КИЛӘЧӘККӘ АТЛЫЙ КАЗАН
ликасы, марксизмга таба борылыш ясаганда, гадәттән тыш талантлы һәм үз эшенә гадәттән тыш бирелгән бу революционерның йогынтысын үзендә, һичшиксез, бик һәм бик күп сынады» (В. И. Ленин. Әсәрләр. 4 нче басмадан тәрҗемә, 33 том, 438 бит.)
Н. Е. Федосеев кулыннан революцион көрәш байрагын Казанның икенче мәңгелек гражданины даһи Ленин алып калды. Бөтен дөнья хезмәт иясе халкының остазы һәм юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның титаник эшчәнлеге тулы көченә безнең шәһәрдә башла нуы белән Идел буеның бар халыклары, казанлылар исә аеруча, горурланалар.
Казанда Ильичның көрәштәшләре — Я. М. Свердлов, С. М. Киров һәм башкалар революцион эш алып бардылар. Казан партия комитетын төрле вакытларда Н. Э. Бауман, Н. А. Семашко, П. А. Саммер, А. М. Стопани, В. А. Тихомирнов, В. В. Адоратский, Н. Е. Вилонов кебек күренекле революционерлар җитәкләде. Биредә татар халкының Хөсәен Ямашев, Камил Якубов, Мулланур Вахитов кебек атаклы уллары революцион массаларның талантлы җитәкчеләре булып җит лектеләр һәм эш күрсәттеләр.
Казан хезмәт ияләре 1905 елгы революциядә зур оешканлык белән каһарманнарча катнаштылар. Ике көн дәвамында — 19 һәм 20 октябрьдә — шәһәргә большевиклар тарафыннан оештырылган, асылда революцион власть вәкаләтләрен үтәгән Шәһәр коммунасы Җитәкчелегендәге баш күтәргән халык идарә итте.
азанның күп гасырлык тарихы халкыбыз башыннан узган революцион, сугышчан һәм мәдәни вакыйгаларга, халкыбыз кодрәте белән тудырылган матди һәм рухи казанышларга бик бай.
Җиде гасырлык гомерендә нинди генә көрәшләрдә чыныкмаган Казанда XIX йөзнең 80 нче елларында социал-демократик хәрәкәт үсә башлый һәм беренче марксистик түгәрәкләр һәм төркемнәр барлыкка килә. Аларны оештыруда беренче рус марксистларыннан берсе Н. Е. Федосеев турында В. И. Ленин: «...шул заман пуб
1917 елда, Петроградтагы революция эзенә басып ук, шәһәрдә кораллы восстание җиңде. һәм 8 ноябрьда Казан Кремле өстендә Кызыл байрак җилфердәде. Җиде гасыр ярым тарихы булган чал шәһәргә беренче мәртәбә большевиклар җитәкчелегендәге хезмәт иясе халык хуҗа булды. Бөтен губернаның барлык шәһәрләрендә һәм өязләрендә совет властен урнаштыру Казан большевиклары, эшчеләре ярдәмендә барды.
Гражданнар сугышы елларында Казан — кулдан-кулга күчкән шәһәр. Аның өчен сугышларда ил язмышы, революция казанышлары язмышы хәл ителгән көннәрдә фронтка ут эченә Казан партия оешмасы үзенең һәр йөз кешесенең җитмешен җибәрде. Шушы изге көрәшләрдә һәлак булган каһарман уллары: Мулланур Вахитов, Яков Шейнкман, Ян Юдин, Камил Якубов, Мартын Межлаук, Абрам Комлев һәм башка бик күпләрнең истәлеген Татарстан халкы, аеруча казанлылар, йөрәкләре түрендә саклыйлар.
1920 елның маеннан бирле Казан — В. И. Ленин тырышлыгы белән төзелгән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.
