АТАКАЙ, АНАКАЙ
хрысы, чынлап торып картаела. Уйларым, бабайларныкы кебек, һаман-һаман яшьлегемә кайта. Еллар сиздермичә генә үткән дә киткән, үрләр тауларга әверелгән. Хәзер бертуктаусыз шул гомерем тауларын актарам. Нәрсә эзлим, нинди серләр бар ул гомер таулары астында? Минем гомерем — гап-гади бер гомер, никадәр эзләсәм дә. кыйммәтле мәгъдәннәр таба алмам анда. Шулай да бертуктаусыз актарам гомерем тауларын. Һай, күп нәрсә өелгән дә соң!
.Сәламәт, эшчән кеше үткәннәр белән артык яшәми, ул киләчәккә карый, аның иң татлы, иң кыю хыяллары иртәгәге көнгә төбәлгән. Тик чынлап торып картая башлагач кына, җитмәсә, сәламәтлек тә какшагач, ниндидер юаныч эзләгән сыман, гомерең тауларын актарырга керешәсең икән. Шулай үзенә күрә бер йомгак ясыйммы әллә? Булмас! Болай, уйланып утыру гынадыр.
Хәтер чоңгылыннан Атакай, Анакайларның кадерле сурәтләре калка. Мин аларга, сихерле көзгегә караган шикелле, әсәрләнеп карап торам. Бәлки кайберәүләр көлеп тә куяр: «Эзләгәнен тапкан икән!» — Диярләр. Раушан йолдыз кебек «әткәй-әнкәебез» бар чакта, нигә ул әллә кайчангы сүзләрне казып чыгарырга? Кемгә кирәк алар?
Бәхәсләшмим, дөресрәге, табигатем шундый, бәхәсләшә белмим. Әмма ул сүзләр минем өчен тарихчыларга гына кулланырга ярый торган архаик сүзләр түгел, яшьлегем кебек кадерле, мәгънәләре гаҗәеп тирән, хәтта үзенә күрә тылсымлы... Аларда халыкның күп гасырлык хикмәте, акыл энҗе-җәүһәрләре бар кебек. Аннары шунысы Да бар бит: кеше үзе теләгән җирдә тумый, бала чагында — ягъни Дәньяны таный башлаганда — торыр урынын да үзе сайламый. Ул барына да канәгать. Аңа үз авылыннан да матур, аннан да ямьле •Цир беркайда да юктыр кебек тоела, ә үз авылының сөйләше — гәр- 10 Ул бер шивә теле генә булса да — сандугачлар сайравы кебек иң Чзол тел булып яңгырый. Ахыр килеп, Туган ил төшенчәсе дә шул Г3 авылыңның басу капкасыннан башлана бит. Соңыннан язмыш сине айларга гына ташламасын, син нинди генә данлыклы, гүзәл җир- ®РДэ яшәмә, күңелеңдә шул туган авылыңның кура белән генә тотсаң басу капкасы була — синең юл башың шунда. Тарихларга һәйкәл
булып калган капкалар да синең күзеңнән яшь сыгып чыгармый, о менә туган авылыңның гади генә басу капкасы каршында, дөнья гизеп кайтсаң, тезләнеп елыйсы килә!
Кайдандыр, Идел киңлегеннән моңлы җыр ишетелә:
Кайтам, кайтам туган якларыма, Талларына хәтле сагынган...
Без авыл очында тора идек. Авылны чыккач та киң кыр башлана. Анда, күңелне әллә нишләтеп, арышлар куян куа. Шул чаларган арышлар арасыннан тар гына юл сузыла. Еракта арышлар бергә кушылгандай була, юл югала кебек. Сул якта куе яшел үзәнлек, үзәнлектә тын гына инеш ага. Ярлары текә. Кайчандыр, урман бар чагында, инеш мул сулы булган дип сөйлиләр, хәзер безнең авыл агайлары аны көлеп кенә дәрья диләр, югыйсә, ул чыпчыкка — муеннан, каргага — тездән. Уң якта, кыр түрендәрәк, ялгыз имән тармакланып үсә. Аңа әлмисак бардыр диләр бабайлар. Монысы мине гаҗәпләндерми, мин әле еллар санын күз алдыма китермим. Ә менә шул имән яныннан үткәндә өлкәннәр, ничектер, юашланып, кече ку4 ңелле булып китәләр, әллә моңаеп җырлыйлар, әллә колху адла укыйлар шунда. Монысы малай-шалайны ярыйсы гаҗәпләндерә. Сораштыра башласаң, үскәч белерсең әле, дип кенә җибәрәләр. Хәер, безгә, малай-шалайга, имән чикләвекләре, безнең авылдагыча әйтсәк, имән шәрәләре кыйммәтрәк, без алар белән төрле уеннар уйныйбыз, ә өлкәннәре башларын салындыралар икән, әйдә салындырсыннар, анда безнең ни эш.
