Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖОРЖ САНДНЫҢ РОМАНТИЗМЫ


аталья Трапезникованың Казан дәүләт университеты нәшриятында чыккан монографиясе XII хәзерге әдәбият белеменең иң әһәмиятле проблемаларыннан саналган романтизмга һәм аның XIX йөз француз язучысы Жорд Санд иҗатында нинди формаларда чагылуын өйрәнүгә багышланган. Ул Ж. Сандның иҗат эволюциясен тәфсилләп күзәтү белән бергә, романтизмга кагылышлы күп кенә теоретик мәсьәләләр дә күтәрә. Аның бу карашлары татар әдәбиятындагы романтизм алымнарын өйрәнүче галимнәр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Хезмәтнең «Сафка басу» дип исемләнел ген беренче бүлегендә Сандның матур әдәбият өлкәсендәге тәүге адымнары, аның ничек ител Руссо һәм Гете иҗатын нан өйрәнүе турында сөйләнә. XIX йөзнең утызынчы еллары француз әдәбиятында классицизм һәм романтизмның үзара кө рәше белән характерлы. Шактый озакка сузылган бу көрәштә романтиклар җиңеп чыга. Нәтиҗәдә билгеле бер чорга кадәр француз әдәбиятында романтизм методы хакимлек итә һәм төп рольне уймый. Романтизм вәкиле буларак. Санд яңа метод ның асылын болай аңлата: «Мин үземнең әсәрләремдәге персонажларны идеал буяуларга буядым һәм аларның психологик кичерешләрен дә мул ител
XII Н С. Трапезником Романтизм Жорж (-.аид Рус телеңдә. Казам университеты мәш Ряяты. 1976 ел
күрсәтергә тырыштым». Әйе, Санд иҗат иткән образлар гаять нечкә хислеләр, шуның өстенә алар һәр вакыт идеал максатка омтылалар. Го мумән, классицизмның «салкын канлылы гыннан» үзгә буларак, романтизм әдәбия ты төп игътибарны образларның психологик кичерешләренә юнәлтә, ө реалистик детальләр биредә теге яки бу вакыйганы, персонажны конкрет җирлектә күрсәтү өчен кулланыла.
Жорж Санд иҗаты XIX йөзнең 40 нчы елларында аеруча нык чәчәк ата. Аның әсәрләре берсе артыннан икенчесе өзлексез басылып торалар. Шушы чорда ул үзенең иң характерлы романнарыннан «Ораоны, «Консуэло» һәм «Графиня Ру дольштад» дигән тарихи дилогиясен иҗат итә. Әйтергә кирәк, бу еллардагы революцион хәрәкәт Франция тарихында онытыл
Н
маслык сәхифәләр калдыра. Халык масса-ларының Июль монархиясеннән ризасызлыгы, эшчеләрнең стачка хәрәкәте, фәнни коммунизм һәм социализм идеяләренең киң таралуы — бу чор өчен иң характерлы күренешләр. Санд иҗаты шулар тәэсирендә үсә.
Авторның югарыда санап үтелгән ро-маннарын әдәби тәнкыйть төрлечә бәяли. Тәнкыйтьчеләрнең күбесе аның әсәрләренә тискәре мөнәсәбәт белдерә. Шуларга җавап йөзеннән үзенең «Валентина» романына кереш сүзендә Санд болай яза: «Романның тасвирый өлеше яхшы дип.табылды. Ләкин аның фабуласы шактый кискен тәнкыйть утына юлыкты. Биредә мине инде «Индиана» романында ук чагылган нәрсәдә — хатын-кызларга каршы доктриначылыкта гаепләделәр. Ә бит, бактың исә, биредә мин, беренче романымдагы кебек үк, алдан ныклап уйламыйча корылган гаиләнең киләчәктә таркалу куркыны-чы барлыгын күрсәтергә теләгән идем. Тәнкыйтьчеләр сүзенә колак салсаң, мин роман язмаганмын, бәлки, үзем дә сизмәстән, Сен-Симон тәгьлиматен алга сөргәнмен ИКӘН».
