Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДРАМА ТЕАТРЫ ҺӘМ ОПЕРА СӘНГАТЕБЕЗ


узыка элек-электән татар совет театрының иң көчле якларыннан берс« булып килде. Театр белән музыка арасында бәйләнеш бик табкый күренеш буларак кабул ителә. Мондый бердәмлек кайчан һәм имчәк башланган соң? Мәгълүм булуынча, революциягә 'кадәрге чорда музыка тәнәфес вакытларында, спектакль алдыннан һәм аннан соң яңгыраган, халык уен кораллары ансамбле яисә оркестрда халык көйләре, биюләр, маршлар, увертюралар башкарылган. Әмма озак та үтми, музыка драма спектакльләренең эченә үтеп керә, персо-нажларның хис-кичерешләрен гәүдәләндерүгә хезмәт итә башлый. Бөек Октябрь революциясе чорында ук М. Фәйзинең «Галиябанулы, Ф. Бурнашның «Таһир һәм Зөһрәвсе һәм башка музыкаль драмалар сәхнәгә менә.
Егерменче елларның башыннан Салих Сөйдәшев музыкасы белән татар музыкаль драмасында яңа чор ачыла. Мәгълүм бер мәгънәдә без С. Сәйдәшевне татар театрында музыкаль драма жанрын тудыручы дип тә әйтә алабыз, чөнки ул моңа кадәр башлыча халык көйләренә нигезләнгән музыкаль спектакльләрне ныклы профессиональ музыка җирлегенә куя.
Әйтергә кирәк, куп кенә милли республикаларның театр һәм музыка сәнгате дә Октябрь революциясеннән соң шундый ук үсеш баскычлары аша үтте. Җырлар һәм оркестр белән башкарыла торган аерым эпизодлар рәвешендә музыка драма спектакленең эчке тукымасына үтеп керә. Шушындый «синтетик» спектакль соңга табарак музыкаль драма исемен ала. Егерменче һәм утызынчы елларда бу форма татар театрында мөстәкыйль өдәби-музыкаль жанр булып үсеп китә. Көрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт һ. б. драматурглар үз әсәрләрен С. Сөйдәшев музыкасына исәп тотып, композитор белән иҗатташлыкта язалар. «Красная Татария» газетасында басылган мәкаләләренең берсендә1 С. Сөйдөшевнең музыкаль драмалар өлкәсендәге иҗатын бәяләп, Г. Кутуй, мәсәлән, болай дип яза:
«Музыкаль драма театр репертуарына 1916 елда керде. Анда драматик уен элементлары татар халык көйләре белән аралаша. Музыкаль оформление өчен театр яшь композитор Салих Сәйдәшевкә бурычлы. Аның пьесалары татар операларын тудыруга юл ачты».
К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә С. Сәйдәшев татар халык көйләреннән киң фәйда- лана. һәм алар композитор үзе иҗат иткән оригиналь әсәрләр — арияләр, дуэтлар,
М
кор һәм балет номерлары белен берге үрелеп бара. Ул әсәрләр татар музьжәсының милли рухын, колоритын гаять нечкә тоеп язылганнар һәм эстетик кыйммәтен югалтмыйча, көй-аһәңнәренең матурлыгы, фикер һем хискә байлыгы белән безне куандырып, бүген дә яши бирәләр. «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан Булат һәм Мәйсәрә җырлары, качкыннар хоры (1926 ел), Т. Гыйззәтнең «Наемщик» әсәреннән ♦ Батырҗан, Гелйөзем җырлары һәм арияләре (1928 ел), К. Тинчуринның «Ил. «Кандыр буеинда спектакльләреннән «Ал чәчәкләр» җыры, Фәридә ариясе (1929 һем 1932 еллар) һ. б. күп әсәрләр музыка классикабыз хәзинәсендә мактаулы урынны алдылар
G Сәйдәше» арияләре форма һәм стиле белән татар халык җырларына акын тора, алар халык җырының образлылык үзенчәлекләрен, тирән мәгьнәлелеген. мелодик байлыгын үзләренә сеңдергәннәр.
