Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАН ИҖАТЫНДА ХАТЫН-КЫЗЛАР АЗАТЛЫГЫ ТЕМАСЫ


атар халкының иҗтимагый-поли- тик аңы, әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында мәңге җуелмас эз калдырган шәхесләр бар. Г. Тукай, Г. Иб- раһимов һәм Г. Коләхметоеларның заман-дашы һәм якын дусты Ф. Әмирхан шундый мәшһүрләрнең берсе. Аның иҗаты, барыннан да элек, үзенең күпкырлы һәм тирән булуы белән җәлеп итә. Ул күренекле язучы һәм драматург кына түгел, бер үк вакытта зур эрудицияле әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе дә.
Ф. Әмирханның актив иҗаты Беренче рус революциясенең җиңелүе һәм караңгы реакция елларына туры килә. Өзлексез патша жандармнары күзәтүе астында торуына да карамастан, шушы гаять катлаулы һәм авыр бер чорда ул кешелек дөнь- ■сының, шул җөмләдән үз халкының азат-лыгын һәм бәхетле тормышын идеал итеп, бетен көчен һәм иҗат энергиясен прогрессив идеяләр өчен көрәшкә юнәлтә. Аның есәрләрендә XX йөз башында татарлар арасында аеруча кискенләшкән фикри-иҗ- тимагый каршылыклар, яңаның искегә, прогрессның реакциягә, консерватизмга, милли чикләнгәнлеккә каршы көрәше бу керешнең көчле һәм зәгыйфь яклары ачыктан-ачык чагылыш таптылар. Ул татар милләтен урта гасырчылык, мещанлык, социаль һәм милли тигезсезлек фаҗигасен- н»н коткаруны үзенең төп бурычы итеп карады.
Безнең гасыр башында прогрессив җә-мәгатьчелекнең игътибарын аеруча җәлеп кткәи проблемаларның берсе — хатын- кызлар азатлыгы мәсьәләсе була. Яшәп кияүче иҗтимагый-лолитик формация белән 'Урыдан-туры бәйләнештә торган әлеге социаль проблеманы гуманист язучы Ф Әмирхан читләп уза алмады, әлбәттә.
Кешелекнең иң гүзәл яртысын тәшкил иткән хатын-кызлар ирләр кебек үк материаль байлык тудыра.' Ул гына да түгел, алар ана дигән бөек исем йөртүче-ләр. Шуңа да карамастан. Октябрь революциясенә кадәрге чорда хатын-кызларның хәле гаять дәрәҗәдә кыен була. Бер яктан нигезе байлыкка корылган ямьсез һәм тынчу урта гасырчыл тормыш кысса, икенче яктан ислам диненең караңгы ка-нуннары газаплый аларны. Хатын-кыз ана һәм хатын булудан тыш дөньядагы барлык хокуктан, хәтта теләгән вакытында зәңгәр күккә карау мөмкинлегеннән дә мәхрүм ителгән була, юкса, йөзенә ир-ат күзе төшүе бар. Бу исә зур гөнаһ санал-ган. Әдәбият мәйданына 1905 иче ел революциясе тудырган бәрәкәтле шартларда килеп кергән, азатлык, демократия һәм гуманизм идеяләре белән янып яшәгән язучылар, әлбәттә, хатын-кызларның шундый авыр халәтенә күэ йомып үтә алмыйлар.
Шулай да хатын-кызлар азатлыгы темасы әдәбиятка шушы революциядән соң гына килеп керде дип санау дәрес булмас. Бу мәсьәлә халык авыз иҗаты әсәрләренең бик борынгы җәүһәрләрендә дә әле- дән-әле чагылыш табып килгән. Мисал өчен ••Нәүруз бәетеон генә алыйк. Аңарда ике татар кызының гыйлем алу максаты белән малайлар булып киенүе һәм ата-анадан качып мәдрәсәгә укырга керергә йөрүләре турында җырланыла. «Хәерниса бәете» белән «Фәйрүзе кыз бәете»ндә дә сүз татар хатын-кызларын зур газапларга ташлаган хокуксызлык турыйда бара Алар һәркай- сы үзләре яраткан кеФегә тормышка чы
Т
гудан мәхрүм булулары аркасында гомерлек бәхетсезлеккә дучар ителгәннәр...
