыннан... Ә бәлки инде болай дию хәзер соң дадыр. Бәлки инде бу минутта ул... Юк, юк, бу мөмкин түгел. Мин бит туганнарга язган хатта, ул-бу булу белән телеграмма сугыгыз, дип аерып әйттем. Дөрес, инде профессор әйткән срок үтеп бара, һәм озакта үтмәс, миңа ул телеграмма килеп җитәр. Ә мин күмәргә дә кайта алмам. Врач әйтте, бөтен дәвалаганны юкка чыгарачаксың, диде, һәм юлда кан төкерек белән генә түгел, ә авыздан-борыннан гөрләп китәргә мөмкин, диде. Андый чакта оешкан кан тын юлларын каплый һәм кеше кинәт томаланып үләргә мөмкин икән. Бөтен туганнар да, больницадан чыга күрмә, кайтма, инде эшлисен эшләдең, дәвалан, синең кайтуың безгә кайгы өстенә кайгы гына булырга мөмкин дип язалар, һәм әни дә, бәхиллим, ерактан гына бәхиллим, больницадан чыга күрмәсен, киресенчә, кайтырга уйласа бәхиллегем юк, ди икән. Болай бер җирем дә авыртмый да бит. Бәлки кайтып килсәм дә берни дә булмас иде. Дө-рес, мин аннан бик нык ябыгып киләчәкмен. Ә кинәт ябыгу — үпкә авы-руының иң якын дусты. Сөяркәсе. Кинәт ябыгып киткән кешеләргә чат ябышып ята да инде ул. Анысы ябыгуына гына түзәр дә идем. Ә менә авыз-борыннан гөрләп кан китсә? Үләсе килми бит. Юк, бер дә үләсе килми.
Ә әни? Аның үләсе киләмени?
Ләкин бу дөрес үк сорау түгел бугай. Әни чарасыз. Әнине алып кала торган бер генә әмәл дә юк. Ә минем бер мөмкинлегем бар. Ул да булса — алты ай-буена больницадан чыкмыйча дәвалану. Мин шушы бердәнбер мөмкинлекне файдаланам инде, әни, бәхиллегеңне бир. Мин кайта алмыйм инде, әни, калам. Еракта, хәтта Казаннан да читтә, урман эчендәге бер больницада дөм ятим калам. Син миннән башка гына китәрсең инде, кадерле әнкәем. Дөрес, әле син үлмәгән көе бу турыда авыз ачып әйтү килешми, шуңа күрә мин бу турыда кычкырып әйтмим, ә урман эчендәге больницаның бер кешелек аулак палатасында ялгызым уйланам гына. Минем бу уйларымны беркем дә ишетми, беркем дә белми. Ә син ишет, әнием, ишет һәм бәхиллегеңне бир. Мин бит сине өзелеп яраттым, яратам һәм яратачакмын. Син дә мине һәм башка балаларыңны шулай яраттың. Ә безнең бу аерылышуыбыз табигатьнең бер ялгышы гынадыр. Мин синең рухыннан мәңге аерылмам, әни. Синең игелекле, түзем, сабыр һәм кешелекле рухыңны гомер буена саклармын. Үзем үлгәндә аны кызым алып калыр. Кызым үлгәндә анын баласы, һәм шулай итеп, синең рухың мәңгелеккә барыр, әни. Син боль-ницадан чыккач, без синең Казанга алып килгән алмаш күлмәгеңне төсең итеп үзебезгә алып калдык. Сине сагынган саен мин ул күлмәкне алып карармын, һәм һәр вакыт ул күлмәк эчендә сине күрермен. Ул күлмәктән безнең авыл тирәсендәге кыр-болыннар, урман-таулар исе килер. Яз көннәрендә ул күлмәкне җилләтергә ишегалдына чыгарып элгәч, безнең болын исләре бөтен Казанга таралыр. Мин ул күлмәк белән нәкъ синең белән сөйләшкән кебек сөйләшермен, итәгенә күз яшьләремне сөртермен. Ул күлмәк беркайчан да картаймас һәм искермәс, әнкәй. Кан төкермәс һәм рактан үлмәс. Ул һәр вакыт моңлы һәм киң күңелле булыр. Нәкъ синең шикелле.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Үлем
н
Фәкилә апа әле операциядән соң өч ай яшәде. Февраль башлары җиткәндә инде ул тамагына ярма бөртеге кадәр дә азык каба алмый иде. Баштагы мәлләрдә ул соң чиккә җитеп ябыкты, аннан бөтен тәненә
сары иңә башлады. Берникадәр вакыттан соң аның тәне карасу-сары төскә керде. Бусы инде үлек төсе иде. Мәетләр һәр вакыт шулай карасу-сары төстә булалар. Яки саргылт-кара. Кеше тәнендәге кара һәм сары төсләр беркайчан да яхшыга алып бармый.
Ләкин Фәкилә апа әле .мәет түгел иде. Ул әле яши Чөнки аның кан тамырына глюкоза биреп торалар, ә авыртуларны басар өчен уколлар кадыйлар.
Ул үлгәнче телдән язмады. Шулай да аз сөйләште. Чөнки сөйләшәсе сүз инде сөйләшенеп беткән иде. Ләкин, аның уенча, яшисе гомер әле яшәлеп бетмәгән иде. Фәкилә апа яшисе гомере яшәлеп бетмәгән көенчә үләчәген аңлый иде. Тагын бер ун ел гомер яшисе бар иде әле аның бу җирдә. Менә бу көтелмәгән рак кына харап итте. Ә Фәкилә апаның эчендәге рак ул көннәрдә котырынып тантана итте. Ул үзеннән көчсез һәм ярдәмчесез бер корбан тапкан ниндидер ерткыч җанвар кебек комсызланып Фәкилә апаның бөтен әгъзаларына ташланды. Ашказанын- нан үңәчкә, бавырга, эчәкләргә, бөерләргә, ниһаять, йөрәккә үрмәләде. Юлында нинди тере күзәнәк булса — барысын да үзенә йотты һәм һаман зурая, көчәя, ныгый барды. Фәкилә апаның үлеме белән үзе дә үләчәген белә иде микән ул рак? Ләкин рак киләчәк белән яши торган нәрсә түгел шул. Ул бүгенге көн белән генә яши торган җисем иде. Шуңа күрә ул, юлында бер генә каршылык та очратмыйча, Фәкилә апаның бөтен тәне буйлап һөҗүмгә күчте. Чөнки Фәкилә апаның тәмам ябыгып, кибеп беткән организмы инде аңа каршы көрәшә алмый, ә дөнья галимнәре әле дүртенче стадия ракка каршы куярлык бер генә чара да уйлап таба алмаганнар иде. Рак тантана итте, рак Фәкилә апаны бернинди тукталышсыз үлемгә табан сөйрәде. Фәкилә апа үлемнең килгәнен көн саен, сәгать саен көтә иде. Ләкин ул нигәдер бик акрын килә. Фәкилә апа еш кына аңын югалтты, уйлау сәләтенең югалып-югалып китүен тойды. Каймакта аның билгеле бер тәртип белән генә барган уйлары, кырыш юлда салулап киткән чана кебек, әле бер, әле икенче якка бәргәләнделәр. Ә кайчакта уйлар бөтенләй чуаланып, чәбәләнеп каядыр еракка-еракка китеп югалалар, күз кабаклары үзеннән-үзе авыраеп йомылалар һәм каяндыр күңел төбеннән, күкрәк авызыннан Фәкилә апаның баш миенә ниндидер томанлы бер рәхәтлек күтәрелә башлый. Бу рәхәтлек баш миен миңгерәтә, бөтен тәнне изрәтә, һушсыз итә... һуш китә... һәм дөнья ничектер ерагая ерагая ерагая бара. Фәкилә апа баш миенең кайсыдыр бер иң ерак почмагында гына калган зәгыйфь уйлау сәләте белән моны үлемдер дип уйлый Озакламый бу зәгыйфь уйлау сәләте дә бетә һәм Фәкилә апа бөтенләй юкка чыга...
Ләкин бу үлем түгел иде әле. Бераздан Фәкилә апа тагын күз кабакларын күтәрә, телен селкетә, снзелер-сизелмәс кенә итеп мышнап куя һәм аңа тагын үз аңы кайта. Мондый чакларда Фәкилә апаның кәефе төшә. Тәмам килеп җиткән үлемнең кире китүенә үпкәли ул. Озакламый аның уйлары яңадан тәртипкә килә һә.м алар билгеле бер эз буйлап ага башлыйлар ..
Әйе, чама белән бер ун ел яшәлеп бетмәгән гомере кала аның җирдә. Ул аны, әлбәттә, дүрт баласына бүлеп калдырыр, һәрберсе үз гомерләренә тагын икешәр ел ярым өстәсеннәр.
Тагын нәрсә калдырам соң әле мин аларга? Менә бу өй кала. Туып- үскән, тәүге канат каккан һәм киң дөньяга чыгып очкан өйләре Ләкин бу өй бит аларның берсенә дә кирәкми. Дүртесе дә читкә чыгып киттеләр дә, дүртесе дүрт төштә — шәһәр җирләрендә оя кордылар, һәм Дүртесенең дә бу өйгә караганда әллә никадәр әйбәт өйләре бар Газы, суы, пары, бәдрәфе, мунчасы-нпе белән бергә. Ишегаллары, урамнары асфальтлы, язын-көзен бот тиңентен пычрак ерып йөрисе түгел.
Дүртесе дә адәм рәтле булды балаларым. Барысы да казна эшендә намус белән эшлиләр, берсе дә ике мәртәбә кияүгә чыкмады, ике мәртә
ГӘРӘП РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЛА АВЫШКАЧ
бә өйләнмәде. Әлегә кадәр азып-тузып йөрмәделәр, урлашмадылар, төрмәгә кермәделәр. Инде бу яшькә җиткәч, үзләре бала-чагалы булгач бозылмаслар. Балаларым рәтле кеше булып җитеште, ул яктан үлемемнең бер үкенече дә юк. Тик өй генә менә... Нигез бетә, һәм мона бер чара да юк. Шәһәрдәге өйләрегезне, казна эшегезне ташлап монда кайтыгыз, дип әйтү минем тарафтан дөрес булмас иде Аларга анда ошый икән, шундагы эшләрен яраталар икән, шунда эшләсеннәр дә. Ә бу нигезнең безнең нәсел нигезе булуы минем белән бергә үләчәк. Миндә генә тотылып тора иде бит бу нигезнең безнең нәселнеке булуы. Мин үлгәннән соң бер атна да үтмәс, монда бүтән кешеләр яши башлар. Өй акчасын балалар дүртесенә бүләрләр дә, бетте-китте. Әй, гомерләр, гомерләр!
Ничәмә йөз еллар буе үрчеп килгән нәселнең нигезе бер атна дигәндә җимерелеп төшсен, имеш! Нәсел нигезен корытуның соңгы кешесе булу минем өлешкә язган икән. Монысы минем үлемемнең беренче үкенече.
Икенче үкенечем — әлегә яшәлеп бетмәгән ун ел гомер. Ун ел ук та түгел, хәтта ике-өч елы да җитәр иде. һәрбер баламда яртышар ел гына яшәп, аларның матур тормышына куанасым килгән иде. Булмады. Юк, моңарчы чакырмадылар түгел алар үзләрендә яшәргә, чакырдылар. бик чакырдылар Үзем ашыкмадым, һаман соңрак, соңрак, картайгач барыгызда да яшәргә өлгерермен әле, дидем. Ә менә үлем картайганны көтеп тә тормады. Туп итеп килде дә җитте. Көтмәгәндә, уйламаганда. Әле бит моннан җиде ай элек кенә, узган сентябрьдә бакчада бәрәңге алып йөрдем. Үзем казыдым, үзем күтәреп ташыдым. Балаларның тыюына да карамадым, ашкынып эшләдем. Картаерга бер дә исәп юк иде әле ул чакта. Үлү турында искә-оска да кереп чыкмады. Ә менә җиде ай дигәндә көне-сәгате белән үлем көтеп ятучы хастага әйләндем.
Тагын нинди үкенечләрем кала соң әле бу дөньяда? Башкача юк та бугай инде. Нибары ике үкенеч. Узган гомеремдә булган авырлыклар, сугыш елларындагы газаплар, ил белән күргән кайгы-хәсрәтләр берсе дә үкенечле түгел. Ач та булдым, ялангач та булдым, эчем төшкәнче колхоз эшендә дә эшләдем, аталарының балаларга, өйгә игътибар бирергә вакыты булмавында кичердем. Ләкин боларның берсен дә үкенечкә санамыйм. Күп авырлыкларны ил белән уртак күтәрдем, үз башыма гына төшкәннәренә тешне кысып түздем. Инде балаларыма мондый ук авырлыклар төшмәячәген белеп үләм. Сугыш-фәлән кебек афәт килеп чыкмаса. шушы урта тормышлары белән гомер кичерерләр балаларым. Бик үк бай да булмасыннар, безнең кебек үк кысрыкланып та яшәмәсеннәр. Ике кулларына бер эш булса, тамаклары тук. өсләре бөтен булса — шул җиткән.
12
Аталары белән без үзебез кешедән кимрәк, ярлырак яшәдек шул. Безгә шулай кирәк булгандыр инде. Яшьрәк чагыбызда аталары авылда беренче комсомол, актив булып, дөнья малына теше-тырнагы белән каршы булды. Күмәк тормыш, колхоз, совет өчен дип тырышты. Ә өйдә мал булдыруны җене сөймәде, үзем байларга каршы көрәшеп, үз өемдә байлык җыймам бит инде, дип кенә җибәрә иде.
Коммуна төзегәч әйбәт яшәрбез, диде. Бу эш белән артыграк мавыгып ташлады шул. Яшь иде, дәртле иде, тормышны яңача төзергә дип ашкынды, тик бу эштә белеме бөтенләй юк иде. Надан иде шул. хәрефне дә көчкә генә таный иде, көтүче малае иде.
Соңрак, сугыш алдыннан укытырга да тырышып карадылар, тик көч- кә-көчкә хәреф таныган кешене ничек курсларга җибәрмәк кирәк?! Булмады. Аннары сугыш чыкты. Биш ел сугышта йөреп, коммунист булып
булып кайтты. Инде нимесне җиңдек, тормышны корабыз, дип дәртләнеп эшкә тотынды. Ирләрнең күбесе сугыштан кайтмады, колхозны үз кулында тотарлык гайяр кеше юк иде, ни чарадан бичара дип, колхозга председатель итеп аны куйдылар. Әй гайрәтләнеп эшкә тотынды, тик тагын әлеге дә баягы наданлык юлга аркылы төште. Ул чакта инде ул дүрт бала атасы иде, уку турында уйларга да калмады. Председа- ♦ тельлегедә шул элеккедән килгән активлыгы, кешеләр белән әзме-күп- мс эшли белүендә генә эленеп тора иде. Берничә ел да үтмәде, укыган яшьләр үсеп җитте һәм аның колхоз җитәкчелегенә кирәге калмады.
Тик моны анларга теләмәде әтиләре. Ул әле таза иде. Көче ташып тора иде, дәртле иде. Шулай да бөтен авылдашлар колхозның алга бармавын күреп тордылар .Күпме генә коммун дәртле булса да, эшне уп- тым-илаһи алга җибәрергә тырышып, зурдан кубып йөрсә дә, колхозны тернәкләндерә алмады әтиләре... Юк, өй өчен дә тырышмады. Без кешедән әйбәт яшәргә тиеш түгел, хәтта алардан бераз ярлырак та яшәргә тиеш, диде ул. Беркемгә дә, председатель үзенә байлык җыя, дип авыз чайкарга ирек бирмәм, диде, һәм көнен-төнен белмичә чапты да чапты. Ләкин инде безнең колхоз тормышы райондагылариын да эчен пошыра башлады һәм бер җыелышта аны председательлектән азат иттеләр.
