Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ӘХЛАК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Герой-шәһәр Волгоградта 16 һәм 17 майда РСФСР
Язучылар союзы идарәсе секретариатының
«КПССның XXV съезды һәм хәзерге Россия
әдәбиятында әхлак мәсьәләләре» дигән темага
багышланган күчмә утырышы булды. Татарстан
Язучылары оешмасыннан анда Гариф Ахунов
белән Снбгат Хәким катнашты Күчмә утырыш
тәмамланганнан сон язучылар промышленность
предприятиеләрендә, колхоз совхозларда эшчеләр,
авыл хезмәтчәннәре белән очрашуларда
катнаштылар.
ЯЗУЧЫЛАР - ДЕПУТАТЛАР
19 июньдә жнрле советларга сайлауларда шагыйрь
Зәки Нури — Казан шәһәр советына. Татарстан
Язучылар союзы идарәсенең жаваплы секретаре,
тәнкыйтьче Фәрваз Мнңнуллин Казан шәһәренең
Бауман 5зйон советына, шагыйрь Әдип Маликов
лмат шәһәр советына депутатлар итеп
сайландылар
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА
Беек татар әдибе, энциклопедист-язучы Галнмжан
Ибраһнмовның 90 еллык юбн лее илебез
матбугатында киң билгеләнеп үтелде. Аның
юбилее турында «Правда». «Советская культура»
газеталарында хәбәрләр басылды, ижаты һәм
тормыш юлы турында «Литературная газета»да
Габ- Драхман Әпсәләмов, «Литературная Рос-
сия»дә Рафаэль Мостафин. «Молодая гвардия»
журналында Әмир Мәхмүдов мәкаләләре чыкты
Казагыстан. Үзбәкстан, Кыргызстан. Та ЖИКстан,
Башкортстан республикаларының газста-
журналлары Г Йбраһимов юбилеен күләмле
материаллар белән билгеләп үт теләр Әдипнең
нжатына багышланган м» кәләләр якут, авар,
алтай, мордва, удмурт, тува, хаккае, адыгей, черкес
һәм башка телләрдә басылды
МУСА ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАП
Ташкентта хәрби частьта Муса Җәлил нсн тормыш
юлы һәм нжатына багышлан г»н кичә булды
Хәрбиләр алдында М Җ-> лил Һәм аның
көрәштәшләре тормышын, керәш юлларын
өйрәнүче галим, филология фәннәре кандидаты
Исхак Зэбиров чыгыш •сады Совет Армиясе
офицерлары һәм солдатлары шагыйрьнең
«Моабит дәфтәре» нә кергән шигырьләрен
сөйләделәр М Җәлил портреты янына канәфер
чәчәкләре- куелды.
Шундый ук кичә Ташкентның Н. К Крупская
исемендәге балалар санаториенда һәм 235 нче
мәктәбендә булды. И. Зэбиров аларга М. Җәлил
һәм аның көрәштәшләре турындагы китапларын
бүләк итте.
Республикабызның Җәлил поселогында
шагыйрьнең музее ачылды Биредә аның үз
әсәрләренең төрле басмалары, нжатына, тормыш
юлына багышланган китаплар тупланган.
ТАССР Министрлар Советы каршындагы
физкультура һәм спорт комитеты республика
шәһәрләрендәге футбол командаларының Муса
Җәлил призына турниры» уздырды Быелгы
призны «Синтез» командасы яулап алды.
Северодвинск шәһәрендә яшь җәлилче
ларнең * Кызы л канәфер» клубы >шли. А игр
Казанда булып, шагыйрь һәм аның
көрәштәшләре истәлекләре белән таныш-
тылар. язучылар белән очраштылар. Икенче
рәттә сулдан икенче — * Кызыл канәфер»
клубы җитәкчесе Лидия Леонтьевна Дрях-
лицына
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
* *
Шагыйрьләр секциясе утырышында Марсель
Галиев белән Роза Хәлиуллина ижат- лары
тикшерелде С. Хәким. И Юзеев. р Фәмзуллин, Р.
Мингалимов, М Вәлиев аларнын әсәрләренә
анализ ясадылар. Укышлы дип табылганнарын
нәшриятка тәкъдим итәргә диелде. да клуб
кичәсендә театрның баш режиссеры. РСФСРның
халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Н. Даутов
чыгыш ясады. Ул Октябрьның 60 еллыгына
«Җиһангир» операсы (X Вахит һәм Р.
Гобәйдуллнн әсәре) әзерләнүен әйтте. Кичәдә шул
операдан арияләрне Татарстанның халык ар-
тисткасы Гөлшат Сәйфуллнна, җырчылар Алла
Фадеичева, Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Сәхабиев,
Сәет Рәенбәковлар башкарды.
