Логотип Казан Утлары
Публицистика

САТИРА- ҺӨҖҮМ КОРАЛЫ


Журналыбызның 1975 һәм 1976 елгы бишенче саннарында без. Бөек Ватан сугышы елларында елмаюлы һәм көлүле әсәрләрнең дошманга каршы көчле корал булып көрәшкәнен исбатлап, сугыш еллары фольклорыннан шактый күп үрнәкләр бастырган идек. Укучыларыбыз игътибарына төрле илләрдән һәм төрле телләрдән җыеп тәрҗемә ителгән тагын бер тупланма тәкъдим итәбез.
БЕЗНЕҢ УКЛАР
КУЛ КҮТӘРМӘДЕ
Бервакыт Гитлер, үзен озата йөргән офицерлары белән, юләрләр йортына бара. Анда дәваланып ятучыларның барысын да бер рәткә тезәләр һәм фюрерны сәламләп кул күтәрергә мәҗбүр итәләр. Арадан бары тик берәү генә кулын күтәрми. Гитлер аңардан:
— Син ник сәлам бирмисең? — дип сорый.
Ә теге исә аңа:
— Мин юләр түгел, мин биредә эшлим генә бит, — ди.
НИЧЕК МӨМКИН БУЛДЫ
— Совет снайперы пулясыннан ничектер сакланып кала алды бит Карл.
— Ничек шулай мөмкин булды икән?
— Гап-гади мөмкинлек: партизан минасына эләгеп дөмекте
АЯК СУЗДЫ
— Мурманскины алуы бик җиңел — аңа бары тик кул гына сузарга кирәк, — дигән иде майор Фон Криккен.
— Ә хәзер кайда соң ул майор?
— Аякларын сузды.
ДИВИЗИЯ КАЯ КИТТЕ!
— Син белмисеңме, Ганс, безнең күршебездәге дивизия кая китте икән?
— Аны кичә безнең күршедәге бер ротаны тулыландырырга җибәр-гәннәр.
ГАЕБЕ ЮК
— Лейтенант Драпфуль, сез үз ротагыз белән ут сызыгыннан качып чигенүдә гаепләнәсез. Шул гаепне таныйсызмы?
— Юк, танымыйм. Чөнки ротаның яртысы гына качты, ә итсен- <
че яртысын исә мин шуларны тотарга җибәрдем, ә үзем икенче ярты - артыннан чаптым — чөнки аны беренче ярты белән бергә качырмаска 5 кирәк иде. £
s
ӘГӘР ТОЛ КАЛСА... < ф
— Беләсеңме, Фриц, бүген Геринг әфәнденең хатыны туган көн. 1 Бәлки безнең эскадра исеменнән котлау җибәрергә кирәктер?
— Әгәр ул инде тол калган булса, мин аны, әлбәттә, бик рәхәтләнеп Р
тәбрикләр идем. и
ТЕЛӘК
Ике немец солдаты сөйләшә:
— Янәшәңдә совет бомбасы ярылган минутта син нинди соңгы теләк теләр идең?
— Янымда Гитлерның басып торуын...
НИК ЕЛЫЙ
— Ник елыйсыз, фрау Энзель? Сезнең ирегезне генерал иткәннәр бит.
— Әй, әйтмәгез лә шуны! Генералдан тол калганчы, полковник хатыны булуым яхшырак иде.
КАКШАУ
— Геббельсның немец солдаты нервысы турында мәкаләсен укыдыңмы, Фриц?
— Юк. Минем нервларым шул кадәр какшады инде хәзер, Геббельсны гомумән укый алмаслык булдым!
МӘКТӘПТӘ
— Ганс, «чабу* дигән фигыльне төрләндер әле?
— Мин чабам, ул чаба, без чабабыз
— Ә алар?
— Ә алар һөҗүм итәләр, укытучы әфәндем.
КУРКУНЫҢ ЧИГЕ
Разведкадан кайткан бер солдат хәбәр итә:
— Әле җимерелмәгән бер күпер калган.