Шул көннән башлап ул бәләкәй генә җитәкчелекне дә өстенә алмады. Ләкин колхозга эшкә йөрде, урман кисте, салам эскертләде, печән чапты. Унбиш ел буена шулай дәвам итте.
Ә көннәрдән бер көнне колхоз чөгендерен алып ятканда кырга хәбәр салдылар: «Фәкиләнең ире салам эскертләгәндә эче төшеп үлгән». Җирдән сөйрәп чыгарырга дип ике кулым белән кысып тоткан чөгендер яфракларыннан ике учыма кайнар кан бәргәндәй булды. Чирканып учларымны итәгемә сөрттем һәм басуга күтәрелеп карадым. Кинәт чөгендер басуы асты-өскә килеп чайкалып китте. Моны күреп мин кычкырып җибәрдем:
— Җирнең асты-өскә килде, чөгендер өемнәре ишслә-түгелә бит!
Шуннан соң өйдә генә аңыма килдем Юк, мин тилермәгән идем, чөнки өйгә үз аягым белән кайтканмын. Өй тулы кеше, ишегалды тулы кеше, урам тулы кеше... Шулай итеп, суга төшкән балта кебек кырт кына юк булды авылның беренче комсомолы, ветеран. Бу яңа тормышта, аны башлаган давыллы, дәртле, ялгышлы, ләкин җиңүле елларда ул булмаган да кебек булды
Ярар инде, нишлисең бит, хәзер алар барысы да артта калды. Менә озакламый мин үзем аның янына барам. Үзе белән янәшә куярга куштым. Бер чардуган эченә. Мин шунда аңа барысын да сөйләрмен, һәм без мәңге бергә, мәңге янәшә булырбыз. Шулай итеп, безнең бу дөнья белән булган алыш-бнрешебез тәмам булыр. Әнә миңа тагын укол ясыйлар. Бераздан мин исәнгерәрмен һәм тәмам изрәрмен... Ә бәлки әле шул изрәүдән уяна да алмам, бөтенләйгә үк китеп тә барырмын Әгәр шулай булса, бәхил булыгыз, балалар, бәхил бул, өем, бәхил бул, тәрәзәдән төшкән яктылык, бәхил бул, борынымнан кергән татлы һава, бәхил бул, кан тамырымны ертып кергән укол энәсе — мин сезнең барыгызны ла ярата идем, һәм исәнме, ирем, исәнме, татлы туфрак, исәнме, мәклелек онытылу.
13
Уколдан соң Фәкнлә апа гадәттәгечә изрәп йоклап китте Ләкин ул уянды әле. Чөнки аның йөрәге таза иде. Менә дигән йөрәк. Больницада яткан чакта да врачлар аның йөрәгенең тазалыгына шаккаталар иде. «Гринвич сәгатьләреннән дә төгәлрәк эшли синең йөрәгең», — дия торган иде врач аңа. «Әй, шушы йөрәгемне берәр балама биреп калдырыр-
»■ *к. У » м 8
ГӘРӘП РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
33
га>_ дип уйлады Фәкилә апа. — Нигә кирәк миңа анда бу кадәр таза йөрәк?!»
Ләкин Фәкилә апа ялгыша иде. Ул инде балаларына үзенең йөрәген биргән иде. Ничәмә-ничә еллар буена, авыр һәм җиңел, тырыш һәм сы- наулы еллар буе телгәләп бирде ул йөрәген балаларына.
«Чыннан да, — дип уйлады аннары Фәкилә апа. — Мин бит бу дөньяда аларның үзләрен калдырам. Берсен дә корсак төшереп тончыктырмадым, күкрәк сөтемне кызганмадым, үз тамакларын үзләре туйдыра башлаганчы үстердем. Балаларым — минем бу дөньялыкта калдырган иң зур байлыгым».
Фәкилә апа сиртмәле караватындагы иске түшәге өстендә чалкан ята. Ул хәзер бары тик шулай гына ята ала. Ул хәзер яңа туган бала кебек: утырып тора алмый, мендәргә терәп утыртып куйсаң да, башын тота алмый. Шуңа кызы Роза аны стенага сөялгән мендәргә терәп, башы бер якка да авып төшмәслек итеп утыртып куя. Ләкин болай да озак утыра алмый Фәкилә апа, кайнарланып эче авырта башлый.
— Рак уйный башлады, — ди андый чакта Фәкилә апа, — аз гына кузгаттың исә елан кебек уйный башлый. Тамак төпләренә кадәр яндырып менә. Кире чалкан яткырмасагыз тынычланмый инде ул хәзер. Үземнең бер дә ятасым килми дә шул.
Бераздан ул яңадан утыртып куюларын сорый. Чөнки өенә шушылай гына булса да карап утырасы килә аның. «Чалкан яткач, күзгә бары тик түшәм генә күренә, — дип уйлый ул, — туйдым инде түшәмне күрә-кү- рә. Ике ай карап яттым бит. Ә менә утыргач, өй бөтенләй күренә. Ишек тә, ишек катындагы кием элгече дә, аның өстендәге такта шүрлектә, алгы өйгә керә торган урта ишек тә, өстәл дә, аның янындагы диван да, мич почмагы да. Ә менә мичнең авызы күренми, аны күрер өчен башны аз гына сулга табан борасы бар. Тик көч җитми шул башны борырга».
— Роза, кызым, башны аз гына сулга таба борып куй әле, мич авызын, казан асларын күрәсем килә.
Кызы Роза килеп әнисенең мендәр чокырында яткан башын бераз гына сулга борып куя.
— Күбрәк бордың ла, кызым, мич авызы белән казан асты бөтенләй уңда калды, ә күзгә караңгы мич арты гына күренеп тора. Минем әле хәзер аңа карыйсым килми, башны бик әз генә уңга бора төш.
Роза аның башын бик аз гына уңга бора.
— Менә булды, яхшы булды, — ди Фәкилә апа һәм мич авызына текәлә.
Асты тип-тигез, өсте ярым түгәрәк сымаграк итеп эшләнгән мич авызы. Мичнең эче дә шундый. Фәкилә апа көн дә, таң белән ишегалдындагы лапас эченнән җәен үк кисеп-өеп куйган коры утын алып кереп, шушы мич эчендә ут дөрләтеп җибәрә торган иде. Әнә мич авызынын өстендә генә урнашкан кучкарда аның үзе бәйләгән йон бияләйләре. Утын алып кергәндә ул гел шул ак бияләйләрне кия иде. Суга барганда да, мал асларын карарга чыкканда да. Менә инде өч ай була, шул бияләйләрне алып кигән кеше юк. Кучкарга җылынырга менгән игезәк песи балалары кебек йомарланып ятканнар да өч ай буена кузгалмыйча йоклыйлар шунда.
Кинәт Фәкилә апа мич эчендә үзе үрләткән утны күргәндәй булды. Саргылт-кызыл ялкын телләре усак каерылары арасыннан килеп чыгалар да мич эченнән һаман түргә таба, төтен юлына үрмәлиләр. Ә Фәкилә апаның битенә шундый ягымлы, йомшак, нәфис җылы килеп бәрелә.
«Ялкын җылысы һәр вакыт шулай каз мамыгыдай йомшак була,— дип уйлады Фәкилә апа, — ә менә электр җылысы алай түгел. Электр җылысында озаграк торсаң баш авырта башлый, күңел болгана. Ялкын җылысына җитәме соң инде?! һәм күмер җылысына».
Мич эчендәге хыялый ялкын янды да янды. Менә озакламый мич эченә шаулап күмер төште. «Мичнең коймак пешерү өчен иң өлгергән чагы, — дип уйлады Фәкилә апа, — яңа төшкән күмер өстендә пешерергә яратам мин коймакны. Мондый коймак аерата тәмле булып пешә. Бу күмерне мич артындагы зур чуенга тутырып өстен иске таба белән каплап куйсаң да ярый. Менә шушы вакытында алып сүндерелгән күмер са- * мавар кайнатырга әйбәт була. Биш-алты кисәк күмере бер чиләк сыеш- 5 лы самаварыңны «эһ» дигәнче кайнатып чыгара инде. Исе дә чыкмый, £ чөнки хәзер күмернең иң гөжләп торган чагы. Күмерен алмыйм дисең з икән инде, мичне тартырга кирәк хәзер. Күмере көлгә әйләнеп беткән < мичнең ни ипи пешерергә, ни чуен белән аш куярга рәте калмый. Күме- < ре шаулап торган чакта тартсаң, мич эчендәге кирпечләр кызарып, £ янып калалар. Хет ипиеңне сал, хет бәрәңге тәгәрәт, хет чуен белән а. ашынны куй». =
Шуннан Фәкилә апа мич артыннан агач саплы кисәү агачын алды 5 да шыңгыр-шыңгыр китереп мичен тартты
«Менә шулай әйбәтрәк булыр, — дип уйлады ул, — казан астына ♦ шыңгырдап торган утлы-күмер тулгач, казандагы малларга дигән су s да бик тиз генә җылынып чыгар. Каяле, казанга бераз су да өстәп = җибәрим.» га
Фәкилә апа, су чүмечен алыйм дип, стенадагы савыт-саба шүрлеге- °- нә үрелгән генә иде, кинәт эчендә нидер өзелеп киткәндәй булды һәм с ул авыртуга түзә алмыйча бөгелеп төште. 2
Әйе, бу хыялдан чынбарлыкка кайту иде. Аркасы белән мендәргә « сөяп куелган Фәкилә апаның эчендәге авыруы кузгалды, һәм ул ыңгы- u рашып куйды. Кызы аны тизрәк чалкан яткырды.
«Я хода, — дип уйлады түшәгенә җанлап яткан Фәкилә апа. эч авыртуы басылгач,— бүтән беркайчан да мич ягарга насыйп булмас микәнни?! Әй, дөнья, рәхәтлекләреңнең исәбе-хисабы юк икән. Чутлап чутына, санап санына чыгарлык кына түгел икән рәхәтлекләреңнең. Моңа чаклы әле беркайчан да мич ягуларның, күмер төшерүләрнең, мич тартуларның бу кадәр рәхәт эш икәнен уйлап та караганым юк иде. Менә кайчан килеп төшенергә язган икән миңа дөньядагы һәр кылган эшнең рәхәт икәнлегенә. Ник алай? Ник боларны бугазга үлем ябышкач кына тойдырасың, дөнья? Мин бит инде гомеремдә ничәмә- ничә мең мәртәбә шушы мичкә ут элдердем, күмер тарттым. Ник ул чакларда бу эшләрнең шушы кадәр дә рәхәт икәнен тоймадым?»
«Вакытым юк иде, — дип уйлады ул аннары җитди итеп —Ул турыда уйлап торырга да, рәхәтләнергә дә вакытым булмады. Бер эш бетүгә икенчесе көтеп торды Иртән — иртәнге эшләр, көндез — көндезге эшләр, кич — кичке эшләр. Муеннарга таккан муенсалар кебек тезелеп кенә тордылар. Тазалыгым бар иде, көчем ташып торды һәм көн Дә нәрсәнедер эшләргә аз гына вакыт җитми кала иде .
Ә менә хәзер киресенчә. Тазалыгым юк, көчем юк, ә буш вакытым муеннан. Инде анысы да бетеп бара Вакытым да санаулы гына калып бара шул инде. Бер көн, икс көн, бер атна, яки аннан күбрәк, ләкин санап бетермәслек түгел».
14
Әйе, Фәкилә апа соңгы атналарда күбесенчә уйланып кына ятты. Узган айларда ул байтак сөйләште һәм инде сөйләшәсе сүз сөйләшенеп беткән дип уйлый иде. Тимерне исәпләмәгәндә, балаларының барысын да кулларыннан тотып бәхилләп чыкты. Ә Тимерне ерактан гына бәхилләде Кайтмасын дисә дә, күрәсе килә иде аның Тимерне Шул Ук вакытта аны больницадан да чыгарасы килми иде.
«Әй, көчләрем булса, үзем генә барып кайтыр идем шул бала янына», — дип уйлады Фәкилә апа. Аннары ул, бу уеның никадәр мескен, көчсез һәм чарасыз икәнлегенә төшенеп, көрсенеп куйды.
Фәкилә апа белән Тимер арасы, аның башка балалары белән булган мөнәсәбәтенә караганда, үзгәрәк иде. Дөрес, ул барлык балаларын да бердәй ярата, көзен бәрәңге, каз мамыгы, сугым сарык өләшкәндә һәрберсенә тип-тигез итеп бүлә торган иде. һәрберсе белән ачыклап сөйләшә, киңәшләшә, шаяра. Ләкин Тимер белән мөнәсәбәт бөтенләй икенче төрле. Ул аны яшерен рәвештә генә, башка балаларына күрсәтмичә генә, хәтта Тимернең үзенә дә сиздермәскә тырышып кына, калган өч баласына караганда энә очы кадәр генә артыграк ярата, һәм УЛ аннан никтер ояла, һәр вакыт ояла ул үзенең баласы Тимердән. Тимер белән сөйләшкәндә үзен ниндидер бер тәҗрибәле, күпне күргән, күпне белгән ил карты белән сөйләшкәндәй тоя. Ләкин ул бу тойгының ярату галәмәте икәнен белә.
Әллә ниндирәк, сәеррәк һәм моңлырак бала булды шул аның Тимере. һәм бераз серлерәк тә. Укытучылары аны унынчыны укып бетергәнче аңламадылар. Шуңа күрә күбесе яратмый да иде. Ләкин бик сирәк һәм зирәк укытучылар гына: «Фәкилә апа, бу балаңнан бер-бер кеше чыга. Ул безнең бөтенебездән дә акыллы», — ди торганнар иде. Әйтүләре рас килде. Бик зур кеше булып күтәрелде Тимер. Яна өйләр уйлап табучы. Фәкилә апа, чи надан буларак, бу эшне ничек кенә дә аңламый иде. Ләкин ул аның бик тә катлаулы, четерекле эш икәнен төшенә, һәм аңа шунысы җиткән дә. Тагын ул шунысын да белә: Тимернең эше язучылар, шагыйрьләр, көй чыгаручылар, рәсем, сын ясаучылар эше белән бер. Менә монысы инде Фәкилә апага горурлык өсти иде. Ләкин ул моны беркайчан да, беркемгә дә, хәтта Тимернең үзенә дә сиздермәде. Чөнки мактануны җене сөйми иде Фәкилә апаның.
Газеталарда һәм радиода Тимерне язучылар, шагыйрьләр белән тиңли башлагач, кинәт Фәкилә апаның күңелендә сүзләр ниндидер сәер бер тәртип белән тезелә башлады, һәм, Фәкилә апаны гаҗәпкә калдырып, күңелдә ниндидер тезмәләр туа башлады. Аның хәтере гаҗәеп яхшы иде һәм ул һәр тезмәне күңеленә бикли барды. Бик күп туды ул тезмәләр. Шунысы кызык, бер мәлне ул тезмәләрнең Фәкилә апа күңелендә генә бикләнеп ятасылары килмәде, ә каядыр иркенгә чыгасылары, башка кешеләргә дә ишетеләселәре килә башлады. Ләкин Фәкилә апа хәреф танымый иде, шушы гап-гади сәбәп аркасында әлеге гаҗәеп тезмәләр кәгазьгә төшә алмый интектеләр. Ә бу турыда кешеләргә сөйләп карарга ояла иде Фәкилә апа. Ояла һәм курка. Аллам сакласын, бу хатын тилергән икән, диярләр. Дөрес, Фәкилә апа улы Тимернең шигырь китапларын бик яратуын белә. Ул авылга кайткан саен Фәкилә апага күп итеп шигырьләр укый. Араларында Фәкилә апага бик ошаганнары да була торган иде. һәм Фәкилә апаның күңелендә яшерен бер теләк яши — Тимер тыңлап караса ни әйтер иде икән аның тезмәләре турында? Юк, Фәкилә апаның үзенә берни дә кирәкми, ана бары тик үзенең тезмәләренең Тимергә ошавы гына кирәк. Үзенең тезмәләре белән Тимернең күңелен бер мәртәбә кузгатып куя ала икән, шул бик җиткән Фәкилә апага. Аннан соң ул тезмәләрен хәтер сандыгыннан чыгарып ыргытачак. Чөнки аларның башкача кирәкләре калмаячак. Тимер тыңлады — җитте. Бер үк нәрсә турында ике мәртәбә тыңлыйсы килмәячәк ич инде аның. Әкиятне дә, биләмнәрдә сөйләнә торган авыл хәлләрен дә, хәтта кызык-кызык мәзәкләрне дә бер мәртәбә тыңлаганда гына күңелле.
