Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ САФКА


1976 елда СССР Язучылар союзына яңа членнар итеп Татарстаннан тагын берничә иптәш кабул ителде. Шуларның икесе — яшьләр. Членлыкка тәкъдим иткәндә аларга өлкән азучыларыбыз әйткән хәерле юл теләү сүзләренең дә берәрсе белән без (аларны һәркемгә өч кеше бирә) укучыларыбыэны киләчәктә дә таныштыра барачакбыз.
Мин аны күптән беләм. Исеме аның—Адлер. Фамилиясен дә кушып әйтсәк — Адлер Тимергалин. Адлер немецча «бөркет» дигән сүз. Әтисе белән әнисе, улларына шундый яңгыравык исем кушканда, бу сүзнең чын мәгънәсен белделәр микән, юк микән — әйтеп булмый. Ләкин «адлер»ның бөркет икәнлеген белмәгән очракта да алар үз улларын киләчәктә бөркет кебек көчле һәм батыр итеп күрергә теләгәннәрдер, бил-
Ләкин Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында туган Адлер шулай да гап-гади бер малай булып үсә; башкалар кебек үк балык тота, җиләккә йөри, аксыл-саргылт чәч, зәңгәрсу күзләр, Уйчан, моңсу күзләр... Сөйләшкәндә ул дусларча, җиңелчә шаяртырга ярата, көтелмәгән тапкыр сүз әйтеп көлдереп ала. Менә аның бик үк тулы булмаган тышкы кыяфәте.
Эчке «кыяфәтенең» иң беренче сыйфаты — тыйнаклык дип әйтер идем. Аның бу тыйнаклыгы еш кына ихтыярсызлык булып та күренергә мөмкин. Шуңа күрәдер, ахрысы. илленче елларның азакларында Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли башлаган яңа танышым Адлер белән бик тиз генә якынаеп китә алмадым. Без — дипломлы әдәбиятчылар. Адлер — фән-техни- ка әдәбияты редакторы. Өенә барсаң, өстәлендә тимер-томырлар», ниндидер транзисторлар. диодлар, чыбык ураган кәтүкләр... Укыган китаплары да физика, астрономия, техника һәм гомумән шуның ише баш катыргыч нәрсәләр.
Ләкин яңа танышым белән ныграк аралашкан саен мин аның «чын» әдәбиятчыларда булмый торган кайбер хикмәтле якларын да күрә башладым. Иң элек аның фән- техника белән кирәк булган өчен генә түгел, яраткан өчен дә мавыкканлыгын аңладым. Аннары шунысы да мәгълүм булды: фән-техниканың нинди генә тармагы турында сүз чыкмасңн, ул үзен һәр нәрсәдән хәбәрдар итеп танытты һәм озакламый безнең арада үзенә күрә бер аяклы энциклопедиягә әйләнде.
Адлер авыл мәктәбендә укыган чагында ук инде барлы-юклы детальләрдән детекторлы радиоалгыч ясый, эретеп ябыштырырга, юнарга, кисәргә, чүкергә һәм башка шундый һөнәрләргә өйрәнә. Физика дәресендә аңа иң кызык, иң җиңел фән булып физика тоелса, химия дәресендә ул, бар нәрсәсен онытып, химик әверелешләр дөньясына чума. Шундый «чуму» вакытларының берсендә (мәктәп лабораториясендә тәҗрибәләр ясаганда) ул терекөмеш парлары белән агуланганын да сизми кала- Йомшак күңелле, уйчан малай, төннәрен күккә карап, айны, йолдызларны күзәтергә дә ярата. Чит планеталарга барып җитү өчен канатлар кирәклеген малай бик яхшы аңлый. Үзе яраткан, үзе теләгән китапларны укый, аннары аларны читтән эзләп тә таба башлый. Унынчы классны тәмамлаганда Адлер инде катгый фикергә килә: бернигә карамыйча ул астроном булырга тиеш! Шундый теләк белән Казанга килә.
