Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘХРЕЛИСЛАМ АГИЕВКА 90 ЯШЬ


әхрелислам Агиев Нигъмәтулла улы 1887 елда Пенза губернасы, Красно- слободский өязе, Тенишево авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында иске мәдрәсәдә ала. 14 яшендә ул. бер купецка ялланып, бәхет эзләп, Көнчыгышка чыгып китә. Харбин шәһәрендә була. 1906 елны яшь егет татар культурасы узәге Казанга килә. Монда, үзлегеннән хәзерләнеп, урта мактәп күләмендә имтихан тота. 1908—1915 елларда Казан шәһәрендә балалар укыта.
Октябрь революциясеннән соңгы елларда Ф. Агиев — үзләренең туган ягында ярлылар комитеты председателе, Пенза шәһәрендә «Сабанчы» газетасын оештыручы. Соңыннан ул Мәскәүдә РСФСР Мәгариф халык комиссариатында методист- инспектор булып эшли. СССР халыклары үзәк нәшриятында татар секциясе секретаре, Үзәк татар күчмә драма театрының җаваплы җитәкчесе вазифаларын үти. Ф. Агиев 1938 елда үлә.
Ф. Агиев—күпкырлы иҗат кешесе: Г. Тукай һәм Ф. Әмирханнарның замандашы. Пролетариат язучысы Г. Коләхметовның якын дусты. Әдипнең тормыш иптәше врач Суфия ханым — Г. Коләхметовның сеңелесе. Ф. Агиев Г. Коләхметов иҗатына гомере буе тирән ихтирам саклый. Аның биографиясен төзеп, әсәрләренең беренче җыентыгын чыгаручы да ул була.
Ф. Агиевның публицистик мәкаләләре, шигырьләре «Әхбар», «Әльислах», «Кояш» газеталарында, «Мәктәп», «Аң» журналларында басылалар.
Әмма әдип иҗатының иң зур өлешен балалар әдәбияты алып тора.
Ул 1913—1916 елларда балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән демократик эчтәлекле «Ак юл» журналын чыгара. Н. Исәнбәт, 3. Ярмәки, С. Сүнчәләй, Б. Рәхмәт кебек танылган язучыларыбыз олы әдәбиятка шушы «Ак юл» аша киләләр. Ф. Агиев үзе дә журналның һәр санында диярлек шигырь, хикәя һәм әкиятләр бастыра. Көнбатыш Европа әдәбияты классикларының әкиятләрен тәрҗемә итә.
Ф. Агиев стиленә фантастик һәм реаль күренешләрнең аерылгысыз бергә үрелеп килүе хас.
Әдипне белүчеләрнең әйтүләренә караганда, ул үзе да йомшак күңелле, бала Җанлы кеше булган. Журналда да балаларга «сөйкемлеләрем», «кадерлеләрем» дип кенә эндәшә. Педагог буларак, Ф. Агиев ата-аналар арасында да тәрбия эшләре алып барган. Шул чордагы газета-журнал битләрен актарганда, аның Казан шәһәре клубларында педагогик темаларга лекцияләр укуы турында хәбәрләр очрый. Октябрь революциясеннән соң да аның «Кызыл йолдыз» исемле әлифбасы, «Хикәяләр җыентыгы» донья күрә. Кыскасы, Ф. Агиевның татар балалар әдәбияты үсешендә үз эзе, ҮЗ урыны бар.
И. ФАТЫЙМА.