БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬ
Автордан
Тарих язмыйм Гадәттәге автобиография дә түгел. Бу китапта мин башымнан кичкәннәрнең һәм елешчә үз колагым белән ишетеп белгәннәрнең тарих китапларында яки рәсми биографияләрдә язылмый үтелә торган детальләрен хикәя кылырга тырышам. Бу язмалар фәкать тормышта булган һәм күңелемдә билгеле эз калдырган фактик материалларга нигезләнгән. Тик кайбер шәхесләрнең исемнәрен генә беркадәр үзгәртергә туры килде.
Заманыбызның экрандагы тизлек белән үзгәрә, яңара баруын, ягъни безнең буын белгән авыл тормышы, аның үзенә хас гадәт-йолалары, кием-салым, ей җиһазлары, эш кораллары якын киләчәктә ерак тарихка әйләнеп калу ихтималын күздә тотып, этнографик детальләргә дә күбрәк урын бирелде
Тагы шуны әйтәсем килә: кичә турында бүген язам. Автор буларак, кайчандыр башымнан кичкән вакыйга яки күрел үткәргән шәхесне искә төшерү уңае белән туган уй-тойгыларымны, әйтәсе килгән фикерләремне изһар итәргә кирәк булганда, мотлак образлар теле булсын дип тормадым, ачыктан-ачык публицистика алымына мөрәҗәгать иттем.
Мондый «иркен кыланумны әдәби прозада нинди жанр кабул итә ала соң?— Повесть!.. Дөрес, соңгы елларда бездә повестьны башлыча бәләкәй роман сыйфатында шәрехләү гамәлгә кереп бара. Ләкин болай чикләү дөрес булмас иде. Тарихта һәм хәзерге әдәбиятта күренгәнчә, повесть — прозада иң киң күңелле жанр, һәм ул шулай булып калыр да. Күпкырлы әдәби практика аңа тараерга ирек бирмәс. Шуңа ышанып, әсәрнең жанрын автобиографик повесть дип билгеләдем дә.
Бу беренче китапта тормыш юлымның туган авылымда үткән чоры сурәтләнә Стәрлетамак, Ааыргазы, Казан чорларына багышланган икенче китап өстендә эшләү дәеам итә.
1976
ПАТША ИСӘН ЧАКТА
ДИН ДӘРЕСЕ. ШКОЛА. ҖИРГӘН ТЕЛЕ. БИРГИДЕЛ. НУРУЛЛА МУЛЛА. УЧИТЕЛЬ
агачларының! Икенчеләй укып килсеннәр.
Ник кул күтәрдем көненә төштем. Нишләргә белми каушап, хәрәкәтсез торам.
— Кушканны үтә, Мирсәяф! Нәрсә көтәсең?
Иптәшләремә карыйм. Әнә, кырыйдан беренче булып Габделхәй тора. Бик күп көлүчән малай. Көлгәндә, тавык кытаклаган кебек, кыт- кыт көлә. Дөнья гыйлеме дәресләреннән, рус теленнән безнең арада иң яхшы укучы. Аеруча хисаптан шәп. Кайвакытта хәлфә үзе чишә алмаган мәсьәләләрне дә чыгарып куя. Ә менә «Йөз дә бер хәдис»тән шундый җиңел җөмләне татарча әйтә алмый тора... Аның янында — Хөсәен. Якын дустым. Узган ел без аның белән бергә рус школасына кергән идек. Җитәкләшеп бардык, алдылар, йөрибез. Русча рәтләп аңламыйбыз, шулай да бик тиз ияләшеп, рус малайлары белән аралашып барабыз. Алар бездән татарча өйрәнергә тырыша, без алардан — русча. Эшләр бик әйбәт китмәкче иде, тик һәр көнне, өйгә кайтыр алдыннан, бөтен классны тәпи бастырып, «славянский» уку йоласы бар. Учителебез безгә, татар малайларына, бу сәгатькә калмаска да рөхсәт иткән иде, ләкин, куып чыгармагач, безнең китәсе килми: славянский уку ничек була икән — кызыксынабыз. Учитель артыннан бөтен бала бергәләп безгә аңлашылмый торган чиркәү телендә ниндидер «урыс догасы» укый. Безнең дә кушылып китәсе килә бит шунда. Хәтта «аминь» дигән җирендә кушылып киткәнебезне сизми дә калабыз. Тагын да хәтәррәге, укып беткәч, бөтен бала берьюлы «чебен куа» башлый. Аларга ияреп, төртенеп карыйсы килә бит! Учитель өйрәткәнчә, өч бармагымны, очларын тигез китереп, бергә укмаштырганмын, уң кулымны чак тыеп торам. Шулай бер атна узды. Рус малайлары белән көрмәкләшеп уйнарга, русча көрәшергә генә түгел, сөйләшергә, әрләшергә дә өйрәнеп барабыз. Безнең өчен иң шәбе: теләсә ни көнне, теләсә ни вакытта рус урамына чыгып йөри алабыз. Югыйсә, әти-әни- сеннән яки абыйсыннан башка рус урамына чыккан татар малаена көн юк: кыйнап кайтаралар Татар урамына чыккан рус малайларының да хәле шундый. Әйе, рус малайлары белән тату яшәү әйбәт булыр иде дә, менә тиктомалдан алар белән бергә «чебен куасы килү» күңелне борчый.
Бервакыт шулай, иртәгә урыс атнасы дигән көнне славянский дәресен аеруча дәртләнеп уздырдылар. Без, әлбәттә, үзебез рус догасын укы.масак та, соңыннан чукынмасак та, бөтен малайлар белән бергә
нналлаһо гафуын йөхнббель-гафу!.. Татарчасы ничек?
Бер малайдан сорады мулла, белмәде. Икенче малайдан—белмәде. Өченче малай да әйтә алмады.
— Кем әйтә ала? Мин кул күтәрдем. — Әйтеп бир шуларга!
— Иннә — хакыйкатьтә, аллаһо — алла тәгалә, гаф-уын — гафу итүчедер, йөхнббе— сөядер, әл- гафу — гафу итүчене. — Афәрин! Яңакларына сугып чык шул утын
басып торабыз. «Аминьэнан соң чукыну да тәмамлангач, барлык ма» лайлар белән шау-гөр килеп урамга чыктык. Хөсәен белән икәүләп Агыйдел ягына таба, рус урамыннан түбәндәрәк урнашкан татар урамнарына төшеп барабыз Хөсәен никтер сүзсез. Гадәттәгечә букчасын селкә-селкә йөгерми дә.
— Нишләдең, Хөсәен? Нигә балтасы суга төшкән кеше кебек ба- *
расың әле? £
— Малай, әллә яхшы чакта ычкынабызмы бу школадан?
Сагая калдым. 2
— Нигә? J
— Рус малайлары чукынган вакытта минем дә чукынасы килә с башлады, әй. Чак тыелып торам. Тәкать тотар хәл юк.
йөрәгем жуу итеп китте. Я хода! Бер мин генә түгел икән, Хөсәен £ дә... 2
— Әхмәй хәленә төшкәнче, таябызмы әллә?—ди Хөсәен.
— Әхмәй нишләгән?
— Чукына! Уйлап та бирми. ♦
— Кит аннан?! в.
— Күз алдымда төртенеп күрсәтте. Үзе көлә. Нәрсәсе бар аның = чукынуның, ди, молитвасын укымагач, ди...
Әхмәй — хәллерәк кешеләрдә вак-төяк эшләр башкарып йөрүче с ятим малай иде. Безгә караганда бер-ике яшькә олырак та иде бугай. « Берникадәр вакыт рус байларында эшләп йөргән, диләр. Дөрес, ул—1 яңа мөселман малае. Алай дисәң, дин тоту ягыннан алар иске мөсел- = маннардан бер дә ким түгел.
— Менә сиңа рус малайлары белән чуалып йөре! — дидем мин Хөсәенгә.— Сихерлиләр, димәк?! Авызыннан иманың күгәрчен булып очып чыгып киткәнен сизми дә калырсың
Шул көннән соң мин дә, Хөсәен дә рус мәктәбенә бармас булдык..
Ничек итеп шундый якын дустыңның яңагына сукмак кирәк? Начар укучы да түгел бит әле!. Аның янында — Закир. Мещан очыннан. Миңа караганда шактый зур, калын гәүдәле, кыпкызыл битле малай. Бер сукканыңны биш итеп кайтармый кала торган түгел Нишләргә? Ә мулла көтә. Берәүгә дә сукмыйча гына котылып булмас төсле. Дүртенчегә әнә Хөсәеннән ике малай аша гына тагын бер Закир тора. Юк, монысы— Әхмәтзакир. Озын чәчле башын түбән игән. Өстендә дә киртек якалы, арттан ерык чабулы купшы бишмәт. Кунакка килгән кала малае кебек киенеп йөри Арада иң начар укучы. Хет дин сабагын белер иде, ишан хәзрәт баласы бит! Пожалый, моның яңагына берне бирсәң дә ярый. Шәрикләрем хуплаячак кына. Малайлар гына түгел, укытучылар да яратмый аны. Җибәрим берне яңагына... Юк, кыюлыгым җитми, кулым күтәрелми...
— Я, Мирсәяф!—ди мулла.— Нәрсә көтәсең? Ник дәшмисең? Әллә мулла абзыеңны тыңламыйсыңмы? Адайса, киресенчә эшлибез, мулла кушканны тыңламаган өчен, алар сине яңакласын!
Мин бу шартка сүзсез риза булырга әзер идем. Хөсәен кинәт телгә килде. Шактый ачулы итеп, боерган тавыш белән:
— Я, сук инде’тизрәк!—диде дә яңагын миңа таба сузды.—Мә’
Төшенәм: миңа ярдәмгә килергә ашыга. Югыйсә, үзе миннән дә уңайсызрак хәлдә калачак бит. Кыюланыбрак киттем, ачусыз, дәртсез генә итеп булса да, яңагына берне чәпелдәттем
1 Шундый риваять сөйләнеп йөри иде бер ятим башкорт малае күп еллар рус арасында байларга ялланып эшләп йөргән, имеш Үсеп, буйга житкәч. мона күзе төшкән маржа кызын нәгвдә итеп, чукынырга үгетли башлаганнар Егет риза булган Ни гомер рус арасында йөрел, бисмилла әйткәнем дә юк. миндә барыбер иман әсәре калмагандыр инде. дигән дә чукынган бу Чукынуы булган, авызыннан ак күгәрчен сыйфатында иманы чыгып та киткән ди. Шуннан сон зарый эарый елаган дн дә бит мескен егет, эш үткән булган шул инде
— Утыр!— диде мулла, кырыс кына.— Җебегән! Шулай сугалармыни? Менә ничек кирәк!—диде дә, чалт итеп, Әхмәтзакирның яңагына ялтыратып алды.— Бу сиңа атаңның абруен төшергән өчен, ахмак!— дип куйды ул аңа.— Утыр, Хөсәен! Утырыгыз сез дә! Карагыз аны, моннан түбән болай укымый киләсе булмагыз!..
Дәрес сәгатьләре үтеп, урамга чыккач, башка акыл керде: «Эх,— дип уйлыйм эчтән генә,— шунда бит әйтәсе калган мулла абзыйга, алла гафу итүчеләрне сөядер, дигән бит Мөхәммәт галиәссәләм, гафу итик бу малайларны, диясем калган. Мөгаен, ачуы басылган булыр иде». Соңыннан килде шул бу акыл. Гомер буема котыла алмадым шушы кимчелектән, валлаһи! Була җыелышлар, бәхәсле мәсьәләләр буенча чыгышлар ясыйм. Ә иң кирәкле сүзләрем соңыннан исемә төшә. Була очрашулар. Кайвакыт мәкерле сораулар бирәләр. Җавапсыз да калмыйсың. Шулай да җавапның иң шәбе, тапкыры соңыннан күңелгә килә, эш үткәч. Татар акылы төштән соң дигәннәре шул, күрәсең, инде...
Хәер, кем белә? Бәлки шушы кимчелегем каләмгә тотынуыма сәбәп булгандыр. Нигә? Әйтик, башыңда үзенчә кызыклы гына фикерләр туа яки кешеләр сөйләшкәнне тыңлаганда күңелеңә әһәмиятле уйлар, тәкъдимнәр килә. Сүзгә катнашырга, башыңда, күңелеңдә булганнарны кешеләр белән уртаклашырга кирәк икәнлеген дә сизәсең. Ә менә нәкъ үзең теләгәнчә итеп әйтеп бирерГә нәрсәдер җитми. Кыюсызлык дигәнен җиңеп, сөйләргә батырчылык итсәң дә, соңыннан, әйтәсе килгән сүзләреңнең яртысы әйтелми калганлыгын күреп, үкенәсең, үрсәләнәсең. Берни эшләр хәлең юк. Ә язу — башка эш. Монда синең авызыңа карап тормыйлар. Кирәкле сүзне тапканчы, хет сәгатьләр буе уйлап утыр. Иң шәп сүз соңыннан исеңә төшә икән, бнк әйбәт, язганына кире кайтып өсти аласың...
Ә теге көнне...
Ул көнне миңа дәресләр беткәч тә бик күңелсез булды. Сабакташларым каршында үземне гаепле хис иттем. Хәтта кичен Герман тавына д5 бармадым...
— Герман тавы?
— Мещан очы?..
Беләм, бу битләрне укыгач, күп кенә иптәшләрдә, мөгаен, башка сораулар да тугандыр. Әйтик, ул нинди школа? Татар авылында? «Яна мөселман» дигәнең кемнәр?
Хикмәт тә шунда шул. Җнргән гадәти генә түгел, гаҗәп кызыклы авыл булган икән ул. Вакытында мин шундый авылда яшәүнең кадерен белмәгәнмен, аның кызыклы кешеләрен, катлаулы тарихын өйрәнүгә әһәмият бирмәгәнмен. Шулай да аның үзенчәлекләре турында миңа бу китабымда кайта-кайта сөйләргә туры килер әле. Хәзергә артык җәелмичә, шуларын гына әйтим: ул бик зур авыл. Анда дүрт төрле халык яши: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар (без аларны мукшылар дип йөртәбез). Татарлар үзләренә, чувашлар үзләренә аерым урам-урам булып яшиләр. Ә руслар белән мукшылар — аралаш. Якынрак белеш яки, Җиргәнчә әйтсәк, знаком булмаса, без аларның кайсы мукшы, кайсы рус икәнен аермыйбыз да. Чөнки мукшылар күбесенчә үзара да русча сөйләшәләр. Бары да диярлек татарчаны да белә. Тик аны бик үзләренчә итеп, үзгәртеп сөйлиләр. «Кая киттең?» дип сорыйсы урында, «Кая киткән?» диләр. «Кая бардың?» урынына — «Кая барган?» Татарлар да төзәтеп тормый, аларга яраклашып, «Урманга киткән», «Базарга барган» дип җавап кайтара. Сорау бирергә туры килсә дә, аларга җиңелрәк аңлашылсын өчен, үзләренчәләштереп сорыйлар: «Нихәл, Кужма ләләй, синеке картаймаган? Авырмаган?»
(Янәсе: нихәл, Куҗма агай, бик картаймыйсыңмы әле, чирләмисеңме?) һәм үзара бик яхшы аңлашалар.
Чувашлар турында әйтәсе дә түгел: һәр чуваш үз теле өстенә ча- тылдатып русчада сөйли, татарчаны да үз ана теле дәрәжәсендә диярлек белә. Хәтта үзара сөйләшкәндә дә татарча гына сөйләшеп йөрүчеләре бар. Андынларын яна мөселман дип йөртәләр. Христиан диненнән ♦ ислам диненә күчкән чувашлар. Өлкәннәрнең әйтүенә караганда, ул < хәл бик үк борынгы заманда да булмаган. Безнең әти-әниләр яшь чакта £ (ягъни үткән гасыр азакларында) алтмышар-җитмешәр яшьтәге чувашлар. ислам динен кабул итеп, үзләрен-үзләре сөннәткә бирә торган 2 булганнар. Шундыйларның берсе Фазулла Хаҗи дигән кеше. Үтә дин- с дар кеше булган, Мәккә чаклы Мәккәгә барып, хаҗ кылып кайткан зур 3 бай иде ул, заманына күрә зур кирпеч заводы хуҗасы иде.
Телләренә килсәк, чувашчаны онытмаган булсалар да, үзара татар- 3 ча гына сөйләшәләр иде. Ләкин ярылып яткан чуваш акценты белән, м Ягъни безнең телнең үзенә генә хас булган «кы». «гы» «и», «һ> аваз- * ларын тиешенчә әйтеп җиткерә алмыйлар иде. Хәер, тиешенчә үк әй- ♦ теп җиткерергә тырышмаганнардыр да инде, бәлки кирәк тә тапма- а. ганнардыр. Ни өчен дисәң, болан да бик яхшы аңлашып була. Өстәвенә = Җиргәнда яши торган татарларның үз араларында да урам яки тыкрык * саен диярлек бер шивә. Хәтта янәшә күрше булган ике йортта ике с төрле сөйләүче гаиләләр дә бар. п
Җиргәннең руслары, мукшылары булсын, чувашлары, татарлары £ булсын, кайчандыр үткән гасырларда төрле яклардан җыелган кеше- - ләр. Без бала чакта ук инде бабай булган кешеләрнең әйтүенә кара- х. ганда, кайчандыр Самар губернасыннан кырык йорт мукшы килгән Җнргәнгә, Сембер губернасыннан егермеләп йорт чуваш. Казан ягыннан егерме биш гаилә татар килеп урнашкан.
Бу кадәресенең дөреслегендә шигем юк. Әле мин белгәндә дә бер кешене Казан Якуп дип йөртәләр иде. йортлары безнең абзыйларга каршы урам аша гына. Башка бер кешедә диярлек булмаганча, өй артларындагы бакчада алма үстерәләр иде. Җиргән җиренең сөрмә кебек кара туфрагы, бөртекле ашлык яки яшелчә өчен уңдырышлы булса да. җимеш агачлары үстерергә бик үк кулай булмаган, күрәсең, алмалары, Идел яки Кама буе авылларындагы кебек, күкрәп утырмый. җимешләре сирәк була, булган кадәресе дә эреләнер-эреләнмәс, псшәр-пешмәс бала-чага кулына кереп бетә торган иде. Миннан бер генә яшькә олырак малайлары бар иде. Габделхәй исемле. Суыр баласы дип кушамат тактылар Чөнки ул һәр вакыт тавыш-тынсыз гына капка төбенә чыгып баса да. урамда берәр кеше күренсә, ялт кире кереп китә, күренгән кеше үтеп киткәч, яңадан чыгып баса торган иде. Шулай да тора-бара мин ул малай белән таныштым Хәтта бервакыт якын дуслар булып киттек. Җәй көне иртән мин әле йокыдан тормаган булам. Ул безнең капка төбенә килә дә сак кына тавыш белән <Мир- сәйө-еф!» дип кычкыра. Сүзе дә аңлашылмый, «йө-өү » дигән авазы гына ишетелә. Шулай да мин сикереп торам Рәтләп ашау-эчү юк. кулга бер телем ипи тотам да урамга чыгам. Икәүләп Агыйдел буена төшеп китәбез.
Габделхәй үскән саен кыюлана, батырлана барды Ярышып таш аткан чакларда ин ерак ыргытучы ул була, бер генә малай да аткан ташып Бнргиделнең I аргы як ярына төшерә алмый, ә Габделхәй төшерә иде. Тора-бара хәтта ул бераз усалланып та китте. Куркып үткәргән көннәренең үчен кайтарырга теләгәндәй, яшьтәш малайларын җәберли, кыерсыта башла.Ти Кызыклы гына бер шуклыгы да исемдә калган.
I Ни өчен Бнргндел?— алдарак анлатылыр.
Беркөнне шулай һич уйламаган-көтмәгән җирдән ул мине сыйларга кереште.
— Әйдә кибеттән прәннек алып ашыйбыз!—ди миңа.
— Ә акча?
— Кичә миңа әни ун тин биргәнне, менә!
Карыйм, чынлап та_.кулында акча. Бер тиен генә дә түгел, ун тиен көмеш! Безнең яшьтәге малайлар кулына гомердә эләкми торган ак акча. Менә нинди юмарт икән аның әнисе!.. Шунда ук кибеткә очтык. Түбәтәй тутырып прәннек бирделәр, аның янына шактый гына чикләвек белән конфет та өстәлде. Бик тиз очына чыктык без бу сыйларның. Шундый тәмле булып калды, әйтерлек кенә дә түгел. Телләребезне теш араларында йөртеп, авызда калган прәннек валчыкларын йотабыз.
— Эх,— мин әйтәм,— тагы әзрәк булса!
— Туктале,— ди Габделхәй,— әни миңа үткән атнаны да биргән иде, югалмаган булса...— Бармагы белән күнчек төбендә казынып, китереп тә чыгарды.—Менә, таптым!
Карыйм, тагын ун тиен көмеш! Тегенең артык исе китмәгән була. Ә мин шатлыктан үрле-кырлы сикерәм. . Икенче кат түбәтәй тутырып алган тәмле сыйларыбызны ашап бетерергә өлгермәдек, безне әни эзләп тапты. «Мәсәлим малае белән Казан Якуп улы уңга-сулга акча сибеп, типтереп йөриләр, кем аларга шундый юмартлык күрсәткән?»— дип ишеттереп Тә өлгергәннәр икән. Мин Габделхәй әнисенең юмартлы- I ы турында аңлатып та бетерә алмадым, Шәрифәттәй үзе килеп җитте. Мәсьәлә шунда ук ачылды: Габделхәй минем әнинең мич куышына акча куеп торганын күреп калган да шуны чәлдергән икән. Унар тиенлек ике көмеш тәңкә! Моның өчен малайга өендә ни күрсәткәннәрдер, белмим. Казан Якупныкылар мондый мәсьәләдә бик кырыс намуслы кешеләр иде, һәрхәлдә, җәзасыз калдырмаганнардыр. Әмма шунысын хәзергә кадәр оныта алмыйм: бу вакыйга уңае белән бөтен күрше-күлән шау-гөр килде. Кеше әйберенә тияргә ярамау турында үгетләүләр, әрләүләр, гыйбрәт итеп сөйләүләр, мыскыл итеп көлүләр җәй буена сузылгандыр...
Әнә шулай тәрбиялиләр иде безне. Бала-чаганың кырын эшен күргән кеше аны игътибарсыз калдырмый, мотлак ата-анасына җиткерә иде. Алай гына да түгел, урамдамы, базардамы, Идел буендамы күренгән балага һәр ир кеше үзен ата, һәр хатын-кыз — ана хис итә, берәр ярамаган эш өстендә күрсә, баланы кисәтүне, хәтта кыланышына карап, колагын борып китүне үзенең бурычы саный һәм бернинди ата да, бернинди анада үз баласына каты сүз әйткән я җәза биргән өчен аны гаепле санамый, аңа ачуланмый иде.
Бала тәрбияләү турында бернинди китап укыганнары юк иде безнең әти-әниләрнең, «Взрослым о детях» дигән тапшырулар да юк иде ул заманнарда. Шулай да мин белгән малайларның бер генәсе дә бозык юлга кереп китмәде.
Мин авылдан киткәннән соң Казан Габделхәй гади крестьян булып үскән, авылдашлары белән бергә колхозга кергән, Ватан сугышы елларында ут эчендә плен саклаучылар сафында булган, аннан соң, Уфа — Оренбург юлы салынгач, Җиргән станциясенә кереп, гомеренең азагына кадәр тимер юл эшчесе булып эшләгән.
Бусы Казан Якупныкылар турында булды. Тагын бер кешене «Дә- ген Якуп» дип йөртәләр иде. Ни өчен андый кушамат?—аңламый идем. Әнидән сорап карадым.
— Аларның бабалары «дәген-дагын» дигән сүзләр кыстырып сөйли торган булган,— дип җавап бирде әни.
Ни өчен кыстырганнардыр ул «дәген-дагын»ны, барыбер аңламаган идем. Еллар үтеп, үсеп буйга җитеп, Казанга килгәч аңладым. Редакция тирәсендә була башлаган беренче танышларымнан журналист
Фазыл Мобарәкшин — «Кызыл яшьләр» газетасының шул еллардагы редакторы — шулай «син дәген», «мин дәген», «ул дагын» дип сөйли торган кеше булып чыкты. Татарстанда шулай сөйләшә торган аерым кешеләр генә түгел, авыллар, кантоннар бар, имеш. Димәк, безнен авылдагы «Дәген Якуп» нәселе дә кайчандыр шушы яклардан килеп чыккан булган. ♦
Тел үзенчәлекләренә карап, авылыбызның тарихи тамырларын кү- < зәтү шушы көнгә кадәр дәвам итә. Мәсәлән, «Чәч тә баш китереп» =? ' дигән гыйбарәне мин безнең авылга гына хас сүз дип йөри идем. Баш R белән чәч кебек икесе бер бөтен тәшкил итә торган әйберләрне яки бер < гаилә булып яшәргә тиешле кешеләрне бер-берсеннән аерып, таратып, " туздырып бетерүне аңлата торган бу сурәтләү чарасын, кабиләчелек « булыр дип шикләнеп, үз әсәрләремне язганда кулланмый килгәнмен. « Көтмәгәндә бу сүзне Гомәр Бәшировның «Намус» романында очрат- g кач, зур бер ачыш ясаган шикелле куандым. „
Тагын күптән түгел генә Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» “ повестен укыганда «сайбата» дигән сүзгә тап килеп, шулай булдым ф Минем ул сүзне үзебезнең авылдан башка беркайда да ишеткәнем, а әдәбиятта да очратканым юк иде. Хәтта Стәрлетамакта чагымда ип- = тәшләр арасында шундый сүз ычкындыргач, миннән көлгәннәр иде: янәсе, нинди мәгънәсез сүз ул! Шуннан соң мин аны, акылга саерак ф кешегә карата әйтелә торган бу мәгънәле сүзне, язганда түгел, сөйлә- £ гәндә дә кулланмый идем. Баксаң, безгә кайчандыр Казан губерна- j сыннан, Арча, Тәкәнеш якларыннан ияреп килгән сүзләр икән алар. * Димәк, без әдәби телебезнең сүз хәзинәсен баету эшендә кыюсызлык ~ күрсәтеп киләбез. Бу мәсьәләдә кайчак әдәби тәнкыйтебез дә чикләнгәнлек күрсәтә. Теге яки бу әсәрне укыганда тәнкыйтьче үзенә аңлашылмый торган берәр сүз очратса, сагая кала. Аны сүзлектән эзләп, анда да очратмаса, кабиләчелек дип бәяләргә, язучыны әдәби телне чүпләүдә гаепләргә ашыга. Халкыбызның иксез-чиксез тел хәзинәсендә, үзенчә, мәгънәле дип, әһәмиятле дип тапкан берәр сүз яки гыйбарә очратасың икән, күпчелек укучы белми торган булса да, әдәби телгә сыймый дип, куркып торма, куллан. Уңышлы булса, укучы аны бик тиз кабул итәр һәм ул әдәби тел бакчасында тамырланыр, чәчәк атыр Уңышсыз булса, анда да әллә ни куркыныч юк, тавыш-тынсыз гына корыр, төшеп калыр Аңа карап бакчабызга әллә ни зыян килмәс.
Билгеле, безнең авылга Казан губернасыннан гына түгел, башка яклардан килүче татарлар да аз булмагандыр. Мишәрчә сөйләшүчеләр дә җитәрлек иде бездә, типтәргә тартым телле кешеләр дә бар иде. Бөтенләй татарлашып киткән башкортлар да булган икән, ләкин сөйләшүләренә карап, без аларны татарга саный идек Безнең нәсел кайсы якларга барып тоташадыр, кызганычка каршы, ачыклый алганым юк. Шунысын әйтә алам: әдәби китаплар укый башлагач, Галимҗан Ибраһимов телен мин, бернинди сәерлек күрмичә, нәкъ безнең үз өебез теле кебек кабул иттем Шул ук вакытта Тукай теле дә миңа ят тоелмады. Дөрес, «галибанә», «игътикат», «мөмтаз» кебек анлаешсыз яки, аңлашылса да, безнең авылдагыча әйтелмәгән «тугъры», «угыл», «булмыш», «иде» кебек сүзләр дә еш очрый иде аларда, ләкин мин аларны читсенмим, бары «китапча әйтелгән сүзләр» дип кенә кабул итә идем.
Соңыннан белдем: безнең авыл телендә русчадан кереп татарлашып киткән сүзләр дә бик күп икән. Мәсәлән, лутче, хуже, срук, тәки, настоящий, прастуй, почин, и, срази, сруды, знамо, тоже, ишшу, пожалый, хыт, почти, нәчәлник кебек сүзләрнең руслар белән уртак икәнлекләрен мин үсә-үсә, укый-укый гына белдем Болар әле искә төшкәннәре генә, махсус эзли башласаң, алар шактый җыела торгандыр. Чынлап та безнең авылда «фәкать»кә караганда тульке, «мәҗбүри яки мотлак»ка
караганда әбәзәтелне, «гади»гә караганда «прастуй», «мөддәт»кә караганда «срук», һичшиксез, татарчарак исәпләнә һәм яхшырак аңлашылалар да. Соңгы елларда гына Горький өлкәсендәге мишәр авылларында йөргәндә ул сүзләрнең бары да диярлек, нәкъ безнең авылдагыча, татар сүзе булып йөрүләрен күрү дә миңа кызык һәм мәгънәле тоелды. Үз авылым турында язганда мондый сүзләрне «курыкмыйча- рак» кулланган урыннар очраса, укучыларым ачуланмас дип беләм...
Чувашлар белән мукшылар турында, алар үз телләре өстенә русчаны да, татарчаны да яхшы беләләр, дигән идек. Бу мәсьәләдә татарлар ничек соң?
Хәзергесен әйтмим, мәгәр ул заманда, кагыйдә буларак, ягъни миңа таныш булган бер-ике тимерче малайларын исәпкә алмаганда, мукшы телен дә, чуваш телен дә белмиләр, ә русчаны ирләр бары да диярлек сукалый иде.
«Сукалый» дип мин хәзер әйтәм. Ә ул заманда мин аларны русча бик шәп сөйлиләр дип белә идем. Мәсәлән, әтинең руслар белән очрашканда бер дә сүзгә аптырап тормавын күреп, соклана һәм горурлана идем. Их! Мин дә үскәч шулай сөйләшә белермен микән?.. Хәтта әтинең русча әйткән бер җөмләсе гомергә онытылмас булып хәтеремдә калган. Арбага утырып, печәне җыеп алынган болын юлыннан узып бара идек. Дуңгыз көтүе очрады. Каты борыннар, мыркылдый-мыркыл- дый, болынны сөреп йөри. Әти юл буенда басып торган көтүчегә каты гына тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Сматрп как луга пуртиш! — һәм, ачуын басарга теләгәндәй, үз атыбызга чыбыркысы белән кизәнде.
Көтүченең дә ачуы килде, ахрысы, әтигә җавап бирүен бирмәде, әмма гамьсез генә җир сөреп йөргән бер дуңгызга озын чыбыркысы белән зәһәр генә сыдырып алды. Көтү яныннан узып киткәч, әтидән сорадым:
— «Сматрн как луга пуртиш» нәрсә дигән сүз?
— Күзең чыкканмыни, кара, чабынны боздырасың бит, дип әйттем мин аңа,— дип аңлатып бирде әти.
Еллар үткәч, инде үзем рус теленең серләренә бераз төшенә башлагач, аңладым: русчаны бик шәп белә дип йөргән кешеләрем дә «сукалаганнар» гына икән. Шулай да руслар белән сөйләшергә туры килгәндә берсе дә диярлек аптырап тормый иде алар. Хәтта русчаны бөтенләй белмәүчеләрдән көләләр, алар турында төрле мәзәкләр чыгаралар иде '.
Хатын-кызлар белән балалар исә, Җиргәндә яшәсәләр дә, русчаны бөтенләй белмиләр иде. Үз авылыбыздан чыгасы булмаганга, ирләр шикелле Мәләвез яки Стәрлетамак, Уфа яки Оренбург базарларына барып йөрмәгәнгә, алар өчен русча белүнең, күрәсең, кирәге дә булмагандыр. Чынлап та, чувашлар белән мукшылар гына түгел, Җиргән- нең русларына кадәр татарчаны белгәч, нигә аларга «кафер теле»? һәрхәлдә, татарларның тел мәсьәләсендә башка авылдашларыннан болай «артта» калулары аларның мокытлыгыннан килгән хәл түгелдер дип беләм...
Башка халыклар белән чагыштырганда сан ягыннан күпчелек бул- масалар да, Җиргән татарлары үзләренең мөстәкыйльлекләрен бик нык саклап килгәннәр. Хәтта әнә башкалар алар белән ныграк хисаплашырга тиеш булган: аларча сөйләшергә өйрәнгәннәр. Моның, әлбәттә, социаль сәбәпләре бар
1 Шул вакытта ишеткән мәзәкләрдән файдаланып. «Русча хат» дигән хнхәя дә язганым бар.
Беренчедән, шактый зур байлар күп булган бездә. Татарнын мил-лионерларыннан берсе, Уралдагы алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиев (ул ук татар әдәбиятының классиклары җөмләсенә кергән күренекле шагыйрь Дәрдмәнд) шушы Җиргән авылында туган. Дөрес, аларның гаиләсе Закир бала чагында ук авылдан киткән, һәрхәлдә, шундый данлыклы кеше Җиргәнгә фәкать туар өчен генә килмәгәндер ♦ Болай да байлар җитәрлек иде Җиргән татарлары арасында. Тире-яры < белән сәүдә итүчеләр, көтү-көтү аяклы мал куучылар, итчеләр, агач товар сатучы, өй бурасы ясатучылар. Болары инде гади сатучы гына § түгел, үзләренә күрә предприятие хуҗалары, промышленниклар.. <
«Биргидел» дигәнебезне дә шуларга бәйләп аңлату уңайрак булыр. Ё Агыйделнең төп үзәне безнең авылдан бер километр чамасы көнчыгыш- 3 танрак — Җиргәнтау буйлап уза. Анысын Аргыйдел дип йөрибез. Аңар- 2 дан аерылып чыккан тармак Җиргәннең яныннан ук, хәтта түбәнгәрәк S урамнардагы йортларның каралты-кураларыиа кагылып ага. Монысы g Биргидел дип йөртелә. Ул элек бик кечкенә булган Язгы ташкын вакытларында гына бер дулап алган да, җәйләрен бик бәләкәй инеш ф кенә булып ага, корырак елларда төп үзәннән бөтенләй аерылып та а. кала торган булган. Өстәвенә, зур Иделдән аерылган җирендә кирегә = борылып, кирәкмәгән җирләрдән урап, кәкре булып аккан. Югарыдан, * Нөгеш якларыннан сал кайтартучы агач байларына бу ошамаган. Биргиделие үзләренә хезмәт иттерү өчен, табигать иҗат иткән елга “ тармагы белән генә канәгатьләнмичә, югарыданрак канал казытып, и турыга Яна ерым ачканнар. Нәтиҗәдә Биргидел зурайган, саллар - авылның янына ук килә башлаганнар. Саллар килеп туктый торган s урын пристань дип йөртелә иде. Пристаньда яна гына өеп куелган бик күп өй буралары була, без, малайлар, анда йомычка җыярга йөри идек.
Биргидел киң күңелле булып чыкты. Ул агач байларына хезмәт итеп кенә калмады, авылның, бигрәк тә бала чага белән яшьләрнең һәм хатын-кызларның, иң яраткан урыны булып әверелде. Бала-чагага су керү, балык тоту, каз көтү өчен шуннан да кулай, шуннан да ямьле урый бар идеме икән дөньяда?—шулай тоела иде безгә. Хатын-кызлар шунда кер чайкарга төшәләр, сагыз кайнаталар, су коеналар, комда ауныйлар.