Сәер тезмәләрнең Фәкилә апа күңеленә килүенә тагын бер сәбәп бар иде әле. Ул — әтиләренең үлеме. Әтиләренең үлеменнән соң китереп суккан кара кайгы Фәкилә апаның күңеленә әнә шул тезмәләр булып тезелә башлады. Алар янына яңалары өстәлә барды. Яңалары ин
де балаларны, авылны, авыл тирәсендә үзе күреп белгән урман-кыр- ларны, тауларны, чишмәләрне ярату турында иде. «Кызык икән бу,— дип уйлый иде Фәкилә апа. — Бу тезмәләрне ике әйбер тездертә икән күнелгә — кайгы һәм ярату».
Тезмәләр күбәйгән саен аларны Тимергә сөйләп карыйсы килү теләге дә арта иде. Ләкин Фәкилә апа аларны Тимергә сөйләү турында ♦ уйлап та карый алмый. Кит аннан, надан башың белән, оялмыйча ни- 2 чек инде үз балаңа көйсез җырга охшаш ниндидер тезмәләр әйтеп утыр- В мак кирәк? Җитмәсә, иң укымышлы балаңа. Көләр дә оятка калдырыр з үзеңне. Юк, ана кешегә һич тә килешә торган эш түгел бу. Ә менә олы < кызы Розага сөйләп караганда ярый. Беренчедән, анысы сигез клас- < стан артык укый алмады, алай көләрлек үк белеме юк, икенчедән, ха- £ тын-кыз хатын-кыз күңелен аңламый калмас. «Бәлки әле Тимергә дә a Роза аркылы ирештерергә ярыйдыр бу тезмәләрне?—дип уйлады Фә- х килә апа. — Ләкин Роза аларны Тимергә минем алда укытырга тиеш © түгел. Чөнки мин бик нык оялачакмын. Икесе генә очрашканда укыр- * лар шунда үзләре. Соңыннан Роза тезмәләрнең Тимергә ничек тәэсир ♦ итүе турында миңа әйтер.» х
Бу уе Фәкилә апага бик ошады һәм ул көннәрдән бер көнне тезмә- 5 ләрен кызына сөйләп бирде. ©
Роза бик ошатты бу тезмәләрне, әтисе турындагыларын тыңлаганда °- хәтта елап та алды. Аннары ул аларны, әнисеннән яңадан әйттереп, бер к дәфтәргә күчереп алды һәм тезмәләрне Тимергә дә, энесе Ривалга да 2 һәм сеңелесе Верага да укыячагын әйтте. Фәкилә апа каршы килмәде. л> Киресенчә, куанды әле ул. Бигрәк тә кызының Тимергә укыячагы өчен 1“ куанды ул: «Менә бит ничек әйбәт килеп чыкты, үзем этеп-төртеп әйтеп торасы да калмады», — дип уйлады.
Тимергә ошамады бу тезмәләр. Әлбәттә, дөнья поэззиясеннән шактый авыз иткән, ул гына да түгел, шигъриятне бик яратуы, күп укуы аркасында шигырь китапларын бик талымлап кына кабул иткән Тимернең надан авыл хатыны язган бу зәгыйфь һәм примитив тезмәләрне поэзия итеп кабул итүе ким дигәндә көлке тоелыр иде. Әйе, ул надан авыл хатыны Тимернең сөекле әнисе булуга да карамастан, бу чыннан да шулай иде. Ләкин ул бу турыда апасына әйтүне кирәк тапмады. Ни ошады, ни ошамады дип әйтмәде Тимер. Укып бетергәч, дәфтәрне читкәрәк этеп куйды да, аларны укымаган да кеше шикелле, сүзне икенчегә борып алып китте. Ләкин Розага тезмәләрнең Тимергә ошамавын аңлау өчен шунысы да бик җиткән иде.
Роза бу турыда әнисенә әйтмәскә булды. Ниемә дип күңелен төшерсен әле ул аның? Шуңа күрә ул беркайчан да әнисенә бу турыда авыз ачып сүз әйтмәде. Фәкилә апа үзе дә сүз башлап сорашырга базмады. Шулай итеп, ул тезмәләрнең Тимергә ошаганмы, юкмы икәнен тәки белми калды, һәм хәзер дә белми. Ләкин хәзер инде моның әһәмияте юк иде. Тезмәләрдә түгел иде шул инде хәзер Фәкилә апаның кайгысы. Үлем түшәгендә яткан ана инде ул тезмәләр турында җитди уй уйлый алмый иде. Ләкин ире турындагы тезмәләре аның әлегә кадәр онытып торган бер әйтәсе сүзен искә төшерделәр, һәм ул ым белән генә үз янына кызы Розаны чакырып китерде.
15
— Өч ай урын өстендә ятып, әйтеләсе сүзем әйтелеп бетте дип уйлаган идем, бер сүзем калган икән әле, — дип башлады Фәкилә апа сүзен.
— Әйт, әни, әйт, бөтен үтенечләреңне әйтеп бетер, барысын да эшләрбез, — диде Роза, гадәттәгечә хәсрәтле һәм тәмле итеп.
— Поминкаларымның берсен дә аракы белән үткәрмәгез, күмгәндә дә, өчемне, тугызымны, кырыгымны, елымны үткәргәндә дәI. Атагыз аракы эчү гадәтен сөйми иде, шул эчүчеләрдән бик зарлана иде. Күмү атагызча булсын, помиикаларымда аракы заты булмасын. Туганнарга да, балаларга да әйт, әнинең васыяте, диген.
— Ярар, әни, әйтермен, — диде Роза, — тик менә кабер казучыларга, күмеп кайтучыларга гына күңелсезрәк булыр инде.
— Булсын,— диде Фәкилә апа кырыс итеп.— Мәет күмүнең кайчан күңелле булганы бар?! Күңелсез булсын, мине күмү генә түгел, дөньядагы иң сантый кешене күмү дә күңелсез булсын. Иң адәм актыгын да. Адәм актыгы бит әле ул хайван актыгы түгел. Шуның өчен генә булса да һәр кешене күмү күңелсез булырга тиеш.
Роза соңгы сүзен ник әйткәнгә үкенеп куйды. Әлбәттә, ул дөресен әйтте, ләкин бу сүзне нәкъ менә үлем түшәгендә ятучы әнисенә әйтү ничектер җайсызрак килеп чыкты шул.
— Күмеп кайтучыларга аракы кую гадәткә кереп китте бит инде хәзер, дип кенә әйтүем инде, — диде Роза. — Бөтен кеше шулай итә бит.
— Гадәтләнмәсеннәр, — диде Фәкилә апа һаман шул хәлсез һәм кырыс тавышы белән. — Бер дә ата-баба йоласына сыя торган гадәт түгел. — Аннары ул, күзләрен түшәмнән алмыйча бераз гына уйланып ятты да, бөтенләй күңелсезләнеп: — Минем бер генә поминкама да аракы кертмәгез. Сезгә үпкәләмәсеннәр, миңа үпкәләсеннәр. Күмеп кайткач аракы өметләнүчеләргә әнинең васыятен боза алмыйбыз дип әйтегез. Ашатуын әйбәт ашатыгыз, сыйны кызганмагыз. Чәйне мәтрүшкәләп, баллап эчертегез, суык зираттан кайтып салкын тидерә күрмәсеннәр. Бал чоланда, мәтрүшкә чолан ишеге өстенә элеп куйган.
Шуннан Фәкилә апа сүзе беткәнлеген белдереп тынып калды. Өй эче тагын өч ай дәвам иткән тынлыкка талды. Роза бик шыпыртлап кына, тавыш чыгармаска тырышып кына өй эшләре белән булаша башлады.
Ләкин Фәкилә апаның сүзе бетмәгән иде. Аракы турында сүз чыккач, бик күпне сөйлисе сүзләре бар иде әле аның. Тик менә арып кына китте. Арыта шул хәзер, сөйләшергә дә арыта. Балаларны харап итмәгәе аракы, дип курка иде Фәкилә апа. Дөрес, аның бер баласына да әлегә андый куркыныч янамый янавын. Кызлары турында әйткән дә юк инде, малайлары да алай аракы дип атлыгып тормыйлар. Шулай да дөньясы шул аракыга көйләнеп бара. Өстәлгә аракы куеп сөйләшмә- сәң, кеше белән юньле эш башлап булмый. Такта ярдырыйм дисәң — аракы куй, утын китертсәң — аракы куй, ишегалдына бер машина ком китереп аударсалар—тагын шуны... Кешеләргә хәзер акча да кирәкми, эшләгән өчен бирсәң алмыйлар, бер шешә аракы куйсаң — күңелләре була. Акча чыгарсаң көләләр генә: «Шту син, Фәкилә апа, — диләр, — егерме сум колхоз пенсиясенә яшәгән карчыктан бер машина ком китергән өчен акча алып тораммы соң, булмаганны. Җитмәсә, машинасы колхозныкы, комы әнә бакча артыгыздагы тауныкы. Акчаны аны без колхозда эшләп тә көрәп алабыз. Аллага шөкер, хәзер җиде кат тир агызып аласы түгел аны, машина келтерәп эшләп
I Христианнардан кергән гадәт буенча, керәшеннәр кеше үлгәннән соң өч, тугыз, кырык көн һәм бер ел тулган көннәрдә мәрхүмне искә алып үткәрелгән мәжлесләрне поминка дип йөртәләр.
торса, колхоз кассасы зарплатаны күп итеп чутлый тора. Акча малмыни хәзер безнең кебек өрлектәй ирләргә. Менә инде әз генә күгәрчен сөтеннән авыз итеп карау мишәйт итмәс иде эштән соң». Шофер үзенчә җайлаша, тракторчы үзенчә, такта яручысы үзенчә. Игенче үзенчә, терлекче үзенчә дигәндәй. Еегерме сум пенсия дип әйтүләре дә мине кызганудан түгел, тәрбияле кеше булып кыланудан гына. Алар бит мина ♦ атна саен ук булмаса да, ай саен диярлек балалардан акча килгәнне белеп торалар. Аллага шөкер, авылның колагы сизгер, теле чос. Почта хатын үзе генә дә ни тора. Юкка гына почтага куймаганнар үзен, кемгә каян, ни калынлыкта хат килгән, кемгә кемнән күпме акча килгән — сәгате-минуты белән бөтен авылга таратып кына тора, һәм рәхмәт ул почта хатынга. Балалардан хат килү, акча килү барыбыз өчен дә күңелле хәбәр, сугыш елларындагы хәтәр хәбәрләр түгел. Тик менә ирләр генә ул еллардагыча түгел хәзер. Ул чакта аракы эчүче ир авылына бер була, аның да илгә-көнгә начар даны тарала иде. Хәзер алай түгел. Хәзергеләр — киресенчә. Эчмәгән ирдән көләләр, катынша диләр. Эш ягыннан аларны булдыксыз дип әйтеп булмый. Эшне жир жимер- теп эшлиләр, малын да табалар. Безнең ирләргә караганда укыганрак- лар да, эш рәтен дә әйбәтрәк беләләр Әнә колхоз елның-елында байый бара хәзер. Бөтен фермалары, амбарлары, колхозчы хужалык* лары-ние белән байый. Бу байлыкларның барысын да хатыннар гына булдырмаган бит. Киресенчә, һәммәсенә ирләр көче, ирләр гайрәте, ирләр кулы күбрәк керә. Булдыклылар, бик булдыклылар хәзерге ирләр. Ләкин... эчәләр
Эшли-эшли дисәң дә, араларында эшләмичә эчеп йөрүчесе дә кү- ренгәли башлады. Шул аракы аркасында чир-чорга тарып китүчеләре дә юк түгел».
«Җитәкчеләрендә дә гаеп бар,— дип уйлады аннары Фәкила апа, — шушы аракы эчү гадәтен белә торып, каты чара күрмиләр. Председателебез тырыша тырышуын колхозчыларны эчертмәскә. Ичмасам, машинада эшләүчеләрегез бераз тыелыгыз, машина булып машина тик тора бит дип инәлә. Тиргәп тә карый. Тик эшеннән куып чыгара алмый. Чөнки тегеләре тырт итеп борылалар да, шәһәргә китеп, шундый ук тракторга утыралар.
Аракы — хәсрәт, — дип уйлады Фәкилә апа. — Ирләрне вата, эчтән җимерә аракы. Ирләрнең үзләрен генә түгел, гаиләне... Мин китәм дә котылам, балаларыма гына афәт булып төшә күрмәсен... Әй, дөнья, саклый күр балаларымны бу афәттән. Сакла... сакла...»
16
— Әни, әни, саташасың бугай, — диде Роза, әнисенең колагына иелеп
Фәкилә апаның тамагындагы тонык гырылдау туктап калды һәм ул көч-хәл белән генә күз кабакларын күтәрде. Көн саен Фәкилә апаны саклап кунучы карчык-корчык, туган-тумачалар барысы да куркынып аның өстенә иелгәннәр, ә Роза кулына бер кашык су тотып тора нде. Фәкилә апа керфекләрен тәмам күтәрде, күз алмаларын селкетеп алды, хәлсез теле белән кипкән иреннәрен ялады.
— һаман үлә алмадым бит әле, кызым, —дип пышылдады ул, Роза кулындагы бер кашык суны күреп. Өйдәгеләрнең куркынган йөзләре тынычланып киткәндәй булды һәм аларның һәрберсе дәшми-тынмый гына үз урыннарына барып утырыштылар
Ә Р Ә Я РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
— Юк, әни, мин моны үлгәч авызыңа салырга дип алып килмәдем, иреннәрең кипшенгән бит, менә су кабып җибәр,— диде Роза тәмам гасабиланып.
— Тагын үлеп булмады шул, — диде Фәкилә апа ишетелер-ишетел- мәс кенә. — Инде тәмам киттем бугай дигән идем, менә син пышылдап туктаттың. Бөтенләй килеп җиткән иде бугай инде. Туктатмасаң да ярый иде дә бит. Китәргә кирәк иде инде миңа, бик кирәк иде. Күпме кешене интектереп, ишек төбенә килеп җиткән үлемне айлар буена көтеп яту килешми. Бер дә килешми.
— Юкны сөйләмә, әни, — диде Роза. — Сине шушы хәлеңдә булса да яшәтәсебез килә безнең. Сине караудан беребез дә туймады һәм беркайчан да туймабыз. Без бит синең балаларың, якыннарың, җиде ят түгел.
— Балаларым шул менә. Шуңа интектерәсем килми дә. Шәһәрдәге эшеңне ташлап өч ай буена бәйләп куйган кебек минем янда утырасың. Оялам, балам, бик оялам. Нишлим соң, килми бит үлем, килми.
— Андый сүзләр сөйләмә, әни. Менә Тимердән дә хат килгән.
Фәкилә апаның карасу-сары йөзендә ниндидер җанлану галәмәтләре кузгалгандай булды. Ләкин бу шулай тоелды гына. Нинди җанлану булырга мөмкин иде инде бу тәндә?! Бу тәнгә инде җансызлану гына иңә бара иде.
Ә күңелдә җанлану булып алды. Әнә шул күңелдәге җанлану гына мираж төсле күренеп китте Фәкилә апаның йөзендә.
— Ниләр яза соң? — дип сорады Фәкилә апа ашыгуын тыя алмыйча.
— Кайта алмасам, мәңгелек үкенеч булачак, — дигән.
