Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЕБЕЗ-КАДЕРЛЕ ҖИРЕБЕЗ...


еволюциягә кадер һәм егерменче елларда чыккан газета-журналларны актарганда, әледән-әле Фазыл Туйкин (Туйкә) имзасы белән басылган материалларга юлыгасың. Характерлары һәм жанрлары ягыннан алар төрле-төрле. Күп кенә мәкаләләрдә ул милли мәктәпләрдәге уку-укыту эшләренең торышы белән кызыксына, аны әдәби тел мәсьәләләре, халык иҗатына кагылышлы проблемалар борчый. Ф. Туйкин әдәбият тарихына караган материаллар җыю белән шөгыльләнә. Ул, мәсәлән, Мәүлә Колый иҗатын ачыклау эшенә зур өлеш керткән кеше.
Татар мәдәниятенең төрле тармакларына караган мәкаләләрдән тыш, ул «Шура». ■Безнең юл», «Мәгариф» кебек журналларда, шулай ук вакытлы башкорт матбугатында халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп язылган легендалар һәм поэмалар, бик күп шигырьләр һәм җырлар, хикәяләр бастыра. Заманында аның әдәби иҗат эшчәнлегенә Галимҗан Ибраһимов игътибар иткән. Үзе төзегән «Яңа әдәбият» (1914) исемле альманахка, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Дәрдмәндләр белән бергә, Ф. Туйкинның да «Агыйдел буйларында* исемле шигырен керткән.
Төрле китапханәләрдә һәм архивларда Ф. Туйкинның алты китабы, ул төзегән бер дәреслек сакланып калган. Шулерның һәммәсе белән танышканнан соң, ул күз алдына үткен каләмле әдәбиятчы, күп кырлы иҗат эшчәнлеге алып барган тынгысыз җанлы мәгърифәтче булып килеп баса.
Фазыл Туйкинның тулы биографиясе язылмаган. Шулай да тормыш иптәше Хөршидә Туйкинаның (ул хәзерге көндә Уфа шәһәрендә яши — Э. Ш.), туганнары һәм замандашларының ярдәме белән кайбер нәрсәләрне ачыклап булды.
Фазыл Кәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә хәзерге Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә туа. Җитмеш җиде яшьлек әтисе Әхмәткәрим дөнья куйганда Фаэыл нибары җиде яшендә була.
Ул башта авыл мәдрәсәсендә, аннан — Уфада «Хәкимия» мәдрәсәсендә, күпмедер вакыттан соң, Казанга күчеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Биредә ул Ф. Әмирхан белән бер үк чорда укый дияргә була. Ф. Туйкинның язучы буларак формалашуында мәшһүр сабакташының йогынтысы булмыйча калмагандыр, билгеле. Чөнки Фатих Әмирхан инде шул чакта ук әдәби әсәрләре, публицистик мәкаләләре белән алдынгы, хөр фикерле яшьләр арасында зур ихтирам казанган бер кеше була. Фазылның сабакташларыннан Кашшаф Патиев, Гарифҗан Мостафин, Вафа Бәхтияров, Нургали Мамин,
163
Р
41*
Ибраһим Бикколоа, Хәлцл Әбүлханов, Ризван Иб- раһимоө (Алушев)лар да — татар әдәбияты һәм журналистикасы тарихында мәгълүм бер эз калдырган шәхесләр.
1904 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсенең урта сыйныфын тәмамлагач, Ф. Туйкин туган авылы Зәй-Каратайга кайта һәм 1909 елга кадәр үз авылында мөгаллимлек итә. Шул елларда ул, журналист язучы Афзал Таһиров белән бергә-ләп, Габдрахман авылында... «Тирмән» исемле; журнал да чыгарып йөри1. 1909—1911 елларда Ф. Туйкин Бөгелмә өязенең Ташлы авылында, 1911—1912 елларда Уфа шәһәрендә, аннан Бөгелмә өязенең Кара Елга авылында балалар укыта. Февраль революциясеннән соң ул укытучылык эшен Бөгелмә шәһәрендә дәвам итә.