АгыАдел буйлары ямьле самавар агартырга Аналардан туган матур йөземне саргайтырга,-
Бу җырны, Һичшиксез, Җиргән кызлары чыгарганнардыр кебек тоела миңа. Шулай ук:
Агыйделдә ак балык, без узебез вак халык
Без үзебез вак булсак та, хәйран кала күп халык! —
дигән җырны да Җиргән татарлары чыгарганнардыр кебек... Аларга хас булган күркәм тыйнаклык та, беркатлы горурлык та бик әйбәт әйтеп бирелгән бу гади җырда. Шул ук вакытта аңардан безнең авыл кешеләре өчен бигрәк тә характерлы булган җорлык, шаянлык рухы да аңкып тора. Әйе, бар иде безнең авыл кешеләре арасында күкрәк сугып горурланырга яратучылар. Ни белән генә мактанмыйлар иде бездә? Кем нинди яктан үзен өстен саный’ Берәүләр сабан туйларында көрәшерлек гайрәте я икешәр потлы герне йон туп урынына чөеп уйнатырлык куәте белән масая, икенче берәүләр нинди дә булса һөнәре белән... Аты белән мактанучылар кирәкме, эте беләнме—атап саный китсәң, очына чыгасы түгел. Хәтта хатынының юанлыгы белән мактанучылар да бар иде бездә. Бабалары белән булмаса, балалары белән,
гомумән нәсел-нәсәп белән, байлык белән мактанучылар турында әйтәсе дә түгел...
Мактану, әлбәттә, бер караганда әйбәт гадәт саналмый. Шулай да минем ул гөнаһсыз сыйфатны байларга гына биреп бетерәсем килми. Байлыклары белән масаючылар булган кебек, байлыкка төкереп каравы, «ач тамагы — тыныч колагы» белән үзен өстен санаучылар да күп иде бездә.
Байлык — ярлылык?
Бай — ярлы?
Октябрь безгә аларнын килешү белмәс ике сыйныф икәнен аңлатты. Аның шулай икәнлеген күп гасырлар буенча тормыш үзе дә күрсәтеп килгән иде инде. Шулай да ул ике сыйныфны бер-берсеннән аеруның, ягъни сыйнфый көрәшнең никадәр катлаулы, никадәр четерекле мәсьәлә икәнен тиешенчә күз алдына китерү өчен күпме юллар үтәргә туры килде. Дөнья күләмендә әле дә бөтен кискенлеге белән дәвам иткән, безнең илне дә (ягъни антагонистик сыйныфларга инде чик куйга^ Советлар Союзын да) тыныч калдырырга теләмәгән ул аяусыз көрәшнең серләренә бүген дә кирәгенчә төшенеп бетү җиңел түгел безгә. Ә теге елларда?!.
Байлар да җитәрлек иде безнең авылда, ярлылар да. Ярлы белән бай арасын тоташтырып торган урта хәлле хуҗалыклар, «югарыга карап фикер йөртә, түбәнгә карап шөкер итә» торган кешеләр катлавы барыннан да күбрәк иде. һәм ул катлаулар һәртөрле туган-тумачалык, кода-кодачалык, уртак иман, дини әдәп, милли гадәт җепләре белән бер-берсенә шул кадәр нык һәм чуалчык итеп бәйләнеп беткәннәр, аларны аерып алу да мөмкин түгел кебек иде. Соңрак, большевик ора-торларның сәяси нотыкларын ишетә яки эчтәлеге сыйнфый көрәш вакыйгаларына нигезләнгән әдәби китапларны укыштыра башлагач, байларның, руханиларның явыз кара көч икәнлекләре, яхшы кешеләрнең хезмәт халкы сафында булулары бик ачык күренә башлады безгә. Тик -алар үзебезнең авылдагы мин белгән кешеләр турында түгел кебек тоела иде миңа. Чынлап та, син үзең ярлы гаиләдән булып та, бай дигәнең, сатучы яки мулла-мәзин дигәнең син көн саен күреп, сәлам биреп үтә торган яхшы күршең булса? Алай гына да түгел, ул сиңа хәтта әтиең яки әниең ягыннан әзрәк туган тиеш тә кеше булса?.. Яки син аның малайлары белән бергә укысаң, аларга карата бернинди дошманлык хис итмичә, бергә уйнап, бергә тау шуып, бер үк Иделдә су коенып та йөрсәң? Ишегалларына кергән чакларда әниләре сиңа, үз малайлары белән беррәттән, берәр пәрәмәч тә тоттырса? Хәтта кайвакыт, артык миһербаны килеп, малаеның юньләп ямау да күрмәгән өр-яңа иске бишмәтен берәр фәкыйрь балага бүләк итү кадәр юмартлык күрсәтсә?.. Ничек инде андый кешене ярлы халыкның явыз дошманы дип уйлыйсың! Бай булса ни! Нигә бай булмасын, ходай бәхет биргәч? Баерга кем теләмәс? Бай авызыннан чыккан сүзгә кем колак салмас икән? Дөрес, тәүфыйксызлар, начар, усал кешеләр күп инде ул байлар арасында. Алай дисәң, фәкыйрьләрдән юкмыни тәүфыйксызлар? Чонда эш байлыкта яки ярлылыкта түгел, алла эше дип карый идек без ул чакта. Ходай кешенең холкын нинди итеп яраткан бит, дип уйлый идек.
Ходай?
Байлыкка табыну хисен уятучы төп сәбәп — ярлылык, җитешсезлек үзе булса, аны байларга хөрмәт хисенә әверелдерүдә ислам дине һәм аның руханилары зур урын тоткан. Безнең авылда исә дин дә бик нык тамыр җәйгән иде. Яңа мөселманнарны кушып исәпләгәндә, авылыбызда өч мәхәллә, ягъни өч мәчет булса, мулла-мәзиннәр саны, указлы-
указсызлары белән бергә, дистәдән арта иде. Ул мәчетләр тирәсенә тупланган мөтәвәллиләр, биш вакыт намазның берсен калдырмый үтәп баручы мәчет картлары, суфилар... Безнең әти-әниләргә яшь чакларында иҗек укытып башларын әйләндергән бохарый хәлфә бар иде әле. Шулар өстенә тагын ишан хәзрәт!
Атаклы Сәхиулла ишан булган Җиргәндә. Әни сөйләве буенча хәтерлим: җеназасына әйләнә-тирәдәге барлык авыллар җыелган. Изге мәетне көрәк белән түгел, кул белән күмгәннәр. Янәсе, саваплы эштән бер генә кеше дә мәхрүм калырлык булмасын... Заманында аның тарихына багышлап, махсус китап та чыгарылган.
Минем өчен иң кызыгы шул булды, китапның азагы мондый юллар ■белән тәмамлана иде:
Үлгән хәзрәттән калса көрәк бер хәләф.
.Ая дәрвиш хезмәтендә улма хилаф. Мөрит ара мактанышып ормаек лаф. Хвалиться не годится дирләр имди
Бусы нәкъ Җпргәнчә килеп чыккан. Баштан ахырынача гарәп һәм фарсы сүзләре белән тулы китапка русча гыйбарә килеп керүе аны ничектер җанландырып, җир тормышына якынайтып җибәрә. Шуның белән бергә бу юллар аша мөритләр арасында мәрхүм ишанның Хәләфенә, ягъни аның урынына калган улы Әхмәдуллага ышанычсыз караучылар, аның нәрсәсе бездән — гади бәндәләрдән артык соң дип «лаф оручылар» да булганлыгы аңлашыла.
Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Әхмәдулла ишан мин белгәндә яшәгән кеше. Фанатик мөритләре каршында гына түгел, га ди алла колы булган бик күпләр карамагында да ул изге иде әле. Мин аның үзен түгел, бары җеназасын гына күреп кала алдым. Ә өйләрен беләм, еш кына алар яныннан үтеп йөри идем. Рәшәткә коймасы урамга чыккан искиткеч матур бакча эчендә утырган гүзәл зәңгәр йортның мине аеруча хәйран калдырган җире — тәрәзәләре иде. Зур, биек рамны бүлеп-нитеп тормыйча, бер генә өлге итеп куелган тоташ пыяла. Кайдан тапканнар диген! Шундый хәтәр өлге ничек ватылмый тора диген!.. Ул серле йортның эч ягында ниләр эшләнгәне турында соңыннан ишетеп бел- гәниәремне хәзер тәфсилләп язып тору яңалык булмас иде.
Шулай да ишанның яшь хатыны Сабира абыстай искә төшкән чакларда мине уйландыра. Ярлы башкорт гаиләсендә туып-үскән матур, мәһабәт сынлы, әлифне таяк дип белмәс дәрәҗәдә надан булса да, искиткеч зирәк акыллы, тапкыр һәм откыр кыз баланың ишанлык-мөрит- лек шартларында үзендә булган эчке көчләрне яхшы эшкә юнәлдерергә зәмин тапмыйча, ничек итеп ялган вәкарьле абыстайга әйләнеп китүен, бер үк вакытта гади кешеләрнең уена да килмәс дәрәҗәдә азгын, бозык тормыш алып баруын гәүдәләндергән катлаулы, үзенчәлек-ле бер әдәби образга прототип була алыр иде Сабира абыстай Аның үз авызыннан чыккан бер генә сүзе дә ни тора!
— Җиргәндә адәм рәтле ирләрдән мин башын әйләндерә алмаган бер Нурулла мулла гына калды,— дигән ул
Билгеле, монда бер дәрәҗәдә арттырып әйтү дә бардыр. Абыстай күзлегеннән «адәм рәтле» күренгән ирләр җөмләсенә, әлбәттә, ишан йорты белән кунакка йөрешерлек дәрәҗәдә бай кешеләр яки гыйлем әһелләре керә торгандыр. Шулай да аның бу сүзләре Нурулла мулланы төсмерләү өчен бик характерлы
Нурулла мулла Җиргән руханилары арасында заманына күрә алдынгы фикерле кеше булуы белән аерыла иде. Җиргәндә дөнья гыйлемен укытуга нигезләнгән җәдит мәктәбе аның тырышлыгы белән барлыкка килгән. Аның ук инициативасы белән кызлар мәктәбе ачыла.
МИРСӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
Шушы мәктәпләр җирлегендә авылыбызда яңа фикерле мөгаллим- мөгаллпмәләр, мәгърифәткә омтылучы яшьләр пәйда булган.
Бу адымнар исә, ул заманда мулла булган кешедән алдынгы фикерле булу өстенә, батырлык, фидакарьлек, тәвәккәллек тә сораган. Мәсәлән, Нурулла мулла кайтарткан беренче укытучыны — Исхак хәлфәне, балаларга җәгърафия гыйлеме укыткан өчен, ягъни Җирне шар кебек дип, «көфер» сөйләгәне өчен, авыл кешеләре тотып кыйнаган. Яңа янаулардан куркып, Исхак хәлфә безнең авылдан китәргә- мәҗбүр булган. Ә мәктәп калган. Исхак шикелле үк Җирне түгәрәк дип өйрәтүче яңа укытучы кайтартырга кирәк булган. Бу мәсьәләдә- халык белән уртак тел табу ул заманда яңа фикерле мулладан башка, ай-һай, мөмкин булыр иде микән?
1915—16 нчы еллар арасында шул ук Нурулла мулла авылыбызга учитель кайтартып, татар балалары өчен русча укыту мәктәбе ачты. Безнең ише, русча укырга кызыгып та, иманына зәгыйфьлек килүдән куркып, рус школасына барырга.җөрьәт итә алмый йөргән малайлар өчен бу бик шәп булып чыкты. Иске фикерле муллалар, артык тәкъвә булып киткән мәчет картлары һәм авылга үзләрен хуҗа хис итүче кара байлар җәдит мулланың бу эшенә тиз генә фәтва бирергә ашыкмаганнар. Ниһаять, балаларын русча укытырга теләүче ата-аналар авылның төрле катлау кешеләре арасында да барлыгын искә алып, әмма ләкин балаларның күңеле каралып китмәсен өчен, рус сабагын укырга керешүдән элек, аларга һәр көн иртән бер-ике сәгать дин дәресе укыту шарты белән ризалык биргәннәр.
Дин дәресен бу эштә инде күп тәҗрибәсе булган Гатаулла хәлфә укыта иде. һәр вакыт чиста һәм җыйнак итеп төзәтелгән чем-кара сакал-мыеклы, алсу-ак чырайлы, зифа буена килешеп торган ап-ак чалмалы, яхшы киемле бу кеше башта безгә ягымлы күренде. Ләкин аңа карата уянган хөрмәт тойгысь/ бик тиз арада куркуга әверелгән иде.
Шуның дәресендә инде мин, белдекле булып, иптәшләрем каршында уңайсыз хәлдә калдым. Без ул вакытта «Йөз дә бер хәдис» дигән китапны үтәбез, ягъни Мөхәммәт галиәссәләмнең йөз дә бер хикмәтле сүзен эченә алган гарәпчә китапны укып, ул сүзләрнең безнеңчә нинди мәгънә аңлатуын өйрәнә идек. Татарчага күчергәч, аларның күбесе- пәйгамбәр сүзе дә түгел, гади халңк мәкале кебек яңгырый, араларында бик мәгънәлеләре дә килеп чыга, тормыш өчен кирәкле акыллы киңәшләр дә очрый һәм минем өчен алар хәтердә калдырырга да җиңел тоела иде. Әлеге дәрестә исә, хәлфәбезнең педагогик таланты шундый бул-гангадыр инде, сабагымны белүем шатлыкка булмады. Рус теле дәресендә дә күңелем күтәрелмәде.
Рус теле укытучыбыз Стәрлетамактан килгән бер татар иде. Без аңардан русча язарга өйрәндек, укырга өйрәндек. «Җил-был у бабушки серенький козлик», «Встань поутру, не ленись!», «Что ты спишь,, мужичок?», «Письмецо от внука получил Федот», «Буря мглою небо кроет...» кебек шигырьләрне ятладык. Ләкин рус телен белү дәрәҗәбез бик чамалы булып чыкты: дөрес итеп сөйләшергә яки язарга түгел, кеше сөйләгәнне яки русча китапларда язганны тиешенчә аңларга да җитми иде.
Бу кадәресе өчен, әлбәттә, укытучыбызны гаеплисем килми. Рус теле, гомумән, аны сабый чактан ук авыз итмәгән кешегә җиңел генә бирелми торган катлаулы телдер, күрәсең. Ихтимал, үземдә дә гаеп бардыр: беренче мәктәптән сон гомер буена өйрәнеп тә, мин аны бөтен- нечкәлекләре белән үзләштереп җиттем дип әйтә алмыйм әле.
Ә менә дөньяга караш һәм әдәби әсәрләрнең шигъри мәгънәсен аңлату ягыннан укытучыбыз үзебездән күп ерак китмәгән булгандыр, ахрысы. «Первая книга», «Вторая книга» дигән дәреслекләрдән ятлаган шигырьләрнең авторлары кемнәр булуын мин күп еллар үткәч кенә белдем һәм аларның нечкә эстетик мәгънәләрен дә бик соңга калып аңладым. Укытучыбыз белән бергәләп, бер хикәягә ничек «анализ» ♦ ясавыбызны мин әле дә елмаеп искә алам. «Богатый купец и бедный < сапожник» дигән хикәя иде ул. Кыскача эчтәлеге: подвалда ярлы итекче тора, өске катта — бай сәүдәгәр. Төннәрен итекче жырлый-жырлый итек тегә, шакылдый, сәүдәгәргә йокларга бирми. Аптырагач, сәүдәгәр < итекчегә мул гына итеп акча бирә һәм әйтә: төнлә эшләмә, йокла, ди. Z- Ярлы бик шатланып, байга рәхмәт әйтеп, акчаны алып кала. Бер көн 2 тавышы чыкмый моның, ике көн... Өченче көнне сәүдәгәр янына менә 3 дә: «Мә акчаңны,— ди,— бушка килгән байлыкны саклап, йоклый ал- g мый ятканчы, миңа тыныч күңелем белән жырлый-жырлый эшләп уты- г ру күңеллерәк!»—дип, акчаны кире байга калдырып, подвалына тө- л
шеп китә... ф
Бергәләп тәржемә итә-итә хикәяне укып чыккач,учителебезсорый а.
бездән: =
— Поняли? о
Хор белән жавап бирәбез: е
— Поняли!
— Как по-вашему, сапожник правильно поступил? в.
Хор белән жавап кайтарабыз: -
— Сапожник дурак был!
Укытучыбыз әллә үзе дә шулай уйлый, әллә, боларга барыбер төшендереп булмас дип шикләнә, безне раслап куя:
— Правильно.
ӨЕБЕЗ ПЫЧАК- САГЫЗ. ТАРАКАН ТАШЛАУ. ИШЕК АЛДЫБЫЗ. ӘТИ СУГЫШКА КИТКӘЧ.
Мәктәптән кайткач, төшке чәйне эчәм дә мәдрәсәгә йөгерәм. Анда мин дүртенчедә идем инде. Яшьтәшләремнән бер сыйныфка алда бара идем. Сәбәбе шуннан дип беләм: миңа кечкенәдән китап күрергә туры килде. Дөрес, бай түгел идек, хәтта ярлы идек. Ни дәрәжәдә ярлы булганыбызны мин соңыннан, үсеп житеп, инде кеше бул^п, адәм рәтле тормышның нинди икәнен үзем татып белә башлагач кына аңладым. Кечкенә чакта исә фәкыйрьлегебезне сизми дә идем шикелле. Нинди ризык эләксә — шуны, кайчан эләксә — шул вакытта, күпме эләксә — шул кадәр ашарга һәр вакыт йотлыгып әзер тору, ямаулы кием, искедән бозып тегелгән «яна» бишмәткә дә очынып шатланулар миңа бик табигый хәл булып күренә иде. Тугыз аршинлы бүрәнәдән салынган өй. Аның дүрттән бер өлешен диярлек мич алып тора. Мич авызына каршы почмак, түшәм ягы ачык калдырып, такта белән генә бүленеп алынган. Ул як үзенә күрә аш өе, хәзергечә әйтсәк, кухня хезмәтен үти. Без аны «бүлмә» дип кенә йөртәбез.
— Әни кайда?
— Бүлмәдә.
— Пычак кайда?
— Бүлмәдә...
Пычак димәктән... «Кайсы пычак?» яки «нинди пычак?» дип сорау юк, әлбәттә. Чөнки ул бөтен өйгә берәү генә. Ипи кисәргә дә шул, бәрәңге әрчергә дә, ит турарга да, шикәр ватарга да, чыра телергә дә шул берәү. Чарлый-чарлый уртасы ашалып беткән нечкә билле, агач саплы каты пычак. Олылардан бушаган минутларда ул һаман минем кулда була — чырадан я юкагачтан ни дә булса ясап азапланам. Үземне белә башлаганнан бирле шулай. Иң яраткан уенчыгым — пычак иде. Иң татлы хыялым һәм иң зур теләгем — бәләкәй генә пәкегә тиенү иде. Теләгемә ирешкән чакларым да булмады түгел. Нинди дә булса берәр апа тиеш кызны кияүгә биргән чакларда жизни тиеш кешедән калай саплы кечкенә пәкеләр дә эләккәләде. Ләкин ни хикмәттер, пәке миндә бер көннән дә артык тормый югала иде. Пәри урлый иде аны. Әмма пәри урлаганчы шул бер көн эчендә дә кулымны өч-дүрт тапкыр кисәргә өлгерә иде. Нинди пәри урлаганын үзем әти кеше булгач, малаем да үзем кебек пәке ярата башлагач кына (ягъни, әнисе белән үзем дә «пәри»гә әйләнгәч кенә) аңладым. Ә теге нечкә билле пычакка пәри тими, кайвакыт өйдә үзем генә калган чакларда яшергәләсә дә, әни кайту белән табыла иде. Шул пәри урламау аркасында ул пычак минем бармакларны канату белән генә тукталмады, үземне борынсыз калдыра язды Яши башлау юлымда беренче булып исемдә калган вакыйга да шул булса кирәк. Өч-дүрт тирәсендә чагым булгандыр. Түр якта, ян тәрәзә төбендә әлеге пычак белән чапкалап, чырадан нәрсәдер ясарга маташып утырам. Бүлмәдән әни тавышы ишетелде: «Китер пычакны'» Сикереп тордым. Иң элек сәке буйлап бүлмә коймасына кадәр йөгердем. Аннары сәкегә ялгап мичкә таба сузып куелган сандык өстенә төштем, сандыктан сикергәндә ничектер җайсызрак басып, егылып киттем дә битем белән идәнгә капландым. Кулымдагы пычак сырты белән идәнгә, йөзе белән нәкъ минем борын өстенә туры килгән бит. Күпме кан коелганын, төзәлүе озаккамы барганын хәтерләмим. Мәгәр борыным сыртында кыйгачлап сузылган яра эзе әле дә бар. Ябыга төшкән чакларымда аеруча ачык беленә. Шундый истәлекле пычакны ничек онытмак кирәк!
Түр як дигәнебез?
Анысын да без, «түр як» дип, тутырып әйтеп тормыйбыз, «түр» дип кенә йөртә идек. Түрнең дә түр өлешен аркылысы олы кеше сузылып ятарлык киңлектәге сәке били. Сәке өстенә әни үзе суккан чүпрәк палас җәелгән. Аның да түрендә буйдан-буйга тар гына итеп сырылган корама юрган сузылган. Анысын түр юрганы дип йөртәбез. Ун як почмакта— түшәк-ястык, төрлесе-төрле төстәге эреле-ваклы мендәрләр. Алар бик пөхтә итеп, һәркайсы кабара алган чаклы кабартылып, берсе өстенә берсе өелеп куелган. Бала-чага онытылып шаярганда ул өем ишелеп китсә, кунак килергә була. Шуңа күрә тиз генә кире җыелып, яңадан матурлап куела. Ләкин киләсе кунак белми каламы, мендәр ишелгән саен килми.
Идән өлеше дә артык яманларлык түгел. Сул як стена буенда, бер башы белән сәкегә терәлеп, кечкенә өстәл тора. Өстәл өстендә—поднос. Подноста җиз самавар һәм берсе-берсенә охшамаган өч-дүрт пар чынаяк. Шул өстәл астына кереп, башымны әз генә дә имичә, иркенләп атлап йөргән чагымны хәтерлим. Бәлки хәтерләмәс тә идем, бервакыт өстәл читенә башым бәрелә башлады. Элегрәк бәрелми иде. Иелеп керә башладым. Нигә керәм? Сагыз эзләп. Бездә сагыз чәйнәү* гадәте бар иде. Чәйнәп туйгач, һәркем үз сагызын авызыннан ала да. йомарлап, өстәл тактасына ас яктан ябыштырып куя. Олылар моны куллары белән үрелеп кенә эшли, ә миңа керергә туры килә. Өстәл тактасының ас ягы сыланып калган кара сагыз таплары белән катып, чуарланып’ беткән булуын мин генә күргәнмендер.
Сагыз чәйнәүне мин әле дә фәкыйрьлек билгесе дип тә, начар гадәт дип тә карамас идем. Ашаганнан соң кирәк кадәр генә чәйнәп алсаң, хәзерге кешеләргә дә зарар итмәс иде, дип уйлыйм. Бик рәхәт бит ул сагыз чәйнәү! Күңелне ачып җибәрә. Үзе тәмле. Бигрәк тә.каен тузыннан кайнатылган кара сагыз. Бөтен тешләре тәмам өлгереп житкән кызлар яки яшь киленнәр арасында аны аеруча килештереп, чыртла- ♦ тып, авызыңнан сулар китерерлек тәмле итеп чәйнәүчеләр була.
Тәмле, күңелле булу өстенә, файдалы да дип беләм мин сагызны. Тешләрне, яңак мускулларын ныгыта. Чамасын белеп, гигиена шартларын китереп файдаланганда (ягъни, тузанлы өстәл астына яки стенага ябыштырып сакламасаң, теләсә кем авызыннан алып капмасаң). аш сеңдерергә дә булыша. Безнең өйдә, мәсәлән, сару кайнаганнан иң яхшы дару — сагыз исәпләнә иде. Минемчә, халык андый гөнаһсыз гадәтләрне бер дә юкка гына уйлап чыгармый. Америкалыларның да резин сагыз чәйнәп йөрүләре наданлыктан яки әдәпсезлектән генә килгән гадәт түгелдер дип беләм...
Түр ягыбызның идән өлешендә шул бер өстәл белән сандыктан һәм > талдан бөгеп ясалган ике утыргычтан башка хәтердә калырлык әллә ни ь юк. Иртә-кичләрен мич буенда зур гына тас тора, аның янында — ком- = ган. Юыну, коену, тәһәрәт алу эшләре шунда башкарыла.
Сәке, идән хәлләре шундый — ярамаслык түгел. Ә менә түшәмгә карасаң! «Ничек курыкмый торалар бу өйдә?» дип уйларлык. Бигрәк тә сул як стена кырындагы түшәм тактасы көянтә кебек сыгылып төш- -> кән. Ничек матчага эләгеп торгандыр ул черек такталарның башлары, ~ алла белсен! Яз җитеп, түбәдәге карлар эри башласа, бигрәк тә атна- z лар буе туктамыйча көзге яңгыр яуган көннәрдә, түбә-түшәм үтәли өй эченә шабырдап су ага. Әйе, тама гына түгел, ага! Андый чакларда өйнең ике як читендә булган әйберләр түр яктан да, бүлмә яктан да уртага — бүлмә тактасы буена өелә. Өй хуҗаларына эш җитәрлек, олысына да, кечесенә дә: су аеруча шәп аккан урыннарга куелган чиләк, тас, ялгаш, коштабак, тәлинкә кебек савытлар әледән-әле тулып тора, чыгарып түгәргә генә өлгер...
Куелган савытлардан читкә аккан су да җитәрлек, әлбәттә. Идән астында яшәүче тычканнар ни күргәндер! Бу яктан иң җайлы урыннарны сайлаган мич асты сандугачлары — чикерткәләр, мич башы һәм морҗа буйларында яшәүче таракан көтүләре турында әйтеп тормыйм...
Хәер, таракан турында сүз чыккач, ничек әйтми узасың! Шул тараканнар аркасында бит инде, кышкы челләдә, атналар буенча урамга чыгарга зар булып, өйдә ятарга туры килгән иң күңелсез көннәрдә безгә көтелмәгән бәйрәм эләгә иде Андый көннәрдә таракан ташлый идек без. Ягъни өйдә тараканнарның үзләрен генә калдырып, бөтен гаиләбез белән күршегә күчәбез. Ишеге тутырып ачып куелган салкын өйдә песнәкләр бәйрәм итә: катып идәнгә, сәкегә, мич башларына коелган таракан белән сыйланалар. Ә безгә күрше өендә бәйрәм. Атналар буенча күрешә алмау аркасында, бер-берсен сагынышкан ике гаилә балалары куанычыбызга чыдый алмый үзара котырып чыгабыз. Кеше янында әниләр дә миһербанлырак була, юкка-барга әрләп, сугып тормыйлар. Артык шаулашып, аларга үзара тәмләп сөйләшеп утырырга комачаулый башласаң гына кычкырып куйгалыйлар. Чамадан тыш азгынланып китеп, савыт-саба ватсаң инде—анда, әлбәттә, кеше алды дип гафу итү юк, эләгәсе эләгә.
Көннәр үтә суык булганда, ике-өч көннән, әз генә йомшаграк торса, дүрт-биш көннән кире үз өебезгә кайтабыз. Ләкин бәйрәм бетми әле: инде күршеләр безгә күчә. Ишекле-түрле өзлексез йөгерешүләр, сәке асларына, мич башларына, кадакка эленгән кием артларына кача- кача гөрле уйнаулар, кичләрен әкият сөйләшүләр, табышмак әйтешүләр, сәке өстендә барың бергә тәгәрәшеп, малаен-кызын аермастан.
2. «к У » М 6
БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
17
кочаклашып йоклаулар... Белмим, әниләргә ничек тоелгандыр, әмма безгә! Әй, күңелле була иде дә соң таракан ташлаган чакларда!.. Юк, бөтенесен дә хәтергә төшерә башласаң, сабый чак истәлекләренең очына чыгу мөмкин эш түгелдер ул. һаман шул кечкенә өй эчендә азапланам. Ә бит авыл кешесенең дөньясы, хужалык даирәсе өй эче белән генә бетми. Тизрәк йортка, ягъни ишегалдына чыгасым килә.
Чыпта белән тышланган ишекне ачып җибәрүгә — турыдан-туры табигать кочагына чумасың. Ә табигать бик чуар холыклы бит ул. Кышкы челләдә булса, ишек ачылган саен, кибән чаклы салкын пар кыяфәтендә бүселеп өйгә керә дә ашыга-ашыга түргә уза. «Рөхсәтсез керә, түргә уза» дигән табышмакны да, мөгаен, безнеке кебек өйдә яшәүчеләр чыгаргандыр. Буранлы-давыллы чакларда, ачып җибәрүгә үк, шул ук табигать ишегеңне кулыңнан тартып ала да ябарга ирек бирми азаплый. Читәннән генә булса да өйалды кебек нәрсәбез дә юк иде шул.
Аның каравы, җәйнең ямьле көннәрендә ишегебез тәүлек буена диярлек тутырып ачып куелган хәлдә тора. Үз ишегалдыбызга гына түгел, бөтен урамга ямь биреп торган байлыгыбыз — читән буйлап тезелгән бөдрә таллар иде. Кем утырткандыр ул өянкеләрне, кайчан ' утырткандыр, мин белгәндә алар биек-биек булып үскән, яшел болыт кебек ябалдашлары бергә тоташып, күкрәп утыралар иде инде. Ләкин бу гүзәл тал-тирәкләргә кешеләрдән бигрәк каргалар кызыга иде. Көннәр җылынып, чана юлларында ат тизәкләре өскә чыга башладымы, көт тә тор: килеп тә җитәләр, таң тишегеннән карылдашырга да тотыналар. Иртән торып чыгуыңа өянке башларында берничә оя әзер. Ләкин безнең әни бер дә яратмый иде ал арны. Озын колга белән төртеп төшерергә үзенең буе җитмәсә, Кәҗә Хәйрүшне ярдәмгә чакыра.
Хәйрулла — артлаш күршебез малае. Бергә уйнап үстек. Бер-ике яшькә олырак булгангадыр инде, ул миннән көчлерәк тә, шәбрәк йөгерә дә, дөньяны да күбрәк күргән иде. Агыйделдә боз кузгалу белән, әтисенә ияреп, Нөгеш ягына — салга китә иде ул. Аннан безгә бүләк итеп төз, озын тал чыбыктан ясалган бик матур кармак саплары алып кайта иде. Аның өстенә читтә күргәннәре, Агыйдел буйлап сал агызып кайтканда очраган кызыклар турында сөйли, без аны кызыксынып тыңлыйбыз.
— Эх, күрәсе иде шул Нөгеш якларын!..
Аеруча хәтердә калган ягы — Хәйрүш төрле каралты башларына менәргә, агач башларына үрмәләргә бик ярата иде. Карга, оясы туздырырга дисәң, аны куш! Бер-ике тиен акча да тоттырсалар, оя дигәнең нинди биеклектә булса да аңардан котыла алмый инде...
Ә менә келәт янындагы өянке куышына оялаган сыерчыкларыбыз әйләнеп кайткан саен очынып шатлана идек без. Сыерчыкларыбыз! дим. Алар чынлап та безнеке иде. Ни өчен дисәң, бу ояга бик хаклы рәвештә кайтып керәләр. Үзләре юкта законсыз кереп урнашкан әрсез чыпчыкларны ничек куып чыгаруларын, хәтта, мәгез иске-москыларыгызны! дигән кебек, чыпчыклар җыйган чүп-чарны ачулана-ачулана чыгарып ыргытуларын мин шатланып, кызыксынып карап тора идем. «Шул кирәк сезгә!— дим чыпчыкларга,— икенчеләй кеше оясын басып алмассыз... Әзергә-бәзер!..»
Өйдән чыгуга яки урамнан килеп керүгә күзгә ташлана торган икенче байлыгыбыз — бөтен ишегалдыбызны каплап алган өр-яңа хәтфә палас шикелле ямь-яшел бәбкә үләне иде. Сыерыбыз көтүдән кайткан араларда гына аны таптап та, ашап та өлгерә алмый иде,
күрәсең, хәтфә паласыбыз көннән-көн күперә генә бара иде. Без аның өстенә ашаулык жәеп чәй эчәбез, җылы төннәрдә шунда ятып йоклыйбыз. Кыр эшләре өзелеп торган араларда әни янына күрше солдаткалар җыела, һәркайсы, нинди дә булса кул эше тоткан хәлдә, шул хәтфә палас өстендә көннәр буена ләчтит сатып утыралар...
Хуҗалыгыбызның кайчандыр хәллерәк дәрәҗәдә булганлыгы турында сөйләүче каралтылар да бар иде безнен ишегалдында. Ләкин § алар мина байлыгыбыз булып түгел, ярлылыгыбыз булып күренә иде. <
Ян тәрәзәгә каршы — кечкенә келәт. Келәткә ялганып, артка таба 5 сузылган сарай. Аның икенче башы абзарларга барып тоташа Мин т белгәндә алар бары да тузган, искергән иде инде. Баганалар кыйгай- с тан, читән стеналар чүккән, салам түбәләр черегән .. Ә бит аларнын 2 яна чагы булган! Димәк, кайчандыр без бик үк ярлы булмаганбыз. | Гаҗәп тә түгел. Әтиебез ярыйсы урта хәлле гаиләдән. Өстәвенә, әние- 2 без дә ни җитте семьядан түгел, кибет тотучы Гыйлаҗ бай кызы Чор- ” дашларыиың әйтүенә караганда, аны кыз чагында «Матур Хәнифә» J дип йөрткәннәр. Шундый кызны әнисе үги булган өчен генә теләсә ♦ кемгә бирмәсләр. Ни өчен сон аларнын хуҗалыгы алга бармаган гына а. түгел, һаман түбән тәгәрәгән? Моның төп сәбәпләреннән берсе, минем- = чә, шунда: әтинең шактый күп гомере солдат хезмәтендә узган Иң « элек действительный хезмәттә өч ел йөрткәннәр. Аннары, үзе юкта е шактый какшап өлгергән хуҗалыкны инде юлга салам дигәндә, япон о сугышы башлана. Анда ике елдан артык нужа чиктереп кайтаралар. £ Өстәвенә, Әхмәтша абзыйсыныкы кебек уллары — ярдәмчеләре юк. Кө- = теп алган беренче балалары кыз булып туа. Аның артыннан туган < Мансуры да, Мөхтәре дә сабый чакларында ук үлеп китәләр.
Ул арада беренче бөтен дөнья сугышы башлана.
Шунысы хәтеремдә калган — кичкырын иде. Аулак өй итептер инде, әни янына күршедән бер-ике хатын кергән, үзара сөйләшә-сөйлә- шә кул эше тотып утыралар. Абайламый калдым, кемдер тәрәзәдән нәрсәдер кычкырып узды. Аны ишетүгә әни дә, тыныч кына сөйләшеп утырган күрше хатыннар да кычкырып еладылар да җибәрделәр, һични аңламаган хәлдә, бу коточкыч хәлдән нишләргә белмичә, тирән аптырашта калуым хәтеремдә. Олылар елаганны ишетү һәр вакыт мине шомландыра, куркыта иде. Ни булды боларга? Нинди хәвефле хәбәр ишеттерделәр! Соңыннан белдем: әтинең сугышка алынуы турында хәбәр иткәннәр икән.
Шулай ндеп, әтиебез, тугыз яшьлек Мәрьямен, җиде яшьлек Мирсаяфын, өч яшьлек Мәдхиясен, дүртенчегә, әле туарга өлгермәгән энебез Талханы 'бер әни өстенә калдырып, герман сугышына китеп барды. Тормыш юлымны ачыграк белә башлавым шул беренче бөтен дөнья сугышы елларына туры килә Шуңа күрә бу язганнарым да күбрәк шул чорга карый.
Мин белгәндә хуҗалыгыбызда бик күп нәрсә җитешми иде Үз коебыз юк, суга Әхмәтша абзыйларга яки әбиләргә йөрибез. Мунча ягарга кирәк булса да—аларга. Балта, пычкы, тимер сәнәк кебек көн саен кирәк булып торган коралларны да күршеләрдән сорап торырга мәҗбүр идек.
