ЗАМАН ТАЛӘБЕ
ез татарча ничек сөйләшәсез? Алар ничек? Тегеләр?
Әйдәгез, сөйләмгә колак салыйк:
— И лодконец тегеләр вракны атаковать итәргә поднимаются...
— Ул недавно диссертация защищать итеп кайтты...
— Кайсы старанага киткәнне как знать?
— Мин интересоваться ителәм...
Кызганычка каршы, биредә китерелгән сөйләм бүгенге көндә татарлар арасында сирәк күренеш түгел. Кайберәүләр сөйләм культурасына игътибар итми башладылар, ничек эләкте шулай «сукалыйлар»...
Әлбәттә, мондый күренеш белән һич кенә дә килешеп булмый Чөнки без — коммунизм төзүчеләр. Коммунизм исә — ул матурлык законнары нигезендә яши торган җәмгыять. Аның байрагында тормыш матурлыгын, кеше матурлыгын раслау язылган. Бүгенге көндә партиябез барлык хезмәт ияләрен нәкъ менә шул матурлык законнары нигезендә яшәргә өйрәтә, әйди, чакыра. КПССның XXV съезды бу юлда партия алдына, халык алдына яңа бурычлар куйды. Ул бурычларны хәл итүнең төп максаты шул: совет кешесе — коммунистик җәмгыять төзүче кеше тагын да матуррак яшәсен, тагын да матуррак эшләсен, тагын да матуррак хис итсен!
Әйтергә кирәк, сөйләм культурасына карата югарыда китерелгән мисаллардагы кебек игътибарсызлык совет кешесенең матурлык хисләре, эстетик зәвыкләре белән сыеша алмый. Андый сөйләм кешене кимсетә, түбәнәйтә, аны зәвыксеэ. шапшак ялкау, ана телен санга санамаучы итеп күрсәтә. Әйе, башкача булырга да мөмкин түгел.
Сөйләм—ул шәхес көзгесе. Син нинди кеше? Уңганмы, әллә ялкаумы? Зәвьм- леме, әллә түгелме? Таләпчәнме, әллә талымсызмы? Болар иң элек сөйләмдә чагыла Әйе, син нинди кеше? Белемлеме, әллә наданмы? Матурлыкны раслаучымы, әллә ямьсезлекнеме? Бу сыйфатлар да беренче чиратта сөйләмдә чагыла. Кыскасы, зур әһәмияткә ия ул сөйләм. Шуңа күрә дә сөйләм культурасына даими игътибар һәркемнең көндәлек кайгыртуына лаек булырга тиеш. В. И. Ленин үзенең «Рус телен чистарту турында» исемле хезмәтендә безне нәкъ менә шуңа чакыра. «Рус телен без бозабыз»,— ди В. И. Ленин. «Чит сүзләрне кирәксезгә кулланабыз... Недочеты яки недостатки, яки пробелы, дип әйтергә мөмкин чакта, нигә «дефекты» дияргә?» Аннары В. И. Ленин сорау куя: «Безгә инде чит сүзләрне кирәксезгә куллануга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән?» Мәкалә ахырында бу сорау тагын да катгыйрак булып яңадан кабатлана: «Рус телен бозуга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән?» XIII.
Әлбәттә, сөйләм культурасын күтәрү өстендә эш иткәндә барыннан да элек ана телен яхшы белү кирәк. Бу — зарури. Хәлбуки, кайберәүләр уенча, татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз «сукаларлык» белсәң, имеш, шул җиткән. Андыйларның үзләренчә дәлилләре дә бар: әйтик, тугаңдаш халыклар белән аңлашу, аралашу өчен һәркемнән рус телен яхшы белү таләп ителә. Бу — бәхәссез. Ләкин менә шушы хакыйкатькә таянып, әлеге кешеләр ашыгыч нәтиҗә ясыйлар рус телен белгәч, башкасын, янәсе, белеп бетермәсөң дә. яки бөтенләй белмәсөң дә гаеп түгел. Чөнки, алар уенча, рус теленнән тыш тагын ана телен дә өйрәнеп ятсаң, имеш, мәшәкать өстенә мәшәкать өелә. Ә инде адәм баласының хәзерге чорда — фән, техника революциясе чорында аннан башка да эшлисе эшләре муеннан
Ләкин төптән уйлаганда бер телне яхшы белү белән чикләнеп калуны акларга теләүчеләр хаклы түгел. Асылда бу — зарарлы караш. Беренчедән, аның зарары шунда ки, ул югарыда китерелгән сөйләм «үрнәкләренең» гамәлгә керүенә сәбәпче булып тора. Икенчедән, әлеге караш совет кешесенең иҗтимагый аңы белән сыеша алмый.
XIII В II. Ленин Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 30 том, 294 бит.