— Танклар узарлыкмы?
— Узарлык.
— Атлы гаскәр? •
— Минемчә, уза алырга тиеш
— Алайса, пехота да уза алачак?
— Пехота уза алмастыр кебек, капитан!
— Ничек инде ул алай, танклар уза, атлы гаскәр уза, ә пехота юк?
— Чөнки күпер башына бик усал эт бәйләнгән.
АРТТА КАЛГАН
— Син, Фриц, нишләп монда буталып йөрисең?
— Полкымнан артта калдым.
— Ә полкың кайда?
— Каберлектә.
ҖЫР БЕЛӘН ҖИҢҮ
Даладагы иң өстен биеклек фашистлар кулында. Алар анда бик күбәү. Безнең көчләр кирәгенчә тупланып җитмәгән һәм ул биеклекне алу әле мөмкин түгел. Шуның якынында гына, снаряд төшеп ярылган бер чокырда, безнең разведчигыбыз — бер грузин егете ята. Ул өши, аңа күңелсез, аны куркыныч та шактый интектерә...
Нәкъ менә шул моңсу минутта ул үзенең туган телендә «Сулико» җырын көйли башлый. Мавыгып китеп, гүя тирә-юньдәге бар нәрсәне дә оныта һәм торган саен катырак кычкырып җырлый башлый.
Үрдәге фашистлар аларның борын төбендә үк шулай кычкырып кем дә булса берәүнең генә җырлавын күз алларына китерә алмаганнар булса кирәк — каушый-курка калалар һәм, кинәт кубып, биеклекне ташлап китәләр. Анда безнекеләр менеп урнаша.
Взвод командирының рапорт кәгазенә кыска гына бер җөмлә языла: «Н. биеклеген «Сулико» белән тулысыңча яуладык!»
ҖИР БЕЛӘН БЕРГӘ
— Чын ариец беркайчан да калтырамаска тиеш.
— Ә мин калтырамыйм да бит әле. Җир үзе шулай, ничек селкенергә белмичә, руслар утыннан калтырый, мин исә ул селкенгәннән генә селкенәм.
ЯЛГАН СҮЗ
— Курт Пепке, сез фронтта безнең полк бик күп сугышчыларын югалтты дигән гайбәт таратасыз икән.
— Моны миңа бүген икенче батальон солдатлары әйтте, һерр обер-лейтенант!
— Менә болай дип сез икеләтә ялганлыйсыз инде! Икенче батальон солдатларыннан сез бернәрсә дә ишетә алмадыгыз һәм ишетә алмыйсыз, чөнки ул батальонны кичә руслар тулысынча юк иттеләр, кырып бетерделәр бит!
АЛДАН УЙЛАП ЧАМАЛАУ
— Менә шулай, штаб начальнигы: «Бөек Германия» полкы оборона тота, «Адольф Гитлер» полкы «Бөек Германия» полкының фронттан качмавын күзәтә, ә «Рейхсмаршал Геринг» полкы «Адольф Гитлер» полкы чигенә башласа, аны киртәләп ут ачарга әзер...
АЛДЫЙ ЯЗДЫ
Немец ефрейторы Генрих Хлюст фронттан хат яза: «Рус җирендәге салкын кышлар безгә ул хәтле үк куркыныч түгел. Менә землянкада утырабыз, ул җып-җылы...» Шул сүзләрдән соң нокта куяр өчен хатны A кабат укып чыккач үзе дә сизмәстән өсти ул: «Хәзер карандашка күчтем, чөнки савыттагы язу карасы туңган һәм аны берни белән дә җылыту мөмкин түгел».
Икенче фронт ачылгач. Гитлер гаскәренең ике солдаты «Безнең бердәмлек кайда көчлерәк?» дигән бәхәс куптара: янәсе. Көнчыгыш фронттамы, әллә Көнбатыштамы?