Совет власте елларында партиянең ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруы, совет халыкларының туганнарча хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә өч орденлы Татарстанның башкаласы Казан илебезнең иң эре экономик, мәдәни һәм гыйльми үзәкләренең берсенә әверелде. Шул арада шәһәрнең халык саны алты мәртәбә диярлек артты һәм миллионга тула язды. Хәзерге Казанда дистәләрчә милләт вәкилләре яши. Әгәр төп халык — татарлар революциягә кадәр нибары 13 процент тәшкил итсә, хәзер аларның өлеше 36 процентка җитте. Социалистик Ватан хакына уртак хезмәттә үз тормышларын марксизм- ленинизм тәгълиматы нигезендә коручы барлык милләтләрнең дуслыгы ныгый бара. Алар барысы да — бөтен матди һәм рухи байлыкларны тудыручылар — шәһәрнең иң зур байлыгы, даны һәм горур-лыгы.
Хәзер Казан хезмәт коллективлары, партия оешмалары җитәкчелегендә, КПССның тарихи XXV съезды карарларын тормышка ашыру өчен тырышып эшлиләр. Тугызынчы бишьеллыкта шәһәрдә промышленностьның җитештерү күләме бер ярым мәртәбә артык булды. Планнан тыш чыгарылган продукция 300 миллион сумнан күбрәк тәшкил итте. Предприятиеләрдә продукциянең 2380 яңа төре үзләштерелде
Партия съезды карарларын үтәү өчен социалистик ярышта алдынгылар сафында С. П. Горбунов исемендәге авиация заводы бара. Бу предприятие — казанлыларның горурлыгы. Самолетлар җитештерү буенча хөкүмәт йөкләмәләрен җиренә җиткереп үтәп килгәне өчен ул ике тапкыр Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Сугыш елларында завод фронтны сугышчан машиналар белән тәэмин итте, бүгенге көндә ул реактив самолетлар, шул исәптән бөтен дөньяга билгеле ИЛ-62 лайнерлары чыгара.
Яки, мәсәлән, «Теплоконтроль» заводын алыйк. 1952 елда сафка басканнан бирле продукция чыгару биредә 45 мәртәбә күбәйде. Соңгы елларда гына предприятиенең 64 типтагы әйберенә дәүләт Сыйфат билгесе бирелде. Бу коллектив 1965 елдан бирле үз тармагы предприятиеләренең бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче булып килә. Завод үзе Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы, тугызынчы бишьеллыкта прибор төзүчеләрдән 150 кеше хөкүмәт бүләкләренә, ә слесарь-лекальщик Наил Гыйләҗев Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
«Органик синтез» берләшмәсенең дә даны Казаннан еракларга билгеле. Җитештерү күләме узган бишьеллыкта гына 75 процентка артЛ! һәм 1975 елда 166 миллион сум тәшкил итте. Заводның 120 мең тонна куәтле өченче чираты сафка басты һәм ул бар көченә җигелгәч бездә 1975 елда бөтен илдә җитештерелгән кадәр полиэтилен алып булачак. Завод байрагында илебезнең Октябрь Революция- ♦ се ордены балкый. =
Резина-техник җиһазлар заводы беренче продукциясен 1942 елда j фронт өчен җитештергән иде. Ә менә соңгы биш елда ул чыгарган * резин җиңсәләр белән Җир шарын ике-өч мәртәбә урап булыр иде! 5 Бу коллективның хезмәт җимешләре СССР Халык хуҗалыгы каза- £ ньпплары күргәзмәләреннән төшеп тормый, ә 28 төр җиһазы 35 илдә < күрсәтелә. Бөтенсоюз социалистик ярышында завод 19 квартал рәт- ? тән җиңүчеләр сафында булды.
