Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ БӨЕК ӘДИП ИСТӘЛЕГЕНӘ


* * *
Март аенда татар әдәбияты классигы, галим
һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан
Ибраһимовныц тууына 90 ел тулу унае белән
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел.
әдәбият һәм тарих институты һәм Татарстан
Язучылар союзы фәнни конференция үткәрде
Галимнәр, язучылар һәм әдәбият сөю-
челәр «Татар совет культурасы үсешендә Г
Ибраһнмовның роле» дигән темага филология
фәннәре докторы М, X. Хәсәнов, «Г
Ибраһимов— марксизм-ленинизм идеяләре
пропагандисты» дигән темага философия
фәннәре докторы К- Ф Фасеев. «Г. Ибраһимов
эстетик карашларының эволюциясе» дигән
темага филология фәннәре докторы Г. М.
Халитов, «Әдәбиятлар дуслыгы мәсьәләләре
һәм Г. Ибраһимов» дигән темага филология
фәннәре докторы Л И. Климович (Мәскәү),
филология фәннәре докторы А. Гаджиев
(Баку), филология фәннәре кандидаты Ш
Турдыев (Ташкент), филология фәннәре
кандидаты Р. Баимов (Уфа) һәм филология
фәннәре кандидаты Р. Ганиева чыгышларын
тыңладылар.
Г Ибраһимов әсәрләренең рус теленә
тәрҗемәсе турында филология фәннәре
кандидаты Г. Хантимерова (Мәскәү), «Татар
иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә Г.
Ибраһнмовның роле» дигән темага
философия фәннәре кандидаты Я- Абдуллин,
Г Ибраһнмовның журналистика өлкәсендәге
эшчәнлеге турында филология фәннәре
кандидаты Р. Нуруллина, «Г. Ибраһимов —
тел галиме» дигән темага филология фәннәре
кандидаты Ф Фасеев. «Г. Ибраһимов
әсәрләрендә психологизм» дигән темага
филология фәннәре кандидаты Ф Хатипов, Г.
Ибраһнмовның хикәяләү стиле үзенчәлекләре
хакында филология фәннәре кандидаты Ф
Сафиуллина һәм Г. Ибраһнмовның иҗади
лабораториясе турында язучы Ө.
Мөхәммәдоваларның чыгышлары да
тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.
Конференцияне кереш сүз белән Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының директоры, тарих фәннәре
докторы М Мөхәррәмов ачты һәм
докладлардан соң фикер алышулар
тәмамлангач, конференция 'эшенә йомгак
ясады.
* * ♦
М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера
һәм балет театрында Галимҗан
Ибраһнмовның тууына 90 ел тулуга багыш-
ланган тантаналы кичә узды. ’
Кичәне ТАССР Министрлар Совет»
Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов
ачты. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы
турында доклад белән КПСС өлкә комитеты
секретаре М. Ф Вәлиев чыкты.
Тантаналы кичәдә ТАССР Верховный
Советы Президиумы Председателе С Г. Ба-
тыев. ТАССР Министрлар Советы Предсе-
дателе Г И Усманов, КПСС өлкә комитеты
секретаре Ф Г. Гайнуллин, ТАССР
Министрлар Советы Председателенең берен-
че урынбасары А. М. Котов, КПССнын Казан
шәһәр комитеты беренче секретаре Р. М.
Мусин, республикабызның хезмәт
алдынгылары, студент яшьләр, иҗат көчләре,
тантанага килгән кунаклар катнашты.
♦ * ♦
Республикабыз шәһәрләрендә, авылла-
рында бөек әдип истәлегенә багышланган
әдәби-музыкаль кичәләр дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең 1 номерлы татар урта
мәктәбендә уздырылган юбилей кичәсендә
Татарстан Язучылар союзы Әлмәт бүлегенең
җаваплы секретаре Әдип Малнков бүгенге
татар совет прозасында Г. Ибраһимов
традицияләренең дәвам итүе турында
сөйләде. Өлкән класс укучылары әдипнең
әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Язучылар һәм яшь язучылар катнашында
Г. Ибраһимовка багышланган әдәби кичәләр
Лениногорский районының Муса Җәлил
исемендәге колхозында һәм Азнакай районы
мәктәпләрендә үткәрелде.