Ялгыз имәннән ерак түгел бер урынны авыл халкы «Урман авызы» дип йөртә. Ә урманы кайда? Аны күптән кисеп, төпләп бетергәннәр. Кызык, урман хәтле урман беткән, ә исеме халык телендә калган. Димәк, сүз урманнан да озаграк яши!
Кулымны каш өстенә куям. Әлеге арышлар арасыннан сузылган юлдан карт белән карчык килә. Җентекләбрәк карасам, таныйм да: бу Атакай белән Анакай ич! Кулларында тырыслары белән таяклары да бар. Каршы очрап сәлам бирсәң, кем баласы буласың, улым? дип, бер уч тәмле җир җиләге белән дә сыйлыйлар. Безнең түбәбез күккә тия. Ни өчендер аларның җиләге иллә тәмле була торган иде.
Безнең авылда күбрәк әткәй-әнкәй дип сөйлиләр, тик кайбер гаи-, ләләрдә генә атакай-анакай кулланыла. Аннары тагын бөтен авыл халкы — яше-карты, баласы-чагасы — Атакай-Анакай дип йөри торган хөрмәтле кешеләр дә бар. Гадәттә, алар күп булмый. Кайчак аларны Ил атасы, Ил анасы дип тә атыйлар. Билгеле, мондый олы исем тикмәгә генә бирелмәгәндер. Тик сабый чакта кем моны төпченеп тора, башкалар Атакай-Анакай дигәнгә, мин дә шулай дәшә биргәнмен. Алар үзләре моңа бик тә куаналар иде шикелле, еш кына башыбыздан да сыйпыйлар, атаң яхшы, анаң яхшы, син дә тәүфыйклы бул, балам, дип аркабыздан да сөяләр иде.
Ул хөрмәтле карт белән карчыкның, билгеле, үз исемнәре дә булган, тик, без алардан шактый ерак торганга, мин генә белмәгәнмен. Кайбер чордашлары Анакайга Аппак диюләрен генә хәтерлим. Тик бу исем түгел, кушамат та түгел, бу сердәшем, ахирәтем дигән кебек иркәләп әйтү генә. Безнең якта кызлар арасында бу шактый таралган күренеш.
Ул вакыттан бирле бик күп еллар үткән, бик күп сулар аккан, туган авылымнан да бик ерак киткәнмен, ә Атакай белән Анакайның йөзләрендәге тирән җыерчыкларын, кыяфәт-торышларын, хәтта гөлдери төшеп сөйләшүләрен бүгенгедәй исемдә тотам. Күзләремне йомсам, хәзер күз алдыма тере килеш килеп басалар. Кайчандыр аларның да йөзләре ап-ак булгандыр, ә мин белгәндә инде алар кызыл- көрән иде. Хәзерге заман булса, болар әле яңарак кына курорттан
кайтканнар икән, дип әйтерләр иде. Ул чакта исә моның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр бит.
Яшь чагында Атакай, мөгаен, бик килбәтле ир-егет булгандыр. Хәзер дә аркасы бөкрәймәгән, сынын туры тотып йөри, җилкәләре киң, тик сакалы белән кашлары гына агарган, әмма күзләре һаман ф әле тере, кара. Әллә кашлары агарганга шулай кара булып күренәләрме икән?
Атакайның өстендә озын ак киндер күлмәк, күлмәк өстеннән җиңсез «җан җылыткыч» кигән. Башында җәлпәеп беткән кәпәч, ыштаны алача, кулында каезланган артыш таягы. Ул аңа бик озак аллар хезмәт иткән булса кирәк, тәмам шомарып беткән. Шул таягы белән Атакай бер кыш көне бүре сугып үтергән, дип сөйлиләр иде безнең авылда. Шуңа күрә без, малай-шалай, бу таякка сихерләнеп карый торган идек.