И. «К. У . № б
С
177
Мәгълүм хи, совет кешесе үзенең бөтен барлыгы белән — интернационалист. Ләкин социалистик интернационализм хисе—ул башка халыкларны хөрмәт иткән хәлдә, туган халыкны, туган телне, туган культураны санга санамау дигән сүз түгел. Остазыбыз В. И. Ленин күрсәтмәсен искә төшерик: «Безгә, великорусларның аңлы пролетарийларына, милли горурлык хисе чит нәрсәме соң? Әлбәттә, юк! — ди В И Ленин.— Без үз телебезне һәм үз ватаныбызны яратабыз...»XIV XV.
Биредән аңлашыла ки, интернационалист кеше—ул үз халкының күркәм сыйфатларын хөрмәт итүче, ул сыйфатларны кайнар рәвештә пропагандалаучы. Интернационалист — ул беренче чиратта үз телен яхшы үзләштергән һәм аны пропагандалаучы кеше. Ниһаять, интернационалист—ул үз халкының культурасын яратучы, аны үстерү, баету буенча актив эшләүче кеше. Нәкъ менә үз халкын, үз телен, үз культурасын ярату, белү, пропагандалау аша кеше интернационализмга—башка халык-ларны яратуга, аларның телен, культурасын хөрмәт итү, белү, пропагандалауга килә.
Әйтелгәннәргә өстәп, тагын ике цитата китерик. Шагыйрь Сибгат Хәким: «...үз калкын яратмаучы язучы интернационалист язучы була алмый». Әдип Атилла Расих: •Әгәр дә кешедә үз халкы белән горурлану хисе юк икән, ул инде интернационализм хисенә дә ия була алмый» («Социалистик Татарстан», 5. 10. 1975).
Менә ни өчен бары тик рус телен белү белән чикләнеп калуны алга сөрү, шул ук вакытта ана теле кирәклеген танымау, аны аңлашу-аралашуда кулланмау совет кешесенең интернационалистик рухы белән сыеша алмый. Чөнки үз телеңне танымау—ул туган халкыңны танымау, аны санга санамау дигән сүз.
Шулай ук тел өйрәнүне «өстәмә мәшәкать» дип санау да хата фикер. Үзенә эш бирүдән курку, өстәмә йөктән качу — ул шәхеснең рухи яктан баюына, сәләтләренең үсүенә тышау салу, аяк чалу һәм башка һични түгел. Эш болай тора: кешенең физик һәм рухи сәләте катып калган нәрсә түгел, сәләтне үстерергә, камилләштерергә мөмкин, һәм аны тутыктырырга, юкка чыгарырга мөмкин, һәр ике якка үзгәреш кешенең эшчәнлегенә бәйле. Сәләтеңне ачарга телисең икән, эштән, хезмәттән, өстәмә йөктән курыкма. Чөнки барлык югары казанышлар, бөек ачышлар, гүзәл архитектура корылмалары, ниһаять, бөтен матурлык шушы җирлектә дөньяга килгән. Алыгыз Мисыр пирамидаларын! Аларның иҗатчысы бит Тырышлык, Эшчәнлек, Хезмәт! Яки менә бу мисалга игътибар итегез: хәзер һәркемгә билгеле булган аккумуляторны уйлап табу өчен Эдиссон 2 меңнән артык тәҗрибә ясаган. Ул көн саен унтугызар сәгать бирелеп эшләгән. Ниһаять, тагын бер мисал. Жюль Вернның әдәби мирасында 100 дән артык калын роман хисаплана. Ә бит алар көн саен иртәнге биштән алып кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам иткән киеренке иҗади эшчәнлек нәтиҗәсендә туганнар.
Китерелгән мисалларның сабагы шул: кеше йөктән, мәшәкатьтән курыкмаска тиеш. Юк, мәшәкать кешене баета, матур итә. Ана телен өйрәнүне «мәшәкать өстенә мәшәкать өстәү» дип санаучылар менә шушы хакыйкатьне истән чыгаралар һәм шулай итеп үзләрен артка сөйриләр. Бигрәк тә шунысы кызганыч: еш кына алар балаларны да «өстәмә йөктән» азат итәргә омтылалар. Әйтик менә: рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәүләтебез татар теле укытуны гамәлгә кертте. Тик, кызганычка каршы, ул дәресләргә кайбер балалар теләксез йөриләр, биремнәрне үтәмиләр, ялкаулык күрсәтәләр. Чөнки өти-әни әйтеп тора: «Балам, син өстәмә тел өйрәнеп, үзеңә көч китерә күрмә!» Әлеге дә баягы: «Көч китермә, кызым! Баш ватма, улым!»
Әйтергә кирәк, балага мондый киңәшләрне бирүчеләр белепме, белмичәме бик зур хата ясыйлар.