Проза секциясендә Нәбирә Гыйматди-
нованын повестьлары тикшерелде, яшь авторга
киңәшләр бирелде. Н. Гыйматдино- ваның
«Китмә, улым» исемле повесте «Идел»
альманахының 1977 ел санына басарга тәкъдим
ителде.
ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР
Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында 17
апрельдән 15 майга кадәр Октябрьның 60
еллыгына багышланган китап айлыгы булып узды.
В. И. Ленинның 107 еллыгы көннәрендә «Ленин
әсәрләрен— һәр йортка», Тукай туган көнгә ба-
гышлап «Шигърият атналыгы», Май бәйрәмнәре
уңае белән «Китап — тынычлык, демократия,
прогресс һәм бердәмлек өчен көрәштә» һәм
«Китап — бишьеллыкка хезмәттә» дигән
темаларга багышланган атналыклар зур уңыш
белән барды. Казанның М. Горький исемендәге
культура һәм ял паркында оештырылган шигъри
кичәдә язучылардан Р. Гатауллин. Р Батуллнн, М
Зарецкий, Р. Миңнуллин чыгыш ясады. Культура
сарайларында, тулай торакларда, уку
йортларында, предприятиеләрдә уздырылган
«Казан язы» дигән әдәби-музы- каль кичәләрдә
язучылардан А. Расих. В. Нуруллин, М.
Хәбибуллин, Р. Батуллнн, Р. Гатауллин, М.
Әгьләмов һ. б. катнашты.
25 майда Питрәч районы китапханәсендә
РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты С Хәким
иҗатына багышланган кичә булды Анда автор үзе,
шагыйрь Н. Беляев, Татарстанның халык артисты
А. Арсланов, җырчы В Гыйззәтуллина катнашты.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ Г. ТУКАЙ
ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБЫНДА
Татар дәүләт опера һәм балет театры үсеше
әдипләребездән М. Җәлил, Ә Фәйзи, Н. Исәнбәт.
X. Вахит, Ә. Исхак һәм башкаларның иҗади
эшчәнлеге белән бәйләнгән Шушы матур
традицияләрне яшь буын язучылар белән дәвам
иттерү, опера һәм балет сәнгатебезне бергәләп
үстерү турын
Союзның чуваш язучылары секциясе
оештырган чуваш әдәбияты кичәсе булды. Секция
председателе В Юдин Татарстанда яшәүче чуваш
язучылары ижаты турында доклад сөйләде. Зал
тулы тамашачылар алдында консерваториядә һәм
Казанның башка югары уку йортларында белем
алучы чуваш яшьләре көче белән концерт бирелде.
Г. ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ,
ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТАРИХ
ИНСТИТУТЫНДА
* *
Яшь галимнәрнең Октябрьның 60 еллыгына
багышланган конференциясе үткәрелде.
Конференция тарих һәм филология секцияләренә
бүленеп эшләде. Филология секциясендә Г
Сөләнманованын «Татарстанда монументаль-
декоратнв сәнгатьнең беренче адымнары». Г.
Арслановның «Режиссер X. Уразиковның эш
методы», Р Ха- литовның «Татар халык ижатында
музыка инструментларының чагылышы». М.
Хәбн- буллинның «К Тинчуриннын беренче коме-
дияләре». Р. Әхмәтовның «XIX йөз татар
поэзиясенең кайбер үзенчәлекләре». Ф Хә-
кимҗановның «Идел буе болгарларыңда тел
ситуациясе», 3. Хисамиеваның «Каднр Алибек
'дастаннарын өйрәнү тарихыннан» исемле
докладлары тынланды. Конференциядә тыңланган
иң яхшы докладлар Почет грамотасы белән
билгеләп үтелде.
Күренекле совет әдәбияты галиме, СССР Фәннәр
академиясе член-корреспонденты Г. И. Ломидзе
үзенең күп милләтле совет әдәбиятларының
теориясенә, тарихына караган хезмәтләре белән
әдәбият белгечләренә һәм язучыларга, укучыларга
яхшы таныш.
Күптән түгел ул. институтның эше белән
якыннан танышу теләге белән, Казанда булды. -
Ул шәһәр филологлары, югары уку
йортларындагы әдәбият укытучылары пәм
республика яшь ижат көчләре семинарында
катнашучылар белән очрашып, хәзерге әдәбият
фәненең актуаль бурычларына кагылышлы
мәсьәләләр турында сөйләде, татар әдәбиятының
алты томлык тарихын язу-
вын барыши белән, 1978 елда Казанда хәзерге
әдәбиятта социалистик реализмның эстетика һәм
поэтика проблемаларына багышланып
үткәреләчәк бөтенсоюз конференциясенә
хәзерлекнең торышы белән кызыксынды.