кышкы суыкларда битен-борынын туңдырып та кер- гәли. Әмма аның бер үзенчәлеге була: тышта кар атышып, аяк-кулларын туңдырып кергәннән соң, малай, бер дөньясын онытып, китап укырга ярата.
... Хәзер дә ул ерактан ук күзгә ташланып торган «әллә кем» түгел. Уртача буй.
университетның физика-математика факультетына керү имтиханнары тапшыра. Аны астрономия бүлегенә кабул итәләр.
Әмма Адлерга университетны тәмамлау насыйп булмый — ул икенче курстан укуым ташларга мәҗбүр була. Йолдызлар, планеталар серен ачарга хыялланган егет астрономияне үзлегеннән ейрәнүен дәвам итә. Хәер, өйрәнүдән аның беркайчан да туктаганы юк. Менә әле дә аның эш бүлмәсендә Ай глобусы, кечкенә телескоп тора, өстәлендә күк йөзе карталары.
Әгәр дә мәгәр аның физика, математика, астрономия, химия, геология, биология кебек төгәл фәннәр белән мавыгуы турында сөйләп тә. Тел һәм әдәбият белән, тарих белән кызыксынуы турында берни әйтми калсак, портрет тулы булмас иде. Адлер Тимергалин нәшриятта редактор булып эшләү дәверендә «Русча-татарча техник терминнар сүзлеге»н, «Русча-татарча астрономия терминнары», «Русча-татарча авыл ху-җалыгы терминнары- сүзлекләрен төзүдә катнаша, физика, астрономия һәм гомумән техникага кагылышлы татарча терминнар булдыруда, аларны кулланышка кертүдә зур тырышлык белән эшли. Шул ук вакытта ул төзелешкә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау белән дә шөгыльләнә.
1965 елда Татарстан китап нәшриятында «Ял сәгатьләрендә» дип аталган бер китап басылып чыкты. Анда төрле башваткычлар, табышмаклар, кечкенә фокуслар, чайнворд-кроссворд кебек нәрсәләр, төрле уеннар, математика һәм логика мәсьәләләр* тупланган. Китапны Ә. Кәримуллин белән А. Тимергалиннар төзегән. Монда урнаштырылган материалларның күбесен алар үзләре иҗат иткәннәр иде
Адлер Тимергалин төрле сүзлекләр, табышмаклар, башваткычлар, логик мәсьәләләр авторы буларак та, яхшы юморист буларак та билгеле. «Чаян» журналында аның оста, үткер тел белән язылган кыска-кыска юмористик парчалары, фельетоннары кү- рвнгәләде. Аның менә шушы күп төрле мавыгуларына, кызыксынуларына тагын бер әһәмиятле детальне өстәргә кирәк. Сүз аның китап «җене» кагылган кеше булуы хакында бара. Адлер китапны укырга гына түгел, җыярга да ярата. Дөрес, китап җыю белой китап уку бер-берсенә бәйле нәрсә — укырга яратмаган кеше китапны җыярга да яратмый. Адлерның өй китапханәсендә берничә мең китабы бар. Шулар арасыннан Ш. Мәрҗани. Р. Фәхертдин әсәрләрен, атаклы философлардан Әбүгалисина. Платон, Аристотель томнарын, татар, рус һәм дөнья тарихына кагылышлы китапларны табарга мөмкин, һәм, әлбәттә, сүзлекләр, энциклопедияләр, белешмәләр... Аннары — классик матур әдәбият Татарча, русча, немецча...
Әмма әйтергә теләгәнебезнең иң кирәге шул Адлерның якын дуслары чынында физика да. химия дә, астрономия дә түгел. Аның якын дусты — әдәбият, фантастика. Күп төрле төгәл һәм гуманитар фәннәрне ул галим яисә инженер буларак түгел, фантаст буларак, язучы-художник буларак өйрәнә.