— Кайтмасын, кузгалмасын, чыкмасын больницасыннан, — дип тезде Фәкилә апа, һәр сүзенә басым ясарга тырышып. — Инде ул турыда сөйләштек бит. Үлгән артыннан үлеп булмый дигәнне аңлыймы ул бала?! Аның кайтуы үлгән артыннан үлү булып чыга бит. Хат барып җитмәс, телеграмм сугыгыз. Кайтма, әни кушмый, диегез. Нишләп ана сүзен тыңламаска әйләнде әле ул. Телеграмм артыннан ачуланып хат салыгыз. Әй, сөйләшергә хәлем булса, үзем генә әйтеп яздырыр идем дә шул.
— Борчылма, әни, телеграмманы хәзер үк сугарбыз,— диде Роза.— Узган хатында, врачлар больницадан чыгарга ризалык бирми, дип язган иде бит. Хатына да кайтам ук димәгән ул. Үкенеч булачак кына дигән. Ул бит әле кайтам дигән сүз түгел. Аннары синең хәлне сораган. Әни турында күп итеп языгыз дигән. Теге тезмәләрен югалтмагыз дигән, алар шундый әйбәтләр иде дигән.
Әйе, Тимер хатка чынлап та шулай дип язган иде. Әйбәт дип алдады Тимер. Ләкин моның изге алдау икәнен белеп алдады һәм әнисенә ниндидер җылы сүз әйтәсе килеп.
Фәкилә апа чыннан да чиксез шатланды. Дөрес, ул бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Тезмәләрнең инде аның өчен күптән бер әһәмияте дә юк иде. Алар инде Фәкилә апа өчен вак нәрсәләр иде. Әллә кайчан онытып бетерде инде ул аларны һәм кирәкләре дә юк. Ә менә Тимернең әйбәт дип әйтүе куандырды Фәкилә апаны. Димәк, Тимер тезмәләрне укыган һәм аларны укып аның кәефе яхшырган. Кәефе начарланса, әйбәт дип әйтми бит инде кеше. Ә инде баласының кәефен әйбәтләндерү ана өчен иң зур бәхет.
Гаҗәп, үзе үләргә ята, үзе бәхет кичерә Фәкилә апа. Ләкин бу бәхетнең гомере бик кыска иде шул. Чөнки Фәкилә апаның бөтен тәне карасу-сары төстә... Ул моны үзе дә белә һәм яңадан заркып-зарыгып шул үлемне көтә башлады.
17
һушсыз һәм бер нәрсәне дә
сус җыелышка җыелды. Җыелышта профессор да бар иде. Тимерне дәвалаучы врач авыру турында кыскача белешмә бирде.
— Дәвалау әйбәт нәтиҗәләр бирә,—диде ул. — Үпкәсе ай саен арулана бара. Авыру физик яктан тазарды, әйбәт ашый, әйбәт йоклый, ютәл юк, бөтен дарулары файдага. Ләкин кан килүе тукталмый. Терелүнең алга бару дәрәҗәсе буенча кан килергә бер сәбәп тә юк. Авыруның бу стадиясендә теоретик яктан инде кан килергә тиеш т\гел. Мин бик күп авыру тарихларын актарып чыктым. Берничә елныкын. Ләкин дәвалануның бу стадиясенә җиткән бер генә авыру да кан төкермәгән. Ә бу төкерә. Мин кан килүнең сәбәбен таба алмадым. Шуңа күрә бүгенге коллегияне җыюны үтендем.
Җыелыш залының каршы як стенасында эчтән яктыртыла торган кабарынкы ак пыяла экран. Аңа Тимернең үпкәсе төшерелгән рентген рәсемнәре эленгән. Тимернең врачы, озын күрсәткеч таяк белән төрле рәсемнәргә күрсәтә-күрсәтә, дәвалану процессының ничек баруы турында сөйли.
— Кан каян килә? Үпкәдәнме? Үпкәдән булса аның кайсы урыныннан? Күмәк көч белән минем менә шушы сорауларга җавап табасым килә, — дип төгәлләде врач.
— Кан борыннан, авыз куышлыгыннан яки тамак төбеннән килмиме? — дип сорады берәү.
— Кан тын юлларының югары өлешләреннән килми,— диде больницаның колак-тамак-борын врачы.— Дөрес, кайчандыр авыруның борын эчендәге кимерчәкләре җимерелгән булган. Ләкин бу бик күптән булган хәл һәм кимерчәкләр шулай җимерелгән килеш төзәлгәннәр. Төзәлү күптән булган һәм аннан кан килми. Тамак төбендәге кан тамырлары ялкынсынган, ләкин алардан да кан килә алмый.
— Бугаз һәм үпкә тирәсендәге тын юллары ничек? — дип сорады профессор.
— Без әлегә бронхларны тикшермәдек. Дөресрәге, тикшерүне кирәк тапмадык, — диде Тимернең врачы
— Тикшерергә, һич кичекмәстән бронхоскопия ясарга,— диде профессор.
Аннары профессор Тимернең авыру тарихы һәм ак экрандагы рәсемнәр буенча үзенең нәрсәләр уйлавын сөйләде. Аның уенча, үпкәдән кан килергә мөмкин иде әле. Фән мондый очракларны кире какмый һәм дәвалау элеккегечә дәвам ителергә тиеш.
— Дәвалау озакка сузылачак, — диде профессор. — Әле эшнең беренче яртысы да эшләнеп бетмәгән. Авыруга вакыт һәм дәвалану кирәк. Иң көчле даруларны соңгырак чорга тотып торыгыз. Авыру психологик яктан сәламәтме?
— Авыру профессиясе буенча архитектор һәм палатада үз эше белән шөгыльләнә. Эш аңа психологик яктан яхшы тәэсир итә. Тик авылда аның әнисе рактан үлеп ята
— Озак ятамы? — дип сорады профессор.
— Менә өченче ай китте инде.
— Авыру бу фактны ничек кичерә?
— Авыр, бик авыр. Елаган чаклары да бар.
— Елаудан тыймагыз, ләкин авыруны үз эченә бикләнүдән саклагыз. Күңелендә булган авыр уйлары белән уртаклашып торыгыз.
Бу чакны Тимер больницаның өченче катындагы кечкенә генә караягы бүлмәдә операция өстәленә охшаш биек һәм каты ятакта наркоз иснәтеп йоклатылган хәлдә ята иде. Ул тоймас хәлдә. Кичә больницаның медколлегнясе Тимернең авыруы турында мах
Г Ә Р Ә Я РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
Югыйсә, ул озакламый үз эченә бикләнәчәк. Монысы аңа бик начар булыр. Эш белән юанудан тыймагыз. Эш белән мавыгып, режимны бозган очракларда да тыймагыз, һәм иртәгә үк аңа бронхоскопия ясагыз, нәтиҗәсен миңа әйтерсез.
Җыелып сөйләшү шуның белән бетте. Чөнки инде барысы да аңлашылган иде. Аңлашылмаганын бронхоскопия күрсәтәчәк...
Тимерне бронхоскопиягә кичтән үк әзерләргә керештеләр. _ Аның тирәсендә шәфкать туташлары тыз-быз килеп йөри башлады. Әйтерсең ниндидер зур бер операциягә әзерләнәләр.
Бронхоскопия дигәннәре чыннан да кечкенә генә бер операциягә охшый икән охшавын. Кешене махсус бүлмәдәге махсус ятакка салалар, наркоз белән йоклаталар да очына кечкенә лампочка куелган тимер торбаны бугаз аша тын юлларына кертеп җибәрәләр. Тын юлларына кергән шул лампочка кабынгач, торба эчендәге нәни көзгеләр һәм төрле линзалар ярдәмендә бугазның һәм тын юлларының эчке стеналарын карыйлар. Моны наркозсыз да эшләргә була, ләкин алай иткәндә бугазны һәм тын юлларын озаклап, иркенләп тикшереп булмый икән.
Ләкин бу эш әле иртәгә иртән генә булачак иде. Шуңа күрә Тимер бүген кичтән бераз эшләп алырга булды.
Кичке сәгать уннарда палатага шәфкать туташы керде. Ул Тимергә иртәгә иртәнге ашны ашама'ска кушты һәм ике төймә йокы даруы бирде. Тимер хәзер үк шуларны эчәргә һәм йокыга ятарга тиеш. Ләкин бу вакытта Тимернең эше бик шәп бара иде. Ул, шушы яраткан эшеннән аерылырга теләмичә, даруларны берәр сәгать соңрак эчеп ятарга булды. Утыра-утыра ул проекты белән мавыгып китте һәм сәгатенә күз төшерсә, инде унике тулып килүен күрде. Ул сызымнарын пөхтәләп җыеп куйды. Тиз-тиз генә даруларны кабып йотты да йокларга ятты.
Икенче көнне иртәнге сәгать тугызда аны кереп уяттылар һәм ун минуттан процедура кабинетына укол кадатырга барырга куштылар. Тимер тиз-тиз генә урын-җирен җыйды, аннары өс-башын киенде һәм укол кадатып килде. Бу укол да йоклата торган иде булса кирәк, палатасына кайту белән изри дә башлады Тимер. Ун минут та үтмәгәндер, шәфкать туташы килеп аны больницаның өченче катына, әлеге караңгы бүлмәгә алып менде. Бүлмә тулы ак халатлы врачлар иде, Тимергә билгә кадәр чишенергә һәм бүлмә уртасындагы биек һәм каты ятакка ятарга куштылар. Тимер инде укол тәэсиреннән исерек кеше кебек иләс-миләс бер хәлгә килгән иде, бүлмәдә хатын-кызлар күплеге турында нәрсәдер шаяртып алган булды, ләкин аның шаяртуыннан беркем дә көлмәде дә, елмаймады да, барысы да, таш гасырлардан калган уникаль экспонатка караган кебек, җитди һәм уйчан кыяфәт белән Тимерне күзәттеләр. Тимер шаяртуның урынсыз һәм вакытсыз икәнен үзе дә сизде. Чөнки аның тәне исерек.хәлдә булса да, зиһене ап-аек, чиста һәм сизгер иде. Әлеге каты ятакка чалкан сузылып яткач, Тимернең уң кулындагы кан тамырына укол энәсе кертеп җибәрделәр, һәм ятак буендагы озын тимер аякка беркетелгән пыяла шешәдән кызгылт резин көпшә аша Тимернең тәненә ниндидер сыекча ага башлады. Тимер тәненең һаман саен йомшара, сыегая баруын тойды. Аннары аңа телен күрсәтергә куштылар һәм борынына наркоз маскасы киертеп куйдылар. Сал кынча кислород агымы белән кудырылган наркоз башта Тимернең аңын әле томалый алмады. Аннары масканы алып яңадан телен күрсәтергә куштылар. Тимер телен чыгарып күрсәткәч, кемдер: «Кипкән», — дип куйды һәм борынга яңадан наркоз маскасы киерттеләр. Ләкин монысын инде Тимер бик аз хәтерли. Инде ул тәмам оеды, врачларның пышын-пышын сөйләшүләрен ишетми башлады. Әмма бөтенләй йоклап китәм генә дигәндә, башына кинәт бер уй килеп,
аңын сафландырып җибәрде. «Кам тамырына наркотик укол кадаган* нан соң әни дә шушындый хәлдә була микән?» — дигән уй иде ул.
Шунда кинәт Тимергә әнисе дә шушы бүлмәдә, шушындый ук тар һәм биек ятакта аның белән янәшә ятадыр, аның шикелле үк наркоз исеннән исерә барадыр шикелле тоелды. Менә алар икесе дә тәмам исереп беттеләр һәм Тимер акрын гына әнисенә дәште. ♦
— Әни, син дә монда, минем больницада ятасыңмыни?
— Юк, улым, — диде әнисе, — мин бит инде үлдем. Син аны ишет- 2
мәдеңмени әле? Мин бит инде моннан өч көн элек үлдем һәм хәзер җир астында, әтиең белән янәшә ятам. Әтиең белән мине нибары бер | адым киңлектәге туфрак аерып тора. Тик без аның белән көн саен * сөйләшеп торабыз. £
— Шулаймыни-и-и,— дип сузды Тимер, гап-гади бер нәрсә турын- * да сөйләшкән кебек итеп.— Нишләп соң мин синең үлгәнеңне белми 2 калдым икән? Син үлгәч, миңа телеграмма суктылармы соң алар? х
— Белмим шул, улым. Мин бит инде хәзер мәрхүммен, андый нәр- ®
сәләрне белмим. Ф
— Алайса, телеграмма килеп җитмәгәндер әле, — диде Тимер ты- f
ныч кына. — Сезнең каберегезгә хәзер бер һәйкәл дә кирәк булыр бит = инде, әни. Ничегрәк итәрбез икән соң, әтигә дә, сиңа да аерым-аерым * куйыйкмы һәйкәлне, әллә икегезгә бернеме? а.
— Икебезгә берне куегыз, улым. Без инде әтиең белән бу турыда с
сөйләштек, ул да икебезгә берне куйсыннар ди. Безгә шулай яхшырак » булачак. £
— Ярар, әнкәй, икегезгә берне куярбыз. Менә больницадан тере- *- леп чыгыйм да, шундый итеп һәйкәл куярбыз без сезгә! Мин бит архитектор...
Шунда Тимер кинәт үзенең эчендә ниндидер ят бер җисем йөргәнне тоеп алды. «Торба!—дип уйлады Тимер. — Кай арада кертеп өлгерделәр соң әле бу торбаны, авыздан кергәнен сизми дә калдым бит».
Әйе, Тимернең эчендә йөрүче бу ят җисем чыннан да бронхоскопия торбасы иде. Торба үзенең салкынча тәне белән Тимернең тын юлларын капшады. Эчендәге бу ят әйберне косып чыгарасы килде Тимернең. Чөнки, аның уенча, кешенең эчендә, үз әгъзаларыннан тыш, ят әйбер булмаска тиеш иде. Тик косып булмый икән шул. Хәер, нигә косып торырга, кул белән генә алып ыргытырга кирәк ул ят әйберне. Ләкин уң кулны кузгатырга ярамый, чөнки анда укол энәсе аша тәнгә ниндидер сыекча агып тора. Ә менә сул кул буш һәм тын юлында капшанып йөрүче теге әшәке торбаны сул кул белән алып ыргытырга кирәк тә.
Тимер сул кулын күтәрим дип кенә омтылган иде — бу ни бу?! Кул тыңламый һәм урыныннан кузгалырга кымшанып та карамый. Нәрсә булды бу кулга, ник ул Тимерне тыңламый?! Ничек булып чыга инде бу? Үз кулыңа үзең хуҗа була алма, имеш? Кая монда дөреслек? Кеше хет үз әгъзаларына гына булса да үзе хуҗа булырга тиештер бит инде?! Үз әгъзаларына да хуҗа була алмаган кешенең җәмгыять өчен пычагыма кирәге бармы? «Алайса, әнә роботлар уйлап табыгыз да эшләгез шулар белән»,— дип ачуланды Тимер врачларны.
Ләкин инде бу минутта каяндыр ерактан, болытлар артыннан килгән бер пышылдау: «Уяна, уяна, венасына кадагыз, венасына», — диде һәм Тимер сул кулындагы бер кан тамырының черт итеп тишелеп китүен һәм кан тамыры эченә салкынча укол энәсе килеп керүен тойды. Шуннан соң ул бер мәлгә онытылып торды һәм яңадан әнисенә дәште.
— Әни, монда минем эчкә ниндидер торба керттеләр, мин азрак шул эш белән мәшгуль булдым, — диде.
— Тикшерсеннәр, улым, — диде әнисе, — врачларның вакытында тикшереп торулары яхшы. Менә мин генә, ашказанын вакытында тикшертмичә, авыруны аздырып харап булдым.
— Хәзер ул турыда сөйләшергә соң инде, әни, — диде Тимер, һаман гап-гади нәрсәләр турында сөйләшкәндәй тыныч кына. — Син бит инде үлдең һәм ул турыда сөйләшүнең мәгънәсе калмады. Без лутчы бая өзелеп калган сөйләшүне дәвам итик. Нәрсә турында сөйләшә идек әле?
— Әтиең белән минем кабергә һәйкәл кую турында.
— Ә, әйе, — диде Тимер, исенә төшереп. — Мин бит инде, хәзер зур архитектор, әни. Мин сезнең каберегезгә шундый итеп һәйкәл куярмын! Юк, ул күкләргә ашып торган һәйкәл булмас. Кабер өстенә андый һәйкәлләрне гомумән куймыйлар бугай. Күңелгә шом салып торган кара мәрмәр дә булмас ул. һәм ак мәрмәр дй булмас. Гомумән мәрмәр булмас ул һәйкәл. Әнә безнең бакча артындагы комлы тау башында, каен кәүсәсендә бүлтәеп-бүлтәеп торган шешләр кебек, зур-зур кара ташлар чыгып тора бит? Әнә шул ташларның берсеннән һәйкәл уярмын мин сезгә, әни. Мин бәләкәй чакта ул ташларның берсен пычкы белән кисеп караган идем, эчләре ап-ак икән ул ташларның. Тышларын җил белән яңгыр гына каралтып бетергән. Үзләре йомшак ул ташлар, гап-гади кул пычкысы белән дә кисеп була. Шул ташларның берсен җирдән казып чыгарырмын да, бакча турына гына тәгәрәтеп төшерермен. Киртәне җимерүен җимерер инде ул, ярар, соңыннан төзәтербез әле. һәм шунда, үзебезнең бакча артында мин сезгә һәйкәл уярмын. Уеп бетергәч, колхоз тракторы белән зиратка, сезнең каберләрегез өстенә китереп куярбыз.
— Ләкин һәйкәлне бик зур таштан ясама, улым.
— Ник алай дисең, әни?
— Үзегезгә күтәреп йөртергә авыр булыр дим. Уртача гына таш булсын.
— И әнкәй, үлгәч тә безгә авыр булмасын дип борчылып ятма инде. Ә син уртача зурлыктагы таш булсын дип дөрес әйтәсең. Мин үзем дә кабер ташларының артык зур булуын яратмыйм. Минемчә, кабер ташы чамалы һәм тыйнак булырга тиеш. Мин барыгыздан да бай, дип кычкырып торган иләмсез зур да булмасын, һәм артык мескен кыяфәттәге кечкенә дә булмасын. Кабер ташының иң әйбәтләре — уртача зурлыктагылары.
— Ә нәрсә уярсың соң син ул ташка?
— һәйкәлегез дүрт почмаклы булыр, әнкәй. Чөнки ул бу дөньяның дүрт ягына да йөз белән карап торырга тиеш. Язуларга килсәк, бик күп язу язарга исәпләмим. Бер ягына әтинең фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм туган, үлгән еллары. Аның капма-каршы ягына — синекеләр. Ә ташның кояш чыгышы ягына ике юлга аерып дүрт кенә сүз язарга исәп:
«Сезнең гомер —
аккан су,» —
дип. Нибары дүрт сүз. һәр балагыздан берәр сүз. Бу сүзләрне мин ташка чокып язармын һәм көн саен кояш чыкканда аларга кызыл нурлар төшәр. Кызыл нурлар ак ташны яктыртып сезнең гомернең никадәр саф булуы турында сөйләсәләр, чокып язылган хәрефләр эчендәге кара күләгәләр гомерегезнең аккан су кебек бик тиз үтеп китүе турында искәртерләр. Ә ташның кояш баешы ягына мин дулкыннарын ка- бартып-кабартып кечкенә генә бер чишмә рәсеме ясап куярмын. Ул чишмәнең таш дулкыннары челтер-челтер килеп гомер буе сезнең турыда сөйләп торырлар. Баеп баручы кояшның кабарынкы дулкыннарга төшкән сүрән нурлары тиздән көннең бетәчәген, җир өстенә караңгы төн киләчәген хәбәр итәрләр, һәм көн дә шулай булыр, ап-ак кабер ташы дөньяның дүрт ягына да йөз белән карап торыр, таш дулкыннарын челтерәтеп чишмә агар... чишмә агар...
...Тукта, уң кулдагы укол энәсе аша тәнгә ага торган сыекча тукталды түгелме соң? Тукталды шул. Әнә инде энәсен дә суырып алдылар. Эчтәге теге ят торбаны да тартып алганнар. Тимер күзен ачып караса, бүлмәдән ак халат кигән бер төркем врач чыгып бара. Ул да булмады, носилка тотып, ишектән таза-таза ике авыру егет килеп керде. Тимерне күтәреп носилкага салырга тотынганнар иде, ул: «Үзем, үзем*,— ♦ дип исерекләргә генә хас сәер хәрәкәтләр белән носилкага менеп ятты, һәм аны беренче катка, үз палатасына төшереп куйдылар. Ул караватына сузылып яткач, шәфкать туташы килеп, аңа юрган япты һәм ярты сәгать дәвамында йокларга ярамаганын әйтте. Ләкин Тимернең үтереп йокысы килә, күз кабаклары ихтыярсыздан бер-берсенә ябышалар иде. Шуңа күрә шәфкать туташы аны ярты сәгать буена үзе сөйләндереп торды. Бу сөйләшүнең рәте-башы юк иде. һәрхәлдә, соңыннан Тимер ул сөйләшүләрдән бер генә нәрсә дә исенә төшерә алмады Ярты сәгатьтән соң шәфкать туташы палатадан чыгып китте. Ул китүгә Тимер күзләрен йомды һәм шул мизгелдә үк тирән йокыга талды
18
Шул йокысыннан Тимер кичке сәгать җидегә кадәр уянмады. Аны беркем дә кереп борчымады. Бронхоскопия алдыннан иртәнге ашны ашамаган, төшке аш вакытын йоклап үткәргән Тимер карыны ачканлыгын тойды. Тагын ул уйлау сәләтенең ниндидер томанлы һәм эзлексез булуын, тәнендәге бөтен мускулларының җиңелчә сызлануын сизде. Ашыйсы килүгә карамастан, бераз гына косасы да килә иде. Шулай ук күз кабаклары авырайган һәм күз алмасын як-якка йөртү дә кыенлашкан икән, һәм үтереп су эчәсе килә — тел тәмам кипкән, әйтерсең авыз эченә тел урынына киң бил каешының очын кисеп тыкканнар. Тимер үрелеп кенә тумбочка өстендәге стаканны алды һәм. комсызлыгын басарга тырышып, уртлап-уртлап кына ачкылт-татлы мүк җиләге суын суырды. Сусавы басылгач, ике кулын баш астына куеп ятты да нигәдер йөртергә авырлашкан күз алмаларын көч белән әле бер. әле икенче якка авыштырды. Күз мускулларының авыртуына да карамастан, ул моны берничә мәртәбә кабатлады һәм озакламый аның күз алмалары хуҗаның иркенә буйсына башлады. «Менә шулай, — дип куйды Тимер үз-үзенә, — югыйсә, берегез дә тыңламый башладыгыз әле. Наркоз белән исереп ятканда сул кул буйсынмады, ә хәзер инде күз алмалары санламаска маташа Кул үзенчә, күз алмасы үзенчә, йөрәк үзенчә, аяк үзенчә, колак үзенчә генә яши башласа, ни була инде ул аннары? Сез мине адәм көлкесенә калдырып бетерерсез. Ю-у-у-к, миңа сезне тизрәк кулга алырга кирәк. Кулга алырга һәм йөгәнләргә! Минем һәр әгъзам, һәр теләгем бары тик миңа гына хезмәт итәргә тиеш! Коллар шикелле! Менә монда инде колбиләүчелекне кире кагып булмый! Ә мин үземнең кемгә хезмәт итәргә тиешлегемне яхшы беләм! Минем яраткан эшем, яраткан җәмгыятем һәм гаиләм бар. һәм мин шуларга хезмәт итәргә тиеш Ләкин бу очракта инде колбиләүчелек не причем!»
Шул вакытта палатага аны дәвалый торган врач килеп керде
— Я, ничек, тәнең сызламыймы? — дип сорады ул керә-керешкә.
— Бик аз гына. Ләкин түзәрлек.
— Иртәгә тәнең бик каты сызлар Бөтен мускулларың авыртыр. Бәлки әле төнлә үк авырта башлар. Иртәгә иртән урыныңнан тора алмавың да ихтимал. Ике көн буе шулай авыртыр әле ул. Бронхоскопиядән соң һәр вакыт шулай була.
— Мин бүген ашамаган.
ГӘРӘЯ РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
— Беләм. Озакламый китерерләр. Ашханәгә үзең барып йөрмә, ашарына палатаңа гына китерерләр, һәм иртәгә дә барып йөрмә. Берсекөнгә дә. Палатаңда гына аша һәм ят. Мускулларыңның авыртуы беткәнче ят.
— Бронхлардан нәрсә таптылар?—диде Тимер, төп мәсьәләгә күчеп.
— Бронхоскопия нәтиҗәләре әлегә бөтенләй үк эшкәртелеп бетмәде. Ләкин куркыныч нәрсә юклыгы билгеле. Иртәгә бу мәсьәләдә биш кенә минутлык медколлегия утырышы була. Шунда барысы да ачыкланачак. Минем уйлау буенча, кан бары тик үпкәдән генә килергә мөмкин. Бронхоскопиядән соң мин шундый нәтиҗәгә килдем. Ләкин бу гайре табигый хәл түгел. Профессор шулай диде. Сирәк очрый торган хәл, ләкин гайре табигый түгел.
— Сирәк очрый торган хәл гадәти хәлгә караганда куркынычракмы?
— һәр очракта да шулай була дип әйтүе кыен. Кайчакта шулай, кайчакта киресенчә. Минем уемча, синең очрак куркынычлылардан саналмый. Гадәти авыруларга караганда сине дәвалау озаграк кына булачак. Аерма шунда гына. Синең организмың даруларны озаграк үзләштерә. Шуңа күрә кан килү дә озаккарак сузыла.
— Бу сезнең катгый карашыгызмы?
— Катгый дип әйтерлек. Иртәгәге медколлегия бу карашка күп үзгәреш кертмәс дип уйлыйм.
— Нигә сез минем белән болай ачыктан-ачык сөйләшәсез? — диде Тимер. — Әлегә бөтенләй үк хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр турында да әйтәсез. Медицина этикасы буенча, авыруга тәмам хәл ителгән мәсьәләләр генә әйтелә, һәрхәлдә, гадәттә врачның икеләнүен авыру сизмәскә тиеш. Ә сез медколлегия утырышы булганчы ук үз уйларыгызны ачып саласыз.
— Мин бары тик синең белән генә шулай сөйләшәм.
— Ни өчен?
— Син — архитектор.
— Архитектураның монда ни катнашы бар?
— Архитектураның бер катнашы да юк. Ләкин син, архитектор буларак, иҗат кешесе. Шуңа күрә әгәр мин нәрсәне дә булса әйтеп бе- термәсәм яки ялганласам, син моны шунда ук сизәр идең. Дөрес, син минем, конкрет алганда, нәрсәне әйтмәвемне һәм нәрсәне ялганлаганымны белмәс идең, ләкин нәрсәнедер әйтмәвемне яки ялганлавымны сизәр идең. Ә бу инде сиңа авыруың һәм минем турыда төрлечә уйларга урын калдырыр иде. Шуңа мин синең белән һәр вакыт ачыктан- ачык сөйләшергә булдым.
— Сез дөрес эшлисез, һәм бу нәкъ шулай булыр иде дә.
Тимер бу тәҗрибәле һәм олы яшьтәге абзый белән үзе дә ачыктан- ачык сөйләшергә ярата иде.
— Ә нигә сез минем белән «син» дип сөйләшәсез? — диде Тимер, эчкерсез кызыксыну белән. — Мин сезнең белән һәр вакыт «сез» дип сөйләшәм, ә менә сез «син» дисез.
— Мина шулай җайлырак, — диде врач. — һәм врачларга гомумән шулай җайлырак. «Син»нең «сез»гә караганда ышандыру көче зуррак. «Сез» арада ниндидер киртә, җайсызлык, барьер калдыра. Ә «син» дип сөйләшкәндә һәр сүз нәкъ үз ноктасына барып төртелә. Авыруны үзеңә ышандыруда моның әһәмияте бик зур. Авыру үзенең врачына тәмам ышанганда гына дәвалану уңышлы була ала. Ләкин авырулар врач белән «сез» дип сөйләшергә тиеш. Монысын инде элементар этика таләп итә. Хәтта авыру үзенең эше, яше, җәмгыятьтә тоткан урыны белән врачтан өстенрәк булса да.
— Сез дөрес эшлисез, — диде Тимер, тагын врач белән килешеп.
Врач чыгып киткәч, Тимергә кичке аш китерделәр. Ул караватыннан тормыйча, яткан килеш кенә ашады. Аңа шулай җайлы һәм рәхәт иде. Ашагач кинәт аның аңында булган баягы томаннар таралып китте, тәне җиңеләйде һәм ул урыныннан торып бераз сызымнарын эшләргә булды. Өстәл янына ул аерата күтәренке бер дәрт һәм җиңеллек бе- * лән утырды һәм шул утыруыннан төнге сәгать бергә кадәр тормады. * Күп эшләде, әйбәт эшләде ул бүген. Төнге сәгать бердә арыганлыгын сизде һәм, тиз-тиз чишенеп, йокларга ятты.
19
Төннеңме, таңныңмы бер мәлендә ул бөтен тәне сызлауга чыдый алмыйча уянып китте. Аның бөтен мускуллары үтереп сызлый иде. Шунысы кызык, бу сызлау Тимерне кәефсезләндермәде дә, куркытмады да. Киресенчә, мондый халәт ничектер кызык булып тоелды Тимергә. Чөнки бит врач мускулларның авыртачагын алдан ук әйтеп куйган иде. Тимер борылып ятыйм дип кузгалган гына иде, чак кычкырып җибәрмәде. Аз гына кузгалдың исә, мускуллар түзеп булмаслык авырта башлый икән. «Монысы инде бик үк шәп түгел, — дип уйлады Тимер.—Ком тутырган капчык кебек, кымшанмыйча да ят, имеш». Дөрес, соңыннан ул кузгалды, икенче ягына әйләнеп ятты. Ләкин бик авырлык белән. Кул, аяк, корсак, җилкә мускулларын кузгату шундый кыен иде, әйтерсең лә Тимернең бөтен тәнен бәләк белән тапалаганнар.
Озакламый мондый халәт Тимергә бер дә кызык булып тоелмый башлады. Авырту үзенекен итте, төннең калган өлешен Тимер бик авырлык белән үткәрде. Иртән инде ул урыныннан тора алмаслык хәлгә килгән иде. Торба тыккан тамак төкерек йотып булмаслык дәрәҗәдә авырта, тәндәге һәр мускул: «Мин монда, мин монда, мин монда»,— дип кычкырган шикелле, үз-үзләрен сиздереп тора. Тимер шәфкать туташы кергәнгә кадәр хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булды.
Ниһаять, палатага шәфкать туташы килеп керде. Ул бүген нигәдер аеруча ягымлы һәм хәвефлерәк нде бугай. Тимер моны шунда ук сизде һәм шәфкать туташының мондый халәтен үзенең гаҗиз булып урында ятуын кызгануга юрады. Шәфкать туташы карават кырыена килеп утырды да Тимернең кулын алып, пульсын тикшерә башлады. Ул ягымлы һәм хәвефле күзләре белән Тимергә карап:
— Бүген төнлә берәр төш күрмәдегезме? — дип сорады.
Тимернең тәне буйлап кайнар бер дулкын сызылып узды.
— Әниме? — диде ул калтыравык тавыш белән.
— Әйе, — диде шәфкать туташы. Ягымлы күзләрен идәнгә төбәде, ак халатының кесәсеннән телеграмма кәгазен алып, Тимергә сузды.
