Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗЛАРНЫҢ ӨЙРӘНЧЕГЕ БУЛА


ал.жкв вирда.
баллелл.оалек А» рол. «фри W Гр«~«И"« ~р-
нолгрн. од.би иьжлы >ш»рлеж»« »»"”« ’•'“•РЛ" га» югарм яудожестволы әсәрләр, фәнни хезмәтләр туарга мөмкин.
Татар теленең беренче грамматика китабы дөньяга килүгә тиздән 200 ел тула. Бу чор эчендә телебезне ейрәнүде, эшкәртүдә, аның грамматика, лексикология, стилистика, диалектология һәм башка тармакларын фән буларак үстерүдә дистәләрчә күренекле белгечләр эшләделәр.
Х
Революциядән соң татар телен өйрәнүдә, аның орфографиясен юлга салуда, әдәби телне үстерүдә, шуның белән бергә халкыбыз арасында культура революциясен тормышка ашыруда тел белгечләре ифрат зур эшләр башкарды. Татар тел белеменең үзенең мәктәбе барлыкка килде. Хәзер аның бай тәҗрибәсе, буыннан-буынга күчеп килгән уңай традициясе бар.
Бүген татар тел белеме өлкәсендә илледән артык фән кандидаты, дистәгә якын фән докторы эшли. Алар тюркологиядә һәм гомум тел белемендә мөһим проблемаларны хәл итүдә катнашалар.
Шулэрның арасында — филология фәннәре докторы, профессор Габделхәй Әхәтов та бар.
Әхәтов — сугыштан соңгы елларда күренекле филологлар М. А. Фазлуллин, Л. Җәләй, Ш. Рамазанов, Р. Хакимова, В. Хангилдин, М. Гайнуллин кебек бел
Актаныш районының Пучы урта мәктәбен тәмамлап, комсомолда җитәкче эшләрдә үзен сынаганнан соң, ул Казан педагогия институтына укырга керә. Студент
Институтны уңышлы тәмамлаган тырыш егетне шунда ук аспирантурага калдыралар һәм ул, аспирантура срогы тулганчы кандидатлык диссертациясен яклап, фәнни дәрәҗә алуга ирешә. «Татар телендә фразеологик әйтелмәләр» дигән бу хезмәт җанлы сөйләмдә һәм матур әдәбиятта образлылык тудыру чараларының кызыклы бер төренә багышланган.
Остазларының гыйльми традицияләрен эстафета төсендә дәвам ител, яшь белгеч үзе дә яңа кадрлар хәзерләргә, югары уку йортларында эшләргә керешә. Мәгълүм ки, татар теле, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә эшләү өчен кадрлар күптән инде башка өлкәләрдә дә хәзерләнелә. Әхәтов, вуз тәмамлаган бер төркем алдынгы яшьләр белән, Себердәге Тобол педагогия институтына килә, институт каршында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештыра, аның мөдире булып эшли. Өлкә күләмендә чыга торган татар телендәге газета эшендә, татар драма түгәрәге чыгышларында актив катнаша, булачак докторлык хезмәтенә материаллар туплау өстендә
Аның эшчәнлегенә күренекле тюрколог Җ. Г. Киекбаев игътибар итә һәм Әхә- товны 1958 елда Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыра. Монда ул докторлык диссертациясе яклый, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә һәм менә 13 ел инде татар теле һәм әдәбияты кафедрасының мөдире булып эшли.
Яхшы остазның өйрәнчекләре була, шул вакытта гына ул ил һәм халык ихтирамын казана. Әхәтов әле яшь белгеч вакытында ук фән өчен яңа кадрларны актив әзерләшә. Бүген аның җитәкчелегендә ике дистәдән артык яшь белгеч фән кандидатлары булдылар, берничә кеше докторлык эшләрен язды.
Профессор Әхәтовның Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Алма-Атада, Тоболда, Сверд- ловскида һ. б. шәһәрләрдә йөздән артык фәнни хезмәтләре басылып чыкты. Алар татар лексикологиясе, фразеологиясе, диалектологиясе һәм стилистикасына багышланган. «Хәзерге татар теле лексикасы», «Диалект шартларында тел укыту мәсьәләләрең, «Көнбатыш Себер татарлары диалекты», «Татар фразеологиясенең кайбер мәсьәләләре» кебек хезмәтләре тюркологиядә һәм совет лингвистикасында да югары бәя алды.
Галим һәм педагогның остазлары һәм шәкертләре аңардан яңа хезмәтләр көтәләр.
ХӘЛӘФ ГАРДАНОВ, филология фәннәре кандидаты.