Татар хатын-кызларының тоташ караңгылыктан гыйбарәт булган авыр язмышы XIX гасырда яшәгән шагыйрә Газизә Сәми- това шигырьләрендә дә киң чагылыш таба.
Ә инде Беренче рус революциясе хатын- кыз хокукы, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен татар җәмәгатьчелеге алдына аеруча бер кискенлек белән куйды. Шул чорда туган милли театр сәхнәсендә һәм вакытлы матбугат сәхифәләрендә дә хатын-кызларның азатлыгы һәм тигезлеген таләп итү зур яңгыраш тапты. Әдәбиятта исә хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш аеруча көчле чагылды.
Бу темага беренчеләрдән булып иң җитди әһәмият бирүче Г. Тукай була. 1906 елның 2 нче июлендә «Уклар» журналында басылган «Татар кызларына» шигырендә ул болай ди: «Туып алтын булып, туфрак буласыз, мәгърифәттән сукыр-чукрак буласыз». Бераз соңрак язылган «Фөрьят» шигырендә шагыйрь татар хатын-кызлары тормышының бөтен ямьсез якларын гына күрсәтеп калмыйча, әлеге ямьсез тормышны тудырган шартлар һәм аңарга китергән сәбәпләрне дә ачып сала. Татар кызы ата- ананың үтә таләпчән һәм томана булуы аркасында гына иза чигәме, аның 11 яшеннән дүрт стена артына бикләнүе һәм үсеп буйга җиткәч тә юан корсаклы бер байга көчләп бирелүенә кем гаепле? дигән сорау куела шигырьдә...
Шулай таный бнт дөньяны сукыр тычкан. Шул иманда мулла, хәзрәт, ахун. ишан. Безнең әткәй-әнкәй инде— шуларга кол.
Алар кушкач, син дә буйсын, син дә ышан! кебек юллар җавап булып яңгырый әлеге сорауга.
Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», М. Гафуриның «Кара йөзләр» повестьларында да татар хатын-кызларының кызганыч тормышы зур дөреслек белән, тетрәндергеч итеп тасвирлана. XX йөз башында иҗат иткән шагыйрьләр Маһруй һәм Мәхмүдә Мозаффарияләр дә үз әсәрләрендә әлеге ямьсез тормышның моң-зарын җырладылар.
XX йөз башы татар әдәбиятында хатын- кыз азатлыгы темасына аеруча зур әһәмият биргән язучы, бәхәссез, Фатих Әмирхан була. Ул һәр әсәрендә диярлек хокуксыз татар хатыннарының авыр язмышын тасвирлап кабатланмас образлар галерея- сен тудырды. Хатын-кыз азатлыгы, хатын- кыз хокукы мәсьәләсен иске тормышка каршы гомуми көрәшнең бер өлеше итеп карады Ф. Әмирхан.
Әдип хатын-кыз образларын аеруча яратып, төрле сәнгатьчә сурәтләү алымнарыннан киң файдаланып иҗат итте. Алар һәр очракта да тормышчан һәм әдәби әсәрнең үзәгендә булалар. Ләкин, шуңа да ка-рамастан, бу образлар бер-беренә аз гына да охшамаган, һәркайсының үз дөньясы, үзенә генә хас характер үзенчәлекләре бар.
Ф. Әмирхан иҗатына, мәгълүм булганча, психологик тирәнлек хас, һәм ул хаклы рәвештә әдәбиятыбызда социаль-психоло- гик прозага нигез салучы язучыларның берсе булып санала. Шул яктан аның «Хәят» повесте аеруча зур игътибарга лаек.