Анакай гәүдәгә Атакайдан кечерәгрәк, бераз бөкрәя дә төшкән. Өстендә аяк тубыкларына җиткән бизәкле күлмәк, башына чәчкап киеп, тастар сарган. Шунлыктан башы, чәүкәнеке кебек, гәүдәсенә караганда бераз зуррак булып күренә. Анары бик эссе көннәрдә дә күлмәк өстеннән хәтфә камзул кия торган иде. Тик камзулының төсе нинди булгандыр — белмим, хәтфәсе күптән кыршылып беткән, ямау өстенә ямау салынган иде. Анакайның да. Атакайның да аякларында, ишегалдында йөргәндә, чыбык башмак булыр иде. Безнең авыл тирәсендә, инде әйтелгәнчә, урманны күптән кисеп бетергәннәр, юкәләр дә калмаган. Базарда чабатаны урыс-мукшы сата, чөнки акча кирәк. Шуңа күрә чабата да кадерле, аны күбрәк кыр эшләренә генә тоталар, ә чыбык башмак тиз тетелә, ул бары ишегалды тирәсендә генә кияргә ярый.
Атакай белән Анакайның кызлары гына булган, малайлары булмаган. Кызлары күптән кияүгә чыкканга, карт белән карчык эчтән- тыштан кызыл балчык белән сыланган бәләкәй өйләрендә икәү генә торалар. Өйләре мәчеттән ерак түгел, текә яр башында. Читән тоткан бакчаларында кып-кызыл тәлгәшле пизел агачы үсә. Пизел дигәне — миләш ул. Аны безнең авылда ни өчендер «саваплы» агач, «изге» агач диләр. Тәлгәшләрен кар төшмичә өзмиләр. Шунда аларга пизел чыпчыклары ябырыла. Атакай белән Анакай аларны кумыйлар, бер сыйлангач, алар үзләре китә диләр.
Бервакыт кыр юлында җайдакчы күренүгә, без, шаян малай халкы, карчыгадан качкан чебиләр шикелле, төрлебез-төрле якка шылабыз. Бу җайдакчы безнең авылның кыр сакчысы — Чапыр Али. Ул ат өстендә як-ягына каранып килә, күзләренең усал ялтыравы ерактан ук котны ала, мыек чылгыйлары үрә басканда — ул гел безне генә сагалый кебек. Кулында әллә сигездән, әллә уникедән үргән зәһәр камчы. Искәртмәстән килеп, сырт буеңа берне сызса, шун- Даук җиргә чүгәләп, күз яше белән акырып җибәрәсең: «Али абзый маем, чәчәбичәгә бүтән бер дә кагылмам!» —дип ант итәсең. Ләкин бу тукран тәүбәсе генә. Чапыр моны бик яхшы белә, шуңа күрә тагын берне сызып ала. Ул яшел борчак һәм чәчәбичә (ясмык) өчен малайларны гына түгел, яшьрәк хатын-кызны да жәлләп тормый. Ә ирләр аңа сүз әйтми, мыек астыннан елмаялар гына — Чапыр кыр сакчысы, ул җәмәгать милкен каравыллый. Бер елны авыл халкы ни эчендер Чапырны — бу аның кушаматы иде — кыр сакчысы итеп сайламыйлар, малай халкы ул елны шундый азынды, картлар Ча- пырның каршына барып: «Алла хакы өчен, Али, кыр сакчысы була күр. Ялан аяк шайтан чагалары кырыбызны таптап бетерде», дип гозерләп үтенгәннәр. Без, малай-шалай, тагын Чапыр кулына калдык, рәхәт көннәребез бетте...
