Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МУЗЫКАСЫ КЛАССИГЫ


Иҗат портретына эскизлар
рофессиональ композиторларыбызның беренче буыны өлешенә гаять җаваплы бурыч — татар совет музыка сәнгатенең нигез ташларын салу бурычы төште. Алар халыкның музыка традицияләрен җирлек итеп алып, музыка сәнгатен бик кыска тарихи вакыт эчендә моңарчы күрелмәгән биеклекләргә күтәрергә, халык җыручылыгының милли стихиясен классик музыка сәнгате жанрлары һәм формалары белән синтезлаштырырга, идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә кыйм-мәте, халыкчанлыгы ягыннан киләчәк буын иҗатчы-музыкантлары өчен таяныч һәм этәргеч бирерлек әсәрләр язарга, формасы, стиле һәм музыкаль теле белән яңа заманга аһәңдәш, яшь совет сәнгате алдына куелган максатларга лаек рухи хәзинәләр тудырырга тиешле булдылар.
Композитор Мансур Мозаффаров әнә шул өлкән буын музыка эшлеклеләре- безнең иң күренеклеләреннән берсе иде. Музыка иҗатының алда әйтелгән һәр яссылыгында ул тирән эз салып калдырды, халык көйләрен эшкәртүдән башлап, җырлар һәм романслар кебек кече формаларда да. опера, симфоник поэма һәм инструменталь концерт кебек катлаулы, эре жанрларда да зур талант нуры белән балкыган әсәрләр иҗат итте. Кайсы жанрдагы әсәрләрен алма, М. Мозаффаров милли художник буларак кабул ителә, иҗатының тамырлары халыкка барып тоташа. Аның музыкаль теленең халыкчанлыгы халык җырын кабатлауда, аңа сукырларча иярүдә түгел, ә халык җыр сәнгате, җыручылыгының эчке хасиятләрен тирәнтен үзләштерүдән килә.
Үсмер чагыннан алып, М. Мозаффаров бөтен гомерен татар музыкасына багышлый. Төрле инструменталь ансамбльләрдә уйнаучы гади музыкантмы, театр оркестрларында дирижер яисә радионың музыкаль тапшырулар редакторымы, музыка теориясе буенча укытучымы — һәр җирдә ул ихлас күңелдән бирелеп эшли, ихтирам һәм хөрмәт казана. Ә композитор буларак исә ул татар совет профессиональ музыка сәнгатенең нигезләрен салышты, музыка образлары аша чынбарлыкны күзаллавыбызны алга этәрде һәм тирәнәйтте.
П
Мансур Мозаффаров иҗат иткән әсәрләрнең үзенчәлеге, барыннан да элек, үз халкының сәнгатьчә фикерләвендәге лирик җылылыкны, самими, тирән хиссиятне ачуда чагыла. Бу, әлбәттә, композиторның эмоциональ-психологик характер сыйфатларыннан, шәхес буларак искиткеч дәрәҗәдә тыйнак һәм кешелеклеле- геннән, илен һәм халкын тирәнтен яратуыннан, гаҗәеп бай мелодик талантыннан килә.
Мансур Мозаффаров 1902 елда Казанда туган. Әтисе бик иртә вафат була. 3 Малай — әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә. укытучы Маһруй Мозаффа- 3 рия тәрбиясендә үсә. Мансур бик кечкенәдән китап кибетендә йомышчы малай булып эшли башлый. Композиторның үз сүзләре буенча, ул елларда Казанда Габдулла Тукайны, Салих Сәйдәшевне очратулары аның бала чагының иң шатлыклы 3 тирән хатирәләре булып күңеленә сеңеп калган. <
Башлангыч белемне ул мәдрәсәдә ала. 1916 елда учительская школага укырга з керә. Мәктәпне тәмамларга өлгерми, 1919 елда үз теләге белән Кызыл Армия > сафына баса. Шул ук елларда ул Казан музыка училищесының кларнет классында да белем ала. 1923 елда Мансур Мозаффаров Мәскәүгә консерваториягә укырга « китә. Авыруы сәбәпле укуын берничә тапкыр бүләргә мәҗбүр була. Консервато- < риянең композиторлык факультетында этнография бүлеген тәмамлагач. 1931 елда - ул Татарстан радиокомитетына эшкә җибәрелә.