Әйткәнемчә, ул вакытта миңа бу хәлләр бик табигый тоела, үзебезне бервакытта да ярлы дип уйламый идем. Бусы да гаҗәп түгел. Ул заман өчен без чынлап та артык ярлы булмаганбыз. Авылыбызда бездән ярлы семьялар да җитәрлек иде. Безнең, ичмасам, атыбыз белән сыерыбыз бар иде әле. Әти сугышка киткәч, атыбыз Әхмәтша абзыйларда калды. Алар аны, үз атлары белән беррәттән, кирәк
җирләренә җигәләр, безнен дә азмы-күпме ашлыгыбызны чәчеп, җыешып бирәләр.
Әти өйдә чакта ук кыр эшләренең нәрсә икәнен күрә башлаган идем инде. Сугыш башланасы елның язы булгандыр. Әти белән икәүләп кырга бодай чәчәргә чыктык. Иң кыены — гадәттәгедән иртә тору булды Кичтән бик дәртләнеп яткан булсам да, иртән татлы йокыдан аерыласым килмичә, әнигә карыша башладым.
— Ашлык чәчәргә барасыз бит, улым, тор инде.
— Әй, бармыйм ла...
— Бармыйсың?!-^ диде әни ниндидер шелтә катыш гаҗәпләнү белән.— Тилердеңме әллә син? Яз көне беренче кат ашлык чәчәргә бару иң зур шатлык бит ул! «Бармыйм», имеш! Ничек оялмыйсың? Мине алып баручы булса әле!..
Әнинең шул кадәр исе китеп гаҗәпләнүе йокымнан айнытып җибәрде. Чыннан да оят булып китте миңа. Җиңел генә тордым. Юындым. Куана-куана, үземчә әзерләнә башладым. Нигә куанмаска? Әни шулай диде бит. Иң зур шатлык диде!
Ничек итеп әни мине шул кадәр нык ышандыра алды — хәзер дә аңлап җитә алмыйм. Ул көннән соң миңа татлы йокымнан уянып эшкә чыгарга туры килгән чаклар күп булды. Нинди читен булса да, чыдыйм, әни сүзләре хәтеремә төшә дә, үземне шатланырга мәҗбүр итәм, һич югында, шатланган булып күренергә тырыша идем. Шунысы кызык: күп вакытта үзеңне көчләп шатлану бик тиз арада чынлап шатлануга әверелә иде.
Җир өстенә килеп җиттек. Әти, атны тугарып печәнгә кушкач, бодай чәчәргә кереште. Беренче учларыннан ук бодай белән бергә кап- кара җир өстенә каты итеп пешерелгән ап-ак күкәйләр тәгәрәтте. (Янәсе бодайларыбыз шул күкәйләр кебек эре булсын.) Мин аларны бүрегемә җыеп алдым. Әти миннән бүтән бер эш тә эшләтмәде. Дөрес, әти җитәкләгән атка атланып, җирне бер-ике әйләндем. Аны да үзем ялынгач кына рөхсәт иткән иде.
Әти киткәч, Әхмәтша абзыйның уллары — я Закир абзый, я Хөсәен абзый — атыбыз янына мине дә кыр эшләренә алып йөри башладылар. Алар әти түгел иде инде, иркәләп тормадылар. Сабанда булсын, тырмада булсын — алдан барган атка атланып йөрим. Аны инде берәү дә җитәкләми: дөрес йөртү дә, тиешенчә тизлектә атлату да минем өстә. Җир башына җитеп, атым кинәт борылган чакларда егылып төшсәм, жәлләү билгесе күрсәтү юк. «Җебегән! Атлап барган ат өстендә утыра алмыйсың!»— дип әрлиләр генә. Ат буразнадан әз генә чит- кәрәк атласа да, баштан сыйпамыйлар: «Күзең чыкканмыни?!» Бавыргалык, сагылдырык кебек берәр сбруйның исемен белмәсәм, көләләр, мыскыл итәләр: «Мөлдермәне дә белмисең, миңгерәү!» Ләкин мин мондый сүзләргә артык рәнҗемим, шулай тиеш күрәм, кыен булса да, күңелгә авыр булса да, бары үземне генә гаепле саный идем. Иң үзәгемне өзгәне — безнең атны үгисетүләре иде. Сабанда аны һәр вакыт төпкә — буразнага җигәләр. Сабан тотып баручының каеш очлы чы- •быркысы күбрәк аңарга эләгә. Эшкә барган-кайткан чакларда да арбага безнең Турат җигелә. Ә үз атларының берсе прәшкәдә, икенчесе бөтенләй буш килеш ял итеп кайта. Туратыбызны жәлләп җылыйсыларым килсә дә, берни әйтә алМыйм. Эчемне бушату өчен, кайчак әнигә кайтып зарланам, ул да берни әйтә алмый. «Алай булса, Туратыгызны үзегез карагыз, җирегезне үзегез сөрегез!» — дисәләр, нишләрсең?.. Монысы өчен дә рәхмәт...
Нәтиҗәдә ун яшемә җиткәндә мин көчемнән килгән кыр эшләрен ярыйсы үзләштергән, төрле сбруй исемнәрен дә энәсеннән җебенә кадәр белүче, ат өстенә кеше ярдәменнән башка менеп атлана һәм, малайлар белән кем узардан ярышып, җан-фәрманга чабып йөри
ала торган малай идем инде. Шундый кырыслык белән эшкә, дөнья көтәргә өйрәтүләре өчен абзыйларымны бары рәхмәт хисе белән генә искә алам.
Шулай да Закир абзый белән Хөсәен абзый — икесе ике төрле кеше иделәр. Закир абзый белән рәхәтрәк иде мина. Ул Әхмәтша абзыйнын олы улы. Баланы бала итеп карый белә. Кирәк вакытта юату сүзләре- ♦ нә дә саранланмый. Без аны болай да ярата идек. Кышкы озын кичләрдә ул безнең янга кереп утыра, төрле кызык сүзләр сөйли, искиткеч фокуслар күрсәтеп, безне шаккатыра торган иде. Ләкин миңа кырга аның белән чыгарга бик сирәк туры килде Күбрәк Хөсәен абзый белән йөри идек.Хөсәен абзый яшь иде әле. Каралыр яшькә дә җитмәгән, кәләш тә алмаган егет иде. Шуңа күрә мине үзе белән тиңрәк саный идеме, бала дип, ташлама ясаганы сизелмәде. «Туганыңа да ярамый» торган туры сүзләрне күбрәк аңардан ишетә идем.
Революциядән соң ул, бәхет эзләп, Ташкент ягына чыгып киткән.
Хәзер алар икесе дә бу дөньяда юк инде. Закир абзыйның малайлары менә дигән колхозчылар. Араларында Ватан сугышы каһарманнары да, колхоз алдынгылары да бар Бигрәк тә олы улы Сөләйман әтисенә тарткан. Тирә-ягына бер көтү бала-чаганы җыеп алып, Ватан сугышы фронтларында күргәннәрен сөйләргә ярата.
Хөсәен абзый эзләп барган җирендә бәхетен тапкан. Гомеренең ахырына кадәр Самаркандта «һөҗүм» фабрикасында эшләгән Бу турыда мин аның өлкән улы Әмир Әмировтан ишеттем Ул күптән түгел Маскәүдә укып, техник фәннәр кандидаты булып кайтты. Хөсәен абзый гомумән үз фамилиясенең патриоты булып чыккан. Әмир бабай хөрмәтенә өлкән улына аның исемен биргән. Мине дә сагынып искә ала торган булган һәм хәтта бер улына Мирсаяф дип исем кушкан. Үзем күрмәгән адашым һәм энем хезмәт сөюче өметле егеткә охшый, ■«Правда» газетасында мактап, рәсемен басып чыгардылар.
3
БАЙЛЫГЫБЫЗ МАРҖА КЫЗЫ ҺАҖӘР АПА. ӘНИ ӨЙДӘ ЮКТА. СОЛДАТКАЛАР. АЧЫКСАЛАР КАРЛЫГАЧНЫҢ БАЛАЛАРЫ...
Еллар үткәч аңладым: иң зур байлыгыбыз — бөдрә таллар да түгел, бәбкә үләненнән тукылган хәтфә палас та, гомергә онытылмас матур истәлек булып калган сыерчыкларыбыз да, хәтта атыбыз-сые- рыбыз да түгел,—әниебез үзе булган икән!
. Әни?!
Балалык елларымны аңардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Теге пычак калдырган истәлектән элек иде микән, сон микән — анысын ачыклый алмыйм—уракка барган идек Күрәсең, йоклатып калдырган булганнардыр, арба янында бер ялгызым әнине эзләп йөргәнем хәтеремдә. Арыш арасына кереп киткәнмен. Куе булып, биек булып үскән арыш. Аның башакларын күрү өчен миңа каерылып югары карарга кирәк. Ә югарыда аяз күк йөзеннән башка берни күренми Я янып торган кояшка тап булып, күзләрем чагыла Арыш урманын кулларым белән икс якка аера-аера алга атлыйм
— Ә-н-и-и!
Берни ишетелми, берни күренми. Кире арба янына кайтмакчы булам, арба да юкка чыкты. Кайсы якка борылсам да — арыш... арыш . арыш... Инде әни дип тә кычкырмыйм, үксеп елый-елый. һаман каядыр
МИРСӘЙ ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
барам. Арыш урманының читенә барып чыгасым килә. Ә аның чите юк та юк... Күпме адашып йөргәнмендер, һәрхәлдә, миңа бик-бпк озак тоелды. Ниһаять, алдымда арышлар сирәгәйгән кебек тоела башлады. Шунда ук каршыма бер әни килеп чыкты. Үз әнием түгел. Миңа нидер әйтә, сүзләрен аңламыйм. Елама дип әйтә бугай. Ә мин туктый алмыйм, һаман үксеп елыйм да елыйм. Ул мине күтәреп алды. Арыш арасыннан алып чыгып, арба янына алып килде. Безнең арба түгел. Арба янында басып торган бер бәләкәй генә кызга күзем төште. Сап-сары чәчле, ап-ак битле кыз. Миңа карап тора. Еламый да, көлми дә. Мин дә елавымны оныттым. Күземне алмыйм сары чәчле кыздан. Каяндыр үз әнием килеп чыкты. Мине алып китә башлады. Китмик, дип еларга тотындым. Әни көлә. «Бу безнең арба түгел,— ди.— Әйдә үзебезгә, әтиең янына»,— ди.
— Бәбине дә алып кйтнк.
— Бәбине әнисе бирми, үземә кирәк әйтә,— ди әни. Үзе тагы көлә, теге әнигә нидер сөйли. Анысы да көлә. Ә мин һаман елыйм.
— Апкайтый-й-ык!..
— Ярар, апкайтырбыз,— ди әни —Марҗа кызы матурмыни, улым?
— Ә?
— Бәби матурмыни?
— Матур.
— Без сиңа ул марҗа кызыннан да матуррак бәби алып кайтырбыз әле.
«Марҗа кызы» дигәне бик ачык хәтеремдә калган. Бу сүзне беренче ишетүем булгандыр, күрәсең.
Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, белмим. Бер көнне чынлап та бәби алып кайттылар. .
— Менә, улым,— ди әни,— тәти бәбине апкайттык.
Бәби миңа нинди булып күренгәндер, анысы һич хәтеремдә калмаган. Мәгәр, бу бәби кирәкми, теге уракта күргән кызны алып кайтыгыз, дип ярсып-ярсып елавым хәтеремдә. Шунда гаҗәп бер хәл булды. Әни: «Ярар, алайса, бу бәбине чыгарып ташлыйбыз, син сораган бәбине алып кайтабыз,— диде дә,— менә шулай, менә шулай,— дип сөйләнә-сөйләнә, күз алдымда бәбине таска салды. Аннары тышка чыгарып, түгеп керде,— Әнә, кәкәй бәбине чыгарып түктем, хәзер тәти бәбине алып кайтабыз»,— диде.
Күп тә үтмәде, тәти бәбине алып та кайттылар: «Менә ул син сораган бәби!»— Әнинең кулында инде чынлап та мин арыш кырында күргән матур, ягымлы бәләкәй кыз иде. Ничек моңа ышандыра алды мине әни, хәзер дә аңламыйм. Ләкин ул вакытта мин бу хәлгә чын күңелдән ышандым.
Серле бәби — яңа туган сеңелем Мәдхия булып чыкты. Аның белән арабыз дүрт яшькә якын иде. Димәк, бу— 1910 нчы ел тирәсенә, ягъни мин өч белән дүрт арасында булган чакка туры килә.
Алтыга җиткәндә мин каләм тота башлаган идем инде. «1913» дип үз кулым белән язуым хәтеремдә. Дөньяда ел исәбе дигән нәрсә барлыгы турында ишетүем дә шул елдан башлана торгандыр. Әни дә, әти дә гыйлем эстәүгә, укыган кешегә бик зур ихтирам белән карыйлар, үзләренең балаларын да укымышлы кеше итеп үстерү турында хыялланалар иде. Хыяллары бик үк өметсез булмаган, күрәсең, өлкән кызыбыз Һаҗәр апа турында шундый бер истәлек бик ачык хәтеремдә калган.
Беркөнне ул мәктәптән эш алып кайтты. Язу эше. Үзе белән бергә укучы ниндидер бай кызының аңардан шигырь күчертеп аласы килгән. Дәфтәрен дә биреп җибәргән. Гадәттәгедән бәләкәй күләмле, ялтыр кара тышлы, искиткеч матур, өр-яна дәфтәр. Прәме кулга тотарга куркыныч! Бу хәл әнинең күңеленә бик хуш килде. Димәк, аның кызы
үзенең Шәрикләре арасында иң матур язучылардан санала. Өстәвенә, андый эшне бай кызлары, әлбәттә, бушка гына эшләтмиләр.
Һаҗәр апабызның кинәт кадере артып, дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Әни өстәлне чиста итеп, үзе җыеп алды. Апабыз, кулларын юып, язарга утырды. Ләкин капыл гына язып китә алмады.
— Ай, өстәл селкенә, ай, идән селкенә дип, көйсезләнергә тотынды, ф Безгә
идәндә йөрү тыелды.
— Тик кенә утырыгыз! Сәкедән төшәсе булмагыз!..
Һаҗәр апага сәке селкенүе дә ошамады.
— Ай, боздыралар инде, әни! Тый әле шул кортлыларыңны!..
Әни безне бүлмәгә куды. Анда да кыймылдамый гына утырырга кушты.
— Карагыз аны, кортларыгыз кыймылдамасын! Һаҗәр апагыз шигырь күчерә. Бер генә хәрефен боздырсагыз да, муеныгызны астыгызга китерермен! — Әни бу эшкә шул кадәр зур әһәмият бирде, әйтерсең бөтен гаиләбезнең язмышы шул шигырь күчерергә генә бәйләнгән иде инде.
Һаҗәр апаның бу кадәр ачык истә калган башка якларын хәтерләмим. Озакламый аны кияүгә бирделәр. Ахрысы, бәхетле булып чыкмады, бала китерергә дә өлгермичә, үлеп китте.
Бу вакытта Мәрьям апа да кызлар мәктәбенә йөри иде инде. Аның белән безнең ара ике яшькә дә тулмый, шуңа күрә мин үземне аның белән тиңрәк күрә идем. Хәтта мин аңа «апа» дип тә, икебез дә олы кеше булып, бер-беребезне еллар буена күрми торгач кына, анда да әле беренче мәлдә хат аркылы гына әйтә башладым. Ә бала чакларда.. Үзара килешеп, бергә уйныйбыз, күп мәсьәләләрдә уртак тел табабыз. Еш кына арабыз бозылып әрләшеп киткән чакларыбыз да була. Әрләшүебез нидән гыйбарәт? Авызларыбызны булдыра алган кадәр ямьсез кыяфәткә кертеп, бер-беребезне үчекләшәбез. Исем аташабыз.
Кайвакыт ике арада чыккан бәхәс үчекләшүләр яки исем аташулар белән генә хәл кылынмый, эшләр кул хәрәкәтенә барып җитә. Мәрьям апа, ачуына чыдар хәле калмыйча, я кулымнан, я иңбашымнан, я битемнән үк каты итеп тотып ала. Тоту дигәне тоту гына түгел, я чеметү, я тырнау булып чыга. Ә мин чатырдап аның чәченә ябышам. Мондый чакларда, кулына чыра тотып, бүлмәдән әни килеп чыга.
— Җитәрегез!
Аның сүзе закон. Әгәр шунда әни килеп чыкмаса! Канга батышып бетәр идек микән? Алла сакласын!.. Шуны сизенеп булса кирәк, без әни өйдә юкта сугышмый идек. Уйныйбыз, шаярабыз, көлешәбез, иркенлектән файдаланып, ду киләбез. Күбесенчә берәр нәрсә ватмыйча туктамыйбыз. Анда да икебез бер сүздә. Өченчегә сеңелебез Мәдхия бар. Ул әле кечкенә, безне тыңлап кына тора. Аны рәнҗетмибез. Шулай да юмалап кына кисәтеп куябыз: «Әнигә әйтмә, туганым, яме?..»
Ләкин әйтүнең кирәге юк. Кайтып керү белән, кыяфәтләребезне күреп, әни үзе сизеп ала:
— Нәрсә ваттыгыз?..
Кайвакыт әни өйдә юкта берәр нәрсә ашыйсыбыз килеп китә. Ләкин нәрсә ашарга? Бәрәңге пешерү — озак. Шикәр — санаулы. Иң яхшысы—суган. Учактан өзелми торган утлы көлгә суган күмәбез. Тиз дә пешә, искиткеч тәмле дә. Өстәвенә ул. озын бауга' тезелгән килеш, бүлмә стенасында эленеп тора. Йөзләп баш бардыр. Аны кем санап торсын! Мәдхиянең үзенә бер баш пешереп бирәбез. Кара аны, әнигә әйтмә!.. Ләкин бу турыда да әйтүнең кирәге калмый. Әни, кайтып керү белән, борынын күтәрә төшеп, әз генә җыерып ала да, кырыс кына тавыш белән:
— Тагын суган күмдегезме? — дип сорый.
Әнинең борынының сизгерлегенә хәйран кала идек без.
М И Р С Ә И ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
Мәрьям апа мәктәпкә йөри башлагач, арабыз сизелерлек яхшырып китте. Мин ана хәзер, сабак укучы булгач, хөрмәт беләнрәк карыйм, аның әлифбалары, дәфтәрләре белән кызыксынам, ул да хәзер үзен олырак кеше хис итә, минем кызыксынуым ана ошый, ул рәхәтләнеп, хәтта үзенең өстенлеге белән бераз мактанып та булса кирәк, мина китапларын, дәфтәрләрен күрсәтә, үзе белгәннәрне мина да өйрәтергә тырыша иде.
Апаның өйрәтергә, минем өйрәнергә тырышуларыбыз бушка китмәгән, күрәсең, мин, мәктәпкә кергәнче үк, укый да, яза да белә идем инде. Әти сугышка киткән елның көзендә сабакка төштем, ягъни мәдрәсәгә йөри башладым...
Мәдрәсә хакында язарга керешкәнче, әтидән башка ничек дөнья көтүебез турында тагын берничә сүз әйтәсем килә.
Җәй көннәрендә, кыр эшләреннән бушап торган араларда, әни янына күрше солдаткалар керә, җыйнаулашып ишегалдына — каз үләне өс- тенә чыгып утыралар. Куллары туктаусыз 1Үи дә булса эшли: оек бәйли, ' тегү тегә, чигү чигә, ямау сала, телләре берөзлексез такылдый. Мин алар сөйләгәнне тыңлап торырга ярата идем. Шунда алар тирәсендә үләндә аунаган булам, пычак белән юнып, берәр нәрсә ясаган булам. Кызыграк нәрсә сөйләгән чакларында мавыгып, онытылып китәм, күрәмсең.
— Кара, кара, — ди шунда берсе, миңа игътибар итеп, — тынлап торуын гына кара, авызын ачып!
— Нишләп утырасың монда? — ди әни зәһәрсез генә ачуланып. — Әниләр сөйләшкәнне тыңлап торырга ярыймыни шулай бәләкәй кешегә, оятсыз!
Алар абайлап алганчы мин инде байтак сүзләрен ишетеп өлгергән булам. Тик ни өчен «оятсыз»?—аңламыйм. Гомумән миңа күп сүзләре аңлашылмый иде аларның. Бик ачык хәтеремдә: ниндидер бер солдатка турында ире юкта бала тапкан дип сөйләделәр. Шуңа исләре китте. Кайсы әрләп я каргап искә ала тегене, ләгънәт, ди, оятсыз, ди, җир бит, ди. Кайсы кызгана, мескен, ди, күрәсе булгандыр инде, ди, язмыш, ди. Алла сакласын, ходай күрсәтмәсен, ди... Башыма уй килә шунда: нигә аңа бу кадәр исләре китә икән? Ире юкта бала тапса ни булган сон? Безнең әни үзе дә бит әнә Талханы әти солдатка киткәч тапты. Нигә соң моңа берәүнең дә исе китмәде? Гаепләмәделәр дә әнине, алай кызганмадылар да. Хәтта аны, үз итеп, хөрмәт итеп, берәр табак манный боткасы пешереп кертүчеләр булды әле. Күзенә май салып! Әнигә генә түгел, барыбызга да җитәрлек итеп!
Ниләр генә сөйләми солдаткалар! Кемнәр колагын бозып солдаттан калган, кемнекеләр духтыргамы, писыргамы акча төртеп, ак билет алган. Кемнекеләр ранни булган. Ниндидер карун байларны тетеп ташлыйлар. Муллаларга, ишанга тел тидерәләр, хәтта патшага!.. Сүз патша тирәсенә барып җиткәндә кинәт пышылдауга күчәләр:
— Рәте юк дип әйтәләр ди безнекенең, герман патшасы каршында ни коралы, ни хәйләкәрлеге... Янараллары солдатларны җәдрә астына тыгып кына тора, ди, барабанга көлтә тыккан кебек.
— Чү! Акрын, алла сакласын!
— И-и, син бигрәк тагы! Монда шайтан ишетәмени?
— Алай димә, шымчылары бөтен җирдә колак салып йөри диләр. Патшага тел тидергәнеңне ишетеп калсалар, алла сакласын, башың Себердән кайтмас!..
Пышылдап сөйләшү белән генә тынычланмыйча, тирә-якларына ялт-йолт каранып алалар. Тагы миңа күзләре төшә.
— Бу комсыз колак нәрсә тынлап тора монда? _
— Бар. зурлар сөйләшкәнне бәләкәйләргә ишетергә ярамый, бар. кит! Әнә Габдрахман сине эзләп йөри анда.
Миннән шикләнәләр. Ә мин берни акламыйм Шулай да патша чаклы патша турында шикле сүзләр ишетү шомландыра. Ничектер уйландыра башлый. Уйланмаслык та түгел шул: киемнәребездә ямау- ♦ лар күбәя баруын, мич башыбызда тараканнарыбыз үрчүен исәпкә ал- < масан, арткан җиребез юк. Яна бишмәт яки яңа пима турында сүз | кузгатсаң, әнинең җавабы бер генә: 5
— Әтиең кайткач! 2
— Әти кайчан кайта? с
— Мир булгач!
— Мир кайчан булыр соң?
— Анысы патша кулында... 2
Ләкин патша мир булдырырга ашыкмый. Ашау-эчү яклары да такы- g рая бара. Әни безгә чәй янында берәр лампачи гына бирә башлады. л Шикәргә караганда бәрәкәтлерәк. ди. Чынлап та. шатырдатып чәйнәр- ф гә ашыкмасан. әни кушканча, суырып кына эчсән, берсе өч чынаякка җитә. Башта безгә ул бәйрәм сые булып тоелган иде дә, тора-бара тө- = шенеп алдык: тәмлесен тәмле, сүз дә юк, тик шикәрләп чәй эчкәннән * сон суырып йөрсәң генә сый икән ул лампачи.
п
Кыш көннәре сөт-катык мәсьәләсе дә авырлаша. Кар төшү белән =• диярлек, сыерыбыз ташлата, ягъни саудырмый башлый Бозаулаганчы. - дөресрәге, кырда үлән ачылганчы аның үзен туйдырып чыгарга кирәк. Шулай да ашарыбызга җитми дип әйтерлегебез юк. Әни көн саен умач пешерә. Бәрәңге тураган умачка сызык та кыздырып салсаң, итле токмачларың бер якта торсын!..
Сызык димәктән...
Беркөнне әни бабайларга китте. Ягъни үзенең әтиләренә. Анда алар куй мае эреткәннәр икән. Көне буе эшләшкән өчен, әнигә бер иләк сызык тоттырып җибәргәннәр.
Көлеп кайтып керде әни
— Ачыктыгызмы?—ди.
— Ачыктык, ачыктык!
— Менә, күрәсезме:
Ачыксалар Мәсәлнмнек балалары.
Иләк белая сызык ташый аналары ...
Барыбыз да кычкырып көлеп җибәрдек. Кызык булып кптте. Күптән түгел генә Габдулла Тукаев шигырьләрен укып утырган идек. Беребез дә онытмаган:
Ачыксалар карлыгачның балалары.
Чебен-черки тотып кайта аналары
Шуны үзенә борган. Әнинең бу шаянлыгы безгә бик ошады. Ләкин шигыренә караганда да сызыгы ошый төшкәндер, ахрысы: иләккә ябырылдык. Кара көеп, шытырдап торган сызыкларны туң килеш авызыбызга озатырга тотындык. Әни узынырга ирек бирмәде.
— Җитте,— диде, —бу килеш ашамыйлар аны, эчегез авыртыр
Безгә ул шул килеш тә бик тәмле иде. Ләкин әни аны җыеп куйды Көн саен табага берәр кашык кына салып, аңа суган да кушып, бик каты кыздырып, инде табакка сосылган умачка китереп сала. Котыбызны алып, «чаж-ж-ж» иткән тавыш чыга. Умачка нур кереп китә. Чырайсыз яшькелт шулпа өстенә карасу-алтын тәңкәләр сибелә. Авыздан сулар китереп, өйгә майда кызган суган исе җәелә...
ӘНИ. БИЛНАК. КӨТҮЧЕ. ПЕШКӘН КАЙМАК. КУЯН ДӘРТЕ.
Тамак ягы бер хәл. Итле аш. шикәрле чәй кебек сыйлар әти сугышта йөргән елларда сагындырып кына эләккәли торган булса да, ипи белән бәрәңгедән өзелгән чагыбызны хәтерләмим. Ә менә утын мәсьәләсе?!. Дөрес, авыр заманның рәхимсез салкыннары безне катырып үтерә алмады. Хәтта әйтерлек чиргә сабыштырган чаклары да булмады. Булган кадәресе дә. бәлки, какшатудан бигрәк, чыныктыра гына төшкәндер. Әнигә рәхмәт! Вакытында балалык белән әйтелми калган, шуңа күрә гомер буена күңелдә бөтен килеш сакланган олы рәхмәт тойгысы! Нинди генә авырлыклар күрмәде ул безне өшетмәс өчен!
Утынны бездә башлыча Иделдә боз тоткач ташыйлар. Ә кышын кар ерып урманга керү?! Юк, хатын-кыз яки бала-чаганың гына кулыннан килә торган эш түгел бу! Биргидел белән Аргыйдел арасында шактый зур тугай бар. Биргиделнең аръягында булгач, аны бер сүз белән «аръяк» дип кенә йөртәләр. ,
Аръякта бик күп булып зелпе, эт шомырты куаклары үсә торган иде. Су читләрендә, уйсу урыннарда, вак-вак күл буйларында — сары тал. Безне, бала-чаганы, кызыксындырганы — шул зелпе төпләрен каплаган ж(ир җиләге, тал араларында үскән карлыган, кара бөрлегән куаклары була; төрле урынга сибелгән юа, каз тәпие, куян тубыгы, балтырган, шома көпшә кебек тәмле үләннәр дөнья байлыгы булып күренә иде безгә. Дөнья үзебезгә калгач, әз генә булса да үсә төшкәч аңладым: хуҗалык өчен аръякның төп кыйммәте мал җибәрергә мул үләнле болын булуында, каралты-курага читән өчен һәркемгә җитәрлек күләмдә зелпе куаклары, сары тал үстерүендә булган икән. Алай гына да түгел, Аргыйдел аръягындагы Җиргәнтау имәнлегенә яки аннан да ары — бояр урманына барып йөрерлек хәле булмаган ятимнәр һәм гомумән ярлы-ябагай өчен утын чыганагы да булган икән.
1915 елның көзе иде. Җир туңган, урамнарда көзге яңгырлардан калган күлдәвекләр дә каткан, ләкин әле кар төшмәгән чак иде. Үз атыбызны Әхмәтша абзыйлардан сорап алдык та, әни белән икәү аръякка — фәкыйрьләр урманына — зелпегә киттек. Ридуанга 1 атны әйбәтләп, юлда тугарылып изаламаслык итеп, Әхмәтша абзый үзе җигеп бирде. Барабыз. Турат лүрт-лүрт юрта, ридуан тәгәрмәчләре туң юл өстеннән дыңгыр-дыңгыр тәгәри. Мин, Хәнифә җиңгинең олы улы, йортта атасы урынына кал!ан ир-ат — сигез яшьлек Мпрсәяф, дилбегә тотып барам. Ридуанның алгы үрәчәсенә тотынып, аягүрә басканмын. Кулымда чыбыркы.
— На-а-а, әйдә-ә!..
Биргидел ташлыгына килеп кергәч, әни дилбегәне үз кулына алды. Бу урында Идел бераз киңәя төшеп, чуер ташлар өстеннән сай гына булып чылтырап ага. Ялан аяк булганда биредән балакны бөтенләй сызганмыйча чыгып була. Шуңа күрә бу урынны «Сай туры» дип йөрибез. Ярты чакрым чамасы гына үрдәрәк — икенче юл. Анысы «Актирәк турысы» дип йөртелә. Анда инде тирәнрәк, җәяүләп кичәргә кирәк булса, балакны бот төбенә кадәр сызганырга туры килә. Тынычрак аккангадыр инде, тирәнрәк булса да, ул турыда су өсте боз белән капланган. Боз әле калын түгел. Өстенә керсәң, хәтәр тавышлар чыгарып чытырдый, чатнап-чатнап китә. Шулай да без, малайлар, куркып тормыйбыз, хәтта курка-курка булса да. аның өстендә шуып уйнарга яратабыз. Хәер, артык куркырлык эш юк. «Көзге боз көзгедәй булса
1 Ридуан — көлтә, печән, чыбык утын кебек күләмле әйберләр ташын торга» йөк арбасы.
да күтәрә» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Күтәрмәгән сурәттә дә батып үләрлек урын түгел. Салкын суга чумып чыгудан гына әллә ни булмый. Аның каравы, бозы ни тора! Затлы пыяла кебек чиста боз. Аның үтәли аста йөзеп йөргән балыклар аермачык күренә. Ул аның шомалыгы! Кечкенәрәк чуер ташны кәшәкә белән сугып җибәрсәң, әллә кайларга олага. Яр читенә барып бәрелмәсә яки туңмаган урынга ♦ туры килеп, суга чапылдамаса, күздән югалганчы, матур булып зыңлаган тавыш колакка ишетелми башлаганчы туктый алмый. Кичә генә шунда уйнап йөрдек. Тик бу турыда әнигә әйтте юк. Иртәрәк әйләнеп кайта алсак, бәлки бүген дә кичкырын чыгармын әле...
Ком аралаш кырчын ташка тәгәрмәчләребез батып, рндуан ярыйсы гына авырайса да. Сай турыдан юрттырып диярлек аръякка чыгып киттек.
Аръяк—үзе бер дөнья. Аның һәркайсы үзенә бер исем белән атап йөртелә торган төрле урыннары бар. «Салабаш күле», «Актирәк төбе», «Гөрләвек», «Караяр», «Мешан кәртәсе», «Озын күл».. Ә иң ерак почмагы, Иске ерым белән Яна ерым арасында бүленеп, утрау булып калган җире—Исәнбикә дип атала. Зелпенең иң шәп урыны шунда инде. Күп тә, эре дә. Зелпе генә түгел, ару-ару гына карама да очрый анда, колгага ярарлык усак та... Шунда таба юл тоттык. Барып җиттек. Әни тотынды балта белән зелпе кисәргә, мин киселгән агачларны ■арба янына ташып торам. Ридуаныбызны шыплап тутырып, төяп куйдык. Инде кайтып китәргә генә калды. Ләкин әрәмәлек арасындагы тар юлдан кайтыр якка кире борылу турында алданрак уйламаганбыз икән. Борылырга җайлы урын эзләп алга барганда каршыбызга бер атлы килеп чыкты. Арбасына безнең кебек үк зелпе төягән. Юл бирергә урын юк. Тукталдык. Ул да.
— Кая китеп барасың болай, кире якка?
Әйтеп бирдек.
— Ай, килен,— диде теге,— керүеңнән элек чыгуыңны уйла дигәнне бер дә ишеткәнең юкмыни синең?
— Сөйләмә инде, әтисе дә әйтә торган иде дә бит...
— Кая, алайса, тырышып карыйк, — диде абзый кеше, куе булып үскән әрәмәнең кайсын егып, кайсын кисеп, бераз юл ачкандай итте. Аннары Туратны авызлыгы яныннан ук тотып, үзе җитәкләде дә арбаны бора башлады. Әллә капылрак борды, әллә арбабыз шундыйрак булды, ридуаныбыз юлга аркылы килеш алгы күчәрдән аерылып, төште дә калды.
— Бәй, — диде абзый кеше, — ничек болай бик тиз чыкты бу? Шундый кыска кендек буламы?
Карасак, кендегебез, чыккан гына түгел, сынган, имеш... Күптән чатнаган булган икән ул.
— Бушатырга туры килер.
йөгеннән бушап, алгы күчәрдән аерылып калган ридуанны янга алып тордык. Абзый кеше үз йөге янына юнәлде. Хәзер инде апа кайтып китсә дә була—юлын буып торган арба юк. Әни белән тын алырга куркып, карап торабыз. Менә ул атын җитәкләде, чөңгереп кузгатты. Ашыкмый гына безнең арба яныннан узып китте. Әнә, инде агын ашыктыра да башлады. Әня түзмәде, нидер әйтергә теләп, аңа таба борылды.
— Нәбиулла абзый!
Абзый кеше аны бөтенләй ишетмәгәндәй атлавында булды. Әни, үз күзләренә ышанмагандай, һаман аның артыннан карап тора иде әле. Мин, кыен хәлдә калуыбызны сизенеп, нишләргә белмичә, «Әни!» дип кычкырып җибәрдем.
— Чү!..
Абзый кеше куе әрәмәлек арасына кысылган юл буйлап шактый
МИ PC Ә И ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
җир үткәч, арбасын юл читендә очраган кечкенә аланга чыгарып туктатты да кире безгә таба борылды.
— Курыкма, килен,— дип сөйләнә-сөйләнә килә иде ул,— ятимнәрне ташлап китәргә ярыймыни? Хәзер рәтләрбез арбагызны.
Ул, башка үткенчеләр килеп чыкса дип, юлны буып тормас өчен, шулай арбасын читкә алган икән. Ул шактый озак азапланып, агачтан юнылган чөй дә кушып, кендегебезне рәтләп бирде. Арбабыз хәзер кайтыр якка карап тора иде инде. Нәбиулла абзый безгә йөгебезне төяшеп тә бирмәкче иде, әни үзе килештермәде.
— Анысын гына үзебез дә булдырырбыз,— дип, ана рәхмәтләр әйтте.
Бу кешене мин ул вакытта белми идем әле, тора-бара белдем: бик күп һөнәр иясе булып чыкты. Бөтен авыл сабынга зар булган елларда тигәнәк көле белән сабын кайнатып йөрде ул. Мәктәпләрдә язу карасына кытлык башлангач, имән каерысыннан кара ясап сатты. Тагы мин белмәгән бик күп һөнәрләре бар дип сөйләделәр. Җитмеш төрле һөнәр иясе булуының хикмәте шунда: ул ел саен чыгып килә торган стена календарен бер дә калдырмый укып бара икән, календарь биргән акыллы киңәшләргә бик чынлап колак сала, ул өйрәткән хикмәтләрнең кирәк дип тапканнарын барын да эшләп карый икән. Календарь өстенә гәзит тә укый диләр иде аны. Сугыш хәлләре, Әрәчәй эчендәге вакыйгалар,, дөнья күләмендә булган яңалыклар турындагы хәбәрләрне күбрәк аңардан ишетәләр иде.
