Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙЛАНУЛАР


Нишләдем?
Нишләдем?
Күкрәк читлегеннән, сыеша алмый, Ташып чыга иде хисләрем.
Нишләдем?
Мин йөгәнсез чапкан бер тай идем, Белми идем хыял чикләрен. Нишләдем?
Тупасланганмәллә хисләрем?
Йөрәгемне салып күрегенә, Гармун уйный идем кичләрен. Нишләдем?
Яшьлегемнең шашкын дулкыннарын
Күкрәк читлегенә бикләдем.
Нишләдем?
Юрга тайдай түгел, йөк атыдай
Тартып барам заман йөкләрен. , Нишләдем?
Давылламый, эчтә ташый хәзер
Сабырланган яшьлек хисләрем.
Нишләрем?
Күкрәгемне ватып чыкса әгәр Сыешалмый яткан көчләрем, Яшьлегемнең шаян дулкыннары Шашып әйтсә миңа: «Нишләдең?!»
Гаиләдә төпчек бала идем мин, Абыйлардан калган кием кидем мин. Абыйлардан калган укны аттым мин, Абыйлардан калган төпчек тарттым мин. Абыйларым китте сугыш кырына, Абыйлардан калды бары җыр гына: «Китәм инде, китәм инде, Китсәм кала күлмәгем, Күлмәгемне энем кияр, Ярымны кемнәр сөяр?»
Абыйлардан калган юлда — тузаннар, Яу кырында ятып калды туганнар. Абыйларның төсен җирдә сакладым, Абыйларсыз калган юлдан атладым. Гаиләдә төпчек бала идем мин, Абыйларның йөген тартам инде мин. Абыйлардан калган каеш — билемдә, Абыйларсыз заман йөге — иңемдә. Абыйларның җыры чыңлый йөрәктә, Парсыз калган ярга авыр бигрәк тә... «Абыйларны онытыгыз!» — диялмыйм, Абыйлардан калган ярны сөялмыйм...
Мин табарга тиеш...
Әтиемнең күзләрендә Узганнан сорау табам: «Бигрәкләр дә ашыгасың, Сабыррак булчы, балам!» Улым күзләрендә күрәм Киләчәкнең карашын: «Тизләт, әти, адымыңны, Акрынрак барасың!» Бара торган Киләчәкнең, Узганның, Бүгенгенең Мин табарга тиеш мәңге Аерылмас берлеген!
Калмас өчен...
Урам тизлегенә иярәм мин Килеп чыгу белән йортымнан, Галәм тизлекләрен тоеп барам Калмас өчен заман ритмыннан...
Тавыштан алда...
Самолетлар оча тавыштан тиз...
Хыял белән якын арабыз...
Киләчәккә аваз артта кала, — Тавыштан да алда барабыз!
Яңа нигездә иске сүз
«Трактор белән йортны күчердем», — дип, Әйе, шаккатырдың син безне...
Ә кубарыр көчләр табарсыңмы
Йөз ел тамыр җәйгән нигезне?..
Шофер узган юл
«Көн эчендә дөнья әйләндем», — дип, Шофер, кайткач, юкка кызадыр, Синең узган юлны хатының да Өй эчендә йөреп узадыр...
Нигә?
Нигә рәнҗетәбез табигатьне?! Тилмереп һәм әрнеп ул калыр. Явызлыклар өчен кайчан да бер Безнең оныклардан үч алыр.
Аһ, табигать...
Күкрәдең, күктән тамчылар Түгелде яшең булып, Йөз явызны күрми узып, һич гөнаһсыз бер сабыйны Ник суктың яшен булып?!
Челләдән соң
Күкнең миллион күзләреннән
Җир йөзенә яшь тама.
Сөенечле тамчылар бу:
Әнә ич шат Җир-ана.
Йолдызларга карыйм...
Чыгам да мин йолдызларга карыйм:
Алар ерак, алар тоныклар...
Бабайларның сәламнәрен илтер
Миннән соң туачак оныклар.
Чыгалмасаң
Чыгалмасаң әгәр ваклыктан, Тайпылырсың олы Хаклыктан.
Уйлама
Уйлама үзеңне халык дип, Шул халык эчендә Алып дип, «Ул — халык эчендә Алып», — дип, Әйтергә хаклыдыр халык тик...
Мин Гулливер
Тырыш кырмыскалар эшен күргәч, Уйга калып, башны кашыдым: Гулливердан буем, көчем белән Күпме мәгънәле йөк ташыдым?
Узып китәм
Бәхет артыннан еракка
Өметем сузып китәм...
Тоттым дигәндә, ашыгып,
Яныннан узып китәм...
Мәшәкать
Дөнья — мәшәкатьтән корылган, Дөнья — мәшәкатьтән кырылган. Мәшәкатьне — хуплыйм мин аны, — Кырмасын тик, корсын дөньяны!
