БЫЛБЫЛЛАР САЙРАТУЧЫ
о| Л |7 Д елда Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгатенең икенче декадасы баре.
I Я «1U ^РамнаРДа Казагыстанның дәүләт гимны яңгырый. Зур театр сәхнәсендә 'Абай» операсы куела. Башкалага килгән үзешчән артистлар «Алтын бодай». «Ватаным», «Мәскәүгә сәлам» җырларын җырлый. Кызлар хореографик ансамбле «Казакъ вальсы»н бии. Бибигөл Түлөгәнева, Кормангазы исемендәге халык кораллары оркестрына кушылып, «Былбыл» җырын башкара. Алкышлар, алкышлар! Башкала җәмәгатьчелеге ул әсәрләрнең авторын — очкын карашлы, озынча йөзле, җитез хәрәкәтле сөйкемле бу кешене «Егет икәнсез, Хәмиди!», «Былбыл»ыгыз искиткеч!», «һәр жанрда да иҗатыгыз былбыллар сайравына тиң!» дип күтәреп ала. Таләпчән Мәскәү тамашачылары аңа ихлас күңелдән кул чаба, күренекле композиторлар Казагыстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Латыйф Хәмиди әсәрләренә югары бәя бирә. Хөкүмәтебез композиторны икенче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли.
Хәзерге Татарстанның Апае районы Бүәле авылы крестьяны Габделхәй, жән асрауны кайгыртудан башы чыкмавына туеп, Донбасста шахтер, Кавказ заводларында тимерче булып эшләгәндә һәм, ниһаять, 1913 елда хәзерге Үзбәкстанның Кәттә Курган шәһәренә килеп урнашканда улы Латыйф шушындый дәрәҗәләргә ирешер дип уена да китерә алмагандыр. Бүәленең яшел чирәмендә аунап үскән, татар халык җырларының үзәк өзгеч моңына сихерләнгән малайның киләчәктә кем буласын күзаллау шактый читен була. Дөрес, ул зирәклеген бик иртә күрсәтә, кечкенәдән үк агасы Кәлимулладан укырга-язарга өйрәнә. Кәттә Курган мәдрәсәсенә аны туры- дан-туры икенче класска алалар. Әмма, чәчәккә бөреләнеп тә җимеш бирә алмый калган үсемлек кебек, якты киләчәктән мәхрүм ителгән татар малайлары аз булганмыни ул чакта?!
Бәхеткә каршы, Латыйф иҗтимагый тормышта яңа дулкыннар күтәрелгәндә, саф җилләр исә башлаганда—1906 елның 17 июлендә туа. Революцион хәрәкәт тәэсире Кәттә Курганга да килеп җитә. Зариф Кадыйровның җәдит мәктәбендә җыр дөресе гамәлгә кертелә. 1916 елда укыта башлаган Гыймат Тимербулатоәның музыкага һәвәслек уятырга тырышуы шәкертләрнең сәнгать белән кызыксынуын тагын да көчәйтә. Латыйф аңардан мандолинада уйнарга өйрәнә, үзешчән түгәрәктә хор белен «Тәфтиләү», «Кара урман», «Зиләйлүк»ләрне җырлыйлар.
Революциядән соң Гыймат Тимербулатов шәһәр мәгариф бүлеге мөдире итеп , билгеләнә. Аның инициативасы белән Кәттә Курганда балалар музыка мәктәбе ачыла. Латыйф шунда башта фортепьяно, соңрак скрипка классында өч ел укый. , 1920 елда ул Ташкент татар мәгариф институтына (соңыннан азчылык милләтләр мәгариф институты) керә. Студентлар арасында сәләтле кешеләр шактый була.. Скрипкачы Каюм Байбуров (ул соңыннан СССР Зур театры оркестрында уйный) композитор һәм пианиночы Исхак Хәмзин, гитарачы Салих Сәлихов, мандолина һа* гармунда уйнаучы Ибраһим Мөхтәров һәм башка татарлар да шунда укый. Институтта хор, сынлы сәнгать, драма, әдәбият түгәрәкләре эшли.