Жорж Сандның бу сүзләре аның әдәби- эстетик карашларын да ачып бирә. «Валентина» һәм «Жак» романнары да нәкъ әнә шуны күрсәтәләр. Аннары язучы кырыгынчы елларда идея ягыннан җитлегү чорына аяк баса. Шуңа күрә гаилә тормышы. ирекле мәхәббәт кебек мәсьәләләр аны элекке шикелле үк кызыксындырмый башлый. Бу чорда язган романнарында мондый проблемалар бөтенләй яңача яңгыраш алалар.
Кырык сигезенче елда эшчеләрнең восстаниесе буржуазия тарафыннан зур шәфкатьсезлек белән бастырыла. Бу — романтик язучы иҗатына нык йогынты ясый. Санд элекке идеалларының чәлпәрәмә килеп җимерелүен күрә. Шуңа ул уз иҗатында патриархаль крестьяннар тормышын тасвирлауны максат итеп куя, шушы мохитта юаныч һәм идеаллар эзли. Әсәрләрен халыкчарак итеп яза, аңлау өчен җиңелрәк формалар сайлый. Нәтиҗәдә элекке әсәрләренә хас булган лирик чигенүләр, фәнни һәм фәлсәфи идеяләр кими төшә. Автор авыл халкын югары әхлакка ия булган кешеләр итеп саный, «зур шәһәрләрнең бозык гадәтләреннән аермалы буларак, авылда чиста әхлак тра-дицияләре нык сакланган» дип яза. Шуңа күрә ааыл кешеләрен язучы йомшак холыклы, түземле һәм итәгатьле итеп тасвирлый, ярлы крестьяннар ифрат соклангыч сыйфатлар белән күрсәтелә. Аның крестьян образлары тупаслыктан, эгоизмнан бөтенләй азат. Табигатьтән килә торган гадилек крестьянны үз шәхесе белән мавыгудан, мин-минлектән саклап калган, ди. Шуңа күрә алар мәхәббәт өлкәсендә дә бик самими. Әнә шундый булганга алар политик һәм социаль проблемалар турында уйланып тормыйлар. Нәтиҗәдә әдип ярлылык проблемасын да бик гади формада хәл итә һәм аның әсәрләрендәге персонажлар һәр вакыт очраклы рәвештә баеп китәләр.
Жорд Санд иҗатының төп мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Монография авторының күзәтүләреннән аңлашылганча, романтизм вәкиле буларак, ул үз заманының алдынгы акыл ияләре белән берлектә, хатын-кызны азат итү проблемасын күтәрә һәм әсәрләрендә шушы идеяләрне гәүдәләндерергә омтыла. Аннары Санд үз иҗатында 1848 ел революциясен алдан сиземләү дәрәҗәсенә күтәрелә («Ян Жиж- ка» һәм «Олы Прокоп» очерклары). Чөнки аның иң зур теләге бүгенге көрәше белән киләчәкне якынайтудан гыйбарәт була. Дөньяга карашы вак буржуазия идеаллары белән сугарылганга күрә, язучы пролетариатның тарихи миссиясен аңлау югарылыгына • күтәрелә алмый. Шуңа күрә ул җәмгыятьне үзгәртеп коруның социаль-политик нәтиҗәсен гомуми тигезлектә күрә.
Билгеле булганча, Сандның иҗат эшчән- леге XIX йөзнең утызынчы елларында әхлак мәсьәләләренә багышланган романнар язудан башланып китә. Кырыгынчы елларда аны күбрәк политик проблемалар кызыксындыра. Аннары 1848 ел килә һәм бу чорда язучы үз әсәрләрендә революция Һәм реализм идеяләрен алга сөрә. Ж. Санд романтизм методының күренекле вәкиле була. Аның нинди художество чаралары сайлап алуы шуның белән аңлатыла. Романтизм эстетикасына таянып ул якты киләчәк турында хыяллана, әсәрләрендә шул максатны тормышка ашырырга өнди.
Монографиянең художество эшләнеше дә күркәм. Аны художник Э. Зарипов башкарган. Бу китапны язучылар, китап сөючеләр һәм тел-әдәбият укытучылары зур кызыксыну белән укып чыгарлар.