Гомер дигәнең агымдай ага. Хәзер үзем дә җитмешкә якынлашам,
1АБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф АТАКАЛ, АНАКАЙ
җитмәсә, сәламәтлек тә чамалы. Шунлыктан күбрәк тәрәзәдән генә карап утырырга мәҗбүриен. Әлбәттә, манзара матур — илле-алтмыш адымда Идел җәелеп ята. Быел су аеруча күп — Идел нәкъ диңгез кебек, һич күзеңне ала алмыйсың. Без Иделнең сөзәк ярында. Су буенда гына батып барган кояшның кызгылт нурлары белән яктыртылган мәһабәт кәүсәле төз наратлар. Алар арасыннан яшел һәм текә аргы як яр күренә. Урман һәм бакчалар өстенә кичке кызыл шәфәкъ җәелгән. Кояш шары гаҗәеп зур, кып-кызыл, үзе агач башларына тияр-тимәс кенә тора. Мин шул кызыл шәфәкъка карап уйланып утырам. Ә хыял картаюны да, авыруны да, аруны да белми ул, һаман яшь, һаман җитез, ничек кенә уйнамый да, ничек кенә дуламый. Бер секунд эчендә әллә нәрсәләр искә төшеп китә, кызыл нурга манчылган тау-тау ак болытлар арасында кайчандыр, кайдадыр күреп үткән юллар шәйләнә кебек: әле Ерак Төньяк, әле Заполярьеның аппак яки соргылт таулары, әле Төньяк балкышы уйнап ала сыман. Ул да булмый, күзләр Ерак Көнчыгышка хас манзарага туктала. Монда да бихисап таулар, үрләр, тик төсләре генә башка — ямь-яшел. Шунда ук гаҗәеп зәңгәр күлләр, болыннар җәелә. Шундый болыннарның берсендә, кыр уртасында, җирдән фонтан булып аткан чишмәдән солдат котелогы белән нарзан эчкәнемне хәтерлим. Чишмәнең тирә-ягы билдән яшел үлән иде.
Шулай хыял дөньясында байтак вакыт тын калып утырам һәм әле генә нәрсәләр турында сүз алып барганымны да онытам кебек. Хәлбуки, бернәрсә дә онытылмаган, бераз артка гына чиккән икән. Күзләремне йомуым була, хәзер күз алдымда туган авылым калка. Ул моннан бик-бик еракта, анда гүзәл Идел дә, төз наратлар да юк. Кырлардан килеп,ындыр артларыннан бәләкәй генә инеш ага, таллар үсә, алар шундый матур — нәкъ яшьлегем кебек.
һәр кеше үз яшьлеген үзенчә күрә, үзенчә генә сагына. ШуньЩ өстенә һәр кеше күңеле белән гаҗәеп рәссам да бит. Кулы белән бер сурәт сыза алмаса да, күңеле белән искиткеч картиналар тудыра һәм шул нәрсә аңа матурлыкны аңларга, тоярга ярдәм итә. Ул инде көндәлек нәрсәләрдә дә чын матурлыкны таный, тик моны үзенчә аңлата: «И яшьлекнең алтын чагы!» ди. Ул берни дәгъва итми, бернидән зарланмый.
Уйларымны яңадан Атакай белән Анакай били. Балалыгым белән төшенмәгәнмен, яхшылап сораштырырга кирәген белмәгәнмен, тик хәзер генә: аларга ни өчен бөтен авыл иң бөек исем белән дәшә торган булган? дип, табылмас өерне табарга тырышкан булам. Халык бит беркайчан да сүз белән уйнамаган, сүз җилгә чәчелми, кеше аның кадерен бик яхшы белә. Халык сүзе алтыннардан кыйммәт ул.
Миңа ул чакта алты-җиде яшь булгандыр. Дөнья миңа ашык-куз- на уены кебек гади, рәхәт тә тоелган, бөтен барлыгымны шул биләгән. Ләкин адәм баласы бер уен белән генә яшьтән үк гомер сөрә алмый, ул дөньяны танып белә башларга тиеш. Таный аламы — анысы башка эш.
Һәр кешенең күңел дәфтәре дигән кадерле һәм серле китабы бар. Шунда барысы языла бара. Тик аны, чын китапны ачып укыган шикелле, утырдың да укыдың түгел. Хәтердә аның әле бер бите, әле икенчесе ачыла. Битләр тоташтан булмый, аралары буш, бер-берсенә бәйләнмәгән — ниндидер бик әһәмиятлесе югалганмы, онытылганмы. Шулай да, күпмедер тырышкач, хыял томанында нәрсәләрдер бераз ачыклана башлый шикелле, гомер дәрьясы чоңгылыннан тоныкланып беткән, ләм белән капланган ниндидер табылдыклар калкып куя. Калганын инде иҗат фантазиясе төгәлләргә булыша.
Мин менә көн саен шундый мәшәкатьләр белән шөгыльләнәм. Кешегә берни сөйләмим, аннары сорашучы да юк.
Хәтер югалту дигән бер бик әшәке авыру бар. Билгеле инде бер сырхау да яхшы түгел. Аннары син шул чиргә ризамы дип тә сорамыйлар. Тик күңелдән генә уйлап куясың: мин иң каты сызлауларга да түзәргә ризамын, тик хәтер генә югалмасын иде. Хәтер югалган ф көн — кешенең үлгән көне...