— Дускаем минем, безнең яктагыдай бердәмлек хәзер һичкайда юк ул. Әйтик, мәсәлән, солдат ике көнлек ялга китте ди. Ә фронтка ул яңадан килгәндә аны каршылап бөтен гаскәр Көнбатышка чаба.
НӘРСӘ КАЛДЫ!
— Әйт әле, Курт, безнең җиңелмәслектән нәрсә генә калды хәзер?
— Бер генә нәрсә калды дияр идем мин: ул да булса, тизрәк әсирлеккә биреләсе иде дигән җиңелмәс теләк.
ҖӘЗА
— Миңа яңа костюм тегәр өчен нинди материал килешлерәк булыр диярсең?
— Сезгә, фюререм минем, челтәрле-шакмаклы тукыма иң яхшыдан булыр.
Гитлерга шундый җавап биргәне өчен империя башлыклары кием тегүче останы үлем җәзасына хөкем итәләр.
ТИЗ ХӘЛ КЫЛУ
Драикен һәм Гендегокер исемле ике солдатны разведкага юллыйлар.
— Язмышларыгыз үз кулыгызда икәнен бер минутка да онытмагыз! Сак һәм күзәтчән булырга, теләсә нинди мәсьәләне бик тиз хәл кыла белергә кирәк, — ди офицер алариы эш башкарырга озатканда.
Немец разведчикларының юлын безнекеләр, совет солдатлары, бүлдерә һәм «Хенде хох!» дигән команда бирелә
Шул чакны Гендегокер үз юлдашы Дранкенга ашыгып пышылдый икән:
— Отто дустым, язмышларыбыз үз кулыбызда бит безнең!
һәм алар икесе дә бик ашыгып кулларын күтәрәләр.
ТИЗЛЕК
— Син фронтта күпме вакыт булдың. Фриц?
— һич әйтә алмыйм шул. сәгатькә карап өлгерә алмадым
БӘХӘСТӘ ОТУ
САТИРА - ҺӨҖҮМ КОРАЛЫ
КҮРӘСЕ КИЛҮ
— Вилли Шемпене бик күрәселәрем килде.
— Ничек күрәсең ди? Ул бит руслар әсире хәзер... '
— Нәкъ .менә шул әсир икәнен күрәсем килә дә.
ҖИҢҮЛЕКОРАЛ
— Полковник әфәнде! Безнең туптан атып большевиклар офицеры безнең бөтен пулеметларны кырып ташлады.
— Безнең коралның жиңүе турында штабка ашыгыч хәбәр итегез.
КАРАП БУЛМАДЫ
— Совет кавалериясе белән очрашу сездә нинди тәэсир калдырды?
— Берни дә әйтә алмыйм, чөнки җайдакларга карап торып булмады, без алардан качып чаптык.
ЫШАНДЫРЫП КИРЕ КАГУ
— Син белмисеңме, Ганс, кичә советларның нинди полкы безнен дивизияне шулай тетеп салды?
— Аның кырылып ташлануы турында безгә Геббельс июль аенда ук хәбәр иткән иде бит инде. Нәкъ менә шушы полк дип бел!
АВЫЛГА ТАНКИСТ КАЙТКАЧ
— Нәрсә, малай, борыныңны болай салындырып бик моңаясың әле?
— Чөнки мине менә, синең шикелле танкист итеп, армиягә һаман алмыйлар.
— Үсеп җиткәч — алырбыз.
— Көт син аны! Мин үсеп җиткәнче сез анда бөтен гитлерчыларны кырып бетерәчәксез бит.
II
ЧЕХ ҺӘМ СЛОВАК МӘЗӘКЛӘРЕ
НИЕМЭ КИРӘК УЛ ТЕЛ!
— Немец телен өйрәнәсеңме син?—дип сорыйлар бер словактан.
— Ниемә кирәге бар аның?! Гитлерчылар «-соңгы солдаткача сугы-шачакбыз» диләр бит. Шулар бөтенесе дөмеккәч, кем белән немецча сөйләшергә кала?