♦ *
Әдәбият секторының чираттагы утырышында
татар әдәбияты классикларының карлар
җыелмасын басу буенча оешты рылган махсус
текстологик группаның эш оланы турында сүз
барды 1977—80 еллар оланына М Гафури
әсәрләренең дүрт томлыгын. Г. Камал әсәрләренең
өчтомлыгын, һ. Такташ әсәрләренең өч томлыгын
әзерләү кертелде
ТАТАРСТАН ТУРЫНДА
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
Мордовия китап нәшриятында И Д Воронинның
«Мордовиядә әдәбият эшлекле- ләре һәм әдәби
урыннар» (рус телендә) дигән китабы чыкты.
Автор Мордовиядә туган татар язучылары Ш.
Камал, һ. Так таш һәм Г Әпсәләмовларныц
кыскача биографиясенә һәм иҗатына туктала.
«Большая советская энцнклопедия»нең (3 иче
басма) 25 иче томы чыкты. Әлеге томда Татарстан
Автономияле Совет Социалистик
Республикасының картасы, табигате, дәүләт
төзелеше, халкы, тарихы, халык хуҗалыгы,
сәламәтлек саклау, укыту-агарту эшләре, фән һәм
фәнни учреждениеләре матбугаты, радно-
телевидение. әдәбият, архитектура һәм сынлы
сәнгате, музыкасы, театрлары турында кыскача
мәгълүматлар урнаштырылган
Шулай ук бу томда Г Камал исемен - ■We татар
дәүләт академия театры. М Ж -э лил исемендәге
татар дәүләт опера һәм балет театры, татар теле
һәм татарлар хакында белешмә материаллар бар Бу
материалларда Идел буе шәһәрләренең урта
гасырда ук югары культуралы булулары
күрсәтелгән. Жыентык — Идел буенда археологик
экспедиция эшләренең 3 иче чыгарылышы
I Мәскәүдә «Советский композитор» нәш- Нашидл
«Россия му гыкасы» дигән ки тавмын 2 иче
чыгарылышы дөнья күрде
Татарстан музыка сәнгатенә дә зур Урый
бирел,ән
ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ
Югославия Социалистик Федератив
^Иублимасының Любл яндагы «Млалинска «мята»
нәшрияты татар халык әкиятләрен **■*" телен 1Ә
бастырып МЬПЛрДЫ Klll.ni ’УР форматта. 222
биттән тора «Алтын кош» (Планетабыз халыклары
әкиятләре) сериясендә чыккан бу китапны атаклы
словен язучысы Нада Крайгер тәрҗемә иткән.
Жыентыкка «Камыр батыр». «Унберенче Әхмәт».
«Гөлчәчәк». «Алпамша». «Шүрәле».
«Саламторхан». «Алтын балдак» һәм башка бик
күп татар халык әкиятләре кергән.
«МИНЕМ ЯРАТКАН ШӘҺӘРЕМ»
Казан телевидениесенең кинодокумент-
чылары төшергән төсле телевизион фильм шулай
атала Республикабыз башкаласы Казанның үткәне,
бүгенгесе турындагы бу фильм Татарстан
тамашачыларына инде күрсәтелде Үзәк
телевидение аша аны Бөек Октябрьның 60
еллыгына багышланган «Илебез шәһәрләре»
циклында төсле программа буенча күрергә
мөмкин.
РӘССАМНАР - МӘСКӘҮДӘ
Бөтенроссия театр җәмгыятенең Мәскәү- дәге
күргәзмә залында Татарстан театр художниклары
күргәзмәсе булды Күргәзмәдә унсигез
художнигыбызның йөзгә якын декорация, костюм
һәм курчак эскизлары күрсәтелде
Театр художникларының күргәзмәгә куелган
эшләрендә милли үзенчәлек калку чагылган
Художник М. Сутюшевның «Галиябану».
«Миләүшәнең туган көне» спектакльләренә.
художниклар Ә Тумашев. Э. Гельмс тарафыннан
Җ Фәйзинең «Баш магым» музыкаль комедиясенә
ясалган эскизлары. Сперанскаяның Татар дәүләт
җыр һәм бию ансамбле өчен ясаган костюм
үрнәкләре зур кызыксыну белән каралды Мәскәү
сәнгать белгечләре ул костюмнарны аерата
билгеләп үттеләр
КУРЧАКЧЫ АРТИСТЛАР
ТОРМЫШЫННАН
Партия Үзәк Комитетының иҗади яшьләр
белән эшләүне яхшырта бару турындагы карарын
тормышка ашыруда Казан курчак театры
коллективы эшлекле чаралар күрә. Театр
училищесы студентлары көче белән планнан тыш
спектакль чыгару шуның бер дәлиле Театр
дирекция - яшьләрнең беренче хезмәтен — «Ал
чәчәк» әкнят-спектаклен КамАЗ төзүчеләр! ә кур
сәтүдән башлады Студентлар бер уңайдан завод
төзелешләрендә. Түбән Кама. Зәй. нефтьчеләр
шәһәрләрендә кызыклы очрашулар уздырдылар,
шефлык тәртибендә концертлар бирделәр
Бөек Октябрь социалистик революциясенең
60еллыгы уңае белән курчак театры коллективы
ветераннар кичәсе уткәрде. Театрда 40 еллап
эшләгән һәм бу ген дә коллективка актив ярдәм
күрсәтүче вете
раннар Татарстанның атказанган артистлары В.
