Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫН КОЯШ


Җаекта
Җиктереп пар ат Казанга Моннан киткән Тукай. Ерак инде ул заманга. Менә Җаек, тугай...
Тугайда яфрак-агачлар Калтыраган җилгә. Бәхилләшкән шагыйрь, яшьләр Тамган торган җиргә...
Бу туфракта изге эзләр — Кая гына басма.
Монда туган шигъри сүзләр Уелганнар ташка!
Әнә, еракларда чыңлый Кыңгыраулар тавышы: Йөрәк дулкынланып тыңлый — Анда шагыйрь сагышы...
Кайта канатлы яңа чор Казанына карап:
Чаптыра атларны кучер, Очып бара пар ат.
Каршыларга көрәш язын Аңа яшьтән язган.
Иң мөкатдәс моңлы сазын Көткән нурлы Казан.
Колагымда тарантас та Тояк тавышлары — Тирән уйлар килә башка, Шагыйрь язмышлары:

Кавышкандай Идел, Җаек Коеп киң диңгезгә, Тукай рухы, колач җәеп, Диңгез булды безгә.
Ак Җаек гел аккан кебек, Йөзгән кебек тын Ай, Шагыйрь җаны да мәңгелек — һаман юлда Тукай!
Карт ветеран сүзләре
Кургаш булып сагыш басты җанны, — Сыгылмадым, түздем, күтәрдем, Күтәргәндәй Атлант бар җиһанны. Бүлешкәнгә сагышын күпләрнең
Шатлыкларым минем күккә ашты! — Үзем җирдә калдым... Аннары, Хатом-Тай 1 бит күңел, гел өләште, — Бәхет милкем була алмады.
Төрлесеннән, шөкер, күңелләр тук...
Менә утырам Идел ярында:
Шатлык та юк инде, кайгы да юк, Хатирәләр генә янымда.
Алышынып торды манзаралар, — Нинди генә көннәр булмады...
Без мөкиббән идек — ватандарлар, Яңа Республика уллары.
һәр көн туган төсле иде хикмәт: Йөрәк дәртле булды, баш комар! Җитмәгәндәй эчке борчу, михнәт. Тыштан килеп сугыш ачтылар.
Ил кайгысын бөек кайгы итеп Башын салган ата-бабамнар!
Дөрес иттем шул юл белән китеп Мин — сагышлы, көләч ватандар.
Йөзләремне чытык итмәк булды
Язмыш, курчак ясап кулында:
Тик битләрем чокыры тулып торды Көләчлекнең балкып нурында.
Үксүме бу — куям тирән сулап, Нинди яшьләр икән күземдә?!. Шатлыкларым булса булсын уртак, Сагышларым калсын үземдә.
Хатом-Тай — Таиландтагы Тай кабиләсеннән чыккан легсндар юмарт
Кайгыларны бүлешү нигә кирәк? Җитәрлек бит алар кемдә дә... Чыгалмасын, әйдә сыкрап, көйрәп Калсын алар бу тән-төрмәдә!
Калсын алар... Мин яшәдем горур, Чыгармадым тышка үзләрен. — Булыйм дидем халкым шикелле зур! Шуннан булды барлык түзгәнем.
Аттай чыдам, эттәй тугры бер зат, Ил-оямда сакта мин торам: Утлар-сулар кичкән чыдам солдат, — Яшь күңелле карт бер ветеран.
Чапай җыры
Чапай баткан җирдән туфрак алсам, Җиңеләер микән туфрагы?
Урал суларында Чапай янган, — Кызганмаган дошман уклары...
— Э-һе-һе-һәй!
Түзәлмыйча әрнеп бер кычкырам, Яңгырый тын елга буйлары: Елга өсләренә яткан томан Уята ла хәсрәт-уйларны.
Урал суларына баткан тәне, Бирелмәгән дошман кулына: Яманнардан хурлатмаска аны Дулкын алган диләр куйнына.
— Э-һе-һе-һәй!
Ераклардан кемдер оран сала, Яңгырый киң елга буйлары. Елга өсләрендә кояш яна, Суларында дулкын уйнавы.
Менеп баскан Чапай биек ярга, Каршы ала Урал таңнарын. Хәтерлидер даулы далаларда Туздырганын дошман яуларын.
— Э-һе-һе-һәй!
Чапай өнди әнә бәйгеләргә, — Кылыч айкап чыга атлылар: Шул атлылар эзе күңелләргә Тирән эзләр булып яттылар!
