«ПАНЧАТАНТРА»
орынгы һинд әдәбиятында мәсәл язу акыл өйрәтүле вәгазь сөйли һәм киңәш бирә торган «Шастра» исемле жанрдан башланып китә. Мәсәлләр нигездә кешеләрне тормышта үзләрен акыллы һәм гадел, яхшы холык-фигыльле булырга өндәп языла. «Пан- чатантра»га кереш сүздә дә бу турыда легенда телгә алына: имештер, ниндидер бер патша үзенең надан һәм ахмак улларының башында акыл уятырга тели. Шушыны гамәлгә ашыру өчен Вишнушарман исемле зирәк бер зат нәкъ менә шушы «биш китап»ны (1. Дусларны бер-берен-нән аеру. 2. Дуслар табу. 3. Каргалар һәм ябалаклар турында. 4. Талканны югалту. 5. Акылсыз кыланышлар) яза. «Панчатантра» — санскритча биш китап дигән сүз. Әсәрләрдә кешеләрнең үз-үзен тотышы тормышның ул чактагы төп максатлары итеп сайланган дүрт күзлектән карап сурәтләнә: дхарма — гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге бурычлар, артха — мал-табышка омтылу, кама — хис ләззәтләре, мокша — фани дөнья эшләреннән ваз кичү. Алар, башланыш белән бетемнең очын очка ялгаган форма белән, фольклор сюжетларын яки дөнья әдәбиятында булган шундый бүтән сюжетларны файдаланып иҗат ителгәннәр, һәр очракта диярлек шигъри афоризмнар яки читләтүле тапкыр чигенүләр белән тасвирланган фактлар «Биш китап»та, гәрчә алар күбрәк җәнлек- җанварлар тормышыннан алынсалар да, кешеләр дөньясының реаль вакыйгаларын чагылдыра: җәмгыятьтә гаделсезлекләр эшләүче, мал һәм дан артыннан куучы комсыз, намуссыз затларны сатира уклары белән көйдерә. Аларда кешеләрне аңлы яшәргә өндәп, көчлеләргә каршы көрәшү өчен көчсезләрне бердәм булып берләшергә чакыру рухы көчле. Шуңа күрә дә аның бөтендөнья әдәбиятына йогынтысы зур. Инде VI гасыр урталарында ук аны фарсы теленә (пехлеви) тәрҗемә итәләр, шул вариант исә соңыннан Сүрия һәм башка гарәп илләрендә чыга. Гарәп телендә «Кәлилә һәм Димнә» дигән исем белән басылган язманың исә грек («Стефанит һәм Ихнилат»), славян һәм рус, аннары латин, немец, француз, инглиз, төрек, яван, лаос, тхай телләренә тәр-җемә ителгәне билгеле. Гомумән, «Панчатантрамның 60 телдә басылган 200 ләп тәрҗемәсе бар.
Безнең замангача 3—4 гасырларда иҗат ителгән һәм таралган бу җыелманың төп нөсхәләре сакланмаган.
Укучыларыбызга бу санда атаклы биш китапның һәрбереннән берәр хикәят-мәсәл тәрҗемәсе тәкъдим ителә.
Б
Унынчы хикәят
Бер патшаның гаять затлы ятагында, түшәк япмасы бөрмәсенә яшеренеп, Мандависарпини исемле бет яшәгән, ди. Үзенең күп санлы нәселдәшләре һәм туганнары — уллары-кызлары һәм оныкларыннан бер дә яшермичә, ул йокыга талган патша канын гына эчә икән. Шуңа күрә дә ул күзгә күренеп симерә һәм бүтәннәр күзенә затлырак кыяфәттә күренә башлый. Көннәрнең берендә нәкъ шул ятакка Дундука исемле бер кандаланы җилләр китереп ташлый. Ике мендәрле, Джахнавиның комлы ярларын хәтерләткән юка җәймәле гадәттән тыш бүлмәгә керүгә кандаланың исе китә. Хәтта акылыннан язарлык хәлдә кала ул.
Шулай аптырап әрле-бирле йөргән арада язмыш аны әлеге Манда-висарпини белән очраштыра.
һәм әйтә икән теге:
— Патша үзе ^енә торырга тиешле бинага каян килеп кердең әле син? Тизрәк табан ялтырат биредән!
Кандала үз җавабын өзеп әйтә:
— Алай димә, хөрмәтлем. һәм менә ни өчен артыгын да әйтмә;
Мәҗүсиләр утны ничек ярата, Дин башлыгын һәркем шулай яратсын. Ир кадерен белу — хатын бурычы, Кунак килсә — елмай аңа карап син.