Казан предприятиеләреннән С. М. Киров исемендәге синтетик кау- ь чук, В. В. Куйбышев исемендәге химия, «Урак һәм чүкеч» заводлары, 5 В. И. Ленин исемендәге җитен, М. Вахитов исемендәге химия комби- ж натлары һәм башкаларның хезмәте мактаулы, даны шаулы. ♦
Ә эшләре җырларга күчкән мехчыларыбыз? Хөсәен Ямашев исе- = мендәге мех җитештерү берләшмәсе — беренче бишьеллыклар бала- - сы. Аның биналары иске Казанның кырыенда, борын-борыннан кил- > гән пычрак, саз һәм тузан эчендә калыкты. Хәтерлисезме, шул урын- '■ нар хакында Максим Горький: «Яңгырлы көннәрдә шәһәр үзенең ь бетен пычрагын бирегә агыза», дип язган иде. Хәзер монда шәһәре- ~ безнең эре һәм төзек районнарыннан берсе калкып чыкты.
Мех берләшмәсенең илебездә үз ишләре арасында беренчеләр рә- а- теннән төшкәне юк. Аның продукциясе Париж, Брюссель, Лейпциг, Монреаль һәм дөньяның башка шәһәрләре күргәзмәләрендә һәм ярминкәләрендә мактала. Чехословакия, Венгрия һәм ГДР мехчылары безнекеләрдән өйрәнәләр. Ә монгол дуслар, биредә практика үтеп кайтып, үз илләрендә беренче мех фабрикасы ачтылар.
Бар тавыштан әйтергә мөмкин: шәһәребездә хуҗалык төзелеше нең эре һәм катлаулы бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирүче промышленность куәте булдырылды. Өстәвенә, аларга ярдәмгә килерлек фәнни-тикшеренү институтының саны илледән артык, проект һәм конструкторлык оешмалары күпме! Аларның промышленность тагы новаторлар белән иҗади хезмәттәшлеге соңгы бишьеллыкта гына 660 миллион файда китерде.
Предприятиеләрдә продукциянең сыйфатын яхшырту буенча күп эшләнә. Хәзер 470 әйбер дәүләт Сыйфат билгесе белән чыгарыла. Бу исә 1970 елдагы дан ун мәртәбә күбрәк. Дөнья базарында дәрө җәле продукция төрләре арта бара. Казан җитештергән товарның 82 илгә озатылуы шул хакта сөйли түгелме? Соңгы елларда гына безнең 36 предприятие халыкара ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашып, 380 төрле әйберен күрсәтте, дипломнар һәм призлар алып кайтты.
Шәһәрдә хезмәткә коммунистик караш өчен хәрәкәт киңрәк җәе лә бара. Казандагы биш предприятие «Коммунистик хезмәт коллек тивы» исеменә лаек булды. Предприятиеләрдә 160 мең коммунистик хезмәт ударнигы эшли.
Уңышларыбыз күз алдында. Казан хезмәт ияләре бишьеллыкны тиешлесеннән алда, 1975 елның ноябрь уртасында үтәп чыкты. Мең ләгән алдынгылар партия съездына Хезмәт рапортына кул куйды. Социалистик Хезмәт Геройлары Г. Ә. Әсхәдуллин, М. В Карпов. Р- Г. Заһидуллин, Г. 3. Сәлимҗанов. Ленин ордены кавалерлары Ю. А. Шишкин, Г. Р. Бәйрөмова. В. Н. Кузьмина, М. Г. Юзеева һәм башка бик күпләр шундыйлар арасында.
1975 елгы бөтенсоюз социалистик ярышы алдынгыларыннан 5 мең 600 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. «Органик синтез» берләшмәсе аппаратчысы Г. X. Җантимерова белән тимер юлчы А. А. Павловка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Ә Казан шәһәре үзе җиңүче дип табылды, РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагына лаек булды.
Шәһәребез хезмәтчәннәре бу бишьеллыкта да сынатмыйлар, үзләренә тагын да зуррак үрләр билгеләп, аларны яулау өчен зур тырышлык белән эшлиләр. Ә үрләр чыннан да биек. Бу бишьеллыкта промышленность продукциясе күләме бер ярым мәртәбә ортачак. шуның 90 проценты җитештерүчәнлекне күтәрү исәбенә ирешелергә тиеш. Машина һәм приборлар төзелеше, энергетика, химия индус- триясе бу елларда кызу темплар белән үсәчәк, шулай ук җиңел һәм азык промышленносте предприятиеләрен, транспорт һәм элемтәне тагын да үстерү карала.