20нче елларда татар .мәгариф институты (ул Белем йорты дип тә йөртелә) Ташкентта яшәүче татарларның мәдәни үзәге буларак таныла. Аның директоры Габдулла Биги югары культуралы, укымышлы кеше була. Монда татар теле һәм әдәбиятын Нигъмәт Хакими, Габдрахман Сәгъдиләр укыта. Укучылар әдәби кичәләр, диспутларда катнашырга һәвәсләндерелә. Шигырь-хикәяләр, рефератлар язу, кулъязма газета-журналлар чыгару. спектакльләр кую гадәти нәрсәгә әйләнә. Әдәби кичәләрдә Гыйбад Алпаров. Һади Такташ, Зариф Бәшири, 1921 елда Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Мәрьям Сульеа, гастрольгә килгән вакытларында Газиз Әл- мохәммәтов, Солтан Габәши һәм башка сәнгать эшлеклеләре йөри. Пушкин, Гоголь, Лермонтов урамнары чатындагы Белем йорты кырмыска оясы кебек кайнап тора. Киләчәктә үзбәк совет матбугатында җигелеп эшләячәк Шәриф Булат, шәрык хатын-кызлары арасыннан «Праада»иың беренче үз хәбәрчесе була-чак Әминә Абдуллина, ябык гәүдәле, иякләреннән
рыннан атлый-атлый, өрек агачлары төбенә утырып хәл ала-ала,
Тиктормас Латыйф, бер карасаң, ясаган сурәтләрен күтәреп рәсем укытучысы «ныңда бөтерелә, икенче карасаң, тотлыгуын бетерер өчен җыр күнегүләре үтә •исе сәгатьләр буе күренекле әдәбиятчы галим Габдрахман Сәгъдигә ияреп йөри Кичләрен исә аны театрда яки Белем йортындагы әдәби-муэыкаль кичәләрдә очра- ’ырга мөмкин. Шуның өстәвенә, уйгыр һәвәскәрләренең «Күк күлмәкләр» сәнгать түгәрәген аякка бастыру, тулай торак коридорына вакытлыча куелган пианинода «үтыкаль күнекмәләр эшләү һәм иптәшләрен сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләү .. Ничек барысына да өлгерә ул?
Музыкаль түгәрәкләргә композитор Ф. П. Вынежнев җитәкчелек итә. ул татар. Уигыр көйләрен гармонияләштерә. Фортепиано, скрипка буенча да Белем йортына *»«хсус белемле укытучылар чакырыла. Латыйф һәрнәрсәдә үзен сынап карарга гмрыша: әле пианино уйный, әле кулына мандолина яки скрипка, әле каләм-каран- Л«ш, иыл-каләм ала. Нигъмәт Хәкими, Габдрахман Сәгъдиләр аңардаи язучы чыга- чиына өмет бепдероп, гел үсендереп торалар. Хәер, алар Латыйфның озын камыш ®*₽“*лары клаөишлар өстеннән җитез йөгереп, сихри моңнар чыгарганда тагын да әсәрләнә төшә сыман. Әле ул аларга сүзен дә. көен дә үзе чыгарган «Ягим б«пв» җырын җырлап күрсәтмәгән. (Белем йортында ятимнәр ишле!) Тагын бераз **•₽’•« килә, тик вакыты бик кысынкы аның татар мәктәпләрендәге үзешчәннәр 'үгврәкләренә ярдәм итәргә йөри, Кызылкиягә һәм Ташкент янындагы татар авылы ^**°рганга гастрольләргә бара. Казан, Уфа артистлары кунакка килсә дә. «Хәми- **■ зинһар коткара күр!» дип, аны аккомпаниатор булырга чакыралар. Асия Измай- ш,"<еллс бер фәрештә өндәсә, ничек карышмак кирәк? Әдәбиятка һәвәсләр ,ПЛ* ни**®Дәр. 9 музыкант булырга әзерлекләре җиткән укучылар бик аз. Выиежнеа
бала йон төртеп чыгып килгән
аксыл чырайлы Латыйф Хәмидиләр Ташкентның хозур урамнарындагы арык буйла
үзләренең беренче
мәкалә, шигырь, нәсерләрен иҗат итәләр һәм бергәләшеп • Кызыл укучы» кулъязма журналын барлыкка китерәләр. Кайчак кулдан берничә данә күчереп язылган, кайчак ротаторда күбәйтелгән ул журналны укыр өчен шәһәрнең әллә кайсы тарафларыннан Белем йортына әдәбият сөючеләр килә.
Латыйфны әдәби тел хакындагы бәхәсләр дә кызыксындыра, ул ятактагы күршесе Кәшфи Бөдәйли белән ярыша-ярыша онытылган сүзләрне кертеп шигырьләр •тарга — телне^баетырга керешә1 Алар шул кадәр мавыга, кайнарлана, моннан соң инде үз көчләрен —аз да түгел, куп тә түгел — поэма иҗат итүдә сынарга була- •ар| Такташтан калышырга ярыймы соң!
абыйсы еле аны халык кораллары оркестрына җитәкчелек иткәндә үзенә ярдәмче итеп тә билгеләде, рояль, скрипка уйнавын да хуплап тора. Егетнең күңелендә әле тагын бер вальс һәм бер марш борынлап килә. Менә алар шушы 1922 елда беренче тапкыр яңгырарга тиеш.
«Беренче вальсвны һәм «Комсомол, алга!» маршын Ташкенттагы татар яшьләре яратып каршылый, алар концертларда башкарыла башлый. Канатланган Латыйф, ниһаять, үзен музыкага багышларга карар кыла һәм 1924 елда, Солтан Габәши Казанга килергә тәкъдим иткәч, күп уйлап тормастан юлга да чыга.