Ярый, бераз лирик чигенү дә ясап алдык ди.
Безнең авыл тирә-ягында урман булмаса да, кыр уртасындагы бер урынга «Урман авызы» дип әйтүләрен бер язган идем. Җәй уртасында бер дә бер көнне шул үрдән — Урман авызыннан ут күтәрелә. Ниндидер бер ачык авызы учагын сүндерми киткән булгандырмы, узып баручы берәр юньсез тәмәке төпчеге ташлагандырмы, коры үлән бик тиз яна башлый. Ул елны җәй буена бер тамчы яңгыр яумады. Күк- ф рэп үскән игеннәр — бездә җир кара туфраклы, корыга артык биреш- = ми — шул күкрәп үскән игеннәр дә бик иргә шиңделәр. Халык, ут- о күз була күрмәгәе дип, күптән инде пошынып йөри иде. Ахрысы, S күңеле сизгәндер, аяз көндә яшен яшьнәгән кебек, кыр яна баш- ™ лады. »
Ул көнне халыкның күбесе авылда була. «Пожар, пожар!» дигән с куркыныч тавышларны ишетүгә, кешеләр, кулына нәрсә эләксә шу- ° ны алып, кырга таба йөгерә башлый, янгынчылар атлары белән җи- = леп үтәләр. Тагын атлылар күренә-.. Шау-шу куба.
Халык Урман авызы турысына барып җиткәндә ут инде шактый х зур мәйданны ялмап алган була. Кешеләр ажгырып килгән афәт ут- а ны күреп бер мәл аптырап калалар, нәрсә эшләргә, нидән тотынырга =* белмиләр, һәркем үз иманасына ташлана. Якын-тирәдә су-фәлән юк, < янгынчылар китереп җиткергән ике-өч кисмәк су белән кыр янгынын u сүндереп буламы соң? Аны да һәркем үз иманасына тартырга тырыша. Талаш, кычкырыш китә. Ул арада, үч иткән кебек, җил куба- Нинди зур өметләр белән үстерелгән игеннәр күз алдында бер минут эчендә көл була да бетә.
Ут инде аның иманасына сикергән киң күкрәкле, күлмәге кендегенә хәтле ертылган, ялан башлы Айзүк агай, гаҗизлектән, җиргә ятып, үкереп елап җибәрде. Зур гына бер төркем, күбрәге картлар:
— Җәмәять, тәкбир әйтергә кирәк, ходай тәгалә безнең тавышны ишетсен! — дип шаулашалар һәм кемнәрдер тәкбир дә әйтә башлый. Ул арада җирдә аунаган Айзүк агай сикереп тора да, инде янып бетә язган иманасына шашкан күзләре белән бераз карап торгач, ялт итеп артына борыла:
— Чапыр! Кая Чапыр, эт орган нәрсә! Шулай саклыйсыңмы син кырны! Ләгънәт — дип кычкырып җибәрә ул һәм, халык арасында басып торган кыр сакчысының күкрәгенә ябышып, җан ачуы белән селки башлый, сугып та җибәрә.— Син, кара шайтан, малайлар белән хатын-кызлар алдында гына батыр икән. Ах, башың беткере!
Кемнәрдер, гаепле кеше табылганга шатлангандай, кыр сакчысын канга батырып кыйный да башладылар, һәр вакыт җәнҗал кубарырга яраткан, кулыннан бер нәрсә килмәсә дә, башкаларны котыртырга бик һәвәс кәҗә сакаллы Пәрәү’ карт, башкаларга куәт биргәндәй, нечкә тавыш белән чәрелдәргә тотынды:
— Кул-аягын бәйләп утка ташлагыз шул кәферне! Аның шомлыгы бу афәт: изге китапларда әйтелмеш... Бер вакытта да намазга Йөрмәс, кыр саклыйм дип, җомгага да бармас, һы. Изге рамазан аен- Да көпә-көндез чәй эчеп утырганын хатыннар күргән! Хәзер аның бәласе бөтен авылга... О. мәләвен!
Үз-үзләрен белештермәгән кешеләргә шул җитә калды. Берничә агай шунда ук Чапыр Алиныц кул-аягын бәйләргә кереште. Башка бер вакыт булса, без, малайлар,кан дошманыбыз Чапырга эләккән †
† •*. У.» М 8.