Тимер күзе белән генә тумбочкага күрсәтте. Аның телеграмманы укыйсы да, күрәсе дә килми нде. Шәфкать туташы үрелеп кенә кәгазьне тумбочкага куйды, ләкин Тимернең пульсын тоткан кулын җибәрмәде. '
ӘРӘП РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
Күз кабаклары тагын авырая башлады. Нәкъ кичә наркоз биргәндәге шикелле. Тимер хәлсезләнеп күзләрен йомды һәм аның күз кабаклары арасында ике бөртек күз яше кысылып калды. Шәфкать туташы пульсның үзгәрешен тойды, ләкин кан тибеше нормадан читкә китмәгән иде.
Тимер артыгын елый алмады. Күз кабаклары арасына кысылып калган ике күз яше һаман шул көенчә тора бирде. Тимер бер нәрсә дә Уйламады да, еламады да, йокламады да. Шул көенчә ятты да ятты. Шәфкать туташы да Тимернең пульсын тоеп утырган хәлдә кузгалмады да, дәшмәде дә.
Инде байтак вакыт үтте. Шәфкать туташы Тимернен пульсы акрын акрын яңадан элекке хәленә кайтуын тойды. Димәк, Тимер нәрсәде[ уйлый башлаган иде. Менә ул күзен ачты. Кысылып торган әлеге нк« бөртек күз яше биттән тәгәрәп төшеп киттеләр. Алар инде суынырга өлгергән, сап-салкыннар иде.
— Моннан Казанга шалтырату кыенмы? — дип сорады Тимер.
— Туры телефон элемтәсе юк, ләкин заказ белән биш-алты минуттан бирӘләр,— диде шәфкать туташы.
— Казанга, өйдәгеләргә шалтыратасы иде, — диде Тимер,— хәзер үк минем янга килсеннәр. Әнә, өстәлнең теге башындагы урындык аркасында минем пиджак эленеп тора. Шуның сул яктагы түш кесәсендә телефон номерлары язылган блокнот булыр. Шуны гына алып бире- гезче?
Шәфкать туташы блокнотны алып килде. Тимер аны уң кулы белән үрелеп алды. Кулны кузгатканда тәндәге бөтен мускуллар тагын сызланып куйды. «Бүген минем мускулларның болай авыртуы ярый әле, — дип уйлап алды Тимер. — Алар миңа өерелеп килгән уйларны куачаклар һәм мине кайбер нәрсәләрдән коткарып калачаклар».
Шәфкать туташы кирәкле исем-фамилияне һәм телефон номерын язып алгач, чыгып китте.
Тәндәге авыртулар гына Тимергә өерелеп килгән уйларын һәм ул кичерәсе кичерешләрне куып бетерә алмады, әлбәттә. Ләкин бер уйның да рәте-чираты юк иде. Әллә кайчан булып үткән вакыйгалар бернинди тәртипкә салынмаган рәвештә күз алдыннан узып китәләр. Бала чактагы хәлләр өйләнгән чорга кушылып китә, әнисе белән кызы бер кеше булып күз алдына баса. Әйтерсең лә төрле фильмнардан теләсә нинди кадрларны кнсеп-кисеп алып бергә ябыштырганнар да шуны Тимергә бер кинофильм итеп күрсәтәләр. Ләкин бу корама фильм Тимерне куркыта иде. һәм күңелдә нәрсәгәдер бик нык үпкәләү хисе уята. Елыйсы килми, ә ачу килә. Нәрсәгәдер бик нык ачуы килә һәм Тимер бөтен ачуын үз тәненнән ала башлады. Ул, аз гына кузгалса да тәнендәге бөтен мускулларының авыртасын белгән көе, куллары, аяклары белән селтәнде, авыртудан күз аллары караңгыланганчы башын артка таба каерды. Ләкин күңелгә кереп оялаган, ниндидер аңлашылмый торган ачу һаман басылмады.
Телефоннан Казанга шалтыратып, яңадан палатага кергән шәфкать туташы, Тимернең бу кыланышын күргәч, аны әрләп алды:
— Ә монысы бөтенләй кирәкми инде. Мондый гимнастика әлегә сезнең мускулларыгыз өчен зарарлы. Бу бөтенләй килешә торган эш түгел.
Шунда гына Тимер үз-үзен кулга алырга кирәклеген аңлады. Чөнки ул, әлеге адрессыз ачуыннан буылып, шәфкать туташына чак кына: «Ә сезнең анда ни эшегез бар? Чыгып китегез палатадан! Шайтаныма олагыгыз барыгыз да!» — дип кычкырмыйча калды. Ул күңелендәге билгесез ачуның нәфрәткә әверелә баруын сизде. Әгәр бу нәфрәткә ирек бирсәң, ул ерткычлыкка ук барып җитәргә дә мөмкин иде. Ә ерткычлыктан инде ниндидер акылсызлык эшләп ташлауга да ерак калмый. Әнисенең үлеменә, чарасызлыкка, үзенең хәзер авылда түгел, ә менә бу больницада ятарга мәҗбүрлеккә карата булган ачу әнә шуи- дый шәфкатьсезлеккә, кыргый теләккә әверелә башлады. Менә ни өчен үз-үзен кулга алырга кирәк иде Тимергә.
«Нигә елатмый соң, ичмасам, — дип уйлады ул аннары аптырап — Елаганда күңел тәмам йомшара бит. Ә болай һаман катылана гына бара. Әни үлгәнче күпме елап-елап та, хәзер елый алмыйча интегәм һәм күңелгә изгелек түгел, ә әшәкелек тула бара.. Әнисез кешеләрнең күңеле шулай әшәке була микәнни соң?»
Тимер, үз-үзен тыярга тырышып, аскы иренен тешләре белән кысты һәм һаман да әле нишләргә белмичә гасабиланып караваты янында басып торган шәфкать туташына карады. Ләкин Тимернең күзләрендә әле һаман ачулы очкыннар бетеп җитмәгән иде. Дөресен генә әйткәндә, аның бу күз карашы ямьсез иде, врачлар һәм шәфкать туташлары гадәтләнгәнчә түгел иде. Бу караштан шәфкать туташы үзен ниндидер ♦ бер гаепле кеше сыман итеп тоя башлады һәм:
— Әллә сезнең ялгыз каласыгыз киләме? — дип сорады.
— Әйе, — диде Тимер алдап. Чөнки ул үзенең ялгыз каласы килү- килмәвен анык кына белми иде. Шулай да аңа ялгызы гына калу әйбәтрәк булачак бугай.
Шәфкать туташы, һаман үзен гаепле кеше сыман тойган хәлдә, палатадан чыгып китте. Ул китүгә Тимернең күз алдыннан баягы төрле кадрлардан кискәләп оештырылган корама фильм тагын үтә башлады. Бу фильм бик озак дәвам итте һәм һаман аның «Фильм тәмам» дигән соңгы титры күренмәде.
Күпмедер вакыт шулай яткач, кинәт кадрга Ычтуп дәдәй килеп керде.
— Нихәл, бала? — диде ул. Картая-картая бәләкәй генә булып калган күзләреннән сытылып чыккан күз яшьләрен тыярга тырышты — Айкаламы, чайкаламы җаның, телем-телем теленәме? Теленсен, тыйма. Баланың җаны ана өчен телем-телем теленергә тиеш. Тик усалланма. Зур кайгы кешене усаллата, төкселәндерә, кырысландыра. Кайгы әйбәт кенә кешене дә эчтән кимереп акрын-акрын әшәкеләндерә бара. Ә син бирешмә, һәм иртәгә үк шәфкать туташыннан гафу үтен. Син аңа бүген начар итеп карадың. Тиз бирешә башладың, бала. Әниең алай түгел иде. Чиксез-чамасыз кайгылар төште аның башына, ә күңеле саф килеш калды. Асыл кеше иде Фәкилә.
Күрше-күлән бөтенебез дә иң авыр чакларыбызда киңәшкә аңа килдек, һәрбер кайгының дәвасын белә иде. Чөнки ул кичереп карамаган кайгы юк иде. Тик түзде Фәкилә, начараймады.
Аннары Ычтуп дәдәй экраннан Тимергә таба иелә төште һәм шыпырт кына:
— Миңа Фәкилә алдында оят, балам, — диде.
— Ни өчен? — диде Тимер аптырап.
— Фәкилә алтмышын да тутыра алмыйча китеп барды, ә менә мин туксаннан аштым, һаман яшим. Оялам, Фәкилә гомерен яшимдер кебек тоела. Әгәр шулай булса, бу коточкыч нәрсә.
Ычтуп дәдәй картларча йомшак итеп елап җибәрде. Ләкин Тимер аны юатмады. Дөресрәге, юата алмады. Чөнки бу вакытта аның үз хәле бик мөшкел иде. Бүген әле аңа үзенә юатучы кирәк.
— Мин сезнең нәсел кешесе түгел, — дип дәвам итте бераздан Ычтуп агай. — Безнең арада чыбык очы кадәр дә туганлык юк. Шулай да мин бүген синең катыңа килдем. Тимер. Әй, бала, бала, никтер бик яраттым шул мин сине. Мин бит хәзер инде авылда иң карт кеше, шулай булгач, бөтен авылдашлар да минем балаларым, һәрберегез кадерле миңа. Фәкилә аеруча асыл балам иде. Инде менә син калдың. Мин бүген сине юатырга дип килдем. Теге вакытта керәшеннәрнең килеп чыгышы турында тузга язмаган сүзләр сөйләвем өчен, сиңа ачуланган булып тузгып йөрүләрем өчен ачуланма. Ул чакта күңелләр көр иде. Синеке дә, минеке дә. Күңеле көр булган кешегә тузга язмаган сүз сөйләсә дә килешә.
— Рәхмәт. Ычтуп дәдәй, синең килүең миңа әйбәт булды әле Дөм ятим калган көнне янымда синең булуың азмы-күпме юаныч бит
— Рәхмәт,-бала Яшь булсаң да. акылың бар синең. Гомерле була күр. Фәкилә үләр алдыннан әйтте, яшәлеп бетмәгән гомерем кала,
49
ГӘРӘЙ РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
балаларыма булсын диде. Кара аны. юк-барга түгеп-чәчеп бетермә әниең гомерен. Әйбәт эшләргә генә сарыф ит.
Шулай диде дә Ычтуп дәдәй экраннан китеп югалды.
Ычтуп дәдәй Тимернең күңеленә кереп оялый башлаган ямьсез хисләрне дә үзе белән алып китте кебек. Бу — туган як тамырының шифалы дәвасы иде. һәрхәлдә. Тимер туксан яшәр авылдашы Ычтуп дәдәй турында уйлаган уен шуңа юрады, һәм бу чыннан да шулай иде.
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Яшәү
20
Озакламый больницага Тимернең хатыны килеп җитте. Ул юлда ук елаган булса кирәк, күз төпләре җилсенеп, борын яфраклары кызарып тора иде. Тимер хатынының хәсрәтле күзләренә күтәрелеп карады да кинәт үзенең аңа карата булган мөнәсәбәтендә ниндидер үзгәреш булганлыгын сизеп алды. Нинди икәнен төгәл генә әйтеп булмый, ләкин үзгәреш бар яки булырга тора иде. Чөнки кинәт хатыны аңа тормыш иптәше, сөйгәне кебек кенә түгел, ә әнисе кебек тә булып китте. Бу хисне инде Тимер элегрәк тә сизенеп йөри иде бугай. Чыннан да, аның хатыны белән өйләнешкәннән соңгы тормышы кайчандыр авылда, әнисе янында яшәгән тормышына бик охшаш иде. Мәсәлән, авылда китапханәдә эшләгән чагында ул өйгә аракы эчеп яки кичен артык соңгарып кайтырга курка һәм ояла, чөнки әнисе ачулана иде. Нәкъ шуның шикелле Тимер хәзер дә өйгә аракы эчеп яки соңга калып кайтырга курка һәм ояла, чөнки хатыны ачулана. Бу яктан караганда хатыны белән әнисе бер-берсенә бик охшаганнар. Аннары килеп, авылда чакта аны әнисе аш пешереп ашата, керен юа.урын-җнрен, кием-салымын карап тота, элгече өзелсә элгечен, төймәсе төшсә төймәсен тага иде. Ә хәзер бу эшләрне хатыны эшли. Бу яктан да алар бер-берсенә нык охшаганнар. Менә ни өчен Тимер хатынын әнисе сымаграк тоеп йөргән икән. Ләкин әле бүгенге көнгә кадәр Тимернең тагын бер гаять тә рәхәт, гаять тә татлы, гаять тә назлы бер хисе бар иде. Ул — кайдадыр еракта, бер ягы комлы тау, бер ягы урманлы калкулык белән уратып алынган кечкенә генә керәшен авылында күңелгә бик тә якын булган бер^кешең— әниең бар икәнен тою хисе һәм һәр вакыт шуның янына кайтасы, аны күрәсе, аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп утырасы килү хисе. Менә инде бүгеннән соң бу хискә... юк, нокта куелмады, бүгеннән сон инде бу хис тә менә хәзер аның янәшәсендә басып торучы, аның хәсрәте белән хәсрәткә баткан шушы хатынга күчәчәк. Дөрес, Тимердә әнисенең кабере янына, авылга кайтасы килү хисе беркайчан да сүрелмәячәк. Ләкин, ни әйтсәң дә, кабер кабер инде ул, әнинең үзе түгел. Кызганычка каршы, каберләр беркайчан да әниләрне алыштыра алмый шул.
Шунда Тимер теге чакта, больницага кергәч, саф мәхәббәт, авылларына унынчыны тәмамларга дип килгән кыз һәм хатыны турында уйлаган уйларыннан кинәт кенә оялып куйды. Юк, ул чактагы уйларны бетереп ташламады Тимер —чөнки алар дөрес уйлар иде. Ләкин хәзер, яраткан хатының белән бер түбә астында унбиш ел яшәгәч, алар- ны уйламасаң да ярый икән. Хәтта алар чишмә суы төсле саф, дөрес уйлар булсалар да.
Тимер хатыны килгәч бер мизгел эчендә генә әнә шундый уйлар уйлап куйды һәм хәтта хатынының йөзендә әнисенең йөз чалымнарын да күргәндәй булды. Ләкин монысы инде аның өзелеп-өзелеп әнисен күрәсе килгәннән генә иде. Монысы аның бары тик хыял җимеше генә. Чөнки инде Тимер бүтән беркайчан да, беркайда да әнисе йөзенең чалымнарын күрә алмаячак иде.
Тимер хатынына, ым белән генә, тумбочка өстендәге телеграмма кәгазен күрсәтте. Тегесе телеграмманы ачып укыганда Тимер ап-ак кәгазьгә басылган кап-кара хәрефләрне күреп алды. Ак кабер ташына чокып язылган караңгы ,җан өшеткеч караңгы хәрефләргә охшый иде алар. Тимер карават башында эленеп торган ап-ак сөлгене алып битенә каплады да үксеп-үксеп елап җибәрде. Монысы инде ансыз, томанлы, исәигерәүле елау түгел, ә аек, саф, бүгенге хәбәрнең бөтен нечкәлекләренә төшенгән ачы елау иде.
Икенче көнне Тимер янына дуслары килде. Алар бу юлы палатага теге чактагы кебек шаулап-гөрләп, гөлдер-гөлдер көлешә-көлешә килеп кермәделәр. Өчесе дә шып-шыпырт һәм сабыр-салмак иделәр. Алар урамда ук Тимер янында аның әнисе турында күп сөйләшмәскә, аның болай да әрнеп торган ярасына тоз салмаска килештеләр, һәм дөрес тә эшләделәр. Керү белән тәртипле генә исәнләштеләр, артык нечкәрмичә генә Тимернең кайгысын уртаклаштылар. Низам бүгенге газетаны алып килгән иде, портфеленнән алып шуны Тимергә бирде. Газетаның соңгы битендә, астагы сул як почмакта Архитекторлар союзының Тимер кайгысын уртаклашкан кечкенә генә белдерүе басылган Тимер аның басылачагын белә иде, шуңа күрә кара кайма белән әйләндереп алынган бу кечкенә белдерү ана артык авыр тәэсир итмәде. «Әнинең исеме беренче һәм соңгы мәртәбә типография хәрефләре белән басылды», — дип уйлады Тимер.