Шуның белән бергә, аларны опера арияләренә хас билгеләр дә аерып тора «Наемщик» музыкаль драмасыннан Гөлйөземнең беренче ариясен мисалга алыйк. Нечкә лирик хискә нигезләнгән ул ария киң сулыш белән башкарыла, тойгы-кичереш төсмерләренә бай. Кисәкләре арасындагы контрастлылык ике кисәкле озын көйләрне хәтерләтә. Беренче өлеше халыкның озын көйләрендәге кебек иркен һәм талгын яңгырый, ул импроаизациялелеге, интонацияләренең төгәлләнгәнлеге белән аерыла. Кәйнең икенче өлеше исә җитезлеге, кыска кәйләрдән килә торган җиңел-җыйнак- лыгы белен әсир итә. Күп арияләрнең лад төзелешләре дә халык көе принципла-рына нигезләнгән. Шул ук вакытта алар анык бер максатка, сәхнә персонажларының эчке халәтен ачуга, герой һәм героиняларның музыкаль образын тудыруга хезмәт итәләр.
Салих Сәйдәшев музыкаль драмаларга увертюра, биюләр, интермедияләр кертә Алар спектакльләргә өр-яңа рух өсти, тамашачыны опера музыкасын тыңлауга Күнектерүгә ярдәм ите. Инструменталь музыка әсәрләре театр сәхнәсендә генә калмыйча, эстрадага күчә, радиода яңгырый башлый. Татар симфоник музыкасының беренче үсентеләре шулай мәйданга килә.
С. Сәйдәшев музыкасы спектакльләрнең сюжет сызыгына һәм эчке рухына бик табигый ятыша, вакыйганы, әсәр эчтәлеген баета һәм җанландыра. Спектакльнең драматургиясендә ул еш кына үзәк урынны ала, көнкүреш картиналарын, образларның теп сыйфатларын калкурак гәүдәләндерергә ярдәм итә.
Салих Сәйдәшевнең музыкаль драмалары, шулай итеп, татар операсының элгө- ресе булдылар. Аларда булачак татар операларының мөһим чаралары туплана киле, милли профессиональ музыка теле һәм стиле формалаша башлый.
Профессиональ музыкабыз үсешенең башлангыч дәверендә аның төрле жанр- < лары да бертигез дәрәҗәдә үсеш китә алмый. Егерменче елларда, әле профессио- -. наль музыка беренче адымнарын гына атлаган, симфония һем симфоник концерт- < лар, ораторияләр әле юк чагында, музыкаль драма һәм опера кебек сәхнәдә баш- ' «арыла торган демократик жанрлар музыка сәнгатебезнең әйдәп баручы төрләре булып әверелә.
Беренче татар операсы «Сания» 1925 елда туа. Аның интернациональ авторлар коллективы тарафыннан язылуы да очраклы күренеш түгел иде. Беренче татар музыкантларыннан берсе композитор Солтан Габәши, Башкортстанның халык артисты, җырчы, халык җырларын җыючы Газиз Әлмөхәммөтоа белән берлектә, опера ачен ария, дуэт, хор һәм инструменталь партияләрнең көйләрен яза. С. Габәши — Беек Октябрь революциясенә кадәр үк һәм егерменче еллар башында терле •Деби-музыкаль кичәләрдә якыннан торып катнашып килгән, драма спектакльләренә музыка язу елкәсендә дә беркадәр тәҗрибә туплагаи, Татарстан һәм Башкортстан районнарында музыка фольклорын җыю белән дә шөгыльләнгән киң колачлы музыкант. Операның өченче авторы, композитор, скрипкачы һем педагог Василий Иванович Виноградов та татар музыкасы елкәсендә шактый еллар эшлеген була. Ул операның мелодик материалын эшкәртү белән шөгыльләнә, аны гармонияләштерә һем оркестрга сала. Опера естенде эшләү иҗат индияадуальлокләре. музыкаль хәзерлекләре терле булган бу оч шөхостен гаять киереюге хеамет һем тырышлык телеп ите.
Ill
ФӘЛЗУЛЛАЕВА ф ТАТАР ДРАМА ТЕАТРЫ ҺӘМ ОПЕРА СӘНГАТЕБЕЗ
«Сания» операсы 1925 елның 25 июнеңдә Татарстан автономияле республикасы оештырылуга биш ел тулган көнне Казанда куела. Спектакльдә Казан шәрык музыка техникумы хоры һәм оркестры, Татар дәүләт драма театры артистлары «атнаша, Хор һәм оркестрга күренекле музыкант, музыка техникумы директоры Александр Александрович Литвинов җитәкчелек итә. Рольләрне Зөһрә Бәйрәшева, Сара Садый- кова, Ситдыйк Айдаров, Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши һ. б. башкара '.
