РӘШИТ ГӘРӘЙ ЛИРИКАСЫ
игырьләре кыска, ихлас күңелдән язылган лирик шигырьләр. Алар миңа бала чактан таныш. Кечкенәдән, тальян гармун моңы сыман, күңелгә якын, үз лирика. Шагыйрьнең без мәктәп елларында яттан сөйләп йөргән шигырьләре үк туган яктай иркен, сабыр, табигать кебек ягымлы булулары белән күңелне тартты. Нәкъ әнә шуңа күрә алар, хыялны җанландырып, якты шигърият иленә әйдәделәр. Алай гына да түгел, гап-гади булып тоелган туган җиребез үзе дә, әлегә кадәр без күреп өлгермәгән төсләре белән балкып-уйнап, тылсым дөньясына әверелде. Минемчә, бу әсәрләр бигрәк тә безгә — сугыштан соң әтисез үскән һәм үзебезне яшьтәшләр арасында дөньяның ачысын-төчесен берникадәр күбрәк тоярга өйрәнгән дип санаган укучыларга — якынрак иде. Әйе, аларда өшегән күңелләргә дә җылы өрерлек шигъри җан, йөгерек кан кайнарлыгы бар. Рәшит Гәрәй китапларын мин кат-кат укыдым һәм бу сүзләремә дәлилләр таптым. «Елгалардан түгел, туңмый торган Чишмәләрдән үрнәк алам мин»,— ди ул.
Нинди генә кешенең йокысыз үткәргән төннән соң таң атуын зарыгып көтеп алганы, шул таңга карап күңел юатканы яки ерак офыктагы соңгы шәфәкъ нурларын күзәтеп моңланганы-уйланганы юк микән? Андый чакларда нигәдер үзеннән-үэе шушы юллар искә төшә:
Ык суларын кичтем таңнарда. Ык суларын сиптем талларга. Истәлегем булып үссеннәр. Сагынганда кайтып карарга.
(«Ык сулары»,)
«Нигәдер» дип күрәләтә, белеп яздым. Бу сүз әлеге юлларның лирик сурәт, ритм-төзелеш көче белән йөрәккә үтеп керүен, кайдадыр аяз киңлектә йолдызлар аулаган хыялый күңелне дә конкрет җиргә — туган почмакка кайтарырлык, инандырырлык булуын аңлата. Шагыйрьнең 25 еллык иҗатыннан мондый мисалларны күпләп китерергә була. Шул вакыт эчендә аның төрле күләмдәге унөч шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. «Беренче хисләр» китабы 1952 елда басылып чыккан. Менә без аның беренче битен ачабыз.
Шушы җир безне үстерде.
Шушы җир кадерләде;
Шушы җир анабыз булып
Көрәшкә хәзерләде.
Шушы җиргә багышланып, Якты җырларым тусын;
Яшьлегемнең дәрте, көче Туган җир өчен булсын.
(«Туган җиремә».)
Ш
Бу юлларны егерме яшьлек егет яза. һәм ул шигырь гүяки шагыйрьнең иҗат программасы булып китә. Чыннан да, авторның кайсы гына әсәрен алып укысаң да. туган җиргә яки аның кешеләренә юлыгасың. Туган як матурлыгы белән горурланасың, кешеләрен таныйсың, аларны, хәтердә яңартып, күреп сөйләшкәндәй, аксакалларына сәлам биреп, хәл-әхвәл сорашып торгандай буласың...
Шагыйрьләрне еш кына изге гөлбакча хуҗасы, яисә, гомумән, җиһанны агар- ♦ тырга килгән көрәшчеләр белән чагыштыралар, һәр очракта да ул Җиргә, кеше- 3 ләргә, халыклар язмышына битараф түгел. Шагыйрь җаны гамьсез була алмый. Рәшит Гәрәйне исә иҗаты белән мин игенче итеп күз алдына китерәм. Әйтерсең лә аның алдына чор, заман үзе шундый олы бурыч куйган, һәм иксез-чиксез иген кырларыннан, томаннар сарган урман-болыннардан, эңгер төшкән су буйларыннан урап, талгын гына тальян тавышы килә. Шагыйрьне бөтен иҗаты буйлап озата бара ул моң. Анда — борынгы крестьян тормышының сагыш-кайгылары, бүгенге дәртле җырлар. Анда кеше өчен борчылу һәм горурлану. Җир иминлеген кайгырту, һәм офыкка тоташкан киңлектә «көндезен ерактан күренми» торган учаклар яна. Шигъри учаклар...
Шунысы шатлыклы: шагыйрь кайчан да үз геройлары арасында. Ул каһарманнар һәр вакыт диярлек гади авыл кешеләре — игенчеләр. Р. Гәрәй шигырьләрендә шушы гади булмаган гадиләр — аерым шәхесләр еш кына гомумиләшеп китә, тулы канлы халык вәкиленә әверелә һәм, бераз гына таныш та шикелле елмаеп, күз алдына килеп баса. Алар — җыр чыгаручы Фәрит һәм Хәйбуллалар, алтын куллы, җор күңелле тимерче һәм көтүчеләр, кибән куючы картлар.