Булмаса халык
Ахак, зәмрүд, алмаз, якут...
Бар да асыл таш.
Тик аларның кыйммәте юк
Булмаса кояш:
Алар караңгыда калса
Күренми күзгә, Яктылыкта гына чагыла Нурланып безгә.
Шагыйрьләр дә — нәкъ асыл таш.
Тик шунысы анык:
Балкымас, янмас, яктырмас — Булмаса халык!
Үзгәреш
Кай диңгезгә шәлен манган бу күк, Бертуктамый сыга суларын: Күргәнем бар иде элек тә күп Табигатьнең болай сулавын.
Яшен дә юк, җил дә, естән коя. — Ак явымга баткан әйләнәм.
Тән оеган, калгый, җан — йокыда, Аяк-кулны миңгерәү бәйләгән...
Чыдап булмас кебек бу халәткә! Менә кинәт һава кузгалды, — Чапты җилләр менеп зәңгәр атка: Карап тордым болыт тузганны.
Менә дөнья гөмбәзендә янып
Озак көткән кояш күренде: Үзгәрде рух, китте җан уянып, Өмет, шатлык алды күңелне!
Кояш бата да, калка да
Әллә төтен, әллә томан,
Еракта яна офык.
Нигә бер янам, бер туңам,
Ник тетрим җаным өшеп?1.
Әллә таң, әллә кич җиткән...
Кояшның баюымы?
Сулавы ник авыр икән —
Тынның тараюымы?
Эх, бер бутап вакытларны,
Сызгырып җибәрергә!
Таралсын төнгә моңнары,
Яки таң җилләренә.
Кояш бата да калка гел,
Аның юк сызланасы.
Нигә шулай гамьсез түгел
Икән адәм баласы?!
Безнең музыка
Кантата
Тыйсалар да җырлау, уйнаулардан, Яшәдең син аулак өйләрдә, Басуларда, тирән забойларда Халык сагышын, Халык моңын салып көйләргә.
Мең ел буе язык саналсаң да, Чигенмәдең, тына белмәдең. Юлдаш иттең авыр сынауларда, Сердәш иттең
Тальянканың көмеш телләрен.
Инде оркестрлар тавышы чыңлый Күкрәгендә безнең ватанның.
Тибрәлә җыр, бөтен дөнья тыңлый Милли моңын, —
Музыкасын тыңлый татарның.
Музыканың сулышы — серле диңгез, Йөрәкләрдән чыга ул аваз, Музыкасыз булса тормыш көйсез, Җырла, күңел, Яңгыра, җыр, уйна, дәртле саз!
Минем Кемдерем
Тыңлыйм, кемдер нидер сөйли миңа, Аңлашылып җитми сүзләре.
Шулай да бит серле... Ахры, шуңа Йөрәккә бик якын үзләре.
Радиоларны шунда кирегә борам, Гәзитләрне куям бер якка: Бушыйм дөнья ыгы-зыгысыннан, Тик теге өн кала колакта.
Ул чакыра төсле еракларга, Космонавтлар гизгән илләргә, Ак болыттай ап-ак пыракларга. Мен! дигәндәй, алтын ияргә.
Күз алдыма килә Җир-Йортымдай Галәмдәге гаҗәп җиһаннар, Аһ, бу хисләр, тырыш бал кортыдай. Ни кадәрле нектар җыйганнар!
Әлеге Кемдер миңа кабатлый гел, Тел төбендә гади фәлсәфә:
«Берәү дә бит мәңге бакый түгел, Мәңгелеге Җирнең нәрсәгә?!».
Бер сый миңа — хәят кунагына Гомердән бу матур көн бүген: Пышылдыйлар өннәр колагыма, Күңелем тыңлый үзенең Кемдерен.
Ал син шәфәкъ болытларын
Кашың — амур җәяседәй каш икән бер, Каушавымны сиздереп ник фаш итәмдер? Тылсымыңнан исердем шул... әйләнде баш, Гомерлеккә тынгы белмәс баш икән бер.
Я, акыллым, шул кадәрле әйбәт тә син!
Муеныңдагы энҗе, мәрҗән, мәрвәт тә син.
Бер карауда шулай һуштан яздырырлык Куәт булса җирдә — ул да, әлбәттә, син.
Күз карашың серле — гүя тирән диңгез.
Керфекләрең — әйтерсең лә тылсымлы без: Шундый рәхәт чәнчә җанны сөеп, назлап, И бу татлы газап! — бәхет икән тиңсез.