Мин синең кунагың. Күп төрле каннар эчеп ләззәтләнгән җан иясемен: бранманнар, шкатрилар, вайшьялар һәм шудрлар канын да татып карадым. Алар каны нигәдер тозлы һәм лайлалы икән, шуңа күрә дә аны эчеп кенә туеп булмый. Ә әнә теге зиннәтле ятакта йоклаучының каны, һичшиксез, ширбәтләрнең дә ширбәте, җимнәрнең дә җимнәре кебек татлыдыр. Аңа бернинди сырхау йокмаска тиеш, чөнки табиблар аңа төрле-төрле дарулар эчертә, төрле-төрле үләннәр кайнатып эшләнгән шифалы сулар каптыра, ә оста пешекчеләр исә аның җанына һәм тәненә көч кертә торган тәмле-тәмле ашларны шикәр, гранат, имбир һәм борыч кебек тәмләткечләр кушып әзерлиләр. Ул безнең туклыклы, уңдырышлы җирләре, иң яхшы сулары булган һәм иң яхшы һавалы илнең иң симез итләрен ашый. Аның каны — яшәү өчен кирәкле иң көчле дәваларның берсе саналырга тиеш. Мәрхәмәтле бул да, шуны тагын бер кабат татып карарга рөхсәт ит миңа — чөнки ул хуш исле дә, татлы да, туклыклы да, шатлыклы да бит.
Бет җавап бирә:
— Юк. Синең шикелле ут авызлы һәм теш-телле бөҗәккә моны рөхсәт итү мөмкин түгел. Әйтелгән бит:
Кем акылсыз һәм уйламый эш итә, Уңай чакны, тиеш җирне белмичә, Кайгыртмыйча эш ни белән бетәсен — Андыйлар бит бары юкка кеч түгә.
Әмма кандала, аның аякларына түбәнчелек белән баш иеп, шәфкать- рәхим көтә.
Ә бет әйтә:
— Әйдә, алайса, булса шулай да булсын, ди. Ләкин син патша канын* бары тик җайсыз урында һәм бары тик уңайсыз чакта эчәргә тиеш буласың.
Кандала сорау бирә:
— Ә моны кайчан һәм кайда эшләргә мөмкин соң? Мин бит бирегә әле күптән түгел генә ияләштем һәм сездәге гадәт-йолаларны бик төгәл белмим.
Бетнең җавабы менә нинди була: Ф
— Әгәр дә патша исереп, арып яки йокыга талып ава икән, син бик м сак кына аның аягын тешләргә тиешсең. Иң җайлы вакыты да, иң тиеш- J ле урыны да шул булыр.
Кандала аның белән килешә. Әмма ничектер кичен ул, карыны бик о ачыккач, үзен-үзе тыя алмыйча, патшаның аркасын тешли. Ә патша исә, әйтерсең, аның йокыга талган гәүдәсенә кызган таш салалар, әйтерсең, аны көтмәгәндә чаян чага — кинәт каты сискәнеп сикереп тора да, ар- = касын угалый-угалый, кычкыра башлый:
— Ой-ой-ой! Кем чакты мине, кем тешләде? Хәзер үк табып ките- й> регез миңа шул бөҗәкне!
Бу сүзләрне ишетүгә, курка калган Дундука бик тиз чабып китә һәм ♦ карават ярыгына кереп кача. Ә аннары шул бүлмәгә патша әмерен үтәүчеләр килеп чыга һәм, утлар яктыртып, эзләнә башлыйлар. Язмыш шулай кушкандыр, күрәсең, алар киемнәр арасына кереп поскан Ман- дависарпинины табалар һәм аны, барча туган-тумачалары белән бергә, сытып бетерәләр.
Шуңа күрә дә әйтәм мин; «Кемгә дә булса җылы почмак яки түр урын тәкъдим итүләре куркыныч...» һәм моннан тыш илаһи кешеләр үзләренең булышчыларын һәм нәселдәш асрауларын түбәнсетмәскә тиешләр. Юкка гына әйтелми бит:
Кем дустан, туганнан бизеп, дошман белен әшнвлвш».
Юләр Чандарава кебек, шул кеше үлемге атлый.
Икенче китаптан
Беренче хикәят
Биредәге бер күлдә бхарунда исемле кошлар яшәгән, һәркайсының бер ашказаны һәм ике муены булган. Ничектер бер көнне, болын-сәх- рәгә чыгып йөргәндә, бхарунда бер муенын сузып чәчәктән җим суыра башлый. Шул чакны ана икенче муен үзенекен әйтә:
— Бүлешик әйдә, мин дә авыз итимчө шуны.
Беренче муен җим татуны рөхсәт итмәгәч, икенчесе каяндыр агу табып ала да шуны йота. Күп тә үтми, муеннарның икесе дә үлеп-сәл- перәеп салынып төшә — чөнки аларның ашказаннары бер үк була бит.
Шуңа күрә дә әйтәм мин: «Бер ашказаны, ике муен...» Безнең көч — тик берлектә.