Күпсенмә
Яшьлек ич ул: бар халык алдында үпсен лә... Көнләшсәң дә, картлык, күпсенмә...
Таулар кебек
Тышкы яктан бик тын күренсә дә, Ни генә юк таулар эчендә...
Ачылмаган чишмәләрем тибә, —
Мин әлегә таулар көчендә.
Гармунсыз авыл
Авылларда йөрим. Кем генә юк... Бар моңлысы шунда... бар моңсыз. Моңсыз авыл җирдә булмаса да, Мин бер авыл күрдем гармунсыз.
Бар тирә — тын. Яшьлек — чәчәкләрен Вакыты җитми йомган шикелле.
Нидер җитми җанга... Авыл йоклый... Сандугачсыз урман шикелле.
Шаляпинны тыңлыйм
Шаляпинны тыңлыйм: татар моңы, — Бабайларда бер кандыр сыман, Бергәләшеп алар, җырлый-җырлый, «Карурманинан чыккандыр сыман...
Җан өчен
Таң белән языла шигырьләр, Җан белән языла шигырьләр, Таң өчен, дан өчен язылмый, Җан өчен языла шигырьләр...
Тоям
Тоям: бу моң килә борынгыдан, Шаулап-күкрәп миндә тынгандыр... Кайсыдыр бер ерак бабам минем Билгесез зур шагыйрь булгандыр...
Тыңламадым
Тыңламадым ул чак бер карт сүзен... Шул ялгышым чәчне агартты, Гомер буе акыл җыйгач белдем Акыл иясе дип ул картны...
Калдырмам мин
Шатлыкларны җирдә калдырып мин Гомер юлын тәмам итәрмен, Үз кайгымны ләкин калдырмам мин, Үзем белән алып китәрмен.
Ни ҖИТМИ?
Ни җитми? Ник карыйм каерылып һич кире кайтмаслык чакларга? Нәрсәдер калган күк, калган күк Бишегем тирбәлгән якларда...
Еллар узгач
Әйләндермә шатлыкны син хәсрәткә, Әйләндермә мәхәббәтне нәфрәткә, Еллар узгач, гомер кичкәч, син аңларсың: Хәсрәтеңнең ул чак шатлык булганын, Нәфрәтеңнең сөю-сафлык булганын Син аңларсың, Соң аңларсың...
Посып тора
Йөрәкнең нәкъ бер читендә Көнчелек посып тора, Күңелләрне тарайтып шул Кимчелек кысып тора.
Бәхет килгәч
Кайгы килгәч, бар да уртаклаштылар, Бәхет килгәч, әллә инде качтылар?
Мин бәхетле,— тик дуслар юк, берүзем, Бәхетем белән ялгыз калдым,— бир түзем!..
Өзелмә
Мин — бер яфрак, яралганмын Әнкәй дигән каеннан, Язмышым тик изгелектән, Ал нурлардан каелган.
Хәзер үзем — каен, әнкәй, Яфрагым бул, өзелмә, Саклармын салкын җилләрдән Кышларын да, көзен дә...
Тост -экспромт
Бу тостны күтәрәм шул шәрәфкә: Күз яше кушылмасын бу шәрабкә! Бу шәраб булсын ачы, булсын татлы, Без кылган эшләр-гамәлләр булсын хаклы! Тамчысы да түгелмәсен, Үз урнына салынсын, Бу шәрабне көтеп торган Баш та, йөрәк тә сау булсын! Бу шәраб кан тамырларында Яшен булып яшьнәсен...
Барлык шәрабләрдән өстен Акыл һәм хис яшәсен!
Әнкәйләрнең юраулары
Әнкәй мине төштә күргән, —
Юрыйм, син ышан, имеш,
Ап-ак болытлар өстендә
Паласта очам, имеш...
Әнкәйләр безне күрәләр
Аклык, сафлык юлында, Югарыда, бик биектә: Бөек хаклык юлында. Паласларда очмасак та, Шулай дип фараз итик, Җирдә торып, әнкәйләрнең Юрауларын рас итик!
Иртә таңнан җырлаганнар
Зурнәй әйтә торган иде:
«Сүземне тыңла, бала:
Иртә таңнан җырлаганнар
Кайгылы-моңлы була...»
Шул ук гадәт: таңнан торып
Җыр язарга яратам...
Мин бит, зурнәй, башкаларның
Хәсрәт моңын таратам.
Кем анда?
Онытыла язган көйне җырлап, Назлап дәшә сыман кем анда?
... Шундый ачык итеп күрәм сине
Еракларда калган томанда...
Манзара
Ярда — таллар йоклый арып-талып, Җил дә изрәп калган. Сулар тын. Сай күлләрне тирән уйга салып, Гармун уйный берәү югартын.
(