Латыйф Хәмиди туган җиренә сагынып, дулкынланып, зур өмет һәм хыяллар белән кайта. Ташкенттагы татар мәдәни учаклары нинди генә җанлы һәм шаулы булмасын, Татарстан башкаласындагы колачка тиңләшә алмый, әлбәттә. Милли башкалага әйләнгәч, Казанга бөтен яклардан .язучы, журналист, артист, рәссам, галим, музыкантлар агыла. Офыклар киңәйгәннән-киңәя, көчләр куәтләнгәннән-иуәтләнә. Чөнки Октябрьның шифалы җилләре шәһәрне чын мәгънәсендә «Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»га әверелдереп килә.
Әмма Казан музыка училищесында әлегә композиторлык бүлеге ачылмаган икән. Скрипкачы булыр иде — бармаклары ката төшкән, диләр. Аннары үзе дә көй чыгарырга комарлана бит әле ул. Нишләргә? Казанга элегрәк кайтып урнашкан танышлары киңәшен тотып, ул татарның беренче музыканты Заһидулла Яруллин белән бергә музыкаль салоннарның берсендә пианино уйный, педагогия техникумының хор һәм музыка түгәрәген җитәкләүне өстенә ала, шул ук техникумның икенче курсында үзе дә белемен күтәрә торырга була.
Хәзерге педагогия институты бинасында урнашкан техникум ул чагында Казанның мәдәни әһелләре кайный торган төбәк була. Кави Нәҗми, Гадел Кутуй һәм башка язучылар студентлар алдында чыгыш ясарга килеп кенә тора, Салих Сәйдә- шев еш күренә, артистлар өзелми. Солтан Габәши анда җыр дәресләре бирә. Тиз аралашып китүчән Латыйф һәммәсе белән таныша, Әнәс Камал, Газизә Әхмәтовалар белән бергә «Йодрык» исемле стена газетасын чыгара. Чәнечкеле-көлкеле материал-ларны төне буе язалар, иртән чыгарып эләләр. Өлгермәүче укучыга, чәч бөдрәләтеп, киенеп-ясанып җил куучы кызларга рәхим-шәфкать юк!
Әмма юка чалбар, кайры тун, кара ботинка кигән куе бөдрә чәчле, урта буйлы «көньяк» егеленең дәрте боларга гына исраф ителеп бетәрлек түгел! Әле кулъязма журнал чыгарырга, авыррак укучыларга дәрес аңлатырга, кичләрен техникумның салкын залында озак-озак рояльдә уйнарга да, Казан театрларына, мәдәният йортларына йөрергә дә вакыт җиткерә. Муса Җәлил һәм башка шагыйрьләр, җырчылар белән аралаша, «Күңелле яшьләр» көен иҗат итә, драма түгәрәгенә бер пьеса да язып бирә.
...1927 елның җөе. Ташкент татар мәгариф институтын тәмамлаган ике егет Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы Яңа Ярмәк авылына кайтып бара. Киң җилкәле, озын буйлысы — шушы якта туып үскән Әхмәт Сафиуллин. Аның кунагы — көнҗәлә озын чәчле, юка гәүдәле. Тыкрыктагы авыл хатыннары:
— Әхмәт өйләнгән, ахры, янында хатыныдыр иңде,— дип карап калалар.
Үзе белгәннән бирле гел читтә йөргән Латыйф дусты Әхмәт өендә бер ай кунак була, Идел буендагы татар авылы гореф-гадәтләре, табигате һәм кешеләре, җырлары һәм уеннары белән таныша, яланга чыгып таң аттыра, сандугачлар сайравын хәйран калып тыңлый. Кызларын күзли, мәҗлесләренә бара, һавасы сулап туймаслык тәмле, чәчәкләре күз явын алырлык матур, кешеләре йомшак итеп, ягымлы сузыл сөйләшә. Балыклары кармакка мул каба, җылы суы иркәли, яшел урманы җиләк белән сыйлый. Композитор булырга омтылган татар егете Яңа Ярмәкне бөтен барлыгы белән күңеленә сеңдерә. Туган моңнар шытып чыксын өчен үз халкың күкрәгеннән көч-куәт алырга кирәк бит.
Әнә җигүле ат Яңа Ярмәктән тагын Богырысланга юырта. Әхмәт аннан кире Ташкентка, Латыйф исә Мәокөүгә юнәлергә тиеш. Алтмыш чакрым арада дилбегәне әле берсе, әле икенчесе тота. Хәзер олаучы урынында Латыйф. Текә тау кашына җиткәч, Әхмәт:
___ Кая, атны үзем тотыйм? — ди.
Лапыйфның дилбегәне бирергә исәбе юк, бик аз гына булса да үзен шушы тарафлардагы крестьян кешесе сыман хис итәсе, аның рухи халәтенә керәсе килә. Ат дулый, арба торган саен катырак дебердәп тәгәри, Әхмәт кычкыра, кунак егет кәлчәккә уралган дилбегәсен ычкындырмаска азаплана һәм түзә алмыйча кьгчкы- ф рыл җибәрә. 3
— бармакларым! Бармаклары-ы-мП! т
Имтихан бирер алдыннан гына музыкантның бармаклары эштән чыкса, ирек- £ сездән ачыргаланырсың. Әмма сыдырылу, канау һәм суелу сөяккә зыян китермәгән £ икән. Арбага кысылып имгәнә язган кулы тиз арада савыга һәм Латыйф башкала- * дагы беренче музыкаль техникумның композиторлык бүлегенә кабул ителә. Монда ул журналистлыкка укырга килгән Муса Җәлил белән кабат очраша, алар бер үк < йортта фатирда тора башлыйлар.