Эш шунда ки, тел — ул халык байлыгы. Телдә халык үзе — аның акыл эшчөн- леге, зирәклеге, уй-тойгылары... гәүдәләнә. Шуңа күрә дә бу хәзинәне хөрмәт итәргә, аны күз карасы кебек сакларга кирәк. Чөнки,., «тел бетә икән,— дип күрсәтә бөек рус педагогы К. Д. Ушинский,— халык та юкка чыга». Аннары К. Д. Ушинский болай дип өсти: «Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе дә яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, халык үзе дә үлә» 2.
1 В И Ленин. Әсәрләр. 21 т.. 94 бит.
XV К Д. Ушинский. Изб. пед произведения. Москва, 1968 г„ стр. 328.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар: баланы «көч китерүдән» саклап калырга юнәл- телгән киңәшләр бу очракта бала эчен үтә зарарлы. Алар баланың сәләтләре ачылмый калуга сәбәпче булалар. Чөнки сәләт эштә, хезмәттә, кәч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы баш ватмаска түгел, бәлки күбрәк баш ватарга димләргә, күнектерергә кирәк. Әйдә тырышсын — сәләтле булыр! Баш ватсын — башлы булыр! Көч түксен — көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк исә бала күтәрмәслек йөк ф. булмасын! ш
Өстәмә йөктән курыкмаучы ата-аналар шулай эшлиләр дә.
...Бүгенге көндә Бакуда 20 яшьлек физика-математика фәннәре кандидаты яши.
Аның исеме — Илһам, фамилиясе — Мамедов. Ике яшьтә чакта әнисе Илһамга ши- 2 гырь ятларга куша. Яшь бала өчен бу — зур йөкме? Әйе. Ләкин күтәрмәслек түгел. < Шуңа күрә дә ана кеше: «башың ватма, улым!» — дими, «өйрән»,— ди. һәм бала < өйрәне. Моннан соң яңа эш — пианинода уйнарга өйрәнү башлана. Бусы да —зур эш, шулай бит? Ләкин күтәрмәслек түгел. Шуңа күрә дә ана курыкмый, баланы көч ~ түгәргә димли. Нәтиҗәдә бу юлы да эш барып чыга: Илһам 4 яшендә пианинода ~ уйный башлый. Бирем һаман үзгәрә, үсә. 5 яшендә Илһам тапкырлау таблицасын Z үзләштерә. 15 яшьтә — ул студент, егермедә — фәннәр кандидаты.
Телләрне өйрәнү өлкәсендә дә үзенә йөк бирүдән куркырга кирәк түгел. Киресенчә, эшләт үзеңне, өйрән, бел! Тел белү — ул кешене көчле итә. Башка телләрне д> өйрәнү юлында исә татар телен белү эшне бермә-бер җиңеләйтүче корал булып тора.
Мәгълүм ки, телләрне өйрәнгәндә кеше беренче чиратта чит телнең үзенчә- п лекле аваз системасы белән очраша. Алыйк немец телен: биредә һ, ң, ә, ү кебек авазлар бар. Аларны дөрес әйтергә өйрәнү җиңел түгел. Ана телендә мондый аваз- п лар булмаган очракта эш тагын да читенләшә. Ә менә татар телен белүче өчен п андый кыенлык юк, чөнки әлеге сузыклар татарның үэ телендә дә бар. =
• Инглизчә өйрәнгәндә дә татар теленең ярдәме—бәхәссез. Әйе, Тукай бик белеп әйткән:
И туган тел, и матур тел — әткәм, әнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
Безнең остазларыбыз — бөтен дөнья хезмәт ияләренең даһи юлбашчылары К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин күп телләрне белгәннәр һәм төрле телләрдә эш иткәннәр.
Хәзерге чорда—халыкларның үзара аңлашу-аралашу мөмкинлекләре көннән- көн арта барган фөн-техника революциясе чорында һәр милләт кешесенә, безнеңчә, кимендә өч телне яхшы белергә кирәк. Без — татарларга — туган телне, аннары — рус телен һәм Европа халыкларының бер телен. Туган телне өйрәнү исә беренче урында торырга тиеш. Чөнки ана теле — бала өчен туган халкының рухи һәм иҗади байлыкларын үзләштерү, кабул итү юлында иң көчле, иң үтемле корал. Шул ук вакытта ана теле — ул остаз һәм тәрбияче дә. Халык тормышын, әйләнә-тирәдәге мөнәсәбәтләрне тиз һәм ачык итеп балага беренче булып кем җиткерә?—Ана теле! Әти-әнигә карата — хөрмәтне, халык эшчәнлегенә — ихтирамны, культура казанышларына аңлы мөнәсәбәтне балада беренче булып кем тәрбияли? — Ана теле! Ниһаять, матурлык хисен, хь.ял эшчәнлеген балада беренче булып кем кабыза һәм тәрбияли? — Туган тел. •
Менә шуңа күрә дә үткән заманнарның бөек педагоглары—Я. А. Коменский, И. Г. Песталоцци, Н. Г. Чернышевский, Н. А. Добролюбов, К. Д. Ушинский. Каюм Насыйри һәм башка бик күпләр бала укыту-тәрбияләүне ана теле мәктәбеннән башлап китәргә чакырдылар.
