ҖҮЛЯ-КАЙГЫЛЫ ЭТ
ХИКӘЯ I кмы ул, сарымы? Кәефеңнең нинди чагы туры килүгә карап, аны ак дип тә, сары дип тә кабул итәргә мөмкин. Әгәр берәр җирдә урынсыз рәнҗетеп, хаксыз сүз әйтеп кайтарсалар яки бик тә кирәк нәрсәне, дөнья бетереп эзләп тә, тапмый кайтсаң һәм шунда ул мәхлук искәртмәстән генә синең аяк араңа килеп сарылса, ул сары, хәтта коры сары гына да түгел, пәри алыштырган шәмәхә-сары булып күренә, эченә тибеп җибәрәсе килә. Әгәр инде юлың уңай яки акча алганнан соң кәефеңне күтәреп кайткан чакка туры килсә, ул инде ак — сөттән дә аграк дип әйтмик, этне ризыктан өстен куйсак гөнаһысы булыр, һәрхәлдә, су коенырга дип барып та, хәтта чишенеп тә: «Эттә генәсе лә! Суы бик салкын, бәладән башаяк!» дип, коенмыйча кире киенгән кешедән аграк. Аңарга җылы сүз ташлыйсың, кулың буш булса, хәтта аркасыннан бер сыпырып алуны да жәлләмисең. Ах алла, барыбыз да кешеләр лә без, төрле чагыбыз була, эткә шул бер сыпыру җитмәгән-мени!
Берәр асыл затлы, күргәзмәләрдә һөнәр күрсәтеп, күкрәгенә медаль таккан нәселле эт булса икән әле. Бернинди хуҗасы юк аның, шул ук вакытта биш катлы зур йортның ишегалдындагы барлык малайлар аңа хуҗа. Тегесе теге нәрсә алып чыгып сыйлый Җүлкәне, бусы бу нәрсә. Атланып та йөриләр, иркәлиләр дә, типкәлиләр дә. Ә ул бөтенесенә риза. Хәер, соңга таба бөтенесенә риза булмый баш лады, мәсәлән, кара ипине ашамый, ак ипине дә иснәп кенә карый. Шушы хәтле зур йортка бер эт, ашатырсың ипи. Син аңа печенье бир дә шикәр шакмагы ташла. Шикәр дигәне дә рафинад булсын — авызга йомшак. Кыскасы, тәмам ариетократка әйләнде эт. Дәрәҗәле
олы кешеләр аңа игътибар итми, ул дәрәҗәле кешеләргә игътибар итми. Көләбез дә, иркәлибез дә, атланып та йөрибез, тик төнне кайда үткәргәнен генә белгән кеше юк. Гомумән, йоклыймы ул, юкмы? Нинди дә булса кайгысы бармы аның, юкмы? Шушы турыда гына башыбызга килми. ф
Ә мин шуны беләм һәм, еллар буена күзәтә йөреп, шундый ка- н рашка килдем: Җүлянең, безнең ишегалдындагы гап-гади этнең, зур я кайгысы бар. Ник дисәң, аңарга нәселен каддырырга, балаларын = үстерергә, үсеп җиткән балаларын күреп сөенергә ирек бирмиләр. 2 Әлеге шул эт белән этләшеп беткән ишегалды малайлары. Югыйсә, = бичаракаем, ничәмә-ничә тапкыр йөккә калып, юанаеп һәм, уйларга * кирәк, шул юаная баруы өчен эченнән куанып, балалары буласына к менә-менә өметләнеп йөрде. Өметләнеп кенәме әле! J
Юк, моннан соң язылачак хәл-әхвәлләргә тамчы гына да фантазия кыстырырга ярамый. Көлке кыстыру шулай ук гөнаһы булыр ф иде. s
Кайларга гына качып балаламады бичара Җүлкә. Бер шулай кочегаркага төшү юлында караңгы басжыч астына качып балалады & һәм берничә көн күзгә дә күренмәде, тамагына ризык та алмады. ■< Малайлар, үзләре дә аптырашып, этне исеме белән чакырып, колба- * са, тәлинкә белән ит шулпасы, печенье, шикәр шакмаклары тотып, “ эзләп йөрделәр. Эт күренмәде, ашауга караганда, аңа яңа туган, әле < күзләре дә ачылыр-ачылмас балалары газизрәк иде. Ул шуларны е ялап ятты, күзләре ачылганны көтәргә, ялап шомартырга, матурларга, тик шуннан соң гына тезеп алып чыгып, ишегалдын шаккатырырга уйлаган иде булса кирәк.