Үзебез генә калгач, йөгебезне элеккесенә караганда да әйбәтләбрәк яңадан төяп, кайтырга чыктык. Арбаны бора алмый жәфалану, кендегебез сыну азаплары шунда ук артта калып, онытылды. Алар хәзер үзләренә күрә җиңү шатлыгына әйләнгән иде инде. Шул шатлык белән канатланып булса кирәк, абайламый калганбыз: килгәндә чыккан Сай турыга бара торган юл белән китмичә, Актирәк юлына төшкәнбез. Бу юл безне әлеге — өстен боз каплаган кичүгә китереп чыгарды. Тукталып калдык. Янадан Сай турыга күчү өчен, кире борылырга, шактый зур әйләнеч ясарга кирәк. Әнинең кире борыласы килмәде. Күтәрсә, боз өстеннән чыгып китәрбез, күтәрмәсә — тирән җир түгел, ат-арба авырлыгы белән ваттырып үтәрбез, дип уйлады, күрәсең, дилбегәне үз кулына алды да, тәвәккәлләп, атны кузгатып та җибәрде. Үзе берни дәшми, авыз эченнән генә дога укыймы, теләк телиме — иреннәре кыймылдый Турат сак кына адымнар белән боз өстеннән атлап бара, дагасы ярыйсы икән — таймый. Ридуан тәгәрмәчләре дә җиңел генә тәгәри. Мина кызык. Янәсе, кара син бозның ныклыгын! Ат белән арбаны күтәрә! Утын төягән арбаны әле! Өстәвенә, ике кеше утырган! Ә без, көзге чебеш кебек малайлар, шуның өстендә шуып уйнап йөрергә курыккан булабыз Аны да әниләргә белдермәскә тырышабыз. И-и-и, болан булгач!..
Ләкин мактаулы бозым суның читендә — сай җирдә генә шулай нык булып күренгән икән. Әз генә тирәнгәрәк керү 'белән ат тояклары астында чатырдап чатный, сыгыла башлады. Турат, икеләнгәндәй, тукталып калды. Әни, бу шомлы юлны тизрәк үтеп котылырга теләгәндәй, аны ашыктыра төште. «На-а, куркак!» — дип, озын чыбык белән арт санына сугып та алды. Ат алга омтылып ике-өч атларга өлгермәде, боз уелып төште. Турат хәзер тездән су эчендә иде инде.
— На-а-а, Турат! Әйдә, малкай, на-а-а!
Ат карышмады. Үзем дә хәлне аңлыйм дигәндәй, гайрәтләнеп, алга омтылды, кушаяклап сикереп, ватылмаган боз өстенә басты. Боз, тиз генә бирешергә теләмәгәндәй, бераз вакыт шатырдап, сыгылып торды да, ат авырлыгын күтәрә алмыйча, тагын уелды. Су тирәнәя төште. Арбабыз да хәзер дүрт тәгәрмәче белән дә су эчендә иде инде. Ат тагын бер тапкыр гайрәтләнеп боз өстенә сикереп карады, ләкин алгарак сикереп басарга аны арба җибәрми иде инде. Шулай итеп, без, атыбыз
һәм утын төялгән арбабыз белән, дүрт яктан да боз белән киртәләнгән су эчендә тордык та калдык. Чигенер җаебыз да юк, борылыр чамабыз да... Ә алда — ике урам киңлеге тоташ боз җәелеп ята...
Коточкыч хәлдә калуыбцзны аңлыйм. Ләкин берни эшләргә кулымнан килми. Әнигә нинди дә булса киңәш бирергә түгел, сорау бирерлек тә чамам юк. Әни дә аптырашта. Күзләре белән кемнедер эзләгәндәй, ♦ хәрәкәтсез генә алга карап торды. Аннары арт якка борылып карады. < Тирә-якта бернинди адәм заты күренми. Кайдан күренсен? Бу бит хәзер о. ташланган юл, моннан беркем дә йөрми. Хәтта бүген боз өстенә уйнарга ч чыккан малайлар да юк...
Берәр җирдән өметле аваз ишетелмәсме дигәндәй, әни сагаеп, ты- “с нып калды. Аны күреп, мин дә тындым. Безне аңлагандай, Турат та ® хәрәкәтсез. Ниндидер шомлы тынлык. Кинәт, йөрәгемне ярып, көчле « гудок... 2
— У-у-у-у!..
Клеменков тегермәне улый. ш
Авылыбызда күптән түгел генә ишетелә башлаган бу хәтәр тавышка ф без һаман ияләшеп җитә алмый идек әле. Ул тәрәзә пыялаларын зы- рылдатырлык көчле тавыш белән кинәт үкереп җибәрүгә, йөрәк уры- = ныннан кузгалып, тетрәнеп китә. Улаган саен көчәя барган тавыш колак 7- эчләрен кычыттыра...
Ләкин бу дәһшәтле тавыш бер вакытта да минем ачуымны китергә- ис юк иде әле. Каладан да, заводтан да, тимер юллардан да еракта о булган, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә утырган t безнең авыл өчен (ходай иркендәге күк күкрәүне искә алмаганда), эт өрү, сыер кычкыру, ат кешнәүдән дә көчлерәк тавыш ишетмәгән Җнргән өчен, яңа иде ул. Гомуми тынлык эчендә бер генә булгач, ул аеруча хәтәр яңгырый, үзенең дәһшәте, мәһабәтлеге белән мине сокландыра, хәтта авылыбыз өчен горурландыра да кебек иде. Янәсе, әнә нинди бит ул безнең авыл! Аның тавышы хәзер үзебезгә генә түгел, күрше-тирә авылларга да ишетелеп тора. Кала кебек!
— Тамагыңа таш кергере! —дип куйды әни
Мәһабәт гудок тавышына карата мондый ачы каһәрләү сүзләрен олы яшьтәге кешеләр авызыннан моңарчы да күп ишетә идем. Тик ана нигә болай ачулануларын аңламыйм, бары тавыш яратмаучы картлар мыжыклыгы дип кенә уйлый идем. Бу юлы әнигә кушылып, минем дә ачуым килде. Нәрсәдер аңлагандай булдым.
Клеменковның Җиргәндәге иң зур бай икәнен белә идем инде. Базар мәйданында зур таш кибете бар. Рус урамындагы иң шәп өй — аныкы. Почмакка салынган таш кладовое бөтен тыкрык буенча сузылган, әллә тагы бер җир буе бардыр. Биргидел буендагы пристаньнары тагы! Өстәвенә, әнә быел шул ук Биргиделнең аръяк яры буена кирпечтән зур пар тегермәне салып җибәрде. Өч ташлы! Он тартуы гына җитмәгән, шунда ук такта яра торган заводы да эшли. Исебез китеп, карап торганыбыз бар: кочак җитмәс юан нарат бүрәнә, тимер юл буйлап, пычкылар арасына кереп китә, ә дигәнче унлап-унбишләп тактага әверелеп килеп чыга. Тегермәнгә дә, такта заводына да — икесенә бер морҗа. Мәчет манарасыннан биегрәктер! Кычкыртып җибәргән чагында янында булсаң, бер мәлгә бөтенләй саңгырауланып каласың...
Күпме байлык кирәк мондый тегермән салырга? Безнең әтиләр су- I ышта нужа күрә. Ә Клеменков? Мөгаен, безнең әтидән яшьрәктер әле Гел өр-яңа киемнән генә йөри. Башындагы бүреге генә дә ни тора! Нинди җәнлек тиресеннәндер, башка беркемдә юк андый шәп малахай...
Белмим, ул вакытта байлык-ярлылык турында бу дәрәҗәдә үк ачык фикер йөртә алдыммы икән? Ләкин мин шуны тойдым. Кайдан да булса ярдәм кулы сузылмасмы, берәр өметле аваз килмәсме дип як-ягыбызга караганда, гудок тавышы безне мыскыл иткән кебек булып ишетелде.
Тегермән бу урыннан чакрымга якын еракта булса да, яр буйларын каплаган ялангач әрәмәләр аша үзе күренмәсә дә, тын һавада тавышы нәкъ колак төбендәге кебек яңгырый. Ул безгә, әлбәттә, бернинди ярдәм итә алмый, киресенчә, көн үтеп, кич булуын, гына исебезгә төшерә. Менә хәзер төн килер, иртәнгә кадәр атыгыз-арбагыз белән бергә бозга ябышып катарсыз, дия кебек. Чынлап та, көн караңгыланырга тора, һава салкыная. Боз өстенә чыккан су күзгә күренеп катып бара.
Гудок, үз тавышына үзе соклангандай, бик озак улап торды. Тәмам күңеле булып туктаганнан соң да, минем тыным бетмәде әле дигәндәй, тагы бер үкереп куйды.
— Үз башыңа улагыры! — диде әни. Башка берни дәшмәде. Аптырап, йөзенә карыйм. Җитди. Аның шундый кызганыч хәлдә калуын күреп, елыйсым килә башлады. Ләкин җаным-тәнем белән тоям: еларга һич ярамый. Әнигә тагын да начар булачак Еларсың, елаганың өчен ачуланса я кыйнаса — бер хәл. Әгәр үзе дә елап җибәрсә?.. Чү! Ул ниндидер бер нияткә килде. Дилбегәне миңа бирде.
— Мә, улым, мин әйткәч, атны куарсың. Мә чыбыркы. Жәлләмә, каты тот!
Утын арасына кыстырып куелган балтаны суырып алды. Ридуан читеннән бозга сикерергә омтылды да тукталып калды. Курыкты, ахрысы... Юк. курыкканнан түгел икән, пимасын сала башлады. Бик матур кара пимасы бар иде. Җыйнак кына итеп басылган булу өстенә, куныч читләренә тар гына кама да тотылган иде. Ул аның бирнәгә килгән пимасы булган. Әни аны кадерлегә генә киеп, бик күп еллар буена матур килеш саклап килгән. Хәзер инде, искергәч, камалары пеләшләнеп бетеп, асларына олтан да салынгач, көндәлек эшкә кия башлады. Әле кар яумаган булса да, көн салкын, җир туң булганга, утынга да шуны киеп килгән иде... Нигә сала ул аны? Боз өстенә ялан аяк төшмәкче буламы? 'Чынлап та, ул ялан аяк калды.
— Әни, нишлисең син?
— Бүтәнчә булмый, улым...
һәм ул өстенә су чыккан бозга сикереп тә төште.
— Бик әйбәт, — диде, шатлангандай итеп, — мине күтәрә икән әле.
Йөгереп ат алдына чыкты да бозны балта белән чабып кисәргә тотынды. Аны арба сыярлык киңлектә ике як читләп чабып, юл ача башлады... Шаккатып карап торам, юлның әле бер ягына күчә, әле икенче ягына. Сусыз җирләргә басканда бозга ябышкан табаннарын чатырдатып куптарып ала... Бик күп бит әле аңа чабарга! Ничек ул тикле бозны берүзе кисеп чыгар? Арыр бит ул...
— Әни, мин дә төшәм!
— Тик кенә утыр! Дилбегәңә кара! — Шундый кискен итеп әйтте •әни бу сүзләрне, мина яңадан авыз ачарга да урын калмады... Шул минутлардагы әнине кызгануларым!.. Юк, кызгану гына да түгел, әллә нәрсә . Чиксез хөрмәт... Чиксез ярату... Аңа бернинди дә ярдәм итә алмавыма өзелеп җаным әрнү!.. Хәзер дә тыныч кына искә төшерә алмыйм мин бу күренешне. Әнә ул, бозны ике як читләп өч-дүрт адым чамасы кискәч, атка каршы читеннән аны балта түтәсе белән сугып, китеп-китеп төшерә башлады. Әле артык калынаерга өлгермәгән боз зур-зур кисәк булып, карап торуга җиңел генә кителә, ләкин ике яктан да тоташ бозга терәлгәнлектән, агып китә алмыйча, юлда җыелып тора иде.
— Ку атны!
Бар көчемә тырышып дилбегәне кактым, гайрәтләнеп, атка кычкырып җибәрдем.
— На-а-а! — Өстәвенә, кулымнан килгән кадәр каты селтәнеп, чыбыркы белән суктым.
Турат хәлне аңлап алды, иң элек сыңар алгы аягын болгап, җыелып яткан бозларны куды. Урыннарыннан кузгатылгач, аларның бер өлеше
агым белән боз астына кереп югалды. Ат өч-дүрт адым алга атлап, әлегә ватылып өлгермәгән яна боз-киртә каршына килеп тукталды. Бу хәлне күреп, әни тагын да гайрәтләнә төште. Акыллы ат чынлап та эшне аңлап, әнигә ярдәм итәргә теләдеме, әллә бозлы суда аяклары өшүгә чыдый алмыйчамы — чит-читләре чабылган бозны дагалы тояклары белән үзе сугып сындыра башлады. Бу хәлне күреп, әни бик куанды:
— Әнә шулай, әнә шулай, рәхмәт төшкере хайван!
Күпме вакыт үткәндер, мәгәр без Иделне кисеп, әйе, кичеп кенә түгел, туры мәгънәсендә балта белән кисеп, бирге якка чыкканда караңгы төшеп җитмәгән иде әле. Атны көчкә туктаттым. Ахрысы, суыктан җө- дәгән булгандыр, ул тизрәк кайтырга ашкына иде.
— Әйдә, әни, тизрәк утыр!
Ләкин әни арбага утырып тормады. Аның аяклары күгәрчен тәпиләре кебек кызарган, кайбер урыннарда балтыры күгәреп-күгәреп чыккан иде. Ул тизрәк пимасын кияргә ашыкты.
— Аллага шөкер, болай булгач, — диде әни. — Аягы аяк, бөтен ку
рыкканым шул булды: кендегебез чыгып, хур булмасак ярар иде дип, ♦ котым очты... Ярар, син атны тотып бар, мин йөгерим әле. а.
Икенче көнне Әхмәтша абзый кендекне суырып ала алмыйча, ниләр = кыландырган, сихерче дип, үзалдына Нәбине әрли-әрли, әллә тагы ярты * көй азапланды: агач чөйле урыннар суда бүртенеп, ныгый гына төшкән _ булып чыкты. о
Шулай да бу хәлгә озак кайгырмадык. Авыр бәладән исән-сау ко- g тылу куанычы җиңде, шатландык кына. Югыйсә, әни, салкын тидереп авырмасам ярарые дип, бик курыккан иде. Әниебезнең гомумән ятып авырганын хәтерләмим. Шулай да бик таза иде дисәм, дөрес булырмы икән? Килеп-килеп бик каты башы авырткан чаклары була иде. Ләкин ыңгыраша-ыңгыраша булса да, һаман аяк өстендә йөргәч, үз эшен үзе эшләп баргач, без аны чиргә санамый идек. Бервакыт ул сары белән авырды, йөзе, куллары саргайды. Күз аклары лимон төсле иде.
— Ни булды сиңа, әни?
— Әтиегезне сагынудан сарыга сабыштым,— диде әни, әллә чынлап, әллә шаяртып. — Нигә? «Сагынырсың, саргаерсың, исеңә төшкән чагында» дип җырлаганны ишеткәнегез юкмыни?.. — Ни әйтергә белми торуыбызны күреп, тынычландырырга теләде, ахрысы. — Әле дә шөкер, кара-сары түгел диегез, кара-сары булса үтерә ул,— дип куйды.
Шатландык шул. Чынлап та, кара-сары булса, нишләр идек?
Авылда Галәви дигән фельдшер бар иде, әниебез ана да күренеп тормады, кемнәрдәндер ишеткән буенча, үзе дәваланды. Җиз самавар подносын ак балчык белән ялтыратып, көзгегә караган кебек, озак-озак шуңа карап торды. Сары төс кеше йөзендәге сарыны ала, имеш. Аның өстенә тагын кемнеңдер киңәше белән бик күп итеп сарымсак ашады. Болай сарымсакны җене сөйми торган кеше иде, шифалы дигәч, кире какмады.
— Уф, авызларым ут яна! — дип зарлана, үзе һаман ашый иде.
Тагы нинди дарулар куллангандыр, бу чирне дә шулай аяк өстеннән үткәреп җибәрде, сарысын коеп, әүвәлге матур хәленә кайтты
Әйтерлек ачыкмыйча, истә калырлык ук дәрәҗәдә туңмыйча да кышны уздырдык. Җылыга чыккач, күңел күтәрелеп китте. Бер көчек алып җибәрдем. Тычкан төсле соры йонлы, ап-ак тәпиле көчек. «Актырнак» кушарга ниятләгән идем дә, әни яратмады.
— Актырнак белән авыл тулган, — диде, — лутчы Белый ног диген (үзенчә, ак тәпине русчалатып, белоножка дияргә теләве булгандыр инде)
Әни чаклы әни әйтеп торгач, үземә дә ошап китте бу исем.
БЕЗ ЬӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
— Әйдә, Белый ног булсын!
Белый ногтан ул бик тиз арада Билнакка әйләнеп китте.
Тиз үсте Билнак, яхшы токымнан булмаса да, үзенә күрә зирәк эт булып чыкты. Аның акыллы ярдәмче икәнлеген мин аеруча көтү көтеп йөргәндә күрдем.
Әйе, ул елны миңа бераз вакыт көтүче булып йөрергә дә туры килде.
Әхтәм абзыйларның күршесе Тәкъва Арслан дигән бер сәүдәгәр, үзе генәдерме, тагы берничә кеше белән компания төзепме, ерактагы авыллардан бер көтү сыер кайтартты. Суярга иртә булу өстенә, озын юл үтеп шактый арыкланган малларны бераз көрәйтергә дә кирәк иде, күрәсең, махсус көтүче яллап, аларны Агыйдел буендагы тугайларга чыгардылар. Көтүчегә бер ярдәмче дә кирәк булган. Әтинең энеләреннән кайсыдыр, әни белән сөйләшеп, мине тэкъд'им иткәннәр. Әз булса да акчасы килер дигәннәрдер инде.
Башта мин моңа бераз гарьләнгәндәй булдым. Ул елларда көтүчелек иң түбән һөнәр исәпләнә иде. Хәтта һөнәр дә түгел, һөнәрсезлек санала, ягъни кулыннан башка бернинди дә эш килмәгән кеше генә көтүче була дип карыйлар иде.
— Җүләр, — диде әни, — мир көтүе түгел бит, бай көтүе. Өй борынына кереп, чиратлап ашап йөрисе түгел. Жалунҗа аласың. Усал телле бичәләрдән әр ишетәсе дә юк...
«Жалунҗа» дигән сүзе җитте, артыгын әйтеп торуның да кирәге юк иде. Ләкин әни дәвам итте.
— Йоклап калган ялкау киленнәр белән әрепләшергә дә туры килмәс. Аннары килеп, син бит әле көтүче дә түгел, көтүченең ярдәмчесе генә. Көтүче дигәне дә кем! Бэкер бит, шундый акыллы егет...
«Бәкер» дә дигәч, мин инде риза булдым гына түгел, тизрәк көтүгә чыгарга ашкына башладым.
Ашкынуым юкка булмаган икән. Сыер көтү мин уйлаганга караганда күңеллерәк эш булып чыкты. «Жалунҗа» дигәне күпме булгандыр, үземә түгел, турыдан-туры әни кулына кергәч, анысы онытылган. Мәгәр көнозын табигать кочагында, ямьле тугай әрәмәлегендә йөрү рәхәт иде. Телисең икән, кычкырып җырлап җибәр. Телисең икән, сыерлар белән сөйләш. Ачуың килсә, әрлә үзләрен, теләсәң нинди авыр сүз әйт — үпкәли белмиләр. Кәефең күтәренке, күңелең йомшак чак булса, телең белән юмала, учларың белән янбашларыннан сөй.
Бәкер .миңа абый гына түгел, менә дигән иптәш тә булды. Ин элек без аның белән чыбыркы ишеп алдык. Кыска саплы, озын койрыклы — менә дигән көтүче чыбыркысы! Салабаш юкәсеннән. Ягъни аръяктагы Салабаш күленә кем тарафыннандыр батырып куелган юкә кабыкларыннан тасма-тасма итеп суеп алынган сап-сары йомшак юкәдән. Очлары сүс! Прәме шартлатып туя торган түгел.
Жәй инде узып барса да, көннәр җылы иде әле, көн үзәгендә хәтта эссе дә була. Тынычлыкны иң нык бозучы — безелдәвек кигәвен иде. Янына килеп, бер урында безелдәп тора башласа, бетте, теләсә нинди сыер койрыгын чәнчеп чаба башлый. Күзе тонып, котырып, кая барганын белмичә төрлесе-төрле якка чапкан сыерларны бергә җыеп кара син! Мылтык атканнан шәп шартлый торган чыбыркың белән дә берни эшли алмыйсың, җан-фәрман тырышып сиңа ярдәмгә ташланган Бил- нагың да, кайсы хайван артыннан йөгерергә белмичә, аптырый, хәлдән тая...
Бәкернең тәҗрибәле кеше булуы безне бу бәладән бик җиңел коткарды. Көн кыздыра башлау белән көтүне су буена —туплауга төшерәбез. Сыерлар тездән суга керәләр дә, койрыкларын селти-селти, күшәп торалар. Ә без яр буенда ял итеп, сыйланып утырабыз. Әйе, ашап кына түгел, кунактан болай сыйланып!
Көтүебездә бозавыннан аерып сатылган савым сыерлар да байтак булган икән. Бәкернен тәҗрибәле күзләре аларны җиленнәреннән таныды һәм беренче көнне үк үзенең кечкенә чиләген тутырып, савып та алды. Туйганчы җылы сөт эчтек. Хәтта Билнакка да өлеш чыкты. Икенче көнне Бәкер чиләге янына зур гына коштабак та алып килде. Миндәге кыр чәйнеге дә хутка китте Хәзер инде без сөт эчү белән генә канәгатьләнмибез, аның каймагын гына аерып алу чарасына керештек. Моның өчен яр астыннан, ләхет уйган шикелле итеп, җирне чокып алдык та, булган савытларыбызны сөт белән тутырып, шунда тыгып куйдык. Икенче көн килүебезгә сөт өстенә бер илле каймак утырган иде.
Тагы бер-ике көн үтүгә, безгә гади каймак кына да ярамый башлады.
— Ә син беләсеңме. — диде миңа Бәкер, — иң тәмлесе — пешкән каймак инде аның!
Бик сирәк, анда да саран гына эләгә торган пешкән каймакның нәрсә икәнен белә идем.
— Их!
— Эшлибез аны. — диде Бәкер, — шушы чаклы сыерга баш булып йөреп, пешкән каймак та ашамаска, без кемнән ким?!
Баксаң, бер кыенлыгы да юк, моның өчен сөтне башта кайнатып алырга гына кирәк икән. Яр куышына кайнаган сөт утыртып киттек. Иртән килүебезгә менә дигән пешкән каймак әзер.
Шул көннән башлап, төп ризыгыбыз пешкән каймак булды. Ипи белән бәрәңгене яки тары боткасын аш төрләндереп алу өчен генә тотабыз Ара-тирә Бәкер өсте алынмаган сөттән генә катык оетып та куйгалый. Билнак та алдыннан калганчы сөт эчә...
— Саф һава килеште сиңа, Мирсәяф, — ди миңа әни бер көнне. —
Чыраең матурланып китте...
Эшнең саф һавада гына түгел икәнлеген әйтү юк, Бәкер кисәтеп куйды:
— Сөт турында син бел дә мин бел!
Суяр өчен кайтарылган бу сыерлардан сөт-май да алу мөмкинлеге хуҗаларның планына кермәгән иде, күрәсең: безгә аларны теләгәнчә саварга ирек, моңар игътибар итүче дә юк иде.
Кара көзгә кадәр рәхәтләндек пешкән каймакка. Билгеле, салкын яңгыр асларында азап чиккән көннәребез дә булгандыр. Тамак тук булгач, артык ис китмәгән, күрәсең, алары онытылган.
Кар катыш яңгырлар ява башлагач, көтүгә чыгу бетте. Озак та үтмәде, бер иртәне йокыдан торып чыгуыма күзләрем чагылды: бөтен җир өстен ап-ак кар каплаган иде. Капка төбенә чыксам, каршыма Габдрахман килә— иң якын күршебез тимерче Әхмәди малае.
— Их, малай,—ди мина,— куян эзәрләргә шәп инде бу кар!
— Чынлап та. Әйдә, Билнакны ияртеп, аръякка чыгып әйләнәбез.
Билнак үзе дә яныбызда икән, исемен ишеткәч, шатлыгыннан чиный ук башлады. Куян дигән сүз дә колагына кереп калды, күрәсең, ни кыланырга белми. Телдән әйтеп бирә алмаса да, бөтен хәрәкәтләре, кыланышлары белән аңлатып тора: «Әйдәгез, киттек!»
К®тү белән йөргән чакларда мин аны «әнә куян!» дип алдарга ярата идем. Куянны күрмәс борын ук аның исен сизә иде, ахрысы, озын колак үткән эзләрне исни-нснн, бөтен яланны бетереп чаба иде. Мин аны, башка этләрдән күреп кенә шулай кыланадыр, куян исен сизмидер дип йөри идем, сизгән икән. Шулай иснәнеп йөри торгач, бер көнне чын куян өстенә барып төртелде бит. Кечкенә куак төбендә яткан икән Билнак, бу хәлнең чынлыгына үзе дә ышанмагандай, бер мизгелгә аптырап калды. Атылып чыккан куян ул арада шактый ерагаеп та
33
МИР С.ЭП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКЭП ЧАКЛАРДА
өлгергән иде инде. Билнак, форсатны ычкындыруына гарьләнгәндәй, чинап елый-елый куян артыннан ташланды. Ләкин кая тегенең артыннан җитү! Ярсып кына калды этем. Тыела алмыйча, көне буена тыз- быз чабып, җирне исни-исни куян эзләп йөрде.
Ау эте түгел иде ул, ләкин эткә хас аучылык хиреслеге җитәрлек иде үзендә. Әнә бит, «куян» дигәнне ишеткәч, ниләр кыланган була...
— Әйдә, Габдрахман, киттек. Билнакның да күңеле булыр.
Яна яуган җепшек кар өстендә нинди генә эзләр юк! Тычкан эзләре дисеңме, төрле кош-корт эзләреме кирәк! Салабаш күле буенда ярылып яткан куян эзләре дә күренә башлады.
— Билнак! Кайда Билнак?!
Этебез авыл читенә чыкканнан бирле өзлексез чаба, эзләнә, борынын җиргә төрткән хәлдә әллә канларга китеп югала да тагы яныбызга әйләнеп килә иде.
Безгә җавап урынына куаклар арасыннан аның дәртләнеп, ярсып чинаганы, шул ук минутта «пыҗҗык, пыҗҗык» итеп куян кычкырганы ишетелде.
Үзебез дә куян җитезлеге белән тавыш килгән якка ташландык.
Билнак чынлап та бер куянны эләктергән булып чыкты. Тик аны, чын куян эте кебек, басып кына ята белми, корсак астыннан капкан килеш як-якка селти иде. Ау эте (булмаса да, мин килгәч, каршылык күрсәтмәде, куянны бирде. Менә дигән үр куяны! Тере. Аяк тибеп тартышырлык көче дә бар иде әле.
— Чал тизрәк!—дип кычкырды Габдрахман һәм миңа үзе ясаган чалгы пәкесен китереп тоттырды.— Мә! Тиз бул, үлеп әрәм булмасын,
— Бпсмиллаһи алла-һәкпәр!..
Кайткан вакытта миннән дә бәхетле кеше бар идеме икән бу дөньяда! Куянны, ике арт аягын бергә кушып тотып, җилкә аркылы аркага асканмын да, күкрәк киереп кайтып барам.
Габдрахман да шат. Куян минеке, ләкин аның да өлеше зур бит. Иң кирәк вакытта аның үткер пәкесе булмаса, нишләр идең! Йте ха- рамга әйләнгән куян күтәреп кайтуның шатлыгы болай ук зур булмас иде.
Ул Билнакның шатланулары! Прастуй йорт эте башы белән куян тоткан бит. Әллә кем булып кайтып килә, мактанчык. Куян исенә башлары әйләнеп, сәлам бирергә чыккан чит этләргә, очлы тешләрен күрсәтеп, ырылдап кына үтә. Җепшек кар яумаган булса, күрсәтер иде сиңа куян койрыгын!..
Әй әни шатланыр инде, әни!..
Ләкин әни бөтенләй мин көткәнчә каршы алмады.
Муены киселгән башы белән түбән салынып кайткан куянның каны агып, арт яктан бишмәт чабуымны да, чалбар балакларымны да буяп эштән чыгарган икән. Әни иң элек шуны күреп алды.
— И бала, бала! — диде. — Бу кадәр пычранмасан, булмадымыни? Ничек чистартабыз инде хәзер бу киемнәрне? Биш тиенлек куян —ун тиенлек зыян менә шушы инде ул...
Шулай да минем, түбәм күккә тиеп кайтып кергән җирдән кинәт бик күңелсезләнеп китүемне күреп, хәлемне тиз аңлады. Куянымны мактап куйды. Үзебез тотканга ышанмыйча, исе киткән булды.
— Кем суйды?
— Үзем. Бисмилла әйтергә дә онытмадым.
— Куянны ипчек тунарга икәнлеген беләсеңме соң?
— Беләм.
— Ярар, алайса, тиресен бозмыйча гына тунап бир, — диде. — Куян бәлеше ашарга Габдрахманны да чакырырсың инде.
Менә ичмасам әни! Бу сүзләре өчен күңелем аңа рәхмәт белән тулды...
Инде эретү ихтималы күренми башлагач, теге сыерларны суярга тотындылар. Андагы канлы күренешне күз алдыма китерсәм, хәзер дә имәнеп китәм. Таза-таза ирләр зур-зур сыерларны ансат кына егалар да, дүрт аягын бергә кушып бәйләп, кыйблага каратып салалар. Берсе хайванны ике мөгезеннән тотып, башын өскә таба каерып тора. Кулына зур, үткен пычак тоткан суючы киерелгән бугазны тирән итеп ♦ кисеп җибәрә. Бәреп чыккан кан фонтанын махсус чокырга юнәлде- < рәләр. Хайван берничә секундка тынып кала, аннары бөтен тәнен көзән £ җыергандай тартыла, киерелә, бәйләнгән аяклары белән тыпырчыныр- £ га азаплана. Коточкыч хырылдау тавышы чыгарып, киселгән бугаз 2 аркылы сулыш ала. Бу хәл берничә минут дәвам итә... с
Мина имәнеч. Ләкин ниндидер кыргый кызыксыну хисе җиңә, кү- 2 земне алмыйча, итчеләрнең бөтен хәрәкәтләрен җентекләп күзәтеп то- £ рам. Әлегә суелмаган сыерлар да, үзләренә чират житкәнне көтеп, бу 2 тамашаны карап торалар. Ямьсез, имәнеч тавыш белән шомлы итеп g мөнгериләр. Итчеләр шәп эшли. Суелган мал тынып житәр-житмәстән 10 аякларын тез тиңентен кисеп ташлыйлар да, корсагыннан, бот туры- ♦ ларыннан тиресен ертып, аны тунарга керешәләр. Аннары арт аякла- п. рыннан югарыга асып, тиресен салдыралар, карынын ачып, үпкә-ба- = вырларын, эчәкләрен алалар. Күп кенә сыерларның бозаулары чыга. £ Кайсы яңа яралган, әле мәче хәтле генә. Кайсылары шактый зур—с. инде эт чаклы булганнар. Барын да ташлыйлар. Арада тәмам зураеп л житкән, йоннары да чыккан, озакламый туарга җыенган тере бозау- ~ лар да килеп чыга. Итчеләр мондый бозауларның матур тиресенә кы- - зыгалар, шунда ук суеп, тунап алалар да, аның да итен ташлыйлар, s
Эчәк юуучы хатыннардан берсе, бу хәлне күреп, уфтанып куя.
— И ходаем! — ди. — Бозаулар көне житкән сыерны бугазлыйлар. Саткан хуҗасын әйтер идем...
Тиле Нәкыя дигәне аңа каршы төшә.
— Сатырсың. Иреңне суярга алып китсәләр.
— Син әйтерсең.
— Әйтмичә!.. Дөньясы кан эчендә. Моның ише генәме? Адәм каны!..
— Тиле дисәң, тиле...
Кеше әйткәнгә ияреп, мин дә ул хатынны тилегә генә саныйм, аның сүзләреннән көләргә генә әзер идем. Баксаң, аның бөтен тилелеге күңелендә ни барын яшерә белмәвендә, хәтта, киресенчә, аны күпертеп әйтергә яратуында булган, күрәсең. Бәлки ул, мескен, язучы булу өчен дөньяга килгән булгандыр?
Теге вакытта, әлбәттә, башыма мондый уйлар килми,,мине иң нык кызыксындырганы шул туарга өлгермәгән килеш тунап ташланган бозаулар һәм гомумән суелган малның ашарга ярамый дип, кисеп ыргытылган артык-портыклары иде. Билнак өчең бушка килгән менә дигән ризык. Мин аларны күп итеп, — әллә тагы өч-дүрт пот булгандыр,— үзебезнең келәткә ташып куйдым.
5
КҮРШЕ ЛӘРЕБЕЗ. БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ. ҖИЗНИ ДҮРТЕНЧЕДӘ. ГЕРМАН ТАВЫ. МЕНӘ СИҢА ПАТША!
Авылның урта өлеше — күбрәге байлардан, хәлле кешеләрдән һәм мещаннардан торган урамнар —иске мәхәлләгә карый Имамы да мәхәлләсенә юш килгән: иске фикерле, кадим карашлы Гыйннят мулла. Безнең ише малайларның аеруча ачуын китергән тагын бер гадәте онытылмаган: минем белән бер яшь чамасында улы бар, мулла шуны үзе
белән ашка алып йөри иде. Янәсе, үзенә алмаш хәзерли, малаен мулла булырга өйрәтә тора. Тегесен әйт син! Кара төлке Гыйният мулланың үзенә ошамаган снгез-тугыз яшьлек сары малае әтисе белән бергә өлкәннәр мәҗлесенең түренә менеп утыра. Берәүдән дә тартынмыйча, нәфсесе теләгән сыйларны сорап алып, туйганчы ашый, өстәвенә, зур бәйрәм көннәрендә малайлар янына чыгып мактана: «Кичә унике кешегә ашка барганыек, бүген унсигез җиргә», дип шапырына... Кызык иттеләр үзен: «Бәлеш төбе» дигән кушамат тактылар.
Иске мәхәлләнең мәзинен дә «Карт мәзин» дип кенә йөртәләр иде. Минем аның исемен белгән чагым да булмады. Зур ак сакалы белән тавышы гына хәтеремдә. Аның азан әйтүен яратып тыңлый иде халык. Ул чынлап та азанны нечкә, ләкин саф ирләр тавышы белән, бөтен шартын җиренә җиткереп, сузып, тыңлаган саен тыңлыйсы килерлек матур итеп, көйләп әйтә иде. Аның тавышы безнең мәхәлләгә дә ишетелә, бигрәк тә иртәнге я кичке тынлыкта ерактан килгән аваз тагын да моңлырак булып яңгырый иде. Ә безнең мәзиннең, яшь булса да, әллә ни моңы юк, азанын дорфарак тавыш белән хиссез генә итеп әйтә, үзе болай карап торуга да руханидан бигрәк кара мужикка охшый төшә; һәр мәет аның кулы аркылы үтсә дә, ягъни әледән-әле теге дөнья белән эш итә торган кеше булса да, күбрәк бу дөнья турында кайгырта, йорт- җиренә, хуҗалыгына ябышып ята иде. Шундыйлыгы турында халык телендә йөргән бер кызыклы гына сүз дә колагыма кереп калган. Иртәгә җир бүләсе көнне мәзинебез, бер төркем халыкка мөрәҗәгать итеп, хатынының бүген-иртәгә бала табарга торуын әйткән, җан башыннан җир бүлгәндә шул туачак баласын да исәпкә алуны сораган, имеш. Ләкин мәхәллә кешеләре бер-берсенә карап елмайганнар гына. Арадан бер җоррак теллесе әйтеп тә куйган.