Фантастик әдәбиятта реаль булмаган тормыш, башлыча киләчәк тормыш турында сүз бара. Фантаст язучы реаль булмаган дөньяны булган итеп күз алдына китерә һәм реаль итеп, ышандыргыч итеп сурәтли. Бу очракта ул чын мәгънәсендә күрәзәлек ите. Локин бу дини-мистик күрәзәлек түгел. Фантаст язучының «күрәзәсе» тулысыңча фонн* логикага нигезләнгән була. Фантаст язучы, әгәр ул артта калырга теләмәсә, күп төрле, күп тармаклы, катлаулы һәм туктаусыз хәрәкәттәге фәнне күзәтеп барырга, аның үсеш тенденцияләрен дөрес аңларга тиеш. Бөтен дөньяга атаклы фантаст язучыларның «коеп куйган» әдәбиятчы гына булмыйча, берәр төрле фән өлкәсендә белгеч-га- лим до булуларын искә төшерсәк, мәсьәлә тагын да ачыкланыр дип уйлыйм. Мәсәлен, Американың атаклы фантасты Айзек Азимов — химия һәм микробиология профессоры. инглиз Артур Кларк — астроном, поляк Станислав Лем — медик, рус совет фантасты Иван Ефремов — геолог һәм палеонтолог һ. б. Шулай итеп, фантаст язучы— •’учы булуы белән бергә, күпмедер дәрәҗәдә галим дә һәм, әлбәттә, хыял остасы да булырга тиеш икән. Бу — бик аеыр нәрсә. Бик аз кешеләр генә мондый бәхеткә мондый югарылыкка ирешә ала.
Адлер Тимергалин шундый бәхетлеләрнең берсе 1960 елда аның «Пәһлеван каб*- ₽•• Дип аталган беренче китабы чыга. Китапка барлыгы өч хикәя тупланган һәм аның ,МТУ" битенә: «Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр» дип куелган Күрәсез «фантастик» *У*е икенче урында тора, Авторның әлеге үзен фантаст дип уйларга кыюлыгы җитми «ыман. Чыннан да, «Пәһлеван кабере» — авторының серле, хыялый жанрда беренче
ф БЕЗНЕҢ САФКА
алымы гына. Каушабрак атлаган беренче адымы. Бала чакта ят һәм караңгы урманга килеп кергәч, һәрвакыт шулай куркып-сагаеп атлыйсың. Йөрәгең җитсә, туктаусыз алга барасың, йөрәгең җитмәсә, кире борыласың я булмаса, ят җирне әйләнеп утмәкче булып, урман буйлап китәсең.
Адлер Тимергалин кире дә борылмый, әйләнеп тә үтми — үзе сайлаган авыр юлдан эз ярып турыдан китә. Беренче китаптан соң икенчесе, өченчесе дөнья күрә. 1965 елда басылып чыккан икенче китабы — «Ике хикәя, бер хыял» дип, 1967 елда чыкканы — «Ерак планетада» дип атала. Икенче китаптагы өч хикәянең бары берсе генә фантастик булса, өченче китапның титул битенә инде автор курыкмыйча: «фантастик хикәяләр» дип куя. Моннан соң ул үз-үзенә нык ышанып иҗат итә, эзләнә, яңа- дан-яңа «дөньялар», геройлар тудыра- 1969 елда аның «Мәңгелек хатирәләр», 1972 елда «Кохау ронго-ронго», 1974 елда «Космостан кунаклар» дип аталган җыентыклары басыла.
Адлер Тимергалин иҗаты, кайбер өйрәнчек хикәяләрен исәпкә алмаганда, тулы- сынча фәнни-фантастика таләпләренә җавап бирә. Билгеле, аның хикәяләрендә дә шаккатыргыч нәрсәләр тасвирлана. Аның геройлары, мәсәлән, ракеталарга утырып, башка планеталарга барып чыгалар, андагы ят, сәер тереклек ияләре белән очрашалар, я булмаса үзебезнең җирдә акыллы машиналар, төрле аппаратлар ярдәмендә искиткеч могҗизалар ясыйлар. Ләкин аларның һәрбер адымы, һәрбер эше-кыланышы һәр яктан фәнни мәгълүматлар, фәнни гипотезалар һәм логика белән ныгытылган.