Туйкинның беренче шигырьләре 1906—1907 елларда Уральск шәһәрендә чыккан <-Фикер» газетасында басыла. 1912 елдан башлап аның иҗат эшчәнлеге аеруча актив төс ала. Шул бер ел эчендә ул Казанда «Сугышчы Сатыш әфәнде» дигән хикәя, «Ватан каһарманнары» исемле драма, «Җырлар әхтәрисе» дигән җыентыклар һәм Уфада «Тормыш корбаннары» дигән тагын бер сәхнә әсәре бастырып чыгара. Бу китаплар арасында татар һәм башкорт халык җырларыннан төзелгән «Җырлар әхтәрисе» аеруча зур игътибарга лаек. Аны халык җырларын җыю һәм билгеле бер тәртипкә салу өлкәсендәге иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе дип санарга була.
Музыкаль яңгырашлары, аһәңле булулары ягыннан Ф. Туйкинның үз шигырьләре дә халык җырларына якын тора. Бу яктан авторның 1915 елда чыккан «Нардуган» җыентыгы бигрәк тә характерлы. Анда халык җырларына хас якты сагыш, туган илнең матурлыгына соклану хисләре белән сугарылган шигырьләр күп кенә. Язучы драма әсәрләрендә, хикәяләрендә дә халык җырларын, үз шигырьләренең халык җырларына тартым вариантларын оста куллана. Ихтимал, монда шагыйрьнең җыр яратуы, музыкаль кеше булуы да мәгълүм бер роль уйнамый калмагандыр. Замандашларының истәлекләренә караганда, ф. Туйкин моңлы тавышлы җырчы, оста скрипкачы була. Әдәби эшчәнлегеннән тыш, Ф. Туйкин фәнни хезмәтләр, дәреслекләр язу белән шөгыльләнә. Аның туганы К. Туйкә белән язган «Төрек тарихы» дәреслеге үз чорының шактый популяр китапларыннан саналган. «Озак вакытлардан бирле эшләнеп килгән «Төрек тарихы» өч бүлем буларак хәзерләнде. — диләр авторлар. — Алдыгыздагы беренче бүлем тарих башыннан алып Чыңгыз хан дәверенә кадәр булган әхвәлдән бәян итеп, тиздән куелачак икенче бүлем Чыңгыз хан дәвереннән алып Казан ханлыгы ясалганга кадәр вә өченче бүлем исә Казан ханлыгы ясалганнан алып хәзерге көнгә кадәр булган әхвәлдән бәян итә» 9.
Кызганычка каршы, Казан китапханәләрендә зур күләмле, бай эчтәлекле бу тарихның беренче кисәге генә сакланган. Замандашлары һәм якыннарының әйтүенә караганда, аның беркайда басылмаган кулъязма әсәрләре дә байтак булырга тиеш. Иҗаты җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнгә күрә, матбугатта төрле хаталар да китә. Ф. Туйкин әсәрләрен башка авторларныкы белән ялгыштыралар, аерым шигырьләрен чит җыентыкларга кертәләр. Мәсәлән, Ф. Туйкинның 1912 елда «Нардуган» җыентыгына кергән «Сабанчы карт» шигыре ялгыш 1959 елда Фоат Садыйков тарафыннан төзелгән Давыт Гобәйди җыентыгына кертелгән10. Аның Ф. Туйкин әсәре булуы бер-нинди шик уятмый. «Нардуган» җыентыгына хәтле ул башта Ф. Туйкин имзасы белән «Шура» журналында басыла. Шигырь кулъязма хәлендә шагыйрьнең тормыш иптәше X. Туйкинада да саклана.
Ә «Туган ил» шигыренең язмышы тагын да гыйбрәтлерәк. Ул И. Надиров төзегән
1 Башкорт халык антологиясе. Уфа. 1972 ел. 193 бит.
10 К. Туйкә. Ф Туйкә. Терек тарихы Оренбург. 1919 ел.
’ Д. Гобәйди. Шигырьләр. Казан. 1959 ел.