* * *
«Васильево» сан а тор иясендә ял итүчеләр Г
Ибраһнмовның тууына 90 ел тулуга
багышланган кичә уздырдылар. Язучы
Габдрахман Минский әдипнең әдәби һәм
иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде, аның
әсәрләреннән өзекләр укылды.
ҖИТДИ СӨЙЛӘШҮ
СССР Язучылар союзының яшь язучылар
белән эшләү советы үзенең беренче пленумын
үткәрде Анда КПСС Үзәк Комитетының
«Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы
карары нигезендә зур сөйләшү булды. Совет
члены Зәки Нури республикабыз яшь
язучылары белән эшләү практикасы турында
чыгыш ясады.
ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР
«Литературная газета» һәм Казагыстан
Язучылар союзы идарәсе «Милли әдәбиятлар
турында түгәрәк өстәл янында сөйләшү»
дИгән очрашу үткәрде.
Октябрь революциясенең 60 еллыгына
багышланган бу очрашуда рус, казакъ, үзбәк,
таҗик, кыргыз, төркмән, татар
әдәбиятларының күренекле вәкиләреннән 25
язучы катнашты.
Татар язучыларыннан Сибгат Хәкимнең
татар һәм казакъ әдәбиятлары дуслыгы һәм
аның традицияләре турындагы чыгышын
кызыксынып тыңладылар Снбгат Хәким Алма-
Ата хезмәт ияләре каршында үткәрелгән
дуслык кичәсендә рус һәм татар телләрендә
үзенең шигырьләрен укыды.
ХАЛЫКАРА КҮРГӘЗМӘДӘ
Март-апрель айларында Мәскәүдә, Ху-
дожество академиясе залларында, «Сатира—
тынычлык өчен көрәштә» исемле халыкара
күргәзмә булып үтте.
Күргәзмә СССР Культура министрлыгы.
СССР Художество академиясе, СССР
Художниклар союзы, СССР Журналистлар
союзы. Тынычлыкны яклау Совет Комитеты,
Совет тынычлык фонды һәм РСФСР
Художниклар союзы тарафыннан оешты
рылган иде.
Мондый күргәзмәләр уздыру традициягә
керде. Быелгысы — өченче.
Дөньяның иң күренекле карикатура
осталарыннан торган халыкара жюрн Польша
һәм Франция, Венгрия һәм Дания,
Чехословакия һәм Япония, Монголия, АКШ
һәм барлык континентлардагы башка илләрнең
прогрессив рәссамнары жнбәргән
карикатуралардан, плакатлардан, сатирик
скульптуралардан иң яхшыларын гына сайлап
алды
Советлар Союзы вәкилләре буларак
катнашкан рәссамнар арасында Татарстан
республикасыннан да зур бер төркем
карикатура осталары бар иде
Рәссамнарыбыз И. Әхмәднев, И. Боб-
ровиикий, Л. Бочкова, Ю Денисов, Л.
Ельковнч, В. Игнатьев, Л. Насыйров. С.
Насыйрова, И. Хантимеров тарафыннан
башкарылган сугышчан, үткен политик сатира
әсәрләре зур бәя алды.
Татарстан осталары экспозициясе Ты-
нычлыкны яклау Совет комитеты Почет
грамотасы белән бүләкләнде. Аңа «Тыныч-
лыкны яклаучылар хәрәкәтендә актив хезмәт
иткән өчен» дигән сүзләр язылган.
Политик плакатлар сериясе өчен Лотфулла
Насыйров бронза медаль, Юрнй Денисов ГДР
Журналистлар союзының махсус пригы белән
бүләкләнделәр.
Бу — республикабыз карикатура оста-
ларының зур һәм лаеклы уңышы
Мәскәүдән соң күргәзмә чит илләр буйлап
сәяхәткә чыга.
