БЕЗНЕҢ САФКА
Габделхәй Сабитов әдәбиятка өйрәнчек булып кипмәде. «Ялкын» журналына беренче китергән хикәясе — «Туган җир туфрагы» ук җитлеккән, күңелне кузгатырлык хикәя иде. Шуннан соң газета-журнал битләрендә J зурлар һәм балалар өчен язган хикәяләре чыгып килде. Габделхәйнең әдәби күнегүләре матбугат бит- ° ләрендә түгел, эш өстәле артында бара булса кирәк, 5 чөнки дөнья күргән әсәрләре тел тидермәслек итеп ~ эшләнгән була. Ул тормышчан, реалистик буяулар 2 белән эш итә, әдәби тел нечкәлекләренә сизгер, кеч- ф кенә штрихлар белән дә портрет тудыра белә. Мәсәлән, «Бизәкле чиләк» хикәясендәге малайны болай сурәтли «Янәшәмдә, кулына мылтык тотып, базык кына гәүдәле бер малай басып тора. Аның аягындагы резин итекләре, юка сатин чалбары тез тиңентен үлән чыгына баткан. Өстендә сары майка, башы ялангач».
Саран буяулар белән бирелгән портрет бу. Ләкин шул юлларны укыгач һәркем аны үзенчә тулыландыра, беткән чәчләрен, юеш чалбар аркылы беленеп торган
ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА
Әхәт Гаффаровны аның университетта укыган вакытыннан, журналистика өлкәсендә эшләгән эшләре иҗади ларчалары, зарисоекалары аша белом. Университетны тәмамлаганда ул диплом эше итеп иҗади хезмәтләрен тәкъдим иткән иде. Ул дипломны ГЭК иң югары бәягә лаек дип тапты. Хәзер менә аның «Әҗәт» исемле беренче китабы басылып чыкты. Журналист буларак вакытлы матбугатта актив катнашып килүче Әхәтне шушы җыентыгы белән Язучылар союзына член итеп алырга ярый дип уйлыйм.
Җыентыктагы дүрт әсәр үзләренең эчке мәгънәләре, фәлсәфи фикерләре белән бер-берсено кушылалар: Әхәт Гаффаровны сугыш яралары борчый, сугыш
177
Малайның кояшта агарып
свякчел тез башларын күргәндәй буласың. Шулай тәэсир көче һәр хикәядә бар Хикәяләре күләм ягыннан артык зур түгел. Әмма геройларының эчке дөньясын ачуда, бүгенге көн кешеләренең омтылышын күрсәтүдә бу мәйданны ул шактый уңышлы файдалана.
Яшь китап сөючеләр аның «Туган җир туфрагы», «Карурманның күзләре бар», «Үлемсез Акылгали» исемле әкият һәм хикәя китаплары белән таныштылар. Соңгы елларда исә Габделхәй Сабитов драма әсәрләре дә яза башлады. Республикабызның Минэәлә театры аның «Кичерелмәс гөнаһ» һәм Лена вакыйгаларыннан алып язылган "Гарасат» пьесаларын куйды. «Үлемсез Акылгали» дигән әсәре Казан һәм Уфа курчак театрларына набул ителде.
Ч «X. У . м «
фаҗигаләре кеше язмышын көтелмәгәнчә үзгәртеп җибәрә, кеше күңеле кайгвт, моң, хәсрәт һәм сагыш белән тула, аңарда тирән психологик кичерешләр сурәтләнә. Әхәт үзе сугыш маҗараларын да, андагы хәлләрне дә күрмәгән, әлбәттә. Аталар-аналарның ачынып сөйләгән истәлекләрен ул бала чактан ук ишетеп үскән һәм — иң мөһиме — йөрәктә сүрелми торган нәфрәт утының көчен-куәтен аңлаган. Шуның көче аның хикәяләреннән бик нык сизелеп тора. «Яра» исемле күләмле генә хикәя-повестьта Әхәт Гаффаров сугыштан соң дөньяга килгән совет яшьләре карашы белән үткән көннәрне актарып чыга. Аталарның хаталары, уңай һәм кире адымнары аңарда бик күп сораулар тудыра, төрле фәлсәфи уйлануларга алып керә, һәрбер сорауга да Әхәт дөрес җавап тапкан димәс идем мин, аның белән бәхәсләшүчеләр булыр һәм ул кирәк тә. Шулай да яшь авторның кеше күңеленә керә белүен, кешенең катлаулы, вакыт-вакыт үтә дә каршылыклы хисләр өермәсендә яшәвен сурәтләү осталыгын әйтми булмый.
Ә. Гаффаровның хикәяләү теле дә бик матур, сурәтләүдә параллельлек,, фигыльләрдән котыла белү, экспрессияләр — аны өлгереп, үсеп бара торган художник итеп таныталар. Шуңа өстәп аның композиция төзүдәге оригинальлеген күрсәтергә кирәк.
ГАЗИ КАШШАФ.
Озын гына буйлы, җитди-усал күз карашлы, гаять аз сүзле бу егет, ягъни Азат Ганиев, моннан ун еллап элек миңа автобиографик повестен күтәреп килгән иде. Башлап язучыларга хас әзер-штамп сурәтләү чараларын куп куллану, сюжет-композицияне тиешенчә оештыра белмәү кебек җитешсезлекләре булса да, повесть авторның үзенчәлекле фикер йөртүе, Азатның чат үзенеке генә булган кайбер әдәби табышлары белән игътибарымны шунда ук җәлеп итте.
Берәр елдан соң без Язучылар союзының Әлмәт бүлегендә А. Ганиевнең хикәяләрен тикшердек. Бу хикәяләрдә инде Азатның югарыда әйткән сыйфатлары — берәүне дә кабатламый торган үзенчәлекле, образлы фикерләве, тынгысыз эзләнүе тагы да калку-рак күренде. Бу җәһәттән аның күләмле генә «Янәшә» хикәясе аеруча уңышлы иде һәм ул «Казан утлары»н- да басылып та чыкты. Озакламый А. Ганиевнең «Тагын күченәбез» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде һәм ул әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алды.
«Казан утларыпнда басылып чыккан «Сүзсез җыр» повесте белән А. Ганиев үзен инде җитлеккән, эзләнүчән, әдәбиятта үз сүзен әйтергә омтылучы язучы итеп танытты.
Әнә шул сыйфатлары һәм, боларга өстәп, егетнең сирәк таланты, армас тырышлыгы һәм тыйнаклыгы өчен мин Азат Ганиевне СССР Язучылар союзына лаеклы кандидат дип саныйм һәм рекомендациямне аңа эур ышаныч, якты өметләр белән бирәм.
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН.