Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНДАШ ТУРЫНДА УЙЛАНЫП...


Үзәк Комитетының «Әдәбият-сән- гать тәнкыйте турындапгы карары күп милләтле совет әдәбияты һәм бигрәк тә тәнкыйте үсешенә никадәрле көчле этәреш ясавы һәркемгә мәгълүм. Әлеге карардан соң зур җанлану кичергән әдәби тәнкыйтебезнең уңышлары соңгы вакытта газета журнал битләрендә шактый киң яктыртылып килә. Татар әдәби тәнкыйте фәннилеге һәм идея-эстетик сизгерлеге белән дә яңа баскычка күтәрелде. Вакытлы матбугат битләрендә чыгып килгән күп санлы мәкалә, күзәтү һәм рецензияләр шул хакта сейли. Ләкин заман тәнкыйтенең йөзен билгеләүдә агымдагы тәнкыйть материалларына үзәк урынны биреп, без әлегә әдәби ят-сәнгать мәсьәләләре өстендә җитди эзләнүләр алып барган фән эшлеклеләребезнең күләмле тәнкыйть хезмәтләре яисә моногра-фияләренә игътибар биреп җиткермибез кебек. Дөрес, андый хезмәтләр бездә әлегә сан һәм, билгеле бер очракларда, сыйфат ягыннан да үзләренә булган ихтыяҗны канәгатьләндереп җиткермиләр. Шунда ук мондый тәнкыйтьнең, нигездә, әдәбиятыбызның үсеш темпларыннан бераз калышып килүен дә танымый ярамас. Әмма бу очракта сөйләшү аерым бер хезмәт турында гына бара, шуңарга сүзне дә кон кретлаштыра тешик.
«Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (Азат Әхмәдуллинның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан тәнкыйть хезмәте шулай исемләнгән). Бу яңа сорау түгел, ул әдәбият сәнгать язмышы өчен янып яшәүчеләрне элек-электән борчып килгән сорау, һәр чорның әдип һәм шагыйрьләре үз замандашларының кабатланмас образларын сурәтләргә омтылып иҗат иткән һәм, чын художник булганнары, нигездә максатларына ирешә килгән.
Әдәбиятыбызда хезмәт кешесенә — замандашка булган игътибар аеруча соңгы елларда бермә бер арта бара. КПСС Үзәк ^Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев партиябезнең XXV съездында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрдә «илебез тормышының нигезен, асылын тәшкил иткән, совет ке шеләренең шәхси язмышларының бер өлешенә әверелгән төп әһәмиятле нәрсәләр торган саен ешрак, ә иң мөһиме—тирәнрәк яңгыраш таба».
«Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» — Укучыларның күз явын алу нияте белән уйлап чыгарылган купшы исем түгел бу. шагыйрьләр, язучылар һәм драматурглар кебек үк тәнкыйтьчеләрнең дә әлеге сорау өстендә җитди уйлануларын тормыш үзе таләп итә. Соңгы елларда театр тәнкыйте өлкәсендә иң актив эшләп килүче авторларның берсе Азат Әхмәдуллнн хеэ мәтенең нәкъ менә шулай аталуы урынлы булса кирәк.
Драматургиябез Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин һәм Т. Гыйззәтләр заманыннан килә торган тотрыклы һәм бай тради цияләрне ничек дәвам итә һәм ничек үстерә, заманга тиң адымнар белән атлый мы ул? Китапның кереш өлешендә үк шун дый сарау куеп, автор бу мөнәсәбәттә әдипләребез арасында ике төрле фикер яшәвен күрсәтел уза. Әмма үзе теге яки бу карашка кушылырга ашыкмый, шул рә еешчә. тәнкыйтьтә конфликтлы ситуация туа — автор укучыны фикер алышуга чакырып, аның үзен уйланырга мәҗбүр итә
Заманыбызның уңай герое — ул кем? Бәхәссез, хезмәт кешесе — чын иҗатчы.
