Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН ЮЛДА...


иңгездә бер җилкәнле кораб чайкала. Аның капитаны җир тирәли сәяхәткә. бу көнгә кадәр ачылмаган утрауларны эзләп юлга чыккан.
Кулымда — шагыйрь Рәдиф Гатауллинның 1976 елда дөнья күргән •Йолдыз җиле» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы. Диңгез турындагы уйлар белән җыентыкның беренче битен ачтым һәм шунда ук йөземә бүгенге һәм килечек тормыш белән янып яшәүче лирик геройның кайнар сулышы килеп бәрелде. •Алибилар булмас» дип аталган шигырьне укыйбыз:
Дәнья өчен янып яшәмәсәк,
тарих гафу итмәс безне, алибилар булмас.
чордашларым.
Д
Үзе гаеп бүген:
— Мин гаепсез, намусым пакь,—диеп, үз-үзеңне юатып яшәү,
җирдәшләрем! —
ди шагыйрь үзе белән бер планетада яшәүче замандашларына мөрәҗәгать итеп.
Шул ук рухта язылган «Ялкыны тия» шигырендәге:
Кемнәр яный тынычлыкка анда янган факел тотып!!
Геростратларга бирелмәсме
Прометейның уты!! —
кебек юллар да «Алибилар булмаспның дәвамы булып яңгырый.
Шагыйрьнең моңарчы дөнья күргән «Бүген ачулы мин», «Язмыш кинаясе», «Трагикомедия» кебек кырыс хакыйкатьне ачып бирүче шигырьләренә «Йолдыз җиле» җыентыгыннан тагы берничә яңа әсәр өстәлде. «Дөнья бит...» — шундыйларның берсе:
Әйтерсез: «Кемнәр ул!»
Сорарсыз: «Ул кайда!»
...Казанда көчекләр Өргәннәр Тукайга.
Әйе, Тукайга күпне күрергә туры килгән. Аңа һәр яктан — газетадан да, почмактан да, Болактан да һөҗүм иткәннәр, шагыйрь әйтмешли, «һау-һаулап йөргәннәр».
Тик шагыйрь үткәнне генә сөйләп чыкса, бу әле шигырь булмас иде. Автор Тукай заманын бүгенге көн белән бәйли.
Этләргә бәхәскә
урын юк бугай да;
Дөнья бит... Кайвакыт
Өрәләр шулай да.
Рәдиф Гатауллин — Башкортстанда, ерак Марс авылында туып-үскән шагыйрь.
Мин — Марстан. Юк, йолдыздан түгел,
Җирдәге бер матур авылдан.
Әмма миңа барыбер йолдыз җиле, Йолдыз җене, диләр, кагылган, —
ди шагыйрь «Йолдыз җиле» шигырендә. Мин бу шигырьне шагыйрьнең визит карточкасы дип атар идем. Зур идеяле, югарь! художестволы һәм нечкә лиризм белән сугарылган бу әсәр хәзерге поэзиябездә мактаулы урыннарның берсен тотарга лаеклы.
Шагыйрьнең бу шигыре 1970 елда басылган «Күңел ташлары» җыентыгында да урын алган иде, бу юлы инде ул шактый гына үзгәрешләр кичергән.
Әмма «Мин-Җирский: тузан бер, бала» дигән юлларны «Мин — Җирдәге тузан бер, бала» дип үзгәртү кирәк тә булмагандыр. Башка телдән кергән «марсиян» сүзенә каршы автор тарафыннан уйлап табылган «Җирский» сүзен куллану ©тышлырактыр бәлки.
Р. Гатауллин поэзиягә көчле романтикасы, шашкын хисләре белән килеп керде. Тик шагыйрь үсә барган саен тормышка һаман якынрак килә, димәк, тормышчанлык элементлары да көчәйгәннән-көчәя. Хәзер шагыйрьнең иҗади эзләнүләр чоры. Моның шулай икәнен җыентыкка кергән шигырьләрдән дә күреп була. Гражданлык пафосы бөркелеп торган «Җырның җире», «Күзләрендә — тормыш», «Авы- гым Марс малайлары», «Заман китабына», «Шагыйрьгә» шигырьләре белән беррәт- тән «Бәллүр илдә» кебек чынбарлыктан аерылган романтика да очрый әле шагыйрь иҗатында.