„ 'X. Госман. Беек Октябрь революциясе һам гражданнар сугышы чорында татар поаажясе. Каза». I960 ел. 5 бвг
«Жырлар китабыпна (1972) татар халык җыры дип кертелгән. Берьяктан, бу — бик күңелле күренеш. Әсәре телләрдән-телләргә күчеп җырлана, халык аны үзенеке дип кабул иткән икән, шагыйрь өчен моннан да зуррак бәхет булырга мөмкинмени’1. Әмма шулай да «Туган ил» халык җыры түгел, ә бәлки Фазыл Гуйкин шигыре. Аның өч варианты бар. Беренче тапкыр бу шигырь белән без авторның «Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясендә очрашабыз. Шуннан автор аны 1915 елда чыккан «Нардуган» ♦ җыентыгында бастыра. Ниһаять, «Шура» журналының 1919 елгы саннарында «Туган илннең өченче варианты басыла. Елдан-елга, варианттан-вариантка шигырьнең эчтә- — леге яхшыра, сәнгатьчә эшләнеше камилләшә барган. Кыскасы, җырның Ф. Туйкин g әсәре булуына шик була алмый.
Фазыл Туйкинның әдәби әсәрләре турында сөйләгәндә, «Сугышчы Сатыш әфән- ~ де» хикәясе белән «Ватан каһарманнары» исемле пьесасына да тукталып үтми бул- g мый. Аларның һәр икесе тарихи пландагы әсәрләр. «Сугышчы Сатыш әфәнде»дә Бол- гар дәүләте чорындагы вакыйгалар сурәтләнсә. «Ватан каһарманнары» исә 1812 елгы < Ватан сугышына багышланган.
«Ватан каһарманнары» — эпик характердагы, киң колачлы әсәр. Анда вакыйгалар g бер татар һәм башкорт халыкларының тормышы белән генә чикләнми. Ә бәлки ил g язмышы, аның иминлеге, киләчәге турында кайгырту пьесаның төп пафосын билгели. Ил өстенә кара яу килгәндә төрле милләт халыклары дошманга каршы бердәм күте- релә, халык күңелендә интернационализм хисләре уяна. Автор шул нәрсәләрне алгы планга куя, «Ватан каһарманнары» әнә шул сыйфаты белән кадерле. Ул хисләрне, бил- = геле, Ф. Туйкин уйлап чыгармаган, аларны ул тормыштан алган, «Илнең язмышын х хәл иткән бөек тарихи вакыйгада актив катнашу — татар халкын, татар солдатларын... ~ рухи яктан үстергән, утны кичеп, дошманнарны җимергәндә аларда яңа сыйфатлар туган, Россия һәм аның батыр халкы өчен горурлык хисе уянган. Халык күңелендәге в мондый яңа халәт, әлбәттә, аның сәнгатенә, поэзиясенә эз салмый калмаган» Пье- “ саның эчтәлеге буенча фикер йөрткәндә, ватандарлык, патриотизм хисе сугыш кы- га рындагы солдатлар күңелендә генә түгел, ә бәлки караңгы бер авылдагы гади кре- Э стьяннар күңелендә дә туа. <
«Ватан каһарманнары» гади татар авылындагы вакыйгаларны сурәтләүдән башла- на. Әсәрнең төп герое — егерме ике яшьләрендәге, карап торуга юаш сыман гына g күренгән Солтанкай исемле егет.
Ул Кармыш бабайның Бибикамал исемле кызына өйләнергә йөри. Бабай үзе дә, карчыгы да кызларын Солтанкайга бирергә ризалар. Тик Бибикамалның абыйсы Ногман гына, Солтанкайга ышанмыйча, бу эшкә каршы төшеп маташа. Бераздан егет күңелендә бернинди дә мәкер юклыгы, бәлки кызны чынлап яратуы билгеле була һәм туй турында сөйләшүләр башлана. Шул чак көтмәгәндә сугыш башлануын хәбәр итәләр. Бу коточкыч хәбәр егет белән кызны гына түгел, авылның барлык кешеләрен тетрәтеп ала. Ләкин халык куркуга бирелеп, югалып калмый. Явыз илбасарларга карата һәркемдә нәфрәт, ачу тойгысы уяна. Үзара ярсып сөйләшә-киңәшәләр дә авылның ир-атлары берләшеп яуга чыгып китәләр.