Драма театры актерлары бер үк вакытта опера җырчылары ролендә чыгыш ясыйлар. Драма театрында опера жанрының үз сурәт чаралары, компонентлары гына формалашып калмый, драма актерлары арасыннан Сара Садыйкова, Галия Кай- бицкая кебек беренче опера җырчылары да үсеп чыга.
Табигый ки, татар профессиональ музыкасы аякка яңа басып килгән елларда опера бик үк камил дәрәҗәдә була алмый иде әле. Әмма шулай да операның мәйданга чыгуы сәнгать тормышында зур вакыйга, «гадәттән тыш бер нәрсә булып күренә»2. Октябрь революциясенә кадәр профессиональ музыка сәнгате дә формалашып җитмәгән халыкның егерменче еллар уртасында ук инде опера масштабындагы әсәрне сәхнәгә күтәрә алу факты үзе бик күлләрне таңга калдыра. «Сания> операсы белән кызыксынуны бермә-бер арттыра. Милли музыка культурасының ярым профессиональ характердагы садә музыкаль пьесалар һәм ялгыз җырдан музыкаль драмалар һәм опера дәрәҗәсендә сикереш ясавы чыннан да искиткеч күренеш булып тоела. Опера хакында матбугатта чыккан мәкаләләрнең күпчелегендә әнә шул хәл билгеләп үтелә. Мәсәлән, «Кызыл Татарстан» газетасы «Тагын «Сания» операсы турында» дигән мәкаләдә болай дип яза: «Сания» операсы татар сәнгатенең бөтен дөнья хәрефләре (нота) белән, музыканың бөтен дөнья телендә язылган. Ләкин, шуның белән бергә, үзенең бертөрлелеген, татар музыкасының төп хасиятләрен югалтмаган, чын мәгънәсе белән... татар колориты бирә торган бердәнбер мәдәни әйбер».
Этнограф, Шәрык халыкларын өйрәнү фәнни җәмгыяте члены профессор В. Бороздин, «Сания» спектакльләренең реалистик характерда булуын, анда халыкның тормышчкөнкүреше, җырчбиюләре, уеннары шактый тулы чагылуын күрсәтеп үтә. «Бу операда татар музыкасының опера композициясе төсендә оешу дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгәнлеге күренде»,— ди ул *.
Беренче татар операсы куелу хәбәре чит илләргә, Германия һәм Италиягә барып җитә. Берлинда чыга торган музыкаль атналык басмасының 1925 ел, 51—52 саннарында беренче татар операсы хакында мәкалә басыла, операдан нота материаллары, авторларның һәм башкаручыларның фоторәсемнәре бирелә. Италиянең башкаласы Рим шәһәрендә урнашкан Европа шәркый институты 1925 елның 30 Октябренда институт журналында татар музыкасына, шул исәптән «Сания» операсына да багышлап зур мәкалә бастыра 4.
Әмма шатлык авазлары арасында аек тәнкыйть фикерләре дә булмый түгел. Мәсәлән, драматург К. Тинчурин «Сания» операсы турында» дигән мәкаләсендә шундый фикерләр әйтә:
«Сания» операсында татар моңы, аһәңе ураган бер киләп, бер бөтен берлек юк. Монда башкорт моңы да бар, ...татар моңы да бар, төркестан дәрвишләренең мөнәҗәтләре дә очрый... Моңда калфак, кәләпүш киертелгән Европа музыкасы да яңгырый» 5.
Китерелгән өзектән күренгәнчә, операның кимчелекләрен, стиль бердәмлеге җитмәвен К. Тинчурин яхшы тойган. Чыннан да, операның Г. Әлмөхәммәтов язган либреттосы ук шартлылыктан азат булмый, анда сюжет динамикасы, вакыйга үсешендә киеренкелек җитенкерәми6. Әсәрнең сюжетында социаль мотивлар ятуына
* Бу хакта кара: Ш Рахманкулов һәм X. Терегулова. «Татар совет музыкасы утыз ел эчендә». Казан. 1950 ел.
1 Тагын «Сания» операсы турында. «Кызыл Татарстан», 1925 ел. 21 июль.
• В Бороздин. Татар теленде беренче опера «Сания» «Кызыл Татарстан», 1925 ел, 9 июль,
• Бу хакта кара. «Кызыл Татарстан». 1925 ел. 31 декабрь саны.
