ШАГЫЙРЬ МАКТАР ИДЕ АНЫ...
овет Армиясендә озак еллар хезмәт итү дәверендә солдатлардан, сержантлардан, офицерлардан ... мин бик күп гүзәл кешеләрне очраттым. Барысы турында да дип әйтмим, шулай да мин аларның күбесе турында күңел түрендә хәзергәчә якты истәлек саклыйм. Шулар арасыннан сержант Царевны мин бервакытта да онытмаячакмын. Әле дә булса, егерме елдан соң да, ул минем өчен чагыштырып карау, үлчәү билгесе, эшләүче барлык кешеләрнең эталоны булып калды.
Царев безнең В. В. Куйбышев исемендәге Хәрби инженерлык академиясенең өйрәнү полигонында 1953—1954 елларда хезмәт итте. Аның исемен хәтеремдә саклый алмаганлыгым өчен укучыларым алдында гафу үтенәм, мин аңа күңелемнән хәрбиләрчә ике сүз белән дәшйм: сержант Царев!
Татарстаннан килгән бу егетнең тормышы — даими хезмәт, яшәү мәгънәсе — хезмәтнең зарурилыгын тою иде. Нинди гёнә авыр эшкә тотынмасын, ул аны җиңмичә һәм, һичшиксез, җиренә җит кермичә туктауны белми, хәзергечә әйтсәк, сыйфат билгесенә лаек булырлык итмичә башкармый торып тынычланмый иде. Һәм башкарылган эшенең аяк астында ялтырап ятуын күргәч, ул канәгать булуыннан күңеле килеп, бер елмаеп куяр иде дә шундук яңа эшкә керешер иде. Мондый минутларда аның шатлык бөркеп торган күз ләренә, яктырып киткән йөзенә караулары ничек рәхәт булуларын белсәгез икән!
Царев атланып йөрергә өйрәтергә алып чыгылган кырыкмышны иярләгән җайдакка охшый иде. Ул белә: нинди генә четрекле эш булмасын, тай аңа барыбер буйсыначак, буйсынырга тиешле! Әгәр дә инде эше үзе теләгәнчә генә бармаса, ул танып булмаслык хәлгә килеп үзгәрә, кыюлана, тәвәккәлләнә, «хәтәргә» әйләнә. Куллары җи тезләнә, коралларны очырып кына йөртә, әллә нинди хәйләле яңа алымнар уйлап чыгара. Царевны эш өстендә күргәннәрдән берәү, бу хәлгә сокланып, «аның куллары да уйлый» дигән иде. Бик тә урынлы, таман әйтелгән сүзләр иде болар, чөнки чыннан да сержант ниндидер бер гап-гади эш башкармый, бәлки иҗат итә, көрәшә һәм шул көрәштә, шул иҗатта үзе теләгәнгә ирешә, җиңә.
Ул уртачадан калкурак буйлы, киң җилкәле, нык бәдәнле татар егете-керәшен иде. Аз сүзле, тәмәке тартмас, эштә «перекур»ларны танымас булды. Аның кыскычлардай зур, һәрнәрсәгә чытырдап ябышу чан куллары һәрчак нинди дә булса шөгыль эафәр. Эшсез утыра алмас ул, ялкау утырып та арый, дип санар.
Үзенә генә хас бер дусларча елмаю белән башкаларга да булышыр:
— Бир, әйдә, мин... яле, эшләп карыйм әле, — дияр.
С
Күбесе аның соравына күнәр, ә кайберәүләр, аның иркенә буйсынмаска теләп, карышып та маташыр иде. Андыйларга да ул сүз әрәм итеп тормас, бәлки тыныч кына кысрыклар һәм барыбер эшне үз кулына алыр иде. Үзенчә эшләр, карап торучылар аның эш рәтен белүенә сокланмый калмас һәм, шул үрнәккә буйсынып, яңа дәрт белән уртак хезмәткә кушылыр иде.
Аның хезмәт сөючәнлеге башкаларга да күчүен күзәтеп торырга ярата идем мин. Царев янында кешеләрнең йомылып, яшерелеп яткан иҗади энергияләре кузгала сыман иде.
Менә ул утын яра. Өлгер хәрәкәтләр белән, матур итеп яра. Балтаны баш өстенә күтәрми, ә ике кулы белән дә яннан китереп уң иңбашы тирәсендә борып ала да, бөтен гәүдәсе белән һәм ничектер сызгыртып дигәндәй, аны калын агач кисентесенә китереп ямый. Күкрәгеннән «ха-х» дигән аваз бәреп чыга һәм теләсә нинди ботакларың чәлпәрәмә килеп ярыла.
Ә җирне куллары белән генә түгел, ә бәлки бөтен гәүдәсе белән казып ташлый. Җир астыннан казып барганда ул алдан беренче кеше урынын берәүгә дә бирми. Кечкенә көрәк белән баштан асны кимерә, эчкә үтә, аннары аста калам дип өрекми, катлам җимерелеп төшкәнче шулай итә.
Беркөнне төшке аш вакытында, барлык подразделениеләр ял иткәндә, мин Царевның күрше отделениенең эш урынында кәсләрне сүтеп яңабаштан тезгәнен күреп алдым. Ул тырыша-тырыша чокыр- чакырны тигезли, сыйпый, сылый, ягъни шапшак эшне сыйфатлы итеп ята иде.
— Нигә сез ял итмисез һәм кеше участогында маташасыз? — дип сорадым аңардан.
— Матурлык һәр җирдә кирәк, — дип җавап бирде ул, — ә биредә кәсләр, кайчандыр әтием әйткәнчә, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип кенә түшәлгәннәр.