Сентименталь рухта язылган «Кадерле минутлар» хикәясе, көчле сатирага корылган «Фәтхулла хәзрәт» һәм «Танымаган- лыктан таныштык» әсәрләрендә дә язучы геройлар психологиясен ачып салуда үзенең гаҗәеп зур осталыгын күрсәтә. Әлеге әсәрләрнең үзәгендә булган Хәят, Разия һәм Ләйлә образлары шул турыда сөйли.
Әмма Ф. Әмирхан татар хатын-кызларының гүзәллеге һәм тыйнаклыгына соклану белән генә чикләнеп калмый. Бер үк вакытта ул аларда иске, караңгы тормыш шартларыннан килгән ямьсез һәм кызганыч якларның да җитәрлек икәнлеген яхшы белә һәм шул ямьсез сыйфат һәм гадәтләргә, аларны тудырган сәбәпләргә ачы сатирасын юнәлтә. Шулай да «Рәхәт көн» хикәясеннән Гайниҗамал, «Фәтхулла хәзрәт» повестеннан Миңсылу, «Яшьләр» драмасыннан Фәхернисалар дөньяга килгәндә үк ямьсез гадәтләргә дучар ителгән булмаганнардыр бит... Юк, әлбәттә! Алар- ның бүгенге кызганыч халәте табигатьтән түгел, яшәп килүче иҗтимагый шартлар һәм тирәлектән дигән нәтиҗәгә килә укучы. Шуңардан чыгып Ф. Әмирхан сатирасының йөзе билгеләнә, ул, барыннан да элек, социаль-психологик сатира.
Язучының татар хатын-кызларының кызганыч тормышын күреп тирән ачынуы һәм шуңарга протесты аның «Татар кызы» хикәясендә аеруча зур социаль яңгыраш таба. Хикәянең башына: «Тереләй күмелергә теләмәгән мөселман шәрык кызларына багышлыйм», — дигән эпиграф куелган, һәм очраклы рәвештә генә түгел. Тарихи язмалардан билгеле булганча, элекке заманнарда семьяда беренче булып кыэ бала дөньяга килсә, аны тереләй җиргә-
куму йоласы яшәгән. Буржуаз-патриархаль чынбарлыкта туган татар кызлары язмышында да Ф Әмирхан шушы куркыныч картина белән уртаклык күрә.
»ТуДЫ-
Туганда ул кеше иде: аякларын, кулларын үзе теләгәнчә селкетергә ихтыярлы, муенын теләгәнчә борудан, күзләре белән теләгәне җиргә караудан аны берәү дә тыя алмый иде», — кебек юллар белән башланып китә хикәя. Әйе, татар кызы туганда әле малайлар кебек үк тулы хокуклы бала була. Әмма берничә ел вакыт үтүгә, инде аны күп кенә «ярамыйплар белән тыя башлыйлар. Ул акрынлап иске гадәтләр белән агуланган ата ана тәэсире астында тере курчакка әверелә бара, аны җәмгыятьтән тулысынча читләштерүгә юнәлтелгән тәрбия башлана. Алты яшькә җитәр-җитмәс аны малайлар белән уйнаудан тыялар, янәсе, кызларга килешми. Ни эчен? Әби-бабайлардан шулай килгән, дип җавап бирәләр. Татар кызына өйдә курчаклары белән уйнау мөмкинлеге кала бит әле. Ләкин кыз бала бу уенында да азат түгел икән, аның курчаклары да тормыштагы типларга әйләнә: «...Татар кызы уйный, уйный да уйный. Кара көч, почмакка басып, елмаеп карап тора:
— Менә бу синең киләчәккә хәзерләнүең: бу киләчәктәге үз тормышың!».
Татар кызы малайлар белән бер мәдрәсәгә йөреп белем алу хокукыннан да мәхрүм ителә. Инде унөч яшькә җиткәч ул естенә капчыкны хәтерләткән буй-буй халат кия. Шул халат аны кеше күзеннән, кояш нуры һәм саф зәңгәр күктән дә яшереп торырга тиеш. «Синең чәчләрең, йөзең. бетен гәүдәң гаурәт. Гаурәтне каплап нортелә. Сиңа ирләр шәһвәт белән карыйлар, шуңа күрә син алардан качарга тиеш!» — дип өйрәтәләр аны. Ә ул — күзеннән «канлы яшьләр» агызып булса да буйсынырга мәҗбүр. Шул рәвешчә ул үзенең язмышы хәл ителгәнне көтеп өйдә ’тарга тиеш... Яшәп килүче җәмгыятьтәге шушы кыргый тәртипләргә, кара көчләргә кискен протест белән тәмамлана Ф Әмирымның әлеге әсәре.