Әсәр ахырында ике зур бәйрәм бергә туры килә. Авыл кешеләре, французларны җиңеп, туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайталар. Ул да түгел, Солтанкай белән Бибикамалның туе башлана...
«Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясе Болгар дәүләтенең тәмам бөлгенлеккә төшеп, нигездән үк туздырылып, җимерелгән чорына карый. Әсәрнең сюжеты шактый мавыктыргыч һәм кызыклы итеп корылган.
Төп вакыйга Болгар шәһәреннән шактый еракта урнашкан Дәүләт исемле зур бер авылда бара, Дәүләт авылы халкы иген игә, мал асрый. Ләкин халыкның тынычлыгы югалган. Ниндидер хәвеф көтелә. Менө-менә дошман яулары килеп чыгарлар да. аларның бетен җир-суларын тартып алырлар сыман. Шулай да авылның аксакалы Кармыш агай тыныч күренергә тырыша, халыкны да тынычландыра. Болгарларның батыр халык икәнен искәртеп: «Сугыш булса да борчылырга кирәк түгел, без инде дошман Җиңә алудан үткән. Менә фәлән сугыш ничек куркыныч иде, анда да ирек бирмә-дек, аның өстенә никадәр малларын алдык».— ди. Кармыш бабайның бу сүзләре ае
руча улы Сатышка нык тәэсир итә. Ул көннәр буе «йөгерек кара атына» атланып болыннарда сугыш уены уйный, үзен алдагы көрәшләргә хәзерли.
Көннәрдән бер көнне Болгар иленә дошман килгән дигән хәбәр ишетелә. Болгар шәһәреннән батыр ирләрне яуга чакырып чапкыннар килә. Сатыш, бу хәбәрне ишетү белән, коралларын алып, атына атланып, Болгар шәһәренә чыгып китә. Ләкин юлда адаша, ялгыш дошман яулары өстене килеп чыгып, әсир төшә. Ун ел гомерен әсирлектә үткәрә. Шуннан качып туган җиренә әйләнеп кайтканда, Болгар шәһәре дә, Дәүләт авылы да җимерелгән була... Хикәядә әнә шул вакыйгалар тасвирлана.
Әсәр тыныч тонда, өченче заттан язылган. Җөмләләр озын. Хикәянең стиле беркадәр борынгы Шәрык әдәбиятын, «Мең дә бер кичә» әкиятләрен һәм легендаларны хәтерләтә. Әсәрдә диалоглар аз. Ләкин булган кадәресе үзенчәлекле. Автор аларда “Диде» «дип», «ди» шикелле ярдәмче фигыльләрне бик сирәк куллана. Бу яктан караганда, аның хикәясендәге диалоглар сәхнә геройларының сөйләшүләрен хәтерләтә. Автор халык иҗатына тартым бик матур алымнар, чагыштырулар куллана. Ул шәһәрдә кешеләр — бичара, мескен. Шәһәр текә таулар белән уратылып алынган. Автор «...йөзе җимерелеп, канга батып үлгән кеше...», «Залим аю урталай бөкләнеп җиргә егылды» кебек чагыштырулар куллана. Сатыш әфәнденең аты «ярсып-ярсып кешни»», «яшен кебек оча»...
Ниһаять, хикәянең тарихилык дәрәҗәсе никадәр соң? Автор үзе бернинди чыганакларны күрсәтми. Вакыйганың елы анык мәгълүм түгел. Әсәрдә очраган Так шәһәре дә, Дәүләт авылы да шартлы исемнәр. Болгар шәһәренең урнашкан җире дөрес күрсәтелсә дә, хикәядә бернинди тарихи документлар, архив материаллары файдаланылмаган булса кирәк. Автор күбрәк үз фантазиясе тудырган образларга, вакыйгаларга мөрәҗәгать итә.
Шулай да сугышчының сөнгеләр, кылычлар белән кораллануы, сунарчыларның тире киемнәр киеп йөрүе, яшүсмер Сатышның, чын Болгар сугышчылары кебек, ак чикмән киеп билен бәйләве, башына холи эчле тирән бүрек, аягына күн итек киюе, кечкенә гәүдәле йөгерек атка атлануы һәм тагын башка бик күп детальләр Ф. Туйкинның Болгар тарихыннан шактый мәгълүматлы кеше булуы турында сөйлиләр.
«Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясе туган илгә мәхәббәт, патриотизм идеясе белән сугарылган. Кайдадыр туган иле барлыгын тоеп яшәү кешеләргә караңгы әсирлектә нинди генә авыр-газаплы хезмәтләргә дә түзә алырлык куәт, яшәү көче бирә. Сатыш бөтен җаны-тәне белән туган иленә омтыла. Аның уйлары да, хисләре дә — еракларда калган Ватан турында. Бу яктан хикәя «Ватан каһарманнары» пьесасы белән аваздаш яңгырый. Әлеге әсәрләрнең икесендә дә беренче чиратта ил кайгысы, ил хәсрәте турында сөйләнә. Туган җирен илбасарлардан азат итүгә бөтен көчләрен биргән кешеләр бәхетле булып калалар («Ватан каһарманнары»), ә инде баскыннар кысрыклавына каршы тора алмаганнары коллыкка дучар ителәләр («Сугышчы Сатыш •фонде»).
Моннан тыш, Ф. Туйкинның «Тормыш корбаннары», «Салих бабай» (балалар өчен) исемле пьесалары бар. Җыйнап әйткәндә, ул төрле әдәби жанрларда каләм көчен сынап караган шактый киң диапазонлы язучы.
Әмма шулай да Ф. Туйкин әдәбият тарихына күбрәк халык иҗатын җыючы, башкача әйткәндә, фольклор галиме булып кереп калган. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге — зур да, мактаулы да. Халык иҗатына багышланган мәкаләләре белән танышканда, галимнең фольклор белән бик яратып һәм мавыгып шөгыльләнгәнен тоясың. Әйтик, ул җырларны изге бер максат — халык күңелен нурландыру максаты белән җыйган, шул максаттан чыгып аларны билгеле бер системага салган, тәртипкә китергән, ф. Туйкинның «Җырлар «әхтәрисе» (1912 ел) әнә шулай барлыкка килгән.
Язучы Шәйхи Маннур үзенең «Агымсуларга карап» дигән әсәрендә болай дип яза: «Ул миңа, төрле догалыклар белән бергә, «Җырлар әхтәрисе», «Менә шәп җырлар», «Сугыш бәете», «Канау буе», «Суга баткан кыз» дигән китаплар күрсәтте» 11. Димәк, «Җырлар әхтәрисе» заманында гади халыкның иң {<раткан китаплары белән бергә йөргән, бергә сакланган. Аннан соң ул кыска гына вакыт эчендә (1912—18) дүрт тапкыр басылып чыккан икән, бу шулай ук күп нәрсә турында сөйли.
11 «Казан утлары» журналы. 1973 ел. 9 сан, 60 бит.
«Җырлар әхтәрисевнең байтак өлешен дүрт юллык кыска җырлар тәшкил итә. Тагын шунысы кызыклы, ул җырларның яртысына якыны «ак» тамырына башланган җырлардан тора. Бу, әлбәттә. Һич очраклы хәл түгел. «Ак» сүзе җырларда гына түгел, әкиятләрдә, бәетләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә һәм табышмакларда еш очрый. Халкыбызның үз җырларына «ак» сүзен кушып җырлавы аның яктылыкка, матур ф тормышка омтылуыннан килә торгандыр. Чөнки «ак» сүзе борын-борыннан халык : күңелендә матурлык, зирәклек, яхшылык, кыюлык символы булып килгән. Агыйдел, 2 ак егет, ак әби, акбүз ат, аккош, ак келәт, ак өй. ф. челегенә беренчеләрдән булып игътибар иткән.
An-ак бадьян чәчкәсен Нигә таптап үтәсең! Яшьдин сөйгән яшь матурым, Нигә ташлап китәсең!
Ак келәтнең алдында Туңам җаный, туның бир. Ай да бата, чулпан калка, Китәм. җанкай, кулың бир.