Дуслары Тимернең ниндидер уйларга бирелә башлавын шунда ук тоеп алдылар һәм аны ул уйларыннан аралап алу өчен төрле сораулар бирә башладылар.
— Я, исәнлегең ничек? — диде Низам. — Кан килү турында врачлар бер-бер нәтиҗәгә килә алдылармы әле?
— Әйе,— диде Тимер. — Ниһаять, бер нәтиҗәгә килделәр.
— Я, я?—диделәр Мнндуп белән Рөсти түземсезләнеп.
— Канның үпкәдән килүе тулысынча ачыкланды. Күптән түгел генә тын юлларын торба белән карадылар Авыру айда да бераз бар Ләкин анысы куркыныч түгел. Хәзер җиң сызганып үпкәне, бары тик үпкәне генә дәвалаячакбыз, диделәр.
— Анысы әйбәт булган,— диде Мнндуп. — Чирне тәмам ачыклап бетерү үзе ярты дәва ул.
— Үзегездә ниләр бар?—дип сорады Тимер.—Архитекторлар союзында нинди яңалыклар? Күптән белешкән юк.
Тегеләр өчесе дә бер-берсенә караштырып алдылар. Аларның ниндидер әһәмиятле хәбәр әйтәчәкләре көн кебек ачык иде. Шуңа Тимер түземсезләнеп Низамга карады.
— Алай шаккатырлык нәрсә юк, — диде Низам, хәбәргә юри бик зур игътибар бирмәскә тырышып. — Мәрдән абзый югары оешмаларга жалоба язган.
— Кем өстеннән? — диде Тимер, тагын да кызыксына төшеп. — Мин Мәрдән абзыйның жалоба язуына бер дә шаккатмыйм, моны аннан көтеп була. Тик менә ул кем өстеннән язган, шунысы кызык.
— Талант өстеннән, — диде Рөсти, мәсьәләне гадәтенчә дорфа һәм уптым илаһи гына йотарга тырышып
— һәм Архитекторлар союзы соңгы елларда ирешкән уңышлар өстеннән,—дип өстәде аңа Мнндуп.
г Ә Р Ә Л РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
— Ашыкмагыз әле. Кешегә аңлатыбрак сөйләргә кирәк, —диде Низам, Рөсти белән Миндупны шелтәләбрәк.
Низам дөрес әйтә иде. Миндуп белән Рөсти яшь әтәчләр кебек Мәр- дән абзыйны чукый башладылар, ә Тимер әле ни өчен икәнен тәгаен генә белми.
— Мәрдән абзый кайбер архитекторларның проектларын тормыш* ка ашыру зыянлы булачак дип расларга маташа,—дип дәвам итте Низам. — Аеруча безгә ташлана. Мәсәлән, Миндуп проекты белән төзелә башларга тиешле кафены, Рөстинең Мәскәүгә расларга җибәрергә әзерләнгән курчак театры проектын, минем былтыр төзелгән читек тегү фабрикасы бинасын кире кага.
— Ничек инде кире кага? — дип гаҗәпләнде Тимер. — Ә дәлилләр?
— Жалобада ул конкрет дәлилләр китерми. Проектларны гомуми методологик яктан зыянлы дип исәпли. Яшьләр дөрес методология белән бармыйлар, ди. Хәтта зыянлы юлдан баралар, ди. Үзенең фикерләрен ныклы, тирән эчтәлекле цитаталар белән ныгытырга маташа. Цитаталарда әйтелгән фикерләрнең берсенә дә каршы килеп булмый.
— Димәк, сезнеңчә дә Мәрдән абзый хаклы булып чыгамыни инде? — диде Тимер кызыбрак.
— һич юк, — диде җитди Низам сабыр гына. — Шунысы кызык, безнең проектлар Мәрдән абзый китергән цитаталарда әйтелгән бер генә фикергә дә каршы килмиләр.
— Шулай булгач, нигә тел озайтып торырга? — диде Тимер.
— Тел озайтмыйча мөмкин түгел,— диде Низам.— Мәрдән абзый жалобаны шундый итеп язган ки, мәсьәләне үзебездә, махсус белгечләр арасында гына хәл итеп була. Шуңа күрә дә югары оешмалар жалобаны хәл- итү өчен Архитекторлар союзына җибәрделәр. Ләкин бит әле безнең проектларның Мәрдән абзый китергән цитаталарга каршы килмәвен тәфсилләп ачып саласы .дәлиллисе бар. Моңа шактый вакыт кирәк булачак. Жалоба буенча чыгыш ясарга билгеләнгән махсус белгеч, мәсьәләне дәлилләп доклад әзерләү өчен, ай ярым вакыт сорый һәм ул дөрес эшли, ай ярымсыз мәсьәләнең очына чыгып булмаячак. Югары оешмалар, мәсьәлә хәл ителгәнче дип, жалобада телгә алынган проектларның хәрәкәтен туктатып торырга куштылар. Шуның аркасында Мнндупның проекты буенча башланган коммуникация эшләре туктатылды. Ярый, күчмә техниканы башка объектка алдылар, ди, ләкин бит кафе төзеләчәк урынга китереп көйләнгән башка техника җиһазлары һәм корылмалар ай ярым тик торачак.
— Ай ярым гына булса ни әйтер идең әле, — диде ачуы чыккан Миндуп. — Жалоба бездә тикшерелү белән төзелештә эш башланмаячак бит, чөнки жалобаны тикшерү нәтиҗәләре югары оешмаларда яңадан каралачак. Кайчан каралыр ул, ярый ла, көне-сәгате белән каралса. Ә бер ай, ике ай, өч ай ятса. Төзелешнең яңадан башлануы ярты елга кичектерелергә мөмкин.
— Да-а-а1 —диде Тимер уйланып. — Ә Рөсти проектын нишләтәсез?
— Ул да ай ярым буена Мәскәүгә китмичә ятачак.
— Ай ярымнан соң югары оешмада каралачак диген, — дип төзәтте Низамны Рөсти.— Курчак театры белән курчак уены ясады бу Мәрдән абзый.
— Олы кеше турында ямьсез сөйләшмә, — дип тыйды аны җитди Низам —Тимер, Мәрдән абзый сиңа да бер җөмлә кызганмаган.
— Миңа? Минем мунча проекты бит әле больница өстәле өстендә ята.
— Анысы шулай, — диде Низам.—Мәрдән абзый, мунча кебек катлаулы һәм четерекле проектны сиңа тапшырып Архптектерлар союзы ялгышты, дип исәпли. Булдыра алмаячак, башы яшь, ди.
— һм-м-м, — дип мыңгырдады Тимер аптырап. Аның үзен яклап чәпчисе килми иде.
— Низам, дип дәште кинәт Рөсти. Аның мут күзләренә караганда, ул тагын ниндидер дорфа шаяру уйлап тапкан иде булса кирәк.— Ә нигә син Тимергә Мәрдән абзыйның синең мораль тотнаксыз- лыгың турында да язганны әйтмисең?
— Ә-ә-ә, — дип елмайды Низам. — Аның нәрсәсен әйтеп торасың инде.
— Әйт, әйт, — диде Тимер кызыксынып
— Пүчтәк. Мәрдән абзый мине мораль яктан чиста булмаган җитәкче, аның Казан зыялылары арасында сөяркәсе бар дип сөйлиләр, дип язган. Ләкин анысы инде төп эшкә кагылмый.
Барысы да тынып калды. Бу сүздән көләргә дә, көлмәскә дә белмәделәр алар. Бераздан Тимер, нәрсәнедер искә төшереп, Низамга карады.
— Синең фабрикаң премиягә куелды бит. Газетада игълан ителгән исемлектә бар иде. Премиягә тәкъдим ителгән әйбер өстеннән жалоба... Монысын ничек аңларга?
— Премия комитеты утырышына кадәр нибары бер ай вакыт калды,—диде Низам.—Жалобаны тикшерү җыелышы премияләр бирелгәннән соң булачак. Димәк, Архитекторлар союзы утырышка кадәр мәсьәләне хәл итеп өлгермәячәк. Ләкин миңа әйттеләр, фабриканың премиягә тәкъдим ителүе үз көчендә кала, халыктан нинди отзывлар килер, карарбыз, диделәр.
— Анысы инде комитет эше, — диде Миндуп
— Комитет Мәрдән абзыйның жалобасын да халыктан килгән бер отзыв итеп теркәп куймаса ярый инде, — диде Рөсти, шаярырга маташкан булып. Ләкин аның бу сүзе шаяру түгел, ә шом иде.
— Әй, премиясе өчен алай бик шаккатмыйм да әле, — диде Низам.
Ләкин ул моны тыйнаклык өчен генә әйтте. Ул, әлбәттә, әйбәт чыккан фабрикасы өчен эчтән горурлана һәм аның премиягә тәкъдим ителүенә шатлана иде. Хәтта бу премиягә өметләнә әле ул. Хәер, халык «и әйтер бит.
— Болары барысы да бик үк гаҗәп тә түгел әле,—диде Низам, бераз тын гына торгач. — Әлбәттә, Миндупның һәм Рөстинең эшләре ничәдер айга тукталып тору бик кызганыч, ләкин аннан да кызганычрагы бар.
— Анысы нәрсә тагын? —дип сорады Тимер шомланып.
— Жалобага Имаметдинов та кул куйган.
— Теге бездән ике курс түбән укыган, беркайчан да тормышка ашмаячак әллә ниткән проектлар сызучы Имаметдиновмы?
— Әйе.
— Менә монысы аңлашылмый, — диде Тимер.— Аның бит Мәрдән абзыйны җене сөйми иде.
— һәм безне дә, — дип өстәде Миндуп.
— Монысы катлаулы мәсьәлә,—диде Низам.— Бу турыда ныгытып уйламыйча булмый һәм ул турыда монда сүз озайтып торуның кирәге юк.
— Мәсьәләнең бернинди катлаулыгы да юк, — диде Рөсти кызып.— Мәсьәлә ап-ачык. Ике кәҗә бер кәбестә тапканнар да, икесе ике яктан килеп кимерә башлаганнар. Кәҗәләр арасында бер генә аерма да юк. Тик аларның берсе ак кәҗә, икенчесе кара кәҗә һәм берсе яшь кәҗә, икенчесе карт кәҗә. Менә шул гына.
— Кешеләр турында алай дорфа сөйләшмә, — диде Низам, Рөсти- ме тыеп — Мәсьәлә алай ансат кына хәл ителми.
һәм Низам хаклы иде.
ГӘРӘЙ РӘХИМ ф КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ
21
Тимер әле дуслары киткәч тә күңеле белән алардан һәм палатада булып алган сөйләшүләрдән аерыла алмады. «Әйе-е-е,— дип сузды ул эчтән генә. — Бүген алар шундый сабыр-салмаклар. Башка вакыттагыча шаярмадылар да, көлмәделәр дә. Аның каравы, алар гомеребезне багышлаячак эшне яраталар һәм беләләр. Буяктан аларга бер сүздә әйтеп булмый. Шулай ук алар көнкүрештә дә чисталар, сафлар. Низамның Казан зыялылары арасында сөяркәсе бар икән дигән сүзне дә Низамны шаяртыр өчен генә үзебез уйлап чыгардык ич без. Низамның хатын-кызга карата булган балалыгыннан көләр өчен генә. Ә менә шул җор сүзне Мәрдән абзый чынга алып (ә бәлки чынга әйләндерергә тырышыптыр?) югары оешмаларга җибәргән жалобасына язган. Югарыдагылар бит безнең арадагы шаяруны белмиләр, димәк, алар да бу сүзгә чынлап игътибар итәргә мөмкиннәр. Әлбәттә, дөреслек ачылыр, ләкин бит юк сүзгә нигезләнеп дөреслек ачып утыру үзе үк бик күңелле эш түгел. Низамның сөяркәсе бармы, юкмы дип җыелышта тикшерү алып бару ким дигәндә намуслы кешегә пычрак ату дигән сүз. Шайтан алгырысы, юк кына шаяру сүзе шушындый җитди төс алыр дип кем уйлаган? Шаярганда бераз чаманы арттырып җибәрәбез бугай шул үзебез дә. Моннан соң алны-артны карабрак шаярырга кирәк».
«Аһ, аллам, — дип уйлады аннары Тимер. — Инде шушындый гөнаһсыз шаярулардан да тыела башласаң, дөньяда яшәүнең ни кызыгы кала? Киресенчә, шаярырга кирәк һәм күбрәк шаярырга! Күңелле булсын тормыш, гөрләп торсын.»
«Ә Имаметдиновның танавын җимерергә кирәк, — дип әтәчләнде аннары Тимер. — Физик яктан түгел, ә рухи яктан. Без аны, беркайчан да төзеп булмаслык проектларына карап, бу малай эзләнә, тора-бара эзгә төшәр әле дип, Архитекторлар союзына алырга үзебез тәкъдим иттек. Ә ул әнә ни кылана башлаган.
Ләкин Тимер бу әтәчләнүенең шактый көчсез бер ыргылу гына икәнен тоеп торды. Чөнки Имаметдиновның жалобага куелган имзасы артында шомлы, Тимергә һәм аның дусларына бөтенләй ят булган бер күренеш бар икәнен искәрмичә мөмкин түгел иде. Әйе, тора-бара Имаметдиновның матур гына иҗат итеп килгән коллектив өчен куркыныч бер көчкә әйләнүе бар. Ул әле яшь, көче ташып тора. Шуның өстенә бөтенләй үк талантсыз да дип булмый. Әгәр дә ул шушы талантны һәм ташып торган көчне иҗатка түгел, ә чын иҗатчылар белән көрәшүгә сарыф итә башласа, югары оешмалардагы җитәкчеләрнең дә. Архитекторлар союзының да башын байтак әйләндерәчәк әле. Бу инде сиңа элеккеге запаслары белән генә трибунага чыгып акыл өйрәтергә тырышучы, төп көчләрен инде күптән сарыф итеп бетергән карт Мәрдән абзый гына түгел. Юк, Имаадетдинов Тимер һәм аның дуслары башлаган төп эшне ил һәм заман өчен кирәкмәс якка борып җибәрә алмас. Монысы өчен инде алар теш-тырнаклары белән көрәшәчәкләр. Шулай да бу көчле, белемле һәм шактый талантлы тәти егет, бик күп кешеләрнең тәгәрмәченә таяк тыгып, аларны вакытлыча гына булса да төп эштән аерып торырга, бөтенләй кирәкмәс мәшәкатьләр белән мәшгуль булырга мәҗбүр итәчәк әле. Имаметдиновның Тимер күңелендә кузгаткан шомы менә каян килеп чыга. Чөнки Тимернең дә, аның дуслары-ның да һич кенә дә юк-бар эш белән шөгыльләнәселәре килми, һай, бер дә килми. Алар алдында шундый зур иҗат эшләре торганда ипчек инде әллә кайчан билгеле булган хакыйкатьне раслау өчен вакытны әрәм итмәк кирәк?!
«Монда әле эшне алай тиз генә җайлап бетереп булмый икән,— дип уйлады Тимер. — Монда, теләсәң-теләмәсәң дә, юк-бар эш белән
пегыльләнергә туры киләчәк икән әле безгә. Чөнки мин әтәчләнгән бе- 1ән генә Имаметдиновның танавы җимерелеп төшмәячәк. Шактый ка- ы материалдан ясалган танау булып чыга әле бу безнең өчен. Әйе, 4изам дөрес әйтә, мәсьәләне Рөсти әйткәнчә уптым илаһи гына хәл иеп булмый икән әле монда».