АТАКАП, АНАКАЯ
65
өчен авыз гына ерыр идек- Әмма кешене тереләй утка ташлауны күрү — котны ала. Кыз балалар илереп еларга ук тотынды.
Менә шул аерата хәтәр чакта чалгысын күтәргән Атакай килеп чыкты. Бите-башыннан кара тир ага. Ул әле самосуд ясарга җыенучы кешеләргә, әле кычкырып тәкбир әйтүче карт-корыга бер карап алды да:
— Халаяк, котырдыкмы әллә? — дип кычкырды- — Нишләвегез бу?! Кеше яндырып, тәктибар әйтеп янгын сүндереп буламыни. Утның юлын тиз генә кисәргә кирәк! Пәрәү кебек авыз чайкап тормагыз. Менә болай таба бер-ике полоса чабып китик. Вәт минем имана. Шуннан башлыйк. Бисмилла иррахман иррахим...— Атакай бөтен колачына селтәнә дә башлады. Аңа берничә өлгер егет иярде.
— Әй, әй, күзең чыкканмы әллә! — дип кинәт кычкырды Пәрәү,— кая кеше иманасына керәсең. Башыңны сугып ватканны...
Мондый мәхшәрдә Пәрәүнең җәнҗалына берәү дә карамады. Ут бик якын килгән иде.
— Җәмәгать, нәрсә шаккатып торасыз. Ут көтми бит. Алгарак йөгереп чаба башлагыз. Тырмалылар покосларны арырак алсын. Көрәклеләр камылларны казысын — ут камыллардан күчмәсен. Әнә, карагыз хатыннарга — ничек дөбердәтеп эшләп киләләр.— Үр ягыннан бер-бер артлы тезелгән хатын-кыз чалгычылар килә иде. Иң алда Анакай. Селтәнгән уңайга чәчкабы гына чайкала, тастары артка шуган.— Пәрәү иманасын хатыннардан сакласын, ә сез, Аби- дүк, Хөсәй, Шәйдүк...— алга, утка таба элдереп китегез. Тиз булыгыз!
Шунда аптырап калган халык гүя аңга килде. Берьюлы берничә кеше Атакай күрсәткән якка йөгерде. Алар артыннан башка чалгычылар кузгалды. Безгә, балаларга да, эш табылды: утны күзәтергә, камылларга ут- капса, кулыбыздагы таяклар белән шунда ук аны сүндерергә тиешбез. Ул арада авылдан сукалар җигеп килгән кешеләр күренде. Алар, килүләре белән, чабылган җирне сөрә башладылар.
Хәзер инде һәркем нишләргә кирәген белә. Төтен эчендә йөзләрчә кешеләрнең ут белән аяусыз көрәшүләре күренеп-күренеп кала. Ян-гынчылар кабат су алып килде- Ләкин бу су утны сүндерергә түгел, бәлки утка якын торып эшләгән кешеләрнең битләрен-башларын чылатырга кирәк иде.
Байтак вакыт үтте, көн кичкә авыша башлады. Берәү дә кайтып китү турында уйламый, ару-талу сизелми. Көннең кинәт караңгыланып китүен дә абайламадылар. Без, малайлар да, тик тормадык. Әгәр ут берәр җирдә полосаны сикереп чыга башласа, без төркемебез белән шунда йөгерәбез. Билгеле, безгә, ялан аяклы «армега», камылдан йөгерү кыен, ә сукаланган җирдән элдертәбез генә. Шау- гөр килеп, кулларыбыздагы таяклар белән утны сүндерәбез, я учларыбыз белән аңа туфрак сибәбез.
Бер вакытны яңгыр сибәли башлады- Әй шатландык та инде. Бездән дә бигрәк картлар сөенде.
— Вәт, ходайның хикмәте, ишетте бит ялваруыбызны, — диде сүзгә барысыннан да өлгер Пәрәү карт. Без, малайлар, Пәрәү сүзенә әллә ни игътибар итмәдек. Ходайның хикмәте булса, нигә ул башта ук яңгыр койдырмады, нигә ул ут сүнә язгач кына сибәли. Хәләй кебек мактаныр өчен генәме?