Ак Иделнең яланы, Пешә ачы баланы. Ата-ана ник үстерә Хәсрәт өчен баланы. Тематик яктан «Җырлар әхтәрисе» нигездә ике төркемгә — мәхәббәт, дуслык җырлары, икенчесен)
туган җирен ташлап бәхет эзләргә киткән кешеләрнең хәсрәтле, сагышлы җырлары л аерым урын алып тора) керә. Җыентык, болардан тыш, шаян җырлар, солдат һәм Н рекрут җырлары, тормыш-көнкүрештәге теге яки бу вакыйгага багышланган, халык < бүген дә яратып җырлый торган җырларның шул еллардагы вариантлары белән та- °* ныштыра. Хәзер «Кама буе...» дип җырлана торган җыр Ф. Туйкин китабында еОка буе...» дип бирелгән. Ихтимал, бу җырның беренче тапкыр Кама буенда түгел, Ока А суы буенда тууы турында сөйлидер. ®
Ока буе бик ямьле, Ока суы бик тәмле. Ока суын эчкән кызлар Ак беләкле, ак тәнле.
Югарыдагы мисалдан күренгәнчә, Ф. Туйкин заманындагы җырларның кайбер- лвре хәзер, заман шартларына туры китереп, азмы-күпме үзгәртелеп җырлана икән.
Оканың ак суында
Вак балыклар — уенда.
Балык кебек матур кызлар
Үсә Ока буенда...
(Ф. Туйкин җыентыгы.)
Каманың ак суында
Вак балыклар — уенда.
Балык кебек чая кызлар Үсә Кама буенда.
(Хәзерге халык җыры.)
■Әхтәрие» җырларының күбесе бүгенге фольклор китапларында сирәк очрый. Менә шулерның кайберләре:
Алты ат җиктем, подряд киттем Казански кантунга.
Малым түгел, җаным фида Сезнең кебек матурга.
Туйкин халык иҗатының
зур төркемгә бүленгән.
> иҗтимагый җырлар
(монда
Алтын булып агармын,
Көмеш булып тамармын.
Сез дусларым каршысында
Шәмнәр булып янармын.
Алдыр Казан каласы,
Гелдер Казан каласы.
Эчең тулы кайгы булгач,
Уттыр Казан каласы...
Г. Тукайның «Халык моңнары» дигән китабында басылган кайбер җырларның үзгә вариантлары Ф. Туйкин җыентыгына да кергән:
Агыйделгә төшә яздым
Вак-вак кына таш өчен.
Хәйран башлар вәйран була
Кызның кыйгач кашы өчен.
(Г. Тукайда.]
Ак Иделгә тешә яздым
Кул кисәге таш өчен.
Хәйран башым вәйран булды
Сез дусларым хакы өчен.
(Ф. Туйкинда.)
«Җырлар әхтәрисеондә шулай ук Г. Тукай игътибар иткән, заманында ул җыйган җырлар да очрый. Димәк, халык җырларын туплау мәсьәләләрендә аларның карашлары бер төрлерәк булган дип уйлый алабыз.
Ф. Туйкин җыентыгының бер өлешен көйле җырлар тәшкил итә. Ләкин бу җырлар тулы килеш түгел, ә бәлки бер яки ике куплет күләмендә, әйтерсең теге яки бу җырны искә төшерү өчен кирәк булган кадәр күләмдә генә бирелгән. Аларның күбесе сюжетлы җырлар. Ул җырларның билгеле бер нәтиҗә ясау рәвешендә китерелә торган кушымталарында композицион һәм тематик яктан бер эзлеклелек, логик бәйләнеш нык сизелә» Мисалга «Сакмар көе»н алып карыйк:
һаваларга ла очкан аккошлар әйтә:
Агач башлары ла безгә бостан, дип, Газнзәкәй.
Үсәсең лә син Сакмар су буенда — Кемне генә күрсәң, шулар ук әйтә Аерылмаек иске дустан, дип.
Көйле җырларның байтагы мәхәббәт хисләре турында. Ләкин аларның эчтәлеге тар, интим гыйшык рамкалары белән генә чикләнми, аларда чор-заман, шул чакта яшәгән кешеләр чагыла:
Без китәбез илләргә лә.
Бадьян чәчкән җирләргә.