Моторлар төзелеше заводында яңа двигательләр чыгару, В. В. Куйбышев исемендәге заводта яңа производстволар, шул исәптән магнитлы тасма җитештерүнең икенче чиратын сафка кертү каралды. Киң куллану товарлары эшләп чыгару артачак. Радио-телевизион аппаратура һәм катлаулы көнкүреш техникасын ремонтлау, химик чистарту һәм кием буяу, мебель ясау һәм төзәтү буенча эре ательелар, модельле аяк киеме йорты һәм башкаларны салу күздә тотыла. Яңа микрорайоннарда йөздән артык заманча мастерскойлар һәм кабул итү салоннары ачылырга тиеш.
Аэропортны гына алыйк. 1975 елда гына һава юлларында миллион ярымнан артык пассажир йөрде, 16 мең тоннадан артык йөк ташылды, ярты миллионнан артык гектар кыр һавадан торып эшкәртелде.
Хәзерге Казан һава юллары аша илебезнең 55 шәһәре һәм Татарстанның 35 ноктасы белән бәйләнгән. Җирле һава линияләренең озынлыгы гына — дүрт мең километр. Казан авиапредприятиесе Идел буе гражданлык авиациясендә беренче урынны тота. «Казан-2» аэропорты төзелгәч, шәһәребезнең әһәмияте тагын да артачак.
Елга транспорты, тимер юл транспорты шулай ук шәһәребез өчен елдан-ел зур роль уйный, аларны да үстерә бару карала.
Казан гасырлар буена төзелеп килгән. Биредә үзенең архитектура йөзендә талантлы осталарның иҗади даһилыгы эзен саклаган йортлар аз түгел. Алар шәһәребезгә кабатланмас төс биреп торалар. Ләкин революциягә кадәрге Казан, билгеле булганча, үзенең пычрак, тар урамнар пәрәвезе, искергән агач өйләре белән типик купецлар шәһәре булып килде. Шәһәр думасы гласныйларыннан берәүнең әйтүенчә, революциягә кадәр алар «мифик рәхәтлекләр һәм канали-зация, елның теләсә кайсы вакытында йөрергә җайлы таш юл һәм тротуарлар, саф һава һәм шәһәр кырыйларын төзекләндерү турында» хыяллана гына ала иделәр.
Бу хыяллар Совет власте елларында чынга ашты. Шәһәрнең барлык районнарында заманча төзек поселоклар, яңа кварталлар калыкты. Хәзер капитал салуларның күбрәк өлеше торак йортлар, балалар учреждениеләре, мәктәпләр, больницалар, сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре төзүгә тотыла.
Менә чагыштыру өчен кайбер исәпләүләр: соңгы унбиш елда файдалы торак йорт мәйданы ике ярым мәртәбә артты һәм 12 миллион квадрат метрга җитте. Тугызынчы бишьеллыкта гына ике миллион квадрат метр мәйданлы 50 мең фатир төзелде, ягъни 200 мең казанлы өй туйлары уздырды.
Торак төзелешендә сыйфат үзгәрешләре бара. Хәзер нигездә тугыз катлы йортлар салына. Аларда бүлмәләрнең урнашуы, кухня һәм ярдәмчел мәйданның иркен булуы җайлы.
Тугызынчы бишьеллыкта 17 мең балага бакча һәм ясле корылды. Шәһәрдә ел саен өч зур мәктәп төзеп тапшырыла. Шундый темплар белән эшләгәндә унынчы бишьелык ахырында мәктәпләрдә бала- ♦ ларның бары тик бер сменада гына укуларына ирешеләчәк.