Кайберәүләр инде кайтсак та ярар дип сөйләнә башлады
— Юк, халаяк, яңгыр сибәли дип таралмагыз, — диде Атакай җиң очы белән маңгай тирен сөртеп. — Пәрәүгә генә кайтырга ярый, ул изгеләргә якын кеше. Әнә иманасын фәрештәләр саклап калды ич! — дип ачы көлемсерәде. — Ут ул хәйләкәр, Пәрәүнең киткәнен генә көтә. Китсә, хәзер, каплан кебек, полоса аша сикерә- Ә балалар
га кайтырга ярый, алар күп тырмашты. Рәхмәт, оланшак, яхшы эшегез өчен!
Була да соң шундый киң күңелле кешеләр. Пәрәүне халык алдында хур итте, ә безне, малайларны, ил алдында мактады. Без Атакайга чиксез рәхмәт белән карадык-
Бераздан без, малайлар, авылга кайтып киттек. Күлмәкләребез көйгән, ерткаланган, чыланган, буялган. Ләкин без әниләрдән шүрләмибез, күрсеннәр: янгын сүндереп кайтабыз бит, безне авылның иң олы кешесе — Атакай үзе халык алдында мактады!
Шулай да малайлар — малайлар инде. Җитди нәрсәләр турында күп уйлау безне ялыктыра. Шуңа күрә без күбрәк көлке якларны эзлибез: бабайларның тәкбир әйтеп янгын сүндерергә чакырулары, Пәрәү бабайның чәрелдәүләре һәм без кайтып киткәндә дә имана межа- сы янында утырып калуы, Айзүк агайның җиргә ятып тәгәрәп-тәгә- рәп елаулары, кемнеңдер тырма белән арыш чаба башлавы, тагын әллә нәрсәләр — азмыни мондый мәхшәрдә андый хәлләр. Ләкин барыннан да бигрәк безгә Чапыр Али вакыйгасы кызык. Без инде кот-очкыч фаҗига була язуын онытканбыз. Борчак, чәчәбичә урлаган өчен Чапыр Алиның әллә мичәдән үргән камчысын күбрәк татыган бер малай — аның кушаматы Кыкы чыбыр иде, чөнки йөзе гаҗәеп сипкелле, — ант итеп сөйли:
— Валлаһи, таллаһи, малайлар, Чапыр күз яше белән акырды. Мыек очлары аска салынып төшкән, алардан яшь тама... Моннан соң борчак урлаган бер генә малайга да тимәм ди...
— Ялганлама, Кыкы, анысын әйтмәде.
— Җир упсын менә, әйтте.
Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә басу капкасына ук килеп җиткәнбез.
Авыл очында карт-карчыклар һәм балалаы хатыннар җыелган. Йөзләре аптыраулы, хәсрәтле.
— Я, оланшак, утны сүндердегезме? — дип сорый таякка таянган бер карт калтыранган тавыш белән.
— Сүндердек, сүндердек! — дибез бер тавыштан Тавышыбыз шундый көр яңгырый, әйтерсең без чын батырлар, барысын үзебез генә эшләгәнбез!
Шунда арба шыгырдаган тавышка артыбызга борылдык. Бер авыл агае арба яныннан килә. Арбасында нидер бар тагы. Бер минутта халык арбайы урап алды: анда яңа чабылган арыш өстендә канга баткан Чапыр Али сузылып ята, күзләре йомык. Битен-башын бәйләгән чүпрәкләреннән кан типкән
— Атакай белән Анакайга рәхмәт, алар булмаса... — диде агай халыкның соравына каршы. — Пәрәү’ сүзенә карап, бер гаепсез кешене утка ташламакчылар иде
— И-и, тагын шул юньсез Пәрәү!— диде бала күтәргән бер хатын. — Ирләр булып шуның сүзен тыңлыйлар.
— И, килен, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума ди бит. Ни этлисең, аптыраш, — диде ак сакаллы бер бабай.
...Mint тагын уйга батып утырам. Мөгаен, барысын да тәртибе белән хәтерли аямаганмындыр. Нәрсәләрдер онытылган, буталган булуы бар. Атакай белән Анакайга шул вакыйгадан соңмы бөтен авыл әлеге хөрмәтле исем белән дәшә башлаган, әллә аңарчы да бер-бер Җитди эш булганмы? Мин тагын һәм тагын хәтерләргә тырышам — әмма... еллар бик күпне күмеп киткән, таулар өелгән дә өелгән. Ә таулар тиз генә эндәшми. Алар сер саклый.