Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИВАН ФРАНКО ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАРСТАНДА


краин һәм татар әдәбиятларын вакыт сынауларын үтеп килгән дуслык, тугандашлык җепләре бәйли. Ләкин бу ике әдәбият арасындагы күп кырлы элемтәләр әле бүгенгәчә җитәрлек өйрәнелмәгән.
Украин һәм татар халыкларының әдәби-мәдәни багланышлары Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук башлана. Патша самодержавиесенең төрле милләтләр арасында дуслык элемтәләре урнашуга ачыктан-ачык каршьь юнәлтелгән политика алып баруына да карамастан, татар һәм украин әдәбиятларының халык мәнфәгатьләре өчен көрәшкә күтәрелгән алдынгы вәкилләре үзара аралашуга омтылалар. Аларны уртак язмыш, азатлык һәм тигезлеккә ашкыну, милли кимсетелүләргә каршы протест хисе берләштергән.
Шул уңайдан украин халкының бөек улы Тарас Шевченконың 1854 елның Октябренда сөргеннән кайтышлый Казанда тукталуы әһәмиятле факт булып тора. Көндәлегендә язып калдырган истәлекләренә караганда, шагыйрь ике көн дәвамында шәһәр белән танышып йөри, аның хәтеренә аеруча җирле халыкның авыр язмышы уелып кала. Шевченконың, Иван Посяда һәм Георгий Андрузскийлар язмышы белән кызыксынып, Казан университетына баруы да мәгълүм. Бу ике студент, украин яшьләре арасында алдынгы идеяләр пропагандалауда актив катнашулары өчен. Киев универ-ситетыннан Казанга сөрелгән була.
Үз чиратында, безгә татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимовның да 1913 елда Киевта тукталып, анда студентларның яшерен оешмаларында катнашуы мәгълүм Г. Ибраһимовка политик эшчәнлектә гаепләнеп, берничә ай Киев төрмәсендә утырып чыгарга да туры килә. Шул арада татар язучысы малорус халкының авыр язмышы кайгы һәм сагышлары җырчысы, мәшһүр шагыйрь Шевченко иҗаты белән якыннан таныша.
Киевта булган очрашулар һәм бигрәк тә Шевченко иҗаты белән танышу Г. Ибраһимовка зур тәэсир ясый, аның революцион активлыгын үстереп җибәрә. Шуңа күрәдер, Шевченконың 100 еллык бәйрәме көннәрендә, юбилейны билгеләп үтү патша цензурасы тарафыннан тыелуга да карамастан, Г, Ибраһимов украин халкының мәшһүр шагыйре турында язып чыгуны үзенең гражданлык бурычы итеп саный. «Йолдыз» газетасының 1914 елгы 25 февраль санында басылган мәкаләсендә, автор татар җәмәгатьчелегенең игътибарын, барыннан да элек, Шевченконың хөррият каһарманы, патша самодержавиесе тарафыннан изелгән һәм кимсетелгән халыкның иҗ- тимагый-политик омтылышлары җырчысы булуына юнәлтә. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Г. Ибраһимов каһарман шагыйрьнең һәм барлык украинлыларның язмышында, милли кайгыларында татар халкының тормыш шартларына зур якынлык күрә. «Ятимнәр бер-берен тиз аңлыйлар,— дип яза ул.— Шевченконың халкы белән безнең татарның язмышында күп уртак нәрсә бар. Шевченконың йөрәгендә кайнаган, әле бу кендеге малорус мөтәфәккирләренең җанын әрнеткән күл дәрт һәм хәсрәтләр бездә, безнең татарда да бар...» Шул рәвешчә, татар язучысы Шевченко әсәрләрендә чагылган иҗтимагый көрәш мотивларының татар халкы өчен дә уртак булуын күрсә
У
теп, аның иҗатын өйрәнүнең үз халкы өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын нигезләп чыга. Г. Ибраһимоөның Шевченко әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшен оештыруда да зур активлык күрсәтүе мәгълүм.
Украин әдәбиятыннан татарчага тәрҗемә ителгән беренче әсәр — И. Франконың «Урман һәм утлавык» хикәясе. Ул украин әдәбияты классигының рус телендә чыккан беренче җыентыгыннан алынган. Хикәяне рус-татар мәктәбе укытучысы, 1905—1908 елларда социал-демократик брошюралар тәрҗемә итүдә дә актив катнашкан Бор- һанетдин Юскаев тәрҗемә иткән.