Иҗат эшчәнлеген яшь композитор халык җырларын эшкәртүдән башлый. Уты- а зынчы еллар башында инде симфоник оркестр өчен беренче оригиналь әсәрләрен — Z? Увертюра һәм Сюитасын, беренче җырларын һәм романсларын яза. 1933 елда М. Моэаффаровны Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясенә му- < зыка теориясе буенча укытучы итеп чакыралар. Бер үк вакытта ул Татар опера студиясендә дирижерлык эшен алып бара, үзе дә яңадан-яңа әсәрләр иҗат итә. * 1939 елда композитор, опера студиясен тәмамлаучылар белән бергә, Казанга кайта < һәм Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Мансур Мозаффаров — Культура министрлыгы каршындагы фольклор кабинеты, Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәре Казанда консерватория ачылганнан соң ул анда эшкә күчә, башта укытучы, аннары доцент, музыка теориясе һәм композиция кафедрасы мөдире булып эшли.
Илленче еллар — композитор иҗатының чәчәк аткан чоры. Бу елларда ул иң яхшы симфоник әсәрләрен — халкыбызның атаклы уллары Г. Тукай һәм М. Вахитов истәлегенә багышланган поэмаларын, скрипка һәм оркестр өчен концертларын. Ленин, Ватан, замандашларыбыз турында күп санлы җырларын яза. Композиторның эшчәнлеге партия һәм хөкүмәтебез тарафыннан югары бәя ала: ул Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә, аңа Г. Тукай исемендәге рес-публика премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1952—1958 елларда ул Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр советы депутаты итеп сайланды.
Тирән шигърияткә ия булган иң талантлы композиторларыбыздан берсе, татар совет музыкасы классигы Мансур Әхмәт улы Моэаффаровны бары алтмыш дүрт яшендә үлем бездән алып китте.
Мансур Мозаффаровның иҗаты совет строе, яңа чынбарлык белән бергә үсте һвм җитлекте. Бу иҗат үзе яңа эпоха кешесенең рухи дөньясындагы тамырдан үзгәрешне чагылдыра. Ул бер тавышлы халык җырыннан югары профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелде, милли музыка сәнгате төрләрен үстерүдәге уңышларын симфония жанрында гомумиләштерүгә иреште.
М. Ә. Мозаффаровның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичергәндә, композиторның һәр чорда даими рәвештә халык җырына мөрәҗәгать итүен күрербез. Халык җыры һәм көйләренә ул композитор өчен иҗат азыгы бирүче чыганак дип карый. Халкыбыз җырлары хакында бөек татар шагыйре Г. Тукай фикерләрен иҗатында даими юнәлеш итеп ала. Музыка аңлаешлы булсын өчен халык иҗатын җентекләп
өйрәнергә кирәк, дип саный ул. М. Мозаффаров узе барлыгы йөздән артык халык көен нотага теркәп калдыра, шуларның сиксән икесе «Татар халык җырлары» исеме белән 1964 елда Мәскәүдә басылып чыккан җыентыкка кертелгән