Ай, җаный, каласың,
Әллә озата барамсың!
һич кайтмыйбыз бу илләргә.
Михнәт куп бу җирләрдә.
|«Әй, җаный, каласың».]
Җырлар белән бергә. Ф. Туйкин халык иҗатының башка төрләрен, аерым алганда, мәкаль-әйтемнәрне һәм такмазаларны җыю эшенә дә күп көч түгә. Аның такмазаларга биргән фәнни бәясе аеруча зур әһәмияткә ия. «Әлегә кадәр тикшерүчеләр такмазаларны уйнап-көлеп сөйләүче бер сүз боткасы итеп кенә калдыра килделәр, ди ул, — ләкин күбрәк җыеп, эченә кереп тикшерә карасаң, анда халык тормышының.
1 X Ярия. Татар халкынын поэтик иҗаты. Казан. 1967 ел. 219 бит.
халык идеологиясенең бик тирән нәрсәләре ятканлыгы аңлашыла» '. Үз сүзләренең дәреслеген раслар өчен ул түбәндәге такмазага туктала:
Алатыр,
Мулатыр,
Тау ягыннан таң атыр.
Чистай — чигәнәк, Алабуга — бигәнәк;
Татарски,
Мирски...
Яланнан ялпак,
Тәти куян...
«Халык әдәбиятын тикшерү юлында» исемле мәкаләсендә Ф. Туйкин йола җырларына, арбауларга да кагылып үтә. Билгеле булганча, элек туй вакытларында, кияү кертү һәм киленне алып кайту белән бәйләнешле бик күп гадәт һәм йолалар булган.
Исән генә килдеңме, балам!
Ак күңелдән сиңа арбау салам:
Төкле аягың белән.
Талмас кулың,
Таймас табаның белән кил!
Юраганың юш булсын.
Курыкканың буш булсын, Янушагың юл булсын. Эшең-көнең уң булсын. Ашың-суың мул булсын. Йөзең айдай, Сүзең балдай. Күңелең майдай булсын; Арысландай алты батырың. Җиләктәй җиде матурың тусын. Батырларың мал тапсын, Матурларың яр тапсын.
Алтының алтындай игелеген.
Җиденең ефәктәй изгелеген күреп картай! -
Ф. Туйкин мәкаләсендә бу арбау «тормыш аналарыннан тормыш анасы булачак киленгә әйтелгән» 3 диелә.
1928 елның 6 мартында Казанда халык әдәбиятын тәртипкә салу буенча фольклорчылар киңәшмәсе үткәрелә. Бу киңәшмәдә Ф. Туйкин фольклор жанрларын төрле бүлекләргә бүлеп, аларга исемнәр бирү турында тәкъдим белән чыга. Мәсәлән, у* такмаза (частушка), арбау (народная поговорка), көлдерт (анекдот) шикелле терминнар тәкъдим итә. Ф. Туйкинның кайбер терминнары бүгенге фольклорчылар өчен дә кызыклы. Алыйк «каргышлар»ны. Ф. Туйкин бу бүлеккә «муеның астыңа килгере», «бәбәгең тонгыры» кебек сүз тезмәләрен кертә. Аннары ул, «каргышка» капма; каршы буларак, «тәүфыйгың арткыры», «рәхмәт төшкере» шикелле теләкләрне берләштерә торган «алкыш» терминын кулланырга тәкъдим итә.
Унынчы елларда ук фольклор әсәрләрен җыя башлаган Ф. Туйкин, әнә шул рәвешчә, Октябрь революциясеннән соң да бу өлкәдә актив эшли. Бөек Тукай: «Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр болгар шәһәрләре, болгар авыллары бер до булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидегебеэ халык шигырьләрен туплар да ватмады... алар сәламәт әле, алар яңгырый әле»,—дигән иде. Шул кыйммәтле мирасны, «халкыбыз күңелендә һич тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесен»' саклауда, бер буыннан икенче буынга илтүдә Фазыл Туйкинның да өлеше бар.

Ф Тувьә Халык әдәбиятын тикшерү юлында «Безиек юл» журналы. 1927 ел. 8 сан. 36 бит. ’ шунда ук ' Шунда v.