• «Сания» операсы турында «Кызыл Татарстан», 1925 ел. 9 июль саны
• Әсәрнең эчтәлеге, берничә суз белән әйткәндә, шуннан гыйбарәт бай сәүдәгәр кызы Сания ярлы егет Зыяны ярата Кызның әтисе яшьләрнең бәхетенә каршы төшә һәм кызын бай кияүгә бирергә тели. Ике гашыйк, барлык киртәләрне җиңеп, үз теләкләренә ирешәләр.
да карамастан, аның музыкаль драматургиясе сүлпән үстерелә, конфликты йомшак, вакыйгалар тышкы иллюстрация булудан узмыйлар диярлек. Үзәк героиня образы тик бер яссылыкта, лирик планда гына ачыла, драматизм, хисләрнең эчке киеренкелеге җитми.
Г. Әлмохөммәтов, 8. Виноградов һәм С. Габәши беренче татар операсын милли фольклор традицияләре рухында иҗат итәргә омтылалар. Алар халык музыкасының аерым жанрларын үрнәк ител алалар, бигрәк тә кыска көй, озын лирик көй интонацияләре, авыл һәм уен көйләре ачык сизелеп тора. Шуның белән бергә, марш, вальс, бишек җыры кебек классик музыка жанрларына хас билгеләр дә очрый. Бер очракта хор һәм бию күренешләре халыкның үз җырларына (мәсәлән. «Сания» «Алмагачлары», «Уфа өпипәсе») нигезләнсә, башка кайбер хор һәм арияләрдә халык кәйләренең аерым өлешләре, «микроцитаталар» файдаланыла. Өченче бер җирдә исә, хор номерлары һәм ариозалар озын һәм кыска көй, авыл көйләре калыбында, шулар ечен характерлы булган үзенчәлекләр йогынтысында языла. Шушындый алымнарны куллану нәтиҗәсендә операга халыкның үзендә яшәгән һәм күнегелгән интонацияләр килеп керә. Опера жанры белән таныш булмаган тамашачыны җитди музыкага якынайту, сәнгатьнең яңа төрен үзләштерүне җиңеләйтү ечен моның зур әһәмияте була. «Сания» авторларының беренче иҗат тәҗрибәсен тәкъдир итеп, шуны әйтергә кирәк: операның мелодикасы өлкәсендә алар милли стильне саклауга ирешәләр. Төп геройлардан Сания белән Зыяның музыкаль характеристикасы аеруча уңышлы чыккан. Аларның арияләре операның иң яхшы лирик сәхифәләрен тәшкил итә.
Әсәрнең гармоник теле исә тигез һәм бердәм түгел. Бер очракта гармония бик гади чаралар ярдәмендә гәүдәләнсә, башка очракта Европа классик операсы чаралары белән мавыгу сизелә, ә ул пентатоник көй агышы белән һәр вакыт табигый рәвештә ярашмый. Тональ-гармоник сферада сурәтләү чараларын эзләнү чоры әле яңа башланган вакыт өчен гармония чуарлыгы, стиль бөтенлеге җитмәве табигый нәрсә була, әлбәттә.
Күренешләрнең композициясендә, эчке үсештән бигрәк, материалны күрсәтү һәм сөйләп чыгу өстенлек ала, дөресрәге, әсәр төрле характердагы күренешләр белән чуарланып нитә, мәсәлән, беренче пәрдәдәге масса күренешендә эчке эзлеклелек булмавы бигрәк тә ачык күренә.
«Сания» операсы татар профессиональ музыка сәнгате әле беренче адымнарын гына атлаган, операның үз милли стиле, музыкаль сурәтләү чаралары әле табылып өлгермәгән елларда мәйданга чыга. Драматургия кануннарын тирәнтен үзләштерүгә нигезләнмәве, көй белән фактура-гармония чараларының стилистик бердәмлеге табылмау аркасында ул репертуарда тотрыклы урын ала алмый.
Шул кимчелекләренә дә карамастан, ул өзлексез яңгырашлы мелодик материалга корылган, арияләр, хор, дуэт һәм ансамбльләре бер үзәккә оештырылган беренче опера иде. Аңарда халык көнкүреше картиналары күркәм чагылыш тапты, лирик койләр өлкәсендәге эзләнүләр һәм табышлар да нәтиҗәсез калмады. «Сания» ©Пересы тарихи яктан җитди әһәмияткә ия: опера жанрында тәүге сынау булу белән бергә, ул—киләчәк татар операларының элгөресе дә.