Мансур Мозаффаров халык көенең нечкәлекләрен гаҗәеп үткен тоя, аның орнаментлары байлыгын, катлаулы һәм нәфис борылыш-бизәкләрен оста тотып ала белә, шуңа күрә ул язып калдырган көйләр иң тулы һәм төгәл башкарылган язмалардан санала. Фольклор материалын нотага язу-теркәүдән тыш композитор халык җырларын сәнгатьчә эшкәртүгә дә гаять зур көч куя. Аның мондый хезмәте дә йөздән артык исәпләнә. Әгәр композиторның күп көйләрне берничә тапкыр һәм кайта-кайта эшкәртүен, һәр юлы көйнең рухына һәм характерына якынрак килергә, аны тулырак ачарга, баетырга ярдәм итә торган яңа нюансларны табуын искә алсак, бу өлкәдә аның нинди зур көч сарыф итүен аңларбыз. Мисалга, М. Мозаффаров эшкәртүендә популярлашып, халыкның гаять зур мәхәббәтен казанган «Сибелә чәчәк», «Галиябану», «Зиләйлүк» һ. б. көйләрне алу да җитә. Халык җырларын композитор фортепианога кушылып җырлау өчен дә, аккомпанемент белән хор, яисә хор өчен генә, шулай ук кыллы квартет белән башкару өчен дә эшкәртә. Мәсәлән, хор өчен ул «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк», «Казан сөлгесе» һ. б. көйләрне эшкәртә, ике скрипка, альт һәм виолончельдән юрган кыллы квартет өчен татар халык җырлары темаларына ун пьесадан торган цикл төзи. Бу әсәрләрдә композиторның халык көйләре белән гаять сак эш итүе, фольклорны профессиональ иҗат алымнары белән гаҗәеп нечкә яраштыра белүе таң калдыра. Халык көйләре өстендә шулай тирән һәм җентекле эшләве композиторның үз стиле һәм музыкаль теле формалашуында бик зур роль уйный. Аның үз җырлары һәм романсларының да байтагы халык көйләре белән тыгыз бәйләнештә тора, халык көйләре җирлегенә барып тоташа. Мисал рәвешендә композиторның әле яшьлек чорында ук А. С. Пушкин шигыренә язган «Җырлама син, иркәм» (Ә. Ерикәй тәрҗемәсе) романсын алырга мөмкин.
Кече жанрдагы вокаль музыка төре — романска М. Мозаффаров әле утызынчы елларда ук мөрәҗәгать итә. Мәскәү консерваториясендә укыган чорда А. С. Пушкин шигырьләренә язылган иң яхшы җырга конкурс игълан ителә. Яшь татар композиторлары да конкурста яңа әсәрләре белән катнашалар. М. Мозаффаровның «Җырлама син, иркәм» романсы арада иң яхшыларыннан берсе дип таныла. Бу әсәр Пушкин лирикасына тирән үтеп керүе һәм аны милли музыка стихиясендә гәүдәләндерүе белән аерылып тора, эмоциональ эзлеклелеге, тонус бөтенлеге, көйнең табигый агышы, интонацияләрнең нечкәлеге белән сокландыра. М. Мозаффаровның ул романсын Балакирев, Римский-Корсаков кебек рус композиторларының Пушкин шигърияте белән рухланып язган әсәрләре янәшәсенә кую да тыйнаксызлык булмас иде. Пушкин шигырьләренә романслар язуын композитор кырыгынчы елларның ахырында да дәвам иттерә. Ул чорда классик поэзия әсәрләренә мөрәҗәгать итү профессиональ музыкабызның сурәтләү чараларын баету, речитатив стильнең мөмкинлекләрен киңәйтү ягыннан да әһәмиятле булды.
