ШИГЫРЬЛӘР
Буяштым
Мин койма буяштым Беркөнне яшелгә. Мактады әни дә, Мактады әти дә. Карыйлар да миңа, Көләләр үзләре: «Буялмый калган, дип, Яшелгә күзләре!» Килдем дә тиз генә, Карадым көзгегә: Көзгедә бар җирем Ямь-яшел күренә.
Буялганмы әллә Яшелгә көзге дә?!
Пешердек!
— Кесәлнеме, кесәлне, Кем яратмый кесәлне! Үзе ачы аз гына,
Үзе төче аз гына, Тәме — шикәр, бал гына!
— Кесәлнеме, кесәлне, Кем дә пешерә аны! Он гына булсын бары!
Үзе пешә тиз генә, Сал да бута, из генә!
— Пешереп карыйкмы?
— Әйдә!..
— Әниләр дә күрсеннәр, «Булдыргансыз!» —дисеннәр. Ашасыннар туйганчы.
«Олы телдән үтмәде, Кече телгә җитмәде». — Дип әйтерлек булмасын.
Чиләк ярым су китте... Пакетларда он бетте...
Бу ни хәл соң? Бу ни бу?! — Нигә кесәл булмый бу?!