К
гаять актив һәм коммунистларча принципиаль шәхес булырга тиеш ул. Аның өчен җәмгыять һәм халык мәнфәгатьләре өчен янып яшәүдән дә зуррак бәхет юк. Бу ка- дәресе һәркемгә мәгълүм. Ләкин менә шундый замандашның укучы һәм тамашачыларны тирән дулкынландырырлык тулы канлы образын иҗат итү, практика күрсәтүенчә, җиңел эш түгел. Моңа иңчек һәм нинди чаралар ярдәмендә ирешергә соң, тәнкыйтьче шул характердагы сораулар өстендә уйлануларга зур әһәмият бирә. Әйе, уйлануларга! Әлеге очракта ул һич кенә дә турыдан-туры юл күрсәтүче ролен үти алмый. Заманыбызның уңай героен һәр драматург үзенчә эзли, үзенчә күрә, үзенчә иҗат итә — гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы процесс бу. Шуны тирәнтен аңлаган тәнкыйтьче заманыбызның уңай героен эзләүче драматургларны диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән чыгаручыларга тиңли, зур тирәнлекләрдән энҗе- мәрҗән чыгару өчен никадәрле кыюлык һәм ихтыяр көче кирәк булса, замандаш образын уңышлы иҗат итү өчен дә драматургтан, әлбәттә, талантлы драматургтан, шул хәтле үк иҗади эзләнүләр, сизгерлек һәм тырышлык таләп ителә.
Уңай геройны эзләү юлында яшь драматург Диас Вәлиев ирешкән уңышлар игътибарга аеруча лаеклы дип таба тәнкыйтьче. Мәсәлән, драматик конфликтның катлаулыгы, тирәнлеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган «Дәвам» драмасыннан Гайнан Саттаров образын хәтергә төшерик. Саттаровка хезмәт кешесенең тормышын яхшырту теләге, коммунизм идеаллары өчен көрәшкә ахыргача бирелгәнлек, бу юлда үз интересларын исәпкә алмау хас — болар исә безнең замандашта очрый торган иң гүзәл сыйфатлар түгелмени?.. Автор Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәтиеннән Тәлгат, Г. Ахуновның «Чикләвек төше» буенча эшләнгән инсценировкадан Саматов образларын да 70 нче еллар татар сәхнәсенең казанышы дип таба.
А. Әхмәдуллин тәнкыйтенең иң әһәмиятле һәм отышлы якларыннан тагы берсенә игътибар юнәлтәсе килә. Сүз драматургиянең үсеш тенденцияләре турында барамы, конкрет сәхнә әсәре турындамы, автор һәрчак идея һәм эстетик анализларның бөтенлегенә омтыла. Пьесаларны бәяләгәндә ул турыдан-туры марксизм-ленинизм теориясе, методологик принциплар һәм классикларның иҗат үрнәкләре, партиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге карарларына таяна. Бер үк вакытта тәнкыйтьче драматургларны, нинди генә жанр һәм җитди тема өстендә эшләүгә дә карамастан, сәнгатьнең специфик үзенчәлекләреннән, сурәтләү чараларыннан киңрәк файдаланырга чакыра. «Лирик-поэтик чаралар ярдәмендә сурәтләнгән геройлар тамашачыга якынрак та, аңлаешлырак та, рухи яктан баерак та була, —дип яза ул.— Иң мөһиме, андый геройлар ирлек-батыр- лык ягыннан да, сәнгать образы буларак гүзәллек җәһәтеннән дә башка алымнар белән иҗат ителгән образлардан бер дә ким түгел». Идея һәм эстетик анализларның бөтенлегенә ирешү исә тәнкыйтьнең берьяклылыктан азат булуын гына тәэмин итеп калмый, аның әдәби процесска тәэсир итү көчен дә бермә-бер арттыр» төшә.
«Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» хезмәте белән автор, драматургиябезнең аерым жанрларына махсус тукталып, аларның үсеш тенденцияләре турында җитди сөйләшү кузгатып җибәрә. Безнең, уйлавыбызча, бу сөйләшү әле дәвам итте- релергә тиеш. Шул ук вакытта тәнкыйтьче замандаш образын сурәтләүдә һәр жанрның үз мөмкинлекләре булуга басым ясал- узуны да кирәк таба. Әйтик, бүгенге драма дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларын, яңа җәмгыять төзүнең, яңа кеше тәрбияләүнең катлаулы мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә икән, бу әле һич кенә дә аңардан күп үзгә булган комедия жанры сәхнәдә үзенең урынын югалта бара дигән сүз түгел. Комедиядә- бүген дә гаять җитди проблемалар күтәрү һәм аның үзенчәлекле алымнары белән- коммунистик идеалларның бөеклеген раслау мөмкинлекләре никадәрле зур булуны автор конкрет мисалларда күрсәтеп чыга. «Уңай герой да көлә белә» дип исемләнгән бүлектә Туфан Миңнуллин комедияләре турында барган сөйләшү—шуның ачык мисалы.
Хезмәт формасының оригинальлеге белән дә игътибарга лаек. Татар совет драматургиясе һәм аның аерым жанрлары үсешендә традицияләр һәм новаторлык, аларның үзара мөнәсәбәте, сәхнә әсәрләре өчен аеруча характерлы булган сюжет, конфликт, композиция һәм стиль кебек мәсьәләләр турындагы сөйләшүнең фән- ни-теоретик югарылыкта алып барылуы китапның мавыктыргыч һәм җиңел укылуына зыян китерми. Тәнкыйтьче моңа ни
чек ирешкән соң? Ул теге яисә бу теоре тик мәсьәлә турында язганда, укучы белән аңарга таныш булган сәхнә әсәрләре турында гади генә ител фикер алыша белә. Автор мөрәҗәгать иткән пьесаларның байтагы әле бүген дә республикабыз театрлары репертуарларында булу шулай ук әлеге сөйләшүгә булган игътибарны һәм хезмәтнең актуальлеген бермә-бер арттыра төше. Тәнкыйтьче әледән-әле пьесаларның сәхнәләштерелүе уңаена газета һәм журнал сәхифәләрендә басылган рецен-зияләргә, җәмәгатьчелек фикеренә, театр белгечләре һәм драматургларның чыгыш-ларына мөрәҗәгать итә, кирәк икән, алар белән бәхәскә керергә дә күп сорамый. Болар исә, үз чиратында, тәнкыйть хезмәтенең авторитетын күтәрәләр.
Дөрес, аерым очракларда тәнкыйтьче нең үзе белән дә бәхәсләшәсе килеп ала. Мәсәлән, Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» пьесасы һәм Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле уңаеннан әйтелгән кайбер фикерләр белән мин, тамашачы буларак, килешеп бетмәс идем. Әйтик, Диләфрүзнең шаянлыгын, үтә мая-лыгын кызның намуслыгы һәм саф күңел- лелегенә каршы кую бик үк дөрес булыр микән?-
Әлбәттә, тәнкыйть хезмәтендә кемнеңдер күңеленә ярамаган яисә кемгәдер бәхәсле тоелган урыннарның булуы гаҗәп түгел. Бу табигый күренеш, шуңа күрә алар китапның һәм практик, һәм фәнни әһәмиятен һич кенә дә киметмиләр. Ниһаять. бүгенге драматургиябезнең йөзен чагылдырган һәм аның алдымда торган катлаулы проблемаларны билгеләгән, эчтәлеге белән актуаль, формасы белән оригиналь хезмәт дөнья күрде дип чын кү-ңелдән шатланырга урын бар. Китап әдә- бият-сөнгать белгечләре һәм драматурглар белән бер үк дәрәҗәдә театр сәнгатен сөюче замандашларны да үзенә җәлеп итәр дип ышанабыз.