М. Мозаффаровның әле утызынчы елларда ук язылган җырларының да байтагы менә инде дүрт дистә ел буе яши бирәләр. «Җиләк җыйганда» (М. Җәлил сүзләре), «Сайра, сандугач» (М. Садри сүзләре), «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Туган ил» (Ә. Ерикәй сүзләре) һ. б. җырлар интонация төзелешендәге яңалык, якты һәм дәртле аһәңнәре белән халкыбыз күңеленә хуш килделәр. Композиторның илленче- алтмышынчы елларда иҗат иткән вокаль әсәрләре татар музыкасы үсешендә үзенә бер сәхифә тәшкил итә. Бу чорда ул утыздан артык җыр яза, аларның иң уңышлы- лары оркестр белән башкару өчен эшкәртелгән. Җырларда композиторга хас иҗат стиленең иң яхшы сыйфатлары бергә җыелган: тирән эчтәлек тә, ачык аңлаешлы аһәң дә, кеше күңеленә үтеп керә торган ихласлык һәм инсафлык та бар аларда. Бу елларны М. Мозаффаровның җыр иҗатында иң бәхетле чор дип атарга мөмкин. Композиторның җыр өлкәсендә озак еллар туктаусыз эшләве гүзәл нәтиҗәләргә китерә: җыр иҗатында үзенә аерым яңа бер төр — уйланулар дип атарга мөмкин
■ М Мозаффаров. Ю Виноградов. 3 Хайруллина. «Татар халык җырлары» Музгиз, Мәс- кәү. 1964 ел
булган жанр туа. Татар музыкасында яңа вокаль стиль барлыкка килү диген сүз иде бу. Яңалык композиторның җыр текстларын сайлавында ук күренде: ул югары гражданлык рухы беркелеп торган, туган ил. аның гүзәл табигате, яшәешнең мәгънәсе хакында тирән уйлануларга корылган шигырьләргә мөрәҗәгать итә. С. Хәкимнең «Кайда да йөрәктә». «Башка берни дә кирәкми», М. Мазуновның «Туган як» Г. Зәйнашеваның «Мин тормышка гашыйк», «Менәргә иде Урал тауларына» әсәр- ♦ ләренә язылган җырлары өнә шундыйлардан. Аларга тирән гражданлык хисе, лирик- 2 философик яңгыраш, киң һәм салмак хикәяләү интонациясе, акыртын темп, кырыс. Е сабыр һәм тыенкы ритмнар хас. Инструменталь партиянең роле ул җырларда сиэе- Z лерлек рәвештә көчәя, әсәрнең эчтәлеген баетуга ярдәм итә. М. Мозаффаров ли- е; рикасының фәлсәфи тирәнлек юнәлешендә үсә баруы, бер яктан, зур тормыш тәҗ- _ рибәсе туплаган композиторның иҗади җитлегү чорына керүен, аның үз иҗат юлына Т билгеле бер йомгак ясауга омтылуын күрсәтсә, икенче яктан, совет кешесенең _ рухи дөньясын, бүгенге замандашыбыз күңелендә тупланган рухи хәзинәнең кола- " чын һәм гүзәллеген чагылдырырлык көй-яңгырашларны эзләве, шушы юлдагы иҗади ? табышлары хакында сөйли, һәм ул җырлар халык хиссиятенә гаҗәеп рәвештә тәң- — гөл килә. Гражданлылык темасы аларда иң алгы планга калкып чыга, шул ук вакыт- - та алар кешеләрнең табигый күңел тибрәнешләре булып яңгырыйлар, йөрәккә бик ~ тиз барып җитәләр, гүзәллеккә омтылыш хисе тәрбиялиләр. Мисалга композитор- ♦ иың Г. Тукай истәлегенә багышланган җырларын китерергә мөмкин. Г. Зәйнашева <■ сүзләренә язылган «Тукай истәлегенә», «Тукайны сагыну» кебек җырлар халкыбыз- ~ иың үз шагыйренә булган тирән хөрмәтен, шагыйрь исеме һәм ул калдырган рухи мирас белән горурлануын чагылдыралар. «Кайда да йөрәктә» (С. Хәким сүзләре). «Юлым илтә гел яктыга» (И. Фазлуллин сүзләре), «Тибрәнә җыр дулкыннары», «За- 2 мандашыма» (Г. Зәйнашева сүзләре), «Бәйрәмнәр» (М. Мазунов сүзләре) һ. б. җыр- _ ларда да тормышка мәхәббәт, туган җирне сөю хисләре саф һәм якты моң булып с. агыла. Композиторның заманга, тормышка мөнәсәбәте, оптимизмы ачыктан-ачык гәу- дәләнә. М. Мозаффаров үзенең җырларында тынычлык һәм халыклар дуслыгы ха- . кында, яшьлек һәм хезмәт турында, тыныч тезелештә ирешкән җиңүләр шатлыгы космосны үзләштерү дәвере өчен характерлы булган яңа хис-омтылышлар турында сөйли (мәсәлән, «Айга менәсем килә» җыры). Иҗатының һәр чорындагы кебек, бу елларда да ул туган илебез темасына берничә җыр багышлый. Алар арасында иң уңышлысы— М. Мазунов сүзләренә язылып, гаять киң таралыш алган һәм композиторның җыр иҗаты өлкәсендәге иң гүзәл казанышы булып исәпләнергә лаек «Туган як» исемле җыр-поэма. Халык җыры җирлегеннән, музыкага тереклек бирүче чишмәләреннән аерылмастан, композитор монда киң гомумиләштерүләр югарылыгына күтәрелә, җырның лирик герое гаять киң колачлы шәхес булып гәүдәләнә — фәлән авыл, төгән төбәк кешесе генә түгел ул, ә ил хуҗасы, гражданин.