Тик шаккатырырсың хәзерге заман ташбашларын. Кесә фонаре яндырып, кайда тишек бар — шунда керә-керә эзләнә торгач, тәки тапканнар малайлар. Монда аларга ишек төбендәге эскәмиядә көн вә кич җыелып, узганны-барганны тикшереп, кеше гайбәте чәйнәп утыручы эшсез хатыннар да булышкан булса кирәк, Җүлянең балаларына күзләрен ачып дөньяны күрергә форсат бирмәделәр, баскыч астыннан берәм-берәм алып юкка чыгардылар. Үзләренең башы җитмәгәнне олылары өстәде: янәсе, нигә кирәк нәселсез этләр белән ишегалдын тутыру!
Шуннан соң ул хәтсез вакыт барыбызга да, шул җөмләдән ни эт җанлы кеше — миңа да үпкәләгәндәй, кыргыйланып йөрде. Малайлар биргән ризыкка якын да килми, малайларның үзләрен дә якын җибәрми, элеккечә берәрсе иркәләргә-сыпыргаларга маташса — бармагын һап! Дөрес, безнең ишегалды малайларыннан берсе дә бармаксыз калды дип әйтмәс идем мин, булмаганны булды дип әйтә торган ялганчы түгел. Мәгәр Җүлянең ишегалды малайларына җене чыгуы — факт. Ул гынамы әле! Гомумән, җене чыкты этнең — барыбызга да. Беркем кулыннан бер ризык алмый, берни ашамый — бу чаклысына үзем шаһит дип үк әйтә алмыйм, әлеге шул ишек төбе эскәмиядә кеше гайбәте чайиәп утыручы хатыннар «информбюро» сыннан алып әйтүем. Ә ябыгуы, дүрт аякта килеш корыша баруы — анысы барыбызның да күз алдында. Тагы бер сәер гадәте өстәлде: бернинди сәбәп юкта, тора торгач үтә дә тырышып өрә-өрә чабып китеп, ишегалдын шулай бер урап уза. Бу чаклысын — ни белдекле халык! — хәтта ишек төбен саклаучы хатыннар да аңлый һәм аңлата алмыйча тәкатьсез калдылар.
Ләкин шунда да Җүля безнең ишегалдын ташламады. Балаларын югалту кайгысын әкренләп-әкренләп эченә йота барды бугай —
тамак тәмугка кертә диләр. Этне дә кертә икән! Әкренләп-әкренләп биргән ризыкны да ашый башлады — әлбәттә, кем бирсә — шуның кулыннан алып түгел. Кайдан сизә диген, бигрәк тә көчекләренә куллары тигән малайларны якын җибәрми — ник шунда шикәр шакмагына май сылап бирмәсеннәр!
Ә гомер эт кайгысы белән түгел, кеше кайгысы белән дә исәпләшеп тормый, уза бирә, уза бирә. Көз узды, салкын кыш узды — Җүля бичаракаем ничек җан саклап калгандыр ул салкын кышны — икенче язны, бөтен табигать яңадан терелгәндә, безнең Җүля- бездә үрчергә теләү инстинкты яңадан терелмәсенме. Кайда, ничек һәм кай ягы белән кызыктыргандыр, белгән кеше юк, ләкин фактны әлеге шул ташбаш малайлар күреп калган, бу юлы безнең Җүля- без «кияү»не ни җиттене түгел, асыл затлылардан берсен — шат- ландски овчарка дип йөртелә торганны тапкан. Этлеккә эт тә, башы эшли, күрәсең. Теге юлы сез минем көчекләремнең башына нәселсез булганлыклары өчен җиттегез, алайса, бу юлы менә асыл зат- лыларны китерим әле, диде бугай. Әлбәттә, тагы юаная башлады, кыргый гадәтләрен ташлады, бер кирәксезгә ишегалды бетереп һау- һаулап чапмый, булган энергиясен туачак асыл затлы көчекләре өчен саклый, һаман да шул хәзерге заманның туганда ук җиде класс бетереп туган белдекле малайларыннан сора инде, белмәгәннәре юк, Җүлянең кайчан йөгеннән котылачагын календарьдай алдан белеп торалар, имеш. Ләкин бу юлы Җүля үзе дә ачык авыз булып калмады. Җүләрмени ул җәен-кышын асфальты өшетеп тора торган шәп- шәрә баскыч астында кабат балалап торырга. Караңгылыкка караңгы да ул, теге күп белүче тиктормас малайлар караңгы дип тормадылар, җаен таптылар, бер баласыз калдырдылар бит мәхлукны. Шундый хәтәр барлыгын алдан сизенгән кебек, бу юлы эт үзе вакытында чарасын күрергә тотынды. Безнең ишегалдында ян-яннары һәм өсте каплаулы, идәнле эстрада сыман бер алачык бар. Болай үзе, әлбәттә, яхшы ният белән — яңгырда-мазарда бала-чага ышыклан - сынга ясалган, ләкин анда вакытсыз исереп кайтып хатыны өйгә кертмәгән исерекбашлар да, үбешергә бүтән җайлырак урын тапмаган бәхетле гашыйклар да ышыклангалыйлар. Барыбыз да күреп тордык, безнең Җүлябез бер дә бер көнне арткы яктан шул изге почмакның идән астын казырга тотынмасынмы! Әлеге шул күпне белүче аяклы «календарь»лар шундук бар тавышка ярып салдылар: бер дә тикмәгә түгел, Җүля балалау өчен үзенә урын әзерли. И ты-рышты да соң мәхлук җан! Ун көн буена казыды, аста җыелып калган чүп-чарны тырнаклары, борыны белән этеп тышка чыгарды, кеше-кара күзенә чалынмаска тырышып кына чүпрәк ташыды, уйлады бугай мескенкәй: дворец корыйм әле туачак балакайларыма! Бала-чага буе җитмәс җиргә.
