ШИГЫРЬЛӘР
Туган ягы кирәк кешегә
Читтә йөргән чакта сагындырып
Керер өчен төнлә төшенә —
Зәңгәр таңлы, сайрар сандугачлы Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә — Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә.
Сайлап алган юлы ялгыш булып,
Юлыкканда бәла ишегә —
Арып-талып кайтып егылыр өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Уй-фикерне нидер тупаслатса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, Күңелләрне сафландырыр өчен Туган ягы кирәк кешегә.
Җитми
Кешегә гел нидер җитми, Гомер буе шулай.
Бар нәрсәсе җиткән кеше Сирәк була бугай.
Сабый чакта акыл җитми, Яки җитми көчең.
Ярты юлда туктап кала Бик күп кенә эшең.
Үскәч сине алып китсә Юллар ерак-ерак, Җитми башлый ялан аяк Йөгереп үскән сукмак.
1Н
Җитми бодай басулары, Җитми тургай җыры. Җитми дуслар елмаюы, Җитми җанга җылы.
Кеше комсыз түгел, ләкин Җитми бик күп нәрсә: Батырлык җитми кайвакыт Ир булсаң да гәрчә.
Сабырлыклар җитми безгә Иң-иң кирәк чакта: Ашыгып изге хисләрне Тапшырабыз ятка.
Кайвакыт җитми тугрылык, Я усаллык җитми.
Җанны майдай эретерлек Йомшаклык та җитми.
Җитми бәхет, җитми дөнья — Җитми әллә ниләр.
... Бар нәрсәне җиткерергә Гомер җитми диләр.
Син әйтәсең
Син әйтәсең: «Мә, ал бер кулымны, Ирләр өчен бер кул зур нәрсә. Бер кул белән йөзне каплап була, Көтмәгәндә йөзгә җил бәрсә.
Бер кул — сыңар канат кына түгел, Бер кулда бит анда биш бармак. Бармакларны дошманыңа каршы Йодрык итеп була йомарлап.
Ә дусларның кулын кыскан чакта Бер кул була инде ике кул.
Ике кулда көч һәм кодрәт чиксез — Бер куш йодрык кына түгел ул»...
Син әйтәсең: «Мә, ал бер аякны, Икеләнми бирәм гомергә. Йөгереп булмаса да йөреп була, Сиңа кирәк бик күп йөрергә.
Кичекмичә ерак юлларга чык, Юлда гына олы ачышлар. Юллар алар хыялларны чынга Тоташтыра торган баскычлар.
Хыялларың синең шундый матур, Баскычларың илтер биеккә...
Мә, ал, — дисең, — ярты саулыгымны, Мин яшәрмен, — дисең, — ничек тә»...
Нәрсә әйтим мондый сүзләреңә: Күңелкәең синең киң дә соң! Болай да бит җаның-тәнең белән, Бөтенләең белән миндә син.
Табигать бүген эшләгән
Сәер хата:
Яшел яфраклар өстендә Ак кар ята.
Агачлар бу кызык хәлгә Ышанмыйча
Гаҗәпләнеп карап тора, Кымшанмыйча.
Бу әле һич чын түгелдер Дигән сыман —
Ямь-яшел күзләргә ап-ак Өмет тулган.
Агачларның бу хәлләре
Миңа таныш:
Гаҗиз итә көтмәгәндә Килгән сагыш.
Үзебез теләп
Кар ява. Йомшак, җылы кар. Җиргә ап-ак иннек кунган. Өстең салып аунасаң да, Өшемәслек җылы сыман.
Салам шунда бүрегемне, Изүләрем ычкындырам: Үзем теләп куеныма Кар тутырам, кар тутырам.
Карлар үбә иренемнән, Кар кытыклый муенымны;
Чиркәнсәм дә көләм генә — Дәвам итәм уенымны.
Куанамын сабыйларча, Миңа рәхәт, миңа кызык. Кар куенда эрегәч кенә Тәннәремә йөгерә суык.
... Гел шулай бит тормышта да — Үзең теләп алданасың.
Эчеңә салкын төшкәч кенә Уфтанасың, зарланасың!..
Су буенда үскән малай мин, Елгаларның холкын беләмен: Агымсулар белән көрәшеп Ныгыгандыр бәлки беләгем.
Бик хәтәр дә була елгалар, Хәйләкәр дә була елгалар: Тын ага дип керсәң кайвакыт, Йомшак тотып каты егалар.
Ә шулай да иң-иң хәтәре, Миңа калса, урта төшендә — Елгаларның үтсәң уртасын, Ышанычың арта эчеңдә.
Каршы ярлар сине тартамы, Күкрәгеңдә көчең артамы — Сулышларың тигезләнәләр, Колачларың җитезләнәләр.
Су буенда үскән малай мин, Елгаларның беләм гадәтен: Үтеп җиткәч кенә уртасын, Артка карап бераз алам тын.