Хәмиди Мәскәүдә тагын да тынгысызрак тормыш белән яши. Мансур Мозаф- § фароа белән бергә алар шәһәрдәге татар мәктәпләрендә җыр-музыка укыталар, j тетәр эшчеләре аеруча күп булган «Урак һәм чүкеч», «Кызыл баһадир» заводлары, 10 •Большевик» фабрикасы, метро төзүчеләр һәм коммунальчылар клубында агитбрига- ф даләрга ярдәм күрсәтәләр. Татар балаларының музьжа репертуары ярлы булуы аны _ ■Н« әсәрләр иҗат итәргә этәрә. Бу эшкә Муса Җәлил дә ныклап тотына, уңышлы rj ңырлар «Октябрь баласыпнда басыла. Аның «Беренче вальс»ы да Муса Җәлил ши- G гире белән шушында дөнья күрә. Иҗади дуслыкта утызлап җыр туа. «Комсомол. ' елга!» маршы Әхмәт Ерикәй шигыре белән «Ударниклар» журналында басыла. Композиторның беренче әсәрләре үк бик тиз халыклашып китә — демонстрация- ~ ләрдә җырлана, концертларда башкарыла, русча текст белән башка милләт тыңлау- ♦ чыларына да җиткерелә. М. Җәлил сүзләренә чыгарылган «Ленин турында җыр»ы л ■апа «халык көе» дип тәкъдим ителеп килә. Бу әсәр 1933 елда Мәскәүдә басылган •Ленин СССР халыклары җырларында» исемле җыентыкта «Татар пионерлары җыры» Дил бирелгән.
1933 елда Хәмиди редакциясендә А. Затаевич җыйган «Каэагыстан татарларының илле җыры» җыентыгы дөнья күрә. Казакъ музыкасына гашыйк А. Затаевич белен әңгәмәләр кардәш халык сәнгатенә Латыйфның да игътибарын җәлеп итә. Музыка техникумын тәмамлар алдыннан Казакъ драма театры яшь композиторны Кыегыстанга эшкә чакыра.
Л. Хәмиди Алма-Атада Казакъ драма театрының музыка буенча җитәкчесе итеп куела. Аның беренче эше драматург Ә. Таҗетдинның (Рахманкулое) казакъчага төрнеме ителгән «Документ» пьесасына музыка язу була. Шуннан соң ул М. Әүэзов- «Тенге яшен», «Кубланды» пьесаларына көй иҗат итә. Кызыл Армиянең унбиш еллыгына «Кызыл лачын» җырын яза. Әлегә кадәр үзешчәннәр репертуарыннан төш- метен бу әсәр Хәмиди иҗат иткән казакъ җырларының беренчесе була.
Л. Хәмиди радиокомитет хорын оештыруда да якыннан катнаша, казакъ халкы- *ың күренекле җырчылары Көләч Байсәетова, Корманбик Жандарбикое. Әмрә Ка- чеубаее, күп кенә язучы, рәссам, думбрачылар белән таныша, казакъ фольклорын башлый. 1935 елдан башлап Семипалат музыкаль драма театрында эшләү башка ктеһөрләргә һәм авылларга гастрольләргә йөрү аңа казакъ халкының тормыш-кәнкү- Мшеи, гореф-гадәтләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек тудыра.
Зур күләм музыкаль әсәрләр язу өчен үзенең профессиональ әзерлеге җитмә- •»и һаман җитдирәк аңлаган Латыйф Хәмиди 1936 елда Мәскәү консерваториясенең ’•тәр опера студиясенә укырга керә. Монда ул теория һәм композиторлык буенча '• и- Литинский классында Н. Җиһанов, Ф Яруллин, М Мозаффаров. С. Сәйдәшев- "•Р белән бергә белем ала. 1938 елда диплом эше сыйфатында «Татар темаларына сюитасы» языл, студияне тәмамлый. Ленинградта «Аманкилде» фильмында <ИН0<4 тешәп кайтып килүче артистлар Сиркө Куҗамкулов, Калибәк Куанычбаев, Һлү6«и Умырэакоа, Мәскеүгә килгән язучы Мохтар Әүэзовлар аны Казагыстанга кай- казакъ халкының профессиональ сәнгатен тернәкләндерүдә катнашырга өнди.