Г. Тукайның югарыда искә алынган •Ферьят» исемле шигыренә аваздаш әле '• хикәядә, шул рәвешчә, татар кызының ’Угенда ирекле кеше булып, үсә барган «ен хокуксыэлана барып, ахырда бөтен ихтыяры тартып алынган һәм дүрт стена •расында яшәргә мәҗбүр ителгән җанлы •урчакка әйләнүе сурәтләнә. Хикәядә конкрет кешеләр юк, символик образлардан файдалана язучы. Бер якта, татар кызын һәр адымда эзәрлекләп, аны җанлы курчакка әверелдергән кара көч тора. Бу образда бөтен татар тормышын баскан дини фанатизм һәм иске гореф-гадәтләр гәүдәләнә. Икенче якта, татар кызлары, алар- ның язмышы бу очракта «татар кызы» символ аша күрсәтелә. Безгә калса, конкрет исеме булган татар кызы түгел, ә символик образ белән эш итүе, бу очракта, язучының художник буларак зур осталыгы турында сөйли. Чөнки мондый образның социаль яңгырашы гына түгел, укучыларга тәэсир итү көче дә бермә-бер артыграк.
Әдипнең иҗатын өйрәнүче галимнәрдән X. Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, «Татар кызы» хикәясен үз чорында татар җәмәгатьчелеге һәм вакытлы матбугат гомумән һәртөрле хаксыэлыкларга. җәбер-золымга каршы протест итеп кабул иткән. Аның рус һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителүе дә очраклы хәл түгел, чөнки әсәрдә гомуми кешелек җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәлә күтәрелгән.
19! 2 елда Ф. Әмирханның әлеге теманы- дәвам итеп, яшьләр тормышында дини чикләнгәнлек тудырган трагик күренешләрне тасвирлаган «Хәят» повесте дөнья күрә. Хәят, бер карашка, татар кызларына хас булмаган дәрәҗәдә ирекле, матур тормышта яши. Ул рус яшьләре белән аралаша, алар белән театрга, бакчаларга йери, бию кичәләренә барудан да тартынмый. Кыскасы, үзенең замандашлары тешенә дә кермәгән мөмкинлекләрдән файдалана Хәят. Ләкин шуңа карамастан, у» татар хатын-кызларын гасырлар буена кысып килгән искелектән тулысынча азат тү-гел әле. Ф. Әмирхан повестьта Хәятның икеләнү һәм психологик каршылыкларын зур осталык белән ачып сала. Хәят рус егете Михаилны сөя. Ләкин кызның рус егетенә булган хисләренә, азатлыкка ом-тылышына милли чикләнгәнлек, искедән килгән гореф-гадәтләр каршы тора. Бу көрәш искелекнең җиңүе белән тәмамлана — Хәят, ата-ана кушуы буенча, сөйге» егетен ташлап, үзенә чит кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шул рәвешчә кызның яшьлек чәчәге сүнеп кала, тормыштагы барлык хыял һәм омтылышлары- юкка.чыга.
Хәят җиңелә, һәм бу табигый. Ул да шул ук чынбарлыктан, дин сереме белән томаланган шул ук сазлыктан ич. Татар кызларын сою-сеелү хокукыннан мәхрүм
җтү һәм шул характердагы күптерде баш-ка кыргыйлыклар, гореф-гадәтләргә каршы протест бу повестьта Хәят образы аша дулкынландыргыч картиналарда күрсәтелде.