Югары һәм урта махсус белем йортларының да яңа биналары кү- £ тәрелә тора. *
Шәһәребез яңара, матурлана бара. Монда төзүчеләребезнең өлеше § зур. Алар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары бригадирлар g A. А. Хабаров, К. X. Ибәтуллин, С. Г. Гыйльманов, И. Г. Шәйхетди- < нов, орденлы эшчеләр Р. К. Йосыпов, 3. С. Сафин, Н. Д. Жесткова, 2 Н. 3. Җәләлиев, 3. Ш. Хәмидуллина һәм башка бик күпләр — бары о бызның да горурлыгы. 2
Казан 2000 елгача исәпләнгән генераль план нигезендә яңартыла. = Татарстан, Жданов, Вишневский, Фрунзе, Декабристлар урамнары, * X. Ямашев һәм Г. Ибраһимов проспектлары кебек төп магистраль ♦ ләрдә эш кайнап торганын күрәсез булыр. «Татаргражданпроект», = университетның икенче биек бинасы, Татар академия театры, вузара “ ашханә, элемтә йорты, Пионерлар сарае, «Казан» кунакханәсе кебек -үзенчәлекле корылмалар башкалабызның архитектура йөзен би * зиячәк.
Казанның үзәген заманча нәфис һәм тәэсирле, мәгънәле итеп үзгәртеп кору эшләре җәелдерелде. Үзәк Татарстанның башкаласы дәрәҗәсенә җавап бирерлек архитектур яңгырашлы булсын — архи °- текторлар һәм проект оешмалары алдына шундый бурыч куелды. Кабан күле һәм Болакны төзекләндерү буенча зур эшләр билгеләнде. Казан елгасы яр буен шәһәребезнең иң матур урыннарыннан берсенә әверелдерү юнәлешендә кызыклы һәм үзенчәлекле планнар тормышка ашырыла башлады.
2000 елга Казанда халык саны бер миллион ике йөз меңгә җитә чәк. Шәһәр һәр яклап үсә, матурая, яшәрә. Партия һәм совет орган нары аны тагын да матурлау, яшәр өчен тагын да уңайлыландыру турында даими кайгырталар. Чөнки, Л. И. Брежнев әйткәнчә, сүз «хезмәт кешесенә эшләр, укыр, ял итәр, үзенең барлык сәләтләрен үстерер һәм аларга иң яхшы кулланыш табар өчен иң уңай шартларны тудыру» VI турында бара.
Казанлыларны җылы, су, транспорт, элемтә белән тәэмин итү яхшыра. Киләсе еллар планнарында шушы җәһәттән зур эшләр бил теләнгән. Мәсәлән, хәзер шәһәрдә телефон станцияләренең сыешлыгы кырык мең номер тәшкил итә. Бу бишьеллыкта тагын 28 мең номерга исәпләнгән өч станция салына.
Сәүдә челтәре үсә. Хәзерге кибетләрне «Хатын кызлар өчен», «Ирләр өчен», «Балалар өчен», «Көнкүреш товарлары» кебек бер керүдә бөтен ихтыяҗыңны канәгатьләндереп була торган махсус кибетләр алыштырачак. Әйтик, бездә илебездә иң эреләрдән саналган сәүдә үзәге салынып бетте. Анда бер түбә астында күп төрле товар белән сату итәргә, хезмәт күрсәтү культурасын күтәрергә зур мөмкинлек ләр тудырылган.
Шәһәрдә медицина хезмәте күрсәтү, халыкның сәламәтлеге турында кайгырту игътибар үзәгендә тора. Унынчы бишьеллыкта республика клиник больницасының яңа дәвалау, лаборатория һәм поликлиникасы корпуслары, органик синтез заводының дәвалау комплек-
VI Л. И Брежнев. Ленинским курсом. Речи и статьи Т 2. 574 бит. М., Полит* Н1дат. 1970 ел.
сы, Горкида шәһәрдәге иң зур поликлиника бинасы һәм башкалар салына. Киров районында бала тудыру йортлары, дәвалау корпусы төзү, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, Мәскәү районында балалар больницасы кору, ике балалар санаторие һәм предприятиеләрдә санчастьлар ачу планлаштырылды.