,Ч'"Ф ага, татар халкының бүгтән кардәш халыклар арасында мәгърифәт тарату, “•*** уеүлөрене булышлык күрсәтү традицияләрен истә тотып, бу мактаулы эшнең ******’ан тирән аңлап, Алма-Атага кайта һәм хәзергә Кормангазы исемендәге
халык коралалры оркестрының дирижеры хезмәтенә керешә.
Бу вакытта оркестр казакъ халык көйләрен генә уйный, башкаручылар әле нота грамотасын да үзләштереп җиткермәгән була. Латыйф ага үзенең хезмәтен әнә шул нота танырга өйрәтүдән, казакъ халык көйләрен оркестрга салудан башлый. Озакламый репертуар, «Киленкәй», «Кара юрга» кебек халык көйләре белән бергә, халык композиторлары Сәйтек, С. Көчекбаев, шулай ук мәшһүр Гайдн, Моцарт, Глинка әсәрләре хисабына баетыла.
Л. Хәмиди 1939 елда Ка- загыстан Композиторлар союзын оештыру комитетына сайлана, 1940 елда Казакъ дәүләт капелласының художество җитәкчесе һәм дирижеры итеп билгеләнә.
Шул ук вакытта Латыйф Хәмиди композиторлык зш- чәнлеген дә суындырмый- 1939 елда симфоник оркестр өчен биш өлештән торган «Беренче казакъ сюитасы»н, яңа җырларын иҗат итә. Ул музыка училищесында казакъ халкы уен кораллары бүлеген җитәкли, ә 1944 елда консерватория ачылгач, аның укытучысы булып эшли башлый.
1943 елда Латыйф ага Әхмәт Җобанов белән бергәләп «Абай» операсын язуга керешә, ә 1944 елда инде әсәр тәмамланып, сәхнәгә куела.
Авторлар халык иҗатына таянып еллар сынавын узарлык опера иҗат иткәннәр. Операның музыкаль теле гади һәм аңлаешлы. Абайның ышандыручан образы — композиторларның зур уңышы. Музыка бу образны төрле яктан характерлый. Беренче күренештәге ария бу җәһәттән аеруча уңышлы. Монда Абайның тыныч шәхесе ачык гәүдәләнә Операда Айдар, Аҗар образлары да үсештә бирелә. Халык катнашкан күренешләр, хор, ария, ансамбльләр, яшьләрнең биюләре әсәрне баетып тора. Абай казакъ тамашачысының кайнар мәхәббәтен яулап, менә инде утыз елдан артык сәхнәдән төшми уйналып килә.
Латыйф Хәмидинең иҗаты елдан-ел колачын киңрәк җәя бара. Оперетта, симфония һәм камера музыкасы, яңа опералар, музыкаль спектакль, кинофильмнарга язылган көйләр...
«Түләгән Туктаров» операсы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын Советлар Союзы Герое Түләгәннең рус Жадаев, татар Зариф, уйгыр Саттар, кыргыз Баймат белвн бергә явыз дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыкларын, совет халыкларының дуслыгын гәүдәләндерүгә багышланган.
Матбугат билләрендә бу әсәрләр дә җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алган- Әмма «Түләгән Туктаров» һәм бигрәк тә «Жанбул» операсының беренче редакциясе, либреттоның җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бутыиавы аркасында, Л. Хәмидинең бай фантазия һәм иҗади мөмкинлекләрен ачып җиткерә алмаган әле. Хәзер композитор «Жамбул» операсының яңа вариантын иҗат итү өстендә эшли.
Уйгыр, кыргыз, таҗик, үзбәк биюләренә язган лирикасы, фортепиано, думбра, хор һәм оркестр өчен иҗат иткән әсәрләре композитор хыялының байлыгын, ань* чор һәм халкының рухи ихтыяҗларын дөрес сиземләвен исбатлый ала.
Заһид Хәбибуллин белән Латыйф Хәмиди Мәскәүнең Кызыл мәйданында.