Аерым китап булып чыккан революцион эчтәлекле бу әсәрнең Беренче рус революциясе елларында ук (1906) дөнья күрүе аеруча әһәмиятле факт була. Хикәя татар әдәбияты һәм халык иҗаты үрнәкләре белән беррәттән дөнья һәм бигрәк тә рус әдәбияты классиклары әсәрләрен киң пропагандалаган бертуган Шәрәфләр матбагасы «Мәгариф»тә чыгарыла. Аның татарлар арасында революцион идеяләр таратуда зур роль уйнаган Ермолова типографиясендә басылуы да очраклы хәл түгел. И. Франко хикәясе басылып чыккан көннәрдә үк И. В. Ермолова, тикшерми-хөкем итми, Казаннан куыла. Архив документлары күрсәткәнчә, ул үз типографиясендә революция рухы белән сугарылган әдәбият бастыруда гаепләнгән.
Беренче рус революциясе чорында болай да көчсезләнгән патша самодержавиесе халык массаларының басымы астында кайбер чигенүләр ясарга мәҗбүр була. Даһи Ленин Бөек Октябрьның «генераль репетициясе» дип атаган бу революциянең иң зур казанышларыннан берсе, мәгълүм булганча, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дуслык һәм тугандашлык хисләре урнашу. Ә бу хисләр исә, милли әдәбият һәм культураларның тар рамкалардан чыгуына китереп, үзара аралашуга булган омтылышларын бермә-бер үстереп җибәрә. Әдәбиятка шушы революция белән килеп кергән Г. Тукай бер дә юкка гына «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Руссия!» дип язмаган, әлбәттә.
Шунысы кызык, татар халкының сөекле шагыйре әйткән бу сүзләр И. Франконың 1882 елда язылган тәнкыйть мәкаләләреннән берсен хәтергә төшерә. «Украинлылар тәрәзәсендә ирек һәм азатлык кояшы үзеннән-үзе генә елмаймас. Моның өчен барлык славян халыкларының, Европаның һәм бөтен кешелекнең ихтыяры берләшү шарт», кебек юллар бар ул мәкаләдә.
Украин һәм татар әдәбияты классикларының, төрле чорларда яшәүләренә дә карамастан, югарыда искә алган сүзләрендә чынлап та зур уртаклык бар, ул — һәр ике авторның да төрле милләтләр арасындагы дуслыкның, бердәмлекнең ирек һәм азатлык өчен көрәштә иң олы көч булуына ышаныч.
Беренче рус революциясе елларында Казан эшчеләре һәм студентлары арасында И. Франконың рус телендә чыккан әсәрләре дә зур популярлык казана. Бу елларда полиция Казанда әледән-әле үткәргән тентүләр вакытында, легаль булмаган әдәбият белән бергә, И. Франко әсәрләре дә табыла тора. Мәсәлән, шундый китапларның берсе университетның Лобачевский исемендәге китапханәсендә, сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана. И. Франко әсәрләреннән тупланган әлеге җыентыкка Казан жандарм идарәсенең тамгасы сугылган.
И. Франконың хикәя һәм очерклары яңа революцион күтәрелеш елларында да Казан эшчеләре арасында легаль булмаган әсәрләр белән беррәттән кулдан-кулга йөреп укыла. Р. И. Нәфиков күрсәткәнчә, И. Франко әсәрләре Казан большевиклар оешмасының эшче М. Жаков фатирында урнашкан яшерен китапханәсендә дә булган. Бу китапханә кара реакция елларында эшчеләр арасында марксистик идеяләр пропагандалау нияте белән оештырыла. Ләкин ул озак эшли алмый—1912 елда жандарм идарәсе кулына эләгә. Яшерен китапханәдә В. И. Ленин, К. Маркс, Ф. Энгельс хезмәтләре, күпләгән брошюралар, И. Франко, Золя, Гюго, Горький, Короленко, Серафимович, Вересаев, Сергеев-Ценский кебек язучыларның әсәрләре тупланган була.