— Син, мәзин, — дигән, — лутче тизрәк өеңә кайт та остабикәңне абзар башыннан сикерт!
Булса да булгандыр, безнең мәхәллә күбрәк фани дөнья кешеләрен; нән, дин әһелләренә карата артык исе китми торган кара халыктан тора иде.
Җиргән авылын көнбатыштан көнчыгышка таба аркылы кисеп, сусыз елга чокыры уза. Яз көннәрендә ул бик хәтәр елга төсен ала Ярларыннан чыгып, урамнарга җәелеп, котырып ага. Мондый вакытларда аны исеме белән әйтеп, «Каен колка» ташуы дип сөйлиләр. <Колка»сы ни дигән сүздер, аңлашылмаганга булса кирәк, без, малайлар, аны Каен күркә дип йөри идек. Әүвәлрәк безнең авылның көньяк очы шул Каен күркә белән чикләнгән. Шулай булганлыгын зират күрсәтеп тора. Зират янында тимерлек тә бар иде. Тора-бара, халык ишәйгәч, Каен күркә аръягына чыгып утыра башлаганнар. Әкренләп шактый озын ике урам барлыкка килгән. Ул як, мин белгәндә инде бик күп өйләре искереп беткән булса да, Янавыл дип йөртелә иде.
Безнең өй иске авылга керә. Каршыбызда гына — тимерлек. Тимерлек артындагы калкулыкта — каберлек. Берәр кеше турында «тимерлек артына киткән» дисәләр, бу инде «ул кеше вафат» дигән сүз була Зираттан өстә — рус урамы. Олы урам дип тә йөртәбез. Чөнки ул олы юл буйлап сузылган. Олы урамнан да ары — арткы урамнар. Анда — башлыча — мукшылар.
Сул яктан янәшә күршебез—тимерче Әхмәди йорты. Ләкин каршыдагы таш тимерлек аныкы түгел. Аның тимерлеге авылдан читтә — Биргидел буенда, агач алачык. Семьясы зур. Габдрахман исемле улы белән бергә уйный идек. Әлеге, минем белән бергә куянга барган малай Ачуланышкан чакларда мин аны такмаклап-такмаклап әтисенең кушаматы белән мыскыллый идем:
Тугыз бармак -Әхмәди. Атан арыш чәчмәди. Анаң урак урмадл Ашарына булмады...
Арыш чәчмәсәләр дә, мин үзем аларны ярлыга санамыйм, тимерлекләре мина бик зур байлык булып күренә иде. Габдрахманга ияреп, еш кына бара идем мин аларның тимерлегенә. Осталарның, кызган тимер дән очкыннар чәчрәтеп, төрле корал ясауларын сокланып карап торам, кайвакытта өргеч басарга кушсалар — аны үзем өчен бәхет саный идем Габдрахманга исә, бу «бәхет» көн дә эләгә, хәтта ул аның кадерен дә белми иде шикелле. Болай үзе бик үткен, зирәк малай иде ул. Тимерлектә үзе генә калырга туры килгән чакларында иске чалгыдан чакма, пычак кебек әйберләр әтмәлли, хәтта ачыла-ябыла торган пәке дә ясый иде. Аның өстенә тагын, үзе минем хәтле генә булса да, русча да белә, мукшыча сөйли башласа да теле-телгә йокмый. Хәер, аның урынында булсам, бәлки мин дә белер идем. Ул бит, җәен-кышын дигәндәй, шул тимерлекләреннән кайтуы булмагач, анда әтиләренә ияреп килгән рус малайлары белән дә, мукшы, чуваш малайлары белән дә көн саен очрашып тора, алар белән уйный, сөйләшә. Ә безнең рус малайлары белән очрашуыбыз ерактан торып бер-беребезгә таш атышудан ары китми.
Балалык дустым Габдрахман турында алдарак тагын искә алырга туры килер әле. Янып торган алсу йөзле, җитез хәрәкәтле бу малайның йөрәгемдә гомергә онытылмаслык яра калдырган фаҗигасе турында язмый булдыра алмам дип уйлыйм. Ә хәзергә аның белән эшләгән бер шуклыгыбызны гына хәтергә төшереп үтик.
Бакчага төштек. Кем бакчасына диген? Мәзиннекенә! Мәзиннең өе урамның безгә каршы як рәтендә, нәкъ мәчет турысында. Бәрәнге, яшелчә бакчасы артка—зират тыкрыгына барып чыга. Шул тыкрык буйлап, шыпырт кына бакча турысына килеп җиттек. Кичкырын. Якын- тирә— тып-тын. Бакчалар, өйләр арасыннан азан әйткән тавыш ишетелде. Безнең өчен ул азан түгел, ә мәзиннең өйдә юклыгы турында хәбәр. Габдрахман читән аша бакчага кереп китте. Мин, бу хәтәр эше-безне яман күзләрдән саклап, тыш якта калдым. Каяндыр бер кыз килеп чыкты. Кәримә исемле, матур гына, акыллы гына кыз. Бозау куып килә. Аска карап кына узып китте. Мине бөтенләй күрмәде дә кебек. Куркыныч кеше түгел дип уйлаган идем, күргән икән. Ни арада әләкләп өлгергән диген! Бер минут үтмәгәндер, Габдрахман, кулына яфра- гы-ние белән йолкынган биш-алты төп кишер тотып, читән аша төшүгә, тыкрык почмагыннан атылып, Шәмсетдин килеп чыкты — мәзиннең күршесе, «Кара тәкә» дип йөртәләр. Кирегә борылсак... каршыбызда озын җирән мыек — Габделгани абзый! Уңга да, сулга да юл бикле булгач, киртә аша сикереп, зират эченә кереп киттек. Башка вакыт булса, кичке эңгер-меңгердә каберләр арасына кереп китәргә куркыр идек әле. Ә бу юлы! Күзгә берни күренми. Биек, куе булып үскән үләнне, шайтан таякларын ерып, кабер калкулыкларына абына-сөртенә, каядыр йөгерәбез. Кара тәкә белән Мыек — безнең арттан... Тоттылар. Әрләми-сук- мын гына мәзиннең ишегалдына алып килделәр. Икебезне янәшә бастырып куйдылар. Яныбызга хатын-кыз, бала-чага җыелды. Аю күргән- нәрменн! Бары да исләре китеп безгә карап торалар.
Сәгыйть тә шунда, мәзиннең улы.
Берме-икеме яшькә олырак булса да, гәүдәгә миннән кайтышрак бу малайның мәзин гаиләсеннән икәнлеге ничектер сизелеп тора иде.
— Без татар түгел, —ди иде ул милләт турында сүз чыккан чакларда.— Без мөселман!
Аеруча хәтердә калган ягы: карбыз теләнергә оста иде. Безнең авыл мукшылары арасында, Агыйдел аръягыннан җир алып, бакча чәчү
практикасы бар иде. Җәй азакларында алар, арбаларына карбыз-кавын төяп, татар урамнары аша үз өйләренә таба узалар, ә без, татар малайлары, кычкырып теләнә-теләнә, алар артыннан йөгерәбез.
— Ләләй, карбыз бир әле!..
Ләләйләргә (ягъни мукшы агайларга) кызык иде, күрәсең, соравыбызны кире какмыйлар, йөкләренә өяләмә итеп тутырылган эреле-вак- лы карбызлар арасыннан иң кечкенәләрен сайлап, безгә тәгәрәтеп җибәрәләр, безнең кем өлгерештән карбызга ташлануыбызны тамаша кылып кәефләнәләр. Гадәттә алар беребезне дә буш итмәскә тырыша, юашрак, кыюсызрак малайларга хәтта чакырып алып тоттыралар...
Малайлар арасында исә, мөмкин кадәр үзен мескен күрсәтеп, чын теләнче осталыгы белән сорый белүче дә, тәгәрәтеп җибәрелгән карбызларны эләктереп алуда иң шәп өлгерлек күрсәтүче дә Сәгыйть иде. Ул, башка малайлар шикелле, бер карбыз белән генә канәгатьләнми, эләктергәнен тиз генә читән буендагы кычыткан арасына яшерә дә, тагын арба артыннан йөгерә, бакчачы рус урамына борылып күздән югалганчы тынычлана алмый иде.
Бер көнне без, аның белән икәүләп, Аргыйделгә балыкка киттек. Ике Идел арасындагы аулак юл өстендә эре-эре карбызлар төягән бер арбага тап булдык. Арба янында безнең кадәр генә башкорт малае. Күчәрләре сынган да икән, әтисе, атка атланып, авылга киткән.
Ике татар малае килеп чыккач, теге курка калды бугай, сораганыбызны да көтмичә, һәр икебезгә берәр карбыз тоттырды. Йодрык кадәр генә түгел, бала башы хәтле карбызлар! Көтелмәгән шатлыктан кәефләнеп, ары киттек. Күп тә узмадык, Сәгыйть тукталып калды.
— Нигә без болай бик тиз китеп бардык әле?—ди миңа. — Шундый юмарт, әйбәт малайдан нигә тагын берәр карбыз сорамадык?
Кире әйләнеп килдек. Малайның чырае караңгыланды.
— Атаем да килеп етер инде,— дип мыгырданырга тотынды. Шулай да, ачуыбызны китерүдән курыкты бугай, теләмичә генә булса да, безгә тагын берәр карбыз бирде.
Киттек. Хәзер инде Сәгыйть баягы кебек шат түгел. Карбыз саклаучы малайның караңгы чырай күрсәтүенә ачуы килгән.
— Кара син аны, нинди эре торган була. Талап алмаганның кадерен белми. Биш-алты карбызын алып, үзен кыйнап китсәк тә, нишли алыр иде ялгыз башы? Яхшылыкның кадерен белмәгән өчен, әйдә тагы барып берәр карбызын алабыз!
Мин моны килештермәдем. Сәгыйть үзе генә барырга кыймады. Ары киттек. Аргыйделгә җиткәндә генә каршыбызга өч-дүрт малай килеп чыкты. Бары да зурлар. Сорашып та тормадылар, кулларыбыздан карбызларыбызны сугып төшерделәр дә, ваткалап ашый да башладылар. Сәгыйть елый-елый тегеләрне каргарга тотынды.
— Юлбасарлар,— диде,— кеше малын талаган өчен ходай тәгалә барыбер җәзасыз калдырмас! Хәрәм ризык тамагыгызга аш булып түгел, таш булып барсын! Күргәнегез-күрмәгәнегез шул булсын! Теге дөньяда биш итеп түләрсез, җәһәннәм кисәүләре!..
Бәләкәй генә малайның шундый килештереп каргана белү тегеләргә кызык тоелды, күрәсең — көлделәр генә. Сәгыйть үзе әйтмешли, кыйнап китсәләр дә нишли алыр идең?..
Әнә ул хәзер хәйран калган кыяфәттә безгә карап тора. Көлми дә, еламый да. Шулай да бөтенләй дәшми кала алмады:
— Менә хәзер әти кайтыр,— диде,— кирәгегезне бирер...
Кайтты. Каршыбызга килеп басты. Эшнең нәрсәдә икәнен белде. Ник бер генә сүз әйтсен шунда. Нә үгетләп, нә әрләп «Кирәгебезне» бирүе шул булды: берәр тапкыр чигәбезгә сукты. Каты суккандырмы, йомшакмы — анысы хәтердә калмаган. Әмма гарьлеге зур булды. Ни хәтле кеше карап торганда бит!
Ул вакытта Кәримәгә бик ачуым килеп йөргән иде. Зурайгач, акылга утыргач, мин аны күңелемнән гафу иттем. Маладис кыз булган икән ул. Жәлләмәгән дә безне, үч алырлар дип, куркып та тормаган, үзенә «әләкче» дигән яман ат тагарлар дип тә борчылмаган...
Уң як күршебездә — мәчет. Ике арада рәшәткә белән киртәләнгән зур гына бушлык. Мәчет бакчасы дияргә дә була. Тик анда куе, биек ♦ булып, бакча үләне генә үсә. Иң матур чагында аны мәзин чабып ала,., < Мәчет белән бер ишегалдында — мәдрәсә. ?
Күршедә генә булгач, мәдрәсәдә торучы ялгызбаш хәлфәләр безгә ң йомышка-фәләнгә дә кергәлиләр, әни исә аларның үтенечләрен кире < какмаска тырыша: ипи пешереп бирә, керләрен юа иде.
3 й s
Беренче укытучым һидаят хәлфә булды. Тегермән-елга дигән баш- S корт авылыннан чыккан матур ак чырайлы, аз гына җирәнсу кара мы- “ еклы чибәр егет иде ул. Кигән киемнәре дә бик шәп: ап-ак күлмәк, £ кап-кара кыска бишмәт, (пиджакны бездә шулай диләр иде), аягында ботинка, ботинка гына да түгел, штиблет. Минем карамакта хәлфәләр а гомумән бары да бик яхшы киенә, алар миңа иң бай кеше булып к\ре- = нә иде. s
һидаят хәлфә безнең авылга үзе белән бергә кечкенә энесен дә п алып килгән иде. Уңайлырак фатир тапканчы дип, ул аны безгә урнаш- £ тырды. Ничек сыеп торганбыздыр — хәзер гаҗәпләнәм. Мәгәр ул вакыт- □ та миңа бик яхшы иптәш булды. Хәлфәнең энесе белән бергә булгач, * мәдрәсәгә — ят малайлар арасына барып керү бер дә куркыныч тоел- s мады. Хәлфә дә мине танып, үз күреп кабул итте.
Мәдрәсәдә беренче булып күзгә бәрелгән нәрсә—кара такта һәм аяклы счет иде. Боларның яңа мәдрәсә, ягъни җәдид мәктәбе билгесе икәнлеген мин соңыннан — зурраклардан ишетеп белдем. Ә парталар искечә — тәбәнәк иде әле. Аның янына аяк бөкләп, берни дә җәелмәгән как идәнгә утыра идек. Ләкин иске мәдрәсә калдыклары парта белән генә бетсә, бер хәл буласы икән, һидаят хәлфәбез үзе карап торуга шундый чибәр, ягымлы булса да, хәтәр кызу канлы кеше булып чыкты. Дәрес биргән вакытта берәр малайның игътибарсыз утырганың яки күршесе белән сөйләшкәнен күрсә, кнсәтеп-нитеп тормый, кулындагы дүрт кырлы правиласы белән шап итеп тегенең башына кундыра. Тәр-тип бозучы бала арткы партада булып, сугарга буе җитмәсә, кулындагы акбур белән җибәрә. Әз генә дә ялгышмый: бармак башы кадәр акбур шук малайның нәкъ маңгаена барып тия. Кече атна көннәрендә шәкертләрнең кулларын, колак эчләрен карын. Тырнагың җитү булса, бармакларыңны өскә каратып тота да, тырнак очларыңа правиласы белән суга. Керле булса, колагыңны да борып куя. Малайлар хәер биргән вакытта өстәлгә кемнең нинди акча салганын күзәтеп тора. Ничек белгәндер, нинди күрәзәлеге булгандыр, әгәр берәр бала әти- әниләре биреп җибәргән хәер акчасының бер я ике тиенен яшереп калса, аны шунда ук фаш итә...
Кем уйлаган, бүгенге көндә бөтен дөньяны шаулаткан безнең КамАЗ төзелешенә шул кызу канлы хәлфәнең нинди дә булса багланышы булыр дип?
һидаят Сәгъдневнең революция елларында кызыл гаскәр сафына китүе, аннары Башкортстанның дәүләт эшлеклеләре җөмләсендә йөрүе хакында ишеткән чакларым булды. Стәрлетамактанмы, Уфаданмы Жнргәнгә кунакка кайтып йөргән чакларын да беләм. Үзен күрдемме- юкмы, мәгәр малае хәтеремдә. Тәлгать исемле шук кына, курнос кына малай иде. Өстенә кесәле-билбаулы итеп, фабричный киндердән тегелгән күлмәк, ботларына кыска штан киеп йөремәсә, бәлки онытылган да булыр иде.
Шушы китапны язып утырганда (ягъни һидаят хәлфәне якыннан күргәнем юкка инде алтмыш елдан артык вакыт узгач) безгә, якташ итеп, өстәвенә әнисе ягыннан Фәүзия апасына әзме-күпме кардәш тиеш икәнлеген дә искә төшереп, шул Тәлгать килеп керде. Инде пенсия яшенә җитүенә карамастан, бөтен хәрәкәтләрендә, йөзендә-күзләрендә, сөйләгән сүзләрендә тормыш дәрте кайнап тора. Мәскәүдәге менә дигән җитеш тормыштан, хатынын һәм буй җиткән ике улын да алып, КамАЗ төзелешенә килгән икән.
Мәскәү институтын тәмамлагач, төзүче-инженер сыйфатында ул озак эшләргә дә өлгерми, сугыш башланып китә. Курск-Орлов ныгытмаларында сугыша Тәлгать, Гомель, Жлобин, Варшава калаларын азат итү сугышларында катнаша, ниһаять, Берлинга барып җитә.
Сугыштан соң нинди генә төзелешләрдә катнашмый ул! Данлы Салават каласы, андагы химкомбинат. «Дуслык» нефть үткәргечләре, газ трубалары... Иртыш-Караганда каналы. Саратов ГЭСы, Тольятти, ниһаять — КамАЗ!
Шәһәр төзүгә баглы йомышлар белән Казанга килгән саен ул безгә төшә, үзе белән бергә өебезгә җилле-давыллы КамАЗ сулышын алып керә...
Тәлгатьтән мин әтисе турында да сораштым, һидаят Сәгъдиев чынлап та Кызыл Армия беренче оешкан көннәрдә үк үзе теләп фронтка китә. 1919 нчы елда Коммунистлар партиясенә керә. Петроград фронтында аерым башкорт бригадасының комиссары сыйфатында Юденичка каршы сугыша. Гражданнар сугышыннан соң, яңа гына оешкан Баш- корстан җөмһүриятенең беренче мәгариф комиссары була. Соңыннан- рак, махсус курсларда укып кайтып. Башглавсудта эшли. Утызынчы елларда мәгариф эше буенча Кыргызстана җибәрелә.
Шәхсән үземә һидаят хәлфәнең усаллыгы тимәде. Энесе безнең өйдә торганга гына түгелдер, гөнаһсы булса, ул үзенең энесен дә аяп тормый иде. Дәрескә күңел бирүче, сабагын белүче, тәртип бозмаучы балаларга карата ягымлы иде ул. Минем, күрәсең, тәртип ягым ярыйсы булгандыр, хәлфәнең ачуын китерерлек шуклыклар эшләмәгәнмендер. Ә сабагымны белү ягыннан.. Башкалар мәдрәсәдә өйрәнгәнне мин өйдән үк белеп килгән идем инде. Хәлфә моны күреп алды. Сабакка төшүемә бер атна үтүгә, мине беренче сыйныфтан икенчегә күчереп утыртты. Татар мәктәбендә яшьтәшләремнән бер сыйныф алда баруым шуннан башланды.
«Миңа кечкенәдән китап күрергә туры килде» дигәнем Мәрьям апаның дәреслекләрен генә күздә тотып әйтелгән сүз түгел. Бәдретдин җизни дигән кешебез бар әле.
Стәрлетамак шәһәрендә әнинең апасы бар иде. Без аны бәләкәй абыстай дип йөри идек.
Бәдретдин Гыйбадуллин, аның ире, үз заманының ярыйсы күренекле кешесе булган. Стәрлетамак халкы аны. үз итеп, Бәдри учитель дип йөри иде Заманында аны якыннанрак белгән кешеләрнең сөйләвенә караганда, ул Башкорстанның Кабак авылында, күп балалы ярлы крестьян гаиләсендә туган. Яшьтән укуга дәртле булып, җәяүләп Оренбургка киткән. Бәхетенә каршыдыр инде, патша хөкүмәте тарафыннан чит халыклар (инородецлар) өчен махсус учительская семинария ачылган чакка туры килгән. Аны шунда алганнар. Анда укып чыккан кешеләр, чит халык балаларын русчага өйрәтү генә түгел, аларны бөтенләй руслаштыру буенча эш алып барырга тиеш булгандыр. Иң башлап, семинарияне тәмамлап чыгучыларның үзләренә христиан диненә күчәргә тәкъдим ителгән. Ләкин күпчелеге мөселман динендәге кешеләрдән торган укучылар арасында бу тәкъдимгә риза булучылар бөтенләй
диярлек табылмаган. Бу хәлне күреп, патша хөкүмәте семинарияне бе* ренче чыгарылышыннан соң ук яптырган диләр.
Бәдретдин дә, әлбәттә, чукынмаган. Ләкин ул. Россия шартларында чорыңның алдынгы культуралы кешесе булу өчен, ягъни үз халкың арасында аң-белем тарату эшләре алып бару өчен, рхс телен белергә ♦ кирәклеген яхшы ук аңлап чыккан һәм үзенең бөтен көчен татар-баш- « корт балаларын русча укытуга багышлаган. Иң элек аны бер башкорт S авылына җибәргәннәр. Бернинди мәктәп күрмәгән надан авыл кешеләре ч балаларын капыл гына русча укыта башлауга куанмаганнар гына тү- < гел, киресенчә, куркуга төшкәннәр. Патша мондый эшне яхшылык бе- ~ лән эшләмәс, кафер итәргә ниятләмиләрме? Учитель тоттырып кайтар- ? ган грифель тактасын да күргәч, артык сабырлары калмаган, балала- ™ рын мәктәпкә җибәрүдән бөтенләй баш тартканнар.
Тагы нинди юллар үтәргә туры килгәндер, мәгәр аның эшчәнлеге * балалар укыту белән генә чикләнмәгән. Мин белә башлаганда Бәдрет- у дин җизни Стәрлетамак шәһәрендәге «Каләм»1 ширкәтендә китап чы- ф гару, китап сату эшләре белән дә шөгыльләнә иде.
Әти сугышта чакта әниебез шул бәләкәй абыстайларга кунакка ба- * рып кайтты. Тәмле-тәмле кала күчтәнәчләре дә алып кайткан булган- s дыр, әлбәттә. Ә менә гади киндер капчыкка тутырып, бик күп китап Q алып кайтуы онытылмый. Китапларның, әлбәттә, барысының да исем- с нәре хәтердә сакланмаган. Авторлары турында әйтәсе дә т^гел. Шулай 3 да, әни төртеп күрсәткәнгәдер инде, Бәдретдин җизнинең үз исеме кер- * гән китапларга игътибар ителгән. «Асылмыш кунак», «Шерлок Холмс» | дигән китапларның тышына Б. Гыйбадуллин исеме язылган, ул аларны ’ татарчага тәрҗемә итеп чыгарган иде.
— Менә монысы Рәифә апаң язган китап.— диде әни.
Анысы «Ертанач» дигән бик кызыклы әкият китабы булып чыкты. Тышына чынлап та «Рәифә Гыйбадуллина» дип язылган иде.
Бәдретдин Гыйбадуллин катнашы белән чыгарылган китапларның сәер бер үзенчәлеге хәтердә: аларда, ул заман китапларына хас булган бисмилла урынына, «Таш илә атканга аш илә ат» дигән мәкаль язылган була иде. Моның серен еллар үткәч, беркадәр укыганның соңында, Бәдретдин җизнинең үзен күреп тә белә башлагач, аңладым: ул Лев Толстойны бик яратучы, аның фәлсәфәсе белән яшәргә тырышучы кеше булган икән.
Исемнәрен ташка басылган китап тышында күргәч, Бәдретдин җизни үзе дә, аның олы кызы Рәифә дә миңа буй җитмәс югарылыкта, бөтенләй башка бер дөньяда — байлар, патшалар дөньясында яшәүче кәрамәт ияләре булып тоелдылар.
Әни алып кайткан китаплар арасыннан тагы ■ Бичара колның тормышы» («Хижина дяди Тома»нын тәрҗемәсе икәнлеген соңыннан белдем), «Ләкләк белән суалчан», «Зилзилә», «Су анасы», «Таз малай», «Шаян Фәһим», «Яз тамчылары», «Суматра сыртланы», «Кеше», «Башкорт кызы Маһинур» нсемлеләре; «Г. Тукай диваны» һәм тагын берничә шигырь, җыр китаплары хәтердә калган.
Шулар өстенә тагын «Ак юл», «Ан», «Кармак», «Чүкеч», «Ялт- йолт» журналларының аерым саннары бар иде.
Мәрьям апа да, мин дә, дөньябызны онытып, шул китапларга ташландык. Әни үзе дә читтә калмады. Ул язу яза белми, ә китап укырга бик ярата иде. Тик ул бу күңелле эшкә безнең кебек үк дөньясын онытып бирелә алмый, безне дә, артык мавыгып, үз өлешебезгә төшкән өй эшләрен дә онытып җибәрә башласак, тыярга мәҗбүр була, яхшылап
1 «Килом» ширкәте һәм Б. ГыАбадуллин турында «Казан утлары»нын 1976 елгы
3 иче санында П Гәрәй мәкаләсе басылды
әйтүгә генә аерыла алмасак, кулыбыздагы китапны тартып ук ала торган иде.
Дүртенчедә укыганда мин иске мәхәллә мәдрәсәсенә күчкән идем инде. Мөгаллимебез Гариф хәлфә иде. Анын турында шунысы исемдә калган: читтән килгән чибәр егет иде. Ярдәмчесе Һади хәлфә белән бер бүлмәдә тора иде. Өйләнеп, бабаларына күчте.
Гариф хәлфә бик пөхтә киенеп йөри, балалар янында үзен эрерәк тота иде. Шуңа булса кирәк, аның ярдәмчесе Һади якынрак иде безгә. Малайларга аеруча ошаган ягы шул булды: имтихан вакытларында кемгә нинди сорау биреләчәген алдан әйтеп куя иде. Дөрес, ул моны бик озак ялындырып эшли, коры үтенүләргә генә эреп төшми, баерак, хәллерәк малайлар, акчалата булсын, әйберләтә булсын, төрле бүләкләр вәгъдә итә башлагач кына бераз йомшаргандай була, ниһаять, өлкән хәлфәгә дә, муллага да, хәтта әти-әниләребезгә дә бу турыда берни сиздермәү шарты белән, сер саклау турында кат-кад антлар иттереп, үтенечебезне канәгатьләндерергә риза була иде. һәм, ул сүзендә торган кебек, без дә серне нык тотабыз, аны берәүгә дә чишмәү үзебез өчен дә бик әйбәт иде.
Үзенә нинди сорау биреләсен алдан белеп килгән шәкерт, нинди мокыт бала булса да, аптырап калмый инде. Ул аны дәреслегеннән кырык кат укып, ятлап килгән.
Күпчелеге кара надан әтиләр өчен балаларының бөтен халык алдында әнә нинди «четерекле» сорауларга чатнатып җавап бирүен үз колаклары белән ишетеп тору — уен эшмени? Хәлфә өчен дә дан! Мәхәлләсендә шундый хәлфә тоткан мулла өчен дә мәртәбә!..
Без укыган җәдит мәктәбе, әти-әниләр укыган иске мәдрәсәләр белән чагыштырганда, әлбәттә, бик зур алга китеш булган. Дүрт ел эчендә без анда бик әйбәт итеп укырга-язарга өйрәндек. Ике икең — дүрт, җиде җидең — кырык тугыз булганлыгын, җирнең түгәрәк икәнлеген, Кояшның Җир тирәли түгел, Җирнең үзенең Кояш тирәли әйләнгәнен белдек, кыскасы, хисап, җәгърафия фәннәрен заманына күрә ярыйсы гына үзләштердек. Шуның белән бергә без, бер сүзен аңламаган хәлдә, гарәпчәне, җиренә җиткереп, нәкъ тәҗвит күрсәткәнчә укырга өйрәндек. Бер сүзен аңламаган хәлдә, әфтиякне укып чыктык, коръәнгә төштек. Бер сүзен аңламаган хәлдә, биш вакыт намаз укырга өйрәндек. Үз халкыбызның тарихын өйрәнүебезне хәтерләмим, әмма «Тарих-ислам», «Тарих-әнбия» китапларын укыдык...
Шулар өстенә тагын әнә русча уку өчен мамсус ачылган школанын да беренче сәгатьләрендә дин сабаклары...
Гатаулла мулла дәресеннән күңелем кырылып чыккач, тиз генә кәефем ачылмады. Иптәш малайлар каршында үземне ничектер гаепле хис итә идем. Герман тавына да барасым килмәде...
Герман тавы дигәнем шул: безнең авылда кайдандыр — сугыш барган яклардан күчеп килгән берничә семья Австрия кешеләре — качаклар булды. Нужадан йөрсәләр дә, күрәсең, бик үк ярлыдан булмаган- нардыр: зуррак өйле, хәллерәк кешеләргә урнашкан иде алар. Җир- гәндә зур-зур байлар шактый булса да, ике этажлы йорт салдырган кеше юк иде әле. Бердәнбер ике катлы өй булса, ул да Кисәкәй абзыйларныкы иде. Качак гаиләләрнең берсе шул Кисәкәй абзыйларда торды. Бездән ерак булмагач, шулары белән күбрәк очраша идек. Рита, Тамара исемле ике кызлары, Рустик дигән бер малайлары бар иде Бөтенләй безгә ошамаганча, кыска штан, җиңсез күлмәк киеп йөри торган, төскә-биткә ап-ак матур булган бу балалар беренче җәйдә үк диярлек татарча сөйләшергә өйрәнделәр. Балалары гына түгел,
әти-әниләре дә. Тик алары ватып-жимеребрәк сөйли, әмма Рита белән Тамара да, Рустик та татардан аергысыз иделәр. Без алардан әзрәк нимесчәгә дә өйрәнә башлаган идек тә, алар татарчаны бик тиз үзләштергәч, өйрәнү дигәнебез кызык өчен генә кайбер аерым сүзләрне отып калудан ары китә алмады.
Шушы балалар өчен әтиләре Кисәкәй абзыйларның бәрәңге бакча- ♦ сында бик зур итеп кардан тау өйделәр. Кыш көннәрендә бәләкәй чанага яки боздан ясалган чуманга утырып тау шуу авылда әүвәл-әүвәлдән бар уен инде ул. Тик без күбесенчә табигать үзе ясаган таулардан яки чокырлардан файдалана идек. Кайвакыт үзебез өеп ясасак та, ул бик кечкенә чыга, артык шома да булмый. Ә тегеләр ясаган тау!.. Аны күрүгә башта хәйран калып, карап торасың әле. Абзар башыннан да биек итеп өелгән. Ике як читенә тип-тигез итеп, карның үзеннән кисеп, баскыч ясалган. Сөзәгрәк кенә булып, әллә кая хәтле сузылган өсте көзге пыяласы кебек шома. Үзе киң тагы! Үзе тау беткәч тә тигез жир буйлап, бәрәңге бакчасының иң артына кадәр барып житкән.
Үзем күргәнче ук аның турында малайлардан ишеткән идем инде. «Герман тавы» дип, исем дә кушып өлгергәннәр иде. Иң элек ул тауда Тамаралар, Рустиклар шуган. Алар белән бергә әти-әниләре дә... Үз бакчаларында булгач, Кисәкәй абзый кызлары да читтә калмаган. Аннары инде, тауга якын килергә түгел, бакча эченә керергә дә икеләнеп, читән аша гына карап торучы башка малайларны дәшеп алганнар.
Мин килеп күргәндә аны бер көтү малай сырып алган иде инде. Икешәре-өчәре бергә янәшә ятып шуучылар дисеңме, тәпи баскан килеш, бии-бии, сикерә-сикерә, егыла-тора шуучылар дисеңме — ни генә кыланмыйлар! Шунысы кызык: герман тавыннан шуу өчен бәләкәй чана да кирәкми, чуман да. Кайсы астына әржә тактасы салып утырган, кайсы — гади чыпта. Кайсының астында бишмәт чабуыннан башка берни юк... Бары да шуа! Иң шәбе — аякларына чабата кигән малайлар. Кайберәүләре юри суга басып, табаннарына боз катырып алганнар. Алдыйлар таудан төшеп житкәч тә туктый алмыйча, бакчаның иң артындагы читәнгә үк барып бәреләләр. Ул андагы шау-шу! Нәрсә әйтеп булса да кычкырмаган кеше юк. Кычкырмый мөмкин дә түгел: очкан кош житезлеге белән шуып барганда күңелгә тулган шатлыкка, рәхәткә чыдар хәл юк. Кычкырасы килә, кешеләрне үзеңә каратасы килә. Иллә мәгәр бу германнар да эт кешеләр икән! Ничек иренмәгәннәр диген? Бала-чага өчен бит!..
Ул кышны мәктәптән соң Герман тавына чыкмый калган көн булса да, сирәй булгандыр. Әниләр берәр йомыш кушып кына эшне бозмаса, анда бармый мөмкин түгел иде кебек. Яз якынлашып, көннәр җылыта башлаган булса да, тау бирешми, кичләрен аның яны гөрләп тора иде әле. Шулай да теге көнне минем анда барасым килмәде. Икенче көнне дә школага барырга гадәттәгечә атлыгып тормадым. Югыйсә, дәресләр башланганчы малайлар белән бераз күңел ачып алу өчен, мөмкин кадәр иртәрәк барырга тырыша идем.
Дәрес башлану минутын гына чамалап килдем. Ничек каршы алырлар, кичәгене искә төшермәсләрме? лил, икеләнә-икеләнә генә кердем
Бу ни хәл?
Гадәттәгечә, көн дин дәресе белән башланырга тиеш иде. Гатаулла хәлфә бик төгәл килә торган иде. Ә бүген?!
Дәрес башланыр вакыт житкән. Школа эчендә ниндидер ыгы-зыгы. Мина игътибар иткән кеше дә юк. Мулла бөтенләй күренми. Учитель юк та юк инде, аның дәресләре мулладан соң... Малайлар нәрсәгәдер алгысыган, ярсыганнар. Бер төркем кара такта янына өелешкән. Идәнгә карап нидер кыйланалар. Каты-каты әрләү, каргау сүзләре әйтәләр.
МИРСӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
Яхшы ук кына сүгенү сүзләре дә ычкына. Әллә берәр карак тотканнар? Әллә берәрсен күмәкләшеп дөмбәслиләр инде? Идәнгә дөп-дөп китереп тибәләр...
Якынрак килдем. Төркемнең уртасына уздым. Карасам... идәндә — патша!..
Клаос бүлмәсенең түр стенасында пыялалы рам эченә куелган патша рәсеме тора иде. Күз ияләшеп беткән булгангадырмы, мин аңа карамыйм да, игътибар да итми идем. Патша чаклы патша портретының адәм хуры булып идәндә ятуын күргәч, игътибар иттем: стенада тор- гандагыга караганда күп зур икән ул. Ука-чуклы погоннар, әллә нинди кәнәгилләр белән бизәлгән. Хәзер инде малайлар аның җирән мыегы әетенә шәмәхә кара белән озын .итеп яңа мыек өстәгәннәр, пеләш маңгаена мөгезләр ясаганнар. Калын-калын итеп төпләнгән һәм баскан саен юеш эз калдыра торган киез итекле яки чолгау урап киелгән чабаталы аяклар, кем узардан ашыгып, патшаның башына, авызына, күкрәгенә тибәләр. Арада үткерлеге, усаллыгы белән аерылып торган бер малай (Динислам исемле иде бугай) аз гына карлыккан, ләкин күгоме кычкырса да бетми, һаман көчле, усал яңгырый торган гыжыл- давыграк тавыш белән патша рәсеменә җикерә:
— Җитәр! Күп каныбызны эчтең! Күптән шул кирәк сиңа! Мә! Дөмек!..
Менә сиңа патша! Исеменә тел тидерергә ярамый торган, алладан да куркынычрак зат!..