Гаффаров. М. Хнсамова. Татарстанның атказанган
культура работнигы А. Юрусов, артистлар С.
Йосыпова. Н. Кириллов. Р. Хәбибуллина, баянчы
А. Низа- метдннованы Татарстан Культура
министрлыгы исеменнән театр директоры Мансур
Шиһапов котлады, аларга Почет грамоталары һәм
истәлекле бүләкләр тапшырды.
КАЗАН МӘКТӘБЕНДӘ
БАРАТЫНСКИЙ МУЗЕЕ
Ленин районындагы 34 нче мәктәпнең бер
бүлмәсе безне XIX гасыр белән таныштыра. Ул
музейга ике мең ярым чамасы экспонат куелган:
рус шагыйре Евгений Баратынский
замандашларының рәсемнәре һәм гравюралары,
шул заман китаплары һәм грамоталары, инде
күптән саргайган кулъязмалары Аларны укытучы
Вера Загвоздкина җитәкләгән түгәрәк —
Баратынский поэзиясен сөючеләр түгәрәге
членнары дүрт ел буе җентекләп җыйган. Музейны
ачканда. Казанга килеп, шагыйрьнең
оныкларының оныклары, аның тормышы һәм
иҗатын өйрәнүче галимнәр катнашты Шул
оныклардан — зур белемле, мәгърифәтче Ксенья
Николаевна заманында Казан тирәсендәге
Шушара авылында мәктәп ачкан һәм крестьян
балаларын укыткан. 1918 елда һәлак булган Алек-
сандр Баратынский Казан рәссамы Фешин шәкерте
булган.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
*
Нефтьчеләрнең Техника йортында шигырь
бәйрәменә багышланган әдәби-музы- каль кичә
булды. Кичәне кереш сүз белән Әлмәт шәһәр
советының культура бүлеге мөдире М Атнагулов
ачты Алга әйдәүче поэзия турында шагыйрә
Саҗидә Сөләйманова сөйләде Кичәнең әдәби
өлешендә шагыйрьләрдән С Сөләйманова, К Була-
това, Дм. Матвеев. И Винокуров һәм’Әлмәт
берләшмәсе членнары үзләренең яңа шигырьләрен
укыдылар Концерт өлешендә Г. Тукай. М Җәлил,
Ф Кәрим һәм хәзерге татар совет шагыйрьләренең
шигырьләре. алар сүзләренә язылган җырлар яң-
гырады.
Кичәдә язучыларның автографлары белән
китап сату оештырылды. Шәһәр хезмәт ияләре,
язучылар һәм мәк гәп балалары көндез Ленин,
Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар.

* *
Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә
шагыйрә Сажидә Сөләйманова белән очрашу
булды Ул берләшмә членнарыннан төзүче Сәлимә
Шәрипова, укытучы Рәйсә Фәхразиева, Фирая
Хәлиуллинаның шигырьләренә анализ ясады
Утырышта яшь тәнкыйтьче Равил Лотфуллин. яшь
шагыйрьләрдән Мәхмүт Газизов. Хәниф Хөс-
нуллин һәм «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре
чыгыш ясады. Икенче көнне С. Сөләйманова һәм
«Ләйсән» әдәби берләшмәсе членнары Тукай
районы Биклән авылы клубында әдәби кичәдә
катнаштылар. Биклән урта мәктәбе каршында
оештырылган Габдулла Тукай музеена китаплар
бүләк иттеләр.
Язучы Ә Маликов Алма-Ата. Ташкент
шәһәрләрендә ижат командировкасында булды Ул
Көньяк Сахалинны япон импе- ралнстларыннан
азат итүдә катнашкан сугыш ветераннары белән
очрашты, яна әсәре өчен материаллар җыйнады.

* *
Баулыдагы «Зәңгәр офыклар» әдәби
берләшмәсе утырышында Җәмит Рәхнмов һәм
Альберт Хәсәнов яшь авторларның әсәрләрен
тикшерделәр. Баулы эшчеләр поселогыннан һәм
авыллардан килгән авторлар үзләренең хикәя,
шигырьләрен укыды Иң яхшы дигәннәре әдәби
биткә тәкъдим ителде.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен СССР Художниклар союзы члены Илдар К а
с ы й м о в и ч 3 а р н- п о в к а Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1977 ел. 11
май Указы нигезендә Татарстан АССРнын ат-
казанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем
бирелде.