Г. Әлмәхәммәтов, В. Виноградов, С. Габәши иҗат иткән икенче опера — •Эшче» — татар пролетариатының тууы, 1905 ел революциясе шартларында аның сыйнфый аңы үсеше темасына багышлана. Опора М. Гафуриның 1920 елларда языл- гвн шул ук исемдәге поэмасына нигезләнгән. Анда сыйнфый корәш күренешләре татар крестьянының аңлы эшчегә әверелүе процессы чагыла. Опера 1930 елда Татар Двүлет академия театры сәхнәсендә башкарыла. Спектакльдә Газиз Әлмехөммәтоә Ситдыйх Айдаров, Наилә Рәхмәтуллина. Әхәт Хисамов һ. б. җырчылар катнаша Әсәрне сәхнәгә С. Валеев-Сульва куя. А. Литвинов дирижерлык итә.
Татар операсының революцион темага мөрәҗәгать итүе утызынчы елларда ил күләмеңдә яңгыраш ала. Шул рәвешчә, «Эшче» — тарихи-героик жанрдагы татар операсын тудыруда беренче тәҗрибә дә була. Ул 1930 елда Мәскөүде Милли театрларның бөтенсоюз Олимпиадасында күрсәтелә һәм темасының актуальлегә, •ерым отышлы яклары белән башкала матбугатының игътибарын җәлеп итә.
МАРГАРИТА ФӘЛЗУЛЛАЕВА ф ТАТАР ДРАМА ТЕАТРЫ ҺӘМ ОПЕРА < ӘНГА11.Ы 1
«Правда» газетасының 1930 ел, 8 июль санында «Беренче «дым» дип исәмленгви мәкалә басылып чыга. «Опера музыкасы,— диел» анда,— татар калык җырларын файдаланып язылган, ләкин йомшак, тәҗрибәсез кул белен язылган. Анда авыл җырының иң яхшы үрнәкләренә якын килгән байтак көйләр бар, әмма үзләренең мелодик фикерләрен сәнгать ягыннан билгеле бер юнәлештә үстерүдә композитор, ларның көчсезлеге сизелә. Оркестр өлеше сүлпән, урыны-урыны белән килешсев эшләнгән, оркестр хәрәкәтне биреп җиткерми... Шуңа да карамастан, операда сәламәт һәм яшәүгә сәләтле орлык бар. Эшче тормышын-көнкүрешен күрсәтү нык һәм төгәл ритмнарда алып барылырга тиеш, сентиментальлек һәм музыкаль фактураның тоныклыгы моңа комачаулый; халык җырларына таянып, әмма аларны операга бөтен килеш кертмичә авторлар бик дөрес эшләгәннәр».
Югарыда әйтелгән кимчелекләр яңа эпоханы чагылдыру бурычын куйган башка күп кенә музыка әсәрләренә дә хас иде.
«Сания» операсы белән чагыштырганда, бу яңа әсәрдә халык көйләремне* файдалану баерак һәм кызыклырак форма ала. Монда «Казан сөлгесе», «Тамчы тама», «Төфтилөү» кебек озын көйләрне һәм башкорт халык җырларын хәтерләтүче моңнар ишетелә. Көйләр гармониясе күбесенчә гади һәм табигый, пентатоник характердагы халык җырларының көй төзелеше үзенчәлекләре исәпкә алынып эш ителә.
Халык җыры «Эшче» операсында музыка драматургиясенең мөһим елешеи тәшкил итә. Мәсәлән, «Казан сөлгесе» җырында Хәмидә образының сыйфатлвры, «Тамчы тама» көендә халыкның аһ-зарлары, нәфрәте һәм көрәше чагылыш таба һ. 6.
Беренче операдагы кебек үк, авторлар характеры белән татар халык җырын» якын торган оригиналь хор һәм арияләр иҗат итәләр. Крестьян кызы Сәлимә п»р- тиясендә озын көйләргә хас бизәк-орнаментларга бай лирик көй ишетелә. Ә өченче пәрдәдәге эшчеләр хоры кыска көйләр һәм такмакларны хәтерләтүче ризмг» корыла. «Эшчеанең авторлары музыкаль-интонацион чыганак сыйфатында башкорт халык мелосыннан да иркен файдаланалар.