л. Хәмиди күренекле казакъ шагыйрьләре сүзләренә олы хисле, ягымлы, матур жзәкле бик күл җырлар иҗат итте. «Ватанга акт», «Каэагыстан», «Ватан» көйләрендә in халыкның туган илгә, партиягә мәхәббәте хакында сөйли. «Сигезенче гвардия увизиясе җыры»нда атаклы панфилоачылар батырлыгын данлый. Латыйф аганың ХСР халык артисты Көләч Байсәетова башкаруындагы «Казакъ вальсы» бөтен дөнья- Ч тарала. Казакъ сугышчылары аны җырлап Варшава, Будапешт, Берлин һәм вальс- ♦ ир ватанына — Венага аяк баса. «Казакъ вальсы»ннан соң композитор «Алма-Ата», 3 ■Яз», «Былбыл», «Аккош» — барысы уннан артык вальс иҗат итә. Бу әсәрләр яшь £ 5уын казакъ композиторлары иҗатына да билгеле йогынты ясый. <
Йогынты... Латыйф Хәмиди өчен гаять зур һәм киеренке хезмәтнең нәтиҗәсен Е белдерә ул. Татар халык музыкасы тулаем пентатоникага нигезләнсә, казакъ көйлә- и рене диатоника хас. Дөрес, аңарда да пентатоник әсәрләр бар. әмма шуның нис- „ бетләрен ничек килешле сакларга соң? Казакъ көе иҗат иткәч. «Син. Латыйф татар җыры язгансың ич!» димәсләрме? Беренче адымнар әнә шундый газаплы була, шуинан соңгылары да җиңелрәк түгел. £
1940 елда Казагыстанның егерме еллыгына Сабит Мукэнов «Ике туй» музыкаль 3 радиопьесэсын яза. Шуңа музыка иҗат итүне, ай ярым вакыт бирел. Латыйф Хәмн- дигв тапшыралар. Заказчы Максытбик Мәйшекин, Калибәк Куанычбаевлар эшнең ♦ барыл чыгарына үзләре дө ышанып бетми. Әмма Казагыстанда профессиональ ком- s лоэиторлар әле яңа калка башлаган чор бу. Шуңа күрә алар төне буе тәрәзәсендә 4 ут сүнмәгән Хәмиди квартирасына өмет һәм шөбһә белән күз салып йөриләр. Көн п аралаш телефоннан шалтыратып хәлен белешәләр, Казакъта көй азмы, нигә инде шулармы файдаланмаска, дип үзара очрашкан саен тавышы-тыны чыкмаган «Латыйф * абзымига бәйләнәләр. Өенә кагьмтсалар — ишектән түргәчә бөтен җирдә аунап яткан — азек-ертык нота карамалалары күреп, көйнең инде кырык варианты язылуын ишетеп исләре китә. Композиторның өзлегүеннән куркып, театрдагы эшен туктатып торырга үгетлиләр. Ә вакыт көннән-көн кыскара бара. Ниһаять, көй әзер, дигән хәбәр! Май- шекин ашыга-ашыга килеп кергәндә Хәмиди себерке тотып бүлмәсендәге кәгазьләрем җыештырыл йөри. Кунак, кирәкле ноталарның да юкка чыгуыннан куркып, «абзый», яраклысын да аз ертмагандыр инде дип уйлап, хуҗаның себеркесен ташлата, Латыйф бик нык дулкынлана, көен башлап җибәрә алмый аптырый Ниһаять, озын бармаклар клавишлар өстеннән йөгерә, көй яңгырый. Үз колагына үзе ышанмаган Майшекин телефонга үрелә һәм Көләч Байсөетованы. тагын бер-ике иптәшен тиз генә Хәмиди өенә чакыра. Тузгыган бүлмәдә Көләч, Максытбик, Калибәкләр беренче казакъ вальсын тыңлыйлар. Соклану һәм хуплау авазлары яңгырый. Хәмиди «» башта аларга ышанмый тора, аннары үзе җыйнаган, Затаеаич туплаган йөзләрчә мзакь көйләрен күңеленнән уздырып, көне-төне яңа аһәңнәр эзләвен. Җидесу һәм Семипалат якларындагы авылларда дистәләрчә очрашуларын, бетмәс-төкәнмәс шик- |Щ«бһеләрен хәтердән кичереп елмая. Димәк, тикмәгә генә көч түкмәгән, димәк, ■илечәктә куанычлы минутлар аз булмас әле.
Композиторның казакъ музыкасы өлкәсендәге иҗаты әнә шулай башлана. Еллар У’У белән кыюлык, тәҗрибә һәм сиземләве арта. Бөек Ватан сугышыннан соң иҗат «•лсән һәм совет кешеләренең иҗади хезмәтенә, тынычлыкны саклауга багьшзлан- '•И «Тынычлык байраклары», «Алпын бодай», «Каэагыстан чирәм җиренә» һ. 6. көй- "ореңдә төсмерләр байлыгы, ритмик ачыклык, дәрт бөркелеп тора.
Композитор казакъ балаларын да онытмый. Аның «Укыйк, балалар». «Ян, учак!» ■Мноал турында җыр» һ. б. әсәрләре сәхнәдә, радио, телевидение аша да даими •Үырап тора Алар калку аһәңнәре, тиз отышлы булуы, гади формасы белән ’’“Ч'лврлык казанды. Автор казакъ совет җырын яңа интонация һәм ритмик боры- •ышлар белән баета. Аның «Балалар өчен фортепиано пьесалары» җыентыгы музы"* мәктәпләренең башлангыч классларында киң файдаланыла »
Ико йөз илле җыр һәм көй — композиторның казакъ халык музыка иҗатын җыю- '• керткән өлеше әнә шундый. Абайның Латыйф ага язып алган унсигез җыры бөек
Һем көйченең иҗади мирасын иң дөрес теркәгән вариант ител бәяләнә. 1<0мпо»итор халык җәүһәрләрен эшкәртеп, баетып, оркестрга салып халыкның үзенә ” бүләк итә.