Мулла бөтенләй килмәде ул көнне. Учитель үз вакыты җиткәч килде. Школадагы мәхшәрне күреп, аптырап калды. Аннары патша рәсемен аяк астыннан алып, мич астына тыкты. Үзе дә бу хәлгә әзер түгел иде. Күрәсең, бернинди дә аңлатма бирә алмады. Патша төшерү безнең эш түгел, дигәнрәк мәгънәдә җавап биреп, укытуын көндәгечә дәвам иттерергә теләде. Ләкин малайларның тыныч кына утыра алмавын, укуның бөтенләй рәте китүен күреп, өйләребезгә кайтарып җибәрде.
Шуннан китте инде...
СВОБОДА- ХӨРРИЯТ
I
НИГӘ ҺАМАН МИР ЮК?
ӘТИ КАЙТТЫ. ДУС. ЯЗ, УЛЫМ!
Патша төшерелгәннән соң безнең өчен гомергә онытылмаслык яңалык шул булды: күпме вакыт үткәчтер, ике мәхәлләдәге мәктәп балалары бергә җыелып, укытучыларыбыз җитәкчелеге астында урам буйлап җырлап йөрдек. Кайбер җырлары да хәтердә.
Атты таң, нурлы таң. илебезгә
Хөррият кояшы балкыды.
Якты бәйрәм көне килде безгә. Яңа, шатлыклы дөнья туды...
Икенче бер җырдан мондый юллар истә калган:
Тырышыгыз, балалар, кайгыртыгыз милләтне Иттифак бул, балалар, сез пәйгамбәр өммәти Өммәти-н-и, өммәти. Сез пәйгамбәр өммәти!..
Шунысы да истә: үзебезнең татар урамнарында йөреп кенә калма- сь::;, олы урамга да күтәрелеп, чиркәү каршындагы базар мәйданына < арып җиттек. Рус школасында укучылар да чыккап икән, контор кар-
шындэ (волость идарәсе йортын татарлар шулай дип йөри иде) алар белән очраштык.
Ул көнне мәйданга җыелган халык арасында балалар белән укытучылар тына түгел, авыл кешеләре дә күп иде. Руслардан да, татарлардан да. Гади мужиклар гына түгел, арада муллалар да, попларда бар иде. Зур-зур байлар да, өсләренә погонсыз шинель, башларына ♦ соры папаха кигән карт-карт солдатлар да, чая-чая солдаткалар да < күренә иде. -
Контор болдырына чыгып-чыгып сөйләүчеләр күп булды. Уландагы ч шау-шу, андагы тантана! Шатлану, куанышу! Кемнәрнедер әрләү, янау < сүзләре!.. Бары да яна иде мина, жан тетрәткеч көчле иде. Ләкин " мәңге җуелмаслык булып күңелгә сеңеп калгаңы өч кенә сүз булган- J дыр. Әч тә түгел, ике. 2
— Революция! 2
һәм ике телдә яңгыраган бер үк сүз: 2
— Свобода! Хөррият!
Татарлар сөйләгәндә күбесенчә ул ике сүзне бергә кушып, «Свобо- ♦ да-хөррият!» дип әйтәләр иде...
Ул сүзләрнең «азатлык, ирек» дигән мәгънәдә икәнен без аңлый - идек инде. Патшаны тиргәргә ирек. Патша кул астында изелеп килгән татар калкына теләгәнен собраниедә чыгып әйтергә — ирек!.. Солдат- с калар әрсезләнеп китте. Кайда җае килсә, шунда: «Нигә ирләребезне о һаман кайтармыйлар? Нигә һаман мир булмый?» дип кычкыра баш- £ ладылар...
Безнең кебекләр күңеленә аеруча хуш килгәне: шул көннәрдән баш- * лап, малайларга бөтен авыл буенча гизәргә ирек ачылды. Теләсең, рус урамында йөр, теләсәң, чуваш араларына барып чык — тигән кеше юк. Рус малайлары татар урамнарына төшә икән — аларга да бәйләнмибез Әүвәле рус урамнары белән татар ягы арасындагы тыкрыкларга җыелып, кара-каршы таш атыша, кайвакыт якага-яка килеп сугыша да торган идек, ул гадәт Тә бетте. Рус малайларына түгел, хәтта дуңгызга да тими башладык. Югыйсә, татар урамына чыккан дуңгызга көн юк, аны тәмам хәлдән тайдырганчы кыйнап, этләрдән талатып кайтара торган идек. Бу кыргый кыланыштан безне зурлар да тыймый, хәтта кайбер абзыйлар үзләре безгә катнашып китә, бернинди гаепсез хайванга кулыннан килгән кадәр каты итеп таякбелән сугып калу, я бул- маса аңа таш яки кирпеч белән тондыру саваплы эш исәпләнә иде. Рус урамына чыккан татар кәҗәләренең дә язмышы шундый: рус малай лары аларны күңелләре булганчы кыйнап, муеннарына, койрыкларына, мөгезләренә иске чабаталар, ташландык себеркеләр тагып, адәм хуры итеп кайтаралар иде. Уйлап карасаң, гаҗәп хәл бит! Әйтерсең шундый кыргый гадәтләргә турыдан-туры патша хәзрәтләре үзе өйрәтеп торган! Ул тәхеттән төшү белән халык күзгә күренеп үзгәреп китте. Димәк, дин, милләт аермаларына карамастан, төрле халыклар үзара тат), дус яшәргә зар булып килгәннәр.
Патша төшерелгәч, байларның да борыны төшәр кебегрәк сөйлиләр иде Юк, исләре китмәде. Хәтта, киресенчә, күкрәкләрен киеребрәк йөри башладылар. Клеменков тегермәне һаман элеккечә гүли, волость та да әллә ни үзгәреш юк, эш башында да һаман шулар диләр. Кибетләр ачык. Базар мәйданындагылары да, татар урамындагылары да үкертеп сату итәләр...
Кибет эшләгәнен шуннан беләм, беркөнне әни мине керосин алырга җибәрде. Урамнарда карлар бетеп, арба юлы төшкән вакыт. Иөгерә- атлый китеп барам. Кулымда шешә. Сәхәү тыкрыгында бер арбалы күренде. Карыйм, сынар ат җигелгән ящик арбага ике кеше утырган. Берсе безнең Закир абзый. Икенчесе ниндидер солдат. Башында кар
туз, өстендә тонык яшел күлмәк. Юньләп игътибар итәргә өлгермәдем, Закир абзый, мине күреп, кычкырып та җибәрде:
— Әнә Мирсәяф!.. _
Солдат елмайды. Шунда мин аның ярыйсы озын һәм оч-очлары әз генә бөтерелеп тә җибәрелгән җирәнсу мыегы барлыгын да күреп алдым. һәм ни өчендер адымымны тизләтә төштем.
— Мирсәяф, тукта! Кил монда. Мона, әтиеңне алып кайттым!
Аптырап калдым. Ул арада солдат арбадан ыргып төште дә миңа таба ашыга башлады. Нәрсә булды шунда миңа — белмим. Оялуыма, каушавыма чыдый алмыйча, атылып, кибет ятына таба чаптым. Артымнан килдеме әти, берәр нәрсә әйттеме — күрмәдем, ишетмәдем. Әйләнеп карарга көчем җитмәде.
Кибеттә, гадәттәгечә, кемдер нәрсәдер үлчәтеп тора, берничә ир-ат эшсез ләчтит сатып утыра иде. Йомышымны әйтергә ашыкмыйча, бер читкә бастым да, сатучы бушаганны көтеп, дәшми генә торам. Ләкин уйланып, акылымны башыма җыеп торырга ирек бирмәделәр, урамнан тагы бер кеше керде. Иң элек күзе миңа төште.
— Мәсәлим абзый малае ич бу! Нишләп торасың монда? Әтиең кайтты бит!
Үзара гөрләшеп алдылар.
— Җибәрегез тизрәк,—диде берсе.— Малайның йөрәге урынында түгел. Әтисен күрергә очынадыр.
«Әтисе кайткан малай» буларак, үземне гаепле кеше сыман сизәм, нигәдер ояла идем. Көч-хәл белән йомышымны әйтә алдым...
Теге кеше дөрес әйтте, йөрәгем урынында түгел иде. Тик тизрәк әтисен күрергә очына, дигәне? Юк, әти белән очрашырга ашыкмадым, гомердә булмаганча, әкрен атлап кайттым. Ничек итеп әтигә күренергә? Ничек аның белән күрешергә? Аңа нәрсә дип әйтергә?..
Нәрсә бу? Нинди халәт?— шушы көнгә кадәр юньләп аңлап җитә алганым юк. Өч ел көттем бит мин әтиемне. Үләр чикләргә җитеп сагынган чакларым була иде. Азмы төшләремдә күрдем мин аны? Әти кайткач тегеләй итәрбез, болай итәрбез, анда барырбыз, монда барырбыз, дип, азмы хыялландым? Бөтен шартын китерел әгузе-бис- милласын әйткәннән соң, бер дә иренмичә, аз гына да авырсынмыйча, чын күңелдән әлхәмендә укып, «вәлә да-аллин, амин» дип куйганнан соң: «И ходаем, әти тизрәк кайтсын иде, и ходаем, әти тизрәк кайтсын иде» дип, алладан тели-тели йокыга киткән кичләрем аз булдымыни?..
Менә, теләгем кабул булды, әти кайтты. Ә мин?.. «Әтием!» дип аның кочагына атылу кая! Янына барырга, күзенә күренергә кыюлыгым җитми. Оялу дисәң?.. Сагынган, яраткан кешең белән күрешү нигә оят булсын? Курку дисәң, тагы аңлашылмый. Ул да бит мине сагынып кайткан. Әллә мин аның каршында гаеплеме? Юк бит, куркырга бернинди урын юк. Менә шулай, оялырга урын юк җирдә оялып, юктан куркып, каушап тору үзе оят түгелмени? Уйлап карасаң, шулай да бит, андый вакытта уйлап карап буламы соң? Уй кача андый вакытта. Бары тик, эссе бизгәк шикелле, бөтен тәнеңә кабынган мәгънәсез кайнар тойгы ялкыны гына кала. Табигать күзлегеннән караганда, бәлки аның бер мәгънәсе бардыр. Ләкин нормаль хәлме ул, чирме — шушы көнгә кадәр ачыклый алганым юк.
«Шушы көнгә кадәр», дим. Чөнки гомер буена бетмәде миндә ул өянәк. Олыгая килә кими барса да, бала чактагы кебек үк көчле бул- маса да, хәзер дә бөтенләй бетте дип әйтә алмыйм. Социаль чиргә санап, аңа каршы көрәшергә тырышып караган чакларым да булды. Ярлы гаиләдә үсү, байлар — «бәхетлеләр» каршында үзеңне ким күреп йөрү... Алай гына да түгел, тамыры ерактанрак килә торган — халкыбызның гасырлар буена кимсетелеп, милли изелү астында яшәве, өстәвенә, ислам дине тарафыннан мигә сендереп киленгән коллык ка-
«уннары кебек сәбәпләр эзләдем. Аларның тискәре ролен әле дә инкарь итә алмыйм. Ләкин шигем бар. Ни өчен дисәң, бер үк шартларда яшәгән, хәтта бер үк гаиләдә, бер үк анадан туып үскән адәмнәр арасыннан да төрле табигатьле кешеләр чыга. Берәүләре минем кебек тартыиучан, оялучан, берәүләре баладан ук ут чәчеп торган үткен характерлы. Шунысы юандыра: мондый табигатьле булуым миңа эшем- ♦ дә, хезмәтемдә намуслы, кешеләргә карата гадел, гражданлык бурычларыма турылыклы булырга бер вакытта да комачауламады.
Шулай да, чамадан тыш булганда, оялчанлык, тартынучанлык әйбәт сыйфат түгел, дим. Без яшәп үткән тормыш шартларында бигрәк тә. Үзеңне матди яктан тиешенчә тәэмин итү өчен билгеле дәрәҗәдә әрсезлек, шәхси мәнфәгатең өчен нинди рәвештә булса да активлык күрсәтмәсәң, үзеңә закон нигезендә тиешле булганны да алу читен чаклар булмадымыни? Дөрес, үтә әрсезлекләре белән, үзенә тиешеннән артыгын да алып, гадәтчә генә киенгән ак чырайлы, намуслы кешеләр арасында затлы мехка чумып, йөзләрендә алсу нур балкытып йөрүче танышларыма кызыгып караган чагым булмады Киресенчә, андыйлар миндә һәр вакыт күңелсез уйлар гына тудыра. Шул ук вакытта ил матди авырлык кичергән чакларда — ашау-эчү, көнкүреш кирәкләре һәркемгә үлчәп кенә бирелә торган көннәрдә, тиешлесен дә ала алмыйча, билбавыңны кысыбрак буарга мәҗбүр булып, моны үзеңнең тыйнаклыгың, үтә намуслы булуың белән акларга тырышып йөрү дә егетлек түгел, әлбәттә.
Тагы шунысы бар: синең кыюсызлыгыңны ялгыш аңлаучылар була. Озак вакытлар бергә булырга туры килгән якын танышларымның үз авызларыннан ишеткәнем бар, беренче күргән вакытта алар мине кайсы бик эре дип, кайсы астыртын-усал кеше дип уйлаганнар. Яшь егет чагымда мин яннарына барырга куркып йөргән чибәр кызлардан кайберәүләре. инде әби булгач, миңа серләрен ачтылар: «Егет чакта сез бик эре, һавалы идегез,— диделәр миңа —Безнең кебекләр сезнең яныгызга барырга җөрьәт итә алмый иде», дип сынымны катырдылар...
Табигатемнең гомер буена үзем белән бергә килгән, кайвакыт мина зарары, кайвакытта файдасы тигән бу үзенчәлеге турында ни өчен болай артык җәелеп киттем әле? Ни өчен нәкъ менә шушы урында? Ихтимал, болай да бик аз белү өстенә, озак вакытлар аерылып торган әтием белән күрешү минутларында ул оялчанлыгым беренче тапкыр шулай көчле рәвештә үзен сиздергәндер..
Бу әле әтинең бөтенләй кайтуы түгел иде, шул ук атнада без аны кире озаттык. Ничә көн кунак булды, ниләр эшләде, бары шунысын хәтерлим: әти әлеге куркыныч дәрәҗәдә сыгылып төшкән түшәм тактасын алыштырып куйды; ә без, балалар, ул көннәрдә бүлмә якта, яртысын диярлек савыт-саба алып торган кечкенә сәкедә кысылышып йокладык. Әти юкта, әнинең ике ягына тезелешеп, түрдә ята торган идек.
Озакламый әти тагын әйләнеп кайтты. Бусы инде бөтенләйгә кайтуы иде. Аның кайда хезмәт итүе, нинди чин белән кайтуы турында кызыксына белмәгәнмен, күрәсең. Бары сугыштан килгән хатларның берсеннән «Житомир» сүзе исемдә калган да, погонында аркылыга тегелгән тар гына җияк барлыгы хәтеремдә. Анысының мәгънәсен әти үзе аңлатып бирде. Бар солдатның да погоны андый булмый икән, «яфәтил» погонына гына шундый аркылы җияк тегәләр икән. Димәк, әтиебез ефрейтор булган. Тугыз ел чамасы гомерен солдат хезмәтенә биргән кеше өчен зур чин түгел.
Әтинең яңа кайткан көннәре булгандыр инде, янына Әхтәм, Ахун абзыйлар (икенче анадан туган үгәй энеләре), күрше-тирәдән тагы кемнәрдер кереп утырды. Әти сугышта күргәннәре турында сөйли, ва- кыт-вакыт бары да катнашып, кычкырышып алалар, ара-тирә күмәк
М И Р с Ә И ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
ләшеп көлеп тә җибәрәләр иде. Коммунизм дигән сүзне шунда, башлап әти авызыннан ишеттем. Еллар үтеп, тарих укый башлагач, төшендем: күрәсең, ул фронттан большевиклар агитациясен ишетеп кайт- кат булгандыр. Коммунизм турында бик дәртләнеп сөйләде. Тыңлап утыручылар да, кызыксынып, аңа кушылып киттеләр.
Ахун абзый иде бугай, әтинең иң яшь энесе, каралыр яше дә җитеп өлгермәгән егет, кызыгып, әйтеп куйды:
— Чынлап та,— диде,— эшләгән кешегә генә сый-хөрмәт, эшләмәгәнгә— шиш! Зерә шәп булыр иде ул, ә?
Әхтәм абзый (әтинең Ахуннан өлкәнрәк энесе; бусы инде солдатта булырга өлгергән, ләкин чирләп, вакытыннан элек кайткан егет) ана каршы төште:
— Ай-Һай,—диде,— бөтен кешегә дә бертигез ашарга бирү? Күпме теләсә шул хәтле? Кияренә кием, ягарына утын? Буламы соң, жүләр! Каян җиткерсен казна гомерендә туя ашамаган ярлы-ябагайга?
— Нигә җитмәсен,— ди әти,— бөтен кеше дә тигез тырышып эшләсә, җитәргә тиеш. Җитәрлек булмаса, ул әле коммунизм да булмый. Аның өчен озак азапланырга туры киләчәк. Нигә? Влач үзе яклап торса? Җир-суга, урманнарга, забутларга, ялчыларга, көннекчеләргә байлар хуҗа булмаса?
Әхтәм абзый төпченә:
— Ә мона минем үз ашлыгымны, я берәр малымны сатасым килсә? Я үземә сатыл аласым килсә?
— Юк инде, анда үзеңә башка сату-алуның кирәге калмый.
— Ничек инде?..
— Акча дигән нәрсә 'бөтенләй үзе кирәк булмый.
Әхтәм абзыйның коты очты:
— Акча булмый?
— Ә нигә кирәге бар аның? Ашарыңа җаның теләгәнне яәфсең сораган хәтле бушлай аласың. Кием-салым да шулай.
— Бушка?! Бөтен нәрсәгә чират торудан башың чыкмас, дүрәк. Юк, акчасыз дөньяның ни кызыгы булсын?!
— Халыкны ярлыга-байга аерган иблис — шул акча инде. Акча бе-терелсә, бөтен кеше тигез булачак.
— Ай-Һай!.. Ә көм булдыра соң аны, коммунизмны?
— Безнең кебекләр,— диде әти дәртләнеп китеп.— Эшчеләр! (Ул вакытта мин «эшчеане гомумән эшләүче кеше мәгънәсендә генә аңлый идем. Кырда эшлиме ул, абзардамы, өй саламы, итек тегәме, пима басамы, казык кагамы, читән үрәме — бары да минем өчен эшче иде.)
— Ай-Һай, кем риза булыр икән?
— Нигә?—диДе әти,— менә мин үзем язылырга ниятләп торам әле, коммунист булырга!
— Алла сакласын!—дип кычкырып җибәрде әни.— Авызыннан җил алсын! Җүләрләнә күрмә! Балаларыңны ташлап, солдатта йөрүләрен җитмәгән, барыбызны да ятим калдырасың киләме? Тәүбә диген!
Бары да көлештеләр. Мондый «хәтәр» сүзләрне әти үзе дә бәхәстә мавыгып китеп кенә әйткән булган, күрәсең, соңыннан бу турыда авыз ачканы сизелмәде. Әнинең бу мәсьәләдә карары катгый, әтигә йогынтысы да көчле иде булса кирәк.
Икенче көнне үк бугай, без, әти белән икәүләп, тары чәчәргә киттек...
...Атка да улак.
Сыерга да улак, Кәжәгә дә бадиян. Канбулатта Мәхиян!..
Ни мәгънәсе булгандыр бу такмакның — минем өчен ул шулай караңгы килеш калды. Әти солдатта чакта кышкы озын төннәрдә безнең өйдә кызлар жыелып кич утыра торган иде. Шул кич утыруларның берсеннән колагыма кереп калган такмак. Мәгънәсез тоелса да, мина бүген әллә кайчан онытылган бер башкорт авылын күз алдыма китерергә ярдәси итте.
Жиргән турысыннан .иң элек Биргиделне, аннары борам белән Ар- гыйделне чыккач, әз генә сулдарак, Иделнең тәбәнәк ярына терәлә язып, Канбулат дигән авыл тора. Ишетүемә караганда, йортлар саны бервакытта да егермедән артмаган бу фәкыйрь авылда бер генә калай түбәле йорт бар иде. Авылына күрә бай исәпләнгән Мәхиян йорты. Ни өчен такмакка кереп киткәндер, анысы белән кызыксынганым булмады. Шуннан ике өй аша гына авылның көньяк читендә Алтынгуҗа исемле дусыбыз тора иде.
Жиргәндә һәр татарның диярлек руслардан яки мукшылардан знакомы, чувашлардан белеше булган кебек, күрше-тирә авылларда яшәүче башкортлардан бер яки берничә дусы була иде. Дуслык шуннан гыйбарәт: базарга яки бүтән йомыш белән Жиргәнгә килгән чакларында башкортлар үзләренең татар дусларына төшәләр. Шунда атларын ашатып, үзләре дә кунак булып китәләр. Күчтәнәчкә кәрәзле бал яки кымыз алып, бичәләрен дә утыртып килгән булсалар, кунып та калалар. Эшләре ашыгычрак булганда, дуслар, базарда гына очрашып, бергәләп чәйнигә кереп чыгалар. Татарлар исә, үз чи-ратларында, урманга-фәләнгә яки жиләк-жимеш жыярга барып чыккан чакларында башкорт дусларына кереп кунак булалар. Хәллерәк татарлар үзләренең сугымга билгеләп куйган терлекләрен дә, яздан көзгә кадәр дуслары карамагында калдырып, үләнгә һәм яфракка чиксез бай булган башкорт болыннарында симертеп кайтаралар. Сугым суйган көннәрдә бер-берсен кулламага чакырышалар...
Алтынгужа агайның өе кара мунча кебек кечкенә иде. Авылның иң читендә. Каралты-кура түгел, киртәләп алынган ишегалды да юк. Урам якка караган кечкенә сыңар тәрәзә. Яньчелеп, җимерелеп беткән кабык түбә. Давыллы яңгыр вакытларында ни күргәндер ул өй, кышкы салкыннарда?.. Белмим. Мина аны матур жәй көннәрендә генә күрергә туры килә иле.
Әти белән шуңа килеп төштек. Алтынгужа агай үзе өе янындагы бүкән өстендә туздан тырыс үреп утыра иде. Без килеп туктауга, гадәтенчә, ашыкмый гына урыныннан торды, әтинең сәламен алды һәм шунда ук, өе ягына борылып карамыйча гына:
— һин! Самавырды яңарт! — дип кычкырды.
Әти аңа, самавыр кирәкмәс, тизрәк эшкә тотынырга вакыт, дисә дә, кулы белән кояшка ымлап, әнә бит, жәй үтеп бара, дияргә теләсә дә, Алтынгужа агай үз сүзеннән кайтырга теләмәде.
— Бәй, канса еллар күрмәгән дусты сәй эчерми ебәрергә ни! Бул- ман. Ярамай!
Озакламый өйдән тыйнак кына булып хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Самавыр әдер!
Өйнең, читәннән генә булса да, үзенә күрә өйалды кебеге дә бар иде. Анда кыек астына эленгән берничә пар каен себерке һәм курыс бәйләмнәреннән башка байлык күренмәде. Өй эче тагын да ярлырак иде. Җир идән. Берни ябылмаган как сәке өстендә калай самавар кайнап утыра, самавар алдына нинди төстә икәне дә беленмәслек алама ашъяулык жәелгән. Борыны кителгән чәйнек тә, саплары төшкән ике пар чынаяк та кырык җирдән чатнап, калай тасмалар белән коршалып беткәннәр. Фәкыйрьлек тагын да ныграк күзгә бәрелә төшсен дигән*
< «к У • м 6.
МИ PC ӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛЭКӘЯ ЧАКЛАРДА
49
дәй, Алтынгуҗа агайның бичәсе бөкре дә иде. Тик утырган чагында да эһ, эһ итеп тора...
Күзем самавар турысына түшәмнән асып куелган һәм бу минутта ялкау гына кыймылдап торган ялгыз кыбырнамага төште. Алар элек күп булган, ахрысы, хәзер инде башкаларының тузан кунып юанайган җепләре генә селкенә. Кайчандыр алар бары да бөтен булгандыр, төрлесе төрле төстәге матур кәгазьләрдән киселеп, урталарыннан җепкә асылган түгәрәк бизәкләр, кайнар самавардан күтәрелгән пар белән хәрәкәткә килеп, күңелле уйнаклатканнардыр, бу кечкенә өйгә үзләренә күрә ямь биреп, аның ярлылыгын яшереп, кыбырдашып торганнардыр.
Алтынгуҗа агайның бичәсе кайдандыр төйгән балан түбе, кипкән шомырт .кебек сыйлар китереп чыгарды, ашъяулык өстенә бер чите сындырып алынган кара гына төче күмәч куйды да, эһ-эһ килеп, чәй ясарга тотынды. Әти, барыбызга да чынаяк җитмәгәнен күреп булса кирәк, миңа чыгарга, атларны карап торырга кушты. Бөкре апай: «Утырһын, утырһын, берәй сынаяк эсһен», — дигән булса да, артык каршылык күрсәтмәде. Шулай да бер кисәк төче күмәч сындырып тоттырды. Нәрсә оныннан пешерелгән булгандыр, әмма асты-өсте көлгә буялып беткән ул төче күмәч миңа гаҗәп тәмле тоелды.
Әти белән Алтынгуҗа агай алдан ук сөйләшеп, килешеп куйган булганнар, күрәсең, сатулашып тормадылар, тиз генә чәй эчеп алдылар да юлга чыктык. Без тары чәчәргә китеп барабыз, Алтынгуҗа агай безгә үзе саткан җирне күрсәтергә бара.
Өч кеше өстенә, арбага тимер сабан, ике тырма, бер капчык тары һәм азык-төлек белән савыт-саба да салынган булуга карамастан, Турат җиңел-җиңел генә юртып китте. Прәшкәгә кола бия дә җигелсә, Туратка җиңелрәк булыр иде дә, әти аны, Әхмәтша абзыйларныкы булганга күрә, җигәргә яхшысынмады, тәртә янына бәйләп, буш кына җибәрде: сабанга җигәргә биреп торулары өчен дә рәхмәт!
Канбулаттан караганда бөтенләй өстебезгә авып килгән Җиргән- тауның Агыйделгә барып бәрелгән чите киртләчләнеп-киртләчләнеп күтәрелгән биек-биек кызыл ярга әйләнеп китә. Шул таба барабыз. Уң ягыбызда тауга кадәр җәелгән тугай — чәчәкләр белән чуарланган ямь-яшел болын. Сул ягыбызда — Агыйдел. Ул, безнең белән ярышкандай, бу турыда ашыгып-ашыгып ага, тауга якынлашкан саен агымын тизләтә барып, безне узып-узып китә. Арба астында — тип-тигез сузылган өч сызыктан торган бернинди сикәлтәсез болын юлы. Юлаучылар аз булгангамы, язгы дымы кибеп җитмәгәнме—аны әле тузан басып өлгермәгән. Ике як чите дә, уртадан салынган тояк сукмагы белән кара каеш төсле ялтырап яткан тәгәрмәч эзләре арасындагы буш урыннары да ямь-яшел. Арба төбендәге ярыклар үтәли алар Агыйделгә караганда да ашыгыбрак артка таба агалар кебек...
И кызыкта соң бу дөнья! Хәтта арба астындагы күренешне дә карап туя торган түгел. Әллә янда әти булгангамы икән?
Әтигә мин ияләшеп җиткән идем инде, аның белән бергә шушы юлга чыгуыма чиксез бәхетле идем...
— Ошында! — диде Алтынгуҗа агай һәм, юртып барган ат адымга күчү белән, арбадан ыргып төште дә үлән арасыннан тауга таба атлап китте.
Без юлсыз болын өстенә яңа эз салып, арбабыз белән аның артыннан борылдык.
Тау инде бик якын булса да, бу җирләр аның итәге түгел иде әле. Тау итәгенә чыгу өчен тугай ярын менәргә кирәк. «Яр» дигәнем, шактый текә булса да, сөзәкләнебрәк күтәрелгән һәм куе әрәмә белән
капланган калкулыктан гыйбарәт. Бу калкулык кырында жәелеп яткан тигез урын, юл буендагы шикелле үк әлмисактан бирле сабан күрмәгән саф болын түгел, ә бәлки кайчандыр сөрелгән-чәчелгән булып та, күп еллар сука-сабан тимәү аркасында, янадан чирәмгә әйләнгән ту жир иде.
Әти белән Алтынгуҗа агай, тугай үрен каплаган әрәмәлек кырын- ♦ нан бер кәжүнни әчминнек 1 җирне адымнары белән генә үлчәп алып, почмакларына казыклар кактылар.
— Булды, — диде дусыбыз. — Игелеген күрегез...
Өч-дүрт көн яттык без әти белән шул бер әчминнек җир өстендә. Гадәттә мондый чирәм җирләрне ачканда сабанга дүрт ат җигәләр. Ә бездә — ике. Үлән тамырлары белән үрелеп, калын киез шикелле булган җир бирешергә теләми, бик авырлык белән генә киселә, гади басу туфрагы кебек төрән астында уалып калмый, тоташ кәс тасма булып, кара ягы белән өскә әйләнеп кенә ята бара. Ике-өч әйләнгән саен тукталып, атларны ял иттерә-нттерә эшлибез. Әти кыр эшләрен бик сагынып кайткан булган, күрәсен, бер дә кабаланмый, Агыйдел буеның саф һавасына, гүзәл табигатенә сокланып туя алмагандай, ял итә-итә, бу көннәрне күрүенә шөкрана кыла-кыла эшли.
Чынлап та, андагы гүзәллекләр сокланып туя торган түгел иде. Тугай тавын каплаган тоташ әрәмәлек аклы-аллы зелпе чәчәкләре белән бизәлгән. Шомырт инде чәчәген койган, шулай да күләгәлерәк урыннарда салмак-салмак ак тәлгәшләр күп әле. Тугай тавының өстендә күзләрнең явын алырлык булып күренгән аллы-гөлле тубылгы чәчәкләре әле дә күз алларымнан китми. Ул андагы хуш исләр! Шулар янына тагын кошлар сайравы!.. Өйдә чакта гомердә болай иртә уянмый торган идем. Ә монда! Арбага терәп корылган яшел куыш эчендә! Әле яктырырга да өлгермәгән, ә мин уяу. Әллә тагы мең төрле кошлар берсеннән-берсе уздырырга тырышып сайрашалар, һәркайсы үзе белгәнчә сайрый, үзе теләгәнчә кычкыра. Тик берсе дә артык түгел. Бернинди сайрауга охшамаган тартай тавышы да, кәккүк кычкыруы да күңелләрне эретеп яңгыраган нәфис сандугач моңнарын тыңларга комачауламыйлар, хәтта шулары булмаса, сандугач сайраулары бу кадәр моңлы да ишетелмәс иде кебек...
Бу тойгыларым турында мин, өйгә кайткач, әнигә сөйләдем. Әни мине ихлас күңелдән тыңлады. Яратып, аркамнан сөеп куйды һәм йомшак кына итеп, хәтта ниндидер сер әйткәндәй, тавышын акрынайта төшеп:
— Син, улым, аларны яз! — диде.
Нәрсә әйтергә теләде, аңламадым. Яз, имеш! Кемгә языйм мин аны? Нигә?.. Әнидән сорамадым. Үзе шуннан артыгын әйтмәде, ачусыз гына тавыш белән әтигә үпкәләгән булды.
—• Мин сезне тары чәчеп яталар дип йөрим, ә сез анда бездән башка гына сахрага чыккансыз икән!
— Сезне дә алып барасы калган икән шул, — диде әти көлеп.
— Нинди тиле бу вакытта ашлык чәчеп йөри инде, — диде әни тагын ачуланмыйча гына. — Акча туздырып, орлык әрәм итеп, юкка көч түгеп, хайван ызалап...
— Хәерле булсын, — диде әти,үкенмим. Ичмасам, туйганчы рәхәтләндем бер Агыйдел буенда улым белән. Ходай насыйп итсә, бәлки булып та куяр. Нигә? Көз бик иртә кнлмәсә, тары өлгерерлек кенә вакыт бар әле
Нәкъ әти теләгәнчә, ул елны көз иртә килмәде, күрәсен, тарыбыз котырып уңды. Сабаклары буынлы камыш кебек озын, нык, таза. Башаклары олы кеше кулы хәтле булып, сыгылып-сыгылып төшкән ул
Әчминнек- буйга 60. кинлеккә 10 сажин зурлыкта.
МИРСЭП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
тары басуын күргән бер кеше хәйран кала: бирсә дә бирер икән ходай, тарының болай котырып уңганын гомер күргәнебез юк иде дип, гаҗәпләнү белдерәләр һәм изге теләкләр теләп китәләр иде.
— Игелеген күрергә язсын, тынычлыкта рәхәтләнеп ашарга насыйп булсын!
Игелеген күрдек. Ашарга да насыйп булды. Ләкин тынычлык мәсьәләсе?
Дөрес, минем өчен, дөресрәге, минем яшьтәшләр өчен тынычлык бозарлык берни дә булмады кебек. Киресенчә, безне шатландыра, рухландыра торган яңалыклар килде авылга. Ә менә әти-әниләр, гомумән өлкәннәр өчен?
Җәй, минем күзлектән караганда, безнең хуҗалыкта әйтерлек үзгәрешсез, хәтта элекке елларга караганда матуррак та, бәхетлерәк тә узган кебек иде. Әти-әниләр белән күбрәк үзебезнең әнә шул матур тары басуыбыз тирәсендә чуалдык. Аны утарга барган булдык, карарга, урырга, алып кайтырга, һәркемдә булган кебек, безнең ындырыбыз бар иде. Өй янында кечкенә бәрәңге бакчабыз. Өстәвенә, ул елны без кыяр да чәчкән идек. Бусы минем өчен бик зур куанычлы яңалык иде. Әти солдатта йөргән чагында ук ниятләп куйган булган икән: исән-сау кайтсам, кыяр, кишер, суган кебек яшелчәләрле үзем үстерер идем дигән. Безнең авылда руслар, мукшылар, чувашлар өй борынына яшелчә үстерә торган булсалар да, татарлар арасында ни өчендер бу эшкә ригая юк иде. Берәү дә диярлек бәрәңгедән башка яшелчә утыртмый, ул эш белән шөгыльләнеп караучы аерым хуҗалыклар булгаласа да, утырткан җимешләренең игелеген күрә алмыйлар, бакчаларына балачага төшеп, теңкәләренә тия иде.
, Мәчет бакчасы белән чиктәш читән буена ике түтәл кыяр чәчтек. Каен корымы кебек кара туфрак, әйтерсең еллар буенча зарыгып, шуны гына көтеп яткан: шыттырып утыртылган орлык ике көндә тишелеп чыкты. Күз алдында өченче яфрак чыгардылар, аннары дүртенчесен, бишенчесен... Тизрәк үсү өчен нәрсәгә булса да тотынырга омтылып, озын-озын кереш җепләре суздылар. Көрлекләре, тазалыклары белән карарга соклангыч чәнечкеле сабакларны сары-сары чәчәкләр сырып алды, чәчәк төпләрендә бодай бөртеге кадәр генә кыярлар күренде. Атна үтәр-үтмәстән, алар өзәрлек булып өлгереп тә җиттеләр. Уртача эрелектәге ямь-яшел кыярлар, берсеннән-берсе матур булып, яфрак араларын тутырдылар.
— Монда бераз сатарлык та рәт бар,— диде әти.
йөз кыяр тутырылган кәрзинне әти чиркәү каршындагы базар мәйданына — җирдән торып төрле әйберләр: балык, чабата, чүлмәк сатучылар рәтенә китереп куйды да, мине генә калдырып, үзе ни өчендер читкәрәк китте. Нишләргә кирәге миңа әйтелгән иде инде. Кәрзин өстенә капланган киҗеле ашаулыкны ачып җибәрдем. Шул минутта ук яныма берничә кеше килеп тә туктады.
— Кыяр?!
Исе китмәгән кеше булмагандыр. Ул җәйдә кыярның базарда беренче күренүе иде бу. Гомер буйларына яшелчә үстергән, шуның белән сату иткән руслар, мукшылар шаккатты.
— Син кемнеке малай?—диде бер мукшы.