«Җанлы курчакика әверелгән татар кызы Гайниҗамал образында тагы да тирәнәя һәм конкретлаша төшә («Рәхәт көн» хикәясе). Әсәрнең сюжет сызыгы итеп алынган кечкенә генә эпизод аркылы язучы бу очракта да геройның теләк һәм омтылышлары, психикасын үзенә хас нечкә ху-дожество осталыгы белән ачып бирә. Ярлы семьядан чыккан Гайниҗамалның, Мөхип әбигә ияреп, Ташаяк ярминкәсенә баруы кыз өчен зур вакыйга. Ул анда үзен бөтенләй башка дөньядагыдай чиксез зур бәхетле итеп хис итә. Кеше-кара күрмәгәндә егетләргә күз төшереп алырга да өлгерә Гайниҗамал һәм аңа үзен бәхетле хис итү өчен шул җитә кала... Нәтиҗәдә, язучы дүрт стена артында тәрбияләнгән татар кызларының рухи дөньясы никадәр тар һәм аларның тормыштагы роле ни дәрәҗәдә кызганыч икәнлекне исбатлаучы тагы бер типик образ тудыра, хокуксыз хатын-кыз образлары галереясенә яңа бер тип өстәлә.
Әйтеп киткәнебезчә. Фатих Әмирхан хатын-кыз азатлыгы, хатын-кыз хокукы мәсьәләсен искелеккә каршы көрәшнең бер өлеше итеп карады. Дәлил итеп язучының «Яшьләр» пьесасында Газиздән әйт-тергән сүзләрен искә алып үтү әһәмиятле булыр. «Сез, хатыннар, бу сугышта — искелек һәм яңалык сугышларында, безнең тарафта булырга, яңалар тарафында булырга тиешләрсез»,— дип сөйли бу repoit Шул рәвешчә, язучы хатын-кызларның үз-ләрен дә азатлык өчен турыдан-туры көрәшкә чакырды дип әйтергә урын бар. Моның исә үз заманы өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп тә торасы
Бәхәссез, XX йөз башы татар әдәбиятында Ф. Әмирхан хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсенә иң җитди әһәмият биргән язучы булды. Ул нинди генә әсәр өстендә эшләмәсен, бу мәсьәләне һәрчак игътибар үзәгендә тотты, хатын-кызларның кыз-ганыч халәте өчен борчылып, өзлексез чаң сукты. Ләкин шунда ук Ф. Әмирханның ялкынлы публицист буларак та вакытлы матбугат сәхифәләрендә бу әһәмиятле социаль мәсьәләне яктыртып әле- дән-әле чыгыш ясап килүен күрми үтү мөмкин түгел. Мәсәлән, 1907 елда язылган мәкаләләренең берсендә традициягә кереп баручы әдәбият кичәләренең зур кимчелеге итеп, ул анда хатын-кызларның юк дәрәҗәсендә аз булуларын күрсәтеп чыга. Әдипнең 1910 елда кызлар һәм малайларны бер мәктәпләрдә укыту кирәклеген даулап язган мәкаләсе дә татар җәмәгатьчелегендә зур гына шау-шу кузгата...
Дөрес, бер мәкаләдә генә күренекле әдипнең хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсен көн тәртибенә кую һәм хәл итү юлында кылган барлык эшләрен, язган әсәрләре һәм мәкаләләрен искә алып бетерү мөмкин түгел. Автор әле Октябрь революциясеннән соң да бу мәсьәләгә әледән- әле әйләнеп кайтып, яңа шартларда, аны хәл итү юлларын яктырткан махсус мәкаләләр белән чыгыш ясап килде. Шунысы куанычлы, Ф. Әмирхан әсәрләрендә як-тыртылган азатлык идеяләре туган илебездә тулысынча тормышка ашты. Әдәбиятыбызның классигы иҗатында шул кадәр зур урын алган бу мәсьәләнең хәл ителүен һәм татар хатын-кызларының да ирләр белән бер сафка басып коммунистик җәмгыять төзүдә актив катнашуларын, аларның күп милләтле бөек илебезнең тулы хокуклы гражданнары булуын күреп, бүген без чын күңелдән куанабыз һәм горурланабыз.