Катлаулы законнарны, логик мәсьәләләрне, төрле машина-аппаратларны, ят профессия кешеләрен автор укучыга ничегрәк итеп аңлата соң, ничегрәк итеп сурәтли һәм ничегрәк итеп җиткерә соң? Бит монда, теләсәң дә, теләмәсәң дә, коры формулалардан, аңлаешсыз чит терминнардан котылып булмаячак кебек. Аннары шунысын да онытмыйк: фәнни-фантастик әсәр ул фән-техника турында белешмәлек була алмый. Барыннан да элек ул — әдәби әсәр, махсус әзерлеге булмаган укучы өчен дә яхшы аңлашыла торган саф әдәби әсәр булырга тиеш.
Адлер Тимергалин менә бу авыр һәм катлаулы мәсьәләне дә уңышлы чишә алган дип әйтәсе килә. Аның фантастик хикәяләре һәркемгә аңлаешлы татарча әдәби тел белән язылган. Махсус терминнарны автор кирәк кадәр генә, чамасын белеп кенә куллана, һәм хикәяләрне укыганда бу бөтенләй сизелми дә.
Хикәя җиңел укылсын өчен аның аңлаешлы тел белән язылуы гына җитми, әлбәттә. Әсәрнең сюжеты, идеясе тиешле дәрәҗәдә эшләнгән булмаса, бернинди «аңлаешлылык» та аны чын сәнгать әсәре итә алмаячак. Адлер Тимергалин хикәяләрен ихлас бер кызыксыну белән ялыкмыйча, йотлыгып укыйсың. Фантастика жанрында автор үзен чын мәгънәсендә хыял остасы да, сюжет остасы да итеп таныта. Сюжет корылышы, конфликтларның кискенлеге буенча аның кайбер хикәяләре («Рибб Локсның үлеме», «Җинаятьче», «Кайтыр юллар», «Кабул булсын теләгең») дөнья әдәбиятының иң яхшы фантастик әсәрләре белән янәшә куеп каралырга хаклы.
Күтәргән проблемалары буенча да Адлер дөнья әдәбиятының иң яхшы традицияләре — гуманистик идеяләрне яклау традициясе эзеннән бара. Язучының геройлары космик киңлекләрдә дә, кибернетик аппаратлар белән идарә ителә торган Җиң,тормышы шартларында Да һәр төрле яманлыкка, вәхшилеккә каршы көрәшәләр һәм җиңеп чыгалар. «Рибб Локсның үлеме» дигән хикәядә, мәсәлән, капиталистик җәмгыять тарафыннан ялгызлыкка, бәхетсезлеккә дучар ителгән талантлы галим язмышы тасвирлана. Үзен җәберләүчеләрдән үч алмакчы булып, ул бөтен кешелекне юк итә алырдай бактерияләр үрчетә. Ләкин, гаделсез җәмгыять белән бөтен кешелекне бутарга ярамаганлыгын аңлап, үзеннән соң яшәячәк кешеләр хакына, бу куркыныч уеннан кире кайта.-
Гомере буена күккә, биеккә ашу турында хыялланган Бөркет-Адлер тыштан караганда бик юаш, тыйнак кеше. Җыелышларда ул беркайчанда алда утырмас, беркайчан шаулап, даулашып трибунага күтәрелмәс. Ләкин без — Адлерның дуслары да, тәнкыйтьчеләр дә — арабызда талантлы язучы барлыгын һәр вакыт истә тотарбыз дип уйларга кирәк. Шуның белән бергә, изге теләк тә белдерәсе килә: хыялый каләмдәшебез киләчәктә дә әдәбият дөньясында яңадан-яңа йолдызлар-планеталар яулап алсын.