һәм шулай булып чыкты да. Шунда балалады. Шуннан беркая чыкмыйча атна буена балаларын саклап ятты. Бик ачыккач бугай, бик азга гына чыкты, ябыккан, кабыргалары чекерәеп калган, ә күзләре бәхет очкыннары белән тулы иде. Гүяки әйтә иде күзләре: «Минем балаларым бар. Юк инде, бу юлы сезнең буй җитә торган җирдә түгел!» Малайлар китергән ризыкларны хап-хоп ялмый торды. Ачыгуы көчле иде булса кирәк, бу юлы инде күп сайланмый, нәрсә китерсәләр — шуны уба, артканын өненә тарттыра бирде.
Малайлар төрле тәмле ризыклар белән өзлексез сыйлый торгач, гөнаһсыз мәхлук, ахрысы, артык нык Ышанды бугай. Кем белгән, бәлки балалары белән мактанасы килгәндер, бер көнне ул аларны үзе белән ияртеп ишегалдына — кояш яктысына да алып чыкты. Хатыннар «информбюро «сыннан аерылып (менә, ичмасам, егетлек!),.
кош тоткандай, минем хатын йөгереп менеп, бу зур вакыйганы миңа җиткерү белән, эшли торган эшемне бер якка куеп, мин дә чабып төштем. Дүртәү иде Җүлянең баласы, күзләре инде ачылган, әйтеп бетергесез җете, ләкин бер нәрсәгә дә исләре китми, әниләре янында тере йон гөнҗәләләредәй тәгәрәшеп йөриләр иде. ж
Ләкин әниләреннән башка чыгып йөргәннәрен күрүче булмаган, ь моны миңа соңыннан җиткерделәр. Гөнаһсыз ана, күрәсең балаларын < тумыштан ук тәүфыйклы булырга, сүз тыңларга, вакытлы-вакытсыз = чыгып йөрмәскә өйрәткән. Ә аныңча, аларның идән астындагы ул = нык «крепость»ларына берәүнең дә сузылып кулы җитмәячәк. g
Хәлбуки, безнең ишегалдының ташбаш малайлары сузылып-нитеп о тормаганнар. Җүлянең «Эрмитаж» бакчасына чыгып киткәнен (гел -1- генә идән астында ята алмас, эткә дә прогулка кирәк ич!) сагалап g торганнар да, эстраданың идән тактасын каерып ачып, көчекләрне о камап алганнар. Күрәсең, алдан ук сөйләшеп, нәселле көчекләргә * күзләре янучы «нәни разбойниклар»ны әзерләп куйган булганнар- _ дыр. Әлеге хатыннар • информбюросы »ннан ишетеп, хатынымның “ миңа җиткерүенә караганда, көчекләрнең берсен-берсен бишәр сум- <_> нан сатканнар, имеш.
Җүля йөгереп кайтса — балалары юк. Бичаракаемның шуннан - соңгы үрсәләнүен күрсәгез икән! Айга сикерер иде, әгәр кайсы да булса бер рәхимсезе, эт телен белеп, «балаларыңны айга алып менеп киттеләр» дип, бәхетсез мәхлукны ирештерергә җөрьәт итсә...