БАШКАЛА КИТАПХАНӘСЕНДӘ
Мәскәүдә Н А. Некрасов исемендәге Үзәк
шәһәр китапханәсенең «СССР халыклары
әдәбияты» филиалында Муса Җәлилгә
багышланган бүлек оештырылды. Анда герой
ша)ыйрьнең китаплары, төрле
документларның фотокүчермәләре, фото-
рәсемнәр, әдәбн журналларның, үзәк һәм
республика газеталарының Муса Җәлнл
турында материаллар басылган саннары,
«Муса Җәлнл» фотоальбомы куелган.
«Муса Җәлил турында истәлекләр» ки-
табы. Рафаэль Мостафиннын герой-ша- гыйрь
турындагы китаплары, Гази Каш- шафның
«Муса Җәлил», Әнвәр Давыдовның «Муса
абый». Шәйхи Маннурның «Муса», Юрий
Корольковның «Кырык үлемне жинеп»
әсәрләре, Роберт Бнкмө- хәммәтовның «Муса
Җәлил», Фоат Мостафиннын «Муса Җәлил —
педагог* дигән гыйльми хезмәтләре шагыйрь
бүлеген тулыландырып торалар.
КОММУНИСТЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
УКУЛАРЫ
КПСС өлкә комитетының Политик
мәгариф йортында республикабыз нжат
көчләренең чираттагы укулары булды.
Язучылар, композиторлар, художниклар,
артистлар «Фәнни техник революция һәм
дөньяны эстетик үзләштерү» дигән темага
философия фәннәре кандидаты Р В Мөр-
сәлнмовның докладын зур кызыксыну белән
тыңладылар. Докладтан соңгы фикер
алышуларда язучы Диас Вәлнев. тәнкыйтьче
Флүн Мусин, музыка белгече Земфира
Сәйдәшевалар катнашты
ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
Мәскәүнек «Современник» нәшрияты
Гариф Ахуновның «Хәзинә» исемле китабын
бастырып чыгарды Китапка «Хәзинә» романы
һәм «Ардуан батыр» повесте тупланган.
Әсәрне рус теленә Рәшит Ахунов тәрекем ә
иткән.
--------- «Лиялар катнаш — _
Балалар язучысы Шамил Рәкыйповнын
«Кызлар-йолдызлар» повесте буенча Арча
педагогия училищесы укучылары конфе-
Балалар язучысы Җәвад Тәржеманов- ның
«Шуктуган» повесть-әкнят • лнтва теленә
тәржемә ителеп чыкты Китапны Вильнюс
шәһәренең «Вага» нәшрияты чыгарган.
Мәскәүдә немец телендә чыга торган
«Нойес Лебен» («Яна тормыш»! үзәк га-
зетасында Вахит Монасыйповның балалар
өчен язылган «Кире беткән кадак». «Тапкыр
Сережа» һәм «Сүз тынлаучан Әбүбәкер»
исемле шаян хикәяләре дөнья күрде.
• • •
Мурманск өлкә драма театрына Туфан
Миңнулламның «Әлдермешт- < Әлм»н дәр»
драмасы сәхнәгә куелды Әсәрне русчага Ю
Мочалов тәржемә е- > Режиссеры—
РСФСРвың атказанган .әа- гать эшлеклесе В
Киселев.
Премьерада автор үзе дә катнашты, театр
коллективы белән очрашып, дусларча нжадн
сөйләшүләр алып барды
Алма-Ата шәһәрендәге Уйгур республика
музыкаль-драма театры Шәриф Хөсә- еновның
«Әни килде» драмасын сәхнәләштерде; Әсәрне
театрның баш режиссеры Кадыйр Җетписбаев
куйган, музыкасын Казагыстан ССРның халык
артисты композитор Латыйф Хәмиди язган.
