Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРОДИЯЛӘР

М. Әпкәли

Кем кемне?..
«Малай-шалай чыгып чаба Герл«итекләр
артыннан •
«Шук малайлардай Тамчылар чапты.
Горләвек чаты алар артыннан. »
Гәрәй Рәхим
Мыеклар, яллар җилферди җилдә,
Өзәнге бавы кылдай тартылган.
Кырмыска чапты куак тирәли,
Бер җайдак чапты аның артыннан.
Кычкырды алар берсе-берсенә — Кычкырды алар: «Тот, тот,
тотыгыз!» Тузан туздырды шаян кырмыска, Кылыч айкады
җайдак туктаусыз.
И җайдак чапты, чапты шул чаклы!..
Аның артыннан кырмыска чапты.
Белеп булмады ләкин һич шуны —
Куак тирәли кем кемне куды?
Саран бабай
«Көзләр үтте. Инде мине Икенче кыз бәхетле итте.
Ул бәхетне тапмас идем. Ярый әле. ташлап киттең.
И чибәр кыз».
Р. Миннуллин '
Кыярларым өлгерсен дә, Берсен сиңа бирәм, дидең. Мин
ышанып көттем һаман, Мин беркатлы, Мин яшь идем, Саран
бабай...
Көзен әби
Бирде шалкан:
— Мә, тыгын,— дип,— елак шайтан...
Ә син кыяр биргән булсаң, Ләкмәс иде бәлки шалкан,
Рәхмәт сиңа, Саран бабай.