Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Зәңгәр чәчәк
Бик тырыш малай Әнис: Көн буе һаман дәрес... Беркайда китеп йөрми, Ә эше күл... өлгерми.
Ризыкның тәме бетте, Йокысы качып китте. Әмма бер көн әнисе Кызык итте Әнисне.
— Болынга,—ди, —барыйк без, Зәңгәр чәчәк табыйк без.
Ул чәчәк шундый серле, Өзәргә кирәк берне.
Алар болынга китте, Кичкә чак кайтып җитте.
Әби карый чәчәкне:
— Тапкансың — ди, — әй, шәпне*
Куйыйк мендәр астыңа, Йокың килер ятуга.
... Чыннан да серле икән, Әнисе дөрес әйткән.
Йокы аңа бу юлы Шундый тәмле тоелды. Көлә-көлә уянды, Көчем күп дип куанды.
Зәйни
Авызын һич тә буш тотмый, Эшләтеп тора Зәйни: Я бармагын суыра ул, Я шоколад умыра ул, Я исә сагыз чәйни.
Белим диме көчләрен, Көрәштерә тешләрен. Карандаш башларының да Ныклыгын сынап карый. Чәйнәп бетерә алмый.
Китап актарган чагында Күзәтегез Зәйнине:
Анда да авыз кыймылдый, Хәрефләрне чәйниме?
Чакырсалар ашарга, Тырыша ул качарга. Иптәшләре сөйлиләр:
— Үзе гел чәйни, —диләр, Ашамас Зәйни, — диләр.
Шул гадәтен ташлатырга Нинди дару табасы, Докторгамы барасы?
Бу шигырьне укучы Әйтер бәлки чарасын?
Юл куючы
Әбисе ашын китерә, Кашык, тәлинкә ташый. Ничек җитешсен әбисе, Тышта самавар ташый.
Аптырагач, оныгына:
— Булышсана, улым, — ди, - Унлап эшне башкарырга Җитми ике кулым, — ди.
Тик безнең Габделбари Җавапка аптырамый:
— Зурлар эшен тартып алу Нәниләргә килешми.
Без һәркайда өлкәннәргә Юл куярга тиеш, —ди.
Бари