Бу яңа форма җыр жанрының табигый үсеше нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Чыннан да, мондый киңлекне бары тик хискә бай, тирән эчтәлеккә ия булган көй генә бирә ала иде. һәм композитор аны гомере буе эзли, озын лирик көйләргә, кыска шәһәр кәйләренә, романсларга, элегия, гимн кебек жанрларга мөрәҗәгать итеп, аларның эмоциональ һәм мәгънәви мөмкинлекләрен сыный. Ниһаять, иҗат гомеренең соңгы чорында уйланулар жанрындагы җырларын тудыруга килә. Гомуми сыйфатлары белән бергә, бу жанрга караган һәр җырның, әлбәттә, үз төсмерләре, үзенчәлекле, яңгыраш-аһәңнәре бар.
М, Мозаффаровның җыр иҗаты турындагы сүзне тәмамлап, шуны әйтәсе килә: аларда үзенә бертөрле иркенлек, үтә күренеп торган нәфислек, җиңеллек сизелеп тора. Алар хисләрнең ихлас белдерелүе, ачык эмоциональлеге белән күңелне җәлеп итәләр. Композиторның иң яхшы җырларындагы һәр фраза һәм интонация йөрәк серен, тирәндә яткан хис-тойгыны самими төстә турыдан-туры әйтеп бирү рәвешендә кабул ителә. Шуңа күрә ул көйләр кабатланмас аһәң белән, саф һәм эчкерсез яңгырыйлар.
Мансур Мозаффаров—татар музыка сәнгатенең яңа төре—опера сәнгате өлкәсендә до сизелерлек эз калдырган композитор. Мәгълүм булганча, Г. Әлмехем- метоә, В. Виноградов, С. Габәшннең иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсе буларак. 1925 һәм 1930 нчы елларда «Сания» һәм «Эшче» опералары туа. Шул ук чорда А. Эйхен-
вальдның «Дала» операсы да сәхнәгә куела. Татар <;овет операсын тудыру юлындагы бу беренче тәҗрибәләрдә әле «максатка ярашлы муэыкаль-драматургик үсеш һәм ачык гәүдәләнгән образ-характерлар» җитенкерәми ‡‡ §§.
Милли музыка театры оештырылгач, татар опера сәнгатендә яңа чор башланып китә. Татар дәүләт опера һәм балет театры 1939 елда Н. Җиһановның «Качхын» операсы белән ачыла. Операдагы тарихи-героик тема Н. Җиһановның 1940 елда сәхнәгә куелган икенче әсәре — «Иреквтә дәвам иттерелә. М. Мозаффаровның «Галиябану» операсы исә опера һәм балет театрыбызда куелган өченче милли әсәр була. Бу әсәр белән музыка сәнгатебездә лирик-көнкүреш, лирик-психологик опера юнәлеше башлана. Әсәрнең язылу тарихы шактый кызыклы. Утызынчы елларның икенче яртысында татар композиторларының байтагы опералар язу өстендә эшли. М. Фәйзинең мәшһүр «Галиябану» пьесасын опера либреттосы итеп эшләү уе 1935 елда туа. Озаклап тикшерелгән һәм эшкәртелгәннән соң, Ә. Ерикәйнең либреттосы 1937 елның августында композиторга тапшырыла. Әйтергә кирәк ки, либ-реттоны эшкәртүдә Мәскәүдә Татар студиясенең әдәби бүлекчәсендә эшләгән М. Җәлил дә катнашкан. Бу хакта без студиянең әдәби эшчәнлеге турында 1937 елның 1 сентябрендә М. Җәлил тарафыннан язылган отчеттан да белә алабыз2.
