Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таяк турында
Шагыйрь өендә шундый бер Тамаша
булган икән.
Таянып килгән таягын Бер карт
онытып киткән.
Мостай Кәрпи.
Әллә ни зур вакыйга да түгел, Кирәк идеме икән язарга?!
... Чал шагыйрьнең таягы тик... калган, Онытылып калган
— Наҗарда *.
(Кунакханәдә бер, Казанда.) Ниндидер мин мәгънә
күрдем монда: Шигъри мәгънә... Син дә искә ал! —
Шагыйрь энесенең сүзләреннән Яшәргән бит, күрче,
аксакал! — Таянырга таяк кирәкмәгән, Пегас канатында,
күрәсең, Кайтып киткән өенә. Бүген миңа Шул таякны
илтеп бирәсе.
Шул таякны... Ә бит үз җилкәмдә Аксакалның авыр
таягын Күп татыдым. Еллар буе төшкәч Кыйналуга күнеп
барамын.
Әллә дим бер кулга эләккәч ул Кемнедер соң үзем чүт
кенә Кыйнап караргамы? Күп бит яшьләр... Ә кыйналу —
шундый үстерә!
(Мин шаярам гына... кыйный алмам, Гөнаһ ала алмам
өстемә!) Мин урамнан барам... Очам гүя, Җиргә
тидермим дә аякны.
Уйлап барам: «Аксакаллар — көчле, Нигәме? Бит алар —
таяклы...
Таяк саклый булыр талантны?»
Ашыгып атлыйм. Куркам: таяксыз соң,
Аксакалның көне узмаса? — Янып язар
җыры тумаса?!
... Мин дә язмас идем бу шигырьне, Шул таякны
оныттырган — Наҗар, Ә оныткан — Туфан булмаса...
Башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми.
Нури Арсланов
ЛЛЛЛЛЛЛЛЛГ7\ЛЛЛ‘.' . ■ •JWWWJW
Нурихан Фәттахка
сЕрак гасырлар авазы*н укыгач
«Котилау сиңа — кыю иргә — Нуриханга,
«Эт»тәй тугры, халык сөяр «Бүре» җанга!
Тузанын как, әйдә, иске заманнарның: Борынгының сөйләт скиф,
аланнарын...
Сыңар күзле Циклопларның күзен ач бер, Элеккедәй дала гизсен
әле Кашкыр.
Төшер тартып биек күктән «Таң-Ире»н дә, — Рәхәтләнеп йөрсен әле
«Эт-Ил»ендә.
Юкса, без гел «Каз» җирендә кала бирдек, Кем ни әйтсә шуны чынга
ала бирдек.
«Үзе юкның — күзе юктыр» дигән картлар:
Яле, үзең тарихларыңны ач — актар.
Абынсаң да гаеп түгел, тырыш-тырмаш, — Олы юлга чыгарсың бер
бара торгач.