Хәзер өлкәннәрнең 45 проценты даими диспансер күзәтчелегенә тартылган. Ел саен 40 мең хезмәт иясе үзенең гаиләсе белән санаторийларда, ял йортларында сәламәтлеген ныгыта. Спорт секцияләрендә генә 120 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Казан совет спортына бик күп күренекле осталар үстерде. Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионнары В. Никонова, Н. Гыйлаҗева, О. Князева һ. б. шундыйлардан.
Шәһәрдә 185 спорт залы, Спорт сарае, тугыз стадион, шул исәптән В. И. Ленин исемендәге комплекслы стадион бар.
Хезмәт ияләренең тормышы яхшыруының нәтиҗәләре күз алдында: әгәр 1900—1913 елларда Казанда мең кешегә үлүчеләр саны — 30, туучылар — 29 кеше булган булса һәм, революциягә хәтле кайбер экономистлар фараз кылганча, 1960 елларга Казан халкы үлеп бетәргә тиеш булса, бүгенге Казанда туучылар өлеше вафат булучыларга караганда икеләтә артык.
Татарстан башкаласы — белем, фән, культура үзәге, КПССның XXV съезды тарафыннан куелган мөһим бурыч — гомуми урта белем бирүгә күчү шәһәребездә тормышка ашырылды.
14 югары һәм 20 махсус урта белем бирүче уку йортларында 85 меңнән күбрәк студент укый. Бу — шәһәрнең һәр унбер кешесеннән берсе дигән сүз. Казан вузларында студентлар саны Австрия белән Швейцариянең икесендәгедән күбрәк.
Ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру нәтиҗәсендә Казан халык интеллигенциясенең дистәләрчә мең талантлы вәкилләрен үстерде. Хәзерге вакытта шәһәребез вузларындагы студентларның 42 проценты — татарлар.
Казанда «пешеп» чыккан белгечләр илебез халык хуҗалыгының барлык тармакларында, фән, культура, мәгариф, халык сәламәтлеге, партия һәм совет органнарында менә дигән итеп эшлиләр. Алар авиацияне, машина һәм прибор төзелешен, радиоэлектроника, химия һәм нефтехимияне, төзелеш индустриясен, физика һәм математиканы, педагогика һәм медицинаны, әдәбият-сәнгатьне үстерүгә зур -элеш кертеп, Ватаныбызның данын һәм куәтен арттыралар.
Гыйльми фикер үсеше Н. И. Лобачевский, А. М. Бутлеров, Н. Н. Зинин, А. Е. Арбузов, Г. X. Камай, П. В. Лесгафт, Н. А. Мис- лавский, А. В. Вишневский һәм башкалар башлаган фәнни мәктәпләр нигезендә бара. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы уңышлы эшли. Аның органик һәм физик химия, физик-техник, биология, тарих, тел һәм әдәбият институтларында хәзерге фәннең иң мөһим юнәлешләрендә тикшеренүләр алып барыла. Филиалның гыйльми көчләре арасында Социалистик Хезмәт Герое академик Б. А. Арбузов, член-корреспондентлар Б. М. Козырев һәм А. Н. Пудовик, профессорлар М. М. Зарипов, X. М. Мөштәри, Ю. П. Китаев, М. К. Мөхәррәмов, И. А. Тарчевский һәм фәннең нигез проблемаларын уңышлы хәл итәрлек тагын бик күп галимнәр бар. Алар тырышлыгы белән органик һәм нефтехимик синтез, парамагнитик резонанс, магнитлы радиоспектроскопия, тышчалар һәм сүрүләр теориясе, микробиология, үсемлекләр һәм туфрак физиологиясе, Татарстан АССР тарихы һәм башка бик күп тармакларда Ватаныбыз фәнен һәм дөньякүләм фәнне үстерүгә зур өлеш кертелде.
Казанның фәнни-тикшеренү институтлары һәм уку йртлары промышленностька һәм авыл хуҗалыгына эшлекле ярдәм итәләр.