«Галиябану» операсы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 1940 елның 23 июнендә куела. Әмма әсәрнең язылу тарихы беренче тапкыр башкарылуы белән тәмамланмый. Автор аңа әледән-әле әйләнеп кайта. Композиторның архивында әсәр клавирының һәм партитурасының яңа варианты табылуы да шул хакта сөйли.
Мансур Мозаффаровның бу әсәре М. Фәйзинең татар тормышына тирән үтеп кергән сәхнә әсәренә нигезләнә. Ул — татар театрына музыкаль драмалар жанрын алып килгән әсәр. Шундый пьеса материалы нигезендә опера иҗат итү — гаять четерекле һәм җаваплы бурыч. Операның премьерасыннан соң «Кызыл Татарстан» газетасында чыккан рецензиясендә Г. Кашшаф: «Үлми торган әсәрнең операсы да үлми торган, классик опера булырга тиеш. Бу табигый таләп»,— дип язуы белән бик хаклы иде3.
Опера сәнгатендә беренче адымнарын гына атлаучы башка республикаларда да опера жанрын үзләштерү сүзле музыкаль әсәрләр аша барганлыгы мәгълүм. «Галиябану» операсы да татар театрындагы шул катлаулы күчеш процессының бер мисалы була. Монда музыкаль драманың эчтәлеге. Асафьев сүзләрен кулланып әйтсәк, «интонация драматургиясе» чаралары белән ачыла.
Опера өч пәрдәдән, биш күренештән тора. Әсәрнең драматургиясе ачык һәм гади, ул Хәл и л-Г ал и яба ну белән Исмәгыйл-Бәдри линияләренең бер-берсенә капма- каршы куелуына корылган. Әсәрнең төп драматик үсеш моментлары, конфликты операда шактый тулы гәүдәләнә. Интонацияләр ягыннан бу конфликт Галиябану белән Хәлилнең халык җырларына якын торган эчкерсез лирик көйләренең декла- мацион һәм речитатив характердагы, кискен, кырыс яңгырашлы Исмәгыйл арияләре һәм инструменталь темаларына капма-каршы куелуында гәүдәләнә. Спектакль барышында һәр ике тема үсә, катлаулана. Галиябануның әти-әнисе образлары кыска җыр элементларын куллану аша чишелә, конфликт үсә барган саен ул көйләрнең интонация төзелешенә Исмәгыйл темасына хас борылышлар үтеп керә баш-
Опера тамашачыга яхшы таныш булган «Галиябану» җыры белән башланып китә. Алга таба ул уен кораллары башкаруында героиняның лейтмотивы булып әверелә. Ике яшь йөрәкнең бер-берсенә мәхәббәте темасы да шушы көй аша гәүдәләнә. Галиябануның эчке дөньясы, эчкерсез, тирән хисләре беренче тапкыр «Уйламаган җирдән» дип башланган ариясендә ачыла. Талгын агышлы, ягым-
1 Совет Татарстанының музыка культурасы. Проф. Г. И. Литинскнй редакциясендә мәкаләләр җыентыгы Рус телендә, Мәскәү. 1959 ел. 80 бит
’ СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият, тарих институты архивы. 10 фонд, 2 тасвирлама, саклау берәмлеге 20.