1911 елда Казан университеты студентлары кулына И. Франко чыгарган «Жите 1 слово» журналының тулы комплекты килеп керә. 1894—1896 елларда Львовта чыгып, аннан полиция тарафыннан ябылган бу әдәби, фәнни һәм политик журнал прогрессив карашлы студентларда зур кызыксыну уята. Чөнки арада. И. Франконың социализм
идеяләрен пропагандалаган күп кенә әдәби һәм публицистик әсәрләре белән бергә, украинлыларның Л. Украинка, М. Коцюбинский, В. Шашкевич, П. Грабовский, М. Павлык кебек алдынгы фикер ияләре, шагыйрь һәм язучыларның бай мирасы тупланган була. Шулай итеп, әлеге журнал университет студентларына Украина әдәбиятының күп кенә күренекле вәкилләре һәм аларның әсәрләрендә чагылган прогрессив идеяләр белән танышу мөмкинлеге тудыра. Бу авторларның әсәрләре, нигездә, тыел- ♦ ган әдәбият исемлегенә кертелүен дә искә алсак, И. Франко журналының студентлар < арасында алдынгы фикерләр пропагандалауда нинди әһәмиятле роль уйнавын - аңлавы кыен түгел.
Журнал университет студентлары кулына ничек килеп кергән соң?... Бу тулысынча Казан университетының славян филологиясе кафедрасы мөдире, профессор < Н. М. Петровскийның шәхси инициативасына бәйләнгән. Н. Петровскийның берничә н еллар буе И. Франко белән хат алышып торуы да мәгълүм. Казан университеты — профессорының украин әдәбияты классигына язган хатлары хәзер Украина Фәннәр g академиясенең Шевченко исемендәге институтында И. Франконың шәхси архивында *7 сакланалар. Ә менә 1921 елда Казанда вафат булган Н. Петровский архивының кайда п икәнлеге бүгенгәчә билгесез, анда бит И. Франконың үз кулы белән язган дистәләр- ° чә хаты сакланырга мөмкин.
И. Франко әдәбият һәм сәнгатьнең халыклар арасында дуслык хисләрен ныгы- £ туда көчле чара булуын тирәнтен аңлап иҗат иткән. Публицистик мәкаләләренең бер- = сендә «әдәбият,— дип яза ул,—төрле милләт вәкилләренең бер-беренә кырын кара- 5 вын юк итүдә, алар арасында үзара дуслык, тугандашлык хисләрен ныгытуда, мае- саларны интернационалистик рухта тәрбияләүдә иң көчле чараларның берсе». Менә шуңа күрә дә ул милли әдәбиятларның тар рамкаларда гына бикләнеп ятуларына _ кискен каршы чыгып, тәрҗемә эшен активлаштырырга чакыра, тәрҗемәнең милли әдә- ы бият һәм милли аң үсешендә никадәрле зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп чыга. ~ «Тәрҗемәләр. — дип яза ул, — халыклар арасындагы үзара мөгамәләләрне яхшырта, вларны бер-беренә якынайта'*. И. Франко үзе дә дөнья әдәбияты классикларыннан х украин теленә дистәләрчә әсәр тәрҗемә итеп калдыра
Ләкин украин әдәбияты классигының тәрҗемә өлкәсендәге бөтен омтылышлары да тормышка ашмый, моңа төп тоткарлык, әлбәттә, патша цензурасы була. Тәрҗемә эшенең ул хыялланганча, гомуми төс алып, киң җәелеп китүе өчен кирәкле шартлар Боек Октябрь революциясе җиңүе нәтиҗәсендә генә туды. Совет власте елларында украин язучыларының татар телендә чыккан җыентыклары саны алты дистәдән артып китте. Татар укучысы, илебезнең башка халыклары кебек үк, бүген үзенең ана телендә И. Франко һәм Т. Шевченко, М. Коцюбинский һәм Л. Украинка. О. Гончар һәм А. Довженко, П. Тычина һәм М. Рыльский. Н. Рыбак һәм Ю Яновский. А Малышко һәм А. Корнейчук кебек украин язучыларының әсәрләрен укый.,
И. Франко әсәрләре генә дә Октябрьдан соң татар телендә берничә тапкыр аерым китап булып басылып чыкты. Мәсәлән, 1948 елда дөнья күргән җыентыкка авторның 11 автобиографик хикәясе тупланган, аларның күбесе борислав циклыннан. Әлеге җыентыкка «Яктылыкка». «Урман һәм утлавык», «Ташчы». «Көтүче» кебек идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан да зур әһәмияткә ия булган хикәяләр нең кертелүе аеруча куанычлы күренеш. Г. Бәширов тәрҗемә иткән әлеге җыентыкка Шул ук елны «Совет әдәбиятымның 6 нчы санында Г Камилов рецензия язып чыга. Рецензент җыентыкка кергән хикәяләргә һәм аларның тәрҗемәләре сыйфатына югары бәя бирә һәм украин әдәбияты классигының татар укучылары арасында да зур популярлык казануына алдан ук ышаныч белдерә. Әлеге ышаныч тулысынча аклана — 1955 елда И. Франконың татар телендә тагы да күләмлерәк җыентыгы чыгу шул хакта сөйли. Игътибар итик. 14 әсәр кергән бу җыентыкның тиражы инде 10 меңгә җиткән.