Әйттем.
— Вот-так татарин!.. Ничек үстергән алай?
— Әти.
— Молодец, уздырган урустан, мукшыдан да уздырган.
Руслар, мукшылар, чувашлар безнең кыярга карап гаҗәпләнделәр генә, ләкин берсе дә диярлек сатып алмады. Аның каравы, татарлар, башкортлар тын алырга да ирек бирмәделәр. Күз ачып йомганчы диярлек кыярыбызны алып та бетерделәр. Чак акча алып өлгерә
идем. Хәтта барын да алып өлгердемме икән?.. Базарга беренче булып кыяр чыгару, шуның белән халыкны гаҗәпләндерү, мактау сүзләре ишетү минем өчен генә түгел, әти өчен дә күңелле иде.
Соңыннан, еллар үткәч аңладым: бу адәм ышанмас хәл дөнья күргән әтинең тәҗрибә җимеше түгел, киресенчә, тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе булган икән. Кыяр чәчүнең безнең авылда борыннан сыналып килеп, ♦ канунга әйләнгән үз срогы булган. Бу эш белән гомер буе шөгыльләнүчеләр шул срок җитмичә чәчмәгәннәр. Ә без, әле җәй тиешенчә урнашып җитмәгәнлеген, алда кырау төшү ихтималы барлыгын исәпкә алып тормаганбыз, башкалардан берничә көнгә иртәрәк чәчкәнбез дә куйганбыз. Бәхетебезгә каршы, күрәсең, ул елны кыраулар булмаган...
Өстәвенә, көзе! Бөтен кешедән сон чәчкән тарыбызны өлгертеп, җыеп алганчы кырау күрсәтми торган шәфкатьле көз!..
2
ОКТЯБРЬ ҖИЛЕ. БОЛЬШЕВИКЛАР
К«з генә булмаган икән ул, авылыбызда башланган яңа заманның, патшасыз гына түгел, хезмәт ияләре үзләре патша булып яшәр заманның җилләп, давыллап килгән язы да булган икән.
Мондый көз килсен өчен, 1917 елның язы да кирәк булган шул. Патша Россиясенә — халыклар төрмәсенә — яхшымы-начармы хөррият алып килгән яз!
Патша законнары химаясендә үзләрен түрә хис итеп килгән, хәтта сугыш елларында кеше кебек авырлык күрмичә, кесәләрен калынайта гына барган Җиргән байлары, гомумән, авылның дәрәҗәле кешеләре катлавы, император тәхетеннән төшерелгәч, беренче мәлгә куркып, каушап калганнар. Ләкин пайтәхеттә властьның буржуазия кулына кереп баруын сизенеп, үзләрен бик тиз кулга алганнар Хөрриятне дә, пяләшенгән гадәт буенча, үзләре өчен генә дип белгәннәр. Аның, мәгънәсен дә үзләренчә аңлаганнар, халыкка да шулай аңлатырга тырышканнар. һәр халык үзенә аерым ирек алсын, кешеләр ярлыга, байга карап түгел, диненә, милләтенә карап бүленсен, дип барганнар. Милләтне кайгыртырга чакырып, пәйгамбәр өммәте икәнебезне кат-кат исебезгә төшереп җырланган җырлар да мәктәп балалары сафына очраклы рәвештә килеп кермәгәндер.
Безнең авылда татарлар үзләренә, руслар үзләренә (дөресрәге — мөселманнар белән христианнар) аерым урам-урам булып яшәсәләр дә, иген басулары бергә иде. Кайчан шулай бүленгән булганнардыр, өч басуда да безнең җир күршеләребез бер яктан татар булса, икенче яктан рус яки мукшы була иде.
Авылның зур байлары безнең әтиләр сугышта чакта ук халыкка җирне яңача бүлеп бирергә җыенганнар Русларга, мукшыларга аерым, татарларның үзләренә, чувашларның үзләренә аерым итеп, үлчәп тә биргәннәр. Ләкин төрле милләттән торган игенчеләр, ул вакытта әле башлыча солдаткалар, яшәп килгән тәртипне үзгәртергә риза булмаган:
— Мөгез чыгармагыз, кирәк булса, ирләребез кайткач сөйләшербез, безгә шушылай да бик әйбәт,— дип, әүвәлге җирләренә чәчә биргәннәр.
Бу кадәресен мин соңыннан ишетеп белдем. Җир күршеләребез белән ничек яшәвебез турында үзем күреп хәтердә калган бер истәлек тә бар. Шул, әти сугыштан кайткан җәйне, пар басуын сөргәндә булса кирәк, җир күршебез булган Кутлаков фамилияле рус белән берләшеп.
МИ PC ӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
сабанга чактык — әтиләр атларын кушып сабанга җигеп, җирләрен бергә сөрделәр. Кутлаков та үзенең улын алып чыккан иде. Яшькә минем чамалырак малай иде ул. Коля иде шикелле. Әтиләр сабан сөреп йөргәндә без аның белән күбрәк арба янында булабыз, суга барабыз, чәй кайнатабыз. Ул татарча белми, мин — русча. Шулай да бер генә минут та сөйләшми тормаганбыздыр. Күз алдыбызда яки кулыбызда булган әйберләрнең исемнәрен сорашабыз. Татарча ничек? Русча ничек?.. Ике арада сүз бетеп торган чакларда Коля русча такмаклар әйтә. Мәгънәләрен аңламагач, бары да диярлек онтылган. Колакка таныш сүзләр кыстырып әйтелгән берничәсе хәтердә калган иде дә, яхшырак аңлый төшкәч белдем, бик үк әдәпле такмак булмаганнар икән.
Сөйләшеп яки такмак әйтешеп кенә калмадык без анда, көлешә- көлешә уйнадык, шаярыштык. Көрмәкләшеп, җирдә аунаштык. Күңелле, куанычлы истәлек булып, шунысы хәтердә калган: бер-беребезне җәберләргә яки кимсетергә теләүнең әсәре дә юк иде күңелдә. Киресенчә, моңарчы якыннан күрмәгән, белмәгән хәлдә, ышанычсызга, дин дошманына санап йөргән кешеңнең шундый әйбәт, ягымлы булып чыгуын, аның сиңа карата яхшы теләктә икәнлеген, синең белән дуслашырга омтылып торуын тою рәхәт иде. Ул минутларда Коля күңелендә дә шундый ук хисләр булганлыгында шигем юк... Гаҗәп катлаулы тойгы иде бу. Әгәр шунда әйтсәләр: рус белән тигез хокуклы булу өчен, үзеңә дә рус булырга кирәк, дисәләр, ягъни үз халкыңнан ваз кичеп, руска әверелергә тәкъдим итсәләр, риза булмау гына түгел, андый тәкъдим белән миңа якын килүчегә каршы күңелемдә ачу хисе уяныр иде. Туган атаң-анаңны оныт, син фәлән кешенең улы бул, ул бит синең атаңнан көчлерәк тә, матуррак та, баерак та, син мона шатланып риза булырга тиеш! Мондый мәрхәмәт күрсәткән өчен, син аңа рәхмәт әйтергә тиеш, дигән кебек мәгънәсез, акылга сыймый торган тәкъдим булыр иде ул.
Ә болай! Үзең татар малае килеш калган хәлдә, руслар, шулай ук башка милләт малайлары белән бертигез хокукка ия икәнлегеңне белү, шуны бөтен барлыгың белән тоеп тору! Чын бәхет иде ул. Әйе, рус малае белән иптәш булышу — дәрәҗә иде безгә. Аның белән горурлана идек.
Шундый авылда тууым аркасында йөрәгемдә бала чакта ук уянган бу хис миндә соңыннан да кимемәде, зурайган саен үсә генә барды. Икенче милләт кешесе белән якыннан танышу һәр вакыт мине рухи яктан баетып җибәргәндәй була, күңелдә иптәшлек, туганлык, уртак гражданлык хисләре дулкынлануын тоясың. Эчке дөньяң киңәя, иркенәя төшә.
Патша төшкәннән соң сугыштан кайтучы бер безнең әти генә түгел иде, әлбәттә. Теге кайткан, бу кайткан дигән хәбәрләр әледән-әле ишетелеп торды. Көзгә таба сугыштан кайтучылар аеруча күбәеп китте. Башлыча шулар арасыннан, бөтен авылның игътибарын үзләренә җәлеп итеп, тынгысыз кешеләр пәйда булды. Күбесе өсләренә погоны алынган шинель, башларына соры папаха кигән бу кешеләрне «большевиклар» дип йөртәләр иде. Алар күп тә түгел иде әле. Татарлардан нибарысы ун-унбишләп кеше булгандыр. Ләкин бөтен авылны гөр китерергә шулар да җиткән иде. «Совет власте» дигән сүз белән . Ленин исеме дә безнең авылда башлап шулар авызыннан ишетелде.
Инде колак күнеп өлгергән «революция»гә «контрреволюция» сүзе өстәлде. «Аклар», «кызыллар» турында сөйли башладылар. Хәзер инде руслар белән татарлар арасында бер-берсен чит күрү онытылып» татарларның үз арасында халык икегә бүленде. Икегә генә дә түгелдер...
Бу аермалар, дуслык-дошманлык күренешләре әнә шул большевикларга кемнең ничек каравында күренде. Бөтен авылның телендә шулар иде хәзер. Берәүләр черетеп яманлый. Яманлаулары да төрлечә. Кайсылары гайрәтләнеп, бөтен кешегә ишеттерерлек итеп, кычкырып сүгә аларны; кайсылары исә, як-ягына каранып, пышын-пышын гына аларга ләгънәт яудыра; җәнҗалчылар диләр, кеше малына кызыгучы галахлар, диләр. Икенче берәүләр яклап сөйли. Аларның да кайсылары аяк терәп, берәүдән дә курыкмыйча, ачыктан-ачык әйтә:
— Гаделлек өчен тырышучы, каруннарга каршы көрәшүче батырлар,— диләр.— Эш кешесенең, җәберләнгән ярлы-ябагайның тормышын яхшырту уенда йөриләр, совет власте өчен, ягъни властьны халыкның үз кулына алын бирү өчен җаннарын аямаучы гайрәтле ирләр,— диләр. Аларга карата яхшы нияттә булуларын халык алдында кычкырып әйтергә кыймыйча, үз өйләре даирәсендә пышылдашып кына йөрүчеләр дә бар: «Ниятләре изге, ходай ярдәм бирсен үзләренә».
Күпләр исә, бигрәк тә үз көнен үзе күреп яшәүче игенче катлавы бер якка да кушылырга ашыкмый. Кайсы як хаклы?—дәшми генә күзәтә.
Ләкин дәшмәү — тынычлык билгесе түгел. Кемнең күңеле тыныч булсын? Дөньяның асты-өскә килә бит. Бөтен илнең язмышы хәл кылына. Кем файдасына хәл кылыныр ул? Крестьянга ничек булыр? Нәрсә көтәргә мөмкин ул большевиклардан?.. Аларны яманлаучыларны да үзләренчә хаксыз дип булмый. Араларында чынлап та элек- электән сугыш чукмары булып танылган, бушбугазлык белән алдырып килгән кешеләр юкмыни? Болганчык суда балык эләктерергә тырышып, үз файдаларын кайгыртып йөрүче кешедән ни көтәсең?.. Алай дисәң, күпчелеге акны карадан аера белә торган, дөньяның ачысын- төчесен татыган акыллы кешеләр бит. Баеп китә алмасалар да, эшнең, хезмәтнең тәмен белгән, халык каршында бернинди яман аты чыкмаган, җитмәсә, ничә ел сугышта—ут эчендә булып, дөнья күреп, тәҗрибә җыеп кайткан кешеләр? Хәтта сугышта батырлыгы белән дан тотып, әллә ничә көмеш тәре белән бүләкләнгән Сәйфулла да шулар арасында. Башлыклары да ни җитте кеше түгел...
Башлыклары Вәликәй Җаббаров иде аларның. Чынлап та ни җитте кеше булмаган икән ул. Шактый ачык хәтеремдә: тышкы кыяфәте белән үк башкалардан аерылып, офицерга охшап тора иде. Мәктәп алдындагы җыеннарда сөйләгән чакларында күземне ала алмый авызына карап торган чакларым булды.
— Татарча сөйләсә, татар тыңлый авызын ачып,—диләр иде аның турында,— русча сөйләсә — руслар.
Әйе, руслар. Ул вакытта мин белеп бетермәгәнмен, Вәликәй татарлар арасында гына түгел, руслар арасында да күренекле булган икән. Фронтта чакта большевиклар белән бер сафта революцион көрәштә катнашкан һәм аның белән бер чорда авылга кайткан солдатлар руслардан да, мукшылардан да байтак булган. Суркин, Пшцаев, Вдовин фамилияләре татарлар арасында да еш телгә алына иде. Авылда алар бер-берсен бик тиз табып алганнар һәм революция алдында торган бурычларны ничек итеп үзебезнең авылда гамәлгә ашыру турында җыелышып сөйләшкәннәр, ничек итеп Җиргәндә совет власте урнаш-тыру, алпавытлар, кулаклар кулында булган җирләрне тартып алу турында планнар корганнар.
Ләкин патша төшерелгәннән соң яңадан сайланган волость идарәсендә үзәк урынны алган куәтле байлар нык тора Россиядә Октябрь революциясе булганнан соң да Җнргән байлары властьны ярлылар большевиклар кулына бирергә теләмиләр Волость күләменнән вәкилләр чакырып, съезд уздырырга, байлар кулында булган җирләрне
МИРСӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
ычкындырмас өчен, шунда үзләренең властьларын закон көче белән ныгытырга ниятлиләр.
Съезд 1918 нче елның 10 мартына билгеләнә.
Большевиклар да хәзерләнә бу съездга. Алар инициативасы белән яшерен төстә фронтовиклар, ярлылар җыелышы уздырыла. Көн тәртибенә волостьта совет власте урнаштыру мәсьәләсе куела. Эшче- крестьян һәм солдат депутатларының Җиргән волость советына тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләнә. Бу җыелышта Стәрлетамак өязе ревкомыннан килгән вәкил дә катнаша
Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитә. Волостной земский съездга төрле авыллардан делегатлар җыела. Аларның күпчелеге кулаклардан һәм авылның хәлле катлавы кешеләреннән тора. Фронтовиклардан һәм ярлылардан сайлап җибәрелгән вәкилләр дә була.
Съезд ачылуга, большевиклар белән бергә, әлеге яшерен җыелышта катнашкан кешеләр дә килеп керә. Бу хәлне күреп, кулакларның җене кузгала.
— Сезне беркем дә сайламаган, сез самозванеилар!—дип кычкыра башлыйлар аларга.— Сезнең урыныгыз монда түгел!
— Сезне кемнәр сайлаганын да беләбез!—ди большевиклар. Съездның президиумын сайлау башлана. Земство үз кандидатларын тәкъдим итә, большевиклар — үзләренекен. Кулаклар тавыш күтәрә. Большевиклар да җавапка аптырап тормый. Китә кычкырыш. Сугышыр чиккә җитеп кызган кулаклар ачыктан-ачык яный башлыйлар.
— Долой большевикларны!
— Кыйнап чыгарырга кирәк! Нәрсә карап торабыз?!
Каннары ңызган кулаклар кулларына ирек бирергә өлгерми, Федор Пищаев, револьверының көпшәсен түшәмгә каратып, атып җибәрә.
Революция дошманнарына кыска һәм ачык кисәтү булып яңгырый бу шартлау: большевиклар монда берәүдән дә куркып чигенергә килмәделәр! Исегездән чыгармагыз!..
Моны көтмәгән кулаклар аптырап, бер мизгелгә тынып кала. Аларга акылларын җыеп, яңадан шау-шу күтәрергә ирек бирмәстән, залда Вәликәйнең көр тавышы яңгырый башлый. Революция дошманнарын, кулакларны съезддан куарга чакыра ул.
— Аларның заманы үтте! — ди.— Бөтен Россиядә хәзер советлар власте! Урын юк аларга хезмәт ияләре арасында!..
Каршы яктан килгән делегатлар, эшнең кая таба баруын күреп, берәм-берәм чыгып сыза башлый.
Берничә минуттан Вәликәй большевиклар группасы исеменнән Советларның Җиргән волость комитетын оештыру съездын ачык дип игълан итә. Шул ук группа исеменнән кертелгән көн тәртибе кабул ителә, һәм шушы съездда моңарчы хөкем сөргән волостное земство бетерелеп, аның урынына Эшче-крестьян һәм солдат депутатларының Җиргән волость советы сайлана Советның беренче председателе итеп Вәликәйне — Вәлиәхмәт Галиәхмәт улы Җаббаровны сайлыйлар. Шунда ук волость советының бүлек мөдирләре раслана. Ул вакытта аларны комиссарлар дип йөртәләр: азык-төлек комиссары — Федор Григорьевич Пищаев, хәрби комиссар — Иван Афанасьевич Суркин, транспорт комиссары — Гарифулла Каганов һәм башкалар. Шул съездда бер уңайдан Җиргән авыл советы да оештырыла...
Бу мәгълүматларны мин башлыча Җиргән елъязмасыннан алдым. Хәтеремдә калганы: нәкъ шул көннәрдә авылда әлеге «большевиклар» дип йөртелгән кешеләр арасыннан кораллы отряд пәйда булды. Башта аларны дружинниклар дип атадылар, аннары Красная гвардия дип, красногвардеецлар дип йөртә башладылар.
Соры папахаларына кызыл тасма беркеткән, күкрәкләренә кы-
зыл бантлар таккан, кайсы винтовка, кайсы наган белән коралланган, кайсылары иңнәренә кылыч аскан, кылычы да булмаганы кулына каеш камчы гына тоткан бу кешеләр хәзер байларны яманлап, советны яклап күп сөйләп тормыйлар иде инде: байлыклары күзгә бәрелеп торган йортларга, нәкъ үз өйләренә кайткан кебек, рөхсәтсез-нисез барып керәләр. Хуҗасы берәр эш белән мәшгуль булса — эшеннән, ф ашап утырган чагы булса — ашыннан аерып, чакырып чыгаралар. Үз-ләренең хаклы икәнлекләренә нык ышанган күтәренке, кырыс тавыш белән авыл советының карарын әйтеп бирәләр.
3
ҖИРӘН БИЯ. ОЛЫ ЮЛ. КАЛА
Алпавытлардан, кулаклардан алынган җирләрне халыкка бүлеп бирү, тегермән, такта яру, кирпеч заводы ише байлыкларны җәмәгать милкенә әверелдерү кебек шау-шулы вакыйгалардан соң, авылда ярыйсы гына тәртип урнашып, тормышлар үзенә күрә бер төрле җайга салынып бара иде инде. Моңарчы гомерләрен гел кешегә эшләп үткәргән көнлекчеләр яки салчылар арасында сабанга үз атларын җигеп, үз җирләренә үзләре чәчү бәхетенә ирешүчеләр дә булгалый башлаган иде. Безнең дә Турат янына җирән бия өстәлде.
Уфа белән Оренбург арасындагы олы юл өстендә утырганлыктан, безнең авыл аша әлсдән-әле узып торучы Кызыл гвардия отрядлары, төрле командирлар, комиссарлар, ниндидер инструкторлар, уполномоченныйлар күп була, бары да авыл советыннан олау таптыра, һәр атлы кеше атна саен диярлек олауга барырга мәҗбүр иде. Олау белән генә эш бетми, турыдан-туры Җиргәннең үзенә килгән яки үтеп барышлый бер-ике көнгә тукталган кешеләр өчен фатир да сорыйлар — бу эш тә тулысы белән турыдан-туры авыл кешеләре өстенә төшә.
Болар, әлбәттә, крестьян өчен сизелерлек мәшәкать булгандыр. Ләкин миңа, малай кешегә, бу хәлләр бик табигый, хәтта кызык тоела иде. Чынлап та, көтмәгәндә-уйламаганда күршеләреңә яки үз өеңә үк бер яңа кеше килеп төшсә, бик күңелле булып китә бит ул. Ничаклы хәбәрләр ишетәсең аңардан, әллә никадәр яңалыклар белеп каласың. Әти алар белән дөнья хәлләре, хуҗалыкка, крестьян эшенә кагылган мәсьәләләр турында сөйләшә.
Хәрби кунаклардан берсе безгә үзенең атын калдырып китте. Әтинең, шатлаиа-шатлана, бик очсыз эләкте малкай, дип сөйләнгәне хәтеремдә. Ләкин командир аны бөтенләй бушка ук калдырып китмәде микән әле? Ни өчен дисәң, сатарлык җире дә, сатып алырлык җире дә юк иде хайванның. Эштән чыккан арык, кабыргалары әллә кайдан саналып тора. Оча сөякләре түмгәк-түмгәк бәреп чыккан. Арка сөяге кылыч кебек, астыңа сырган бишмәт салмыйча атланырлык та түгел, өстәвенә, койрык төбендә ярасы бар. Ниндидер төзәлми торган яра. Шулай да күңелгә хуш килгән бер ягы бар иде аның: затлы нәселдән икәне әллә кайдан күренеп тора иде. Зур гәүдәле, зифа буйлы. Муены озын, командир атларына хас булганча, башын һәр вакыт югары тота. Атланыйм дисәң, иң элек арбага менеп басарга кирәк.
Арбага җигеп, Мәләвез базарына барып кайткач, әти җирән биянең тагын бер әйбәт ягын белеп, шатланып бетә алмады: адымга шәп икән хайван. Аяклар озын, атлап барганда бер ат та иярә алмый икән үзенә. Ә безнең Җиргән йөк йөртүчеләре карашынча, атның шәп чабуы яки юртаклыгы әһәмиятле түгел, алымга җитез булсын! Обоз-обоз булып барган чакларда андый атны алдан җибәрәләр.
Гәүдәгә зурдан булмаса да, эшкә күндәм, карусыз, ару-талуны белми торган әрсез Туратыбыз янына әнә шул җирән бия өстәлде.
МИ PC ӘП ӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘЙ ЧАКЛАРДА
Әзрәк тәрбия күрсәтсәң, хәзер матурланып, хәтта купшыланып китәргә торган мал иде ул. Тик койрык төбендәге ярасы төзәлмәве генә борчый иде әтине. Төзәлер, заманалар гына тынычлансын!
Миңа калса, замана инде тынычланып та бара кебек. Хәтта авылдагы, мәктәп тирәсендәге тормышның җанланыбрак китүе күңелле дә иде. -
Мәрьям апаны, рөшдидә укып йөргән көенчә, мөгаллимә апасына ярдәмче итеп күтәрделәр. Ә укулар беткәч, Нурулла мулла аны яна ачылган мөгаллимәләр курсына җибәрергә тәкъдим иткән. Апа бу хәлдән куркынып, «мин бит унөчтә генә» дигәч, мулла аны тынычландырган:
— Зарар юк,— дигән,— буең-сының җитәрлек, сиңа унсигез яшь бирергә мөмкин.— һәм, унҗидедә итеп күрсәтеп, үзе үк гаризасын язып та биргән.
Курслар Стәрлетамакта икән. Димәк, Бәдретдин җизниләрдә торып укырга мөмкин. Болай булгач, әти-әни дә каршы килмәделәр.
Аны озатып кую үзе минем өчен истәлекле бер вакыйга булып калды.
Якын тирәдә башка шәһәрләр булмагаңгадыр инде, Стәрлетамакны ул елларда бездә «кала» дип кенә сөйлиләр иде.
Кала?!. Минем карамакта дөньяның җәннәте шунда иде инде. Калага бару, кала күрү — иң зур һәм иң матур хыялым иде. Мин дә барам, дип, күзләрен ачырмагач, ялынып та, елап та, үпкәләп тә аптырата торгач, әтинең миһербаны килде.
— Әйдә, бер күреп кайтсын инде, күңеле булсын!
—Каланы күргәч, исе китеп егылмасмы икән соң?—дигән булды әни.
Егылды ди, егылмый ни! Түбәм күккә тиде. Калага әни белән мин китәргә булдык. Өйдә бәләкәйләр белән әти кала.
Безнең өчен бу сәяхәт Мәрьям апаны озату гына түгел, калада яшәүче бәләкәй абыстайларга кунакка бару да иде.
«Болай булгач, чынлап та кунакка барган кебек булсын,» дип, әти Әхмәтша абзыйларның читән арбасын (тарантасын) алып торды. Әлеге, инде Мәләвезгә барып сыналган җирән бияне җигеп бирде. Җир- гәнтау артыннан көлеп чыккан кояш каен биеклеге күтәрелгәндә, аллага тәвәккәлләп, юлга чыктык. Ерак юлга! Кырык өч чакрым барасы! Уен түгел, йөк йөртүчеләр бу араны гадәттә бер көндә генә үтә алмыйлар. Ярты юлда Аллават дигән авыл бар, шунда кунып чыгып, калага икенче көнне генә барып җитәләр. Дөрес, бу юлны тиз үтүчеләр дә бар. Бик шәп юртаклар турында сүз чыкканда: «Калага дүрт сәгатьтә барып җитә!»—дип мактыйлар. Бу инде әкияттәге Дөлдөлгә тиң дигән сүз.
Безнең җирән бия, әлбәттә. Дөлдөл түгел. Артык арык булмаса, бәлки сынап карарга да булыр иде. Ярамый. Әти атлатып кына барырга кушты. Оныта башласам, әни хәзер искә төшерә:
— Ашыктырма, улым. Ашыккан ашка пешкән, диләр.
Кәефләнеп, мәкальнең икенче яртысын өстәп куйдым:
— Әкрен барган — аттан узган!., һи-һи-һи, җәяүле кеше турында әйтелгән сүз бит ул. Ә без — атта. Атта барган ничек аттан узсын?!
— Атның нпндие юк!
— Шул безнеке кебек атны узгандыр инде ул акрын баручы җәяүле.
—Телеңә салынма. Авылны чыккач та тугарып ашатырга туры килмәсен!
Атлатып бару да әйтеп бетергесез күңелле иде миңа. Авылны чыгып, бер-ике җир буе узгач та, олы юлны ике яклап, зур-зур каеннар тезелеп китә.
Олы юл!
Аның гүзәллеге, мәһабәтлеге әле дә күз алларымнан китми. Уфа белән Оренбургны тоташтырган бу юл турында Пугач заманыннан ук килә дип сөйлиләр. Могтәбәррәк аксакаллар исә, аны әби патша салдырган дип, ачыклап бирергә яраталар иде.
Кайчан салынса да салынгандыр, кем салдырган булса да салдыр- * гандыр — ул вакытта анысына исем китми иде. Әйтерсең ул юл да, g Агыйдел шикелле, таулар-урманнар, күкрәп үскән болыннар шикелле, £ үзеннән-үзе барлыкка килгән табигый байлык иде инде.
Хәзер килеп исем китә. Заманының нинди зур төзелешләреннән S булган икән ул! Киңлеге, ике яклап тезелгән каеннарын да, канаула- с рын да кертеп санасаң, хәзерге үлчәү белән илле метрдан да ким 2 булмагандыр. Уртада, саргылт тасма булып, ком аралаш вак таштан £ түшәлгән арба юлы сузылып китә. Кечкенә-кечкенә ерганак чокырла- 2 ры аша да таш күперләр салынган. Атналар, айларга сузылган көзге g яңгырларда да, язгы ташкын вакытларында да өзелүне белми.
Таш-ком түшәлгән өлеш белән каеннарга кадәр булган арада киң- ♦ киң итеп канаулар казылган. Ул канаулар күптән инде яшел чирәм & белән капланган. Ямьле җәй көннәрендә чирәм араларында кып-кызыл = булып җир жиләге пешә. Бер як канау буйлап телеграм баганалары * тезелгән, әледән-әле чакрым баганалары очрый. Алар төрле төстәге с ефәктән ишелгән кебек матур итеп буялган... л>
и
Телеграм баганасы — олы юлга маяк ул!_ а
Безнең олы юлның маягы — телеграм баганаларыннан да биегрәк * каеннар иде.
Эх, ул каеннар!
Эссе жәй көннәрендә аркаларына капчык аскан җәяүле юлчыларның, җиләкле урыннарда туктап ял итә-итә, салкынча күләгә эчендә атлап барулары!
Болары әле аның һәр бала күзенә бәрелеп торган тышкы матурлыклары. Ә безнең авыл кешеләренең гамәлендә, авылның экономикасында нинди зур урын тоткан ул. Аты-туны булган барлык Җиргән кешеләренең диярлек кышның-кыш буе, кыр эшләреннән бушап торган араларда җәй көннәре дә йөк йөртү белән шөгыльләнүләре үзе шушы олы юл аркасында түгелмени? Димәк, Җиргән кешеләре, гади авыл кешеләренә хас булганча, иген игү, мал-туар үрчетү өстенә, үзләренә күрә «эшче» дә булганнар. Әйе, хәзергечә әйтсәк, транспорт эшчеләре. Чугунканы гына түгел, автотрассаларны да, самолетны да шул юл алыштырган бит. Димәк, олы юлдан читтә — тау-таш араларында, тын урманнарда яки киң далаларда яшәүче авылларның төшенә дә кермәгән шәһәр күчтәнәчләре дә эләккәләгән минем авылдашларга. Әйтик, Әстерхан чикләвеге, кәҗә мөгезе, бала-чага гына күтәрен кертә алмаслык зур Оренбург карбызы, бохар кавыны кебекләр... Шәһәрдән шәһәргә йөк ташучыларның юл капчыкларына ияреп, заманының культура кисәкләре дә кайткан Җиргәнгә: календарь- китаплар кебек, Камил Мотыйгын, Мирфәйз Бабаҗанов тавышларын яңгыраткан граммофон тәлинкәләре кебек!..
Мин әле үзебезнең авыл турында гына сөйлим. Ә бит Уфа — Оренбург губерналарын казак далалары белән тоташтырган бу юл бөтен Россиянең өзлексез хәрәкәт иткән кан тамырларыннан берсе булган. Нинди байлыклар гына узмый иде ул юлдан?! Иген-тару, түшкә-түшкә ит, тире-яры, имән кайрысы, йон-ябага, сүс-мунчала, өй буралары, түбә калайлары, чәчү-уру-сугу машиналары, сабан, урак, чалгы кебек, тимер-томыр, тоз-керосин, кызыл мал кебек санап бетергесез төрдәге товарлар төялгән очсыз-кырыйсыз обозлар уза. Кагыйдә буларак, һаман атлап кына баручы ул юлчылардан тирә-якка моңсу гына булып
кыңгырау зары тарала. Меңәрләгән-меңәрләгән аяклы мал: сыер, сарык, куй көтүләре уза. Кыңгырау зарына кәрван башында баручы үгез .муенына тагылган доңгырдык авазлары кушыла. Юлның нәкъ уртасыннан, барлык йөкле-йөксез арбалыларны үзенә юл саптырып, тирә- якка күңелле шөлдер такмагы чыңлатып, ямщиклар йөри. Безнеке шикелле гади читән арбага гына түгел, настоящий фаэтонга икешәрләп я өчәрләп җигелгән шәп атлар, нәкъ Палеха рәссамнары сурәтләгәнчә, муеннарын дугаландырып, жан-фәрманга чабалар. Кыш көннәрен-дә хәтта борын тишекләреннән көлтә-көлтә пар бөрк.елгәнен дә күреп була.
Күпме хәрби обозлар узган бу юлдан! Азмы кан коелган бу юл өстендә? Сугышларда? Кистән тоткан юлбасарлар белән очрашуларда? Ятап-ятап булып атлаган чылбырлы арестаннарны да күргән ул. Эш эзләп, теге якка да, бу якка да үтеп торучы, аркаларына кечкенә-кеч- кенә төенчекләр белән зур-зур нужалар күтәргән җәяүлеләр турында әйтәсе дә түгел.
Олы юлның тузанын үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең узганын.
Җырларда җырланган, риваятьләрдә, әкиятләрдә сөйләнгән олы юл турында, аның әһәмияте, халыкка күрсәткән рәхәте һәм нужалары, ямьсез һәм гүзәл яклары турында күпме язсаң да суз бетә торган түгел. Ә бит, Шәүкәт Галиев әйтмешли, кемнәрдер аны салганнар! Ул заманның техника дигәне соң? Уйлап карасаң, искитәрлек түгелмени?
Әнә бит, нинди гүзәл, нинди туры, нинди киң!..
Әмма кеше дигәнең нинди киң юлга да сыеп бетә алмый, күрәсең: уртадагы такыр таш юлны катысынып, читтән, каеннардан да тышка чыгып, йомшак юл ■салганнар. Коры көннәрдә, тузан туздырып булса да, шул ян юллардан гына йөриләр. Андый юллар урыны-урыны белән каеннардан шактый ерагаеп та китә. Тәҗрибәсезрәк кеше булсаң, тукта, әллә олы юлдан аерылып киттекме? дип шикләнеп тә куясың. Ләкин юкка. Ул яңадан каеннар янәшәсенә килә. Инеш яки тирәнрәк чокыр аркылы чыгарга кирәк урыннарда үзәк юлга, ышанычлы таш күпергә күтәрелергә мәҗбүр була.
Без дә шундый юлдан китеп барабыз. Сул ягыбызда — каеннар. Уң яклап иген басулары җәелгән. Алардан ары—Агыйдел. Ул үзе күренми, аның ярында утырган башкорт авыллары: Сабаш, Юлдаш, Нурдәүләт, Муса, Алакайлар күренә, алардан да ары — Иделне аръяклап күтәрелгән Җиргәнтау, йөрәктаулар, урманнар... Ә алда, әле еракта, кышлаган кибән кебек кенә булып, Торатау тора.
Стәрлетамак әнә шул Торатау каршысында диләр. Торатау — безнең авылдан гына түгел, арырактан да күренә. Яныннан караганда нинди икән ул? Озакламый аны да якыннан күрәм бит дип, куанып барам. Кәеф әйбәт. Җирән бия дә, затлы токымнан икәнемне онытмагыз дигәндәй, башын югары тотып, күңелле генә атлап бара.
Менә бервакыт нәкъ без барган юлдан каршыбызга бер олау килә. Яшик арбага, аякларын ике якка салындырып, биш-алты кеше утырган. Көпшәләрен югары каратып тоткан мылтыклары әллә кайдан күренеп килә. Якынлаштык. Артык кызыксынудан зиһенем таралганмы, юл бирергә кирәклеген онытканмын бит. Җирән бия үзе белеп читкә чыгарга уйламый да. Тегеләрнең берсе мылтыгы белән ымлап аңлаткач кына дилбегәнең уң як очын тарттым.
Мылтыклыларның берсе ачуланып кычкырмакчы иде дә, кузлада яшь малай, түрдә әнисе белән янәшә унөчтә генә булса да унсигез яшь бирерлек кыз утырып барганны күргәч, ачуы басылды, күрәсең, көлеп кенә нидер әйтте. Башкалары да төрлесе төрлечә киенгән, бары да диярлек я күкрәкләренә, я фуражкаларына кызыл тасма беркеткән кешеләр — нидер әйтә-әйтә, көлешеп үтеп киттеләр.
Әни мина акыл өйрәтергә тотынды.
— Авызыңны ачып барма, каршыга күп кеше утырган олау я йөк төягән арба килгәндә, алдан ук юл бирергә кирәк.
— Беләм инде дә, әллә нишләп онытып киткәнмен. Турат булса, үзе белеп бирер иде. Бу жирән бия әллә нинди, эре.
Мал иясенә охшамаса, харам була дигәндәй, Туратны әти үзе шулай өйрәткән иде булса кирәк; каршы очраган һәр атлыга үзе белеп әллә < кайдан юл бирә торган иде. х
Үзем дә бу яктан шул Туратка охшаган булып чыктым, ахрысы, £ каршы очраган һәр кешегә, олысына-кечесенә карамастан, юл бирергә < гадәтләнгәнмен. Мондый гадәтем барлыгын мин үзем сизми дә идем, Фәүзия апагыз әйтеп бирде. Беркөнне шулай каршыбызга егет белән g кызмы, ирле-хатынлы яшьләрме килә. Бер-берсен кысып култыклашканнар да, уңны-сулны күрмәстән, бик мавыгып сөйләшеп баралар, g Гадәтемчә, аларга юл куеп, шактый ерактан ук уңга тайпылганмын „ икән. Шунда Фәүзия апагыз беләгемнән тотты.