ДӨРЕС СҮЗГӘ ҖАВАП ЮК
Словакиягә басып кергән Италия армиясе офицеры, җирле халыкның фашистларга карата нинди мөнәсәбәттә булуын белергә теләп, берәүне урамда туктата да аңа сораулар яудыра башлый:
— Син инглизләргә хезмәт итәр идеңме?
— Юк.
— Ә Совет Армиясенә?
— Юк.
— Ә безнең бөек дучегаскәрләренә? *
— Менә аңа булышырөченкөне-төне эшләр идем! 3
— Молодец икәнсең. Афәрин! Ә һөнәрең буенча кем буласың соң $
син? X
— Табутлар ясыйм. *
СӘЛАМНЕҢ СЕРЕ S
— Рядовой Попер, офицерларга ничек сәлам бирергә кирәк?
— Немец офицерына бер кулны, ә советныкына ике кулны күтәреп. §

ИКЕ ӘСИР сөйләшә
— Рус пулясыннан мин башымны кулларым белән сакладым.
— Синең кулларың калкан түгелдер бит?
— Юк... Мин кулларымны баштан өскә күтәрдем.
НИЧӘ КЕШЕ КАЛДЫ!
— Минем ротадан ничә кеше калды, солдат?
— Сез ялгызыгыз гына!
— Ә син?
— Мин дә бер үзем, ләкин бүтән ротадан.
ЯТИМ БУЛЫРГА ТЕЛӘҮ
— Фриц, чын немец өчен фюрер партиясе кем?
— Ана кебек була ул, обер-лейтенант әфәнде!
— Дөрес! Ә фюрер үзе?
— Ул исә ата була!
— Дөрес әйтәсең. Ә син үзен кем булырга теләр идеи?
— Ainu шыр ятим булырга телим, обер-лейтенант әфәнде!
МӘСКӘҮ ПЛАНЫ
— План буенча чигенүебезгә ышанасыңмы. Фриц?
— Ышанам. Ләкин ул план бит Берлинда түгел, ә Мәскәүдә эшләнгән.
ИШЕТҮЛӘРЕ КҮҢЕЛЛЕ
Газета киоскысына берәү килә дә: «Дас райх» бармы? — дип сорый.
— Юк, «Дас райх» инде юк
Әлеге кеше киоск артына барыл тора да бераздан тагын килеп сорый:
— «Дас райх» бармы?
— Юк. «Дас райх» инде бетте.
Шул ук кеше, өченче кат килеп, тагын «Дас райх» сорагач, сатучы ана ачуланып кычкыра:
— «Дас райх» бетте дип ике мәртәбә әйттем бит инде!
— Ах, пани, гафу итегез, мина шул «Бетте!» дигән сүзне ишетүе бик күңелле.
АЧКЫЧ ТАБЫЛМЫЙ КАЛА
Швейк Гитлер белән сөйләшә.
— Җиңәчәгебезгә ышаныч зур безнен,—ди Гитлер. — Җиңүгә беренче ачкычыбыз— ул Италия’, икенчесе — Япония һәм өченчесе — безнең җиңелмәс армиябез.
— Җижкова урамында мин бер панины белә идем, — дип тезеп китә Швейк. — Аның бер бәйләм ачкычы бар иде. Бервакыт ул бәдрәфкә кермәкче икән, әмма кирәкле ачкычын тапканчы инде соң була...
ЯҢА КОРАЛ
Геббельс речь сөйли:
— Безнең яңа төр коралыбыз бар! Шуны ходка җибәрсәк, сугышның очына тиз чыгачакбыз.
— Ә нинди корал соң? — дип сорый ул сөйләп бетергәч аның якын-нарыннан берәү.
— Ак флаг.
ҖӘЗАДАН СОҢ
Гавличек исемле артистны немецлар алдында чыгыш ясарга мәҗбүр итәләр. Сәхнәгә ул, Гитлер кыланышына ишарәләп, уң кулын югары күтәргән кыяфәттә чыгып баса. Көчле алкышлар тынгач исә әйтә:
— Мин театрдан кайтканда минем этем нәкъ шундый югарылыкка сикерә.