Татарстан китап нәшриятында 1951 елда И. Франконың тагы бер әсәре — «Урланган бәхет» пьесасы басылды. Драматург Р. Ишморат тәрҗемә иткән әлеге пьесаның Әлмәт драма театрында берничә ел сәхнәдән төшмичә уйналуы, шунда ук украин әдәбияты классигының республикабызда никадәр популяр булуын күрсәтүче факт булып тора.
М. «К.У.Ә »в. 161
И. Франко әсәрләре Татарстан вакытлы матбугаты битләрендә дә әледән-әле күренеп килә. Мәсәлән, 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында аның Кави Нәҗми тәрҗемәсендә «Пан икмәге» хикәясе басылуын күрсәтеп узарга мөмкин. 1956 елда журнал сәхифәләрендә украин әдәбияты классигының шигырьләре һәм «Төрмәләрдән курыкмагыз» сонетына урын бирелә. Ә. Исхак тәрҗемә иткән ул шигырьләр И. Фран- коның «Калкулыклар, үзәнлекләр» һәм «Минем Измарагд» циклларыннан алынган.
Татар вакытлы матбугаты И. Франко иҗатына караган әдәби тәнкыйть һәм библиографик мәкаләләргә дә зур урын биреп килә. Югарыда искә алынган рецензияләрдән тыш, 1941 елда «Совет әдәбияты» һәм «Кызыл Татарстан» да, 1956 елда «Совет Татарстаны» газетасында чыккан күләмле тәнкыйть мәкаләләре дә татар укучыларына И. Франко иҗатының күп кенә үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итте. Ул мәкаләләр һәркайсы украин әдәбиятының күренекле белгечләре тарафыннан язылган.
Соңгы елларда татар әдәбиятының күп милләтле тугандаш әдәбиятлар белән элемтәсе тагы да үсә һәм ныгый бара. Мәсәлән, 1972 елда басылып чыккан «Украин шагыйрьләре» җыентыгы шуның бер ачык мисалы булып тора. Бу җыентыкка кергән 43 авторның шигырьләрен украин әдәбиятының күпТәнге дусты шагыйрь Зәки Нури сайлаган һөм тәрҗемә иткән. Китапны, икеләнүсез, украин әдәбиятының шигъри мозаикасына тиңләргә була. Җыентык украин әдәбияты турында тәрҗемәче тарафыннан язылган җылы сүз белән ачылып китә. Аерым шагыйрьләр һәм шул исәптән И. Франко турында да кыскача биографик белешмәләр дә язылу «Украин шагыйрьләревнә үзенчәлекле төс биргән.
1976 елның 20 нче ноябренда илебез халыклары Украинаның күренекле улы, шагыйрь, язучы, драматург һәм ялкынлы публицист И. Франконың 120 еллык бәйрәмен билгеләп уздылар. Бу көнне Татарстан җәмәгатьчелеге Казан композиторы Леонид Лкэбовскийның И. Франко сүзләренә язылган симфония-ораториясен тыңлады._ Берничә еллар дәвамында иҗат ителгән бу музыкаль әсәрдә украин шагыйренең үткән гасырның 80 нче елларда иҗат ителгән революцион рухтагы шигырьләре яңа яңгыраш тапкан — музыка белгечләренең уртак фикере шундый.
И. Франко шигырьләренә язылган күләмле музыкаль әсәр симфония-ораториянең Казан композиторы тарафыннан язылуы, әлбәттә, куанычлы күренеш һәм уйлавыбызча бу очраклы хәл түгел. И. Франко иҗаты Татарстан җирендә элек-электән популяр була. Киләчәктә дә аның әсәрләре, украин һәм татар халыклары арасындагы дуслык, тугандашлык символыдай, Татарстан китап нәшриятында басыла торыр, И. Франко — татар укучыларының яратып укый торган авторларыннан берсе булып калыр.
И. И. АНДРЕЕВА,
филология фәннәре кандидаты.