— Нигә син теләсә кемгә юл бирергә ашыгасың? — ди.— Үзеннән ф.
олы кеше я кечкенә бала булса бер хәл иде. Яшьләр бит. Алар сина х юл бирсен. s
Әйе шул. Бу гадәт урамда очраган кешегә юл сабып үтү белән '• генә чикләнсә бер хәл иде. Яшәү практикамда тормыш-көнкүреш ° мәсьәләсендә үзен күрсәткән чаклары да була... Хәер, кемгә булса да = юл куям д^һ, иҗат эшемдә рухыма, иманыма каршы бара алмыйм. _> Бервакытта да ялгышмыйм дип әйтмим. Берәү дә хатадан хали түгел, z Ә инде үз ихтыярың белән иманыңа каршы баруны зур гөнаһ саныйм. ~ Дөнья булгач, гөнаһ эш кылган чакларым да булгандыр. Андый чакларны, әлбәттә, тормышыңның бәхетле көннәре дип саный алмыйсың. Вөҗдан газабы эчендә үткән ип авыр минутлар алар...
Ай, бу жирән бияне! Әнә кайларга алып кереп китте бит. Зарар юк, олы юлдан аерылмадым. Әнә, каеннар да үз урыннарында, таулар да. Тик Җиргән таулары кечерәеп, күздән югала бара, ә Торатау һаман үсә, зурая. Җиргәннән торып караганда кибән аркылы атландырылган бастырыклар шикелле генә булып күренгән нечкә-нечкә сызыклар- тауны түбәсеннән итәгенә кадәр ярып төшкән чокырлар булып чыкты. Күз алдымда ачыла барган һәр яңа күренешкә куануымнан нишләргә- белмим.
— Әни, карале, Торатау башында ап-ак кар!II
— Алдыңа гына карап бар.
— Әни, кайда соң кала? Торатауга җиттек бит инде.
— Торатауга җиткәнче күзең күгәрер әле...
Стәрлетамак бик түбән урында утыра икән, ерактан күренми. Бервакыт биек-биек агачлар, куе-куе әрәмәләр арасыннан күккә таба- сузылган озын морҗа күренде. Морҗа дип тә уйламас идем, башыннан төтен чыга. Хәйран калудан үземне-үзем онытып: «Анаңны! » дип кычкырып җибәрүем булды, мәтәлеп тә төштем. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул минутта ал тәгәрмәч чокырга туры килгән дә, арба кыйгаеп киткән икән. Бер җирем дә имгәнмичә, киемнәремә буялган тузанны кага-кага, кире кучерга менеп килүемне күргәч, әни көлеп- җибәрде:
— Әйттем бит мин сина, каланы күргәч, исең китеп егылырсың дип!
— Нишләп исем китсен инде, тәгәрмәч чокырга төште ич!
— Исең китте, исең китте! һушыннан яздың!..
II Торатау түбәсендә жәб уртасына кадәр кар эреп бетмәгән еллар еш кына була — М. Ә.
Мәрьям апага да җитә калды.
— Каланың үзен түгел, бер морҗасын күрүгә исең китеп егылдың! Сыннары катып көләләр икәүләшеп. Хәтта калага баргач та онытмадылар шуны. Бәләкәй абыстай миннән: «Я, кала ошыймы?»—дип сорагач, ашыга-ашыга минем өчен җавап бирәләр.
— Ошамаган кайда? Каланы ерактан күрү белән исе китеп егылды.
Инде өчәүләп көләләр. Җитмәсә, нинди кызык бар дип, эреле-вак- лы өч кызлары килеп җитте. Тагын бер кат сөйләп бирделәр. Алары көләргә тотынды. Чыдап кына тор!
«Кала ошадымы?» дигән сорауга җавапны менә хәзер бирергә туры килә. Әйе, ошады. Бөтенләй икенче дөнья булып күренде миңа Стәрлетамак.
Килеп җитеп атны тугару белән, өйгә керүдән элек, капка төбенә чыктым. Урам аша каршыда гына диярлек таш мәчет. Таш! Бу инде үзе минем өчен искитәрлек күренеш. Урам буйлап уңга таба аз гына арырак — фонтан.
Фонтан! Әнә нинди икән ул. Өй дисәң, өйгә охшамаган, келәт дисәң — келәткә. Зур чүмәлә шикеллерәк түгәрәк итеп салынган бер хикмәт. Түбәсе чиркәү гөмбәзе сымаграк итеп, түгәрәкләп ябылган. Яшелгә буялган калай түбә. Үзе минем дә буй җитәрләк тәбәнәк. Янынарак барып карамый түзә алмадым. Өч ягыннан өч улак чыгып тора. Алай икән, димәк, монда суны, сиртмәле коега чиләк төшереп, тартып чыгармыйлар, фонтаннан, өргеч баскан шикелле, аның агач сиртмәсен басып суырталар икән. Чишмәдән чыккан кебек саф, салкын су агач улак буйлап чиләккә агып кына төшә. Купшы-купшы киенгән кала бичәләре, кала кызлары, көянтә-чиләкләрен күтәреп, берөзлексез килеп-китеп торалар. Иң кызыгы — бер ир кеше суга килгән. Бала-чага да түгел, мыек үстергән олы кеше! Көянтә-чиләк күтәреп! Ничек оялмый диген? Кала кызларының шуңа исләре дә китми. Көлгән кеше дә юк...
Кала күрергә дип, шунда ук урам буенча китеп тә бармакчы идем, әни чакырып алды.
Бәдретдин җизниләрнең өе турында хәтеремдә калганы — борау кебек итеп ясалган сары буяулы баскыч буйлап, әйләнә-әйләнә өске катка менүебез булды. Ияләшә төшкәч, кирәксә-кирәкмәсә дә шул баскыч буенча менеп-төшеп йөрү минем өчен бик күңелле уен иде. Җизниләр үзләре өйнең өске катында торалар, аста — кечкенә генә китап кибете. Ни өчендер ул миндә онытылмаслык тәэсир калдыра алмаган. Югыйсә, китап күрсәм, каләм-кәгазь күрсәм, күзләрем ут яна торган малай идем кебек. Әллә җәй көне булганга артык исем китмәдеме икән?
Бәдретдин җизни үзе бик сирәк күренде. «Ертанач» китабын язган олы кызы Рәифә вафат иде инде. Буй җитеп килгән бердәнбер уллары бар иде. Киткән вакытта безне олы юлга кадәр озатып куюы гына хәтеремдә. Озакламый анысы да вакытсыз үлеп киткән булып чыкты.
1918 енче ел иде бу. Революциянең иң катлаулы чорлары. Ул, әлбәттә, Стәрлетамакка да йогынты ясагандыр, зур үзгәрешләр керткәндер. Ләкин мин аларны сизмәдем. Беренче күрүем булгангамы, ул миңа чынлап та менә дигән кала булып күренде. Баксаң, менә дигән калада электр яктысы да булмаган икән әле. Керосин лампаларының яктылыгына исем китеп карап торганым хәтеремдә. Кыскасы, минем күзлектән караганда, кала тормышы шаулап-гөрләп тора иде. Җир- гәнгә әйләнеп кайткач, әтинең беренче соравы җирән бия турында булды. Ничек? Әйбәт йөрдеме? Арымадымы? Аттан бик канәгать булуыбызны күргәч, Мәрьям апаның ничек урнашуы, җизниләрнең исән- саулыгы турында да яхшы хәбәрләр ишеткәч: «Аллага шөкер икән,—
дип куйды.— Заманалар гына тизрәк тынычлансын инде». Аны хуплап, әни дә көрсенеп куйды.
Нигә һаман шулай замана турынд» борчылалар? Нәрсәсе ярамый бу заманның? Сыерыбыз бар. Атыбыз икәү, йорт тулы тавык. Әтиебез яныбызда, әни исән-сау. Бер-берсе өчен үлеп торалар.
Шундый матур җәй. Малайлар белән Агыйделгә балыкка барабыз ♦ Юа, гурлафа, кузгалак, кымызлык, каз тәпие кебек тәмле үләннәр картаюга, куян тубыгы, төрле көпшә кебек сыйлар әзер. Аръякта җир җиләге пешә. Карлыганның каралуын да көтмибез, яшел килеш кенә шатырдатабыз. Тешләр камашып бетә.
Олы малай буларак, мин әти белән кырга, урманга барырга да өлгерәм. Утаудан да, печәннән дә калган юк.
Тормышлар шулай күңелле генә барганда...
4
ДУТОВЧЫЛАР. БӘЛА ӨСТЕНӘ КАЗА
Ул көнне без әти белән иртәдән кичкә кадәр кырда булып, кояш баеган вакытта гына кайтып кердек. Авылда ниндидер шомлы тынлык сизенеп, күңелем әллә нишләп китте. Әни безне көндәгечә көлеп-шат- ланып каршы алмады. Хәтта эндәшмәде дә.
— Нәрсә бар?— диде әти.
— Алла сакласын!—дип кенә куйды әни.
Нәрсә булганын минем алда әйтәсе килмәде, күрәсең, әти дә, шуны аңлап булса кирәк, төпченергә ашыкмады. Тавышсыз-тынсыз гына ат тугарырга тотынды. Мин дилбегә белән чыбыркыны келәткә кертеп элдем дә капкага йөгердем.
— Кая чаптың?
Әни миңа бу сорауны шундый тавыш белән бирде, ул миңа сорау булып түгел, «йөрмә!» дигән әмер булып ишетелде.
— Капка төбенә генә чыгып керәм,— дидем.— Габдрахман көтеп тора.— Капкадан кергәндә чынлап та Габдрахманны күреп калган- идем, миңа урамга чыгарга ымлаган да иде шикелле.
— Капкадан ары беркая китеп йөрисе булма!—диде әни.
— Мин хәзер...
— Әй, мала-а-ай, күрми калдың тамашаны!—диде миңа Габдрах- ман, ашыгып. Аның күзләре аларган, тавышы да куркынып, ярым пышылдап чыга иде.
— Ни булды?
— Аклар килде, малай! Атлы казаклар. Красногвардеецларны үтереп кыйнадылар, прәме урам уртасында. *
— Кит аннан?
— Эштән чыгарып, сарайга кертеп ташладылар. Ыңгырашканнары әле дә ишетелә, әйдә барып карыйбыз...
Башка кеднәрне бу йортның капкасы һәр вакыт ярым ачык тора, теләгән малай-шалай рәхәтләнеп ишегалдына кереп-чыгып йөри ала иде. Ә бүген! Ерактан ук күреп алдык,— капка төбендә ике солдат. Кулларына тоткан каеш камчылары белән үз итек кунычларына үзләре шапылдатып суга-суга, арлы-бирле йөреп торалар.
— Атлы казаклар,— дип пышылдады Габдрахман.
Атлы казак булгач, мин аларны гел ат өстендә итеп күз алдына китерә идем. Ә болар —җирдә. Яннарында атлары да күренми. Башларында— түгәрәк түбәләре киерелеп торган кызыл кыршаулы картуз. Иңнәренә кылыч асканнар. Өсләренә кигән гимнастерка, чалбарларының гади солдаттан әллә ни аермалары юк. Очлары бөтерелеп,
ЦИРСӘИӘМИР ф БЕЗ БӘЛӘКӘП ЧАКЛАРДА
өскә күтәрелеп торган мыеклары белән стражникка охшыйлар. Кулларында камчылары булмаса, атлы казак дип белерлек тә түгел.
Капканың эч ягында да каравыл бар иде, ахрысы, казаклар шул якка карап ачулы тавыш белән нидер әйттеләр дә, камчылары белән итек кунычларына шапылдата-шапылдата, ары киттеләр. Алар күздән югалуга, каршы яктан бер авыл кешесе килеп чыкты. Ахрысы, безнең күрше-тирәдән булмагандыр, таный алмадым. Капка төбенә килеп җиткәч, тукталып, як-ягына каранып алды. Безне күрмәдеме, күрсә дә исәпкә алмадымы, җәлт кенә борылып, капкадан кереп китте. ф
Көн караңгыланып барган вакытта аның шулай, як-ягына карана- карана, бу шомлы ишегалдына кереп китүе яхшы ният белән түгел икәнлеге күренеп тора иде. Габдрахман белән бер-беребезне сүзсез аңлашып, күрше ишегалды аша, сарайның ян стенасы кырына уздык.
— Алар менә шушында, — диде Габдрахман.
Колакларыбызны кирпеч стенага терәдек. Башта берни дә ишетелмәде. Аннары акрын гына ыңгырашкан тавыш килде. Ул арада ишекне ачтылар. Тынлык... Тәннәрне чымырдатып, «гөп-гөп» иткән тавыш ишетелде. Ыңгырашу авазы. Шундый үзәк өзгеч авыр ыңгырашу. Күңел сизә: бик нык кеше булса кирәк, нинди каты авыртуга да тавыш чыгармый чыдый торган кеше. Ыңгырашуы ничектер аның үз ихтыярыннан тыш газапланып чыга кебек, һушыннан яздырганчы суктылар, күрәсең. Әллә эченә типтеме?.. Артык тыңлар хәлем калмады.
— Әйдә.
Кире үз юлыбызга киттек.
— Үч ала,—диде Габдрахман.
— Үч? Кем? Кемнән? Нинди үче бар?
— Капкорсак әйтте.
— Юан Хәлим?
Кыйнап эштән чыгарылган, аңнарын югалткан кешеләрне таш келәткә кертеп ыргыткач, капкорсак бөтен урамга ишеттереп әйткән икән:
— Үче бар кешеләр аласы үчләрен бүген алып калсыннар! — дигән. — Иртәгә без ул камунисларның исән калганнарын калага озатабыз. Теләгән кешегә төне буена кереп кыйнарга рөхсәт! — дигән.
Шунда миңа Габдрахман ул капкорсак яки Юан Хәлим дип йөртелгән кешенең ниләр кыланганын сөйләп бирде.
Көн уртасында, давыл куптарып, авылга атлы казаклар отряды ябырылган. Мәләвез ягыннан килеп чыкканнар. Олы юл буйлап, иң элек рус урамына кергәннәр. Совет йортын алганнар. Араларында Җиргән кешеләре дә булган. Монда да көтеп, әзерләнеп торучылар булган, күрәсең, бер төркем, тузынып, безнең урамга килеп төшкән. Казаклар, авыл кешеләреннән дә кемнәрнедер ияртеп, большевикларны эзләргә керешкәннәр. Өйдә туры килгәннәрен урамга алып чыгып, камчы белән яра-яра мәчет чатына алып килгәннәр. Ә монда шул Юан баш булып йөри икән. Күзләрен кан алган, кулында ярты кирпеч, ди. Көчләп китерелгән һәр большевикны башлап шул сугып ега икән. Сугып ега да өстенә менеп таптый. Күн калушы белән баиАлна, авызына, корсагына, җан җирләренә тибә-тибә кыйный, ди. Бу коточкыч эштә аңа улы да булышкан. Габдрахман хәтта шунысына да игътибар иткән: улының большевикларны ялангач кул белән кыйнавын күреп, атасы бик каты җикергән. «Кулыңны авырттырма, дурак!—дигән,—Мә, кирпеч белән сук!»—дип, аңа да кирпеч тоттырган...
Шыпырт кына кереп яттым. Күрәсең, күп вакыт үтмәгәндер, кайда йөргәнемне төпченүче булмады. Тиз генә йокыга китә алмадым. Кулына кирпеч тоткан, күзләрен кан баскан юан кеше күз алдыма килеп аптыратты. Моңарчы миңа ул кешенең юанлыгы гына сәер тоела иде. Башкасына игътибар да итми идем. Ә ул көнне, керфекләрем кушылуга
күз алдыма бөтен кием-салымнары белән килде дә басты. Төймәләрен эләктермичә генә киеп җибәрелгән җиңсез кара камзул. Сирәк кенә кара сакал, нечкә мыек белән бизәлгән зур симез бит янында бәләкәй генә күренгән кара түбәтәй. Буйлы ыштан. Аның лампа филтәсеннән ясалган бавы салынып төшкән, балагы читек балтырына тыгылган. Нәкъ контор стенасына ябыштырылган буржуй сурәте! Тик бу, минем * күз алдымдагы кеше, сурәттәге буржуй шикелле, тешләрен ыржайтып, § янап кына тормый, хәрәкәт итә: кулындагы кирпече белән Бәхетгәрәй § солдатларның, Сибгат, Гафият, Сәйфулла, Ярмиләрнең башларына, | битләренә суга, читеге өстеннән кигән зур күн калушының каты боры- 2 ны белән һушсыз яткан кешеләрнең корсакларына, күкрәкләренә, бит- с ләренә тибә... 2
Әтиләр дә йоклый алмый ята икән, әнинең «алла сакласын» дип ч пышылдаганы ишетелеп калды. Тырышыбрак колак салдым.
— Теге вакытта җүләрләнеп язылган булсаң... — дип пышылдый иде «
әни.— Ничек ходай саклады диген. Тәки сине дә эштән чыгарып таш- а лаган булырлар иде. Алла сакласын... ♦
Әти берни дәшми иде. Бераздан әни тагы нидер пышылдады. Нәрсә а. гйткәне аңлашылмады, тик сүз арасында Хәлим, Нурулла мулла исем- - нәрен телгә алуы гына колагыма чалынып калды... го
Жнргән тарихында булган ул коточкыч фаҗига турында икенче с көнне дә, өченче көнне дә, аннан соң да күп ишетергә туры килде. Әни- « нең Нурулла мулла исеме белән беррәттән теге Юанны телгә алуның £ мәгънәсе дә аңлашылды. s
Кемдер, картлардан берәү, көпә-көндез мәчет алдында диярлек £ шундый вәхшәт эшләнүгә тыныч кына карап кала алмыйча, әйткән:
— Җәмәгать,— дигән,— башбаштаклык була бит бу,— дигән,— әү- вәл мулла белән киңәшеп карарга кирәк иде, — дигән.
Капкорсак этеп кенә җибәргән аны.
— Яхшы чакта тай моннан, дигән, Нурулла мулла үзе бәлшәвик! Өстерәп алып чыгып, аның үзенең арт сабагын укытырга кирәк!..
«Бәлшәвик»леге шул икән: авылда совет власте урнашкан көннәрдә бер сәүдәгәр аңа киңәш итеп: «Бер әрҗә яхшы чәем бар иде, талап алмагайлары дип куркам, нишләтим икән шуны?»—дип сораган, имеш. Мулла аңа: «Фәкыйрьләргә өләш тә бир, савабыннан башка берни булмас»,—дип җавап биргән, ди. Сәүдәгәргә мондый фәтва ошамаган, күрәсең, әнә кемгә ишеттергән...
Ул көннәр турында хәтеремдә калган тагын бер деталь. Авылыбызда беренче күренгән кызыл гвардиячеләр арасында бер бик яшь егет бар нде. Әле унсигезе дә тулмаган дигәннәре исемдә. Атлы казаклар катыш кулаклар, куштаннар төркеме, өй борынына кереп, качып өлгермәгән большевикларны рәхимсез аулап йөргән вакытта ул өйдә булган. Ләкин әтисе аны эзләп килүләрен көтеп тормаган, якасыннан тотып, урамга алып чыккан, бөтен кешегә ишеттереп сүгә-сүгә, үз малаен үзе кыннарга тотынган.
— Мин сиңа әйттем, малакасус! — дип кычкырган ул. — Сүземә колак салмадың, менә хәзер җәзасын күр!..
Атасы кыйнаганны күреп, башкалар аңа кагылмаганнар.
— Шулай кирәк! Ата сүзен тотмасаң, менә шулай була ул! — дип торучылар гына булган.
Әтисе Җнргән татарлары арасында бердәнбер диярлек яшелчә үстерүче, аның өстенә җәен-кышын балык тоту белән шөгыльләнүче кеше иде. Бакчасы Идел буена төшә торган тыкрык буйлап сузылганга күрә, җәй көннәрендә миңа, көн саен диярлек, аның суганнарын күреп үтәргә туры килә, җае чыккан көннәрдә, башка малайлар белән бергәләп, читән аша гына бакчаның эч ягына төшеп менгән чаклар да булгалый нде. «Агыйдел» повестендагы Тешсез Ибрай тыкрыгын тас-
в. «к. У » м G. 65
вирлаганда мин шул бакчаны күз алдымда тоттым. Ләкин бакча хуҗасы үзе Тешсез Ибрайның прототибы дип әйтә алмыйм. Чөнки мин аны якыннан белми идем. Белгән булсам, һич югында, соңыннан кызыксынып танышкан булсам да яраган икән. Чынлап та бик үзенчәлекле характер иясе булган бит ул кеше. Татарлардан берәү дә шөгыльләнмәгән заманда яшелчә үстерүе үзе генә дә ни тора! Шундый дәһшәтле мәхшәр көнендә үз малаен урамга алып чыгып, халык алдында кыйнавының да мәгънәсе булган икән: ул аны красногвардеец булганы өчен түгел, рәхимсез банда кулына бирмәс өчен, малаен үтертмәс я имгәттермәс өчен шулай үзе кыйнаган дип сөйләделәр.
Болар минем үз күзләрем белән күргән яки үз колагым белән ишет-кәннәрдән бала чактагы хәтергә сеңеп калган эпизодлар. Соңыннан белүемчә, тарих болай булган икән.
Волостьта совет власте урнаштырган съездда ук, Җиргәннең авыл советы сайлану белән бергә, авылда тәртип саклау, яна гына дөньяга килгән совет властен ныгыту өчен Кызыл гвардия отряды да оештырыла. Корал җыю буенча махсус комиссия төзелә һәм, кемдә нинди корал бар, кичектермәстән, Кызыл гвардия штабына тапшырырга тиеш, дигән карар чыгарыла. Берничә көн эчендә кырык өч винтовка, өч револьвер, биш кылыч һәм беркадәр сугыш припаслары җыела. Шулар белән отрядны коралландыралар. Волость советын һәм Кызыл гвардия отрядын тәэмин итү өчен акча, азык, кием-салым кирәк. Ярлыларга, фронтта үлеп калган кешеләр гаиләләренә ашарга да, чәчәргә дә ашлык кирәк. Боларны кайгырту хәзер совет өстендә. Байларга, сәүдә- I әрләргә контрибуция салына. Кулакларда булган артык икмәкне табу һәм тартып алу өчен кызыл гвардеецлардан продотряд төзиләр. Кле- менковның пар тегермәне дә шул продотряд карамагына тапшырыла. Утарын алып, җир байлыкларын ярлыларга бүлеп 'бирәләр. Үзе авылдан качып киткән бу алпавытның такта яру заводы белән агач сәүдәсе пристане да җәмәгать милке итеп игълан кылына. Кирпеч, күн заводлары хуҗасы Фазулла хаҗи кебекләргә карата да шундый ук чаралар күренә. ВЦИК чыгарТан махсус Декрет нигезендә июнь башларында ярлылар комитетлары оештырыла...
Яна власть уздырган чаралар авылның ярлы катламын совет тирәсенә якынайталар. Аларны кулакка каршы көрәштә активлаштыралар. Ләкин байлар каршылыксыз гына бирелергә теләми. Революция дошманнары кузгала. Оренбург далаларында атаман Дутов җитәкчелегендә ак казаклар баш күтәрә.
Май аенда Дутов шактый зур күләмдә контрреволюцион көч туплый. Бай һәм хәлле катлаудан чыккан казаклар янына Уфа губернасының көньяк төбәкләреннән җыелган кулаклар килеп кушыла. Шулар җөмләсендә Җнргән, Мәләвез волостеннан качкан кулак токымнары да җитәрлек була. Дутовчылар ярдәме белән алар кулларыннан ычкынган җирләрне кире кайтарып алырга җыеналар.
Контрреволюцион көчләр, Оренбург губернасында советларны җимереп, яңа гына барлыкка килгән, әле ныгып та җитмәгән яшь Кызыл гвардия отрядларына һөҗүм итә, һәм волость артыннан волость алар кулына керә бара.
Стәрлетамак өяз ревкомы үз карамагында булган көчләрне, Уфа губернасының төрле төбәкләрендә кузгала башлаган кулак фетнәләрен бастыру өчен, Кызыл гвардиягә ярдәмгә җибәрә. Җнргән кызыл гвардиячеләреннән утыз кеше үзләре теләп Чишмә ягына китәләр. Авылда отрядның көче йомшап калуын, әлбәттә, кулаклар күрә, бу турыда дутовчыларга да көне белән җиткереп торалар. Июнь азакларында авылда кораллы кызыл гвардиячеләр бөтенләй диярлек булмый.
Көнбатыштан ак чехлар Стәрлетамакны ала. Нәкъ шул көннәрдә Дутов отрядлары Җиргәнгә бәреп керә. Элек авылдан качып киткән кулаклар да ак казаклар белән бергә әйләнеп кайталар.
Авылда булган кызыл гвардиячеләрнең бер өлеше штаб начальнигы Вдовин Никифор җитәкчелегендә, шул вакытта Җиргән аша узып баручы Калмыков отрядына кушылып, барлы-юклы коралы белән каршы- ♦ лык күрсәтә-күрсәтә, Агыйдел аръягына чигенергә мәҗбүр була. Вәли- < кәй Яппаров һәм башка җитәкчеләр дә шулар арасында китә. Алар ь Свердловск ягына юл тотып, ахыр чиктә Кызыл Армиягә барып кушы- != лалар.
Алар килү белән авылда кулаклар үз властьларын урнаштырып, үз- ~ ләренең чрезвычайная комиссияләрен төзиләр. Аның председателе ак- р лар белән кире әйләнеп кайткан алпавыт Клеменков Иван була, га Членнар составына да иң эре байлар керә.
Рәхимсез һәм законсыз хөкемнәрен тормышка ашыруда аларгаяр- дәмгә, камчылы-мылтыклы дутовчылардан тыш, күсәк, кирпеч, сәнәк Н белән коралланган кулак палачлар да табыла. .
Дошман тарафыннан атып үтерелгән һәм каты җәзага дучар ител- я гән беренче кызыл гвардиячеләрдән егермеләп авылдашымның псемнә- | ре Җир.гән тарихында саклана. s
Таш стена аша ишетелгән авыр ыңгырашу авазларын гомер буе п оныта алмадым. Кеше үтерү остасы булып танылган чын кулак сурәте с күз алдымнан китмәде. Катлаулы көрәш күренешләре, аларда катнаш- ™ кан аерым кешеләр онытылмадылар гына түгел, вакыт узган саен кү- а- ңелемдә үзем күреп кичергән кебек җанлана, әкренләп әдәби формага - керә бардылар. Шул чорда күңелемә сеңеп калган вакыйгалар, ниһаять, кырык елдан соң миндә «Хөррият» драмасы булып туды. Тамашачылардан берәү миннән: «Хөррият» пьесасын сез озак яздыгызмы?» — дип сорагач, мин аңа «унсигез көн» дип җавап биргән идем. Чынлап та, мин аны, Малеевкадагы иҗат йортына барып, унсигез көндә язып чык-тым. Шулай да җавабым ялган булган, дөресе: мин аны кырык ел язганмын икән.
Авылда дутовчылар, аларга килеп өстәлгән ак чехлар хөкем сөргән чорда минем өчен матур истәлек калдырырлык берни дә булмады Кешеләр ничектер үзара очрашмаска тырыша, очрашкан чакларында да иркенләп сөйләшмиләр, күпләр бөтенләй күзгә-башка күренми яши иде. Ямьле Агыйдел буйлары, җиләк-жимеш тулы урманнар шомлы урынга әйләнде. Бояр урманына шомыртка барган хатыннарга дезертирлар очраган, балан җыярга чыккан икенче берәүләргә дезертир аулаучы ак солдатлар очрап, котларын алган... кебек хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора иде.
Шомлы көннәр өстенә, безнең гаиләдә тагын бер күңелсезлек булды. Әлеге җирән биябез зарарланды. Хайванның, көрәеп китә алмаса да, кәефе яхшыра баруын күреп, өй эчебез белән шатланып йөри идек. Әти, Мәләвез базарына барырга җыенып, ниндидер йөк тә төяп кайтты. Арба әзер, чәй эчеп чыгасы да атны җигәсе генә калган иде. Юлга чы гу алдыннан әти аны дагалатып алырга теләде. Ерак барасы түгел,тимерлек каршыбызда гына. Дагалау станы да буш. Ике-өч минут үтүгә җирән бия станга кертеп бәйләнгән иде инде. Тирә-якка янган тояк исе чыгарып, тиз арада дагалап та бетерделәр. Дагалауны күрмәгән мал түгел иде, күрәсең, биябез тыныч кына торды. Хәер, дуласа да берни эшли алмас иде: дагалау станына кертеп бәйләнгән атка кымшаныр җай да калмый. Теләсәң нишләт! Әтинең форсаттан файдаланып каласы килде, ахрысы, хайванның койрык астындагы ярасын ныклабрак дәвалап карарга ниятләде. Тимерлек тирәсеннән бер дә өзелми торган акыллы башлардан кемнеңдер киңәше белән ачык ярага, мул гына
итеп, карболка салдылар. Бик каты әрнетте, күрәсең, тыныч кына табигатьле биябез котырып дуларга тотынды. Ләкин станок аңа бәрелергә-сугылырга да, тибенергә яки тешләшергә дә ирек бирми иде. Акыллы башлар аның дулавын хәерлегә генә санадылар: әһә, янәсе, кортларга килеште бу дару! һәм җирән биянең шартлар чиккә җитеп дулавына, ямьсез итеп хырылдаган тавышлар чыгаруына карамастан, ярасындагы кортларын ниндидер тимер кисәкләре белән кырып төшереп, тагын карболка койдылар. Хайванның ничек газапланганын күреп, күземә яшьләр килде.
Ниһаять, аны газаплаудан туктадылар. Ул станоктан _ чыгаргач та тынычлана алмады. Исерек адымнар белән йөгерә-атлый үзебезнең йортка кайтты. Ишегалдына кергәч тә, кая керергә урын таба алмагандай, торган урынында тыпырчына, башларын чайкый иде. Әти ипи сузып карады, хайван аңа бөтенләй игътибар да итмәде. Басып торыр хәле калмады, ахрысы, әллә егылды, әллә шулай җайсыз итеп үзе ятты. Аякларын дүртесен дә бер якка сузып, кырын яткан хәлдә, нишләргә белми, корсагы белән җиргә ышкына, янына барырга куркыныч иде. Менә ул озын муенын сузып, башын янга таба югары күтәрде дә шап итеп җиргә бәрде. Тагы күтәрде, тагы бәрде. , _
Әти белән әни дә ни кылырга белми аптырашып торалар иде. Хайван башы белән җирне кыйный башлагач, әти нишләргә кирәген белеп алды:
— Пычак! —диде.
Әни каршы берни әйтмәде, күз ачып йомганчы пычак китереп җиткерде. Әлеге, сабый чагымда ук минем борынга гомерлек тамга салып калдырган агач саплы, нечкә билле пычак иде ул. Әти аны ашыгып кына баш бармагына каптырып карады да кире бирде.
— Чәч пәкесен китер!
Шул ук минутта әни әтинең сакал-мыек төзәтә торган агач саплы кин чалгы пәкесен тотып килде.
Нигә шулай ашыгуларын мин ул чакта ук аңлый идем инде. Хайван зарарланса, мөмкин кадәр аны үтермәскә, җан биргәнче чалып калырга тырышалар. Болай эшләгәндә аның, ичмасам, ите хәләл була, ягъни ашарга ярый.
Җирән бияне әти вакытында чалып өлгерде өлгерүен. Ләкин итен ашый алдык дип әйтә алмыйм. Авыру ат булганга шикләнүдән түгел, юк, ашау мәсьәләсендә без шикләнү, җирәнү кебек хәлләрне белми идек. Хәтта артык арык булганы өчен дә түгел. Иң кыены — аны бозмыйча саклау мөмкинлеге юк иде. Җәйнең иң эссе вакыты. Теләсә нинди ит затына минут эчендә чебен йомырка салып өлгерә. Вак-вак кисәкләргә бүлеп, тоз сибеп, кояшка элеп караган булдылар. Тик алай гына коткарып булмаслыгын белепме, әллә бетсә дә, үкенерлек ризык түгел дип карадылармы, әти дә, әни дә аны саклауга артык әһәмият бирмәделәр. Күрше-күлән эте кереп, элгән иткә үрелгәнне күрсәләр дә исләре китми, кайбер кисәкләрне эләктереп китсәләр дә, сүз әйтмиләр иде. Күрше-күләнгә дә саранлык күрсәтмәделәр. Кыскасы, җирән биябез шулай көтмәгәндә-уйламаганда юкка чыкты да куйды. Тагын шул күптәнге Туратыбыз белән калдык.
Бу чорда безнең гаиләнең тынычлыгын бозган тагын бер хәл булса— Мәрьям апаның өйдә юклыгы иде. Кызыллар вакытында Стәрле- тамакка курска җибәрелгән кыз аклар килгәндә кайтмаган иде әле. Мондый буталыш вакытында, кыз бала әллә нинди бәлаләргә юлыкма- са ярар иде дип, әти белән әни һаман куркынып тордылар.
Җәй узып бара иде инде. Беркөнне иртән йокыдан уянуыма янымда әни тора. Кулы белән миңа тавышланмаска ымлый. Ни булган.
— Апаң кайтты.
— Кайда?
— Ана бит.
Янымда гына ята икән, бүлмә стенасы буенда.
— Кайчан кайтты?
— Шаулама, йокласын.
— Уятырсың аны тиз генә!
Мәрьям апа чынлап та бик каты йоклый, сәкедән идәнгә атылып төшкән чакларында да уянмый торган иде.
Шулай да бу юлы ничектер, үзем дә сизмәстән, ихтыярсыз пышылдауга күчтем.
Апамның матурлыгын беренче тапкыр шул иртәдә күрдем. Ап-ак нәфис чыраенда алсу нур балкып тора. Нечкә генә сызылып киткән кар9 кашлар. Иреннәре кып-кызыл. Елкылдап торган коңгырт кара чәч — жилкә аша алга чыгарып, күкрәгенә сузып салынган калын-калын ике толым. Ул аның ап-ак тулы беләкләре... йоклаган чагы булмаса, мин аңа карап торырга да кыймас идем. Болай да озак карап тора алмадым шикелле. Шунда да апамның хәзер инде саклап тотарга хәтәр дәрәҗәдә матурланып, өлгереп җиткән кыз икәнлеген тойдым. Әти-әни- ләр, күрәсең, моны миңа караганда үткенрәк хис иткәннәрдер, ул елны аны беркая да чыгарып йөртмәделәр.
Стәрлетамак турында Мәрьям апаның сөйләве буенча шуларны белдем: мөгаллимәләр курсы шәһәрнең элекке гимназия бинасында уздырылган. Ике ай ярым дәвам иткән. Төп игътибар курсисткаларның гомуми белемен күтәрүгә юнәлдерелгән. Ана теле, тарих, риязият, хикмәт (математика, физика) фәннәреннән дәрес алганнар. Укытучылар арасында күренекле педагоглар, яхшы мөгаллимнәр булган. Калага чехлар килеп, власть аклар кулына күчкәч тә, бу укытучылар үз дәресләрен дәвам иттергәннәр. Ә менә политграмотадан дәрес бирүче, ягъни Ленин, партия, совет власте һәм гомумән революция турыларында лекцияләр сөйләүче большевик укытучы Гобәйдулла Габдерәшитовны кулга алганнар, һәм әле кайчан гына лекцияләрен тыңлап йөргән яшь курсисткалар акларның аны, тарантас артына бәйләп утыртып, атарга алып китүләрен карап калганнар (мин икенче тапкыр Стәрлегә килгәндә, Бәдретдин җизниләр торган элекке Бухарский урамына «Габде- рәшитов урамы» дигән исем бирелгән иде)...
Мәрьям апа ул елны укытучы булып эшләмәде Айга-көнгә күренми- чәрәк дигәндәй, өйдә генә торды. Өй эшләреннән бушаган араларында курстан алып кайткан китапларын укын иде.
Ул елны, гомумән, укуларның рәте булмады.
Ахыры киләсе санда