Эт шуннан соң бөтенләй кыргыйланды. Ишегалды малайлары кулыннан бернинди ризыкны алмый — ник шунда кекс өстенә май ягып бирмиләр. Кайдадыр чит ишегалларында, чүп әрҗәләре тирәсендә ни тапса шуны каба, тапмаса, ач йөри, ә үзебезнекеләргә җаны каткан. Арадан кем дә булса, юмаларга маташып, элеккечә сыртыннан сы- пыргалый башласа, тешләрен ыржайтып ырылдарга тотына. Тешлә- вен тешләми, ә күзләре әйтә: юхаланмагыз минем тирәмдә, минем балаларымның башына җитүче сез бит.
Шулай да безнең ишегалдын, безнең малайларны бөтенләйгә ташлап китмәде ул. Ияләшкән җиренә этләрчә бирелгән иде булса кирәк. Шулай ук кешеләргә булган нәфрәтен дә озак саклап йөртмәде. Хәтта, киресенчә, кешеләргә тагын да ныграк ияләште — безнең йорт кешеләренә түгел, «Эрмитаж» бакчасындагы чит-ят кешеләргә. Аларның да теләсә кайсына түгел, коляскага баласын утыртып күләгәле аллеяларда тартып яки этеп йөрүче яшь аналарга ияләште. Югыйсә, чакырып та алмыйлар алдыйлар, якты чырай күрсәтеп эткә бер эндәшеп куюны да кирәк санамыйлар, шулай да Җүля аларга тагылган. Башын игән, көчекләре суырудан кинәт туктагач сөт белән тулып шешенкерәгән имчәкләрен салындырган, коляска йөртүче яшь ана артыннан, ул йөргән ходка, әкрен генә йөри дә йөри... Төрлечә юрый безнең ишегалды халкы моны. Балаларын сагынудан башын кая куярга белми диләр берәүләр. Ичмасам, бер генә баласын булса Да кире кайтарып, үзенә бирегез, дип малайларны битәрли икенче ләре. Кайтарырсың, көчек сатып алган акчаларын морожныйга, кинога әллә кайчан очырып бетергәннәр. «Исегез китмәсен, күп тә үтмәс, тагы җыяр, тагы күбенеп йөри башлар әле менә» дип кенә җибәрәләр оятлары качкан азгын малайлар. Тагын Җүля артыннан мыштым гына күзәтү алып бара башлыйлар. Ә балаларыннан язган ятим эт моны сизми, алай нечкәләп торырга аның вакыты юк, шулай
ук яңадан «җыярга» да вакыты юк, ул коляскадагы балаларны — кеше балаларын саклап йөреп бушый алмый.
Бала үстерү куанычыннан вак-төякне күрмәскә өйрәнгән яшь аналар да бөтенләй үк сукыраерга өлгермәгәннәр. Кәефләре күтәренке чакта, бигрәк тә бала чүпрәкләрен кайнаналары яки үз аналары юып-киптереп куярга сүз биреп, боларны тынычландырып чыгарган көннәрдә дә гел коляска артыннан, чак-чак кына ара калдырып, тагылып йөрүче сары эткә күзләре төшә. Буялып-керләнеп беткән, имчәкләре капчыкланып салынган иясез сары этнең болай тагылып йөрүе, әлбәттә, искитмәле «декорация» түгел, киресенчә, күңелгә чак кына шом да сала түгел микән әле! Туктап, куып карыйлар хатыннар этне. Беравык утырып калып та тора Җүля, ләкин озакта үтми, әйләнеп карыйсың, ул тагы ияргән. Бу юлы шактый ара калдырып, ләкин ияргән, килә, башын салган, килә...
Яшь ана да, гәрчә үтә туклыктан һәм баласын яратудан дөньяның гамь-хәсрәтенә колак салмас дәрәҗәгә җиткән булса да, бөтенләй үк таш күңелгә әверелмәгән икән, борылып карап, сары этнең тагын алар артыннан ияреп килгәнлеген күрә дә, туктап, аны көтеп ала. Эт якыная төшкәч, алар бер мизгел бер-берсенә карашып торалар.
— Син, шомлык, нәрсә табарсың икән безгә шулай тагылып йөреп? — ди коляскалы яшь ана, әллә көлеп, әллә ачуланып.
Җүля аңарга бер күтәрелеп карый да күзләрен шундук аска күчерә. Шул бер карашы белән гүяки әйтә ул әлеге мәгърур анага: «Урлатмыйк балаңны, йөрсәм, мин шуны саклап йөрим. Минем дә бар иде балаларым, таш бәгырьле кешеләр урлап киттеләр әнә!»
1976