Шагыйрь иҗатының башлангыч чорында ук:
Мин синеке, илем!
Син минеке!
Синең иминлегең хакына Мин керергә әзер, курыкмыйча. Дөрләп янган утка, ялкынга! —
(«Мин синеке, илем!»)
дип яза, Рәшит Гәрәй иҗатында шушы мөкатдәс патриотик хис шигырьдән-шигырьгә үсә бара. Аның хәтта «кочаклашып үскән яшь чыршылариы да «әйтерсең лә сакка куелган».
Шагыйрь җаны җир белән сөйләшә. Ул үзәннәр, кырлар буйлап җир авазын тыңлап килә.
Җир авазы тиздән ишетелер. Уҗымнардан, яшел үләннән...
(«Үзәннәрдә йөрим».)
Ул кешеләрнең җан авазын да ишетә. Шуның өчен дә лирик герой әле ындыр табагында, әле фермага барып чыга.
Кышкы көннәрдә дә һаман шулай Хәтерләтеп яшик язларны...—
ди ул аларга. Ә кеше белән табигать һәр даим бәйле. Шуңа күрә халык сыкраса, бу авырлык тауларга да күчә:
Кыю ирләр шулай ирек өчен
Яуларда үлә икән. Алар иртә үлгән өчен сыкрап. •
Таулар да иңә икән.
(«Таулар да иңә икән».)
Шагыйрь күңеле тынгысыз, анда хисләр давылы, романтика. Туган як романтикасы. Аның йөрәге һәртөрле җилләргә-давылларга ачык. Әгәр шулай булмаса, халкыңның, Ватаныңның җанны сыкратырлык кайгылары, күзгә шатлык яше китерердәй
ФӘННУР САФИН ф РӘШИТ ГӘРӘЛ ЛИРИКАС1
куанычлары йөрәгеңне телеп үтмәсә... Андый кешенең (хәтта ул талантлы булса да!) кулына каләм алуы кешелек өчен артык бер мәшәкать-борчу гына булыр иде.
Шигырь сөючеләргә мәгълүм ки, Рәшит Гәрәй Себердә Кузбасс шахтерлары янында байтак кына вакытлар яшәп кайтты, «Радищевлар эзе калган җир» уйландырды шагыйрьне. Биредә аның таланты бөтенләй яңа яктан ачылып-ялтырап китте. Яңа кешеләр, яңа характерлар белән танышуның бер генә әдипкә дә комачаулаганы юк бугай әле. Ә бәлки, киресенчә, мондый очрашулар язучы күңелен баета һәм шуның нәтиҗәсендә, шигърият полотнасына яңа, якты төсләр өстәлә. Бу очракта да шулай булды. «Таулар яна» дип аталган шигырьләр бәйләме шуны раслый. Цикл авторы үзе дә Себердә яшәүче якташларыбызга болай дип дәшә:
Йөрәгемдә нәрсә дөрли дисез,
Сез үзегез яккан ут бит ул!
(«Кунак булып үзегез кайтыгыз».)
«Туган як көе», «Мендәр», «Тальян гармун», «Әткәм киңәше», «Җырчы малай, дисәләр...», «Мусалар искә төшкәндә» кебек шигырьләр, яки «Беренче мәхәббәт» яоэмасы укучы белән җылы сөйләшү булып хәтердә кала. Автор укучысы белән гражданин буларак сөйләшә. Ул укучыга да, үзенә дә бер үк дәрәҗәдә таләпчән, күңелендәген ирләрчә турыдан-туры ачып бирә.
Җиңелгәнне кем соң күккә чөйсен,—
Башым минем түбән иелгән.
Сөялләнгән куллы аксакаллар Килеп кага шунда иңемнән. Якын итеп биргән киңәшләрен Гомер буе юлдаш итәрлек:
— Җырларыңны өйрәт көрәшергә,
Сабан туйлар алда җитәрлек!
(«Сабан туйда шигырь укыттылар».)
Казлар турында мин бик күп яздым.
Тик барысын ашыгып язганмын.
...Зират коймасына бәрелә-сугыла
Очып уза бәбкә-казларың.
(«Әнкәй үлгәч» циклыннан.)
Инде шундый юллардан соң укучылардан да шулай ачыклану таләп итәргә мөм- киндер, шәт:
Шатлыгың булса, кызганма. Кайгың булса, яшермә.
Дөнья булгач, кайгысы да булмый калмый. Шагыйрьнең үзендә дә бар ул. Язучы Газиз Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган шигырендә Рәшит Гәрәй:
Без болай да күбәү түгел идек.
Бер кешегә тагын кимедек.—
дип боега. Шулай, җирдә кайгылар, боегулар да бар. Ләкин шунысы хак:
Боексак та бары боегабыз
Елмаюлы таңнар хакына!
Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең без матур-матур тәрҗемәләрен укыйбыз, күңелгә ятышлы җырларын тыңлыйбыз. Сөенәбез, борчылабыз. Аның бар булган иҗатына күз салып, башкалардан, һичшиксез, аерылып торган үзенчәлекле шагыйрь барлыгын тоябыз. Ә һәрбер үзенчәлек фәкать халыктан, халык авыз иҗатыннан килә, әлбәттә.