Җыентыкка кергән лирик шигырьләрдән бигрәк тә «Уйларымда Лаура» күңелне җәлеп итәрлек итеп язылган. Әйе, Рәдиф Гатауллин классик образларны ярата һәм мул куллана. Шагыйрь шуларда бүгенге шәхеснең чагылышын, алар арасында уртак якларны күрә һәм шуңардан шигырьләрендә матур гына файдалана да белә.
Ләкин, үз Мадоннам, бу җанымны хисләреңдә җылытса идең. Юккамыни уйларымда Лаура.
Беатриче — җырымда минем!! —
ди шагыйрь. «Уйларымда Лаура» — үзенең художество эшләнеше, композицион тетелеше ягыннан җыентыкка кергән иң камил шигырьләрнең берсе. Мәхәббәт хисләре һәм фәлсәфи уйланулар да бар бу шигырьдә.
Җыентыкта мәхәббәт шигырьләре үзләре бер бүлек тәшкил итәләр. «Мәхәббәттән башка» ... дип аталган шигырь белән башланып киткән бу бүлектә шагыйрь чыннан да. үзенә ияреп әйтсәк, «Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясе»нә лаек әсәрләр тудырган. «Хатлашудан бәлки башладык без», «Кызыл яулыгың бик килешә си-ңа» «Шигыремнең юк исеме». «Авылдан хат». «Синең яктың» кебек шигырьләр һәркемнең йөрәгенә барып җитәрлек итеп язылганнар. Гомумән, Рәдиф Гатаул- лиииың мәхәббәт лирикасы — үзе бер дөнья.
Кызыл яулыгыңдай кызарма тик,
Кызыл гелем, дисәм.
Кемнең генә кузе бездә булмас, Син янымнан килсәң! —
кебек хис ташып торган юлларны шагыйрь иҗатыннан бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Шагыйрьнең «Бөеклек» турында дигән шигырендә:
Әмма бәла:
Нидер миңа җитми, нидер һаман ерак. биек.
... Шуны уйлап, «бөек» күңелем бүген боек, —
кебек юллар бар. Әйе, «Йолдыз җиле» җыентыгында матур каләм белән язылган әсәрләр белән беррәттән, художество ягыннан эшләнеп бетмәгән шигырьләр дә очрый әле. Алыйк «Гафу үтенмә син» шигырен.
Мин дә — хәзер яшерү нигә! — янып, шашып яратмадым.
Якын килгәч, иң кадерле сүз әйтелгәч, кире чигенү кыен иде — оялдым да, тик уйнадым.
Чынбарлыкта мондый хиснең булуы мөмкин микән?! Мәхәббәттә ничек булса М естен чыгарга тырышып кына язылган әсәр түгелме бу?1
Шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә прозага тартым юллар да очраштырга- лчй Мисал өчен «Парижда» дигән шигырьне алыйк. Әсәр Назыйм Хикмәткә ияреп язылган. Ләкин Н. Хикмәт шигырьләрендә һәр юл. һәр сүз уз урынында. Андагы б'Р генә сүзне урыныннан күчерсәң дә, шигырьнең ритмы бозылачак. Ә менә Рә- А“Ф Гатауллинның:
Ә син миңа сыенырсың шунда
куркынып.
гаҗәпсенеп,
тын гына елап.
шатлык белән... —
“•бак юлларындагы сүзләрнең урыннарын төрлечә үзгәртергә момкин Аңа карал “Мтырьнең ритмы да. мәгънәсе дә үзгәрми. Димәк, бу — шагыйрьнең киләчәктә "гымбар итәргә тиешле бер җитешсез ягы әле
-Диңгездә бер җилкәнле кораб чайкала. Аның капитаны җир тирәли сәяхәткә, *У «еигә кадәр ачылмаган утрауларны эзләп, юлга чыккан. Ә без — аны озатып *(Лучь1лар — капитанга зур уңышлар телик, Магелланнар булып, кире әйләнеп “•"'уын кетик.