СЕКЦИЯ УТЫРЫШЛАРЫНДА
Поэзия һәм тәнкыйть секцияләренең бер-
ләштерелгән утырышында Ренат Харисов- ның
«Рәссам» поэмасы тикшерелде. «Казан
утлары» журналында басылган бу әсәрне
Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов,
Нәби Дәүли, Илдар Юзеев һ б. шагыйрьнең
ижади уңышы дип бәяләделәр.
* ♦ *
Татарстан язучыларының тәнкыйть
секциясе утырышы театр белгече, тәнкыйтьче
Ильтанн Илялованың ижатын тикшерде.
Филология фәннәре докторы Хәмит Ярми,
РСФСРның халык артисты Шәүкәт Бик-
тимеров, филология фәннәре кандидаты Флүн
Мусин, тәнкыйтьчеләр Фарваз Миң- нуллин,
Мансур Вәлиев Ильтани Илялованың ижатына
төпле анализ ясадылар, ана күп кенә файдагы
киңәшләр бирделәр.
* ♦ ♦
Балалар әдәбияты секциясе чираттагы
утырышын башлап язучы С. Хәсәновның
табигать турында хикәяләрен тикшерүгә
багышлады Фикер алышуларда катнашкан
Кыям Минлебаев, Вахит Монасыйпов,
■Шәүкәт Галиев Шамил Рәкыйпов, Саимә '' Г
Йбраһимов әсәрләр&гёП^р^с тела тәржемәсе
турында филология фәннәр- кандидаты Г
Хантнмерова (Мәскәү), «Татар иҗтимагый
фикер тарихын өйрәнүдә Г. Ибраһимовның
роле» дигән темага философия фәннәре
кандидаты Я. Аб
'Ж.»4 ’дат
темага ижади бәхәс оештырдылар ' Флүн
Мусин, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Илдус
Ахунжановларның бүгенге татар әдәбиятына
ясаган күзәтүләреннән соң кызыклы фикер
алышулар башланды.
С. Хәким, М Юныс, Ф Хөсни, Ж Тәр- жеманов.
И. Нуруллин, Ф. Ганиева, Ф Ха- тнпов, X.
Вахит, И Бәширова, М. Хәби- буллин, Т. Әйди,
X. Сарьян үзләренең чыгышларында
заманчалык, конфликт, сәнгатьлелек,
тормышчанлык һ. б. мәсьәләләргә кагылып,
хәзерге татар прозасын олы’мәйданга алып
чыгарлык мөмкинлекләр турында сөйләделәр
«Казан утлары» журналының проза бүлеге
мөдире, Татарстан Язучылар союзының партия
оешмасы житәкчесе В. Нуруллин язучыларның
ижади бәхәсенә йомгак ясады.
ИЖАДИ СӨЙЛӘШҮЛӘР
Республикабыз художникларының зур
■жыелышы булды. Анда РСФСР Художниклар
союзының II пленум йомгаклары, Татарстан
сынлы сәнгать осталарының Бөек Октябрь
социалистик революциясенең 60 еллыгына
әзерлеге һәм РСФСР художество фондының
Татарстан бүлеге эше турында докладлар
тыңланды.
Жыелыш «60 ел Ленин юлы белән» һәм
«Зур Волга-79» күргәзмәләренә әзерлек
эшләрен тагын да активлаштыру, художество
фонды бүлеге чыгара торган сынлы сәнгать
әсәрләренең сыйфатын яхшырту буенча
чаралар билгеләде. Җыелышта КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М. М.
Муснн катнашты.
* * ♦
Актерлар йортында «Муса Жәлил исе-
мендәге татар дәүләт опера һәм балет
театрының бүгенге ижади торышы» дигән
темага багышлап конференция үткәрелде.
Анда Ленинград консерваториясе доценты,
Башкортстан АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе Г. Л. Ержинский, Ленинград Кече
опера театры режиссеры С. И. Лапиров,
Ленинградтагы театр, музыка һәм
кинематография институты хезмәткәре,
сәнгать фәннәре кандидаты А. А Соколов татар
опера һәм балет театрының үсеш
проблемалары, театрның быелгы
репертуарындагы спектакльләр турында
докладлар ясадылар.