§§ «Кызыл Татарстан». 1940 ел. 22 август саны.
лы көй интонация ягыннан күпмедер дәрәҗәдә халык җырын хәтерләтә, шул ук вакытта ул оригиналь сыйфатларга бай булган уйлану характерындагы романска якын тора.
Операның финалында без кабат халык көен ишетәбез. М. Фәйзи әсәрендәгечә. сөйгән егетенең тынсыз гәүдәсе өстендә Галиябану әлеге таныш җырны җырлый, ф Көткән бәхетле тормышның күз алдында җимерелүе көйне дә үзгәртергә, сындырырга тиеш иде кебек. Ләкин мәхәббәтне юк итеп булмый, ул үлемсез, һәм җыр да, шуны раслагандай, якты һәм саф яңгырый. Чынлыкта, җырның бөтен колоритын саклап җырлау монда тирән тәэсир итүче драматургии алым булып әверелеп китә, зур психологик киеренкелек тудыра.
«Галиябану» операсы чын-чыннан милли әсәр булды. Музыкаль драматургиясендәге аерым кимчелекләренә карамастан, автор калку образлары, конфликтлы ситуацияләре, үз йөзе һәм аһәңе булган, бөтенлекле, төгәлләнгән әсәр тудыра алган. Композитор үз халкының музыкаль табигатен нечкә тоя һәм иҗатында аңа кыю рәвештә таяна. Халык җырларының сюжетларын яхшы белгән хәлдә, ул халык сәнгате хәзинәсеннән оста файдалана.
1943 елда Мансур Мозаффаров үзенең икенче операсын — «Зөлхәбирә»не тәмамлый. Бу әсәрен дә ул халык моңнары чыганакларына таянып иҗат итә. Әмма «Галиябанупда халык көйләре әсәрнең тукымасына кертелеп, турыдан-туры файдаланылган булса, икенче операда без принципиаль яңалык белән очрашабыз. Монда бер генә халык көе дә юк диярлек, һәм шул ук вакытта ул — чын милли формага төрелгән әсәр, музыкаль сурәтләүнең классик чаралары монда халык моңнары рухы белән сугарылган. Операның драматургиясендә симфонияләштерү методларына зур урын бирелә. Бу исә композиторның опера жанрында яңа зур адым атлавын күр-сәтә. Әсәрнең драматик сюжет нигезен, эчтәлектәге драматизмны яңа музыкаяь чаралар, гомумиләштерелгән, симфоник югарылыкка күтәрелә барган аһәңнәр аша ачуга омтылыш нык сизелә.
Мансур Мозаффаров симфоник музыка өлкәсендәге беренче тәҗрибәләрен әле утызынчы еларда ук ясый. Аның бу эше дә халык җырын тирәнтен өйрәнүдән башлана. Ул чорда ук инде композиторның симфоник стиленә хас сыйфат — инструменталь музыканың халык көйләре белән тыгыз бәйләнгән булуы төсмерләнә. Тик шулай да бу өлкәдә зур уңыш аңа озак еллардан соң гына килә. Аерым көйләрне, мотив һәм борылышларны әсәрдә турыдан-туры файдалану этабы аша үтеп, ул интонация закончалыклары, эчке табигате белән халык көйләренә аваздаш, әмма тулысынча оригиналь булган темалар тудыра. Илленче елларда композитор халкыбызның сөекле уллары Габдулла Тукай һәм Мулланур Вахитов истәлегенә багышланган симфоник поэмаларын яза. Бу әсәрләрендә ул якты киләчәк идеаллары өчен көрәштә гомерләрен корбан иткән каһарман шәхесләрнең көчле эмоциональ һәм эпик яңгырашлы музыкаль образларын тудыра, һәр ике поэманың эчке драматургиясе гаҗәеп киеренке, һәр икесе мелодик материалга бай Автор халык көйләре интонацияләреннән кыю файдалана. Мәсәлән, Г. Тукайга багышланган поэмада без шагыйрьнең яраткан җырларыннан берсе «Әнкәм кабере янында» дигән җырның кәен, икенче әсәрдә һәркемгә таныш рус революцион җыры «Смело, товарищи, в ногу» мотивларын ишетәбез. Алар әсәр тукымасына бик табигый килеп керәләр, авторның симфоник фикер сөрешен көчәйтүгә хезмәт итәләр. Бу поэмалары белән М. Мозаффаров профессиональ иҗатның иң югары баскычларына күтәрелүен раслый, һәм ул әсәрләр хаклы рәвештә татар совет муэьжасы классикасы хәзинәсендә үз урыннарын алдылар.