Әлбәттә, хәзер фән һәм техника революциясе чорында бер генә кеше дә үз халкының казанышлары эчендә генә йомылып яши алмый. Коммунистик җәмгыять тезү практикасы һәркемне тугандаш халыклар белән бергә кулга-кул тотышып уртак мәйданда эш итәргә тарта. Биредә инде милләтара аңлашу-аралашу коралы вазифасын рус теле үти. һәр тугандаш милләт вәкиле өчен рус теле ул фән казанышларын үзләштерү, коммунизм тезү тәҗрибәсен уртаклашу коралы булып тора. Шуңа күрә дә без, ана теле белен бергә, рус телен яхшы белергә тиеш
Ләкин хәзерге заман совет кешесенә боларны белү генә дә җитми әле. Бү-
тенге көндә коммунизм тезу идеалы дөньяның барлык почмакларында яшәүче халыклар аңына үтеп керде. Бу идеал тормыш агышын, барлык милләт кешеләре эшчәнлеген, фән-техника үсешен уз орбитасына туплый. Менә шушы коллектив эш- чәйлеген, дөнья фәне казанышларын белү, өйрәнү, файдалану өчен безгә Европа халыкларының һәм бүтән илләрнең дә кайсы да булса бер киң таралган телен белергә кирәк.
Заман таләбе шундый! Ләкин нинди генә тел белергә теләмә, аны үзләштерү юлында нигез ташы булып ана теле тора. Чөнки үз телеңне — ана телен белми торып, чит телне үзләштерергә омтылу — ул арифметикадан дүрт гамәлне өйрәнмичә торып турыдан-туры тигезләмәләрне чишәргә маташу кебек үк мәгънәсезлек.
Хәзерге чорда татар теле — һаман үсә, чарлана, камилләшә баручы тел. Ул бүген дөнья әдәбиятының бөек казанышларын тулы канлы итеп тәгъбир итәрлек көчкә ия.
Без телибез: саф гүзәллек арта барсын. Шунда аның нәфис гөле һич тә шиңмәс,— Җимеш пешеп, өзелеп төшсә — орлык калсын.— Шунда аңар мәңге-мәңге үлем килмәс.
Әмма син — буш, үз-үзеңә гашыйк булып. Дәрт утына гел уз маең салырсыңмы!
Муллыгыңны ачлык итеп, яшьли сулып, Үз-үзеңә дошман булып калырсыңмы!
Син — дөньяда бер саф бизәк, бәхет гөле. Матур язның хәбәрчесе — үзең һаман.
Тик ачылмый, йомык тора синең бөре. Чөнки җаның чүл төсле буш, дымга саран. Табигатьне кызгансана, кылма җәбер. Чибәрлегең йотар юкса тирән кабер :.
Китерелгән юллар — Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсендә басылып чыккан бөек Шекспир сонетларыннан бер мисал. Күренә ки, әлеге сонет, оригиналдагы кебек үк, татар телендә дә тирән мәгънәле, көчле, тәэсирле яңгырый.
Әгәр дә инде без төгәллек, конкретлык, образлылык дибез икән, бүгенге татар телендә ул сыйфатлар да җитәрлек. «Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган, дип сөйлиләр» -. Менә сезгә Г. Ибраһимов таланты татар теле ярдәмендә кешенең конкрет образын «ыһ» иткәнче сурәтләде дә куйды. Шулай ук бүгенге татар теле кеше күңелен иркәләрлек нәфислектән, самими- лектән дә мәхрүм түгел. Менә Г. Бәшировтан берничә юл:
«Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры коела: тау кырыйларында, каралты түбәләрендә, күз иярмәслек тизлек белән, җылы дулкыннары тирбәлә, кырлар өстендә, күзне камаштырып, язгы карның көмеш бизәге балкып тора»3. Ниһаять, бүгенге татар теле — ул көрәшче, сугышчы. Аның бу сыйфаты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәреинә кергән шигырьләрдә аерата калку булып чагыла.
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә. тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә.
Балта белән башым киссәң дә.
Әлбәттә, югары тел культурасы кешегә үзеннән-үэе килми. Моның өчен язу- чыларыбыэның әсәрләрен, татар телендәге гаэета-журналларны даими укып барырга кирәк. Бигрәк тә көндәлек аралашуда телне бозмыйча, кадерләп куллану зарури булып тора. Заман таләбе шундый.