Унбишенче хикәят
...Бер урман читендә Кхаранакхара дигән арыслан тора икән. Ничектер берчакны ачтан интегеп, муеннары нечкәреп беткән шул арыслан үзенә ризык эзләп урман буйлап йөри, ләкин тамак ялгарлык берни дә таба алмый. Кичен исә ул чиксез дәү бер тау куышына барып керә һәм мыегына шундый бер катгый фикерне урый: «Төнен бу ояга, һичшиксез, нинди дә булса бер җанвар кайтып керәчәк. Бер почмакка посып мин шуны көтәм». һәм менә кичен куышның хуҗасы — Дадхим- укха исемле шакал үзе кайтып, ишек төбендә туктый да бик каты итеп> кычкыра башлый:
— Әй, куыш! Куыш! — шулай ди дә ул, бераз тынып тора һәм яңадан үзенекен тезеп китә: — Ничек сүз куешканыбызны әллә оныттыңмы син? һәр вакыт, каян да булса кайтып җитүемә, мин сиңа ишек төбеннән торып кычкырам, ә син эчтән җавап бирәсең. Әгәр бернинди та- вашың-тының чыкмаса, мин бүтән куышка китәм — ә андагы минем, белән, әлбәттә, сөйләшәчәк.
Шакалның шул сүзләрен ишетә дә уйга кала арыслан: «Күрәсең, бу куыш аны һәр кайтуында шулай сәламләп каршылыйдыр. Ләкин куыш исә, минем биредә булуымнан куркып, бүген дәшми. Димәк ки, сәлам сүзен мин үзем әйтергә тиешмен. Ә ул, чакыру авазын ишетеп, монда' килеп керәчәк һәм мин аны тотам да ашыйм»...
Шулай хәл итә дә, шакалны тәбрикләп, бик каты улый башлый арыслан. Шул тавышның яңгырашы, хәтта урмандагы куыштан еракта яшәүче барча җан ияләрен дә куркытып, бөтен тирә-якка тарала. Ә куыш- яныннан качып киткән шакал исә шундый шигырь укый: «Саклана беләсең икән — гомерле була аласың...»
Дүртенче китаптан
Җиденче хикәят
Бер авылда буяучы Шуддхапата исемле кеше була. Аның көн саең: диярлек ач торып интеккән ишәге бар икән. Бервакыт, урман аша узганда, шул буяучы юлда яткан үле юлбарысны күрә. Күрә дә уйлый: «Менә ничек шәп булды бит әле! Бәхетем аяк астында аунап ята. Шушы юлбарыс тиресен мин үз ишәгемә кидерәм дә, төнлә аны арпа кырына чыгарып җибәрәм. Каравылчылар аны, юлбарыс бит бу дип уйлап, кырдан, әлбәттә, кумаячаклар», һәм шулай эшли дә. Төннәрен ишәк арпа ашап йөри, ә таң алдыннан исә буяучы аны өенә куып китә, һәм күпмедер вакыт узуга ишәк дигәнебез хәтта үз абзарына сыймаслык булып симереп тә өлгерә.
Ләкин көннәрнең берендә ул каядыр еракта бүтән бер ишәк улавын' ишетә һәм, шуңа җавап бирергә ашыгып, үзе дә акыра башлый. Нәкъ шул чакны, ят кием кигән ишәк икәнен аңлап алып, каравылчылар аны күсәк белән кыйнап, ташлар атып һәм тәненә уклар кадап үтерәләр—
Җиденче хикәят
Бер калада Свабхавакрипана исемле брахман яшәгән, ди. Аның хәер эстәп
җыйган ярма белән тулы бер чүлмәге була. Шушыны ул стенадагы бер кадакка
элеп куя һәм гел шуңа гына карап караватында ята икән. Төннәрнең берендә
аның башына менә шундый уй килә: «Чүлмәк тулы ярмам бар. Шуның акчасына
мин ике кәҗә сатып алам. Алар елына икешәр мәртәбә бәтилиләр дә минем
бер көтү кәҗәм була. Аннары ул кәҗәләрне сыерларга алыштырам.
Сыерларның бозауларын сатып исә мин буйволлар алам, ә буйволларны
саткач — бияләр... Бияләр колынлагач минем бик күп атларым була, шуларны
саткач исә мин бер өем алтын иясе булам. Шул алтынга йорт салам. Аннан соң
миңа кем дә булса бик зур бирнә белән үзенең гүзәл кызын бирә. Шул хаты ным
малай таба да мин аңа Сомашарман дигән исем кушам. Ул инде итәккә
утырырлык булып үскәч, мин кулыма китап алам да, аран артына утырып, шуны
игътибар белән укый башлыйм. Ә шул чакны әнисенең итәгендә утырган
Сомашарман мине күреп ала да, әти, сикертеп уйнат әле дип, атлар янына
якынрак килә башлый. Шунда мин ачу белән хатыныма кычкырам: «Ал баланы,
хәзер үк килеп ал!» Ә ул, өй эшләре белән мавыгып, мине ишетми. Шунда мин
урынымнан сикереп торам да аны аяк белән тибәм...» Нәкъ менә шул минутта,
үз уйларына чиксез бирелеп, аягын бик югары күтәрә брахман һәм әлеге
чүлмәкне бәреп вата — аның бөтен өстенә ап-ак ярма сибелә.
Күңеленә һичкайчан булмас нәрсәләрне өмет итәргә котыртучы иблис
оялаган һәр кеше шулай көлкегә кала. Бик дөрес әйтәләр бит:
Булмаганны булдырам дип, кем бушка азап чиккән, Сомашарман әтиседәй, ярманы
әрәм иткән.