* ♦ ♦
Казанның М. Горький исемендәге культура
йортында үткәрелгән Татарстан хор
жәмгыятенең алтынчы республика конфе-
ренциясендә жәмгыятьнен 1975—76 еллардагы
эше тикшерелде.
Конференция яңа идарә һәм Бөтен- россия
хор жәмгыятенең III съездына делегатлар
сайлады.
НӘТИҖӘЛЕ КОНКУРСЛАР
«70 нче еллар Корчагиннары» дип исем-
ләнгән бу ярыш бер ел дәвам итте. Аны
ВЛКСМ өлкә комитеты, ТАССР Культура
министрлыгы коллегиясе, ТАССР Язучылар
һәм Художниклар союзлары. Бөтенроссия
театр жәмгыятенең Татарстан бүлеге бергәләп
оештырганнар иде.
Нәтиҗәдә: «Күз карасы» дигән поэмасы
өчен Рөстәм Мингалимов, «Зирек бөдрәләре»
дигән шигырьләр җыентыгы өчен Гәрәй Рәхим,
«101 нче могҗиза» дигән шигырьләр
җыентыгы өчен Камил Мостафнн. «Кеше юлга
чыкса» дигән китабы өчен Фәннур Сафин,
«Өлешемә тигән көмешем» повесте өчен
Җәмит Рәхнмовлар җиңүче дип табылды
Шулай ук рәсем сәнгате өлкәсендә «Кама
өстендә акчарлаклар» картинасы өчен Валерий
Скобеев, «Безнең бригада» картинасы өчен
Илдар Әхмәди- ев. «КамАЗ туганда» дигән
графика эшләре өчен Рәшит Госманов, «КамАЗ
булачак», «Рәхим ит, КамАЗ» дигән плакатла-
ры өчен Илдус Закиров һәм Нәжип Сә-
ләхиевләр дә җиңүче исеменә лаек булдылар.
Театр сәнгате өлкәсендә А. Салынский-
ның «Барабанчы» әсәрен сәхнәләштергән
өчен Әлмәт драма театрынын режиссеры Зәкия
Туишева, Г. Боровикның «Канлы күләгәләр»
әсәре буенча эшләнгән спектакль ечен Г Камал
исемендәге академия театрынын режиссеры
Ришат Хажнәхмә- тов, М. Ибраһимбәковның
«Барысына да үч итеп» пьесасын сәхнәгә
куйган Ленин комсомолы исемендәге яшь
тамашачылар театрынын режиссеры
Александр Клоков, үзенең «Баһадирлар»
әсәрен сәхнәләштергән Роберт Батуллин
(Казан курчак театрынын режиссеры)нар да бу
ярышта жиңеп чыктылар.
Агитбрнгадаларнын зона смотры да
күнелле нәтиҗәләр бирде. Октябрь со-
циалистик революциясенең 60 еллыгына
багышланган бу смотрда Татарстан, Баш-
кортстан, Удмуртия республикалары һәм
Ульяновск өлкәсенең агитбригадалар кол-
лективлары көч сынашты.
Бу ярышта Татарстанның Буа районы
Адав-Толымбай авылы һәм Сарман, Мөслим,
Аксубай район культура йорты бригадалары,
Казан шәһәре С. Сәетгалнев исемендәге
культура сарае агиттеатры жиңеп чыкты,
аларга Бөтенсоюз, Бөтенроссия смотры
лауреатлары нссме бирелде һәм 1 дәрәҗәдәге
дипломнар белән бүләкләнделәр.
♦ * •
Казамда халык театрларына зона ярыш-
лары үткәрелде. Бер айга барган бу смотрда
башкорт драматургы Н. Әсәнбаевның «Рәйсә»
әсәрен сәхнәләштереп, Әлмәт халык театры
һәм М. Әблиевнен «Шәмсекамәр» драмасын
куел, Бөтенроссия смотры лауреаты булган
Азнакай халык театры, М. Әмирнең
«Миңлекамал» әсәрен куеп Әтиә, шул ук
авторның «Хөррият» драма- . сын
сәхнәләштереп Чаллы халык театр- I лары, М
Горькнйның «Тормыш төбендә» \ пьесасын
куеп Чнстай районының сәгать 1 заводы халык
театры җиңүчеләр булып чыктылар һәм Чаллы.