Авыл хуҗалыгының фәнни, техник, социаль-экономик проблемаларын эшкәртү, шулай ук алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү белән 15 фәнни-тикшеренү, проект-конструкторлык һәм тәҗрибә учреждениеләре, вузлар шөгыльләнә. Казан авыл хуҗалыгы һәм Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, фәннәр академиясенең ф биология институты уңыш алуны һәм игенчелек культурасын күтәрү _ буенча тикшеренүләр алып баралар. Ветеринария институты галим- < нәре союзкүләм әһәмиятле проблема — терлекләрне йогышлы авы- * рулардан саклау проблемасын өйрәнәләр. Университет галимнәре с республика җирләренең агрофизик картасын төзеделәр, көзге бодай з һәм арышны ашлау системасын, тары һәм күп еллык үләннәр агро- 5 техникасын эшләделәр, культуралы көтүлекләр өчен ясалма буалар а итеп файдалану максатларында ташландык ярлар, чокыр-чакырлар- 5 ның инженер-геологик үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен өйрән- ? деләр. Галимнәрнең эшчеләр, колхозчылар белән дуслыгы ныгый һәм | үз җимешләрен бирә. 2
Татарстан АССРның һәм аның башкаласының экономик үсеше ф милли культураның чәчәк атуында чагылыш тапты. =
Казанның культура мирасының иң яхшы казанышларына нигез- = ләнеп үсүче рухи тормышы күп кырлы һәм бай. Әдәбият һәм сән- £ гатьнең бик күп күренекле вәкилләренең язмышы Казан белән бәй- < ләнгән. Монда Г. Р. Державин, С. Т. Аксаков, Л. Н. Толстой, к П. П. Мельников-Печерский, М. Горький, Ф. И. Шаляпин, В. И. Ка- = чалов, Н. И. Фешин, татарлардан Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Һ. Такташ, Ш. Камал. Ф. Буриаш, а. К. Нәҗми, Ф. Кәрим һәм башка бик күпләрнең иҗаты чәчәк атты, күп милләтле совет халкының рухи байлыгына әверелде. Биредә Советлар Союзы Герое Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең канатлары ныгыды, биредән ул гражданин һәм шагыйрь буларак үлемсезлеккә юл алды.
Иҗади союзларга берләшеп, язучылар, композиторлар, рәссамнар рухланып иҗат итәләр. Алар заманыбыз рухына җавап бирерлек әсәрләрендә совет кешесен хезмәттә, коммунизм идеаллары хакына көрәштә чагылдыралар. Халкыбыз Г. Бәширов, М. Әмир, Г. Әп- сәләмов, Ш Маннур, X. Туфан, С. Хәким, 3. Нури, Т. Миңнуллин, Д. Вәлиев һәм башкаларның әсәрләрен яхшы белә.
Совет чорында милли профессиональ музыка сәнгате зур үсеш алды. Талантлы татар композиторлары С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, А. Ключарев, Р. Яхин, 3. Хәбибуллин, Ә. Бакиров, Ф. Әхмәтов, М. Яруллин һәм башкаларның иҗат бишеге Казан булды. СССРның халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты Нәҗип Җиһановның опералары һәм симфонияләре Татарстанда гына түгел, илебезнең һәм дөньяның бик күп сәхнәләрендә, концерт залларында яңгырый.
Биредә Татар дәүләт филармониясе, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, СССР халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты Н. Рахлин җитәкчелегендәге симфоник оркестр, күп санлы эстрада оркестрлары, шулай ук сәнгать осталары: 3. Хисмәтуллина, Ф. Насретдинов, А. Аббасов, В. Шарипова, И. Шакиров, Ә. Афзалова, Р. Ибраһимов, И. Хәкимова, С. Хантимерова, М. Әхмәтов, Р. Абдуллин һәм халыкта исеме киң билгеле башка бик күп артистлар үсеп җитте, яши һәм иҗат итә.
Г. Камал исемендәге татар академия театры 70 нче сезонын тәмамлады. Илебез тамашачыларының мәхәббәтен казанган бу коллективта талантлы иҗат көчләре күп. Актер Фуат Халитов ка СССРның халык артисты исеме бирелде.