Бу опера революцион эпоха белән аваздаш булган яңа опера телен табу өлкәсендә җитди эзләнү үрнәге иде. һәм аңарда пролетар гимннар, эшче җырлары рухы да чагылмый калмый. Эшчеләр хоры, кайбер ялгыз номерлар революцион җырлар рухында язылган, аларда халык җырының колориты да саклана.
«Эшче» операсы да беренче опера әсәренә хас кимчелекләрдән азат булып җитә алмый. Картиналар һәм күренешләр арасында эчке бердәмлек җитми, әсәр вак эпизодлар белән чуарлана. Алар фикер үсешен чагылдырудан бигрәк, иллюстрация булып кына калалар, кисәкләрне берләштерүче реприз моментлар җитешми. Опера авторлары стилистик чуарлыктан да котыла алмаганнар.
Ничек кенә булмасын, икенче татар операсының сәхнәгә күтәрелүе культурабыз тормышында уңай күренеш иде. Аның авторлары шул заман тормышына нигезләнгән опера иҗат итүгә омтылыш ясыйлар, эшчеләрнең чын тормыш картиналарын һәм революцион көрәшен җанландыралар. Икенче операның мәйданга чыгуы татар профессиональ музыка сәнгатенең куәтле рәвештә үсеп килүен, аның төрле жанрларда милли әсәрләр тудыруга сәләтле икәнлеген раслады.
Татар музыка сәнгатенең сурәтләү чараларын баету һәм үстерү эшен утызынмы елларда драма театрында С. Сәйдөшев дәвам иттерә. Театр сәхнәсендә аның музыкасы белән барган «Кандыр буе» (К. Тинчурин әсәре), «Бишбүләк» (Т. Гыйззәт әсәре), «Күзләр» (X. Фәтхуллин әсәре) һ. б. спектакльләр зур уңыш казана. Композиторның иҗаты мелодик образлар һәм темалар палитрасын баета, музыкада күп тавышлылык элементлары көчәя, татар көенең ритмик нигезе, гармония чаралары киңәйтелә.
Татар музыка культурасының тизлек белән үсә, киңәя баруы милли опера һәм балет театрын булдыру бурычын көн тәртибенә куя. Хөкүмәтебеэ карары белән 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачыла. Яшь татар композиторлары һәм музыкантлары С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллнн, җырчылардан С. Садыйкова, Г. Кайбицквя, М. Рахманкулова, А. Измайлова. Ф. Насретдинов, С. Айдаров, У. Әлмиеа һәм башкалар студиягә укырга җибәрелә.
Утызынчы елларда татар профессиональ музыкасында талактяы композиторларның зур бер төркеме «үтерелеп чыга. М. Мозаффароа, Н. Җиһаноа, Ф Яруллин, А. Ключарев, Җ Фәйзи, 3. Хәбибуллин һ. б. композиторлар күл терле жанрларда «ңадан-яңа әсәрләрен иҗат ителер.
1939 елиың 17 июнендә Н. Җиһановның «Качкын» операсы (Ә. Фәйзи либреттосы) белән Татар дәүләт опера һем балет театры ачыла. Ә аннан соң Н. Җиһаноа, М. Мозаффароа, X. Валиуллин, Җ. Фәйзи опера иҗаты елкәсендә җиң сызганып эшлиләр. Опера театры сәхнәсендә Н. Җиһановның «Ирек», «Алтынчәч». «Илдар», •Тулак», «Шагыйрь», «Намус», «Җәлил», М. Мозаффаровның «Галиябану», X. Вәли- уллинның «Самат», «Дим буенда», Җ. Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар» исемле опералары куела.
Нәҗип Җиһанов опералары татар операсы жанрында яңа үсеш этабы ача, үзенә хас стиль бөтенлеге һәм драматургиясе булган, халык традицияләре, рус һәм денья музыкасы классикасына нигезләнгән опера жанры өлгереп җитә. «Алтынчәч» һәм «Җәлил» опералары халкыбызның музыка классикасы фондына кере.
Күргәнебезчә, татар дәүләт драма театры опера сәнгатебезнең тууы һәм үсешендә мөһим роль уйный. Сәхнәдә барган музыкаль спектакльләр операның мәйданга күтәрелүендә зарури бер баскыч булалар, сәхнә уенын вокаль номерлар, җырлар, арияләр, дуэтлар белән бергә алып баручы актерлар арасыннан беренче опера җырчылары үсә, ә музыкаль драманың үз эчендә акрынлап киләчәк татар апараларының милли стиле нигезләре һәм мөһим сыйфатлары формалаша.