бу уңайдан без аның татар халык көйләрен дә. хор. фортепиано эчен эшкәр-
туен Һәм оркестрга салуын искә алып китәргә тиеш. «Каз канаты», «Галиябану», «С есте», «Ком бураны» һ. б. кейләр Латыйф аганың тылсымлы каләме ярдәменд! бетенләй көтелмәгән яклары белән җемелдәп китәләр, тыңлаучыларны әсир итәләр Аның бу эше әле дә тукталганы юк. Ул «Су буйлап», «Сарман», «Шомыртымпнь капелла өчен эшкәртеп, 1964 елны Мәскәүлең «Советский композитор» нәшриятын да аерым җыентык итеп бастырып чыгарды.
Л. Хәмиди өендә булган кеше иң мәртәбәле урынга эленгән Салих Сәйдәше! рәсеменә, җырчылар Фәридә Кудашова, Әлфия Афзалова портретларына, китаг киштәләрендәге татар язучыларының том-том әсәрләр җыелмасына игътибар итм* калмый. Боларның һәммәсе квартир хуҗасының туган халкына бетмәс-тәкәнмәс мәхәббәт хисләре хакында сөйли.
Алмасын, алмасын, Өз, агачта калмасын. Зур уңышның бәйрәме, Дәртле җырлар яңгырасын!
Бу сүзләрне уку белән ягымлы, йомшак бер көй күңелдә яңгырый башлый. Ул бик тиз хәтердә кала, җыйнак, гади, йөгерек булуы сәбәпле аны тавыш мөмкинлекләре әллә ни зур булмаган кеше дә рәхәтләнеп җырлый ала. Бүәледән ерак- түгел Түбән Балтай авылы мәктәбендә укыганда без өйрәнгән беренче җырлардан иде ул. Класс тәрәзәсеннән яшел бакчалар, алтын иген кырлары күренә, «Аллы-гөлле гөлчәчәкләр бакчабызны ямьләде, килде язгы дәртле эшнең ямьле хезмәт бәйрәме» сүзләре телгә нрексездән үзләре килеп керә, көе чирәмле сукмактан аллаганда да колакта чыңлый иде.
«Уңыш бәйрәмендә» дигән бу җыр татар балаларының ничәмә буынына ләззәт бирде икән инде? Олылардан күпме кеше аны басу буйлап барганда көйләмәгән дә, берәр кая китте исә, туган якларын шул авазларга уралган хәлдә күз алдына китереп сагынмаган икән?!
Латыйф аны уналты яшендә иҗат иткән һәм «Беренче вальс» дип аггаган. Бу чорда ул язучылык белән дә мавыккан һәм, әйткәнебезчә, беренче җырларының барысына да сүзләрне үзе язган. Казанда һәм Мәскәүдө укыганда күренекле татар шагыйрьләре белән дуслашкач, сүзгә кытлык бетә — Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәйләр илһам кузгатырлык шигырьләрен композиторга үзләре китереп бирәләр. Л. Хәмиди шагыйрь Муса Җәлил белән аеруча якынаеп китә һәм аңардан элек иҗат иткән кәйләренә дә яңа сүзләр яздырып ала. Әнә шулай, «Беренче вальс» көе Җәлил шигыре белән кушылып, «Уңыш бәйрәмендә» җырына әйләнә.
Илебезне өзелеп сөйгән өчен
Зур тезелешкә көчне бирдек без_.
(«Күңелле яшьләр».)
Казан радиосы аша еш яңгырый бу җыр. Хатын-кызлар ансамбле башкара. Көй күтәренке рухлы, яшьләрнең дәртен, күңел омтылышларын матур тасвирлый. Монысының да сүзләрен М. Җәлил язган. Хәмидинең музыка техникумында уку чоры истәлеге ул. Мәскәү консерваториясендә укыганда, Алма-Атада яшәгәндә, әле соңгы елларда гына да (әйтик, Хәсән Туфан сүзләренә чыгарган «Иртәләрен, кичләрен» әсәре) Лалыйф ага байтак татар җыры иҗат итә.