«Ләкин без барыбер төп юлдан тайпылмабыз, — диде аннары Тимер ♦ ркәтләнеп. — Без беркайчан да архитектураны кимсеттермәбез. Юк, т 5ез ннде Имаметдиновка беркайчан да архитектурадан уенчык ясарга | чрек бирмәбез. Архитектурага карата булган катгый өч таләбебездән | бер генә адым да артка чигенмәбез без. Нык эшләргә, матур эшләргә, < гиз эшләргә! Менә безнең иманыбыз. Шушы өч таләпне үзләштермәгән < бер генә кеше дә бүгенге көндә юньле архитектор була алмый. Хәтта g /л талантлы кеше булса да! Шушы өч таләпнең берсен генә өнәп бетер- Q. иәсәңдә, юньле архитектор булып булмый хәзерге көндә. Бигрәк тә бе- 2 ренче икесен. Ә өченчесе — бүгенге көн таләбе, һәм безгә монысы бе- g лән дә килешмичә ярамый. Бүген производство бездән матур һәм нык * биналарны тизрәк төзүне сорый, һәрхәлдә, төзелешкә үз вакытында ♦ нокта куя белүне. Еллар буена сузыла торган эленке-салынкы төзелеш z безгә кирәкми. Дөрес, монда бер архитектор гына берни дә эшли ал- х чый, әлбәттә. Төзүчеләрнең роле зуррак монда. Шулай да, бүгенге ар- £ \итектор төзүче кулына чагыштырмача тиз генә төзеп була торган про- °- гит эшләп бирергә тиеш. Ә Имаметдиновның бөтен архитекторлыгы кә- Е тазьдә генә. Ул синең производство мөмкинлекләрең белән дә, вакыт 2 таләбе белән дә исәпләшмәскә чамалый. Ләкин безнең өчен ватман кә- Ф газеннән төзелеш объектына күчә алмаган архитектура әсәренең бәя- u се бер тиен. Без мондый әсәрне яклаучыларга ким дигәндә ялган сән- гатькяр дип кенә әйтәбез.
Менә ни өчен мин мунчамны кәгазьгә төшерер алдыннан ук аның төзеләчәк урыны, кешеләргә җайлылыгы, төзү мөмкинлекләре һәм, әлбәттә, шәһәр ансамблендә ничегрәк булып күренәчәге турында уйланам. Ләкин әле аның эше күп шул, бик күп. Шулай да эшләрмен мин аны, Имаметдиновка, Мәрдән абзыйга үч итеп, менә дигән мунча проекты ясармын. һәм, мунча төзелеп беткәч, авылдан Ычтуп дәдәйне алып килермен дә. без икәүләп мунча керербез... Аннан соң минем ул мунчаны әнигә дә күрсәтәсем киләчәк. Ләкин инде монысын эшләп булмаячак. Беркайчан да... беркайчан да...»
22
Ниһаять, көннәр бер эзгә төшеп тыныч кына ага башлады. Март үтте, апрель, май үтте, инде менә июнь дә үтеп бара. Тимер ята торган больница тирәсендәге урманда әле кайчан гына бил тиңентен кар иде Кар япмасы акрын-акрын басыла барып, ниһаять, былтыргы яфраклар астына ук кереп югалды. Ул да булмады, җирдәге каралып, калҗаеп, куырылып беткән былтыргы яфракларны сыек яшел төстәге очлы үлән кыяклары тишеп чыкты. Озак та үтмәде, әлеге очлы үлән кыяклары шундый күбәйделәр һәм биегәйделәр, теге кипкән яфраклар тәмам кү-ренмәс булды. «Безнең көндәлек мәшәкатьләр дә шушы очлы үлән кы- •клары кебек узган сагышларны, кайгы-хәсрәтләрне тишеп чыгалар һәм вларны тәмам каплап китәләр,—дип уйлады Тимер. — Ләкин мин әнигә карата булган хисләремне һич кенә дә моның белән чагыштырмас 'Дем. Һәм әнине калҗаеп, каралып беткән былтыргы яфраклар белән W чагыштырасым килми».
Тимер карт бер нарат төбендә тукталып калды. «Ә нәрсә белән чагыштырырга мөмкин соң әле әнине бу урманда? Әһә, менә бу нарат ‘елән чагыштыру әйбәт була бугай. Әйе, әнкәй минем күңелдә шушы
карт нарат кебек җәен дә, кышын да мәңге яшел килеш сакланыр. Дө- рес, нарат та үз ылысларын коймый түгел, коя. Ләкин ул аны яфраклы агачлар кебек берьюлы коеп ташламый. Иске ылыс коела бара, янасы үсә тора. Шуна күрә дә нарат агачы безгә беркайчан да ямь-яшел ылысларын җуймаган кебек булып тоела. Минем әниемә карата булган хисләрем дә шулай булырлар. Бер төрлеләре искереп хәтер сандыгыннан җуела барсалар, алар урынына икенче төрле өр-яңа хисләр өстәлер».
Кинәт Тимер үзенең бу больницада киләчәк турында уйлый алмая* чагы хакындагы фикерләрен исенә төшерде.
Ул чакта ялгышкан икән Тимер. Чөнки аннан соң инде ничәмә-ничә мәртәбә киләчәк турында уйлады ул. һәм начар итеп түгел. Гел яхшы, матур һәм перспективалы итеп уйлады ул киләчәк турында, һәм дөрес тә эшләде. Мондый кәеф аның авыруын уңышлы дәвалауга бик нык ярдәм итте. Теге чакта бронхоскопиядән соң бер ай эчендә үпкәдән каи килүне туктаттылар. Ә аннан соң дәвалану шундый әйбәт китте ки, врачлар үзләре дә шаккаттылар. Хәзер инде Тимер тәмам тазарып килә һәм үзен менә дигән итеп хис итә. Ә соңгы айлардагы эшләве! Җир җимертеп эшләде Тимер. Сызымнар үзләреннән-үзләре агылып торды. Илһам килсә дә килә икән кешегә! Башка вакытта бу кадәр сызымны еллар буена да эшләп бетереп булмас иде. Мондый көчне аңа әнисе үлгәннән соң үзен олыгайтып җибәргән ниндидер изге хисләр, Мәрдән абзыйга һәм Имаметдиновка үз көчен күрсәтәсе килү һәм җаны-тәне белән савыгасы, тереләсе килү теләге бирде. Моның нәкъ шулай икәнен Тимер тоеп тора һәм шуны тою аңа яңадан-яңа көч өсти.
Дусларының уңышлары да байтак көч бирде бугай Тимергә. Теге чакта Мәрдән абзыйның жалобасын тикшергән җыелыш тулысынча алар файдасына булды. Ул гына да түгел, Мәрдән абзый белән Имаметдиновка бик нык эләккән дә әле. Трибунадан торып бөтен Архитекторлар союзыннан гафу үтенергә мәҗбүр булган тегеләр. Дөрес, бу гафу үтенү генә Тимерне дә, аның дусларын да тынычландырмады. Чөнки трибуна Мәрдән абзый белән Имаметдинов киләчәктә тагын нинди дә булса этлек эшләмәсләр дигән гарантия бирә алмый ич. Тимерне һәм аның дусларын башка нәрсәләр шатландырды. Әнә бу көннәрдә Миндупның менә дигән кафесы шау-гөр килеп төзелеп ята; Рөстинен проекты Мәскәүдән зур бәя алып кайтты; Низам читек фабрикасы проекты өчен премия лауреаты булды.
Шәхсән Тимернең үзенә килгәндә, мунча проекты төзү эше анда кал-дырылды. Болармы Тимергә көч бирмәде?! Бирде, бик бирде һәм тәмам савыгырга ярдәм итте. Хәер, әле тәмам савыгу дип әйтү бераз иртәрәк бугай. Чөнки Тимер әлегә больницадан чыкмаган ич.
Тимер сәгатенә карап алды да, кире борылып, ашыга-ашыга больницага таба китте. Ана бер кешелек палатасына кайтырга вакыт иде, чөнки озакламый аның янына дуслары киләчәк, һәм... Тимер аларгэ бер сюрприз күрсәтәчәк.
23
Дуслары әйткән сәгатькә килеп җиттеләр. Сөлек кебек ялтырап торган чем-кара «Волга» больница ишеге төбенә үк килеп туктады. Тимер дусларын каршыларга больница ишегалдына йөгереп чыкты. Аннары алар бөтенесе бергә гөлдер-гөлдер көлешә-көлешә бер кешелек палатага килеп керделәр.
— Нәрсә син һаман шушы аю өнендә ятасың, сабака малай,— ДИ® тезеп китте Миндуп гадәттәгечә.
— Әйдә, әйдә, ныграк чыбыркыла, Миндуп, — дип кыздырды аны җитди Низам, җитдилеген онытып.
— Хатын-кыз мәсьәләсендә бер яңалыгым да юк, — диде Рөсти ни ои суы, ни тоз суы тәме килмәгән шаяруы белән.
Ләкин бу сүздән Низам никтер кызарып куйды. «Хатын-кыз дигән сүзне гомумән тыныч кына тыңлый алмый башлаган бу, тәненә кан йөгерде», — дип уйлап алды аның турында Тимер. 5
— Төкер әле, Рөсти, шул бетмәс-төкәнмәс хатын-кызларыңа, — ди- §
де Тимер, Низамны тагын бер мәртәбә кызартып. — Менә хәзер мин § сезгә бер әйбер күрсәтәм. Ләкин барыгыз да утырышып бетегез, югый- < сэ, күрү белән һушыгыз китеп аяктан егылуыгыз бар. <
Бәләкәй генә интрига барысына да тәэсир итте һәм өчесе дә: «Я, 2 я».— диешеп, Тимергә текәлделәр. Тимер өстәлдән бер төргәк кәгазь о. алды да, аларны һәркайсы күренеп торырлык итеп, караватына тезеп 2 салды. г
Егетләр бик җентекләп бөтен сызымнарны да карап чыктылар. *
— Вәт мунча-а-а! — дип сузды Миндуп,— сызымнарын карау белән «
үк жнлкә чокырлары кычыта башлады, тизрәк кереп чабынасы килә бу s мунчада. s
— Идеально! — диде җитди Низам,— без синнән нәкъ шундый «
мунча көтә идек тә. °-
Рөсти, әлбәттә, башта бик җайсыз итеп шаяртып алды. к
— Сөяркә белән керә торган кабинет ясамагансың икән Низамга. 2 Низам моңа чын-чынлап үпкәләде. Ләкин ул шул кадәр оялды һәм: л>
— Причем монда Низам?! — дип кенә әйтә алды.
— Борынгы болгарлар да, хәзерге финнәр дә рәхәтләнеп чабынырлык мунча ясагансың, Тимер, маладис,— дип сүзен очлады Рөсти.
Караваттагы кәгазьләрне Тимер ипләп кенә җыеп алды һәм астыртын елмаеп әйтеп куйды:
— Монысы әле баласы, алда булыр анасы.
Егетләр дәррәү колакларын шымыиттылар. Тимер, дулкынланмаска һәм ашыкмаска тырышып, өстәл астыннан тагын бер төргәк кәгазь чыгарып караватка тезде. Егетләр тагын кәгазьләр өстенә иелеп, тынып калдылар. Ике-өч минут шундый озакка сузылды ки. Низам, Миндуп һәм Рөсти карават өстенә иелгән килеш катып калган таш сыннар булып тоела башлады.
Караваттан беренче булып Низам баш күтәрде. Аның йөзе уйчан һәм шатлыклы иде. Җитди Низам, гомердә кыланмаганны эшләп, Тимерне кысып кочаклап алды.
— Ике кулымны кисәргә бирәм, киләчәк премияләрнең берсе шушы проектка булачак,— диде ул.
Аннары Миндуп күтәрелде.
— Ах, сабака малай, бездән яшереп нәрсә эшләп яткан Мә бишне!
Ниһаять, Рөсти дә зур күзлеген сала-сала башын күтәрде.
— Бетердең! — диде ул, күзлек пыялаларын сөртә-сөртә.— Мәрдән 1бзый белән Имаметдиновның теш казналарын тәмам җимердең.
Бәй, бу ни бу?! Кинәт Тимернең күңеле тулып китте һәм тамак тө- 5енә теге чактагы кебек каты әйбер килеп бөялде. Менә сиңа әкәмәт! тнчек котылырга инде бу каты әйбердән. Теге чакта врач әйткән иде, ■амак төбенә килеп бөялгән каты әйбердән бары тик елап кына коты- 1Ып була, дигән иде. Ә монда, берни булмаган көе, дусларың алдында тчек елап тормак кирәк? Ниһаять, ул төкереген йотты һәм шул чакта еге каты әйбер дә эчкә, ашказанына төшеп китте. «Синең юлың әнә иунда»,— дип уйлап куйды Тимер.
Озакламый Тимернең дуслары китеп барды. Тимер аларны озатып ерле дә әле һаман карават өстеннән җыеп алынмаган сызымнарына ■рады.
24
Аның бу сызымнарында хыялый бер агрошәһәрчек сурәтләнгән ид Артык зур булмаган агрошәһәрчек. Күп дигәндә, хәзерге уртача бе колхоз авылы кадәр генә. Чөнки бу шәһәрчектә чыннан да авыл xi җалыгы белән шөгыльләнүче кешеләр яшәргә тиеш. Андагы йортла] биналар, юллар, бакчалар, нәни буалар һәм фонтаннар шул кадә гүзәл ки. монда килеп кергән кеше үзен әкият дөньясында итеп тоя иде. һәм һәрбер кешегә яшәү өчен җайлы иде ул. Картларга да. урт яшьтәгеләргә дә. яшьләргә дә. балаларга да. Хатын-кызларга да xai лы иде ул, ир-атларга да. Гаиләлеләргә дә һәм буйдакларга да. Тир; як мөхиткә шул кадәр җайлы кереп урнашкан иде бу агрошәһәрче! янына ук килеп җитмичә аның торак пунктмы, әллә табигатьнең гүзэ бер почмагымы икәнлеген аерып та булмый иде. Чөнки көнчыгы! яктан текә генә күтәрелеп киткән комлы тау, ә көнбатыш яктан сез» кенә урманлы калкулык белән уратып алынган иде ул.
Шәһәрчек уртасында зур культура сарае. Дөрес, аның тамаша зал! чиксез зур түгел, шушы шәһәрчектәге кешеләр санына карап та.манч; гына итеп төзелгән. Ләкин, тамаша залыннан тыш, анда бик күп бүл мәләр бар иде: тыныч уеннар бүлмәсе, үзешчән сәнгать өчен төрл< бүлмәләр, китапханә бүлмәләре, бинаның көньякка караган ягынд; гөлләр бүлмәсе, колхоз үстерә торган игеннәр бүлмәсе, терлекчеле! бүлмәсе, умартачылык бүлмәсе. Бинаның байтак кына өлешенә музе! бүлмәләре урнашкан. Алар элек шушы агрошәһәрчек урынында яшә! килгән авыл, колхоз тарихы, аның хезмәт һәм сугыш ветераннары та рихын сөйли... Аерым бүлмәләрдә элеккеге керәшеннәрнең үзенчәлекл< кием-салымнары, эш һәм көнкүреш кораллары, гореф-гадәтләре, уен бәйрәмнәре турында бай материал тупланган. Мондагы бик күп магни тофон тасмаларына әллә никадәр җырлар, әкиятләр, мәзәкләр, сөй ләкләр язып алынган.
Культура сараеның көнчыгыш якка караган тәрәзәсез зур стенасы! шәһәрчек тирәсендәге инеш ярларыннан җыеп алынган төрле төстәп чуерташлардан ясалган мозаика бизи. Ул «Ана» дигән җыелма образ ны чагылдырырга тиеш. Мозаикада гаҗәеп сабыр һәм мөлаем йөзле күзләреннән бераз гына моңсулык та сирпеп торган алтмыш яшьлэ рендәге хатын сурәтләнгән. Сурәткә игътибар беләнрәк карасаң. анд< Фәкилә апаның йөз чалымнары да бар икәнен күрү кыен түгел иде
25
Икенче көнне больницада үткәрелгән биш кенә минутлык медкол легия утырышында Тимернең тәмам терелүе һәм иртәгесе көнне боль ницадан чыгарылачагы турында сүз булды.
Биектау Камеям
1976.