Гел әйтәләр: «Ачның күзе — икмәктә»не,
Кабатлыйлар: «Тукның күзе — хикмәттәяне, Тук булсам да, ач булсам да, син барында Искә керми хикмәт сере, икмәк тәме.
Синең алда онытам бөтен барлыгымны, Кая шуклык! Бу чакта мин зарлы-моңлы... Фирдәүсиләр, Ширазилар үрнәгендә Язам менә бу мәхәббәт ярлыгымны.
Бөек сәнгать — матурлыкны белү танып, Яшәү әйбәт матурлыктан ләззәт алып. Гаепләмә алҗыган дип мин сантыйны, Гаҗәпләнмә торсам сиңа хәйран калып.
Өметләнеп тә кызыгып яши кеше.
Табигатьтә һәр нәрсәнең үз өлеше:
Матурлыкның — сокландыру, күзнең — карау...
Шулай булгач, я кемнең кемдә бар эше?!
Күзең — диңгез, керфегең — без, кашың — кыйгач!
Матурлыгың белән күңел күгемне ач, Күзләремнән ал син шәфәкъ болытларын, Ялтыра гел сокландырып, алтын кояш!
Казагым - ай
Туфрагында бала чагым таңнары атты: Казакъ иле үз улыдай үстерде-бакты. Акын бала дип атады, думбра бирде... Шуңа артык якын күремдер шул казакъны.
Ул иярләп бирде миңа беренче атны, — Шул казакы III атта күңелем үрләргә чапты, Күтәрелде далалардан Ала-тауларга!
Шуңа хермәт итәмдер шул дустым казакъны.
Алматаның алмасыдай алсу яңаклы,
Көләч йөзле сылу кызлар мактала хаклы: Татар-казакъ кушылганнан туган күбесе, Шулай булгач ничек туган итмим казакъны?!
Казагым-ай, сиңа охшап, мин дә беркатлы. Ашың тәмле, суың тәмле, сүзләрең татлы, Киң даладай киң күңелле, калҗыңлы, тапкыр. Акын җанлы... Шуңадыр үз итәм казакъны.
Ир булсаң
Үләр чакта һәркем чынын әйтә, Исән чакта әйт син ир булсаң, Ишарәләр белән аңлат, әйдә, Тавышың бетеп әгәр буылсаң.
Юкса, калыр бар да үкенечкә, — Өлгермәссең соңгы сулышта!..
Күпме мәкер һәм сер ята эчтә, — Гомер үтә салкын сугышта...
Парадокс
Туган көннән алып бергә бара Хәят белән үлем катыңда: Хәят ишек ача киң дөньяга,
Үлем поса ишек артына...
Белим дисәң
Дуслар хәтер саклый — яшерә синнән,
Дошман карап әйтә күзеңә:
Үз хәлеңне чынлап белим дисәң, Колак сал син дошман сүзенә.
Казан, Казан!
Казан, Казан! Горур манараңнан Зур дауларга дәшкән башкалам, Бу туфракта нигез ташын салган, Язмышны син шуннан башлаган.
III Казакы — казакъ нәселле ат.
Казан суы ярларына яткан, Иделләрдә үскән, тирбәлгән: Татар синдә яңа мәкан тапкан,— Елъязмалар ачып җибәргән.
Казан, Казан! Сагыш-моңнарыбыз, Шатлыгыбыз сиңа бәйләнгән. Җәйрәп ята болын-кырларыбыз... Бабайлар йорт корган җәйләүдән Килә җырлар, телдән-телгә күчеп, Кайтаваздай яңгырап күңелдә, Җырлый халкың, дәверләрне кичеп, Үз моңында, туган телендә.
Дәүран сөргән синдә патша, ханнар, Канлы яшькә тулган җирләрең, Кылыч айкап йөргән күпме яулар... Беркайчан да тик баш имәдең!
Чорлар аша безне алып чыктың, Көрәшләргә өндәү ташладың, Бөек Октябрьда мәйдан тоттың, — Иркен-азат хәят башладың!
Күкрәп чәчәк атсын изге җирең, Бәрәкәтле булсын бусагаң.
Гел яшәрә торган калам минем, Син тылсымлы илгә охшаган! Казан, Казан! Киләчәккә атла, Биек тотып Ленин байрагын!
Син һәр вакыт заман белән сафта, — Котлы булсын бөек бәйрәмең!
1976