Азнакай, Чнстай халык театрлары
Ульяновскида үткәреләчәк Бөтенроссия
ярышына катнашу хокукын яулап алдылар.
• • •
Казан Яшьләр үзәгенең кино-концерт
зпЛында «Кышкы эстрада-77» дип аталган
республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның жюри председателе,
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
композитор Алмаз Монасыйпов Казан Тө-
зүчеләр культура сараеның (җитәкчесе А
Серпов) һәм Химиклар культура сараеның
(җитәкчесе А. Василевский) эстрада симфоник
оркестрларына, А. Н Туполев исемендәге
Казан авиация институтының «Зеркало»
инструменталь ансамбленә (җитәкчесе А.
Лопай) һәм «Калейдоскоп» вокаль-
инструменталь ансамбленә (җитәкчесе В.
Березин). В В Куйбышев исемендәге завод
культура сараеның «Саз» (җитәкчесе Р
Гомәров), Зсленодольск шәһәренең «Аэлита»
һәм Арча педагогия училищесының «Егетләр»
вокаль ансамбльләренә җиңүче дипломнары
тапшырды.
КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУЛАР
Күренекле татар язучысы Ибраһим Гази
истәлегенә багышлап. Арча педагогия
училищесында әдәби кнчә узды. Анда язучы
Фатих Хөсни Ибраһим Гази турында
истәлекләр сөйләде Кичәдә катнашкан язучы
Абдулла Шәрәфи үзенең яна хикәяләрен
укыды.
А. М. Горький музее каршында күп ел-
лардан бирле инде «Китап дуслары» клубы
эшләп килә Бу клубның сонгы айда булган
утырышына язучы Шамил Бикчу- рнн
чакырылган иде. Автор үзенең «Каты токым»
романы турында китап сөючеләрнең
фикерләрен тыңлады, язылып ята торган яңа
әсәре хакында сөйләде.
Казан шәһәренең 35 иче мәктәбендә
шагыйрьләрдән Зәки Нури һәм Рәдиф Га-
тауллин, прозаик Михаил Скороходов Идел
буе районы мәктәпләренең уку-укыту бүлеге
мөдирләре белән очраштылар «Әдәби Казан»
дип аталган бу очрашуда әдипләр
республикабыз әдәбиятындагы яңалыклар
турында сөйләде, үзләренең ян» әсәрләрен
укыды.
Октябрь революциясенең 60 еллыгына
багышлап, шәһәребезнең Вахитов районында
хатын-кызлар очрашуы үткәрелде Хезмәт
алдынгылары белән очрашуда язучы
ИәбиДәүли, РСФСРның халык художнигы
Харис Якупов, ТАССРның халык .артисты
һшшят Солтановлар катнашгы>-
Пнтрәч районының Шәле урта мәктәбендә
«Яшь ленинчы» газетасы укучылар
конференциясе үткәрде. Редакция хезмәт-
кәрләре Саимә Ибраһимова, Мәҗит Вали-
уллин. шагыйрь Шәүкәт Галиев, драматург һәм
шагыйрь Илдар Юзеев һәм газетаның
фотокорреспонденты Николай Седов уку-
чыларга газетаның ничек эшләнүе, аның
киләчәктәге планнары турында сөйләделәр,
шагыйрьләр яна әсәрләрен укыдылар
• • •
Язучыларның Г Тукай исемендәге клу-
бында республикабызда иҗат итүче чуваш
яэучыларының әдәби-музыкаль кичәсе булды
Чуваш язучылары секциясе җитәкчесе В Юдин
Татарстандагы чуваш язучылары иҗаты
турында сөйләде. Соңыннан Казан һәм
Чабаксар язучылары яңа әсәрләрен укыдылар.