Казан рәссамнарының да иҗади уңышлары зур. СССР Художество академиясе член-корреспонденты X. Якупов, Б. Урманче, Л. Фәт- тахов, К. Максимов, В. Куделькин, С. Лывин, В. Маликов, С. Прокопьев, И. Зарипов һәм башкаларның әсәрләре бөтенроссия, бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә уңыш казана.
Иҗади интеллигенция алдында мактаулы бурыч — заманыбызның бөеклеген җырлау бурычы тора. Совет власте елларында Татарстан ирешкән казанышлар моның өчен рухландыргыч материал булып тора. Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар казанлылар, нефтьчеләр һәм химиклар, КамАЗны һәм Түбән Каманы төзүчеләр, тавыштан тизрәк очучы самолетлар һәм электрон хисаплау машиналарын иҗат итүчеләр, авыл хезмәтчәннәре — коммунизм төзүче барлык замандашларыбыз алдында зур бурычлы.
Казан хезмәт ияләренең хезмәт һәм иҗат казанышлары үзенең сафларына 70 меңгә якын коммунистны берләштергән шәһәр партия оешмасының нәтиҗәле политик һәм оештыру эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. КПССның XXIV һәм XXV съезды карарларын тормышка ашыру өчен көрәштә ул хуҗалык һәм культура төзелеше белән партия җитәкчелеге ысулларын һәм формаларын баета бара, идея һәм оешканлык ягыннан ныгый.
Шәһәр партия оешмасы Социалистик Хезмәт Геройлары В. П. Лушников, В. В. Копылов, Л. В. Гыйззатдинов, П. А. Витер һәм башка бик күпләр кебек сәләтле белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре тәрбияләде. Югары уку йортларында М. Т. Нужин, Р. Ш. Нпгъ- мәтуллин, П. А. Кирпичников, X. С. Хәмитов, М. 3. Зәкиев кебек галимнәр, оештыручылар күп.
А. А. Шуртыгин, М. К. Рәмиев, А. В. Сафьянов, 3. X. Зарипова кебек партия район комитеты секретарьлары экономика, культура үсеше мәсьәләләрен эшлекле хәл итәләр, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбия итү юнәлешендә нәтиҗәле эш оештыралар.
Хәзерге көндә шәһәр һәм район советлары эшчәнлегендә 2200 депутат актив катнаша. Депутатлар — эшчеләр сыйныфы һәм хезмәтчел интеллигенциянең иң яхшы вәкилләре — В. И. Ленин әйткәнчә, «...дәүләтне демократик идарә итүгә һәр вакыт, әлбәттә, шуның белән бергә, хәлиткеч катнаштырылалар» (В. И. Ленин. Әсәрләр. 4 нче басмадан тәрҗемә, 28 нче том, 478 бит).
Шәһәребезнең революцион, сугышчан, хезмәт даны традицияләрен ишәйтүдә профсоюз һәм комсомол — партия һәм совет органнарының йң якын ярдәмчеләре. Комсомолларның 80 меңе җитештерү- чән хезмәттә эшли. Аларның һәр өченчесе — коммунистик хезмәт ударнигы.
Бу көннәрдә Казан партия оешмасы КПСС Үзәк Комитетының «Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгы турында» карары нигезендә зур эш алып бара. Казан хезмәт ияләре партиянең XXV съезды карарларын тормышка ашыра барып, унынчы бишьеллыкның икенче елында да иҗтимагый-экономик һәм культура тормышының барлык тармакларында яңа казанышлар яулыйлар. Марксизм-ленинизм идеяләренә, данлы революцион, хезмәт һәм сугышчан традицияләргә тугрылык, эшчеләр сыйныфы һәм интеллигенциянең фидакарь хезмәте, кадрларыбызның өлгерлеге, партия оешмаларының сугышчанлыгы билгеләнгән үрләребезгә күтәрелүебезнең ышанычлы гарантиясе булып тора.