Латыйф аганың әдәби иҗат белән мавыгуын шулай ук зурлап телгә алырга мөмкин. Аңарда бу хиреслекне революциядән соң Кәттә Курганга килгән шагыйрв Гыйффәт туташ уята. Әле шундагы мәктәптә укыганда ук булачак композитор шигырьләр, мәкаләләр, бер хикәя яза, алар Сәмәркантта чыга торган «Балалар юлдашы» журналының 1919 елгы саннарында басыла. 1925 елда аның шигырьләре «Тулкыннарда» дигән җыентыкка туплана. Бу җыентык Хәмидинең әдәбиятка кереп китәргә дә зур мөмкинлеге булуы турында сөйли. Аның Татарстан матбугатында чыккан беренче шигырьләрен 1925 елда Галиөсгар Камал редакцияләп бастыра. Соңыннан бөтен көчен музыкага бирсә дә. ул арантирә әдәби әсәрләр язуын Да дәвам итә. Муса Җәлилгә багышлап иҗат иткән бер шигыре казакъ яшьләр газетасында әле күптән түгел генә дөнья күрде. Казагыстанның халык артистлары игезәк
Абдуллиннарга багышланган «Сәнгатьтәге тормыш» китабын да укучылар яратты, былтыр аның икенче басмасы чыгарылды. Казакъ, рус, татар матбугатында басылган куп санлы мәкаләләре, истәлекләре. Кормангазы исемендәге сәнгать институтының доценты буларак язган фәнни тикшеренүләре, дәреслекләре Латыйф аганың эрудициясенә, белем колачына дәлил булып тора. Ул төзегән «Думбра өчен этюдлар», «Кораллаштыру буенча мәсьәләләр җыентыгы һәм дәреслек», «Дирижерлык техникасы» музыка серләрен өйрәнүчеләргә файдалы кулланмалар булды.
Югары музыкаль уку йортында казакъ халкының милли уен коралы думбрадан беренче мәртәбә сабак бирү һәм аның дәреслеген язу безнең якташыбыз, Казагыс- танның халык артисты Латыйф Хәмиди бәхетенә туры килә. Ул дәреслекнең инде дүртенче басмасы чыгарылу — авторга бирелгән иң югары бәя.
Л. Хамидинең бер мәкаләсе «Казагыстан татарларының халык музыкасы» дип атала, Ул анда Казагыстаида җыелган татар җырлары, аларның үзенчәлекләре, Казан татарлары җырыннан кайсы яклары белән аерылулары турында кызыклы күзәтүләр ясый.
Латыйф Хәмиди исеме Казанда да, Алма-Атада да тирән хөрмәт белән телгә алына. Үзенең бөтен табигате белән интернационалист булган композиторның иҗаты илебез халыклары тарафыннан яратып кабул ителә.
Латыйф ага Урта Азиядә яшәүче татарларның культурасы үсеше һәм аның кадрлары, татар кулъязма журналлары яки фотография, архитектура яки этнография турында сәгатьләр буе бик кызыклы нәрсәләр сөйли ала. Аның әнә шулай кызыксыну диапазоны киңлеге, күпне белүе, һәр мәсьәләгә үз карашы булу, ачык йөзе, рухи юмартлыгы бик күп атаклы кешеләрнең игътибарын тартып килгән. Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Хәйретдин Мөҗәй, СССР халык артисты, Мәскәү консерваториясе ректоры А. В. Свешников, Мохтар Әүээов, Нәҗип Җиһанов һ. 6. аны югары бәялиләр. Композиторның архивында аларның хатлары, бүләк иткән рәсемнәре, әсәрләре саклана. Алтмыш яшь тулуын бәйрәм иткәндә Татарстан һәм башка тугандаш республикалардан килгән котлаулар арасында СССР Композиторлар союзы идарәсе җибәргән адрес та бар. Аңа илебезнең Арам Хачатурян. Вано Мурадели, Тихон Хренников кебек атаклы музыка эшлеклеләре кул куйган. Ә җитмеш яшь тулу белән аның күкрәгенә өченче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тагылды.
Алма-Ата шәһәр советы депутаты, Казагыстан Композиторлар союзының идарәсе. Казагыстан башкаласындагы байтак иҗади оешмаларның художество советы члены булган бу кеше белән җентекләбрәк танышырга теләүчеләр А Юсфынның Мәсхәү- Д». Б. Гыйззәтовның Алма-Атада «Латыйф Хәмиди» дигән шактый күләмле китапларыннан да тулы мәгълүмат ала алмас. Чөнки композитор һәр көнне иҗат утында яна, шуңа китапның чыгып җитмәс борын ук күпмедер дәрәҗәдә искерүе табигый. Ченки Хәмиди иҗаты аның тәрәзәсе каршындагы биеккә ургылган фонтан сыман һаман югарыга үрелә, ул иҗат композитор яшәгән Түләбаев урамындагы баһадир тирәкләр сыман куп тармаклы, туган авылы Бүәле чишмәләренең суы кебек татлы һем шифалы.
Якташыбызның «Былбылмын гына тыңлап карагыз. Аны СССР халык артистлары Квләч Байсеетоаа. Бибигөл Түләгәнова, безнең Наҗия Теркулова һ. б. бик яратып башкара. Колак салыгыз әле: көйнең тылсым көче сезне аллы-гөлле чәчкәләр белән капланган казакъ даласына алып китәр, шул чак сез юргаларның дәртле чабышын. Думбра зыңлавын, даладагы кылган җырын ишеткәндәй, казакъның шигъриятле тор-мышын. аның ачык зәңгәр күген, кояш нурларында иркәләнеп очкан кошларын «Үргендәй, Тукай әйтмешли, «ак күмәч белән ашарлык саф һава»сын сулагандай булырсыз. Менә шундый әсәрләр иҗат итә инде ул Латыйф Хәмиди.