Моның өчен аны бер айга төрмәгә утырталар. Җәзадан соң исә ул сәхнәгә кулын тагын да югарырак күтәреп чыга. Тагын да көчлерәк алкышлар шаулый һәм артистның тагын бер яңа сүзе әйтелә:
— Мин төрмәдән чыккач, минем этем нәкъ менә шундый югарылыкка сикерде!
КИРӘКЛЕ КОЙМАЛАР
Гитлер солдатлары Прага урамнарында теләсә ничек азып-тузып, чехларның котын гына түгел, хәтта гомерләрен алып йөри башлагач, шәһәр идарәсе аеруча куркыныч урыннарда тротуарларны тимер рәшәткә белән киртәләргә була.
Шул койманы кора башлаучылардан сорый икән бер узгынчы:
— Нәмәстә эшләгән буласыз әле сез шулай?
— Ничек нәмәстә!—ди бер эшче, усал елмаеп.— Прагага атлы казаклар килгәч, аларның юртакларын бәйләп торырга койма кирәк булачак ич!
Ill
НЕМЕЦ АНЕКДОТЛАРЫ
ГЛОБУССЫЗ ГИТЛЕР
Бер авыл карчыгы 1941 елның декабре азагында үзләрендә укыткан мөгаллим өенә керә һәм шунда гомерендә беренче тапкыр глобус күрә.
— Франциянең кайда икәнен күрсәтегез әле мина, укытучы әфәнде^
Укытучы глобуста Францияне күрсәтә.
— Шактый зур икән, — ди карчык. — Ә Америка Кушма Штатлары кайда була инде?
— Менә биредә, әбекәй.
— Күр син аны, алары тагын да зуррак икән! Ә Советлар кайда?
Укытучы бармак төртеп күрсәтә.
— Инде килеп без үзебез кайда булабыз?
Укытучы бармагы Германия буйлап шуыша.
Авыл карчыгы исләре китеп карап тора-тора да әйтә:
— И хода, безнең фюрерга кем дә булса ник шундый бер глобус бүләк итми икән?
ГИТЛЕР ҺӘМ ВРАЧ
— Майн фюрер, сезнең нервыларыгыз какшый башлаган бит.
— Нервылар? Монысы әле әллә ни түгел. Яшь чагымда мине врачлар син шашкан дип куркыта торганнар иде.
— Сез бит әле, майн фюрер, хәзер дә ул хәтле үк карт түгелсез.
ДӨРЕС НӘТИҖӘ
Үз һәлакәтен сизеп, Гитлер дөрес нәтиҗәгә килә:
— Штык ярдәмендә дөнья белән идарә итүләре җиңел, әмма штыкка утырсаң — ай-һай, авырттыра икән.
IV
ФРАНЦУЗЧА ЕЛМАЮЛАР
КЫЮ КИБЕТЧЕ
Бер китап кибетчесе, барча коммерсантлар да шулай эшләргә тиеш булганга, витринага сатлык җан маршал Петэннын һәм аның ярдәмчесе Лавальның портретларын куярга тиеш була Әмма ике сурәт астына ул ике төрле язу да ябыштыра: берсе — «арзанайтылган бәягә сатыла», икенчесе — «инде сатылды» Французлар витрина каршында туктап шаркылдашып көләләр, ә кибетче бик тиз арада төрмәгә ябыла.
КЕМ БЕЛӘН КЕМ!
Урам буйлап узучы немец солдаты каршысына бер малай килә дә:
— Сезнең бил каешыгыз каптыргычына нәрсә язылган? — дип сорый.
— Готт Нит Унс,—дип аңлата солдат,—ягъни «тәңре безнең белән» дигән сүз.
— Алай икән,— ди малай.— Ә безнең белән — руслар!
' Францияда чыккан .Тагын сейлэ эле!» (Эмиль Серван Шрейбер) һәм «Фэ- лон фәләннәр белән очрашу. (Жюль Мош) исемле китаплардан.