Сержант Царев отделениесен мин ике мәртәбә хәлиткеч участокка — комлы забойга куйдым. Агып торган комда эшләр өчен кулланма сыйфатында без беренче мәртәбә яңа алымны сынап карарга булган идек. Шул сынауны тапшырдым мин Царев егетләренә.
Сержант Царев отделениесе бирелгән норманы өч мәртәбә арттырып үтәде. Бу безнең өчен шул чаклы мөһим уңыш иде, мин аны бүләкләргә карар кылдым. Чөнки ул үзенең иптәшләре белән бергәләп яңа механизациягә юл ачты. Эшләнгән эшләргә йомгак ясап, бөтен ротага мактау сүзе әйткәннән соң мин Царевны сафтан чакырып чыгардым да, мөгаен, устав таләп иткәнчә булмагандыр да, үз итеп:
— Иптәш сержант, сезгә шәхсән командир рәхмәте белдерергә телим. Бергәләп башкарган иҗади эшебез истәлеге итеп менә шушы кул сәгатен кабул кылуыгызны үтенәм, — дидем.
Ләкин аңа таба сузылган кулым һавада эленеп калды. Царев сәгатькә үрелми иде.
— Алмыйм... — диде ул әкрен генә, күз карашын читкә күчереп.
— Нигә соң? Безнең арада бит чын мәгънәсендә иҗади хезмәттәшлек көчле.
— Алмыйм, — дип кабатлады ул үҗәтләнеп. — Күзгә күренеп торган түбән норма билгеләдегез. Сез сәгатенә ярты метр бирдегез, ә минемчә, ике метрны үтәргә дә була!
Сафтагылар катып, сүзсез калдылар. Царев уйланып куйды, аннан болай диде:
— Ләкин мин метр ярым гына бирдем. Бу машина янында уйларга кулларым өйрәнеп җитмәгән әле...
Бу сүзләрне ишетеп, рота шаулап көлеп алды. Ихлас күңелдән, бер нәрсәне әйтә-әйтә көлделәр:
— ...куллар уйлый! ...Бер ярым аз! .. .куллар белән ничек уйларга! Менә әйтте ичмасам!..
Шунда мин бар тавышым белән:
— Чөяргә аны, егетләр, бүләкне алырга ризалатканчы чөяргә үзен!
Барысы да йөгерешеп килеп, Царевны күтәреп алдылар да һавага чөяргә керештеләр.
— Өч... дүрт... Аласыңмы? Алмыйсың? Өч... дүрт...
Мин моңа күңелем тулып карап тордым. Ә башымда әле генә аңардан ишетелгән сүзләр яңгырап тора иде: «Кулларым уйларга өйрәнеп җитмәгән әле...* Һәм миңа үз эшенә гашыйк хәрби кеше әйткән әлеге гади сүзләрдә искиткеч зур мәгънә бар сыман тоелды. Чыннан да, күнегелгән куллар аң катнашыннан башка да хезмәт башкара алалар. Ә мин Царевка, аның егетләренә яңа машинада эшләүне беренче генә мәртәбә тапшыруым иде. Царев алдында чыннан да мин гаепле — аңа тулы көченә эшләргә әле мөмкинлек тудырмавым белән гаепле була язганмын икән бит.
һавага биш-алты тапкыр чөелеп-очып төшкәч, Царев килеште:
— Ала-а-ам! —дип бирелде.
Кыш үтте. Яңа иҗади эзләнүләр белән тулы булды ул. Һәм менә без Беренче Май демонстрациясенә чыгарга җыенабыз. Колоннага баскач, Царев, күз карашы белән һәм башын селкеп, лаборант кыз- ларыбыздан берсе кулындагы транспарантка ымлады. Мин шуны аңлап алдым: Царевның куллары буш булмаска тиеш, алар монда да эшләргә тиеш бит! Без транспарантны аңа тапшырдык. Ул моңа шатланды, елмаеп кына үзенең рәхмәтен белдерде.
Сержант Царев белән без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Әмма иң кызыклысы «уйлый белүче куллар» турында булды. Чыннан да куллар «уйлый» килеп чыга бит. Кеше күңел салып, зиһенен биреп, эзлекле төстә эшләгәндә әкренләп уйлар кулга күчә бара. Күп тапкыр күнегүләрдән соң алар эш барышындагы һәр операцияне «сукыр килеш» тә җиренә җиткереп башкара башлый. Үзенә бер төрле стереотип барлыкка килә, димәк. Музыкант, мәсәлән, уйлары концерт залыннан еракта килеш катлаулы әйберләрне башкара ала. Әйтик, слесарь бер үк вакытта деталь эшкәртә һәм шәкертләре белән гәпләшә... Ә машинисткалар арасында клавишларга карамыйча басучылар азмыни?
Царев отделениесе, яңа механизация белән эшләп, чыннан да норманы ике метрга җиткерде. Командир үз егетләрен аларның да куллары «уйлый» башлаганчы өйрәтте.
... Сержант Царевны күптән күргәнем юк. Ул хәзер унынчы бишьеллык төзелешләренең берсендә эшли булыр. Әмма минем хә тергә ул үзенең хезмәте, эшче таланты белән кереп калган. Армия аның бу талантын тагын да үстереп җибәрде.
Яраткан сержантымны Mini еш искә алам, бүгенге яшь солдатларга аны үрнәк итеп куям. Аны уйлаганда һәр чак бөек Шиллерның: «Кешенең гүзәллеге һәм гасырларны кичәр намусы кулы эшләгәннең бәһасын йөрәге белән тоюында», дигән сүзләре хәтеремдә яңара. Безнең сержант Царев кебекләр турында әйтелгән шагыйрьнең бу сүзләре.
В КАБАНОВ.
полковник-инженер. темним феннар кандидаты, доцент
Мескәү.