Болардан тыш, М. Мозаффаров илленче-алтмышынчы елларда «Туган ягым» исемле симфоник поэма, симфониэтта, скрипка һәм оркестр өчен ике концерт иҗат итә. Югары художестволы сыйфатлары, идея-эстетик кыйммәте, халыкчан көйләргә байлыгы, нәфислеге белән скрипка һәм оркестр өчен язылган концертлары аеруча тиз популярлык казанды. Борынгы һәм хәзерге заман татар, башкорт халык җырларын бөтен нечкәлекләре белән белүе композиторга, фольклор материалының аерым фрагментларын гына файдаланып, шул нигездә тирән эчтәлекле симфоник темаларны үстерергә мөмкинлек бирә. Киң таралган рус һәм татар совет җырлары
КЛАРА ТА/КИЕВА ф ТАТАР МУЗЫКАСЫ КЛАССИГЫ
белән уртак интонация һәм аһәңнәр концертларны һәркем күңеленә якын, аңлаешлы итә. Аларда күтәрелгән музыкаль темаларның байтагы эпик яңгыраш ала, кайбер кисәкләре (мәсәлән, беренче концертның кереш темасы, икенче концертның икенче өлеше) сурәтле образларны күз алдына бастыра. Инструменталь музыкада хәтергә сеңеп кала торган калку образлар тудыру осталыгы композиторның шактый еллар буе опера жанры өлкәсендә эшләвеннән дә килә.
Шулай итеп, инструменталь музыка иҗатын даими төстә җыр белән бергә бәйләп алып баруы, классик сәнгать тәҗрибәсен милли музыка белән органик рәвештә куша белүе композиторны югары иҗади казанышларга алып килә.
Композитор Мансур Мозаффаров яңа тарихи чор тарафыннан үзалдына куелган бурычны намус белән үтәде. Аның иҗат мирасы — совет власте елларында формалашып, профессиональ сәнгатьтә гүзәл казанышларга ирешкән татар музыкасы классик хәзинәсенең аерылгысыз өлеше. Татар композиторлары арасында беренчеләрдән булып, ул халык музыка культурасының иң кыйммәтле элементларын гомумиләш- Tepf, аны рус һәм көнбатыш классик сәнгатенең күп төрле форма һәм жанрлары белән бергә бәйләү нигезендә үз иҗат стилен тудырды.
М. Мозаффаровның иҗат мирасы гаять бай һәм куп төрле. Музыканың һәр жанрында ул бары тик үзенә генә хас сурәтләү чараларын эзли, яңа буяулар, образлар таба, яңа сукмаклар сала. Яшь буын композиторларының күбесе бу эзләнүләрне дәвам иттерәләр, табышларны иҗади төстә үстерәләр. Мәсәлән, скрипка өчен лирик рухтагы концерт жанрын М. Яруллин һәм Р. Билялов күтәреп алдылар. Р. Еникеев М. Мозаффаровның тирән фәлсәфи лирик җыр иҗаты юнәлешен үстерә. А. Мона- сыйповның кайбер җырлары хакында да шуны әйтергә мөмкин. Сәнгатьтә үз эзләрен салганда, алар өлкән остазларының ачышларыннан да иҗади файдаланалар. Мансур Мозаффаровның үз әсәрләре генә түгел, нигезен ул салган күркәм традицияләр дә яши дигән сүз бу.